Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖЫР ӨЙРӘТТЕ МИНЕ ХӨР ЯШӘРГӘ

утызынчы еллар тагар жыр сәнга- тенен чын мәгънәсендә чәчәк ату чоры булды. Бу, әлбәттә, иҗтимагый күтәрелеш, халык тормышының янадан-яна сыйфатлар белән баюы һәм шул рухи күтәренкелек шартларында ижат дәрте белән янып яшәүче яшь композиторлар төркеменең барлыкка килүе белән бәйле күренеш идс. Мона, һичшиксез, Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы Татар опера студиясе ачылу да ярдәм итте. 1929 елдан алып Бөек Ватан сугышына кадәр композиторлар тарафыннан 180 ләп жыр нжат ителгән Шуларнын 96 сы Муса Җәлил һәм Әхмәт Ерикәй сүзләренә язылган (һәрберсенә 48 әр жыр туры килә). Димәк, бу чордагы жыр сәнгатенең, жыр поэзиясенең уңышлары һәм кимчелекләре турында сөйләгәндә сүзне күбрәк шушы икс шагыйрь ижаты тирәсендә алып бару кулайрак булыр төсле. Чөнки шул заманның йөзен билгеләүче популяр һәм характерлы жырларның яртысыннан күбрәге алар өлешенә туры килә. Муса Җәлилнең 1919—20 елларда язылган шигырьләре арасында гражданнар сугышы темасын чагылдырган «Төрле җырлар», үрдәк бәбкәләре саклаучы балалар авызыннан әйтелә торган «Тилгән» исемле такмаклар очрый. Ә 1929 еллардан башлап исә шагыйрь махсус рәвештә жыр текстлары язарга тотына. Билгеле булганча. М Җәлил бу елларда Мәскәүдә чыга торган «Октябрь баласы» журналының редакторы булып эшли. Җурналнын музыка бүлегенә исә Латыйф Хәмиди житәкчелек итә. Муса Җәлил сүзләренә башлап музыка язучы кеше дә шушы яшь композитор була 1929—32 елларда, аларның ижади дуслыгы нәтижәсе буларак. ун жыр язылып, шуларнын тугызы «Октябрь баласы» һәм «Ударниклар» журналларында басылып та чыга. Җырларның күбесе октябрят һәм пионер яшендәге балаларга багышланган. Бу табигый күренеш, чөнки, беренчедән, Муса Җәлил иҗатының башлангыч чорында балалар әдәбияты өлкәсендә актнврак эшләде, икенчедән, журналның кечкенәләр өчен чыгарылуы да биредә хәлиткеч рольне уйнаган булса кирәк. «Октябрь баласы»нда басылган жырлы уеннардан «Күрсәт әле!», «Куян» әнә шул хакта сөйлиләр. Бу жырлы уеннар халык авыз иҗатына нигезләнеп язылулары белән аеруча кызыклы. Мәсәлән, «Күрсәт әле!» уенында түгәрәк ясап әйләнүче балалар уртада торучыдан: «Күрсәт әле, Камали, ничек утын яралар?» яки «Күрсәт әле, Кәримә, ничек чангы шуалар?» дип сорыйлар. Түгәрәк эчендә торучы, җырлаучыларга җавап итеп, утын яру. чаңгы шуу хәрәкәтләре ясап күрсәтә. Ә «Куян» исемле жырлы уенда балаларның берсе «куян» булып башкалардан кача. Балалар: «Куян, куян, син кайда?» дип, җыр белән эзлиләр «Куян» качкан урыныннан «мин яшел болында» яки «мин ёрак далада», «мин куе урманда» дип жа- рап кайтара Аны беренче табучы бала үзе «куян» була һәм уен яңадан башлана. «Ленин турында» (1932), «Октябрь җырлары» (1929), «Көз житте» (1929) җырлары да кечкенәләргә адресланган. Латыйф Хәмиди белән Муса Җәлилнең иң яхшы җырлары яшьләргә, комсомолларга багышланган. Шундыйлардан «Юнг- штурм» (1930), «Син дулкыннар тавышын тыңладыңмы» (1930). «Уңыш бәйрәмендә», «Беренче вальс», (1930), «Күңелле яшьләр» (1932) һәм «Кызыл очкын җыры», утыз ел элек язылуларына да карамастан, бүген дә яшьлек дәрте бөркеп торулары, күтәренке рухлы булулары белән жанга рәхәт биреп, күңелдә жылы хис кузгатып яңгырыйлар. Яшәү шатлыгын чагылдырулары. оптимистик рухта булулары белән алар утызынчы елларда туган иң яхшы совет җырлары рәтендә торалар. Татар опера студиясенә килүгә Муса Җәлил композиторлар белән яңа ижади элемтәләргә керә һәм җыр поэзиясе жанрында тагын да активрак эшли башлый. Анын иҗатына Мансур Мозаффаров. За- һит Хәбибуллин, Җәүдәт Фәйзи, Фәрит Яруллин, Нәжип Җиһанов кебек композиторлар ешрак мөрәжәгать итә башлый. Яшь композиторлардан Хөснул Валиуллин һәм Исмай Шәмсетдинов та беренче җырларын Муса Җәлнл сүзләренә язалар Бу елларда шагыйрьнең 28 яна әсәре музыкага салына, элегрәк басылып чыккан тагын өч шигыренә көй языла Хөснул Вәлнуллинның «Комсомолларга» (1937), Мансур Мозаф- фаровның «Син дулкыннар тавышын тыңладыңмы» (1937), Фәрит Яруллннның «Колхоз кызына» (1936) җырлары музыкага салынган текстларга кабат мөрәжәгать итү төсендә ижат ителгәннәр. Яна жыр текстының тууы төрле очракта төрлечә була. Кайбер шигырьләрен Муса Җәлил композиторларга үзе тәкъдим итсә, икенчеләрен композиторлар үз теләкләре яки студия заказы белән язганнар Мәсәлән, 1937 елда Татар опера студиясе, композиторлар һәм җыр текстлары язучы шагыйрьләрнең иҗатын тагын да җанландыра твшуне кузла тотып, берничә ижали заказ ясый Октябрь революциясенең 2и еллыгы унас белән үгкәрелган конкурска Муса Җәлил тугыз текст тәкъдим итә. Алариың дүртесе инде музыкага салынган була, а калган бишесенә — «Сагыну» (3 Хәбн- буллнн), «Ватан жыры» (М. Мозаффаров), «Карашларын». «Батыр егет турында» (3. Бичурин). «Сталин турында жыр» (М. Латыйпов) — музыка беренче тапкыр языла Муса Җәлил хезмәте белән балалардан ераклашкач та кечкенә гражданнар тәрбия Лаү мәсьәләләре белән кызыксынуын ташламый. 1934 елда ул «Совет балалар әдә бнятына иң нык игътибар» дигән мәкаләсендә балалар әдәбияты балалар өче I җырлар язу мәсьәләләре татар совет язу- чыларынын беренче съездында махсус тик- шерелерг-. тиеш дип чыга. Муса Җәлил балалар өчең язылган җырларны очраклы күренеш дип карамаска, киләчәктә компо зиторлариы кечкенәләр ечен җырлар гына түгел, бәлки системалы рәвештә җыентык лар. цикллар иҗат итәргә чакыра Җәүдәт Фәйзи «Беренче альбом» дигән мәкаләсендә Муса Җәлилнең 1935 елның язында гади, җиңел, шул ук вакытта зур лар ечен дә кызыклы балалар җырлары иҗат итү идеясе белән янып йөрүен сөйли Шагыйрь шул вакытта Җәүдәт Фәйзигә «Пионерка Мәмләкәт турыңда җыр» һәм «Чаңгы шуганда» исемле ике шигырь алып килә. Ләкин аларга язылган көйләр компо ангорның үзенә дә. шагыйрьгә дә ошап бетми Шуңа күр.» эш тукталып кала. 1936 ел нык язында алар бергәләп иҗат итүләрен тагын яңартып җибәрәләр һәм алты җырдан торган «Беренче альбом» төзелә Альбомга урнаштырылган сүз башында Муса Җәлил болан дип яза. «Бу җырлар барысы да безнең икебезнең дә тема һәм аны ничек итеп бирү өегендә. сүз белән Музыканы органик бәйләү өстендә өзлек сез бергә эшләвебезнең җимеше булып тудылар Без сүздә дә, музыкада да мөмкин кадәр гадилек, халыкчанлык, җиңеллек һәм пһәнлелекне сакларга тырыштык» «Беренче альбо짧§§§ ****** мәктәпкәчә яшьтәге бдлаларга адресланган була. Ана хайван пар һәм кошлар турындагы җырлардан «Күке», «Әтәч». «Карак реси» кертелә Ша гыйрыген фикере буенча, «Чишмә». «Шмидт бабай» җырлары балаларда хезмәткә мә Хәббәт, илнең мактаулы кешеләренә хөр мат уятырга, э «Беренче дәрес» җыры исә «ларны укуга дәртләндерергә тиеш була. Шунысын әйтергә кирәк. «Беренче альбом»- догы җырлар безнең көннәрдә дә кип таралганнар һәм укучылар тарафыннан яра тый тыңланалар. Бигрәк тә «Чишмә» һәм «Карак песи». Муса Җәлил сүзләренә «Сәгать», «Маэмай» (Җ Фәйзи). «Маэмай» (Ф Яруллнн), «Чишмә», «Парашют, ы г курчак» (М. Мозаффаров) кебек тагын бер- мичә җыр язылган. 1941 елда Мансур Мозаффаров элек Фәрит Яруллин тарафыннан файдаланылган «Яз җыры» текстына яна музыка яза. Соңрак, • Уты ынчы елларда язылган жыр текст- ларыкын клПворларо музыкага соңрак салынган Масазәи. «Чишме жыры» Ә най- Оз-рлэрт нса («Санитар җырлары». «Комсомол Сригадагы жыры». «Язгы аҢгыр». ****** Туган ■»». «В»<нек җыр» «Кытай пионеры турамда». «Комстнту цма турында җыр») иейгә сал ми чаган нар. Моңа кадәр Г Хайбулкин. Ф Яруллин. С Сәйдашевның инструменталь маршлары гына билгеле була. 1 Калган маршлардан бу чорда С. Сәй- дәшевиын «Шлем» пьесасына язылган «Кы зылармеецлар җыры» (1929) һәм «Совет яшьләре җыры» (1932) сәнгатьчә югарылыклары белән аерылып тора. сугышның беренче көннәрендә. Муса Җәлил сүзләренә Фәрит Яруллин та рифыннан «Соңгы көрәшкә», Нәҗип Җи- Һанов тарафыннан «Ватан өчен* исемле җырлары иҗат ителә. Болардаң соң «Хат ташучы» радиопостановкасына Мансур Мозаффаров язган «Хат ташучы җыры» дөньяга чыга да, шагыйрьнең исеме музыка сәнгатеннән озак вакытка югала. Утызынчы елларда татар жыр сәнгатенең барлыкка килүе һәм үсүендә Муса Җәлилнең реле һичшиксез зур 1929—41 елларда шагыйрь тарафыннан илледән артык махсус җыр текстлары язылган Шулзрның кырык икесе кырык алты вокаль әсәргә поэтик чыганак булып хезмәт иткән 1 Әлбәттә, җырларның һәммәсе дә бер үк кыйммәткә ия түгел. Алар арасында абстракт. няндн вакытка караганы билгесез булганнары (мәсәлән. «Моряклар» жыры Челюскиичылар тәэсирендә язылган, ләкин тексттан аны белеп булмый), альбом шигырьләре («Карашларың»), якн поэтик яктан өлгереп җитмәгәннәре дә («Сәгать») очрый. Тик Муса Җәлилнең күп кенә җыр текстлары сәнгать әсәрләре буларак кыйммәтле һәм алар мөстәкыйль яшәргә дә хаклы. Күэесенең безнең көннәрдә дә яшәве әнә шуны раслый. Шунысын истә тотарга кирәк, бу чорда җыр жанрының тематикасын кммәйтүгә дә Муса Җәлнл шактый тырышлык куя. «Туган ил». «Ватан жыры». «Левин турында». «Сталин турында». «Кырларга, суларга». «Беренче нальс». «Констн.уцня турында жыр». «Колхоз кызына». «Күк юрга». «Батыр егет турында». «Кызыл очкыч жыры». «Соңгы көрәшкә» кебек җырларның нсем- н-рен генә атап чы.у да Муса Җәлилнең, шагыйрь һәм гражданин буларак, жыр сәнгатенә җитди караганлыгы зурында сөйли. Шагыйрьнең лирик шигырьләре дә игътибарны беренче чиратта тематик герлелекләре белән җәлеп итәләр. Бу җырлар кеше рухының бөеклеген, хисләрнең катлаулы төсмерләрен оста чагылдырулары, мәхәббәтнең көчен үзенчәлекле һәм кабатланмас шигъри бизәкләр аша әйтеп бирә алулары белән аерылып торалар Муса Җәлилнең жыр сөючеләргә бүген дә яхш-з таныш булган «Яз җыры». «Яшьлек жыры», «Кызыма», «Бишек жыры». «Ана җыры», «Сөю жыры». «Карашларың», «Сагыну». «Җиләк җыйганда» кебек җырларын *анә шул күзлектән чыгып бәялисе килә Утызынчы елларда композиторлар, җыр текстының сәнгатьчә эшләнеш ягыннан камиллектән бигрәк, анык музыкага җиңел һәм унайлы салынуын гына таләп иткәннәр дин әйтү, әлбәттә, бик ук дөрес булып бетмәс. Чөнки тематик һәм жанр төрлелегенә омтылу үзе үк җыр текстына кайбер аерым таләпләр куйган Бу чорда татар музыка сәнгатендә беренче тапкыр мәрш ритмындагы әсәрләр языла Алариың күбесе, әлбәттә. сәнгатьчә эшләнеш ягыннан йомшак, байтак маршларда авторлар татар халкының пунктир ритмлы музыкасының формаль якларын гына алганнар, нәтиҗәдә бу әсәрләр «каләм сынау» дәрәҗәсеннән күтәрелә алмаганнар '. Шундый кимчелекләре булуга да карамастан, яшь композиторлар тарафыннан язылган бу маршларда чорның колоритын, яшьлеккә хас ашкынуны күрмичә булмый 2 . Марш жанрын үзләштерә барып, утызынчы елларнын урталарында татар композиторлары популяр патриотик жырлар иҗат итү дәрәҗәсенә күтәреләләр. Шундый җырлардан аеруча Җәүдәт Җәйзинец «Шауласын. гөрләсен безнең җыр» (Әхмәт Ерикәй сүзләре) һәм Мансур Мозаффаровнын «Туган ил* (Әхмәт Ерикәй сүзләре) әсәрләрен күрсәтеп үтәргә кирәк. Шунысы характерлы, үзенең бу җырына кадәр Мансур Мозаффаров Муса Җәлил сүзләренә «Ватан жыры»н иҗат итте һәм анда халык арасында кин таралган рус революцион җырларының кырыс колоритын һәм көчле яңгырашын бирергә омтылды Бу әсәр зур уңыш казанмаса да, аның өстендә эшләү композиторга яна темага мөрәҗәгать итү, аны сәнгатьчә ачу юнәлешендә тәҗрибә тупларга ярдәм итте. Совет кешеләренең бәхетле яңа тормышына дан җырлаучы әсәрләр күбрәк марш яки такмак жанрында язылсалар да, композиторлар үз-үзләрен кабатларга, жанр үзенчәлекләре кысасында гына чикләнеп калырга теләмиләр. Мәсәлән. Заһит Хәбибуллинның «Без — яшь көчләр» (Әхмәт Ерикәй сүзләре) җыры — яшьлек дәрте ташып торган марш булса. Латыйф Хәмиди- нен «Уңыш бәйрәмендә» әсәре (Муса Җәлил сүзләре) — яшәү шатлыгы, яктылык бөркеп торучы вальс. Мансур Мозаффаровнын Мөхәммәт Садрн сүзләренә язган «Сайра, сандугач»ы — бию элементлары белән тыгыз үрелгән хәрәкәтчән, күңелле җыр, ә Заһит Хәбибуллинның «Чишмә янындавсы (Әхмәт Ерикәй сүзләре)—лирик җыр Шулай итеп, утызынчы елларда, җырларның тематикасы киңәю белән бергә, аларның жанр төрлелеге дә арта. Әгәр дә Ватан, яшьләр, хезмәт турындагы җырлар башлыча марш жанрында язылсалар; бәхетле тормыш, колхоз тормышы, шулай ук шат яшьлек турындагы җырларның бай тагы халыкның салмаграк темптагы лирик җырлары рухында иҗат ителгәннәр.. Мондый төрлелеккә ирешүдә Муса Җәлилнең бай поэзиясе уңайлы җирлек булган. Яна темаларга, яна образларга мөрә- җәг ать итү татар җырының традицион чараларын яңартуны таләп итә. Татар композиторларының музыкаль теленә яңа көнкүрешне эмоциональ образлар аша гәүдәләндергән яңа интонацияләр һәм ритмнар килеп керә. Текстның сәнгатьчә эшл’неше никадәр югары булса, аның музыкага тәэсире дә шулкадәр көчлерәк була Текст белән музыканың сәнгатьчә тиешле югарылыкта торулары, үзара тыгыз бәйләнеше Заһит Хәбибуллинның «Сагыну», Мансур Мозаффаровнын «Җиләк җыйганда» әсәрләрен татар җыр классикасы дәрәҗәсенә күтәрделәр. Композиторларның һәр икесе дә Муса Җәлил сүзләрендәге эмоциональ төсмергә, хиссияткә тиң музыкаль яңгыраш таба алганнар. Җырларның икесендә дә халыкка хас моң бар. бу аларны чын мәгънәсендә халыкчан иткән. Сүз уңаеннан шунысын да әйтергә кирәк. «Сагыну» һәм «Жиләк җыйганда» күптән инде халык җыры булып китте. Утызынчы елларда татар композиторларының эзләнүләре шул чорның динамикасын чагылдыруга, заманның рухын бирергә омтылу белән бәйләнгән Мондый җырларга уңышлы мисалларны Латыйф Хәмндинең Муса Җәлил сүзләренә язган әсәрләре арасыннан күпләп табарга мөмкин. «Күңелле яшьләрь. «Юигштурм». «Син дулкыннар тавышын тыңладыңмы». «Беренче вальс» һәм башка җырларда композитор Муса Җәлил шигырьләрендәге «яшь йөрәкләр ялкынын» уңышлы чаралар белән бирә. Мәсәлән, композитор «Күңелле яшьләр»- дә үсә баручы можор тавышларга таянса. «Беренче вальс» татар җырында вальс ритмын куллануның беренче үрнәге булып тора'.’Беренче карашка гади генә күренгән бу җырда эчке энергия, сыгылмалылык көчле Андагы хәрәкәт стихиясендә актив төстә үсә алу мөмкинлеге яшеренгән. Композиторның музыкаль теле ул чор өчен кыю һәм яка Аның җырларында ярдәмче бизәү чаралары булган кереш тоннар еш очрый. Ул еллардагы татар музыкасының гомуми хәлен исәпкә алсак, бу зур яңалык. Музыкада еш кына йөгерек пассажлар ишетелеп кала, аның болай динамик һәм дул- кын-дулкын булып яңгыравына фортепья нода башкарылу өчен язылуы да ярдәм, иткән. Шулай итеп. Муса Җәлил поэзиясе утызынчы еллардагы җыр сәнгатендә, тематик төрлелек белән бергә, музыкаль телнең баюына да ярдәм иткән. Утызынчы елларда шагыйрьнең җыр сәнгатенең, үсешенә керткән өлеше зур Балалар өчен чыгарылган журналларның редакторы. Татар опера студиясендә әдәби бүлек мөдире буларак. Муса Җәлил җырларның тематикасын киңәйтү юнәлешендә зур тырышлык күрсәтте. Заман темасына күтәренке лирик җырлар иҗат итте. Балалар җыры сәнгатен тудыручыларның берсе булды. Муса Җәлил, шулай итеп, татар җыр сәнгатенең тууы һәм үсүенә зур өлеш кертте.