Логотип Казан Утлары
Публицистика

Якты киләчәккә карап

Гали Халит Л. Такташның соңгы чор иҗатында гуманизм һәм герой проблемасы еволюция кешесенең батырлыгын һәм эчке матурлыгын сурэтләу акрынлап 20 нче еллардагы татар совет әдәбиятының магистраль юнәлешенә әверелде. Берише язучылар нжтимагый-тарихи вакыйгалар ташкынында революция герое күрсәткән батырлыкка, ә икенчеләре ул геройның яна әхлагы һәм ннтим-шәхси мөнәсәбәтләре формалашуга игътибар итсә дә,— аларның һәммәсенә әдәби герой концепциясен яңача аңларга омтылыш уртак иде. Алар нигезеннән үзгәргән авыр тарихи шартларда совет кешесендә үсә барган югары |ражданлык һәм әхлак сыйфатларын күрергә теләделәр. Монда барыннан да әһәмиятлерәге — күчеш чорындагы яшь кеше проблемасы иде. Якалык өчен көрәш гражданнар сугышы кырларыннан идея, психология һәм көнкүреш сферасына күчте. Безнең жәмгыятьтә яңаның үрентеләре көннән көн югарырак күтәрелә һәм үзләренең тамырларын ныграк жибәрә баралар, алар инде безнең кешеләрнең яна ижгимагый һәм шәхси мөнәсәбәтләренә тагын да калкурак булып ачылырга мөмкинлек тудыралар нде. 20 нче елларда татар язучыларының игътибарын нык биләп алган бер зур мәсьәләгә — ижтнмагый-революцион бурыч белән шәхси теләкләрнең берлеге мәсьәләсенә Д» әнә шул югарыда сөйләнгәннәр яктылыгында якын килергә кирәк. Әдәбиятка ул читтән килеп кермәде якн язучылар аны үзләре уйлап чыгармады, ә революция тәкъдим иткән, тормыш үзе күтәргән идея-эстетик проблема иде ул. 20 нче елларның азагына табан Такташ нжатында да, анын дөньяга карашындагы гуманистик идеалларның үсеше һәм катлаулануы буларак, ижтнмагый һәм шәхси башлангычларның берлеге мәсьәләсе аеруча кискен төс алды. Социализм идеалы белән рухланып, совет халкы тагын да яна жиңүләргә барган бер заманда шагыйрь нжатында мондый хәлнең булуы бнк табигый иде. Тормышка һәм кешегә мәхәббәте, ышанычы турында Такташ аеруча югары тон белән, басым ясап жырларга теләаеи белдерде. ” Р Ах. син, илем. Ничек үләрсең сон. Сагыныр кешеләр синдә булганда, Ничек үлим. Берләр меннәр ечен — Меңнәр берләр ечен торганда?.— днп тәмамлаган иде ул «Болай... гади жыр гына» дигән шигырен (1928). һәм бу стро- 5 фаны, шул елларда шагыйрьне бик биләгән уй-тойгыларынын шигъри сыйдырылышлы < бер мисалы итеп, аның күп кенә әсәрләренә эпиграф рәвешендә китерергә мөмкин х булыр иде. о Билгеле булганча, үзенең куп кенә замандашлары шикелле, Такташ әдәбиятка я гомумгуманнзм байрагы астында килеп, кеше мәхәббәте, аның иреге, бәхете һәм матурлыгы кебек мәнгелек идеалларга табынуын җырлады. Иске дөньяның ерткычлыгы- 5 на, кешелексезлегенә каршы куелган бу гуманизм, әлбәттә, бик абстракт һәм чикле я иде әле. Беренче вакытларда шагыйрь идеалының шулай булуы аның иҗатында ф традицион-шартлы сурәтләрнең өстенлек алып торуына да җайлы жирлек булды. Берникадәр вакыттан соң инде мәнгелек идеаллар икенче мәгънә, икенче янгыраш s ала бардылар, ягъни революцион-сыйнфый эчтәлек белән сугарыла башладылар. Ни4 һаять, язучы фәкать социалистик җәмгыятьтә генә гуманистик идеал конкрет һәм * реаль мәгънә алуын аңлауга иреште. Социалистик революция нәтиҗәсендә сыйнфый көрәш идеясе белән баетылган гуманизм татар әдәбиятында чәчәк атты. Такташ гуманизмы да шул рухта форма- < лашты. Әмма моңардан әле аның идея-эстетик эчтәлегендә шагыйрь кичергән иҗади u эзләнүләргә хас сыйфатлар һәм билгеләр булмады дигән нәтиҗә ясалмаска тиеш. һичшиксез, Такташның соңгы дәвер иҗатындагы гуманизм татар әдәбиятының ЯДея-эстетнк эчтәлеген, философик колачын күпкә баетты Һәм киңәйтте. Ләкин безнең тәнкыйть Такташның, нигездә, шигырьләре белән генә эш итеп, башка жанрлардагы эре генә әсәрләрен читтә калдыру аркасында, аның иҗатындагы иҗтимагый һәм шәхси башлангычлар мөнәсәбәтен, гуманистик идеянең формалашуын бөтен фактик тулылыгы белән ачып җиткергәне юк әле Шул яктан килгәндә, Такташның, мәсәлән, дрлмалары Да өйрәнелә торган проблемага зур гына ачыклык һәм тулылык кертүгә булышалар днп уйлыйбыз. 20 нче еллар азагында шагыйрь берничә драма язган иде. Шулардай беренчесе итеп «Күмелгән кораллар»ны (1927) алырга мөмкин. Авылда революция бара. Кешеләрнең иҗтимагый, шәхси һәм хәтта нәсел мөнәсәбәтләрен астын-ескә әйләндереп, сыйнфый көрәш көчәя. Берәүләр — революцияне ясаучылар һәм яклаучылар, ә икенчеләре — аның дошманнары. Җамали крестьянның малае Мансур — актив коммунист булып, авылдагы революцион көчләргә җитәкчелек нкә. Җамали туганының малае Солтан исә — советка дошман элементларның атаманы. Бай баласы буларак, Солтам искене кайтарырга тели һәм. атасы саклагаи тәртипләрне җимерүгә катнашкан өчен, Мансурны гафу итә алмый. Мансурның кече •несе Рөстәм, революцияне җырларга ниятләп, хыялланып йөргәи бу яшь егет, Солтан кулыннан һәлак була. Үзенең кем икәнен аңлый башлаган һәм күңеле көрәш романтикасы белән тулы Рөстәм драманың үзәгендә торган гуманистик идеяне шигъри сымлаидыручы яна кеше образы итеп Солтаннарның аитигуманизмына. кешелексезлегенә каршы куелган шикелле. Революционсыйнфый көрәш азатлык сөйгән иешенең, чергән искелекне җимереп, аның урынына матур, яңаны төзү ьчеи биргән фидакарьлегеннән башка була алмый. Шуңа күрә дә ул хәтта интим-шәхен теләкләрдән ваз кичүне таләп итә икән — моны Да кире кагу мөмкин түгел. Мансурга гашыйк булган Сәгыйдә мөгаллимәнең революция өчен үз вөҗданына җинаять эшләвен - Солтан белән шәхси мөнәсәбәткә кереп, аинан балага узуын да хурлык дип карарга ярамый. «Юк. бе> икебез ике сыйныфиың баласы... Бел, минем йөрәгем аегында синең балаң кала. Ләкин ул гомергә сииең мсемеңне йөргмәс. Мин үзем теләп, сине үлем җепләренә бәйләдем»ди Сәгыйдә 1 К Такташ. Әсәрләр. I том. Казан 1931 ел. 277 бит. Солтанга һәм, туачак баласынын атасы булуга карамастан, аны революцион хөкемгә тапшырыр! а булыша. Әйе, болар һәммәсе бергә яца гуманизмның җир өстендә кешелеклелек тантанасын урнаштыру өчен барган каплы көрәш эчендә тууы хакында сөйли. Мансурның Сәгыйдәге төбәлгән сүзләрен тик шул мәгънәдә генә акларга мөмкин; «Сәгыйдә! Теләсән, мин —синең нң якын иптәшең, әгәр мине ярату хисләрен югалмаган булса, балаңның атасы да булырмын». Шулай итеп, «революция өчен кардәшлек юк» дигән принципка соңгы тамчы канына кадәр табынган герой бу очракта бөтенләй икенче яктан ачылып киткән кебек: аның һәммәсен җпцә һәм һәммәсен үзенә гашыйк иттерә торган кешелеге күркәм булып алга баса. Күренә ки, Такташ драмасында да революция башыннан ук татар әдәбиятын биләгән билгеле тема һәм романтик образлар, коллизия һәм мотивлар урын алалар. Мәсәлән, Мансур образында Г. Ибраһимовиың «Яна кешеләр»сндәге Батырхан сызыклары төсмерләнә һәм драманың төп гуманистик концепциясе дә 20 нче еллардшы татар әдәбияты өчен типик. Монда да ул шулай ук иҗтимагый идеалның шәхси теләкләрдән өстенлеген берьяклы социологик игеп аңлаудан азат түгел әле. Әмма шул «үтелгәнне кабатлау» эчендә Такташча аңланган һәм җырланган гуманистик идеал утыра: ана белән баланың үзара бәйләнеше мәңгелек һәм өзелмәслек булган кебек, революция, кешелеклелек һәм мәхәббәт тә бер-берсеннән аерылгысыз. Такташ гуманизмындагы философик башлангычның шигъри гүзәллеге дә әнә шунда. Әйткәнебезчә, интим-семья мөнәсәбәтләренең иҗтимагый бурыч белән бәйләнеше безнең тормышның тыныч шартларында аеруча катлаулы һәм нечкә яклары белән өскә чыга башлады. Монда инде яңа кешенең әхлак философиясен төзү һәм яңадан корудагы кыенлыклар тагын да кискенрәк һәм авыртучанрак булып тоела иде. Такташның «Югалган матурлык»5 дип аталган икенче драмасындагы персонажлар нәкъ шундый кыенлыклар белән очрашалар да икце. «Мин ул әсәрне курыкмый яздым. Аңа булган тәнкыйтьне дә шулай бодро, куркусыз каршы алам» 6 ,— дигән шагыйрь үзАнең 1929 ел, 16 январь хатында, чөнки бу драмада авторның әйтергә теләгәне бик гади һәм ачык: совет семьясы таза булырга һәм бер-берсен яратып, аклап тормыш корган кешеләрнең иҗтимагый һәм шәхси интересларын гармонияле, акыллы итеп гәүдәләндергән беренче коллектив булырга тиеш. Бу ноктадан килгәндә, драма геройлары ике төркемгә аерыла. Аларның беренчесе, төрле сәбәпләр аркасында искелек белән мөнәсәбәтләрен өзмәгәнлектән, үзләренең шәхси тормышларын һәм интим мөн«сәбә.ләрен яңача коруга җиңел карыйлар. Икенче төркем вәкилләренә хас сыйсраглар бигрәк тә Газиз һәм Галия образларында сурәтләнеп, алар беренче төркемгә хас йола-гадәтләр- дән һәм теләкләрдән күп югары торалар. Бу ике төркем геройларның капма-каршылыгы, контрастлары драматик конфликт нтеп алынмаган. Автор алаоны беркайда да тенденциоз рәвештә бәрелештерми, хәтта шартлы киртәләр белән аерып та куймый, ә бу каршылык, конфликт аларның әхлак дөньясында һәм тормыш философиясендә тирән булып яшеренеп ята. Автор тормыш чуарлыгын ак-карага җиңел игеп кенә аерып, тезеп бармый. Искелек белән яңалык янәшә генә яшәмиләр, ә буталалар да, аралашалар да. Тормыш җиңел түгел әле. Күп кенә кешеләр хәтта ярым ач хәлдә яшиләр. Ятим балалар да, үзләренең нәсет-нәсспләрец белмә) ән ата-аналар да тулып ята. Әмма әнә шундый хаос, буталчыклык һәм күңелсезлек дәвам итүгә карамастан, таза башлангыч өскә калка бара. Ул мещаннарча туң һәм мәгънәсез яшәүгә каршы булган идеалга табан юл салырга омтыла. Яналык романтикасы да шунда инде. Үзләре тирәсендәге күп кенә замандашларына үрнәк булырлык итеп, тиң мәхәббәт һәм бер-берсен аңлау җирлегендә тормыш корган Газиз белән Галиянең ашкынулары әнә шундый. Алар — тормышның якты идеалларына һәм матур иҗади максатларына табынган яшь кешеләр. Матурлык турында) ы дәртле хыял алар тормышының башлангычын яктыртып тора һәм киләчәгенә дә ышаныч бирә: «Теләсәң, син минем кояшым булырсың да, мнн синең планетаң булырмын, син минем күкрәгемне җылытып, аннан 5 Драма беренче мәртәбә «Совет әдәбияты» журналының 1956 елгы 12 санында басылды. Монда өзекләр шул чыганактан алына. 6 X. Госман. Егерменче елларда татар поэзиясе. 305 бит. H3TJP яз. чиксез иҗат тоэмышы уятырсың»,- ди Газчз Галияга. Шула! втгп. зур тормышның якты кыйбласы табылган шикелле. Газиз һәм Гхтия үзләренең тормышларына сөенәләр. Г алия партиягә кабул ителә, ә Газиз бик уңышлы гына итеп, үзенең производстводагы һәм фәнни эшләрен үти. Түземсезлек белән беренче баланы көтәлгр, •нарда киләчәкне һәм бәхетне сынландырган яңа буын идеалын күрергә телиләр: «Ул туачак яна кеше безнең каныбызны гасырларның күкрәгенә салып барыр. Ул еллар очында туачак Ирекле нәселләргә безнең тазиш белән сөйләр...» ди Газиз, һәм Г а л и я дә: ' 5 «Ул безнең тавыш белән сөйләр... Мин аның йөрәк тнеү тавышын шдет^езт < инде...» ди. М Әмма бу poMai.iHK, канатлы ашкынулар һич тә алдан курү кэмкин булмаган 2 тормыш кыенлыкларына бәрелеп җимереләләр: «Әллә нәрсә... бүгенге гаилә төзелергә 3 өлгерми — җимерелә бард»,— ди Газиз үзенең яшьтәшләре турында, һәм озакламы*.^ алар үзләре дә шундый ук фажигалг факт алдында калалзр. Геройларның тормышка 5 һәм анда үз рольләренә булган каршылыклы карашлары өскә бәреп чыга һәм ~ бәрелешә: «Галия. Мин арыдым. Утырыйк. Соң ни эшлим мин? Миңа быел унчверсатет _ бетерергә кирәк. Син үзең дә моңа карыша алмыйсың. Партид тапшырган эшләрле = дә эшләп булмый бит. Бодай да мин, партсобраннеләргә йөрүдән артык, партия эшенә 4 катнаша алмыйм. И.где учреждениедә дә эшләүгә килгәч, аны ташларга миңа ярамый, х Матди якны бәген авырлыгы белән синең өстеңә ташлау жинаять булыр иде. Матди _ ягыбыз болай да начар. Сиңа болай да авыр. Кан буе заводта эшлисең. Аннан партия г- эшендә. Төнге сәгать 4 кэ кадәр өйдә проектлар өстендә утырасың.. Әгәр мин эшне < таилаезм, сиңа тагын да авыр булыр. Аннан сон енн эшләп тә, мин эшләми, синең көч белән тапкан акчага көн итә башласак... Юк, мин аны эшли алмыйм, Газиз!..» Менә нәрсәдә икән хикмәт; җәмәгать эшчесе булыргамы, әллә фәкать хатын гынамы? Шул сорауга җавап эзләгәндә инде Галия белә > Газизнең барлык романтик корылмалары сүтелә башлый. «Ике зур теләпкә омтылган йөрә итәр гаилә төз.1 алмыйлар»,—дигән нәтиҗә ясый Газиз, шуның белән үз тормышларында к. леп чыккан бәхетсезлекне акларга теләгәндәй була. Беренче баланы тапканнан сои. Галия аны тәрбияләргә һәм хәтта имезергә дә вакыг таба аллый. Б.,.;а үлә, ә ана үзенең иҗтимагый бурычына, эшенә фанатикларча бирелүдән һич тә баш тартмый. Шуның өчен ул икенче, тагын да авыррак җинаять эшли: аборт ясата һәм үзенең һәлакәтен якынайта. Галия һаман да бәларчы иҗтимагый максат өчен эшлим дг.п юане һәм аклана: «Мин үземнең исәнлегемне югалттым, мин үземнең яшьлегемне югалттым. (Буылып ютәлли.) ...Мин Сөтен матурлыгымны югалттым. Әйт, әйт, мнн кешеле* дөньясы алдында беренче апа булырга тиешле идемме, әллә җәмәгать »шчессме? Син әйт миңа». Галиянең язмышы әнә шулай фаҗигале булып бетә. Драмада аның соравына, әлбәттә, җавап юк. Ни өчен Такташ үз геройларының язмышын кискен драматизм белән хәл итә? Ул үз геройларының тормышында ниндидер икенче юлны тапмаган ЯКИ табарга теләмәгәнмени? Нәкъ киресенчә. Такташ, белә торып, аларның унай идеалларын, гуманистик ашкынуларын романтиклаштырып, реаль мөмкинлек белән аеруча кискен бәрелешкә керткән. Ләкин бу бәрелешнең мәгьнәсе иҗтимагый түгел, Ә фәк-ть психологик кына. Шул рәвешчә, турыдан-туры заман темасына, тормышына бәйле проблеманы траднцнон-романтик ачкыч белән ачарга теләү барып чыкмады, чөнки ул ачкычның, күтәренке әдәби эффекттан башка, һичбер «сихерле», «магик» сыйфаты юк иде нндс. һәм моннан шулай ук ниндидер политик хата эзләү дә урынсыт булыр иде. Ә чынлыкта исә «Югалган матурлык», традицион-психологик коллизияләргә бай романтик -рама буларак, югары гуманистик, оптимистик максатны куйган һәм, Иске әхлак-көнкүреш философиясен ташлап, ә яңасын кыю рәвештә тудырып, замандашларына башкача яшәргә кирәклек турында сөйләгән әсәр бнг. Газиз белән Галия образларында Такташ яңа кешеләрнең никадәр рухи һәм иҗтимагый матурлыкка сусауларын күрсәтергә теләге. Аларның фаҗигале язмышларында ясалмалык Һәм шартлылык ангорның мондый изге нияте әнәмиятле, актуаль булуын һич тә юкка чыгара алмый әле. Ә пулы ар тәнкыйть исә «Югалган матурлыгының эстетик каршылыклары эчендә гәүдәләнгән сәламәт идеяне күрмәде. Татар әдәбият фәне, Такташның фәкать поэзиясеннән генә чыгып, аның бигрәк т соңгы чор иҗатында социалистик реализмнын «такыр юлыннан» туп-туры, беркая д читкә чыкмый гына усеп баруын күрергә күнекте. Хәлбуки, мәсьәлә байтак катлаул! иде. Шагыйрьнең тик шул вч драмасын («Күмел! ән кораллар», «Югалган матурлы» «Камил») күз алдында тотсак кына да, әле 20 нче елларның азагында да аньи ижагы киеренкелек белән, тнрәнтен эзләнүләр белән барганлыгын сизәрбез. Ул әсәр ләрдә яңа кешенең рухи дөньясына вакыты белән кыю ясалган, әмма урыны белә! бик үк уңышлы булып бетмәгән разведка бар иде. 2 Шигъри гадилек һәм матурлыкны эзләү юлы такыр гына булмады. Ул бер үрдәт икенчесенә күтәрелү генә дә түгел иде. Реалистик эзләнүләрнең тирән эзләрен кал дырган «нәни шаярулар»дан соң, Такташ поэзиясендә социалистик төзелеш күтәр; барган һәм әле бик үк билгеле, ачык булмаган тема-мотивларны үзләштерүгә табаь жигди борылыш башланды. Бигрәк тә 1929 ел тирәсендә шагыйрь иҗатында «көн кадагына» бәрә торган социаль-политик акцент белән сөйләү көчәеп китте. Аныи шигъри стиленә дә публицистик «тыйнаклык» тоны килеп керүен дә шуның белән генә аңлатырга мөмкин. Бу үз нәүбәтендә газета прозаизмына хас гадиләштерү һәм утилитаризм кебек кимчелекләрдән дә азат булмады. Ә мондый кимчелекләр исә борылыш чорындагы татар поэзиясенә гомумән хас иде. 20—30 еллар аралыгында Такташның кискен рәвештә заманның яна зур темаларына, аларны тагын да колачлырак сурәтләрдә чагылдыра башлауга борылуын, әһәмиятле факт буларак, искә алу белән бергә, шагыйрьнең элеккерәк чор иҗатында расланган кайбер поэтик тенденцияләре тоныкланыбрак киткәнлеген дә әйтергә кирәк. Бу очракта без Такташ иҗатында, мәсәлән, көчле генә тамыр җибәрә барган лярик психологизмнын арткарак чигенүенә ишарә итәбез. Такташ стиленең үсешен, үзгәрешен күзәтеп, X. Госман 20 нче елларның икенче яртысында шагыйрь иҗатында, мәсәлән, халык җыр моңы көчәеп кизүенә, әмма берничә вакыттан соң бу моңның сүнүенә игътибар итеп, шигъри сөйләмендә ирония элементларының көчәя төшүен, интонациясенә кырыслык төсмере йөгерүен искәртә *. Табигый, язучы иҗатында яңа һәм тагын да көчлерәк шигъри элементның үсүе электә тулы гына күренгән башка элементларны, сыйфатларны арткарак этәрергә, хәтта кысрыклап та чыгарырга мөмкин. Такташ стиле формалашу процессында д* мондый хәлләр, әлбәттә, булды. Әмма шул ук вакытта моңа охшаш күренешләр ул еллар поэзиясендә, бердән, лирик тонусның гомумән сүлпәнәюе белән дә, икенчедән, зур ижтимагый-фәлсәфи гомумиләштерүгә омтылышның көчәюе белән дә бәйләнгән иде. Шулай ук вульгар социологизмның әдәбиятта лирикага һәм психологизмга кзршы көрәш алып барганлыгын да онытмаска кирәк. Бу көрәш поэзиядә кешенең эчке дөньясына игътибарны, әлбәттә, какшата, йомшарта иде. Тора-бара РАПП-ТАПП концепцияләрен бик нык яклаган тәнкыйтьчеләрдән Г. Галинең инде 1927 елда ук фор- малаштырылган кайбер тезисларын бу унай белән искә алырга туры килә: «Без, пролетариат әдәбиятының гөп нигезе эпостан, ягъни тадигенә иттереп әйткәндә, үзеннән башкалар турында язудан тора, дибез. Ләкин безнен шигырь язучылар «әбәэәтелне» үзләрен кыстырырга, үз шигырьләренең төп каһарманнары итеп үзләрен куярга — ясалма лириката бирелергә яраталар. Алар күбесенчә үз эшләре, үз тойнялары, үз карашлары турында «җырлыйлар»... Сез бармак белән санарлык кына, ә матурлык, шигърият, көчле тойгылар — миллионнар арасына сибелгән нәрсәләр алар»7 8 . Әлбәттә, бу фикерләр арасында бертөрле дә поэзиягә хилаф һәм мәкерле ниягләр, максатлар юк- Ләкин эпос белән лириканы каракаршы кую тенденциясе дөрес ноктадан чыкмый иде- Лирика шәхеснең субъектив омтылышларын ачык белдерә торган форма булганлыктан, бу еллар тәнкыйтендә һәм әдәбиятында аны революциягә чит индивидуализм I күренеше итеп, вульгарлаштырып аңлау күзгә ташланып торды. Шул ук ноктадан килеп, классик поэзиядәге лирика да халыкка дошман сыйныфларның настроениесеи 7 X Госман Егерменче елларда татар поэзиясе 335 бит. 8 «Кызыл Татарстан» газетасы 1927 ел. 14 август саны. чагылдырды дип хөкем ителде. Шулай итеп, жанр төшенчәсе идеологии төшенчә белән алыштырылды. Шушындый карашларга нисбәтән, объектив лириканы һәм эпосны яклау дип, субъектив лирикага һөҗүм иту аеруча 20—30 еллар аралыгында бик тупас төс алды һәм гомумән безнең поэзиядәге психологик. интим лириканы кыерсыту) а әйләнде. Күпчелек шагыйрьләрнең моның белән исәпләшми ижат итүләре мөмкин түгел иде. ф Шәхеснең коллектив белән, кешенең һәм шул исәптән әдипнең халык белән бер- _ дәмлеген, аерылмаслыгын бик туры, яссы ител аңлау — безнең әдәбияттагы психоло- < гизмның һәм лириканын үсешен тоткарлаган сәбәпләрдән берсе иде. Ул язучының, ша- < гыйрьнең үзен шәхес итеп аңлавына тоткарлык булып торды. Такташ нжаты да, үзенең “ психологик һәм лирик сыйфатын саклау, үстерү һәм ачу өчен, әнә шул югарыда нскә 2 алынган кыенлык һәм каршылыкларны кичерми кала алмады. Моны күрмәү — ша- ? гыйрьне зур әдәби хәрәкә г тышында калдыру булыр иде. Такташны өйрәнүчеләр арасында шагыйрьнең соңгы елларында күренгән ижааи кимчелек һәм кыенлыкларын читләтү күзгә ташлана. Бу, бәлки, язучының социалистик s реализмга үсешен өзлексез, бөтен итеп, гармоник итеп күрсәтү максатыннан эшләнә- ф дер. Тышкы яктан моны яхшы ният дип карарга да мөмкин. Ләкин аның эчтәлеге, н кызганычка каршы, бөтенләй үк объектив һәм фәнни нәтиҗә бирми шул. Такташның = ташлама һәм шомартуларта мохтаҗ талант түгеллеген исбатлап торасы юк. Монда сүз. әлбәттә, ясалма «объективлык» һәм «фәннилек9 өчен генә шагыйрьнең ниндидер х «гөнаһларын* күпертү турында түгел, ә аның тормышчан дөреслекне һәм шигъри = матурлыкны эзләү толында очраган ижади үсеш кыенлыклары турында бара. еБнлгеле булганча, диалектик материализммы совет әдәбиятының ижат методы * дип игълан итү һәм аны гурыдан-туры критик реализмга яки романтизмга каршы кую аерым язучыларның гомумән ижат методы һәм хосусан әдәби осталыгы дөрес формалашуга бик тә комачаулады. Социалистик чынбарлык белән тыгыз бәйле совет әдәбияты дөрес юлдан үсә баруына карамастан, вульгар социологизм берише язучыларның ижат момкннлекләрен күпмедер күләмдә богаулады. Такташ шулай ук вульгар социологизм басымыннан читтә кала алмады. Үзенең эстетик концепцияләренә һәм ышанычларына каршы буларак, ул 1930 елда «Тыңла, ТАПП!» дигән мәкаләсендә бо- лай язган иде: «Без үзебезнең унөчьеллык көрәшебездә иске буржуаз милли әдәбиятның мөндәрнжәссн дә. формасын да жимерү эшендә чиксез зур эшләр эшләдек. Без үзебезнең интернациональ мөндәриҗәле, пролетариатның сыйнфый теләкләре белән сугарылган, матурлык ягыннан татар мнллн буржуа әдәбияты белән тиңләшмәслек югары пролетариат әдәби стиле тудыруда зур адымнар атладык» Мондый фикерләрдә, әлбәттә, Такгашча булган оригиналь бернәрсә дә юк. Боллр барыла— ТАПП лидерларының «фәнни-критнк» арсеналыннан алынган билгеле шгамнлар гына. Алар шагыйрьнең үз ижат практикасына һәм эстетик карашларына Һич туры килмиләр. Әмма шулай да «үтә суллык» кайвакытларда. барлык актуаль булган Һәм көн бурычына җавап бирә торган нәрсә әдәби матурлыкка ия һәм сәнгатьчә аклана, дигән карашны яклауга кигерә иде. Такташ поэзиясенә үтеп кергән газета проэпизмын да әнә шуның белән генә акларга мөмкин. I омумән 20 иче еллар азагында көндәлек, «актуаль шигырьләр» татар поэзиясен бик нык чүпләп, шул чүн астында ук алар үзләре дә күмелеп калдылар. Ләкин без моның белән Тамаш поэзиясендә тиешле шигъри янгыраш алган «актуаль темаларга» багышлы публицистик шигырьләрнең әһәмиятенә һич тә күз йомарга теләмибез. Әйтик, аның «Иптәшләр», «Син дошманым минем». «Тун трагедиясе» һ. б. шундый әсәрләре, һичшиксез, публицистик поэзиянең уңышлы үрнәкләре булып торалар. Такташ, художник буларак, сәнгатькә һәм аның роленә вакытлы, үтеп кигүчән, көндәлекле утилитар карашлардан югары тора алуы белән кн*гле иде. Яңа чынбарлык һәм аны төзүче кеше белән якыннан таныша бару шагыйрьдә матурлык, аның асылы Һәм әһәмияте турында тирән уйланулар уштгы. 1930 ешы ечермарыным берсамдә ул шулай яза: 9 Бу мәкалә «Атака» журналының 1930 елгы 2 санында басылган. Монда алынды: һ Такташ. Пьесалар, хикәяләр, мәкаләләр. 243 бит. Ялгыз калып, ачтан үлмәс очен, н Күмәк тормыш җирдә төзиләр_ s ч Мокамай язмышы безнең илдә барган менә шундый зур тарихи процесс яктылы- х гында, халык язмышы белән контраст та күрсәтелгән. Икенче яктан лирик геройның оптимистик образы калка. Ул җәмгыятьтә үзенең г; урынын тапкан һәм анда уз роленең тарихи мәгънәсен аңлаган кеше язмышын < сынландыра. дип белдерә ул лирик герой. Анын алдында инде тормыш горизонтлары киң булып ачылган. Аңарда шәхеснең яна җәмгыять белән, күп миллионлы массаларның көрәше, аше һәм изге теләкләре белән бәйләнеш «серләрен» аңлаган шагыйрь язмышын да күрергә кирәк. Шигырьнең бер лирик лейтмотивы булган традицион ак каен образы да бөтенләй яңа поэтик кәүсәсе белән күз алдына килә. Ике геройның әкияттәге кебек сагынып сөйләргә калган матур дуслыгын һәм яшьлеген генә түгел, ә алга, якты бәхетле тормышка ашкынучы кеше идеалларын да сынландыра ул. Шулай итеп, илебездә коллективлашуның кызган бг-рвакы гында язылган «Мокамай» шигыре гаҗәп отышлы поэтик формада һәм философик тирәнлек белән, әмма бик тә аңлаешлы һәм гадн итеп, социалистик гуманизм идеясен раслады. Бу гуманизмның асылы, кеше һәм җәмгыять бәхетле булсын өчен, миллионлаган шәхесләрне җиңелмәслек зур көчкә әйләндерү, аларны берләштерү максатында ята иде. 3 Билгеле булганча, 20-30 еллар аралыгы халык тормышында һәм аңында искиткеч тирән революцион борылыш белән характерланды. Социалистик төзелешнең тизләтелгән темпы һәм илиен сыйныфсыз җәмгыятькә баруы безнең чынбарлыкның уңдырышлы яңа катламнарын кузгатып, кешеләрне яңадан тәрбияләүнең нҗтнмагый-әхлакый мәгънәсен тагын да баетты һәм кискенләштерде. Үткәннең зарарлы идея һәм гадәтләре белән көрәштә кешенең иҗади активлыгы һич булмаганча үсеп китте. Әдәбиятта менә шундый чынбарлыкны тулы ител чагылдыру өчен, аны турыдан-туры хис итәргә, кеше рухының тирәнлегенә керергә, ә тирә- икта барган зур төзелешүзгәрешләрнен тавышын гына ишетеп, читтән карап, риторик шатлык белдереп кенә тормаска кирәк иде. Ак каенга асылып менгән кебек, Мин тормышта һаман яктыга, Югарыга табан юл алдым. Менгән саен җнрнең матурлыгын, Яктылыгын күбрәк күралдым... Ә син ыснәлмәден... Калдың, югалдың...— Үзен тормыштан артта калуда һәм пассивлыкта гаепләүчеләргә жавап итеп, әмма үкенеп түгел, ә иҗади мөмкинлекләренә ышанып, Такташ болай дип чыккан иде; Ә мин, җырлый алмый бүгенгене, Шулай ярты юлда ардыммы, Зур елларның бөек борылышында Ыргытылып читтә калдыммы?- А, юк! Бу тик болай, Бу тик әле Алга бару өчен тукталу, Күтәренке тавыш алган чакта, Бераз гына туктап тын алу-, («Җавап». 1929.) «Алга бару өчен», барыннан да элек, халыкның зур тормышы эченә керергә һәм, ул тормыш шигъри күцелдә иң әһәмиятле сәнгать ихтыяҗына әверелсен өчен, аны якыннан айларга, бөтен йөрәк белән хис итәргә кирәк иде. Үзенең төп иҗади максатын шагыйрь әнә шундый рухта анлады да инде. Менә шул максатка ирешү юлында лирик герой проблемасы да аның алдына икенче яклары белән килеп басты, һәм бу проблеманы анлауда да, аны сәнгать ноктасыннан янача хәл итүдә дә Такташ кыюлык күрсәтүдән читләшмәде. Кайбер шагыйрьләр иҗатында күренгән артык тар, интим тойгыларга һәм хәсрәт мотивларына һөҗүм иткәндә, ул еллардагы тәнкыйть гомумән лириканы, лиризмны кире кагу юлына басып, хәтта ниндидер «коллектив лирикасы» турында да сөйләгән иде: «Шагыйрьләр үзләренең психикаларыннан, үзләренең йөрәк ялкыннарыннан аерылып, җәмгыятьнең аерым вәкилләрен эчке хисләре белән гәүдәләндереп, тормышларын күрсәтә алмыйлар. Хәзерге шигырьләрдә без күмәк психология, күмәк тормыш күрә алганыбыз юк»10 . Ул вакытларда әле яшь булган бер тәнкыйтьче тарафыннан язылган бу юллар заманында бик таралган догмаларны яхшы ук шәрәләндереп күрсәгү белән гыйбрәтле; димәк, шәхси лиризм һәм коллектив лиризм — икесе ике нәрсә икән. Шуңа күрә шагыйрь үз психикасын түгел, ә коллектив психикасын җырларга тиеш. Әлбәттә, мондый караш астында поэзияне зур тормыш белән бәйләргә өндәү кебек изге ният ятса да, ахыр чиктә ул шагыйрь шәхсенең әдәби ролен тарайтуга һәм инкарь итүгә китереп чыгара иде. Ә чынлыкта исә, шагыйрь белән бәйле лирик геройны артка этәреп, аны пролеткультчылар яклаган «коллектив геройга» әйләндерү түгел, ә бу ике герой арасында тирән уртаклык тудыру, лирик геройның тормышка, тарихка, халыкка һәм кешегә карашын киңәйтү мәсьәләсе көн тәртибендә тора иде. Такташны лириканың һәм лирик геройның ролен менә шул юнәлештә хәл итү кирәклек бик тә борчыды, һәм әйтергә кирәк: аның шагыйрьлек таланты, шәхси ихтыяры вульгар догмаларның басымына мөмкин кадәр буйсынмаска, бирешмәскә омтылды. Тормыш фактларының, кеше кыланышларының һәм уй-кичерешләренең тышкы ялтыравыкларына, ыгы-зыгысына исе китеп, шулардай «ижат илһамы» тапкан әдипләрдән Такташ ерак торды. Чынбарлыкны үз шәхси дөньясы аша үткәреп аңлаудан һәм хис итүдән башка язучының яңа заманга лаеклы әсәр тудыруы һич мөмкин түгеллеген ул яхшы төшенә иде. 20 нче еллар азагында һәм 30 нче еллар башында ул да, башка язучылар белән бергәләп, ил буенча сәяхәт итә, эре промышленность районнарына, шул исәптән Донбасс шахталарына һәм күмәкләшүче авылларга барып чыга. Болар һәммәсе шагыйрьнең дөньяга карашын һәм тормыш багажын баетты, әлбәттә. Ләкин ул бервакытта да үтеп барышлый күрелгән нәрсә генә сайланган теманы дөрес, тулы чагылдыручы әдәби әсәр язу өчен җитә дип уйламады. Ул, барыннан да элек, яңару атмосферасының үз һавасын суларга, заман рухын сизәргә һәм тавышын якыннан ишетергә омтылды. Тик шулай булганда гына идея эчтәлеге бай һәм сәнгатьчә көче зур әдәби әсәр тудыру мөмкин икәнлеген онытмады. 10 «Беааең ю» журналы, 1919 ел. 2 сан. Курсив безнеке,— Г. X. 1929—1931 елларда шагыйрь күп кенә мәкалә һәм очерклар язып сәяхәт итеп йөргәндә туган уй-тойгыларын һәм әдәбият алдына социалистик яңалык кунган бурыч- теләкләр турындагы фикер-карашларын чагылдырды. Бу яктан «Бүгенге матурлык һәм аны мырлаучылар турында», «Тыңла, ТАПП! *. «Партиясез» һәм партияле шигырьләр турында» («Иҗат хатлары») кебек мәкаләләре бик тә кызыклы. Боларда ТАППча берьяклы концепцияләрнең шаукымы сизелсә дә. безнең әдәбиятның социалистик ти- ф зелешкә нык якынаюы, борылышы кирәк һәм бу котылгысыз дигән фикер бик ачык үткәрелә, әмма бу борылыш, Такташ аклавынча, декларатив түгел, ә чын мәгънәсендә < зур чынбарлыкның кондәлегенә үтеп керү һәм шул ук вакытта реализмның төп эстетик < принципларыннан һич тә чигенмәү рәвешендә генә булырга тиеш. Әнә шул позициядән ~ торып. Такташ татар поэзиясенең югары идея-эстетик яңгырашын арзанлы агитка һәм 3 жансыз риторика белән төссезләндерергә теләүчеләрне рәхимсез рәвештә тәнкыйть § итте. «Бездә кайбер иптәшләр бар,—дип язды шагыйрь «Ижат хатлары»нда,—алар- g ның шигырьләренең исемнәре дә «кызыл» була, шигырьләренең эчтәлегендә дә бик 5 күп ясалма пафослы сүзләр була. Ләкин ул «пафослы» сүзләр билгеле бер фикерне. х идеяне майландыруга хезмәт итмәүләре сәбәпле, буш, жансыз. нәфрәтләндерерлек ф дәрәҗәдә эшсез — «безработный» сүзләр генә булып калалар». Сәнгатькә каршы булган шалтыравык «поэзияне» кире кагып һәм хөкем итеп, г Такташ чынбарлыкны әдәби үзләштерү һәм чагылдыруның бик ачык принципларын. ~ критернйләрен алга куйды: «Соң безнең бүгенге көрәшебезгә кирәкле әсәрләр тудыру х өчен нәрсәләр кирәк? — дип сорый да ул гади һәм төгәл ител җавап бирә:— Әдәби _ әсәрне, шигырьне яшәтүче «җаны», конкрет бер төп идеясе булу кирәк! Язучы язарга г- утырганда, аның башында массага әйтергә теләгән фикере булсын!» («Ижат хатлары» ) < Эчтәлек һәм форма мөнәсәбәтенә кагылып. Такташ поэзиядәге новаторлык турын- ~ да да бик мәгънәле, гыйбрәтле фикерләр белән чыга. Аныңча, шнгьрн идея белән бергә һәм аныц тик аерылмас өлеше булып туганда гына, шигъри форманың яңалыгы тормышка сәләтле һәм хәзерге укучыга аңлаешлы булырга мөмкин. Мондый фикерләрнең күпчелеге тулысы белән шагыйрьнең үз ижат практикасыннан килә иде. Язучының турыдан-туры үз ижат индивидуальлегеннән башка сәнгатьчә новаторлык (яңалык) булырга мөмкннмс соң? Такташның «Ижат хатлары» язылган чакларда мондый сорау күп кенә тагар язучыларын борчый иде. Сәнгать әсәрснен объективлыгы һәм язучының субъективлыгы турындагы мәсьәлә 20 иче еллар дәвамында әледән-әле игътибар үзәгендә калып, ана жавап бирү тирәсендә бик куп торле Һәм үтә каршылыклы фикерләр мәйданга килә торды. Әйтик, пролеткульт теоретикларының сәнгатьтәге шәхси башлангычка каршы чыгулары. Леф тәнкыйтьчеләренең художник тавышын «предмет тавышы» белән алмаштыру турында сөйләүләре, ә вулыар социологизмның сәнгатьтәге объективлык белән художник индивидуальлеген аермыйча, соңгысын юкка чыгарырга теләве — болар һәммәсе ахыр чиктә художникның, язучының чынбарлыкка мөнәсәбәтенә ялгыш юнәлеш бирәләр, ориентациясен бозалар иде. Язучының индивидуаль стилен һәм тормыш материалын үзенчә аңлавын инкарь итү кебек, ул вакытларда киң таралган тенденцияләргә каршы барып. Такташ һәрбер әдипнең дөньяга үзенчә художестволы ж тетик караш ноктасы булырга тиешлеген як лады: «Һәрбер язучының теге я бу идеяне формалаштыруда аның субъектив аерым лыклары шиксез зур бер роль уйный.—ди ул.— Аның психологик аерымлыклары теге я бу идеяне формалаштыруда бик куп ү текмәлекләрен катнаштыра, һәм язучынын үзенә характерлы ижат буяулары, конкрет бер идеяне җанландырырга кирәк булган материалларны сайлый һәм аларны урнаштыра белүе нәкъ үзенчә булуы мөмкин. Бу һәр язучының специфик моментларына бәйләнгән». («Ижат хатлары»). Әгәр дә без ул елларда рашкылар рус соөег поэзиясен *земьянлаштыру»». ә аларга ияреп, залпчылар татар поэзиясен «хрыймовлаштыру» 1 кирәклеккә өндәү белән нык кына шөгыльләнүләрен искә алсак. Такташның ни өчен художник ииднвн • Бу ыәкалә шагыйрьнең кайбер җыентыкларымда «Донбасска баргач» дигән исем белән басы.н аи — Г X ’ Демьян Бедныйча язу. 8 Мансур Крыймовча язу. дуэльлеген аеруча тырышлык белән яклавын аңлау кыен булмас. Үзенең бөтен рухы белән аның бу хактагы фикере ЛТаяковскийиың канатлы булып киткән түбәндәге сүзләрен искә төшерә: «Чынында исә миңа бер генә нәрсә кирәк: яхшы һәм төрле шагыйрьләр күп булсын». («Пролетар шагыйрьләргә хат», 1927.) Бу да шулай ук шнгърн индивидуальлекне төссезләндерүгә, юкка чыгаруга каршы полемик тон белән әйтелгән иде. «Партиясез» һәм партияле шигырьләр турында сөйләгәндә, Такташ куелган мәсьәләгә, әдәбиятта «диалектик материализм методы» дип, теңкәгә тигән яңгыравык сүзләр белән түгел, ә аның эстетик мәгънәсен аңларга, ачарга ярдәм иткән эшлекле максат белән җавап бирергә омтылды. Совет язучысы үзенең партияле бурычын — халыкка хезмәт итүдә һәм максаты ачык сәнгать тудыруда күрергә тиешлегенә шагыйрь тагын бер мәртәбә басым ясап, «Иҗат хатлары»ның азагында, бөтен сөйләгәннәрен йомгаклагандай итеп, болан ди: «Пролетариат шагыйренең «фәлсәфи» булуы аның кечкенә генә бер фикерне дә кеше аңламаслык итеп язуда түгел, бәлки пролетариатның зур идеяләрен, аларның зурлыкларына зарар итми, киң массага аңларлык итеп, гади рәвештә, җанлы, матур бер форма белән Сира һәм массаның йөрәгенә сеңдерә белүдә. Бездә моңа начар бер күз белән «упрощенчество» итеп караучылар бар. Бу бик ялгыш караш. «Упрощенчество» ул шул фикернең зурлыкларына зарар китерер дәрәҗәдә шаблонлы язуда. Зур бер фикерне аның зурлыгын югалтмый, җиңел рәвештә әйтә алу — бу шагыйрьнең талантлы булуын, әйтергә теләгән фикерен әтрафлы рәвештә белүен һәм ялангач формага түгел, бүгенге теләкләргә хезмәт итәргә теләвен күрсәтә». Совет поэзиясендәге халыкчанлык һәм партиялелек мәгънәсен Такташ шулай аң лый нде. Бу төшенчәләрне ул үзләренең эстетик эчтәлек һәм шигъри чагылышлары белән бер-берсеннән һич тә аерылмас булырга тиеш дип карады. Чөнки чынлыкта да ул шулай иде. Бу эстетик концепциясен шагыйрь үзенең соңгы әсәрләреннән берсендә— «Киләчәккә хатлар»да (1930—31) аеруча тулы итеп тормышка ашырды. 1931 елда «Үзем турында» («О себе») дигән русча бер мәкаләсендә11 Такташ «Киләчәккә хатлар»ның төп максатын болай аңлаткан иде: «Аларда мин киләчәк буыннарга безнең яңа тормыш өчен, яңа кеше өчен алып барган героик көрәшебезне тасвирларга тырышам»12 . Заманның әһәмиятле тема һәм проблемаларын эченә алырга тиешле зур шигъри цикл итеп уйланылган бу «Хатлар», кызганычка каршы, авторның иртә үлеме аркасында, тәмамланмый калдылар. Әмма басылган өч кисәге бу әсәрнең идея-художество байлыгын, монументаль максатын тулы итеп күз алдына китерергә, һичшиксез, нигез була ала. «Киләчәккә хатлар» совет поэзиясендә барган зур процессның — тормышны эпик-философик аңлап сурәтләү тенденциясенең тагар поэзиясендәге беренче күренекле үрнәге булды дияргә мөмкин. «Хатлар»ның үзәгендә чорның катлаулы, каршылыклы социаль һәм мораль табигатен сурәтләү аша кешеләр, сыйныфлар һәм буыннар язмышы турында уйланулар тора. Хәзерге заман философиясен аның тарихи перспективасы белән шигырь телендә күрсәтү — әсәрнең эчке пафосы менә шул. Безнең гомер бөек планетаның Шау-шулы бер чорына очрады. Планетада бүген зур дау бара, Ыгы-зыгы Килеп тора бөтен почмагы,— ди шагыйрь, әсәрнең лирик герое һәм хикәяләүче буларак алга басып. Беренче карашка Такташ әдәбиятта күптән билгеле эпистоляр форманы сайлаган шикелле. Әмма шул традицион формага салынган фәлсәфн-шигърл эчтәлек «Хаглар»ны безнең заман турында киләчәк буыннар белән зур сөйләшү мәгънәсендәге лиро- 11«Красная Татария» газетасы. 1931 ел. 24 май саны. 12 һ. Такташ. Пьесалар, хикәяләр, мәкаләләр. 248 бит. эпик эсэр иткән. Поэма тулысынча киләчәк замай кешеләренә шигъри чат (послание) булып әверелгән, ягьни гадәттәге хат форма.ыннан бик күпкә кинәйгән. димәк, анык традицион функциясе бнк нык үзгәртелгән, янартылган һәм баетылган. Беэненчә, Такташ әсәре заман турындагы шигъри һәйкәл буларак. Маяковскнйнын «Бетен тавыш белән» дигән атаклы ораториясенә бнк аваздаш. Бу ике әсәр арасында эчтәлек һәм шигъри башкарылыш ягыннан никадәр генә аерымлык һәм үзенчәлек булмасын, заман- . даш ике шагыйрьнен. үзләре һәм чор турында бөтен җитдилек һәм җаваплылык белән ' сәйлән, киләчәккә горур мөрәасәгать итүләре — аларнын уртак шигъри табышы булш < дияргә мөмкин. Маяковскийның искә алынган бу соңгы әсәрендә субъективлык белән объективлыкнын. лирика белән тарихилыкның тыгыз бәйләнеше күзгә бәрелеп торды. 31 Такташның «Киләчәккә хатлар»ы да шундый бәйләнешне гәүдәләндерде. «Киләчәккә хагларьның лирик герое—шулай ук трибун шагыйрь. Ул да үзе һәм — чоры турында башын югары күтәрен, киң сулый, белән яшәүче оптимист-гражданин £ булып сөйли. Өч хат дәвамында да лирик герой, чор турында хөкем йөртүчеиең биек 5 трибунасына басып һәм аның аша килер буыннарга кулын сузып, һәрвакыт безнзң ~ буынның тыйнак, гади бер вәкиле булып һәм үзенең ерактагы адресаты белән чын ф күңелдән сөйләшүче булып кала. Лирик геройнын бу сыйфаты шагыйрьнең н А. М. Горький беләи очрашуы шикелле жанлы бер фактны сурәтләвендә гажәп отыш- s лы итеп ачылган. Такташның лирик герое нәкъ Горькнйча акыллы һәм күркәм гади- леккә табынуын белдерә: заман һәм кеше турындагы дөреслекне ачык һәм гади итеп * әйтергә — менә шундый аның шигъри девизы. = Безнең фикеребезчә, «Киләчәккә хатлар»ның бөтен ритмикасы, интонациясе, ком- е; позициясе һәм. ахыр килеп, стиле беренче нәүбәттә лирик героинын характеры белән < билгеләнергә тиеш. Бу характерда коммуниегнк яңалыкның туктаусыз жинүен раслаган реализм да, югары романтик аһәң дә ачык сизелә. Публицистик-лирик пафосның күтәрелеп китүе дә, хикәяләү тонының басынкы агылышын үзенә буйсындыртан шигъри киеренкелек тә фәкать лирик герой ихтыярының колачы белән генә үлчәнергә мөмкин. Такташ лирик героеның чынбарлыкны социаль-тарихи аңлау колачы никадәр киң һәм тирән булса, аның лирик һәм эник башлангычларны үзара яраштыру, гармонияләштерү мөмкинлекләре дә чикләнмәгән. Соңгырак чорда Маяковский нжатында да лирик геройны «читләштерү» тенденциясе көчәеп киткән иде. Мона охшашлыкны Такташта да күрергә мөмкин Бу факт шагыйрьнең чынбарлыкны лирик чагылдыруы внн колач ала баруы турында сөйли идо. Маяковский поэзиясендәге шикелле үк. Гакгашта да лирик монолог белән бергә геройның «хикәяләве» кебек алымга урын бирелде. «Киләчәккә хатлар» — шуның конкрет үрнәге. «Киләчәккә хатлар»ның төп ндея-философии максаты, әйткәнебезчә, бик ачык һәм мөһим: бу. барыннан да элек, күчеш чорына, ягьни сыйныфларны бетерү һәм сыйныфсыз җәмгыятьчең нигезен салу чорына, хас булган ижтимагый-сыйифый һәм мораль-этик каршылыкларның искиткеч каглаулылыгын күрсәтүдән тыйбарәт Кешене һәм җирне яңарту өчен, «кеше — кешегә бүре» дигән мораль кодекслы җәмгыятьнең барлык әшәке йола-гадәтләрен жнңәргә тиешле социалистик гуманизм өчен көрәш бара. «Кеше—кешегә дус булсын» өчен бара ул көрәш. Бу юлда совет җәмгыяте уз тарихында иң кыен дәверләреннән берсен кичерә. Изүче сыйныфлрны ил аченда тәмам бетереп һәм яңадан тәрбия итеп алга барганда, без һәр адым саен аларнын төрле битлек кигән һәм төрле кыяфәт алган калдыклары белән очрашабыз Иске белән яңаның бәрелеше һәм каршылыгы безнең чынбарлыклы» төрле сфераларында. почмакларында бара. Ул ачык сыйнфый көрәш белән генә чикләнми, ә хәтта шәхеснең психологик дөньясында да бнк яшерен төскә кереп чагылырга мөмкин. Бездә сыйнфый көрәш хәзер фронтлардан Бөтен почмакларга күченә; һәр гаилә ике каршылыкның Берләшүен ала эченә... Шуның бер конкрет мисалы итеп. «Икенче хатыл Мохтар карт образы сурәтләнгән. «Ул авылда тырышып колхоз төзегән, оештырган ярлы-алчыны» Ләкин анын акында, психолог игендә һәм семья тормышында искелек йолалары теге яки бу төстә һаман да үзләренең каршылыкларын күрсәтәләр әле. «Мохтар бабай аңында — каршылыклар көрәше,— дип яза шагыйрь «Үзем турында» мәкаләсендә.— Бер яктан, ул колхозның өстенлекләрен, акылы белән уйлап, бик яхшы белә, икенче яктан, хосусый милекчелек гадәтләреннән аерыла алмый». Әйтергә мөмкин ки, Мохтар образы 30 нчы еллар башындагы татар әдәбиятында үзенең тормышчан каршылыклары һәм кыйланышлары белән күрсәтелгән беренче оригиналь реалистик типлардан булды. Аңа охшаган яки аны дәвам иттергән типларнын барлыкка килү факты үзе генә дә күп нәрсә хакында сөйли. Мохтар образын тудырыр алдыннан Такташ, әлбәттә, чынбарлыкның жанлы фактларын нечкәләп күзәткән, өйрәнгән. Искелек белән үзләренең мөнәсәбәтләрен тиз генә өзәргә һәм киләчәккә бару юлына кыю басарга батырчылык итмәгән замандашларына тапкыр трагикомик сыйфатларны шагыйрь тулырак һәм төгәлрәк итеп тотарга омтылуын аның ижат лабораториясеннән ачык күреп була. Мохтар образына бәйләнештә язучының, мәсәлән, «Таң» (1931) дигән бер очергын искә төшерү урынлы булыр шикелле. Мохтар, әлбәттә, <Таң»да сурәтләнгән крестьян түгел. Ләкин аның язмышында да шундый ук көлке һәм кызганыч хәл төсмерләнә. Мохтар образы инде тулы әдәби тип итеп эшләнгән. Аның эволюциясе, үсеше, үзгәреше безнең күз алдыннан үтә. Аның характеры, психологиясе һәм аңы иске белән яңаның кискен бәрелеше аша формалаша. Шуңа күрә Мохтар искелек белән үзенең бәйләнешен аңлый башлат ан образ буларак кына түгел, ә анардан тәмам котылу өчен, коллектив белән үз язмышын тыгыз итеп бәйләү юлына баскан тип буларак та гыйбрәтле. Мохтар язмышында шагыйрьнең «Мокамай» шигырендә үзәк итеп куелган идеясе конкрет реалистик чагылыш алды: Кешеләр жирдэ тормыш баткагыннан Чыгу юлын бергә эзлиләр. Ялгыз калып, ачтан үлмәс өчен, Күмәк тормыш жирдә төзиләр... 20 иче еллар татар поэзиясендә яңа геройны үзенең каршылыклы, киеренке табигате белән Такташ шикелле тирән кичереп сурәтләгән икенче шагыйрь булмады. Алай гына да түгел, хәтта бөтен бу чор татар әдәбиятында аның герое үзенең уникальлеге белән аерылып торды. Шартлы-романгик дөньядан киләрәк, гыйсъянчы герой, билгеле булганча, үзенең кырыс трагик кыяфәте белән, бөтен искелеккә каршы баш күтәргән, килешмәс, горур ялгызак булып алга баскан иде. «Пасха чаңнары»на (1923) кадәр ул шул позасында калды әле. Бу шигырь гыйсъянчының трагик акцентсыз һәм корбан булу настроениеләреннән азат, оптимистик тонда сөйли һәм хәрәкәт итә башлавын белдерә кебек. Ул инде, хәзерге заманга йөз белән борылган хәлдә, яңа шартларда шул ук иске дошманына һөжүмен дәвам иттерә. Нәкъ үз аяк астында яңа туфракның барлыгын сизә башлау белән, Такташ героена хас трагик сыйфат та юкка чыга бара. Космик төшенчәләреннән акрынлап читләшә барып, бу герой көндәлек тормышка якын килә, аның настроениеләрендә элекке романтик контраст-антитсзалар кими башлый. Кичерешләрендә ярым тоннар һәм характерында психологик нюанслар көчәеп китә. Шәхеснең иҗтимагый идеал белән гармониясенә, аерылмаслыгына дәртле омтылыш шагыйрь эстетик идеалын тулысынча биләп ала. Бу хәл инде үз нәүбәтендә геройның тормыштагы яна. уңай башлангычны раслап, эчке каршылыклардан азат булырга теләвен тагын да активлаштыра... Гомуми сызыкларда күз алдына китергәндә, Такташ героеның юлы шулайрак булыр иде. «Киләчәккә хатлар», һичшиксез, Такташның 20—30 еллар аралыгында житлеккән яңа герой концепциясен тулы итеп чагылдырды. Шагыйрь үз поэзиясенә эпик герой өчен киң юл ачып, коллектив, халык, жәмгыять һәм тарих каршында үз бурычын житдн аңлаган шәхес үсешенең тулылыгын күрсәтүне максат итте. «Өченче хат»та мин социалистик хезмәтнең кеше психологиясен ничек үзгәртүен сурәтлим»,— диде ул. Анда «Синең бабан» дип аталган образ — совет эшче сыйныфының бер вәкиле трибунага чыга. Мохтар белән чагыштырганда, ул герой бик үк конкрет бирелмәгән, әмма аның гомуми портретында зур мәгьнә бар. Коммунистик буыннарның бер бабасы буларак, бу эшче шулай ук үз чорына хас каршылыклардан азат түгел әле. Ләкин без аңарда инде каршылыкларның башка төрен очратабыз. Аилы һәм алдынгы хезмәт кешесе булганлыктан, ул уз заводының план үтәүдәге артталыгын авыр кнчерә. үз коллективының кин халык хәрәкәтендә тиешле урын ала алмавына пошына һәм шуның ечен үзен дә жаваплы саный: Ул бүгенге бөек төзелешкә Айнык бер күз белән каравын, ф Заводында барган прорыв өчен Үзен мәсьүл итеп санавын Ул әйтергә залга теләде . х Шулай изеп, совет кешесенең зур тормыш, хллык һәм жәмгыять белән бердәмлеге турындагы фикер Такташ эстетик концепциясенең үзәге булып ныгыды һәм аның 2 реалистик таланты ачылуга көчле этәргеч бирде. Яна геройда формалаша барган шах- ? си һәм ижтимагый бердәмлек психологиясенә аеруча игътибар итеп, шагыйрь үз 5 замандашларының күңел дусы, юлдашы һәм укытучысы булырлык лирик герой обра- 2 зын тудыруга иреште. Шушы ук процесста аның поэзиясендә объектив лирик башлан- гыч кин булып ачылып китте. Бу инде конкрет тормыш, халык, заман һәм тарих белән тирәннән бәйләнгән уй-тойгыларның язучы нжат интересларында өстенлек итүе дигән сүз. Бу хакта Такташның матбугатка чыкмый калган кулъязмаларында мондый фи- с; керләр теркәлгән: «Шагыйрь бүгенгенең бөек фикерләрен ин югары нокталарына < кадәр үзләштерергә, укучыларның кушуларын, газета мәкаләләренең кычкыруларын көтми, социаль заказны тормыштан үзе ала белергә, бүгенгенең кирәкләрен алдан ~ күрә һәм вакытында жырлап барырга тиешле... < Ул миллионнарча кешеләрнең йөрәк тибүләрен тынларгл, аларныи күзләре аркылы u йөрәкләренең иң тирән жирләренә карый белергә,— таркау, эшләнмәгән, үзләре дә ачык акламаган теләкләрен, хисләрен жыярга, ул теләкләрнең орлыкларын үзендә урнаштырып, йөрәк каны белән тәрбияләп үстерергә, аларны үсеп беткән бер рәвешкә кертеп, миллионнарның үзләренә кайтарырга тиеш »13 14 Чыннан да, житлеккән Такташ шнгьри героеның объектив лирик мәгънәсе бу очракта аеруча төгәллек белән формалаштырылган. Реалистик типиклаштыруның ижтимагый һәм психологик табигатен тирән итеп аңлавы шагыйрьнең лирик героен да шартлы-романтик богаулардан коткарды. Әлбәттә, бу берьюлы гына эшләнмәче Такташ герое заман көндәлеге һәм вакыйгалары белән нык элемтәгә кергән саен, анын тормышчан, реалистик сыйфатлары да өскә калка барды. Шул жирлектә инде лирик һәм эпик башлангычларның үзара тыгыз бәйләнеше дә барлыкка килде, тагын да ачыкланды. 20 нче еллар азагында Такташ игътибарын бигрәк тә ижат психологиясе, халык уй тойгыларын шигырьгә әверелдерү эстетикасы жәлеп итә. Поэзиядәге яна матурлыкның табигате, шул матурлыкны беренче булып күрергә һәм ачарга тиешле художникның роле турында уйлана шагыйрь. Монда беренче итеп объектив һәм субъектив каршылыкларны кичереп үсүче замандаш геройны сурәтләү мәсьәләсенә игътибар арта. Мондый герой, катлаулы идея-мораль кыяфәте һәм драматик язмышы белән, беренче чиратта конкрет тормыш тирәлегендә, мохитында, үзенең кыланыш-хәрәкәтләре аш.з күрсәтелергә тиеш’. Нәкъ шуның белән бәйләнештә «Такташны барыннан да элек кешенең рухи хәле, психологиясе күбрәк кызыксындыра башлады»15 . Тарихилык (историзм) белән лириканың тыгыз керешүе, кушылуы — совет поэзиясенең социалистик реализмга үсешен характерлаган бер сыйфат булды. Безнең фикеребезчә, шушында ук нндс 20 нче еллар азагына табан Такташ нжатында сизелерлек урын алган лирнк эпосның да үзенчәлеге ята иде. Поэзияне заман сулышы белән сугарырга, лны чынбарлыкка йөэ белән куярга, «нәфис дөреслек нигезендә кешенең бөтен эчке каршылыклары белән жанлы психология типлар тудырырга ♦» омтылыш — 13 М. Мамин Һади Такташ поэзиясе. 83 бит « Бу мәсьәләләр X Госманның «Егерменче елларда татар ооазнясе» днгаи хезмэ- тепла байтак тулы яктыртылган — Г. X. ’ Шундл ук, 335 бит. « һ. Такташ. Закуан мулла шәжәрәсе. «Кызыл Татарстан» газетасы 19^ ед. 81 сан. ’ Күрсәтелгән җыентык, 241 бит. чорның реалистик эпосын замандаш психологиясе һәм лирик герой дөньясы белән органик кушу ихтыяҗын да көчәйтә барды. Такташ әдәби осталыгынын мөмкинлекләре шул ноктага юнәлтелделәр. Шуңа күрә шагыйрь эпик геройны гына түгел, ә лирик геройны да тарихның җанлы фонында, чор көндәлеге атмосферасында гәүдәләндерүгә аерата игътибар итү турында фикер йөртте. Совет әдәби хәрәкәтенең төп үзәненә кергән Такташ поэзиясе хәзер инде тагын да югарырак һәм реаль иҗтимагый яңгыраш алган уңай, раслаучы идеалның тулылыгы. көр тавышлы булуы белән аерылып тора иде. Бу момент, әйтергә мөмкин ки, яңа тарихи үрләргә күтәрелеп барган татар совет әдәбиятының торышын билгеләде. Күпләгән язучылар иҗатында реализмның кырыс ноткалэры тагын да ачыграк яңгырый башлады,— һәм алар милли әдәбияттан искергән темаларны, эстетик бизәкләрне кысрыклап чыгару, тормышның яңа материалын һәм шуңа тапкыр әдәби чараларны үзләштерү исәбенә көчәя бардылар. Шулай ук яңа тема һәм сурәтләү чараларына әдәбиятның текә борылган вакытында публицистик онторнканың да, схематизм күренешләренең дә кабаттан җанланып китүе табигый. Үткән заман темалары белән мавыгуны артык хупламыйча. Такташ әдәбиятның үсеше һәм камилләшүе өчен төп җирлек хәзерге заман тормышы белән тыгыз бәйләнеш икәнлеген алгарак куеп сөйләде. Партиялелек идеясе һәм халык белән бердәмлек тойгысы шагыйрьнең бүгенге тормышта булып торганны аңлау сәләтен киң итеп ачып һәм яктыртып җибәрде. Шуның белән бергә сәнгатьтәге матурлыкның да, шагыйрь үзе әйткәнчә, «нәфис дөреслекнең» дә мәгънәсе — социалистик чынбарлыкны илһамланып җырлаудан һәм шуна каршы торганны нәфрәтләнеп хөкем итүдән гыйбарәт икәнлеге аның эстетик карашларында тулысынча конкретлашты. Шул позициядән ул коммунистик киләчәкнең бөек панорамасын күрде: Бишьеллыкның бөек гигантлары һаман үсә, һаман күккә таба үрелә. Башларыннан инде сез яшәгән Коммунизм кыры күренә... 20 нче елларның икенче яртысында гомумән татар поэзиясенең һәм аеруча Такташ иҗатының тарихн-фәлсәфи эчтәлеге баюы «шигъри алдан күрү» мотивларының көчәюе белән бергә барды. Гыйсъянчылык дәверендә үк инде Такташ һәм аның замандашлары игътибарын, җирдәге тарихи үзгәрешләргә нисбәтән. Галәмдәге биниһая күренешләр җәлеп иткән иде. Ләкин монда конкрет җир чынлыгына һәм тарихи процесска бәйләнештә алдан күрү тойгысы бик абстракт, зәгыйфь иде әле. 20 нче еллар азагына табан Такташның шигъри хыялы, заман чынлыгыннан «үсеп чыгып» һәм бүгенгенең киләчәк белән бәйләнешен чагылдырып, чорны «узып» китә башлады. Аның бигрәк тә «Гасырлар һәм минутлар» поэмасында зур урын тоткан революцнон-тарихи перспектива романтикасы соңгы еллардагы поэзиясендә тормышчан киң колач һәм конкретлык алды. Менә шунда инде шагыйрь тарихи оптимизмы да идеалның тормыш белән бәйләнешен раслаучы яна сыйфатын күркәм итеп ачып җибәрде. Шуна күрә дә табигый ки, Такташның 20 нче еллар азагындагы поэзиясендә коммунистик киләчәк романтикасы аеруча ышаныч һәм горурлык белән яңгырады. «Пролетариатязучысы.—диде уа,—әле төзелеп өлгермәгән, ләкин җиңелмәслек бер омтылыш белән төзелеп килгән бөек тормыш күренешләрен күрсәтү нигезендә безнең бүгенге идеал ларыбыз җиңүләренең иртәсе белән меңнәрне кызыктыра алырга, аларны шул җиңүләр өчея булган көрәшләргә чакыра белергә тиешле» ’. Шул рәвешчә, Һади Такташ иҗаты, бик катлаулы үсеш кичереп, татар совет әдәбиятының елы юлына чыкты. Социалистик чынбарлыкның иң әһәмиятле темаларына юнәлеш ала барып, шагыйрь милли классик шигъри традицияләр һәм үз чорының алдынгы рус поэзиясе казанышлары белән тыгыз бәйләнештә новаторлыкның гүзәл үрнәкләрен калдырды Татар совет поэзиясенең халыкчан гадилеген тагын да югарырак баскычка күтәргән һәм яна заман таләпләренә жавап биргән *з шигъри стилен тудырды. Бу стильнен иясе — безмен тормышка һәм совет кешесенә һәрвакыт кайнар һәм тирән ышаныч белән караучы лирик герой. Ул да социалистик җәмгыять һәм аны төзүчеләр белән бергә туктаусыз үсә килде. Шуңа күрә аныц рухи һәм поэтик биографиясе бай да. катлаулы да. Такташ лирик герое — озлсксез эзләнүчән. тынгысыз һәм таләпчән шәхес. Анын эчке дөньясы уй-тойгыларының гаҗәп төрле, күп кырлы һәм хәрәкәтчел булуы белән аерылып тора. Әмма алар ачык, гади һәм туры. Такташ поэзиясе белән замандаш арасында тирәң теләктәшлек бар. Мондый сыйфат исә шагыйрь ндея-эстетик интересларының. чынбарлыкны сәнгатьчә анлавының кнн колачлыгы турында сойли,— болар һәммәсе бергә Такташның художниклык таланты көчле һәм үзенчәлекле икәнлеген күрсәтә иде. Татар поэзиясснец Тукайдан алып Җәлилгә кадәр булган тарихын бер ноктагарак җыеп карасак, гомумирак мондый бер нәтиҗә ясарга мөмкин: Габдулла Тукай безнен поэзияне халыкчанлык принципларында ныгытып аны милли җирлегенә утыртты: Һади Такташ исә татар поэзиясен г-рихның зур революцион үсеше белән бәйләү юнәлешендә үстереп алып китте, ә Муса Җәлил инде аны явызлыкка буйсынмас совет ксшесснен батырлык рухы белән үтәдән-үтә сугарды. Әлбәттә, мәсьәләнең болай куелышы схематик тй. шартлы да кебектер. Әмма ул оч шагыйребез иҗатларында өстенлек алган Һәм тагар ниэзнясенсн язмышына хәлиткеч йогынты ясаган ик характерлы сыйфатлар итеп югарыда күрсәтелгәннәрне алу дөреслектән ерак булмас дип уйлыйбыз, һичшиксез, алар иҗаты аша халыкчанлык, батырлык, гражданлык һәм гуманизм идеяләре безнең по чиягә үзләренең какшамас тамырларын тирән итеп җибәрделәр һәм реализмның ныклы нигезен салдылар. Алардан башка татар поэзиясенең Шундый югары .ыйфягларын тулысыңча күз алдына китерү мөмкин булмас нде. Ләкин монардан әле һич та Тукай. Такташ һәм Җәлил мирасларында гына татар поэзиясенең тулы байлыгы чагылды, ә алардан башкаларның роле кечкенә дигән нәтиҗә чыкмаска тиеш. Әмма бу өч талантның,— татар поэзиясен олы юлга алып чыгуга хезмәт иткән башка шагыйрьләр эшчәнлеге белән һәм киң мәгънәсендә алдынгы әдәби традицияләр белән аерылмаслык булып береккән хәлдә,—безнең әдәбият тарихында югалмаслык эз калдырулары бәхәссез инде. Һади Такташ, шобһәсез. безнен поэ.тнпнен үткәне белән бүгенгесен һәм киләчәген өзелмәслек итеп бәйләгән талантларның ни күренеклеләреннән берсе булып калачак. Шагыйрьнең үз сүзләре белән әйткәндә, аның «тавышы ерак еллар күкрәгендә яигы рый алыр» һәм анын кешелекле җылы хисләрен, киләчәккә өмет белән тулы тсләк-уй- ларын алын барыр. Без беләбез сезнең киләчәкне. Без велабез сезнең кяләсеп. Без бойэбез сбпгы керәшлэрнеп Безгә жнну алып бирәсең! —