Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Япа-ялгыз мин. Ялгыз чагым — иң бөек хөрриятем. Вөҗданым белән сөйләшәм, шул минем шигъриятем. Дөньяда һәрбер нәрсә үз исемен алса, Хаклыкка һәркемнең ачкычы булыр иде ласа! Зур кеше шул — кем үзенә һәм вакытына үзе алла. Бәхетле шул — кем ирекне һәр нәрсәдә тоя ала. Н Нс»нб9ткг Яу-дауларны күргәннәр күп. Көрәш-шауда җиңгәннәр күп. Вакыт-яу — ин-иң яманы! Җиңүчеләр сирәк аны! Вакыт белән хезмәте гау ирләр генә алыша ала. Заман, иелеп, җиңүченең шанлы исемен алып кала. Эшен юк, язган чакта мин үксимме, әллә көләм. Ничек язганымны бары бер үзем генә беләм! Хөрлектәй башлана кеше. Рухын кол икән — ләхет. Арып көн дә коллыгыннан! Иреген арту — бәхет. Ирешкәч шушыңа акылым ничек дөньядан бнзием? Юк! Җиһаннан, табигатьтән җанга хөр иш эзлимен! Әйдә, сүзем, кылган эшем үрләтсен хөрлегемне! Шәхесемдә барын ачыйм да, раслыем ирлегемне!Кадер, бәя, чын хак, кайчак иясеннән, һай, ерак! Берәүгә таҗ буласы сүз бер туң җанда —олтырак... Дулкынын мәңге югалткан ялгыз акчарлак сымак, килә ул кадер. Тик бик соң... Куныры кайтмас ерак! Хак сүз, тарих, гыйбрәтләр өстә ятмый. Алсаң гына чумып, мәрҗән эзләүчедәй, йөрәк таза, тын киң булып исән-имин калсаң гына . Карама күзгә,— тонгандыр, яңагым, бәлки, сулгандыр, карама беләкләремә! Кара учка: бу — тапканым! Кара тотып, тешләп, чиртеп .. Тик төпченмә—каян алган? Ничек алган? Кайчан алган? Иң мөһиме — түгел ялган! Без эзлибез — шунда бәхет — туры карап хәвефебезгә. Шуңа, ахры, шатлыгы да, газабы да бөтен бездә. Әй, сез — өстә йөзүчеләр! Шактый оста йөзүчеләр! Дулкынкүбек сөзүчеләр! Сез кояшның күзендәме?.. Көнләшмибез. Көл, үп, кояш, сыйоа дулкын йөзендәген! Үпкәләрдән биегрәк без! Кирәк — ерак йөзәрлек без, кирәк — тирән чума алырлык! Төптә тәнне иркәләүче сулар да дулкын булырлык! Кояшкамы тел тидерү! Юк! Сөйсен дулкын йөзендәген! Тирән төшсәң, «кеше» дигән кояш кыйбат үзеңдәге! Әги эшләгән җирләр бу. Әти казганган өйләр. Кешеләр әйгә: уллары да яхшы ат казанган диләр. Бер әти үзе беләдер ни ат казанганнарын... Эндәшми тамырлы куллар, сөйләми чаллары аның. Бары бер үзе беләдер, күпме мал, даны барын. Тормыш атын ничә җигеп, ничә кат туарганын... Әти эшләгән җирләр бу. Әти казганган өйләр. ...Яшь бара безнең дә. Инде күрелде жирләр-илләр. Әти гел ир, ә без әле һаман да сабый ирләр, һаман әле әги бара давылның уртасыннан. Без һаман тормыш-корабның тыныч каютасында. ...Урам. Әнә әти. Бара. Сизәме: карап торам. Бара. Мәшәкать дөньясында билгесез кораб сыман. Фан газия йөгереп-уйнап ага Болак. Камышлары — рәшәдә’ Казан өсте — ап-ачык күк, Иделкәй янәшәдә! йөгереп-уйнап ага Болак. Чуерташлар — төбендә. Тымык түгел, йомык түгел. Болак гел саф күңелдә. Танда тор да, ят та тыңла,— җир астында чпш.мәләр' Алар бит эндәшәләр! <Идел-ана янәшәдә! Безгә мәңге яшәргә!» Йөгереп-уйнап ага Болак. Бәлки син... Бәлки син минем җырланмас иң гүзәл бер җырымдыр? Бәлки син минем кичелмәс иң данлы бер юлымдыр? Бәлки син минем беркайчан кул җитмәс аккошымдыр? Бәлки син үзем ишетмәс иң көчле алкышымдыр... Күктә — яшен! Дәһшәт, шом! Ярда — син — алиһә сын. Күктә — яшен, ярда — син. Кем сынамак без — табигать баласын? Тузанга да күрмәүме бу — алла, күкрәве! Күкрәү. Тетрәү. Ярлар ишелә! Син — зур зат, дип, тирбәнә әнә алма күкрәге! ...Илаһи тын гына сылу чишенә. Этюд. Идиллия Кешеләр менгән айга. Ә без менә җайга бу борынгы җирдә, тамырланган илдә, үзебез корган өйдә тәрәз юабыз. Кешеләр айга менгән. Ә без җирдә менә тәрәз юабыз синең белән бергә. Тыштан мин су сибәм, эчтән син юасың. Мин көлемсерим, Шундый бездә йола: ә оин елмаясың. язлар җитү белән — халык өйләр юа. Йөзләрдә көләчлек, табигатьтә яшьлек! Әле кояш яна, әле ләйсән ява! Кызлар су ташыйлар йөгерә-чаба. Кыска итәкләргә шук тамчылар тама... Кем чыгарган йола? Язлар җитте исә — халык өйләр юа. Юа бар җирен дә,— калдырмый җеген дә! Гөрләвекләр мени өлгеләр, рамнарда! Күрәмсең, чистара! Чистара! Тагын да сафлана шикелле икебезнең ара... Җитсен киче генә, йолдызлар балкышып, тезелгәч күгенә, нәни улыбызны уртабызга алып, карарбыз тәрәздән бу айга таң калып.