Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЛЕНИН— БӨЕК ЯКТАШЫБЫЗ

Әхмәт Рәшитов Иптәш Ленинга хат Сиңа ода язмыйм. Иптәш Ленин, Син алардан миллион кабат өстен... Сәлам итеп тик юлларга телим Күкрәгемнән ташкан рәхмәт хисен Бик аз күреп әткәм-әнкәм назын, Мин, Тугызда ятим калып, Үстем, Көтә-көтә илнең зәңгәр язын, Хәсрәт дәрьясыннан сулар эчтем... Дөнья әле һаман кырыс, каты, Чор катлаулы, байтак моңы-зары; Җиде җир астыннан теш ыржайтып. Сүгенә, әнә, атом бомбалары. Тук башаклы алтын кырларымны Солдат итекләре таптамакчы. Минем коммунистик иманымны Ят идеяләр белән талламакчы Иптәш Ленин! Усал җилләр исә. Көрәш авыр. Юллар сикәлтәле, Күңелләрне кайчак сагыш кисә, Ә шулай да җирдә яшәү ямьле: Як-ягымда туган тугайларым, Баш очымда җитез спутниклар, Хак эш өчен газиз башын салган Әтием Каберендә тыныч йоклар. ЛЕНИН— БӨЕК ЯКТАШЫБЫЗ Туар таңнар җиңү вәгъдә итә, Зур адымнан Алга атлый илем. Юлбашчы да безгә син, Юлдаш та, Син гел безнең сафта, иптәш Ленин. Син гел иптәш безгә, Син гел тере — Сәламлисең җирнең һәрбер көнен; Ил түрендә яңгырый бәхет җыры; — Рәхмәт сиңа, Рәхмәт, иптәш Ленин! Любомир Дмитерко. Украин шагыйре • Ленин җилләрне яраткан Җилләрне яраткан, үрләргә менгән ул, Ә аста шаулаган киң Идел дулкыны. Еракта, юнәлеп җир шары артына, Яшеннәр яшьнәгән... Күзәткән ул шуны. Каршыда һәр нәрсә селкенә, кыймылдый, Туктаусыз хәрәкәт: болытлар күченә. Эссе көн һавасын салкынча иткәнгә Соклана яшь күңел җәйге җил көченә. Ул күкләр күкрәвен тыңлаган тын калып, Ташкынлап акканда караган суларга. Россия язмышын, туачак көннәрне, Йолдызлы очышны күргән ул шуларда. ЗӘКИ НУРИ тәржемәсе Юзас Мацявичюс. Литва шагыйре Аның исеме Уйланам мин, анын бөек исемен Кушып булыр иде безнең чорга — Заманның ул кан тибешен тонды, Нигез салды шушы гасырга Таладылар безне оятсызларча, Ә соңыннан, төкерделәр күзгә! Ул шуларга каршы яу күтәрде һәм кайтарды хыялларны безгә. Кайтты хыял — кеше горурлыгы. Кайтты олы иҗат куанычы, Ирек тойгылары кайтты җанга — Биекләрдә безнең юллар очы. Уятты ул безне ачышларга. Безнең акылларда — йолдыз нуры, һәм агылды хәзер безнең өчен Бу җиһанның серле микромиры. Уйланам мин, безнең чорыбызга Аның исемен килә бирәсе. Ләкин куркам, икеләнеп куям — Кимсенер күк анын хатирәсе. Хыялларын, уен, фикерләрен, Кешеләргә мәхәббәтен бары «Минеке» дип әйгкән бөек Ленин — «Безнеке» дип әйткән калганнарын. Усал көрәшләрнең гасыры дип Атады ул безнең заманны. Революция һәм иминлек өчен Җавап бирә һәрбер кеше җаны. Шуңа күрә без яшәгән бу чор,— Каглаулы һәм фаҗигале заман.— Безгә яный атом үлеме белән. Янар вулканнарга ул ошаган. Ул вулканның уянмавы өчен Без җаваплы җиһан алдында — Имин яшәү өчен Ленин каршында без Җаваплырак мең кат тагын да. ЗвЛФӘТ >әржемхе Нифон Саба. Ливан шагыйре Син яшисең шәрык йөрәгендә Ленин! Данлы эшең белән дөнья бизәп, кешелек бәхете булып син яшисен. Җир йөзендә Ирек нуры чәчеп, көчле күкрәү булып син яшьнисең. Кеше аныңа өмет рухы биреп, шәрык йөрәгендә син яшисең. Дошман белән көрәшкәндә, безгә ышаныч һәм сүнмәс дәрт өстисең. Халыкларны дөрес юлдан әйдәп, син чакырасың барырга гел алга... Бер максатка туплап кешеләрне. Хакыйкатьне ярып саласың аңга. Ленин! Акылың һәм зиһенең — заманыбыз горурлыгы бүген. Дошман булып дошманнарың хәтта көчеңне танырга мәҗбүр синең. ӘДХӘТ СИНЕГУЛОВ тәрҗемәсе