Логотип Казан Утлары
Публицистика

КӘКҮК

 

йдәгоз күңелебез белен ямьле Агыйдел буйларына, Актаныш якларына юнәлик. Бер матур җәйге ирте. Күктә алтын шар сыман мәһабәт кояш балкый, һава саф, әкрен генә йомшак җил нскәләл куя. Күк йәэе чип-чмста, зәп- эаңгәр Җырларда макталган, борыльтп-борылыл аккан гүзәл Агыйдел. Агыйдел дулкыннарының серле шавын тыңлап, ямь-яшел тугайлар җәйри. Мең терле хуш исле чәчәкләргә күмелгән яшел тугайларга кушыяып игән кыр Арыш кыры. Куе булып тишелгән игеннәр буынга утырып килә. Арыш кыры естондө тургай сайрый, якындагы әрәмәлектә кәкүк кычкыра. Арыш арасыннан сузылган тар гына юл буйлап естенә ак ситсыга вак кына чәчәк тешкәй җиңел, гади аның ап-ак тешләре күренеп китә... Бу — җырчы Әлфия Афзалоаа. Ул туган яклары Актанышка ялга кайткан, үзенең Гүзәл һәм Зелфия исемле кызларын яо*тәкләл җиләккә бара Кырым, Кавказ курортларына да барганы бар аның, әмма ләкин ош кына ул җәйгә ялында туган якларына кайта, туган ягының иген кырларында йәри, туган туфрак һавасын сулый, туган Як болыннарының хуш исле чәчәкләрен җыя, сайрар кошларының моңнарын тыңлый, Агыйдел суында коена, кызларын җитәкләп әрәмәләргә, урманнарга җиләкне бара, якташлары, бергә уйнал үскән дуслары белән очраша, аларның хезмәтләрен, үстергән игеннәрен күрел куана. Республикабызда мул уңыш үстереп макталган актанышлыларның яңа матур тормышын күреп кайту, минам күңелемә коч, җырларыма яңа дәрт эсти, ди Әлфия Афзалова. Җыр дөньясына ул моннан 18—19 еллар элек килеп керде, әлеге Агыйдел буйларыннан, ямьяшел тугайлардан, иген кырларыннан күңеленә халкыбызның саф моңнарын тояп, әнә шул аклы ситсы күлмәге кебек җанга, йорекке якын, үз булып киләп керде ул. Хезер инде Әлфия Афзалоаа Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең танылган җырчысы. Татарстанның атказанган артисткасы. -Әлфия Афзалоаа 1933 елда Башкортстанның Калтасы районы Яңа Кабак авылында туе. Актанышта үсә. Балачагы аның ятимлектә үте. Әлфиягә нибары дүрт яшь булганда әнисе үлеп китә, Әлфия әнисе Миңнеямал апаның бнк мелеем, ягымлы 11. «К. > > М 3 лары сузылган. Иген кырлары бу якларда, диңгез кебек, очсыз-кырыйсыз. Офыклар бу якларда еракка-еракка китеп югала. күлмәк, аягына шундый ук гади чүәкләр кигән җитез адымлы, кечкенә, ыспай гәүдәле яшь ханым бара. Ул үзе кобек үк гади, ләкин курчаклар кебек матур, чиста ител киендергән, берсе ун-унбер, икенчесе дүрт-биш яшьләрдәге ике кыз җитәкләгән. Ап-ак яулыгы астыннан чыгыл, ханымның маңгаена кап-кара чәчләре сибелгән, йәэе, кояшта янып, кара кучкыл тәскә кергән, җиңел-җиңел атлап, еле бер, әле икенче кызына борылып карый-карый нәрсәдер күңелле ител сейли, елмая Елмэоп-келгендә 161 йөзен, үзәк өзгеч моңлы тавыш белән әкрен генә көйләп йөргәннәрен бик аз гына хәтерли. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы әтисе Афзал аганың да гомерен бик иртә өзә. Әнисенең авыз эченнән генә моңаеп көйләүләре, әтисенең чабата ясаганда җырлаулары, матур чигеш кебек, Әлфиянең нәни күңеленә мәңгегә уелып кала. Сугыш еллары. Ятимә кызлар тормыш бусагасы каршында япа-ялгыз торып калалар. Ләкин ятимәләрне үз куеннарына алып җылытучы, аларга тормыш бусагасыннан атлап китәргә ярдәм итүче күркәм күңелле кешеләр табыла. Әнисенең бертуган апасы Закирә апа килеп, ятимә кызларны Актанышкә алып китә. Закирә апа (Әлфия аны Җыракай дип йөртә, ягьни ерак әнкәй дигән сүз) кулыннан килгәнчә тырыша, кызларга тернәкләнеп китәргә, аякка басарга ярдәм итә. Шулай да кечкенә Әлфиягә, үзенең кечкенә сеңе- лесе белән бергә, балалар йортында да яшәргә туры килә. Кызлар үсәләр, мәктәптә укыйлар. Әлфия үзенең үткенлеге, эшкә уңганлыгы, шаян, шук, җырга-биюгә оста булуы белән аерылып тора. Икенче, өченче класста укыган чагында ук ул матур итеп татар һәм башкорт халык көйләрен җырлый башлый. Укытучы апалары Нәфисә Акмалова, Гөлсәйдә Фәттаховалар Әлфия күңелендә онытылмаслык җылы истәлек калдырганнар. Нәфисә аласы җыр ярата торган укытучы булган Әлфия мәктәптәге беренче җыр дәресен әле дә хәтерли. Әлфиянең җырлавын класс тын алмый тыңлаган. Күрше классларда дәрес бирүче укытучылар да йөгереп кергәннәр. «Үзе бәләкәй генә, кара әле нинди көчле тавыш белән моңлы итеп җырлый бу бала!»—дип, хәйран калганнар. Әлфиянең иң беренче җырлаган җыры «Карлыгач» пьесасыннан Карлыгач исемле кыз җыры була. Аннары укытучы апасы аңа Җәүдәт Фәйзинең Муса Җәлил сүзләренә язылган «Карак песи» исемле җырын өйрәтә. Мәктәп концертларында гына түгел, Әлфия бала чагыннан ук Актаныш клубы сәхнәсендә җырлый башлый, бер генә концерт та, бер генә олимпиада да, агитбригаданың бер генә чыгышы да аның катнашыннан башка үтми. Халкыбызның борынгы озын көйләрен дә, кыска, шаян көйләрне дә, совет чорында туган күңелле җырларны да башкара ул. 1945 елда күренекле язучы Риза Ишморат Бөек Ватан сугышы кырларыннан кайта һәм туган ягы Актанышка ялга юнәлә. Актанышта ул яшүсмер кыз Әлфиянең матур җырлавын тыңлап соклана: — Талантыңны югалта күрмә, сеңелем, Казанга килергә, җырчы булырга тырыш. Мин, Казанга кайткач, синең турыда тиешле кешеләр белән сөйләшермен, килсәң, урнашырга ярдәм итәрмен,— ди. Риза абый чынлап та сүзендә тора, Әлфия турында филармония җитәкчеләре белән сөйләшеп куя. 1950 елда Актаныш районында үткәрелгән үзешчәннәр смотрында Әлфия Афза- лова җыр буенча беренчелекне ала һәм бөтен гомерен, тормышын, сәләтен җырга, сәхнәгә багышларга дигән карарга килә. Ә Актанышның шул еллардагы район комсомол комитеты секретаре Марселиза Гаҗетдинова Казанга, комсомолның Татарстан өлкә комитетына барып, Әлфияне Зөләйха Әхмәтова җитәкчелегендәге җыр һәм бию ансамбленә чакыруларын үтенеп кайта. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясеннән килгән артистлар да Әлфияне күрел алалар һәм аңа Казанга килергә, укырга, өйрәнер җырчы булыр-а киңәш бирәләр. Ниһаять, 1951 елда Әлфия Афзал ое а Казанга килә, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә солистка булып эшкә керә. Ансамбльнең танылган җитәкчесе Зеләйхә ханым Әхмәтова Әлфияне хорда, ансамбльдә җырларга өйрәтә. Аерата игътибар белән * Зөләйха ханым Әлфиядән беренче музыкаль күнегүләр, сольфеджиолар җырлата, аны музыка грамотасы белән таныштыра. Тавышының чиста, йомшак тембрлы халыкчан > моң белән сугарылган булуы, ишетү, тыңлау сәләтенең, хәтеренең яхшылыгы, төс-бит 5 Иилеш-килбәгенең мөлаемлыгы белән Әлфия Афэалова тиз арада ансамбльнең төп ~ көченә әйләнеп китә. Хорда бергәләп җырлау белән бергә, ул башлап җырлый һәм ♦ концертларда ялгыз җырлаучы буларак та чыгышлар ясый башлый. < Әлфия зур музыка дөньясына беренче адымнарын шушы ансамбльдә атлый— “ Беренче адымнар... Зур сәхнәдә беренче адымнарны атлау җиңел булмый: каушата д да, куркыта дә, дулкынландыра да. Хорда коллектив белән бергәләп җырлау бер < нәрсә, ә менә зур концерт залларында ялгыз гына җырлап кара! Сине йөзләгән = тамашачылар күзләп, тыңлап утыра. Син аларга нинди яңалык, нинди матурлык, нинди а эстетик ләззәт бүләк итә алырсың? Шуларны уйлап, күңеле белән эзләнгәндә аңа үзе _ яраткан җырчыларының матур, моңлы тавышы ишетелеп киткәндәй була. tӘлфиянең кечкенә вакытыннан ук яратыл тыңлап ускәи җырчылары кемнәр а соң? Иң әүвәл һәм барыннан да бигрәк, Гөлсем Селәйманованың иркен сулыш белән, г күкрәк түреннән кайнап чыккан кечле тавыш белән борынгы көйләрне җырлагандагы Э моң агышына хәйран калып үсә ул. Халык кәйләренең бөтен нечкәлекләрен тоел, нәкъ халык хыялыйдагыча, чын мәгънәсендә милли колорит белән җырлаган Гелсем Селәй- манова кебек җырлый алсаң иде дип хыяллана Әлфия. Сумкасын тотып мәктәптән кайтып килгәндә дә, кеянтә-чиләкләрен чыңлатып чишмәгә суга барганда да, инеш буенда көр чайкаганда да, иптәш кызлары белән кырга, колхоз эшенә булышырга барганда да ул җырлап-көйләп йөреп, Гөлсем апа моңнарын кабатларга тырышып, кәйдәге матур, нәфис бормаларны аныңча алырга омтылып үсә. Шулай ук танылган җырчылар Рәшит Ваһапоа, Зифа Басыйроваларның халык көйләрен матур итеп җырлауларын үзенә үрнәк итеп куя Әмма ләкин үзеннән елкән буын җырчылар — Гөлсем Селөйманова, Рәшит Ваһалов, Зифа Басыйроваларны кабатлап кына музыка һәм сәнгать деиьясына яңа сүз, яңа моң белән килеп булмый. Үз сүзең, үз йөзең, үз моңың белән килергә кирәкДөрес, аның тавышы Гөлсем Селөйманова, Зифа Басыйровалар тавышыннан үзенә бер аһәң белән аерылып тора. Аның тавышы береүне дә кабатламый торган, күңелгә ятышлы, табигый йомшак тембрлы. Музыка теориясе теле белән әйткәндә, Әлфия Афэалованың тавышы меццосопранога тартым, шул ук вакытта альтка да тартымрак, халык теле белән әйткәндә, артык калын да, артык нечкә дә түгел. Аның тавыш диапазоны киң, иркен, ул түбән тавышларны дә, югары тавышларны да бернинди көчәнүсез иркен ала. Шулай да Әлфия Афзаловага үз иҗат йөзен табарга кирәк була, һәм ул эзләнә. Башгарак аның иҗаты эстрада җырчысы, эс'рада артисткасы буларак ачыла башлый. Ул шул юнәлештә уз өстендә эшләргә керешә Халык көйләрен җырлау белән беррәгтән, композиторлар әсәрләрен, тугандаш халыкларыбыз җырларын өйрәнә башлый. Табигый таланты, табигый тавышы өстенә Әлфиягә үзлегеннән укырга, өйрәнергә, тырышырга кирәк була. Дерес, аңа махсус музыка уку йортларына кереп укырга туры килми. Нота грамотасын үзлегеннән ейрәнү. гомуми белемен күтәрү аңа бик кыенга киле, шулай да Әлфия югалып калмый, укый, өйрәнә. Үзенә чын мәгънәсендә иҗат итәргә, үсәргә, профессиональ артистка булып җитәргә ярдәм иткән кешеләрне Әлфия зур хөрмәт белән йерәгендә саклый Татарстанның атказанган артисткасы Разия Тимерханова. Татар дәүләт филармониясенең элекке директоры Михаил Федорович Боголюбов, элекке художество җитәкчесе, хәзерге лекторий җитәкчесе Рейсе Керимовна Волковалар Әлфиягә зур сәхнәгә күтәрелергә чын күңелдән ярдәм иткәннәр Рейсе Волкова зур тырышлык, сабырлык белән Әлфивге музыка грамотасы ойрота, аңа махсус дәресләр бирә, аның тавышын формалаштыру өстендә эшли. Ә тавыш естеидө эшләү ул —бик җаваплы хезмәт. Әлфия Афэелоәаның тотышымда, бигрәк ге беренче елларда, ниндидер вак кына калтырау, дерелдәү сизелеп куйгалый торган буле, ләкин еллар үтү белән Әлфия, зур тырышлык куеп, бу кимчелекне бетерә, аның тавышы ныгыганнан ныгый бара. Солтан Гвбәшинең «Кәкүк» исемле җыры (Ә. Ерикәй сүзләре) Әлфиягә сәнгатькә үз сүзе, үз йөзе, үз моңы белән килергә башлангыч юл ача. Әлфия Афэаловага кадәр күренекле җырчы Гөлсем Сөләйманова зур осталык белән башкарып, халыкка таныткан бу атаклы әсәр Әлфия башкаруында яңа яңгыраш, ниндидер дулкынландыргыч, омтылышлы яңгыраш ала. Гөлсем Сөләйманова башкарган «Кәкүк» җыры үзенчә күркәм булса, Әлфия Афзалова башкарган «Кәкүк» үзенчә бер матурлык белән яңгырый. Әлфия Афзалова Гөлсем ала эзеннән килә, аның традициясен дәвам итә, һәм шул ук вакытта Гөлсем апаны коры кабатлаучы булып кына түгел, аның иҗатына яңа заман аһәңнәрен өсти, аның моңнарына үз моңнары аша килә. Нәтиҗәдә «Кәкүк» җыры эчке бер шатлык, олы мәхәббәткә өндәүче, тирән кичерешле әсәр булып яңгырый һәм Әлфияне зур иҗат юлына юнәлтә. Сәхнә хезмәтенең беренче адымнарыннан башлап, Гөлсем Сөләйманова шикелле үк, Әлфия Афзалова да халык көйләрен һәм халык көе планында язылган композитор әсәрләрен җырлый. Музыка белгечләре бу җырчылар турында һәм мондый җырларны башкару осталыгы турында бәлки әле киләчәктә махсус мәкаләләр язарлар, чөнки халык көйләрен, гасырлардан-гасырларга күчеп сакланып килгән халык хәзинәләрен бөтен байлыгы белән күңел түреннән тибрәтеп җырлаучыларыбыз — безнең өчен кадерле кешеләр. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай әйткәнчә, «халык Җырлары халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер». Халык көен чын мәгънәсендә халыкчан итеп башкару өчен җырчының эчке, рухи кичерешләргә бай булуы, шул халык арасында кайнап яшәве кирәк. Халык көен чын мәгънәсендә халыкчан итеп башкару өчен тагын халыкның бөтен тормышын, көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, фольклорын, ниһаять, исәпсез-хисапсыз җырларын, көйләрен, халыкның тарихи үткәнен яхшы белергә, һәм аның киләчәгенең матур булуына ышанырга кирәк. Әлфия Афзалова боларның берсеннән дә мәхрүм түгел. Ул халыкның үз эчендә кайнап үскән. Аның күңеле, уйлары, яшәве — бөтен дөньясы чын, халыкча. Менә шуңа күрә дә, халкыбызның борынгы озын көйләрен башкарганда да, бүген туган көйләрен җырлаганда да. Габдулла Тукаебыз әйтмешли, «чын безнеңчә матур, милли көй» итеп җырлый ул. Әлфия халык көйләренең бетен нечкә бизәкләрен саклап, көйдәге бөтен бормаларны җиренә җиткереп җырлый һәм моңлы җырлыйм дип, кирәкле-кирәксез бормаландырулар белән чуарламыйча, һәр көйне үзенә генә хас, үзе таләп иткән бормалар белән генә баетыл башкара. Әлфия башкаруында радио аша яңгыраган «Казан сөлгесе», «Зөлхиҗҗә», «Болын», «Дустыма», «Гөлҗамал», «Яшь наратлар» һәм башка бик күп көйләрне игътибар белән тыңлаганыгыз бар микән?!. Әлфиянең бу көйләрдәге бормалары, мелиэмнары бик сак һәм урынлы, ифрат нечкә үлчәү белән үлчәнгән, үз җаенда гына, ап-ак атласка сизелер-аизелмәс ал-ак ефәк җеп белән чигелгән бизәк кебек, кыйммәтле бәрхет калфакка тезелгән вак кына энҗе сыман. Әлфия кәйдәге һәр борманы эчке сиземләү белән тоеп куллана. Гомумән аңарда эчке сиземләү сәләте көчле. Моңлы итеп җырлау эчке сиземләү, тою сәләтенә бәйле булса кирәк дип уйлыйм мин. Моң дигәннән, музыка турында сүз барганда «моң» сүзе бик еш әйтелә. Бу хакта Гомәр ага Бәширов («Казан утлары». 1969 ел. 3 сан), Гариф Ахунов («Социалистик Татарстан» газетасы. 1969 ел. 9 апрель саны) кызыклы фикерләр әйттеләр. Ул фикерләр белән килешеп, шуны гына әйтәсем килә: һәр халыкның үз моңы бар, безгә, татарларга, үз халкыбыз моңы, татар һәм башкорт моңнары якын, шулай ук без башка милләтләр музыкасында да моң ишетеп дулкынланабыз. Молдаван халык көйләрен, һинд җырларын җырлаганда, мин, мәсәлән, әллә нинди серле моңнар ишегем. Моң ул — халык хисенең, халык уйларьжың бик нечкә, бик матур үзенчәлеген билгели торган тирән мәгънәле сүз. Бигрәк тә татар һәм башкорт музыкасын бәяләгәндә, еш кулланабыз без бу сүзне. Безнең халкыбыз «моң» сүзе белән нечкә гүзәллекне, милли гүзәллекне билгели, үлчи. «Моң» сүзен кайбер башка телләргә тәрҗемә итеп тә булмый. Моңны көйдәге ниндидер бормаларга мелнзмнарга гына кайтарып калдырырга ярамый. Моң ул көйнең бормалар, мелизмнар белән бергә яңгыраган җаны, тәне, рухы, сулышы — бөтен барлыгы. Җырчы-башкаручы эчкә моңлы җырлау өчен, әле алда әйткәнчә, күңелең халык күңеле, уйларың халык уе белән бердәм булу кирәктер. Миңа калса, моң ул халыкка, илгә булган зур мәхәббәт хисләре белән бәйле булып туадыр кебек. Моң бит ул музыкада гына түгел, халкыбызның гомумән бетен сәнгатенә, бетен культурасына хас үзенчәлеге. Музыкада ул ачыграк, тирәнрәк чагыла гына. Күренекле шагыйрьләребезнең шигырьләремдә моң юкмыни? Моң ул, минемчә, сәнгатьнең халыкчан булуыннан, тамырлары белән халык иҗатына барыл тоташуыннан туа. Кайберәүләр, ни ечендер, моңда кайгы-хәсрәт чагылышы гына табалар. Янәсе, моңлы җырлаучы ул кайгы-хәсрәт, сагыш кына уята. Моң ул, кайгы чагылдырамы, шатлык чагылдырамы, иң беренче чиратта, халык күңел кылларын чиртү, һәм ул кайгы-хәсрәткә генә әйдәү түгел, ә бәлки шатлык хисләрен, өмет чагылдырганда да ниндидер бер нечкә агым булып үрелеп яңгырый. Әлфия Афзалоеаиың хәзерге заманда туган берәр шатлыклы халык көен җырлагандагы моңына игътибар итик Мәсәлән, Совет власте шартларында чыккан «Комсомолка Нәфисә» дигән көйне җырлавын тыңлыйк. Моңсыз җырламый бит ул аны Әлфия башкаруында «Комсомолка Нәфисә» шулай яңгырый ки. хезмәт шатлыгы да, мәхәббәт куанычы да, бүгенге тормыш белән горурлану да. хатын-кызларыбыз характерына хас тыйнаклык, пакьлек, сафлык та яңгырый бу көйдә һәм җырның шулай яңгыравы, халык куңеленә җитәрлек көчкә ия булуы — барсы бергә шул моңлы булуыдыр инде ул. Бөтен буяулары, бетен нечкәлекләре, бетек барлыгы белән безгә моң, халык моңы кадерле, үз булырга тиеш. Чөнки моңлы башкару сәнгате аш« без тарихи үткәнебезне күрә алабыз, халык авыз иҗатын, фольклорны өйрәнә алабыз, гомумән культура байлыкларыбызны саклый алабыз. РСФСРның атказанган сәнгать эшләклесе, Татарстанның халык артисты, Тукай премиясе лауреаты, халкыбызның күренекле композиторы Җәүдәт Фәизи үзенең «Музыка кичәләре» дигән кыэъмлы һәм тирән эчтәлекле китабында Әлфия Афэалоаа кебек халыкчан ител җырлаучылар турында болай дип яза: «Шуны да әйтергә кирәк, халык җырларын, халыкның милли көйләрен бетен нечкәлекләре белән оста һәм матур итеп башкару — ул үзе бер сәнгать. Аларны башкаручы артистлар халкыбызның җәүһәрләрен көнкүрешебездә яшәтәләр, халык иҗатына мәхәббәтебезне арттыралар, һәр милләтнең халык иҗаты булган энҗе, мәрҗәннәрен оста башкаручы җырчы, уенчылары булган кебек, татар халкының да урман-болын, чишме-елга, басу-кырларының моңын сайрый торган уз тургайлары бар. Алар: Гөлсем Селәйманова, Рәшит Ваһалов, Фәридә Кудашева, Зифа Басыйрова, Әлфия Афзалова һәм Илһам Шакироялар Болар халык тарафыннан аеру рухы белән тоеп башкарганда гына ул тыңлаучы күңеленә җигә Чын мәгънәсендә ча сеелгән җырчылар». Хәзер Әлфия Афэалованың репертуары кеннән-кен киңәя бара. Ул халык кәйләрен дә, композиторларыбыз әсәрләрен дә бер үк осталык белән башкара. Әмма ләкин иң беренче чиратта ул халык көйләрен оста җырлавы белән танылды, халык койләрө аша тыңлаучыларның күңел түренә үтеп керде Иҗат колачы кеинөи-көн киңәя баруы инде аны бүген эстрада сәнгатенең төп көчләренең берсенә әверелдерде. 1953 елдан алып ул ансамбльдән эстрада бригадалары составына күчте. Әлфия берничә ел Татарстанның атказанган артисты, танылган гармунчы Гани Вэлиев җитәкләгән эстрада бригадасында, аннары Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров белән бер бригадада — яшьләр бригадасында солистка булып эшләде. Әйтергә кирәк, халкыбызның иң галантлы, иң үзенчәлекле җырчысы Илһам Шакмров белән бөр бригадада эшләп, Әлфия чын мәгънәсендә чыныгу узды, үз йөзен, үз сукмагын табу юлында бер баскыч үтте Сүз чыкканда әйтел китик, Илһам Шакиров Әлфиягә үзендә булган музыкаль ю*ары белем белән бик уңай йогынты ясады. Ниһаять. Әлфия Афэалоаа Мәскәүдә уздырылган Бетенроссия эстрада артистлары конкурсында җиңүгә ирәшоп, конкурс лауреаты дигән мактаулы исем һәм диплом алды 1962 елларда инде ул үзенә аерым эстрада бригадасы төзеп, зур программалар белән концертлар бирә башлады Әлфия Афэалоәа сөхие иҗатында үз юлына җиңел генә, тиэ генә киләп чыкмады. Өлкән һом үзенең замандаш җырчыларыннән үзгә буларак, үэ йеэе. үэ моңы аңа үэ бригадасында куйган тырыш хезмәтләре аша килде Әлфия Афэалоеа Татар дәү. лет фмләрмониясеидә бәрәнчә булып кыю рәвештә инструменталь ансамбльгә кушы- лып җырлый башлады. Баянга кушылып җырлап та ул халык күзендә инде күренеп килә иде, ләкин Әлфия бүгенге көннең сулышыннан, заман ритмыннан, рус һәм Европа музыкасы яңгырашыннан калышмаска теләде, һәм менә Әлфия Афзалова үз бригадасы каршында кечкенә генә инструменталь ансамбль төзергә тәвәккәлләде. Башта бу ансамбль составы гади генә трио иде: баян, саксофон, гитара. Бер-ике елдан контрабас һәм бәрмә уен кораллары, барабан өстәлде. Шулай итеп, квартет, квинтет хасил булды, Әлфия шул ансамбльгә кушылып җырлый башлый, һәр яңалык үз юлында киртәләргә очрамый калмый, Әлфиянең бу концертларына да баштарак шикләнеп караучылар булды. Имеш, татар тыңлаучысының колагы тальян гармун, баянга кушылып җырлауга күнеккән, кушылып сәхнәдә җырлаганда саксофон тавышы, контрабас дыңгырдавы, барабан дөбердәве артистка тавышын күммәсме? Халыкчан планда башкаручы Әлфия ниндидер стиль артыннан куып халыктан читләшмәсме, ераклашмасмы? Эстрада музыкасында халыкчанлыкны саклап буламы? Төрле уен коралларының яңгыравын яратмыйча, бигрәк тә авыл агайлары, авыл җиңгиләре клубтан чыгып китмәсме? Ә баксаң, безнең агайлар, җиңгиләр, ә яшьләрне әйтәсе дә юк инде, эстрада музыкасын аңлый икән, хәтта ярата икән. Эстрада музыкасы гына түгел, симфоник музыканы да, опера музыкасын да радио аша куп еллар ишеткән тамашачы бит ул. Әлфиянең инструменталь ансамбльгә кушылып җырлаган беренче концертлары ук уңыш белән бара башлады. Чөнки Әлфия халыкчанлыгын югалтмады, халыкчан планда башкару осталыгыннан тайпылмады, һәм музыканың һәр төрен, шул исәптән эстрада музыкасын да, халыкчан итеп иҗат итәргә, башкарырга мөмкин. Әлфия Афзалованың кечкенә генә бу ансамбле — үзенә күрә нәни генә оркестр ул. Әле авылларыбыз клубларының күбесенә чын оркестрларның аяк баса алганы юк, мечә шул чын оркестрларга, симфоник музыка кебек зур музыкаларга бару юлында мондый кечкенә ансамбльләр авылларга сукмак салучылар инде. Контрабас кебек күпчелек авыллар өчен ят уен коралларын беренче тапкыр тамашачыларга якыннан күрсәтү бу өлкәдә чирәм күтәрү кебек әһәмиятле хезмәт ул. Шундый бер хәлне хәтерлим. 1965 ел иде булса кирәк, Әлфия Афзалова бригадасы республикабыз авылларына концерт бирергә чыгарга җыена. Дөнья күрү, сәфәр йөрү, халык арасында кайнау нияте белән мин дә Әлфияләргә ияреп авылларга чыгыл ниттем. Авылданаөылга йөрибез. Менә бер вакыт Мөслимнән ерак түгел бер авылга килеп төштек. Машинадан музыка инструментларын бушаткан чакта, иңендә көянтә-чиләге белән судан кайтучы бер ала килеп туктады да контрабаска карап хәйран калды. — Бу нинди кешедән дә биек олы скрипка? — ди. — Контрабас була бу, апакай,— дип, контрабасчы артист Йосыф Вәлитов олы скрипканың кылына бер-ике чиертеп алды. Апаның иңбашыннан көянтәсе төшеп китә язды. — Әстәгыфирулла, тавышы трактор кебек гөрелди, бигрәк котсыз нәстәкәй икән,— дип куйды ул. Колхоз клубы мөдире яшь кенә кыз бик үткен, чая булып чыкты: — Апа, бу олы скрипкалы егет белән әнә теге труба кычкыртучыны, барабан кагучыны фатирга сезгә кертәм, туйганчы бер тыңларсың. Артистлар килә калса, әбизәтелнө үземә кергерсең дип әйткән идең. Алар өле концерт башланганчы сезнең өйдә репетиция ясарлар,— диде. Ала труба кычкырту белән барабан кагу дигәннең нинди хикмәт икәнен белә иде инде, әлбәттә. Алары бу олы скрипкадан да котсызрак дыңгырдаячак. — Юк, юк, сеңелкәем, бу егетләрне әнә үзегезгә алып кейт, безгә әнә Әлфия Афзалова керсен, яки әнә әргән уйнаучысын алып китәм,— диде. — Әлфия Афзалованы фатирга суырып алгандай алалар, ул инде фәлән апаларга керә. Синең өлешеңә тигән көмешең шушылар инде,— дип, мөдир кыз инструментлары янында көлемсерәп басып торган әлеге артистларга күрсәтте. Апа теләр-теләмәс кенә, «артистлар килә калса, әбизәтелнө үземә кертерсең» дигән вәгъдәсен бозмас өчен генә булса кирәк, «дыңгырдавык» артистларны үзләренә ияртеп алып китте. Ә кич белән концерттан соң сәхнә артына кереп артистларга рәхмәт әйтүче тамашачылар арасында әлеге апаның да алсу атлас күлмәге җилферди иде... 9лфиг. Афзалова үзенең инструменталь ансамбле белен. J1 Черкасов кларнет. 3. Гыйбадуллаң баян, Г. Евстегнеев барабан. Г. Кляузов гитара, П В глитов контрабас белен. Концерт ботел оенә кайткач, бу апа дыңгырдаучы артистларны хәзинәсен да нинди темпе ризык бар, барсын тезел куел сыйлаган, Ахырдан саксофончы һем барабанчы рус егетлере татар аласының каймаклы катыгын, кортлы мәен, җилек кагы салган хуш исле такта чеен, мамык кебек күпереп пешкән ал-ак күмәчен әллә мичә көн буе сәйләл йерделәр. Гади татар авылы сәхнәсендә Әлфия Афзалованың эстрада ансамбле әнә шулай үз булып китте, җыр-музыка сеючеләр аны соклану катыш гаҗәпсенү белән яратыл каршы алдылар. Соңгы елларда инде машинага терлетерле музыка кораллары теял, асылларга концерт бригадалары кил ел тешү бер кемне дә гаҗәлсөндерми торган гадәти вакыйгага әйләнде. Инструменталь ансамбльгә кушылып җырлау җиңел түгел. Җырның тирам эчтәлеген ачарга, аны сәнгатьчә матур ител башкарырга кирәк. Тыңлаучы аңласын да, яратсын да, күңелеме эстетик ләззәт алып онытылып тыңласын да Моның ечаи ансамбльгә кушылып гадәти җырлау гына җитми. Ансамбль белән бор бетен булып яңгырауга ирешергә кирәк. Ансамбль артистлары белән вокалист бор бетен булып суларга, яшәргә тиеш һәм Әлфия Афзалова моңа ирешә алды. Инструменталь ансамбльгә кушылып җырлау Әлфия Афзалованың сәхнә эшчәнлеген, һичшиксез, баетып җибәрде. Аның концертлары уңышында инструменталь ансамбль солистларының да зур өлеше бар. Нәтиҗәдә күп тавышлы музыка туа, җыр сөючеләр күп тавышлы музыка тыңлыйлар. Җырлар инструменталь ансамбльгә кушылып башкарганда яңа яңгыраш алалар. Шул ук атаклы «Кәкүк» җыры инструменталь ансамбльгә кушылып башкарганда имде ботеилой яңа аһәңнәр белән байый. Кәкүк булып имде җырчы гына сайрап калмый, клернәт сайрый, һем аны башка инструментлар кабатлый. Шулай ител, халкыбызның кокүге Голсем Солеймаиова сайравы белен янәшә яңа яшь кәкүк Әлфия Афзалова сайравы яңача яңгырый һем бу сайрау коннен-конгә, олдамолга кечәя бара. Боз бүген горурланып ейте алабыз: безнең Әлфиябез Татарстанның моңлы кекүго ул1 Әлфия Афзалованың үз йозон, үз юлын табудагы алымнарының тагын берсечо игътибар итик. Ике кулын күкрәгенә кушырып хәрәкәтсез сый кебек җырлау Әлфиягә ят күренеш. Сәхнвде ул тормыштагы кебек яшел җырлый, җырның эчтәлеге. характеры таләп иткән чакта ул спай, юхлошле, элегант х эрә кетләр, омтылышлар ясый. Аның һәр хәрәкәте килешле, табигый, гадәти. Тавышында да, сәхнәдә үзен тотышында да ясалмалык, кыланчыклык юк. «Советская эстрада һәм цирк» журналының 1967 елгы 8 санында Н. Смирнова Әлфия Афзалова турында мондый сүзләр язды: «Актриса бик үзенчәлекле. Аның җырлавында күп нәрсә үзенә җәлеп итә. Сәхнәдә үзән зәвыклы тоту, нәфислек, табигый кыланышлар, аның җиңел җырлавында гына түгел, грациоз хәрәкәтләрендә, йөрешләрендә, әһәмияткә ия күз карашларында да чагыла». Тырыш хезмәт Әлфия Афзалованы олы сәнгатькә алып килде— 1963 елда аңа хөкүмәтебез Татарстанның атказанган артисткасы дигән мактаулы исәм бирде. Җырчының үз йөзен, үз юлын табуында аның репертуары зур роль уйный. Никадәр яхшы җырласаң да, бүтәннәр башкарган әсәрләрне кабатлап җырлап кына сәнгатьтә үз урыныңны таба алмавың ихтимал. Әлфия Афзалова башкалар моңарчы җырлаган халык көйләрен үз үзенчәлекләре белән баетып, кабатлап җырлау өстенә, үзенә генә хас репертуар булдыру өстендә дә тырышып эшли, композиторларыбыз әсәрләрен өйрәнә, үзенә махсус җырлар яздырта. Аның репертуарында Салих Сәй- дәшев, Александр Ключарев, Рөстәм Яхин, Алмаз АЛонасыйпов, Шакир Мәҗитов, Сара Садыйкова, Ренат Еникеев, Бәхти Гайсин, Фәтхерахман Әхмәдиөв, Зиннур Гый- бадуллин җырлары бар. Кул кенә җырларны ул эстрадада беренче башлап башкара, һәм озак еллар җырлый, күп кенә җырга бәхетле озын гомер, магтур язмыш бүләк итә. «Бохара-Урал» (А. Ключарөв музыкасы, 3. Туфайлова сүзләре), «Яшьлегемнең кайнар хисләре» (Ш. Мәҗитов музыкасы, Г. Сәгыйдуллнн сүзләре), «Кайтам инде» (С. Садыйкова музыкасы, И. Юзеев сүзләре), «Яратам дисең син» (А. Монасыйпов музыкасы, Ә. Давыдов сүзләре), «Сәяхәтчә җыры» (3. Гыйбадуллин музыкасы), «Туган авылым» (Т. Шәрипов музыкасы, Г. Рамазанов сүзләре) кебек күп кенә җырларны иң башлап диярлек Әлфия Афзалова җырлады, Әлфия Афзалова популярлаштырды. Шулай үз репертуарын булдырырга омтылуы аның иҗатта үз йөзен табарга омтылышы, тырышлыгы булды. Җырны репертуарыңа алып иң беренче булып җырлау җаваплы һем авыр эш. Ничек кабул итәрләр? Композитор һәм шагыйрь әйтергә теләгән фикерне тыңлаучыга җиткереп булырмы? Кыюлык, тәвәккәллек сорый бу хезмәт. Әлфиядә кыюлык, тәвәккәллек җигәрлек. Кайвакыт ул, үз репертуарын баету, төрлеләндерү өчен, композитор белән шагыйрьгә үзе яңа тема әйтә, үзе яңа җыр тууга булыша. Татарстанның халык артисты, күренекле композитор Александр Сергеевич Ключарев бөлән миңа мөрәҗәгать итеп, бер вакыт Әлфия Афзалова болай диде: —Бер җыр языгыз әле. Менә минем тормышым, минем язмышыма багышлан- гандайрак җыр булсын ул. Гади генә бер кызның безнең илдә ничек кеше булуын аңлатсын. Александр Сергеевич рухланып, дәртләнеп китте: — Сүз кирәк, көе инде минем күңелемдә тибрәнә,— диде. ‘ Әлфия язмышы минем язмышым кебек үк. Ярым ятимлектә үткән балачак. Ил, Ватанның җылы кочагы булмаса, без кем булыр идек?.. Ватанның гади кызлары без, шул Ватан безгә тормыш бирде, җыр бүләк итте. Нәтиҗәдә: Ватанымның гади бер кызы мин, Туып үстем Идел буенда, Чәчәк җыйдым зәңгәр болыннарда. Җыр өйрәндем сабан туенда,— дип, Әлфиянең үз сүзләре белән үк башланып киткән бер җыр дөньяга килде. Тагын «Сәяхәтче җыры»н искә төшерик. Әлфия Афзалова белән бик еш очрашып яшибез, һәр яңалыкны уртаклашабыз, шатлык бергә, кайгы уртак, иҗат куанычларын бергә куанабыз, иҗат борчуларын бергә борчылабыз. Көннәрдән бер көнне Әлфия Афзалова арып-талып ерак гастрольдән кайтып төште. Артистның гомере тәгәрмәч өстендә үтә, дип белеп әйтәләр. Районнан районга, авылдан авылга машинага утырып кына бармый артист. Кышкы салкыннарда өстенә калын толыплар, аягына киез итекләр киеп чанага, юлсыз бураннарда тракторга утырып та йөрм ул. Көеге явымнарда саз ерып, җәйге челләдә тузанга батып, юл газабы — гүр газабы кичеп сәфәрдә йөри ул. Самолет белән ерак Себергә, Урта Азиягә дә, Балтик буена да оча алар, поезд белам Мәскәү, Ленинградка да, Свардлоескига да, Оренбург, Мурмансимга да кита алар. Найларга барыл чыкмый да, нинди генә илләрдә. нинди генә юлларда йерми артист халкы— Шулай зур сәфәрләрдә йарел арып, талып, сагынып кайтуның уэ моңы бар. Айлар буена балаларым күрмичә, семьясыннан аерылып, ерак гастрольләрдә йөргән артистканың өенә ничек сагынып кайтуын, кечкенә кызы Зелфиянен өнисе кайткач, кушаяклап сикерүен күргәч, минем күземе яшьләр килгәне бар. Өен? “ кайтып кертем, Әлфия әле бер, әле икенче кызын кочаклап үбө-үбә куана. Яше 70 тән узган булуына карамастан, һаман армый-талмьм балаларны карап тәрбияләүче Закирә апа беләи сагынышып беткән булалар алар. ж — Менә безнең кебек сәяхәттә куп йөрүчеләр турында берәр җыр язсаң иде.— ф дип куйды Әлфия гастрольдән кайткан кемендә очрашкач. Ул аны-моны уйламыйча шаярып кына әйткәндәй әйтте. Әмма мим күңелемә салып куйдым һәм чынлап туган a җирдән ерак китеп сәфәр йөрүчеләргә багышлап җыр язарга уйлап йәри башладым “ Зиннур Гыйбадуллииның Әлфия Афзалоеа бригадасы составында баянчы булып эшләгән чагы иде. Ул да, Әлфия кебек, гастрольдән кайтып керми, юлда йәргәндәге кичерешләре, юлның ашкынулы ритмы, аның күңелендә инде көй булып туган. Бер көнне ул әлеге шушы «Сәяхәтче җыры»ның коен баянда уйнал күрсәтте. Кой ошады, кәйдә ниндидр ашкыну, хәрәкәт бар. Ниндирәк сүз язарга икән дип уйлана торгач, күңелдә «Сәяхәтче җыры«иың беренче куплеты формалаша башлады; Таныш түгел юллар буйлап. Мин озак йердем Туган ятым күренерме дип. Тауларга мендем. Бу җырны иң беренче тыңлаучы да Әлфия булды. Тыңлады да: «Була бу! Нәкъ мин теләгәнчә бул.г бу!» — дип җырлап карады. Ләкин җырның калган куплетлары бик озак язылды. Бер елга якын эзләп, уйлап йөрдем. әллә ничә вариант туды. Әлфия: — Бусына тел әйләнми) Бусы авыр аңлашыла! Бусы кәйгә туры килми — дип, әллә ничә вариантны кире какты. (Суз уңаенда әйтел китик. Әлфия җыр текстларына бик игътибарлы. Җырның сүзләре аңлагшсызрак, җөмлә уңайсызрак тезелгән булса, яки җыр куплетлары арасында үзара эчке бәйләнеш булмәса, хәзер сизеп ала ул. «Әбәү! Тел әйләнми!..* генә ди дә бәямә биреп куя. Сузгә игътибарлы булуы аның җыр текстындагы һар сүзне аңлаешлы, табигый итеп, ачык дикция белән җырлавында да күреиә) Күп эзләнә торгач, «Сәяхәтче җыры»ның соңгы бер вариантына тукталдык. Җырлар менә шулай авторлар әчем дә, башкаручы артист эчен дә озак эзләүләр нәтиҗәсе буларак кына туа. Әлфиянең репертуары төрлеләнеп, баеп тора, аның эчен махсус җырлар языла. Татарстанның атказанган артисткасы композитор Сара Садыйкоаа белән шагыйрь Мостафа Ногман «Актаныш таңнары» дигән заманча матур аһәңле җырларын махсус Әлфия Афзалоеа тавышына яздылар. Актаныш таңнары. Уя минем йерәк серемне аңлормы!..— дигән кушымтасын аерата яратып, үзенә бер мәхәббәт белен җырлый Әлфия. Чанки бу җырда аның туган ягына үзе белдерәсе килгән олы мәхәббәт хисләре салынган. ...Әлфия Афзалова, татар эстрада сәнгатендә беренчоләрдәи булып, тугандаш халык һәм чит ил җырларын җырлый башлады Бу эш тә җырчыга җиңел генә бирелмәде. Моның эчен табигый талант кына җитми иде Әлфия Афзалова Мескәүгә, чит ил җырларын башкару остасы Ирма Яуизем янына барыл, уннан артык телде (һиндче, гарәпчә, казакъча, езербейҗанча. үзбәкчә һ б телләрдә) яңа җырлар өйрәнде. һинд халык җыры «Айлы тән», үзбәк халык җыры «Гелнәра*. казакъ композиторы Е. Брусиловскийның «Кил бәзнең аеылга» дигән җырларын осте башкарып, Әлфия Афзалова җыр сеючеләрнәң күңелоне үтел керде. һинд халкының «Айлы теньендә никадәр нәфислек бар һиид җырчылары кебек, тел очында гына йомшак итеп җырлап, Әлфия тыңлаучыларны ышандыра алды. Аның ГӨЛШАТ ЗЭПНАШ башкаруында «Айлы төн» безнең үз җырыбыз кебек аңлаешлы, җанга якын. Бу өлкәдәге хезмәте Әлфия Афзалованың сәхнә иҗатының аерым бер матур сәхифәсе. Җырга чын күңеле белән гашыйк булып башкарган кеше генә җырны тыңлаучы күңеленә җиткезә аладыр. Әлфия үзе башкарган җырларга чын күңелдән гашыйк була ул. Әлфиянең шушы һинд җырын яратып, аңа гашыйк булып, шашып йөргән минутларын онытуы кыен. 1960 елның кышкы салкын бер киче иде. Яңакларын алсулатып, ашкынып, очынып Әлфия килеп керде. Кышкы буранда кош тотканмыни?! Кош түгел, җыр тоткан — кулында һинд җырының нотасы һәм сүзләре. Мәскәүдәи Ирма Яунзем яныннан укып кайткан көннәре. Көен откан, һиндчә сүзләрен ятлаган, килеп тә көрде, җырлый да башлады — һиндстан кино картиналарындагы атаклы артистка Наргизмени?! Ләкин күңеле тыныч түгел икән — татарчага тәрҗемә ит диеп миңа ялвара башлады. Авыз ачарга да бирми: — Тәрҗемә ит! Зинһар, тәрҗөмә ит!.. Ирма Яунэемнан һинд җырының русчага тәрҗемәсен алып кайткан икән. Русча текстын укыгач, күне башладым. — Ярар, мәйтәм, берәр атнадан булыр бәлки... Әлфиянең башкорт кызларыныкыдай кысынкырак кара күзләре түгәрәкләнде: — Ничек инде бер атнадан?... Иртәгә авылларга гастрольгә чыгып китәм, иртәгә үк җырлый да башлыйм! Тыңлаучы минем авызыма карап сүзләрен аңламыйча утыр- сыңмы? һиндчә дә, татарча да җырлыйм!..— ди бу. Өзми дә, куймый да.— Хәзер үк тәрҗемә ит! — ди. Кулга кәгазь-каләм алып утырабыз. Ул һиндчә җырлый, мин русча текстка карал татарча сүзләр эзлим. Ярты төнгә кадәр утырдык, бер юл да тәрҗемә ител булмый. Әлфия, җырлап карый да: — Көйгә килми,— ди. Дүрт-биш сәгать эзләп, җырлап карый-карый утыра торгач, беренче куплет табылды: Җәйге тен, айлы тен. Йоклый гөлләр. Кошлар тынып калган. Ә мин керфек какмыйм. Өзелеп көтәм һаман... Тоне буе утырып, таң алдыннан гына тәрҗемә итеп бетердек Әлфия ул төнне өенә кайтмады, бездә йоклады. Таң ата башлаганда да ул әле урынында йоклый алмый ята иде. — Йокла инде, таң ата бит! — дигәч: — Матур бит! — ди. — Нәрсә матур? Таң атуымы? — дим. — Таң ату да матур, һинд җыры да матур, ничек йокламага кирәк.— диде Әлфия, хискә бирелеп. Чит ил җырларын оста башкаруы өчен, Тынычлыкны яклаучыларның совет комитеты Әлфия Афзалованы Почет грамотасы белән бүләкләде. Үзе дә Агыйдел буйларында туып-үскөнләктәндер, Әлфия Афзалоеа башкорт халык көйләрен, Башкортстан композиторларының әсәрләрен бик яратып җырлый. Башкорт җырчылары матур итеп башкарган «Почтальон», «Тенәкәй», «Элмәлек», «Туган авылым», «Кил, иркәм», «Нигә генә икән», «Раушаниям» кебек җырлар Әлфия Лфзалова башкаруында матур яңгыраш таптылар. Әлфия Афзалоеа концертларын башкорт дуслар көтеп алалар. Әлфияне үз артисткалары саныйлар, матбугатта аңа җылы, матур мактау сүзләре язалар. «Совет Башкортстаны» газетасының 1963 елгы 23 ноябрь санында М. Мәгесумов мәкаләсендә мондый юллар бар: «Әлфия Афзалова җырлый. Йөзләгән тамашачының ихтирамлы карашы аңа төбәлгән. Җырчы җырлый. Аның йөрәгеннән ургылган төрле халыкларның төрле вакытларда, төрле телләрдә иҗат иткән җырлары залга сибелә. Зал җырчының һәрбер җырын, тирән моңын, һәрбер өнен йотлыгып тыңлый. Тыңлый гына дип ойтеп буямый, юк. Уттай кызу эш өстендә кырдан кайтып, чишмәдән чайпылдырып алган тәре- кемештәй саф сунн бер тында эчел җибәргән шикелле, җырны да сусыны басылганчы эчә сыман...» Башкортстанда бигрәк тә туган авылы Яңа Кабанда булган концертлары Әлфия Афзалованың күңелендә матур истәлекләр, хатирәләр калдыра Туган авылы кешеләре кетүче Афзал кызының Совет власте шартларында чәчән аткан талантына сокланалар, аның белән горурланалар, аны авылдашлары «Кама» колхозының почетлы колхозчысы ител алалар. Башкортстанга еш гастрольгә барган кебек. Әлфив Афзалова башка тугандаш республикаларга да гастрольгә еш бара. Илебездә Әлфия Афзалова аяк басмагач республика, елкә аздыр. Кайда татар—анда безнең артистлар бит. ә татар халкы бетен ил буйлап таралган Шунсы күңелле, халык кайда гына урнашып калып яшәмәсен, үз телен, үз музыкасын онытмый, аны ярата, хермәт итә, аңа омтылып яши. Тәгәрмәч естендә гомере узган артистларга шул гына кирәк тә, халык мәхәббәтен тою алар ечен иң зур бәхет, илнең кайсы гына ягына барып чыксалар да, артистлар — кетеп алынган кунак. Озын кәйләр, җитди җырлар башкару белән бергә. Әлфия Афзалоеа шаян җырларны да яратып җырлый. Шаян, шук, күтәренке күңелле җырларны башкарганда ул зчке бар елмаю, зчке бер шуклык белән шаярып җырлый. Йезендә. килеш-килбәтендә мелаемлык саклаган хәлдә, ул ниндидер бер шаяру хисенә бирелә һәм үзе белән бергә тыңлаучыны да елмайта. Башкорт халкының «Элмәлек» дигән шаян җырын тыңлаганда безнең күз алдыбызга естеиә иске тун, аягына ак чабата, ак оек кына кигән һәм ярлы булуына карамастан, шат күңелле, кайгы-хәсрәт алдында баш ими торган горур, шаян, шук кеше образы килеп баса. Өстенә заманча тегелгән капрон күлмәк, аягына иң соңгы модадагы туфлялар кигән артистка үзәнең җыры белән үткен заманның ак чабата, ак оеклы кешесен, җитмәсә сызылып киткән кара мыеклы егет кешесен безнең күз алдыбызга китереп бастыра. Образ тудыру җырчының художник була алуы ул. Әлфия Афзалоәада имитацияләү сәләте кечле. халык теле белән әйткәндә, кеше булу, кешене колировать итү сәләте кечле. Җырлаганда образ тудыра алуы аның шуннан килә дә булса кирәк. Аның үз табигатенең шуклыгы да имитацияләү һәм импровизацияләү сәләте кечле булудандыр. Син борылган арада ул синең тавышыңмы, келүеңие, сейләшүеңне копировать итеп куярга да күп сорамый. Кайвакыт ул үзеннән күп елкән кешеләрне, калын тавышлы кешене, хәтта ир кешеме копировать итә. тыңпап-тыңлап. карап-карал торасың да куэ алдыңа әлеге кеше килеп баса, Әлфия, гипнозлаган кебек, сине шул кеше булып сейләшеп яки җырлап ышандырып куя, ирексездән елмаясың. Бу үткенлеге, шуклыгы ечен аңа кайвакыт үпкә, шелтә сүзләре дә злегә. гаеп табарга теләүчеләр, мондый шуклыклары ечен аңа кьгрынрак күз белән дә караштыралар. Ә чынында зчкерсез, ачык күңелле, җайлы холыклы, тыйнак, мактану, зреләнүне белми торган гади кеше ул. Гади, хәтта кирәгеннән артык гади булып киткән чаклары да бар аның. Әмма инде репетиция вакытларында, концерт барганда аның әлеге гадилеге, самимиләге җитдилек белән үрелә. Үз иҗат йеэен, үз юлын табудагы күл еллык тырышлык, хезмәт, армый-талмый үз естеңде зшләү, тынгысыз ззләнүлер дәвам итә. Әлфия Афзалова һаман репертуарын киңәйтә, тулыландыра бара, аның гомере һаман тегәрмен естендә уза, ул һаман сәхнә түрендә, халкыбыз моңнарыннан килгән традицияләрне заманча үстереп җырлавын дәвам итә Үзешчән сәхнәдән зур профессиональ сехнәгә күтәрелгән Әлфиянең бетен иҗатын күздән кичереп уйлансаң, шундый нәтиҗәгә килесең; туген илгә, туган халкыбызга чын күңелдән бирелеп хезмәт иткән Әлфия — мәхәббәт һәм дуслык җырчысы ул. Үз җырларында ул кеше йерегенең иң нечкә кичерешләрен — мәхәббәт һәм дуслык хисләрен җырлый. Аның җырлары Ватанга бирелгәнлек, халыклар дуслыгы, тынычлык турында зур һәм җитди сейләшү булып яңгырыйлар. Икмәккә, кара алтынга бай булган, җырлап, шәупап-герләл үскән Татарстанның матур, зур сәнгате бар, шул сәнгатьне иҗат игүче ялкынлы кешеләре күп. уя сәнгать кешеләре арасында үз иҗат елеше белән бәзнең Әлфия Афзалоеабыз бәр, Әлфиянең Агыйдеп дулкыннары шавын, чишмәләр чел-ереәен. ямь-яшел игеннәр тибрәлүен. хезмәт кешеләренең шат иелүен, тургай сайрауларын, кәкүк моңнарын хәтерләткән җырлары 6ар1._