Логотип Казан Утлары
Хикәя

Хикәя

Свердлов яшәгән бүлмәчәң ишек төбенә килеп туктагач кына Владимир Ильич башын күтәрде. Колак салып беркавым тынлап торгач, ипләп кенә ишек шакыды да әкрен генә атлап бүлмәгә керде. Шифаханәдә генә була торган кырыс тынлык, борынны ярыл кергән әчкелтем дару исе, Яков Михайловичның элеккечә кәнәфидә түгел, урын өсгендә ятуы, аның эчкә баткан күз Владимир Ильичның борчуын тагы да көчәйтте, өметен какшатты, онытырга тырышып йөргән хәвефле уйларын яңадан кузгатып җибәрде. Яков Михайловичның караваты янында тәбәнәк кенә өстәл тора, өстәлдә кичәгедән калган «Правда> газетасы, язылып бетмәгән мәкалә һәм кәгазьләр тутырылгач папка ята иде. Карават башында озын кара шнурга бәйләнгән сөяч кысалы пенснэ асылынып тора. Хәле авыр булуга карамастан, Яков Михайлович бүген дә әле эшләмәкче булып караган, ахрысы. Ленин авыруның сары коелган ябык йөзенә карау белән йөрәгенең сыкрап китүен тойды. Авырып яткан арада Яков Михайловичның йөзе танымаслык булып үзгәргән, аның пенснэсез, менә шулай күзләре йомык килеш күренгән йөзенә өр-янадан ияләшергә кирәк иде. Кинәт авыруның керфекләре дерелдәп куйды. Эчкә баткан яңакларына тир бәреп чыкты. Яков Михайлович башын борды һәм, күгәргән салынкы күз кабакларын көч-хәл белән күтәреп, Ильичка карады, сөенечтән йөзе яктырып киткәндәй булды. Якын дусын юатып аның нидер әйтәсе килде, әмма шундук хәле китте, елмаер!а ниятләгән иреннәренә уңайсызлану, талчыгу галәмәтләре генә чыкты. Яков Михайлович чак кына күзләрен йомып, хәл җыеп алды, аннары тагын Ленинга сүзсез генә карап тора башлады, әйтәсе сүзләрен әйтә алмыйча, гаҗизләнеп, кара янган озын ябык бармакларын кыймылдатты. Владимир Ильич аның бите янына ук иелде. Авыруның күзләре кинәт кайнарланып ялтырый башлады, сулуы ешайды — хәле тагы да авырайды булса кирәк. Ленин, урындыктан торып, профессор янына килде һәм аның кулларыннан тотып: — Әйтегез әле, доктор, авыруга берничек тә ярдәм итеп булмыймыни? — дип сорады. Профессор, ни дияргә дә белмичә, җилкәсе» җыерып, кулларын җәеп җибәрде. Аның чәче алынган зур ак башы җилкәләре арасына вердлов яшәгән бүлмәчәң ишек төбенә килеп туктагач кына Владимир Ильич башын күтәрде. Колак салып беркавым тынлап торгач, ипләп кенә ишек шакыды да әкрен генә атлап бүлмәгә керде. Шифаханәдә генә була торган кырыс тынлык, борынны ярыл кергән әчкелтем дару исе, Яков Михайловичның элеккечә кәнәфидә түгел, урын өсгендә ятуы, аның эчкә баткан күз кереп бетте диярлек. Шул кыяфәтендә ул, эшләгән эшен тагын бер кат барлап чыккандай, күзен йомган килеш: — Күрелмәгән бер генә чара да калмады, Владимир Ильич, бер генә чара да,—диде. Владимир Ильич аяк очларына гына басып яңадан карават янына килде. Яков Михайловичның йөзе кәгазь төсле ак, башы, хәлсезләнеп, мендәрдән бер якка авышкан иде. Ленин авыруның маңгаеннан үпте, ябыгып беткән кайнар кулын учы белән каплап, бераз вакыт шулай, авыруның эчке халәтен тыңлагандай, тыптын басып торды, аннан әкрен генә карават яныннан китеп барды. Авыру янында утыручыга басынкы тыныч тавыш белән: — Кадерле иптәш, авыруның хәле турында миңа өзлексез хәбәр итеп торыгыз,—диде. Профессор белән баш кагып кына саубуллашты да ипләп кенә ишекне ачып чыгып китте. Авыру турындагы борчулы уй аның күңеленнән китмәде, ләкин ул үзен-үзе җиңеп, эшенә тотынды. Килгән телеграммаларны тиз-тиз генә карап чыкты, аларны өстәлгә тезеп салып, төрен төргә аерды. Почтаны карап бетергәннән соң, өстәл тартмасыннан язулы кәгазь алып, укый башлады, берничә урынга карандаш белән нидер билгеләп куйды. Аның йөзе караңгыланып, кырысланып китте. Кабинетка Фотиева килеп керде. Керде дә, еламаска тырышып, әкрен генә: — Яков Михайлович вафат... Егерме минут моннан элек...— диде. Бу хәбәрне ишетү белән ул Владимир Ильичның йөзе агарынып китүен күрде, көчхәл белән генә атлап бүлмәдән чыгып китте. Владимир Ильич, бөтен гәүдәсендә әллә нинди бер авырлык тойган хәлдә, утырган кәнәфиендә өстәлгә таба борылды, нишләгәнен белештермичә, өстәлдә яткан буш папканың тасмаларын бәйләгән булды, аннары терсәкләре белән өстәлгә таянып, сул кулының учы белән йөзен каплады, бармак очлары белән чигә тамырларына басты. Шул хәлендә ул байтак вакыт хәрәкәтсез утырды; авыр уйларыннан аны алгы бүлмәдә кемнеңдер кычкырып сөйләшә башлавы гына айнытып җибәрде. Владимир Ильич урыныннан торып, тәрәзә янына килеп басты. Урамда ябалак кар ява. Көн караңгыланганнан-караңгылана бара, шул сәбәпле чиркәү манаралары тәрәзә янында ук булып күренәләр. Яфрак хәтле бер кар бөртеге тәрәзә турысында әйләнеп-тулганып торды да, атылган шикелле югарыга очып, күздән югалды. Тоташ яуган кар пәрдәсенең югарыгы өлеше караңгылыкка ч}мды, җил иркенә эләгеп талпынышкан кар бөртекләре дә каралган сыман булып тоела башлады. Владимир Ильич Кремль ишек алдына чыкты. Салкын, буранлы иде. ВЦИК бинасына бик дәү кәгазь ябыштырылган. Аңа тигезле* тигезсез зур кара хәрефләр белән Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты председателе Яков Михайлович Свердловның үлүе турында язылган иде. Большевиклар партиясенең VIII съездына килгән делегатлар кәгазь янында туктыйлар, озаклап-озаклап ВЦИКның хәбәрен укыйлар, аннары, суык җилдән качарга теләгәндәй, бөкрәя төшеп, битләрен яка эченә яшереп, китеп баралар. Кремль эчендә мәйданнар караңгылыкка чумган. Фонарь эленгән урыннарда гына җирдә түгәрәк ут яктысы төшкән, якын-тирәдәге биналарны бары тик шул урыннарда гына шәйләргә була. Җилдән тузынып яуган кар өскә оча, ут яктысында бөтерелә, лампочкалар янында кабы- нып-кабынып киткән шикелле ялтырый. Ленин кулларын кесәсенә тыккан һәм, яка эченә кар бөртекләре эләкмәсен дип, якасын күгәргән көе, караң[ыда бик озак хәрәкәтсез басып торды. Электр чыбыкларының сагышлы гүләве белән кушылып, җилнең улавы бермә-бер көчәя иде. Тәненә салкын йөгерүдән ул кал тыранып куйды. Иңнәрне басып торган кайгылы авыр уйлары урнына күңелен тирән сагыш биләп алды. Аннары ул яңа яуган кар көртләрен ера-ера бүлмәсенә кайтты. Беренче карашка кабинетта барсы да элеккечә, бернәрсә дә үзгәрмәгән сыман иде. Стена буендагы шыплап китап тутырылган шкафлар да шул ук, китап тулы әйләнгеч-этажеркалар да элеккечә кәнәфинең ике ягына куелган көе, өстәл өстендәге лампа да һәрвакыттагыча тонык кына яктырта һәм өстәл өстенә иелеп эшенә чумган Владимир Ильич та һәрвакыттагыча үзгәрешсез күренә кебек. Гадәтенчә, хәрәкәтләре дә төгәл, җитез; күз карашы да шул ук — тыныч, уйчан һәм сөзеп карый торган, ә менә аның күзләрендәге ягымлы тирән яктылык, күзләреннән бөркелеп торган җылы нур сүрелгәндәй булган. Шуна күрәдер инде, кабинет эчендә хөкем сөргән тынлык тагы да тирәнәйгән, кырысрак булып калган кебек тоела, бу тынлыкта каләм кыштырдавы да, келткелт итеп сәгать йөргәне дә аермачык ишетелеп тора. Шушы кырыс тынлыкны бозып, кабинетка Лидия Александровна килеп керде. Керде дә, Яков Михайловичның искереп, шомарып беткән, сүтелгән почмаклары кулдан тегелгән портфелен дәшми-тынмый өстәл өстенә китереп куйды һәм бер сүз әйтми чыгып китте. Владимир Ильич аркасын кәнәфигә терәп утырды, күзләрен йомды. Аның арыган йөзе хәзер генә йокыга талган кешенеке төсле тыныч, борчусыз булып калды. Кабинетка Сталин белән Дзержинский керделәр. Владимир Ильич алар белән сүзсез генә исәнләште, уң кулы белән ишарәләп, утырырга урын күрсәтте һәм тыңларга әзер икәнен белгертте. Дзержинский папка эченнән листовкалар алып өстәлгә куйды. Ленин, аларны укырга керешкәнче, узган ел март башында яшерен үткәрелгән Бөтенсебер конференциясенең материалларын Сталинга алып бирде, шуннан соң гына листовкаларны кулына алды һәркайсын бик зур дикъкать белән укып чыккач, башын күтәреп, Дзержинский тан: — Шуның белән беттеме?—дип сорады — Бетмәде шул! Болар белән генә бетсә иде дә бит,— диде Дзержинский, басынкы әкрен тавыш белән — Петроградтагы эсерлар завод эшчеләрен забастовка ясарга чакырып кына калмаганнар, алар су кудыргыч башня белән электр станциясен шартлатырга да әзерләнгән булганнар икән. Аларын вакытында туктатып калдык, ә менә листовкаларны таратып өлгергәннәр. Ленин аркасын кәнәфигә терәп утырган хәлдә, күзләрен бер ноктага төбәгән килеш, Дзсржинскийнын сүзләрен дикъкать белән тыңлый. Дзержинский тавышын көчәйтми дә, әкренәйтми дә тыныч кына яна хәбәрләрне сөйли; — Колчакнын һөҗүмгә күчүе, Уфаның акларга эләгүе сәбәпле, эсерлар Идел буе шәһәрләрендә генә түгел, Орелда, Брянскида да кузгала башладылар. Буланитә калса, восстаниеләрне бастыру чаралары күрелде Көньякта Махно Бердянск белән Дебальцево станциясен алган Анысы да Кубань буендагы генералларның активлашуын чамалаган булса кирәк. Дзержинский хәбәр иткәннәрнең барсын да Ленин кечерәк кенә бер кәгазь битенә язып куйды Аннары, урыныннан торып, кабинетны сүзсез генә бер-нке мәртәбә әйләнеп килле Сталин белән Дзержинский да дәшмәделәр Мәрхүм турында берсе бсрсүз әйт мәсәл әр дә, һәркайсының уе тора-тора аңа әйләнеп кайта иле Бу бүлмәдә хөкем сөргән тынлык. ЛА И И И Л СОКОЛОВ ф ДУС алар арасыннан шулай вакытсыз китеп барган якын дусларына тирән хөрмәт билгесе иде. Владимир Ильич өстәл янына килде, кәгазьләр арасыннан Реввоенсовет тәкъдимнәрен табып алды, Дзержинский белән Сталинга укырга бирде. Ал арның укып чыгуларын көтеп торды да: — Монысына ни диярсез? — диде. Сталин ашыкмый гына урыныннан торды, карта янына барды, көнчыгыш фронты сызыгындагы нәни кызыл әләмнәргә бер _ сүз әйтми шактый вакыт карап торганнан сон, яңадан өстәл янына әйләнеп килде дә. һәр сүзенә басым ясап: — Идел аръягына чигенү планы — черек план ул. Ул планны телгә алырга да ярамый. Монысы бер. Икенчедән, төп ударның юнәлешен төгәл билгеләргә кирәк, ягъни, без үзебезнең стратегия линиясен булдырырга тиешбез, ул линия дошман планыннан чыгып төзелгән булмаска .иеш,— диде. Сталин сүзен тәмамлады. Дзержинский аның сүзләрен дөрес дип тапты һәм шунда ук бу план белән килеште. Ленин кайгысын җиңәргә тырыша, ул гадәтенчә тыныч, сабыр күренә, бары йөзенең сулган, агарынган булуы гына аның дулкынлануын сиздерә иде. — Моның белән килешми булмый. Көньякта контрреволюция ныгып алганчы без Колчакны җимерергә тиешбез, шушы хәлне моңарчы аңламаган кешеләр булуы мине гаҗәпкә калдыра. Колчакны Саратов янында түгел, Уфа якында тар-мар итәргә кирәк, моның өчен тиз арада яңа группа төзәргә, анык үзенең планын булдырырга һәм шул группаның җитәкчесе игеп,— Ленин, киңәш бирмәсләрме дигән төсле, бераз туктап торды да тиз генә фикерен тәмамлады,— бу группаның командиры вазифасын Фрунзега тапшырырга кирәк. Карар кабул ителгәннән соң, боларның барысы турында газета аркылы халыкка хәбәр итәргә кирәк; бүген эшләргә мөмкин эшне иртәгә калдыруның үкенечле буласын һәр эшче, һәр крестьян белеп торырга тиеш. Сталин белән Дзержинский киткәч тә әле Владимир Ильич, уйларына бирелеп, байтак вакыт картага карап торды. Яков Михайловичны югалту кайгысы яңадан йөрәген уеп алды. Яков Михайлович әле күзләре йомылган, ябыгып беткән, хәлсез күкрәкле, озын чандыр бармаклы булып, авыру кыяфәтендә, әле шат күңелле, ачык йөзле булып, гәүдәсенә караганда бик калын янтыраган тавышлы булып, исән-сау хәлендә күз алдына килде. Аның хәтта ашыгып атлап килүе ишетелер төсле тоела башлады. Ь’йлана-уйлана ул картадан Нарым өлкәсен, Турухан өлкәсен эзләп таба. Енисейдан Мәскәүгә кадәр коточкыч озын юл бит! Ә Себер нинди зур! Менә шулай. Россия дөньяны өр-яңадан кору хокукын үз улларының канын түгеп, хәсрәт чигеп яулап алды. Кем соң хәзер Свердловны алмаштырыр? Кем тиңләшер аның белән? Россиягә аның бнк-бик кирәк чагы иде бит! Владимир Ильич календарь битен ертып алмакчы булып кулын күтәрде, әмма иләмсез зур, кара 16 лы санын күрү белән кулын кире алды;_ бераз уйланып торганнан соң түшәмдәге утны сүндерде, Яков Михайловичның портфелен алып, өстәл лампасын кырыйгарак тартып китерде дә, бер аягын бөкләп кәнәфигә утырды һәм, бик нык бөкрәеп, портфельдәге кәгазьләрне карый башлады. «Партиянен VIII нче съезды» дип язылган материаллар салынган папка эчендә Яков Михайловичның озын кара шнурлы пенснэсе дә ята иде. Ленин кәнәфигә сыеныбрак утырды һәм таң атканчы урыныннан кузгалмады. Аның дәү маңгаендагы җыерчыклары тагы да тирәнәйде, тагы да күбәйде. Әмма кайгыдан авыраеп, каралып калган йөзендә’ бер генә мускулы да селкенмәде. Я. М. Свердловны 18 нче март көнне җирләделәр. Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитетының ашыгыч рәвештә чакырылган утырышында ясаган чыгыш, мәрхүмне күмгән чакта сөйләгән речь, өстәвенә съезд алдыннан булган бик мәшәкатьле, борчулы ике көн Владимир Ильичны тәмам арытты. Аның йөзеннән кан качты, ул ябыгып китте. Әмма съездны ачарга ул барысыннан да алдарак килеп житте. Залның һавасы салкын, дымлы, утлар тонык яна иде. Үзләре белән бергә салкын ияртеп, шау-гөр килеп ишектән делегатлар керә башлады, аларның төрле телләрдә сөйләшүе залга жан кертеп җибәрде, күңеллерәк булып китте. Соры шинельле Россия бүген илнең язмышын ачыкларга җыела иле. Делегатларның күбесе съезд беткәннең икенче көнендә үк фронтка, бер өлеше дошман кулына эләккән өлкәләргә китәчәк. Нык адымнар белән каты-каты басып йөрүче, җилдә янган, тәвәккәл һәм ачык йөзле кешеләр иде бу, аларның күбесенә көн саен диярлек үлем белән күзгә-күз очрашырга туры килә иде. Владимир Ильич сәхнәнең түр почмагында торган кечкенә генә өстәл янында угыра. Өшер дәрәҗәгә җитеп туңган бармакларын сулышы белән җылытаҗылыта, тау елгасының ерак гөрелтесе сыман булып ишетелгән халык шаулавына колак салып, ул съездны ачып җибәрү алдыннан әйтәчәк кереш сүзенең планын яза. Залдагы рәтләр тыгызланып, шинельгә шинель елышып утырган делегатлар белән тула башлады. Ленин башын күтәреп залга карады һәм үзенә-үзе жапап биргәндәй «Партия сафында менә дигән кешеләр үсеп чыга. Свердлов ише кешеләр большевиклар арасыннан гына чыга торгандыр Аның ишеләр аз дисенмени әле? Тормышны үзгәртеп кору бурычы йөкләнгән партия сафында гына шундый титаннар туа ала бит!» —дип уйлады. Съезд ачуны Ленинга тапшырдылар. Тып-тын залда Владимир Ильичның аяк тавышы ишетелүгә, сәхнәдә нык гәүдәсе күренүгә, бөтен зал урындыкларын дөбердәтеп, өермәләнеп, солдат шинельләреннән торган соры стена булып, аягүрә басты һәм. шатлык-сөенечен яшермичә «Яшәсен Ильич!»—дип остазын һәм юлбашчысын сәламләде Ленин барган җиреннән туктап калды. Зал бераз тынычлангач, трибуна янына килеп басты. — Иптәшләр! Аның тавышы ачылып бетмәгән. к«ч җыеп өлгермәгән иде әле. Тонык кына янган уг яктысында Ленин беренче рәттә утыручыларның йөзен күреп алды һәм, гадәтенчә, чыгыш ясаган чакларының беренче минутларындагыча, бу юлы да залдан үзенә таба агылган жылы дулкынны сизде. Съездны ачканда, беренче сүзе итеп, Ленин Яков Михайлович Свердловны искә алды. Сөйләгән унайга кулын трибунага куелган лампага таба сузды. Залдан караганда лампа югарыга таба күтәрелгәндәй күренә, әйтерсең лә, ул Ленин юлбашчылыгында барсчы эшче-крестьяннар- нын юлын яктыртх- өчен шулай югары күтәрелгән иде. Беренче рәттә Надежда Константиновна утыра Ильичның сүзләрен яхшырак ишетү өчен, аны яхшырак күрү өчен ул әледән-әле башын күтәреп карый. Ильичны мондый кыяф »тгә янын әле беркайчан да күргәне юк иде. Ленинның тәвәккәл тавышында, эчке нур белән балкыган йөзендә һәм кулын яктыга таба сузып, алга омтылган гәүдәсендә ниндидер җиңелмәс көч һәм бөеклек сизелеп тор.з