Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИЗГЕ ТЕЛӘК

Лениннын бөтен фоторәсемнәре арасында монысы аеруча истә кала. Күзләре уйчан-кырыс, чак кына сагышлылар. Рәсемгә карагач, Ильич күп еллардан бирле белгән кешесе белән ихлас күңелдән озаклап сөйләшеп утырган яки музыка тыңлаган булса кирәк дигән тәэсир туа... Фоторәсем егерменче елның ноябренда төшерелгән. Нәкъ шул көннәрнең берендә ул Горький янында булып. сүзләр шул көнне әйтелгәннәр. Бәлкем, фото Владимир Ильичның үзенә дә охшагандыр. Ул аны Хаммерга шуңа күрә бүләк итмәдеме микән? Артына инглизчә сүзләр язылган: «Иптәш Арманд Хаммерга Вл. Ульяновтан (Лениннан). 10. XI. 1921». Хәтеремдә, без Владимир Ильич кабинетыннан чыккач, Хаммер тәрәзә буена килде. — Менә нәрсәсе кызыклы аның,—диде ул, фоторәсемне карый-ка- рый, Мартенска мөрәҗәгать итеп,— монда: «Иптәш Хаммерга» дип язылган бит. «Иптәш капиталист Хаммерга» дигән шикеллерәк яңгырый бит бу, шулай түгелме,— Америкалы елмаеп куйды,— Премьер-министр әфәндене ничек аңларга икән? Әллә шаяртумы бу? Ләкин Мартенс Хаммерның елмаюын күрмәмешкә салынды. — Шаярту? Юк, ник алай булсын ди? Бәлкем, чынлаптыр. Якын күрү галәмәте булырга мөмкин. — Әйе, әйе. Якын күрү галәмәте,—диде Хаммер, җанланып китеп, һәм Мартенска карады. Иртәгә башланачак зур сөйләшүләрдә Мартенс совет ягыннан вәкил буласы иде. Хаммер Мартенсны беләме соң? Мартенс Америкада безнең тәүге илче иде, әмма ул гадәти илче түгел. Ул Ак йортта тантаналы тынлык шартларында президентка ышаныч грамоталары тапшырмады... Мартенсның киңәшчеләре һәм секретарьлары юк иде,—бөтен секретарьлар һәм атташелар даирәсе вазифаларын ул бер ялгызы башкарды. Ул дәүләт секретаре белән сәгатьләп әңгәмә дә алып бармады. Ул илче булып торган заманда илчелек машиналарының Ак йортка тантаналы агышы да, президент сараенда очрашу да, бөек социалистик дәүләт илчесен кабул иткәндә «Сукмак» исемле китаптан. Кыскартып бирелә. Бетховенның «Аппассионата»сын тыңлый. «Искиткеч музыка...» дигән президентның елмаюы да. хәтта президентның дуслык һәм хезмәттәшлек турындагы сүзе дә һичкайчан гамәлгә ашмый торган хыял нтеп карала иде. Менә Америка газеталарының тәүге белдерүләре: «Нью-Йоркта Советлар Россиясе вәкиллеге эшли башлады, вәкиллек башында — ниндидер бер Людвиг Мартенс дигән кеше». Нәкъ шулай диелгән дә. «Ниндидер бер». Людвиг Карлович Мартенсның, гәрчә чыгышы буенча * немец булса да, рус интеллигенты икәнен, Петербург «Эшчеләр сын- « ныфын азат итү өчен көрәш союзы» буенча Ленинның күптәнге һәм § турылыклы көрәштәше, Лондон съездында катнашкан кеше, механик. н математик, уйлап табучы (кул пулеметын, формасы белән оригинал f булган очу аппаратын ул уйлап тапкан), эшлекле коммунист икәнен ул 2 чакта кем дә булса белдеме икән әле. .Мартенс Советлар иленең Америкадагы вәкиле булып торган унсигез ай эчендә аны шундый атакага тоттылар ки. андый атаканы дипломатия тарихы, мөгаен, белми дә торгандыр Бу атака совет илчелеге, ул чакта йөртелгәнчә. «Россия совет хөкүмәтенең АКШтагы бюросы» бинасына полиция һөҗүме белән бетте Совет илчесен эзәрләүгә каршы протест белдерү өчен Меди- сон-сквергарденда егерме мең пролетарий җыелды. Дәүләт департаменты Мартенска Америкадан китәргә тәкъдим итте. ...Мәскәүгә кайтып төшкән көнне үк /Чартенсны Ленин янына чакырып алдылар, диделәр миңа. Кремльдә сүзнең нәрсә хакында барганлыгын әйтүе кыен, ләкин, һичшиксез, ул чакта Ленинны бик борчыган зур мәсьәләгә, ягъни концессияләр турындагы мәсьәләгә тукталмый калыкмагандыр. ...Бу юлы коридорга чыга торган ишеккә барып җитмәстән. Ленин көтмәгәндә туктап калды һәм. күзләрен люстра утыннан саклау өчен кулын каш өстенә куеп, миңа каралы. — Ә. Дмитрий Дмитриевич, сезне очратуым әйбәт булды әле.— диде ул, кулын һаман каш өстендә тотып.—Миңа Мартенс шалтыратты. Ул «Люкс»та туктаган һәм Америка белән эшлекле элемтәләр турында хат проектын тәмамлап килә, ләкин монда бер проблема килеп туды — Ул кулын каш өстеннән алды,— Мартенс хатка Америка газеталарында чыккан мәкаләләрне теркәргә теләгән нде, әмма аларны тәрҗемә итәргә аның өлгермәве мөмкин. Кыскасы, булышыгыз әле аңа! Бездә аның телефоны бар. бүлмә номеры да бар шикелле... Хәер, бернинди звонок та кирәкми! Кремльдән ике генә адымда ич ул — биш минуттан анда булырсыз. ...Мин егерме беренче елның көзенә хәтле Мартенсны кабат очратмадым. Ул чорда аның эше бик тыгыз булды. .Менә берничә ай инде Мартенс Главметалл җитәкчесе Шундый югары илчелек постын әле генә калдырып киткән дипломат Мартенс беренче карашта аның үткәннәренә һичнинди мөнәсәбәте булмаган эшкә билгеләнгән. Әмма бу беренче карашта гына шулай күренә иле .Мартенс Америкада үзенчәлекле илче иле бит. Ул заманда яшь Советлар республикасы өчен әһәмиятле булган бөтен нәрсә аның өчен дә әһәмиятле иде: Россия өчен тракторлар, берочтан шул тракторларга механизмнар юнәтте, яшь совет дәүләте белән эш йөртергә теләгән купецлар һәм завод хуҗалары белән мөнәсәбәткә керде (утыз миллион долларлык контракт төзелде, кечкенә сумма түгел бу!), верфьларда, тегү фабрикаларында, элеваторларда, терлек сую урыннарында булды, һәммәсен күрергә һәм белергә теләде, кулы һәм күзе белән үренеп, бөтенесенә барып җитәргә тырышты. Бу эшнең нәтиҗәләре дә бик тиз күренде: Россиягә «фордзоннар», хирургия инструментлары, тегү машиналары һәм үз тормышының бүгенге көнен һәм бигрәк тә иртәге көнен планлаштырган чакта илебезгә бик кирәк дип саналган күп кенә башка нәрсәләр агылды Мартенс, илчелектән китеп, Главметалл председателе булгач, аны Совет — Америка С A S В А ДДНГУЛОВ мөнәсәбәтләре кызыксындырмый башлагандыр инде дигән уй Мартенс- ны белгән америкалыларның башына да килмәде. Мартеасны Мәскәүдә очратуы кыен, ул бүген — Курокида. иртәгә — Урал тавы артында була, ә Мәскәүгә кайтса, күбрәк вакытын — оезнен тәүге карлыгачыбыз булган электроцентраль төзелә башлаганнан соң узган ике елны — Каширада уздыра, диләр иде миңа. Әйе, Кашира безнең тәүге карлыгачыбыз иде һәм, бәлкем, шуңа күрә дә ул Ленинның сөекле төзелеше булгандыр. Ленин «вак-төякләр агымының» зур эшләр башкару өчен кирәкле үтә кыйммәтле вакытны алу ихтималын бик яхшы аңласа да, бу кагыйдәне ул Каширага карата кулланмады. Кашира өчен чуен коярга кирәкле коксны да. тышламаган тимер чыбыкны да, реостатларны да Ленин үзе юнәтә иде. Минем алда барган сөйләшүдә дә сүз Кашира турында булды. Ленин Троицк капкасы ягыннан килә иде. Аның шәһәрдә эшкә кагылышлы очрашуы булган һәм ул, машинасын җибәреп, җәяү кайтырга уйлаган, күрәсең. Ул көн иртәсе аяз һәм салкынча иде. Ленин, бара торган җиреннән туктап, кояш төшкән болынга карап торды. Мондый кояш сентябрьдә генә була. Күренеш бик тә садә төсле иде: үлән дә кояш, ә Ленин ят бер нәрсә күргән шикелле, күз дә алмыйча гел шуларга карап торды. — Минемчә, ул эшенә яки өенә кайтып бара,—дигән сүзләрне ишеттем мин янәшәмдә генә.— Шулаймы? — Мин сезгә кичә кич белән шалтыраттым.— Ленин, туктап, Мар- тенска карап торды. Күзләре көләч, беркадәр кысыла төшкән, чырае, бүтән чакларда кичкә таба булганча, агдрынмаган — димәк, ул бүген әйбәт йоклаган,— Америкада шундый... Хаммер дигән бер кеше бар.— Ленин Мартенска текәп карый, нәрсә әйтер икән дип көтә, дәшми.— Россиядән киткән кеше бугай? Мартенс уйга кала. — Хаммер? Нинди Хаммер булыр икән ул. Нью-Йоркта медикаментлар һәм химия препаратлары компаниясеме? Ленинның йөзе яктырып китә. Кинәт Мартенсның Хаммерны бар дип тә белмәве ачыла калса, күңелсезрәк булыр иде, әлбәттә. — Бик дөрес, Людвиг Карлович! Әмма Юлий Хаммер түгел, ә аның улы Арманд. Ул безнең больницалар өчен Семашкога хирургия инструментлары бүләк иткән, диләр! Ләкин мин ул хакта түгел.— Ленин яңадан уйга калды һәм китеп барды.— Бүтәне әһәмиятлерәк: безнең концессияләр турындагы тәкъдимебезгә Хаммерның җавабы бар. дөрес, аның җавабы бик үзенчәлекле: — Ленин елмаеп куйды,— Уралда чыга торган кыйммәтле асылташларга алмашка бер миллион пот икмәк бирмәкче... Мартенс бармак очлары белән мыегын сыпыра — шатлыклы сабырсызлык билгесе бу. — Тәүге концессионермы, Владимир Ильич? — Тәүге... Бер сәгатьтән соң мин Мартенсны Троицк капкасы төбендә очраттым—ул Ленин яныннан кайтып килә иде... — Ленин Хаммер белән булган ситуациянең инде очына чыккан һәм аның уз планы бардыр, дип уйламыйсызмы сез? — дип сорадым мин. Ленин белән аралашкан еллар эчендә мин аның бу сәләтен белдем- без әле проблеманы өйрәнәбез, шартларга яраклашырга һәм үз үоы- ныбызны табарга тырышабыз гына, ә Ленин инде вакыйгаларның ни- безә и?еЧаГЫН ҺӘМ ЗГӘ Ү3ебезне ничек тотаР га кирәклеген аермачык — Әйе, бар, әлбәттә,—диде Мартенс, тиз генә ризалашып —Сөйләшкәндә ул үзенең планын миннән яшермәде: «Хаммерны Уралдагы зур һәм житди эш белән кызыксындырырга кирәк»,— диде. Мартенс кулын чигәсенә куйды.— Бәлкем, асбест . — Асбест? — дидем мин гажәпсенеп. Дөресен әйткәндә, ул чакта минем асбест дигәннәрен белүем бик чамалы иде. Ф — Әйе. асбест шул, асбест — таш җепселле тау җитене бит ул,— w диде Мартенс.— Безнен Уралдагы ише асбест дөньянын бер җирендә дә | юк. Табигать үзе эрләгән жеп — нык та, эластик та, ә ин мөһиме— “ утка чыдам. Мең ярым градуссыз эреми! Мин аның сөйләгәнен тыцладым да уйлап куйдым «Ул, мәйтәм, Ч чын инженер. Әнә ничек матур итеп сөйли бит ул асбест турында — = шигъри дә, төгәл дә». ♦ — Ул договор безнең өчен файдалымы’ я — Хәтта бүтән яклардан файдасы ул чаклы зур бул мае а да.— ° диде Мартенс,— безнең өчен Хаммер белән договор төзү факты үзе * мөһим. Владимир Ильич әйтте: «Америкалыларның концессиягә бару- t ларын күрсәтү... политик яктан мөһим»,— диде. ...Ул Себердәге зур елгаларда гидростанцияләр, кырларда трактор4 лар һәм электр сабаннары, электр һәм пар көче белән эшләтелә торган * заводлар күрде. Гәрчә Ленин концессияләр белән зур кыенлыклар килеп а чыгуын яхшы аңласа да, аның өчен концессияләр лә хуҗалыкны аякка < бастыруның нәтиҗәле чарасы иде. Сүз уңаенда шуны да әйтик хәзер ° генә мин Арманд Хаммерның Россиягә килеп, өченче көн. Мартенс белән бергә, Уралга китеп барганын ишеттем. Мартенс миңа Уралдан кайткан көнне шалтыратты иртәгә көндез Ленин Кремльдә Арманд Хаммерны кабул итәчәк, һәм кичке алты сәгатьтән соң синең Халык Комиссариатыннан китмәвеңне үтенде. Дөрес, Хаммер Россиядән киткән кеше һәм русча белә, ләкин әңгәмә барышында текстларны тәрҗемә итәргә кирәк булуы ихтимал,— диде. Мин, югарыга күтәрелеп, гадәттә килүчеләр Ленинның кабул итүен көтә торган секретарьлар бүлмәсе ишеген сагаеп кына ачтым. Тәрәзә буена кояш та. яңгыр да алмый торган кара-соры тупас йон френч кигән Мартенс баскан, ә бүлмәнең аргы башында, икенче бер тәрәзә янында тагын бер кеше тора. Костюмының иркен һәм шул ук вакытта килбәтсез булуыннан, аның ян кесәсеннән газета, ә күкрәк кесәсеннән кызыл карандаш чыгып торудан, мин аның америкалы икәнен танып алдым. Мартенс күзе белән миңа үзе янындагы урындыкта урын күрсәтте һәм, мин килеп утыргач, мина «Таймс» газетасын сузды, анда Арманд Хаммерның Уралга баруы турындагы хәбәр зәңгәр карандаш белән уратып алынган иле. Мин Хаммерны күзәттем: ул һаман тәрәзәгә карап тора. Арсенал стенасы буенда яткан туплар Хаммерда нинди ассоциация тудырганнардыр, анысын әйтүе кыен, әлбәттә, ләкин Хаммерның чырае караңгы иде. — Нәрсә китерде икән аны Россиягә,—дидем мин, Мартенска күтәрелеп карап.— Нәтиҗәле эшчәнлеккә сусаумы, файда эзләүме, әллә яна сукмакны сынап караумы: янәсе, нинди кешеләр икән ул кызыллар, алар белән эш майтарып буламы-юкмы?.. Мартенс мыек очларын сыпырып куйды — Мин дә шуны уйладым — монда ла, тегендә, ягъни Уралның су баскан шахталарында йөргәндә дә уйладым — Мартенс карашын әкрен генә Хаммерга күчерде — ул әле һаман, тәрәзә буена баскан килеш, тышта яшен уйнавын күзәтә иде — Билгеле, гәрчә ул фантазиясез үк кеше булмаса ла, аны исәп-хисап йөртә һәм. мин уйлыйм, ул, үз коллегаларының күбесеннән аермалы буларак, безгә Ышана, безне ул үзен уңайсыз хәлдә калдырмаслар, ягъни утыртмаслар, дип саный. Улү позициясен, әйтергә кирәк, теоретик яктан нигезләргә тырышты, а безгә ышанычы безнең эш тәҗрибәбездән һәм түләргә сәләтле булуыбыздан бигрәк, безнең интеллигентлыгыбызга һәм әдәплелегебезгә нигезләнгән. Ул шулай әйтте дә: «Сез барыгыз да идея кешеләре, ә бу ин беркатлы һәм шуның белән бергә намуслы кешеләр категориясе аларны алдыйлар, ә алар үзләре беркайчан да алдамый...» Безне Ленин янына чакырдылар. Күрәм. Хаммер оялып кына елмаеп куйды, аннары, батыраеп киткәндәй. шатланып һәм кыяр-кыймас, ишекне ачты. Ленин укый торган кәгазеннән кинәт кенә аерыла алмады, маңгаен учы белән әкрен генә сыпырды да чигәсенә җиткәч туктап калды — бу арыганлык галәмәте иде,— аннары, өстәлгә таянып, авырлык белән генә торып басты. — Исәнмесез, исәнмесез, рәхим итегез.— Ул өстәл артыннан чыгып, кунак каршысына атлады.— Ничек барып кайттыгыз? Безнең Урал охшадымы соң?.. Минем анда булганым бармы, дисезме? Булдым, хәтта сез хәзер булган җирләрдән бик күп ерактарак та булдым. Әйе. Урал таулары артында, әйе, Минусинск янында... Себер, Себер...—Ул, күн кәнәфи күрсәтеп, утырырга тәкъдим итте —хәзер аның үткәннәрне хәтеренә төшерергә теләге юк иде.— Үтенәм сездән. Димәк, Алапаевск? Ленин, әңгәмәдәшен сынарга теләп, карашын аңа текәде. Хаммер күтәрелеп карады да Ленинның үзенә төбәлгән карашы белән очрашты. — Ленин әфәнде,— диде ул, ихтирам белән,— мин үземнең кем белән сөйләшүемне бик яхшы аңлыйм һәм сезне артык борчырга һич тә җыенмыйм — Хаммер ян (кесәсеннән чамасыз зур форматлы куен дәфтәре чыгарып,— ул пиджак кесәсенә ничек сыйгандыр, алла белсен,— тиешле битен ачты да. учы белән ашыкмыйча гына сыпыргала- ды.— Мин үземнең лояль икәнемне совет ягы вәкилләренә исбат иттем инде... — Без моңа югары бәя бирәбез,— диде Ленин якты чырай һәм шат күңел белән. Әңгәмәдәше белән эчкерсез контакт урнаштырырга теләгән чакларында гел шулай эшли иде ул. — Минем фирмам һәм мин сезнең ышанычыгызга исәп тота алабызмы?—дип сорау өчен мин боларның бөтенесен хәтергә төшерергә кирәк дип таптым... — Әйе, анысы шулай,—диде Лепин, елмаеп. Әңгәмәдәше аның күңелен күтәрә башлады. — Киләсе адымны атлап, концессиягә контракт төзегәнче,— вак кына хәрефләр белән язганнарына төшенү өчен, Хаммер дәфтәрен якынрак китерде,— шуны әйтим: мин үземә файдалы, кабатлап әйтәм, файдалы булган тәкъдирдә генә договор төзеячәкмен, мин бу хакта мистер Мартенска да әйттем. — Мин бу мәсьәләдә алдатмыйм, Хаммер әфәнде,—диде Ленин, елмаеп,— сөйләшүдә җиңелчә генә ирония булырга тиеш дип уйлаган булса кирәк ул.— Бәлкем, без дустыбыз Мартенстан контрактның эчтәлеген бәян итүне үтенербез? — Хуп, бик хуп. Мартенс яктыгарак күчеп утырды. Ул әкрен генә сөйләде, сүзнең бик әһәмиятле нәрсә турында барганлыгын шуның белән ачык күрсәтте. Әйе, компания договорны гамәлгә ашыруның беренче елында сиксән мең пот асбест бирергә һәм концессиянең бишенче елына аны йөз алтмыш мен потка җиткерергә өстенә ала. Техник шартлар үзгәрүгә бинаән предприятиенең эшләп чыгару программасы биш ел саен яңадан каралырга тиеш. Билгеле, концессиядә хезмәт турында совет законнары гамәлдә була, шунын белән бергә, эшчеләрнең кимендә яртылашы Россия республикасы гражданнарыннан тупланырга тиеш. Концессионерлар Дәүләт банкысына иллемен доллар акча кертәләр — шул сума белән договорның үтәлеше тәэмин ителә. Чыгарылган асбестның уннан бер өлеше концессия өчен түләү сыйфатында Совет дәүләтенә кала Совет ягы предприятиене сатып ала ала, әмма бу хакта концессио нерлар алты ай алдан кисәтеп куелырга тиешләр. Сатып алу бәясе концессиянең узган елгы тулай продукция кыйммәте күләмендә булачак Мартенс укып бетерде дә: — Владимир Ильич, сез еллык түләү суммасына игътибар иттегезме? — диде. — Ун процент,— диде Ленин салкын гына, бу сүзләргә үзенең мөнә сәбәтен күрсәтергә теләмичә. — Хаммер әфәндегә әйттем мин,— диде Мартенс,—бу моңарчы әле бер кайчан да күрелмәгән түбән процент, дидем. Сүз унбиш процент турында барырга мөмкин. Хаммер кашларын жыерды. — Мин бит асбестны Каролина штатына Джорджия штатыннан түгел, бәлки жир читеннән кайтарачакмын,— диде Хаммер, күтәрелеп карамыйча гына.—Безнең компаниядә транспортка мондый зур чыгымнарның булганы юк иде әле. — Ләкин сез шуны да аңлагыз, Мартенс әфәнде, мин бу мәсьәләне бер ялгызым гына хәл итмим бит,—диде Хаммер.—Мин компаниянең вәкиле генә. Ә бу аның фикере... Ленин кулын күтәреп куйды, әйтерсең лә. шунын белән әңгәмәдәшенә бәхәсне туктатуын аңлатырга теләде. — Яхшы, без риза.— диде Ленин. Мартенска мөрәжәгать итеп— Ә безнең инглизчә текст бармы. Дмитрий Дмитриевич? — дип сорады ул, миңа карап,— Договорның төп статьяларын инглизчә уку урынлы булыр, бәлкем?.. Мин Мартенс кулыннан договор текстын алдым ла статья артыннан статьяны тәржемә итәргә керештем. Хаммер дәфтәренең тиешле битен эзләп тапгы да имән бармагын шуның өстенә сузды. Текст укыла барган саен Хаммернын имән бармагы кәгазь бите буйлап түбән таба шуышты — Хаммер контрактның һәр санын дәфтәрендәге тиешле язмалар белән бик җентекләп чагыштырып барды. Инде кабинет бусагасында Ленин белән саубуллашканда. Хаммер, адымнарын әкренәйтеп, тартыныбрак әйтеп куйды: — Премьер-министр әфәнде, әлеге биш процент безнең мөнәсәбәтләргә киртә булмастыр дип ышанам? — һич тә киртә булмас. Хаммер әфәнде.— Ленин, күзләрен күңелле кыса төшеп. Хаммерга каралы.— Эш дөньясының кануннары безгә лә мәгълүм! — Аның тагын ла көчлерәк итеп әйтергә, мәсәлән, «капитализмның кануннары» дияргә дә нияте булгандыр булуын, әмма ул тыелып калды — Сәүдәләшү барышында төрле сүзләр булырга мөмкин, әмма ул беткәч инде барлык сүзләрдән бер генә сүз кала контракт — Күзгә ташланган канәгатьләнү белән, ул Хаммернын кулын кысты — Большевикларның контрактларны үти белүләрен күрерсез әле сез, Хаммер әфәнде. — Компания унбиш процент бирсә дә. анын табышы бик зур булачак.. Шулай бит, Хаммер әфәнде.— Теләгән биш процентны яулап алу өчен Мартенс тагын бер мөмкинлектән файдаланырга булды. Инженер—эш кешесе, шуңа күрә ул сүзне дәвам иттерү өчен әле ниндидер мөмкинлек калганын аңлый иде. САВВА ДАН ГУЛОВ '7 — Мни сезгә ышанам, премьер-министр әфәнде,-диде Ха'™Р.Х ’ зер аның кәефе әйбәт иде,-Сүз >наенда мин сездән ш>"“ “Р „ЛЛ., L ләгән идем ..-Ул тукталды да аптырабрак Ленинга карап Әлеге эш Безнен эш киләчәктә дә сезнен игътибарыгызга лаек булыр Хаммер, иреннәрен кысып, уйга калды. — Юк. шикләнү түгел бу...— Ул тәрәзәгә карады. Анда... с?ш, әйтергә кирәк, дәүләт функциясе түгел, анда бизнесны бизнесмен ясый. Ленин, кулларын жәеп, көлеп җибәрде: — Әйе. әйе, бик дөрес әйтәсез: бизнесны бизнесмен ясый. Ул көлүен дәвам иттерде.— Әмма монда. Советлар илендә, бизнесны дәүләт ясый! — Рәхмәт сезгә, премьер-министр әфәнде, бу бик мөһим. Димәк, безнен өчен сез башкара торган эш ихтирам йөзеннән генә түгел икән? — һич тә ихтирам йөзеннән түгел, Хаммер әфәнде, бу минем вазифам! — Рәхмәт сезгә, премьер-министр әфәнде! — Рәхим итегез, Хаммер әфәнде. Без кунакны озаттык та Ленин кабинетына кире кердек. Лениннын арганлыгы тәмам бетте Капиталист белән бу очрашу (әйтерец бармы: тәүге концессионер!) аны дәртләндерде, җилкендереп җибәрде. — Сәүдәнең башланып китүе ягыннан бу договорның әһәмияте зур булыр, әмма менә нәрсәсе мөһим...— диде Ленин,— Безнең йөкләмәләрнең факттагы үтәлешенә бик нык игътибар итәргә кирәк.— Ул «безнең» һәм «факттагы» дигән сүзләрне басым белән әйтте.— Өчләтә саклык һәм тикшерү чаралары күрергә кирәк. Сез мине аңлыйсызмы: өчләтә! Боерыкларга ышанып ятмаска! — Ул Мартенс янына килде.— Людвиг Карлович, шәхси җаваплы итеп каты куллы, төпле кеше билгеләргә һәм тикшерергә кирәк... Без концессионерларга илтифат күрсәтергә тиешбез! — Ул «илтифат күрсәтергә» сүзенә дә басым ясады — Ә инде Хаммерның әлеге биш процентына килсәк... Юк. юк. мин сезне аңлыйм. Людвиг Карлович! Сезнең урында булсам, мин. бәлкем, тагын ла катырак куяр идем. Безгә сәүдәләшә белергә кирәк! Ләкин бу очракта тәвәккәллек урынсыздыр, бәлкем. Шулай да, тәүге концессия, тәүге. Аннары... изге теләктә булу әһәмиятле... Ленин өстәге утны яндырды да карта янына килеп басты. Ул Екатеринбургтан төньяк-көнчыгышта Алапаевскины эзләп тапты, аннан Владивостокка. аннары Архангельские хәтле булган араны күз күреме белән үлчәп алды. Аннан соң Себергә күз төшерде — аның үткен һәм җитез күзләре хәзер Алтай далаларына, салкын Байкал куле сулары аша еракларга текәлде. Аннары карашы бик аз гына вакытка Енисей буендагы киңлекләрдә. Березовое бусагасыннан чак кына түбәнрәк, Шушенское авылы тирәләрендә тукталып торды, соңыннан Уралга, әмма хәзер инде сырттан төньяккөнчыгышка түгел, бәлки көньяк-көнчыгышка таба күчте... — Безгә валдан биш процент бирәләр!.. Биш!..—Ул картадан борылды, чырае карангы иде,-Ишетәсезме: биш. ә без унны таләп иткән идек! Юк. монда Совет властеннан тиеннәр сәүдәләшеп алырга теләк кенә түгел, бәлки Совет властена дошманлык исе аңкый... >де. инде Мартенс мина, бодай төялгән беренче пароход Jbira. днп хәбәр итте. Билгеле, бер миллион пот икмәк к аз. Әмма төп нәрсә башкада иде: безгә икмәк озатуы МИКӘН? — Әйе. әлбәттә, Хаммер әфәнде — Ленин елмаеп куйды.— Гафу итегез. сез шикләнәсезме әллә? ал ачулы г ...Ноябрьда Нью-Порктан 1 безнең өчен би белән Хаммер безмен арада эшне яхшы ният белән алып барырга телә- вен аңлаткандай булды. Хаммерның бу сыйфаты Ленинга охшады, һәм ул Америка концессионерлары белән договорның үтәлешен игътибар белән күзәтеп барды. Бөтен якларга — Халык Комиссарлары Советы, Хезмәт һәм Оборона Советы буенча урынбасарларына, Тышкы сәүдә халык комиссариатына. ♦ Главметаллга Лениннан хатлар китеп торды: «Америкалы Хаммер х концессиясенә игътибар итүегезне үтенәм. Бу концессия буенча безнең | йөкләмәләрнең бик нык һәм төгәл үтәлүен күзәтергә, гомумән бу эшне н игътибар беләнрәк карап барырга кирәк булыр...» «Безгә 1 000000 пот м икмәк сату турындагы договорның әһәмияте гаять зур». Ленинның эшлекле фикерләр белән тулы кыска гына (өч-биш юл- = лык!) язулары көч бирәләр, ашыктыралар, рухландыралар, борчып ♦ торалар иде. ...Эссе көннәрнең берсендә мин Кремльдә Мартенсны очраттым. Әле генә Халык Комиссарлары Советы утырышы беткән һәм ул үзенә. Яка мәйданга кайтырга ашыга иде. — Дмитрий Дмитриевич,— дип дәште ул миңа,— Хаммер Мәскәүгә килгән, шушы көннәрдә аны Ленинның кабул итү ихтималы бар...— Әйтелгәне житәр, мине калганын аңлады дип булса кирәк, ул туктап калды. — Сүз шул чакта минем анда булырга тиешлегем турында бармыймы?..— дип сораштыра башлаган гына идем, ул мине шундук кырт кисте: — Нәкъ шулай. Дмитрий Дмитриевич! Май башында мине Ленин янына чакырып алдылар. Кичке эңгер- меңгер. яңгыр явып тора. Халык Комиссарлары Советының тәрәзәләре ачык һәм тышта малайларның жыелып торган яңгыр суында чабышып йөрүләре ишетелә. Без килеп кергәндә Ленин тәрәзә төбенә таянып, аста барган тамашаны тәрәзәдән күзәтеп тора иде. Ул безне килеп керү белән күрмәде. безгә таба борылып караганда күзләре көләч иде — күрәсең, ул әле генә көлгән. — Сез тагын безнең кунагыбыз.— диде Ленин. Хаммерның кулын кысып,—Димәк, бөтен кыенлыкларга да карамастан, безнең эшләр алга бара... — Әйе. әйе. Ленин әфәнде, кыенлыкларга да карамастан,— диде Хаммер — Бу кыш Россия өчен жннел булмады — Без кичергән авырлыклардан соң инде безгә берни дә куркыныч булып күренми. Ләкин ачлык, ачлык...— Шул урында Ленин тынып калды һәм бүлмәгә балалар тавышы кабат үтеп керде. Алар, бу тавышлар бик тә күңеллсләр иде, аларда тормышка мәхәббәт, сүнмәс шатлык һәм, иң әһәмиятлесе, кешелек дөньясының мәңгелеге яңгырый иде.— Бодай өчен рәхмәт сезгә, ул безгә бик вакытлы килеп житте. Шулай бит, Людвиг Карлович? — диде Ленин, Мартенска карап. — Нәкъ шулай. Владимир Ильич. — Хуш, хәзер инде, бер-беребезне белә башлаганнан соң, эшләр күңеллерәк барырдыр,— диде Ленин, жанланып китеп һәм кунакка мөрәжәгать итеп өстәп куйды — Ни хөрмәт күрсәтә алам мин сезгә? Хаммер куен дәфтәрен чыгарды: бу дәфтәр без анарда көз көне күргәненнән дә зуррак иде шикелле. Аның Ленинга әйтергә теләгән бөтен сүзе бу юлы да дәфтәренә язылган. Концессия гамәлгә кереп бара иде инде. Россиягә инженерлар килде. Бүген булмаса иртәгә жнһазлар төялгән пароходның килеп жнтүе көтелә иде. Бәлкем, ул киткәндә тәүге асбест партиясен алып кигәр. Әгәр жирле властьлар концессиягә каС А В В А ДАН ГУЛОВ рата игътибарлы булсалар. Петроградта порт Внешторг вәкиле Гомумән. Ленин моиын Совет дәүләте ечеи әһалия те нихәтле зур икәнлеген Петроград властьларына твшендерә алмасмы ИКӘН?.. тели, ул ишекне тикмәгә генә ачык калдырмады. — Дөрес, Ленин әфәнде, минем коллегам Мишель. — Язып алыгыз: Мишель. Арманд Хаммер әфәнде хәзер минем янда, мин аңа әйтермен: безнең Петроградтагы властьлар... Үзегезнең күзәтүегезне үтенәм... һәрьяклап ярдәм итәргә... Ленин үз урынына килеп утырды. — Мин боларның бөтенесен кабатлыйм.—Ул аппаратныйга таба башын селки.— Мин аларны хәзер сезгә тапшырачак хатта кабатлыйм. Ул блокнотын тартып китерә дә. беравык уйланып алганнан соң, күзгә бәрелеп торган җитез йөгереклек белән блокнот битен тутырып та өлгерә, аннары укып чыга һәм шундук (бу артык еш булмый) хат текстына төзәтмәләр кертә —башта берне, аннары икене, өчне. Аннан сон ул хатны бик җентекләп күчереп яза да бөкләп конвертка сала, ләкин конвертны ябыштырмый, әйтерсең лә ул Хаммерны, кирәк тапса, хатны укырга чакыра. Ленин Хаммер белән бергә ишеккә таба атлый — мондый шәрәф кунакларның барысына да тими, әлбәттә. Юк, юк, Ленин аңа җәһәт кенә күз төшереп ала, шул чак Ленинның күзләрендә хәйләкәр, үткен, җанлы чаткылар күренеп китә. — Әгәр сезнең большевиклар белән килешү төзүгә ышанычыгыз булмаса, сез тәвәккәллек итмәс идегез бит, шулаймы, Хаммер әфәнде? Юк. уенсыз: тәвәккәллек итмәгән булыр идегез бит? Хаммер куен дәфтәрен кесәсенә тыгарга азаплана. — Тәвәккәллек итмәс идем!—ди ул, көлеп.—Тәвәккәллек итмәс идем, премьер-министр әфәнде! .. Ике атна да узмады. Мартенс белән безне, тревога сигналы белән диярлек, Кремльгә чакырып китерделәр. Кичке унбер сәгать инде, шулай булса да Ленин кабинеты тәрәзәләрендә ярым караягы саргылт ут яктысы тирбәлә иде. Мин Владимир Ильичның гадәттәгечә китап укыган яки газеталар караган вакытына туры килермен дип уйлаган идем, әмма мин Ленинның талчыккан кыяфәт белән ишекле-түрле йөргәнен күреп шактый гаҗәпләндем. — Менә рәхим итегез, Хаммердан хат! — диде ул, өстәл өстен күрсәтеп — Сез минем Питер белән сөйләшкәнемне хәтерлисезме, минем анда язган хатымны хәтерлисезме? Ә бөтенесен киресенчә эшләгәннәр' Пи- терны телефонга чакырдым. Бик әйбәтләп тыңлап карыйм әле менә үзләрен. Ул аппаратныйга таба атлады. Пиджак чабулары җилләнде Ул йодрыкларын бер йомарлады, бер ачты - ярсудан яңаклары тимгелләнеп чыкты. Өстәл кырыена кагылып китеп, эскәтерне җыеоды — яшел сукно кабарып калды. Ул борылып карамады. Ленин, урыныннан торып, өстәл артыннан чыкты. — Петроград властьларына дидегезме сез? — Аның борчылганлыгы чыраеннан күренеп тора иде,— Яхшы, хәзер без Петроградны телефонга чакырырбыз.— Ул аппаратныйга керә торган ян ишеккә таба юнәлде. — Эшләргә мөмкин булганның...— диде Хаммерга, атгпаратныидан торып. Ишек япмаган иде. Ленинның аппарат ручкасын әйләндергәне ишетелеп тора. — ПетроградмьР Телефонда Ленин... Әйе, сүз Хаммер концессиясе хакында бара! Хаммер әфәнде яки аның компаньоны Мишель әфәнде... Дөрес әйтәмме мин? Мишель әфәндеме? — дип сорый Ленин, Хаммерга мөрәҗәгать итеп; Ленин Хаммерның аны тынлап торуына ышанырга Ленинның кинәт-кинәт каты итеп аппарат ручкасын әйләндергәне ишетелеп торды — бер мәртәбә әйләндерде, ике, өч мәртәбә. — Бүген миңа Арманд Хаммерның хатын күрсәттеләр, әйе, америкалы Хаммер, мин сезгә шуның турында язган идем! — дип бик әкрен генә әйткән сүзләрен ишеттек без аның — Әйе. америкалы, миллионер улы, безнең өчен үтә файдалы концессияне беренче булып алган кеше!— Ленин пауза ясады, ул сабырлык саклап эшнең асылын тыныч кыча бәян итәргә тырышты.— Хаммер бол ай дип яза: минем хатка, әйе, әйе, минем Питерга сезгә жнбәргән хатыма карамастан. Хаммерның коллегасы Мишель Внешторгта эшләүче һәм Питерда аны кабул иткән Беггенын тупаслыгыннан һәм бюрократлыгыннан зарлана. - Ленин, ачуы килеп, беравыкка тынып калды — Мин Беггеның үзен болан тотуын Үзәк Комитетта куячакмын! Нинди хикмәттер бу, шайтан белсен! Миннән махсус хат булуга карамастан, бөтенесен киресенчә эшләгәнсез! Сездән бу хәлне махсус тикшерүегезне сорыйм! Ул шундый ук зур-зур адымнар белән бүлмәгә килеп керде дә. язу өстәле янында туктамыйча, кабинетның аргы башына үтте, аннары, жәһәт кенә өстәл янына килеп, яшел сукноны тартып куйды да кырыс күзләре белән безгә карады. Ул кичне Мартенс белән без иртә аерылыштык — ул Главметаллга ашыкты (чөнки төнлә белән Курскига китәсе иде), ә мин Кремльдә калдым. — Ленин: «Үз юлбасарларыбызны кудык, ә читләрне чакырабыз»,— дип әйтте диде Мартенс, мин аны Кече сарайдан Троицк капкасына озаткан чакта.— ...Кыскасы, мин Владимир Ильичны болайрак аңладым: «Дөньяда бер генә паспорт бар, аннан безгә килүче һәркемнән без шул паспортны янында йөртүен үтенәбез, ул паспорт — изге теләк. » К. ГЫЙМАДИ гэрҗемәс*,