Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФАТИХ КӘРИМИ

(Тууына 100 ел тулу уңае белән) Фатих Кәрими 1870 елның 30[18) мартында хәзерге Татарстан республикасының Әлмәт районы Миңлебай авылында заманының прогрессив карашлы кешесе Гыйльман Кәримов семьясында туган. Байлыгы зур булмаса да, Гыйльман ага балаларын укытырга нык әһәмият биргән. Чистай мәдрәсәсен тәмам итеп, мөдәррислек таныклыгы алган олы улы Фатихны мулла итәргә теләмичә, дүрт ел Истамбул университетының «мөлкия» мәктәбендә ', аннары алты әй Мәскәудәге бухгалтерия курсларында укыткан. Соңыннан Петербургка Ильяс мирза Бураганский типографиясенә җибәреп, китап басу һөнәренә өйрәткән. 1899 елда Фатих Кәрими, Оренбургның зур бае Шакир Рәмиевнең тәрҗемәчесе сыйфатында, Европа буйлап сәяхәт итә. Көнбатышның техникасы, гыйлем-мәгърифәте, тормышы белән таныша. Шулай итеп, Ф. Кәрими күп төрле телләр [русча, фарсыча, гарәпчә, французча, төрекчә, хәтта бераз латынча), химия, физика, математика, тарих, география, педагогика һ. 6. фәннәрне белүче киң карашлы мәгърмфәтче-галим булып җитешә. XX йөз башында бездә бу сыйфатларга ия булган кеше юк иде. Шундый белем байлыгы белән коралланып, ул Россиядә яшәүче татар һәм гомумән төрки телле халыкларга гыйлеммәгърифәт орлыгы чәчүгә керешә. Мәсәлән, укытучылар әзерләү өчен Оренбург Квргалысында педагогия курслары оештыра Оренбургның пычрак подвалында, атасы белән бергәләп, кечкенә бер типография ача һәм шунда әдәби, фәнни китаплар бастыра башлый. Фатих Кәриминең иҗат эшчәнлеге күп кырлы һәм катлаулы. Ул — язучы, журналист, төрле фәннәр буенча дәреслекләр тезүче, педагог, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе. Язучы Ф. Кәрими, көчле сүз художнигы булудан бигрәк, рационализм һәм критик реализм вәкиле сыйфатында таныла. Ул татар җәмгыятен басып торган наданлык һәм шуның учагы булган иске тип татар мәктәп-мәдрэсәләрен, әларның башында торучы кадимче ишан, мулла һәм байларны, шул мәктәп-мәдрәсәләрдә укып кешелек сыйфатын югалткан шәкерт һәм хәлфәләрен, суфи һәм казыйларын нәкъ булганынча, дәрес итеп укучы күз алдына бастыра. 1904 елда басылган «Европа сәяхәтнамәсе» исемле әсәре аркылы ф. Кәрими Россиядә яшәүче терки телле халыкларны Көнбатыш Европа тормышы белән таныштырды. Бу әсәрен Ф. Кәрими гади бер ил гизүче сыйфатында гына язмый, бәлки Европадагы тормыш-көнкүрешнең аерым детальләрен татарның шул замандагы тормышы, гореф-гадәте белән чагыштырып та бара. Оренбургта 1906 елда Ф. Кәрими редакторлыгында «Вакыт» исемле газета, Р. Фәхретдинов редакторлыгында 1908 елда «Шура» исемле әдәби-гыйльми журнал чыга башлый. 1912 елның көзендә Ф. Кәрими «Вакыт» һәм «Шура» редакциясенең махсус хәбәрчесе булып Истамбулга китә һәм Балкай сугышы вакытында Төркия тормышы 1 Мөлкия мәктәбе — Истамбул университетының дәүләт эшчеләре (чиновниклар) әзерли торган факультеты. 2 Бу курслар 1889, 1890 һәм 1891 елларның җәй айларында эшли. Курска Россиянең төрле өлкәләрендә эшли яки эшләргә хәзерлекле яшьләр киләләр. турында күп санлы очери-хатлар яза. 1914 елда аның бу очерклары, 45 басма табак зурлыгында, аерым китап булып басылып чыктылар һәм җәмәгатьчелек тарафыннан яхшы каршы алындылар. Г. Тукай бу хат* очерклар турында: «Әнә «Вакыт» мехәр- рире Фатих әфәнде Торкиядәге вакыйга һәм хәлләрне гүя тере җанварлар тоткан кебек җанлы итеп кара диңгез аркылы йөздереп җибәргән диярлек фельетоннар яза. Апарин «Вакыт» идарәсендә пешереп, халык өстәленә җан азыгы итеп куялар»,—дип язды. «Вакыт» һәм «Шура» үз чорының прогрессив кешеләре каршында зур авторитет белән файдаланды. «Вакытнның баш мәкаләләрендә,— дип язды Г. Тукай,— милләтне иң йөдәткән, иң аптыраткан мәсьәләләрендә тиешле юллар күрсәтелә». Галимҗан Ибраһимов 1913 елда Ф. Кәримн- гә язган хатында: «Халык күп турыда сезнең ишарәгә дикъкать итәргә өйрәнгән. Идарәбез исеменнән (суз аАң» журналы идарәсе турында) Сездән шул сөальгә (милләт мәсьәләсе турында) бер-ике сүз. бер-ике җөмлә белән булса дә җавап язуыгызны үтеиәм. Әгәр дә озын язачак булсагыз, безгә аерым бәхет булачак»,— ди. Мондый мисалларны күп китерергә мөмкин. Ф. Кәрими «Вакыт» һәм «Шура» журналларында эшләү белән генә чикләнмәде. Ул по ляк язучысы Ф. Пуцековичиың төрле халыклар турындагы 40 брошюрасын тәрҗемә итеп, шуларның утызлабын бастырып чыгарды. Ләкин ул бу китапчыкларны механик тәрҗемә итү белән генә чикләнмәде, бәлки тәрле халыкларның тормышын татар халкы тормышы белән чагыштыра да барды. Тарих, география буенча китаплар язды, укытты. 1917 елгы февраль революциясеннән соң Ф. Кәрими Вакытлы хөкүмәтчең политикасын нык тәнкыйть итте. Вакытлы хөкүмәт башлыгы Керенскийны империалистик буржуазиянең приказчигы» дип атады. 1917 елның сентябренә чанлы Ф. Кәрими 3- Рәмиевкә хезмәт итә. Ләкин 20 сентябрьдә, Оренбург типографиясе эшчеләренең гомуми забастовкасы һәм Ф. Кәрими- нең эшчеләрне яклавы һәм аның бу чордагы политик позициясе уңае беяәи, аиы үэе оештырган һәм 12 ел хезмәт иткән «Вакыт»тан китәргә мәҗбүр итәләр. 1 ноябрьдаи Ф. Кәрими «Яңа вакыт» исемле икенче газетага күчә. 1918 елның язында, Оренбург Советлар кулында чакта. Ф. Кәрими «Яңа вакыт»ны чыгаруны дәвам итә. Ул шулай ук яшьләрнең әдәбиат түгәрәгенә булыша, аларның җыентыкларына «Рәсем, шигырь, музыка» исемле озын мәкалә яза, җыентыкны «Яңа вакыт» типографиясендә бастыра. Шушы түгәрәкнең юлламасы белән 1922 елда Муса Җәлил Казанга килә. 1919 елның январенда Дутов Оренбургтан бөтенләй куылгач. Ф. Кәрими анда чыннан «Эшчеләр дөньясы», «Юл» К б. совет газеталарының редколлегия члены булып эшли, халык мәгариф институтында, башкортлар техникумында, казакълар өчен оештырылган курста укыта, балалар тәрбиясе турында «Иҗтимагый тәрбия» исемле китабын һәм 1925 елда Казаидв Сайланма әсәрләрен бастыра. Аннан Мәскәүгә күчеп, Центриздатта эшли, көнчыгышны өйрәнү институтында төрек теле укыта. Мәсиәүдә чакта да Ф. Кәрими яшь язучылар белән бәйләнешен өзми, аларга герле киңәшләр бирә, укырга, белемнәрен күтәрергә өнди. Дәрдмәндиең 1929 елгы «Яңалиф» нәшрня- тындл чыккан бер томлыгын тезүдә катнаша, аңа шагыйрьнең биографиясен язып кертә. Ф Кәрими 1937 елның 27 сентябрендә 67 яшендә үлә. Хәй ХИСМӘТУЛЛИН, филология фәннәре кандидаты