Логотип Казан Утлары
Публицистика

 ӘДӘБИ ТЕЛ ХӘЗИНӘСЕНЕҢ КЫЙММӘТЛЕ ИСТӘЛЕГЕ

.¥/// гасырда тезелгән бер сүзлек турында ойләү теле кебек үк, торкч халыкларның язма телләре формал шу да бик борынгы заманнарга барып тоташа. Безне», араның V йезена караган язма хатирәләренең табылуы әнә шүл хакта сейпи . Хәзер ул истәлекләрне ейрәнүгә бездә дә зур игътибар бирелә башлады Бу аңлашыла да. Чонки гомум терки мирасны, гомум терки тел чыганакларын җентскиоп ойрәнгәндэ генә татар әдәби теле һәм әдәбияты формалашу мәсьәләләрен фәнни нигездә хәл итәргә мемкин. Борынгы татар теле үзенчәлекләрен чагылдырган язма истәлекләр арасында терле сүзлекләр аеруча әһәмиятле. Биредә шул кадәресен дә әйтеп үтү урынлы бул'яр: сүзлекләрнең тәзелүен борын- борыннан тормыш үзе таләп иткән. Сәүдәнең, экономик менәсәбәтләрнең үсүе тәрле территорияләрдә яшәгән халыкларның бер-берее белән аралашуына китергән Бу аралашу исә халыклар арасында аерым телләрне әйрәну һәм белү зарурлыгын да i он тәртибенә куйган. Борынгы сүзлекләрнең күбесе әнә шундый пргктии ихтыяҗлардан чыгып тезелгән. Шуңа күрә терле глоссарийлар, тарихи сүзлекләр халыкның җанлы еей- ләм телен чагылдыру ягыннан кыйммәтле истәлекләр булып саналалар. Без бу мәкаләдә укучыларны XIII йоздә тезелгән шундый бер сүзлек белән таныштырып узмакчы булабыз. Ул «Теркичәгарәпчә сүзлек» дип атала Авторы билгесез. Хәзерге исәп буенча 1245 елның 28 январенда тәзепеп беткән. Моны кулъязма ахырындагы сүзләрдән күрергә бупа. Анда: «Бу әсәр шогбан аеның 27 нче кенендо якшәмбе кон 623 елда тәмам булды. Күчереп язучы Хәлил бине Мохәммед бине Йосыф зл-Кунавип дип язылган. Аны беренче мәртәбә Голландия галиме М. Т. Хоутсма Лейдеида сакланган кулъязмасы нигезендә 1894 елда бастырып чыгара . Шулай ук поляк профессоры А. Зай1 Терки язмалар арасындагы беренче истәлек «Хуастуанифт» дип йортелә. Уйгур шрифтында язылган бу истәлекнең аерым элешләрен немец һәм инглиз телләрендә А. Лекок, рус телендә академик В. В. Радлоә, С. Е Малое, Л. В. Дмитриева бастырып чыгара 2 М Т Houtsma Ein tOrkisch-arablschew Glos^ar Nach der Lcidener Handschrtfl HeraiiSReffeben und crlftulert von M Th. Houtsma. Leiden — E I. Brill. 1894. Немец толендә Хәзерге кендә аның берничә данәсе генә сакланып калган. Биредә Ленинград китапханәсендәге носхосо файдаланылды. С ончковский. филология фәннәре докторы Ә. Нәҗип, казакъ теле белгече А. Курыш- жанов, терек галиме А. Инан хезмәтләрендә дә бу сүзлек турында кайбер фикерләр очрый. Сүзлек борынгы кыпчак кабиләләре телен чагылдыра. Шуңа күрә ул татар теле тарихы ечен әһәмиятле материал булып тора. Билгеле булганча, Идел буе татарлары һәм аларның теле формалашу шушы территориядә яшәгән борынгы җирле төрки кабиләләр белән тыгыз бәйләнгән. Һәм борынгы кабилә телләренең йогынтысы нәтиҗәсендә Идел буе терки әдәби теле гасырлар буе байый һә/л камилләшә килгән. Шул процесста билгеле бер кабилә диалекты хәлиткеч рольне үтәгән. Татар теле формалашуда мондый алшартларның берсе итеп кыпчак теле санала. Моны борынгы язма хатирәләр белән расларга мөмкин. Тикшерелә торган сүзлек тә шундый документларның берсе. XIII йоздә кыпчакларның бер өлеше Идел буеннан Мисырга күчеп китә. Бу процесс, монголлар һоҗүменә кадәр үк башланып, Алтын Урда дәүләте төзелгәч тагы да көчәя төшә. Мисыр белән Алтын Урда арасында дипломатик мөнәсәбәгләрнең урнашуы гарәп һәм кыпчакларның үзара аралашуында зур роль уйный. Шулай ук Алтын Урда ханы Бәркәнең ислам динен кабул итүе бу ике дәүләтне бер-берсе белән тагы да якынайта Вакытлар үтү белән кыпчаклар Мисырда дәүләт-идарә эшләренә дә катнаша башлыйлар һәм армиядә җитәкче постларга күтәреләләр. Хәтта хөкүмәт белән җитәкчелек итүче династияләр барлыкка килә. Әмин әл-Холи күрсәтүенчә, 1250—51 еллардан башлап, Мисырда власть кыпчаклар кулына күчә. Солтан Бәйбарс, Калаун чыгышлары ягыннан кыпчак булалар . Мисырга күчкән кыпчаклар (икенче төрле аларны мәмлүкләр дип йортәләр] берничә гасырлар буе җирле халыкка культура ягыннан зур йогынты ясыйлар. Дәүләт күләмендә төрки тел өстенлек ала, шуп телдә бай әдәбият туа. Гарәп укымышлылары һәм шагыйрьләре торки телне (кыпчак телен) өйрәнгәннәр, ул телнең матурлыгын күргәннәр, әсәрләрен дә торки телдә язганнар***** . Без сүз алып бара торган сүзлек гарәпләр белән кыпчаклар арасында тел алмашуда беренче ярдәмлек булып хезмәт иткән, һәм ул үзе дә Мисырда менә шул кыпчаклар идарәсе башлану алдыннан — 1245 елда төзелгән. Андагы сүзләр һәм тел үзенчәлекләре соңыннан Саранның «Гөлстан*ында, шул чорда язылган башка әсәрләрнең нигезендә ята. Алтын Урдада һәм Мисырда әдәби телне һәм торки әдәбиятны формалаштыруга кайсы күп, кайсы аз дәрәҗәдә хәзерге татарларның, Кырым татарларының, башкортларның, үзбәкләрнең, казакъларның, төркмәннәрнең һәм *әзербәй- җаннарның борынгы бабалары катнашкан <. Инде турыдан-туры сүзлекнең эчтәлегенә кагылышлы мәсьәләләргә күчеп, Хоутсма чыгарган әлеге басмага күз салыйк. 7 битлек кереш сүздән соң китапның төп бүлекләре башлана. Беренче бүлектә (3—42 битләр) кыпчак теленең грамматик үзенчәлекләре турында языла. Икенче бүлектә сүзләр һәм аларга аңлатмалар бирелә (43—110 битләр), һәр суз башта гарәп шрифтында языла, аннан соң шул сүзнең транскрипциясе һәм немей теленә тәрҗемәсе бирелә. Аерым сүзләрне чагыштыру өчен Хоутсма «Коман мәҗмуга»сына да мөрәҗәгать итә. Лейден кулъязмасының тексты, ягьни сүзлек үзе М. Хоутсма китабының соңгы өлешендә бирелгән. Безнең өчен нәкь шушы соңгы өлеше әһәмиятле дә. Андагы гарәпчә һәм теркичә сүзләрне, ул сүзләрнең мәгънә төсмерләрен җентекләп тикшереп чыкканнан соң, М. Хоутсманың аңлатмаларында берникадәр төгәлсез- 1С. Закиров. Дипломатические отношения Золотой Орды с Египтом. Рус телендә. «Наука» нәшрияты. Мәскәү. 1966 ел. 4 бит. 2Амин эл-Холи. Связи между Нилом и Волгой. Гарәп теленнән тәрҗемә. 1962 ел. 10 бит, С. Закиров. Күрсәтелгән хезмәт, 35 бит; Л. А. Семенова. Салах ад-дин и мамлюки в Египте. Рус телендә. «Наука» нәшрияты. 1966 ел. 51 бит. 3 Амин эл-Холи. Күрсәтелгән хезмәт, 31 бит. ♦ Э. Н. Наджип. Кыпчакско-огузский литературный язык... Москва. 1965 ел. 39 бит. лейләр булуы курен». Кайбер сү:пәриең мәгънәсен алгыш аңлату я хи лсхсик берәмлекләрнең барлык омонимик һәм полисемик вариантларын бирел җиткермәү кебек җитешсеэлекләр очрый. Боларга казакъ теле белгече А. Курышжанов та игътибар итә Хәзерге тюркология фәне күзлегеннән чыгыл караганда, Хоутсма китабында транскрипциянең дә бетенләй үк камил булмавын әйтергә кирәк. ж Сүзлектәге тел үзенчәлекләрен, аерым сүзләрнең бирелешен, грамматик формаларны чагыштырып карау андагы сүзләрнең хәзерге татар теленә бик — якын булуын күрсәтә. Бигрәк тә шул чордагы халык теле элементларын эченә § алуы ягыннан бу ядкарь игътибарны җәлеп итә. Андагы күп сүзләр хәзерге әдәби телдә һәм диалектларда да сакланган. Әлбәттә, чорга хас теп аерымлыкларын — (борынгылык күренешләрен, гомум терки тел эчен характерлы б<л-сләрне. язма тел элементларын һ. б.| һич тә инкарь итәргә ярамый. Шунысы әһәмиятле, теркичә- 2 гарәпчә сүзлек телнең лексик хәзинәсен чагылдыру белән генә чикләнми, = бәлки гомумпланда борынгы телне күз алдына китерергә дә ярдәм итә. сүзләрнең g үзгәрүләре, сейләм нормалары, телдәге аерым грамматик формалар, кушымчалар турында да мәгълүматлар бирә. Сүзләрнең кулланылулары ягыннан чыгып, тезүче үз хезмәтен дүрт олешкә бүлә. ††††† Анда терки исемнәргә, фигыльләргә, фигыльләрнең терләнешенә, кушымчаларга багышланган бүлекләр аерылып чыга. Күләм ягыннан тәп урынны сүзлек one me тәш- ® кил итә. Әйтелеш һәм мәгънә ягыннан кайбер лексик берәмлекләрдәге үзтэрешләрне х искә алмаганда, андагы сүзләр нигездә хәзерге татар телендә дә актив кулланылышта йориләр. Сүзлек тематик яктан тагын күл кенә бүлекләргә бүленә (Хоутсмада — 26. ә куль- х язмада — 41]. Аерым бүленлоргә кергән сүзләрнең барысы да бүлек исемнәренә туры ‡‡‡‡‡ килеп бетмиләр. Бүленешләрдә мәгънә ягыннан бетенләй башка семантик торкемгә в караган сүзләр дә очрый. Бүлекләрдә китерелгән сүзләрнең каиберләрен карап чыгыйк: Кук җисемнәрен һәм шуңа бәйләнешле предметларны белдергән исемнәр: күк, ай. йолдыз, болыт, туман, йагмур, кар, боз, суык, йәшен, йылдырым, күкрәмәк’. Җир остендәге предметлар: ком. таш, кыя, йар, йул, йорт, ишик, ачкыч, иниш, учак. Су һәм аның белән бәйләнешле сүзләр: су, йырмак. булак (елга], кул, тирән, сай, ташкын су. акар су, балык, селек, караб. йилкән. Агачлар, үсемлекләр, җимеш куаклары, яшелчә: агач, теб [тәп], ботак, чыбык, йабрач (яфрак), чәчәк, алма, йозем. куз [чикләвек], усак, тал, кайын, ормон, кабак, карбоз, торма, кишер, суган — йува, сарымсак, геләп, свз. бостан, тигәнәк. Җир эше, чәчү болен бәйләнешле сүзләр: нгин (иген], игииче. сабан, урак, тырмавыч, корак, арба, салам, орлык, богдай, борчак, тары, мерҗәмаи (ясмык). Хәрби лексика: кылыч, кын, сонге, калкан, йарук (латы), коба, ашык (шлем], йәйә, кереш (тетива], ук. чукмар, ийәр, йогән, тезген, нукта, камчы, иемелдерек (ядрә), чалыш-санчыш (сугыш). Кошлар һәм алар белән бәйләнешле сүзләр: кара кош. лачын, шонкар, торна, каз, үрдәк, күгәрчен, чыпчык, карга, иабалак, сыгырчык, карлыгач, томшык, йомыртка, ойа, тозак. Хайван исемнәре икегә бүлеп бирелә: ерткычлар һем кулга ие- ләштерелмәгәм башка хайоэннар (аслаи, каплан, сыртлан. телке, буро, барс, куйаи, су- ††††† А. Курышжанов. К истории и критике «Тюркско-арабского словаря XIII века». Исследования по истории казахского языке. Рус теленде. Алма-Ате. 1965 ел. 9—24 битләр. » Сүзләр транскрипциясез, ннгозде хәзерге язылышта биреләләр. cap, тийн); йор. хайваннары |эт, ат. айгыр, тай, копын, үкүз, бузагу (бозау), сыгыр. тана, нуй, тәкә, кәҗә, тонгух, чучка]. Аерым сыйфатлау сүзләренә дә мөрәҗәгать ите-*<Э. Мәсәлән, атларга карата бүз, тимер бүз, туры, кара, чобар, сары, кола йагыз (каракөрән), чал (ак), ала кебек сүзләр кулланыла. Твсне белдерүче сыйфатларда (ак, кара, кызыл, сары, күк-зәңгәр, нашел) дәрәҗә билгеләре ачык твсмерләнә: кап-кара, КЫП-1ЫЗЫЛ. сал-сары, йәм-йәшел, күз-күк (зәл-зәңгәр мәгънәсендә). Һәр бүлек шул чорда иҗтимагый тормышның киң сферасына караган сүзләрне эченә ала. Бу сүзләр аша халыкның тормыш һәм яшәү шартларын, һәнәрен, җәмгыять тәге иҗтимагыйэгонзмик һәм культура мөнәсәбәтләрен сиземләргә момкин. Кайбер бүлекләрдә халык арасында киң таралган ашамлык исемнәре (аш, шүрба, ит, куырма, итмәк, бал, айрач, сет, йүремчек, корт], тормыш-конкурешкә караган әйберләрнең исемнәре (мәсәлән, түшәк, йурган, кап, себерге, казан, кашык, иләк, уклагу (уклау), ут, кол, чакмак (чакма), чыраг (йактырткыч), бишек, сакыз, кабтан (кафтан), кунгәк (күлмәк), чүбрәк, киндер, мамык, эчлек, бүз һ. б.) бирелә. Сүзләрнең синонимии вариантлары да очрый: кушак, бил багы; башмак, эзлек (ягъни эз калдыручы); тамак, бугаз һ. б. Кеше организмы белән бәйләнешле сүзләр үзләре бер төркемне тәшкил итәләр. Мәсәлән; буй, түбә, сач, толым, буйын (муен), азуг (азу теш), култык, кул, терсәк, беләк, бармаклар (олы бармак, сук бармак, урта бармак, атсыз бармак, чичләк бармак), карыш, карын, балгыр, тубь-к, табан, ут. кан, тамыр, сеңер, сүңәк (сөяк), тир, гәүдә һ. б. Сүзлектә бер бүлек саннарга багышланган. Кайбер фонетик үзгәрешләрне искә алмаганда санау тәртибе һәм саннарның бирелеше борынгы телдә дә хәзергечә үк булган. Тол сүзләргә (алтын, көмеш, кургашын, корыч, ут, уймак, бычкы, утүрге, беләү, кубыз һ. б.) аффикслар ялгау юлы белән профессия һәм һөнәрчелек исемнәре ясалган. Анда чы-че кушымчаларының гаять актив кулланылышта икәнлеге күренә. Мисаллар: битикче (язучы), утачы (дәвалаучы, табиб), йунгучы (балтачы, плотник), итмәкче (икмәк салучы), итче, сатчы (сатучы), йөкерче (йөгерүче), тукурчы (тукучы], икинче (игенче), кимәче (көймәче), буйачы (буяучы), сунгече, йырлайчы (җырчы), кубызчы, йабчы (төзүче), илче, йүкунче (наместник), текче (тегүче) һ. 6. Бер бүлек борынгы кеше исемнәренә карый: Бәйбарс, Котлыбарс, Колбарс, Айбарс, Алтыбарс, Ил бәге, Айтугды, Көнтугды, Айтимер, Коштимер, Биктимер, Иотпы- ба. Айба, Күчбә, Айбик, Котлыбик, Актай, Тимерхан, Тимерташ, Алтынташ, Бикташ һ. 6. Мондый кушмз формадагы исемнәрдә төрле мәгьнә төсмерләре чагыла: Котлы + ба — бәхетле бәк. Ай ба Ц Ай + бик — ай төсле бәк. Күч бә — көчле бәк, Котлы + бик — бәхетле бәк, Котлы барс — бәхетле барс (пантер). Бик 4- таш — таш кебек бәк һ. б. ш. Туганлык һәм кардәшлек мөнәсәбәтләрен белдерә торган сүзләр аерым бүлеккә кертелгәннәр. Мәсәлән: ата, ана, карендәш (ир туган), кыз карендәш, өйедәш (хатын), угыл, кыз, килен, кийәу (кияү), үги углан һ. 6. Шулай ук ир, карт, йекет, кече углан (бала), агуз углан (имчәк баласы), иркән (буйдак], кунак, бәлеш, йат, йулдаш, тоткын, кол, кырнак (асрау кыз) кебек сүзләр дә шулар рәтендә карала. Халык арасында киң таралган авыруларның атамалары һәм кешенең физиологик хәле дә сүзлектә урын алган. Мәсәлән: җан тартмак, котырмак, чобан (фурункуль), тилелек, үзйөрмәк (эч китү), иснәмәк, йанчыкмак (хәл китү), йөтермәк (йөткерү), эссетмә (лихорадка) һ. б. Капма-каршы мәгънәләрне белдерүче сүзләр (антонимнар) бу язма истәлектә бер ■эынга туплап бирелгәннәр. Мисаллар: иакшы—чиркин (начар), йакын —йырак. йумарт - чукма р, алып (батыр) — алыг (куркак), тере — үле, игиз — йалгыз, бай — йуксыл, барлы — йуклы, атлы — йәйә. (җәяү), исрук — айык, үст — аст, бүтүн — сый- нык, чын — йалгаи, татлы — ачы, суык — эсси, тулы — буш һ. 6. Сүзләр кушымчалар ярдәмендә дә бер-берсенә каршы куелганнар: сакзллы — сакалсыз, йасы — йасысыз, өсле — өссез, көчле — көчсез, күзле — күзсез, котлы — котсыз (бәхетле — бәхетсез). Бер үк сүзләрнең төрле мәгънә төсмерләрен күзәтергә мөмкин. Тел гыйлемендә полисемик сүзләр дип йөртелгән мондый лексик берәмлекләрдә төп (номинатив] мэгьнә сайлана. Ләкин, контексттагы кулланылышларына караг, аларда терле мәгънә тасмсрләре барлыкка килә. Мәсәлән: йир —җир (планета]. ф й и р — урын, й и р — җирнең бер кисәге (участок]. £ борчак — чәчү культурасы, борчак —күктән ява торган боз. арка — кеше организмының бер олеше. арка — ярдәм. а Торки телләрдә һәрберсе мостәкыйль мәгънәгә ия булган аваздаш сүзләр — вмо- = нимнар да зур урын тоталар. Борынгы течки теп традициясе рәвешендә дәвам нтеп 3 килә торган мондый сүзләрне күзәтү дә бик кызыклы. Менә аларның кайберләре: '' корт — бүре. 5 корт —корт (боҗәк]. ай — елның календарь бүленеше. * ай — күк җисеме. я курган — аран, курган — ныгытма (крепость). < курган — кабер естендәге чардуган, ут—үлән (утау, утлау сүзләрендә саклана]. ут — янгын, яктылык могънәсендә. * й а ш — күз яше. < й а ш — яшь (аңа биш яшь], й а ш — олгермәгән җимеш, яшелчә, о и — сан. он —пешерү очеи әзерләнгән продукт. Хәзерге телдә бу сүзләрнең кайберләре борынгы телдәге кебек үк омонимик моиәсәбәттә тормыйлар: алар телнең зволюцион үсешендә мәгънә үзгәрешләреиә тартылганнар яки. телдән ботенләйгә тешеп, архаик формага әйләнгәннәр. Лексик-семантик, тарнхиэтимологик аспекттан чыгып караганда, сүзлектә аерым сүзләргә хас үзенчәлекләрне очратырга була. Мәсәлән, тәңро, изге сүзләрен алыйк. Аларны ислам дине белән генә бәйләнешле итеп карау дерес түгел. Чонки алар терки халыкларда ислам таралганчы ук мәҗүсилек чорыннан бирле кулланылалар. Татар телендәге зәңгәр, тәңре, күк сүзләре очесе дә бер мәгънәгә барып тоташалар һәм тарихи планда синоним сүзләр булып каралалар. Зәңгәр тесно белдерә торган мәгънә аларның нигезендә ята. Зәң|әр, тәңре сүзләре аваз тезелеше ягыннан гына үзгәртелгәннәр. Тәңре сүзендә зәңгәр сүзендәге кебек үк тее мәгънәсе чагылган, соңыннан ул күктәге алла дигән тешенчәие белдерә башлаган. Кайбер терки телләрдә зәңгәр сүзе урынында күк сүзенең йерүе дә шуның белән бәйләнешле. Изге сүзе борынгы телдә ийге формасында яхшы мәгънәсен биргән. Татар телендәге игелек сүзе шуңа ишарә итә. Беренчел мәгънә (яхшы) аерым тәрии телләрдә хәзер дә сакланган. Ә татар телендә й һәм э авазларының кучешо нәтиҗәсендә бу сүзнең мәгънәсе дә үэюргән. Мәгълүм булганча, тел үсеше процессынде авазлар күчешә мәгънә үзгәрүдә зур роль уйный. Мәсәлән, үтсез (ЯТИМ], ейедәш (хатын), оиле (ягъни оилангәи] сүзләрендәге уг — ой тамырлары — бер үк формалар. Мондый мисаллар һәм шуңа охшашлы башка үзенчалеиләр югарыдагы фикерне ачык раслыйлар. Сүзлектә хәзерге татар әдәби телендә очрамый торган терми сүзләр дә шактый. Сагым (мираж), кирон су (эчә торган су), кырбага |баиа). чабылдырык (яфрак), ур- бәке (торма), сазган (дракон), купан (билбау), сү (гаскәр), бусу (засада), тарару (үлчәү), базаркай (сәүдәгәр], агын |басып керү), әүдән (сәләтле, зирәк), текмә (хәйләкәр), чиркнн (яман), күсә (сирәк сакал), әкше |әче) кебек сүзләр шундыйлардан. Мондый сүзләр торки телләргә хас аерым урынчылыклар белән бәйләнештә дә каралалар. Төркичә-гарәпчэ сүзлектә, кыпчак теле үзенчәлекләреннән тыш, үгыз тармагына караган төркмән теле элементларына да урын бирелә. Куп очракларда глар кыпчак теле сүзләренә адекват рәвешендә кулланылалар. Мәсәлән: төркмән теле кыпчак теле гөбек кендек додак ирен егин иң (җилкә) кунес (гунош| кояш толу (долы) борчак (бозлы яңгыр) банбук мамык сөвүт тал корт бүре таушан куян сиңек чебен Сүзлектә гарәп-фарсы теленнән кергән сүзләр аз. Мәсәлән: сарай (керт), караван сарай (караван йорты), дивар, шәһәр, анар (гранат], хөрмәт. баг (бакча), дәстэрҗә (борын яулыгы], кәгат (кәгазь), хуҗа, зыян, хамри (ак мәгънәсендә), базарган (сәүдәгәр]... Алар арасында фарсы теленнән кергәннәре күбрәк. Фарсы сүзләренең кайберләре кыпчак сүзләре белән параллель бирелгәннәр. Мәсәлән: алу/ көнен (кэра җимеш), бенир//йүремчәк (сыр), жулаһ токурчы (тукучы), дост ынак (дус), каһал армаву (ялкау), килим/чекмен (кием), калы кер |коеер). Аерым сузләрнең фонетик тезелешендә традицион, язма һәм башка терки тел үзенчәлекләре күзәтелә. Сузләрнең уртасында һәм ахырында W авазы урынына Г ның (йаглык, батыр, агыр, таг, йәйәг, аг. азуг теш), интервокаль позициядә г урынында к ның (үкез, сакыз, сикез, ту кыз) кулланылуы, кайбер сүзләрнең уртасында й урынына гның (сыгыр. түгмә), суз ахырында саңгырау аваз урынына яңгырауның (колаг) булуы һәм башка үзенчәлекләр шулар рәтендә каралалар. Сүзлектә суз тәркемнәренең төрләнешенә һәм фигыль формаларына шактый урын бирелгән. Боерык фигыльнең берлек санда гыл-гел, кыл-кел кушымчалары белән ясалган формалары очрый: укыгыл, белгел, суйгыл, эчкел, йандыргыл, ачкыл, кайткыл, ултыргыл, йиткел, башлагып, баткыл, баглагыл, атлатып (ела), утлагыл, таратыл, сана- гыл. Күплек санда бу фигыльләр күп очракларда — ңыз-ңез кушымчаларын кабул иткәннәр (языңыэ — язмаңыз). Хәзерге тел белән чагыштырып караганда, фигыльләрнең тәрләнешендә артык зур үзгәрешләр күренми. Мисал өчен, үткән заман хикәя фигыльнең төрләнеш үрнәген китерик: йаздым йаздыг йаздың йаздыңыз йазды йазды Ыр —ер —р кушымчалары ялганып, процессны белдергән сүзләр борынгы телдә хәзергекиләчәк заман хикәя фигыль мәгьнәсен белдергәннәр. Мәсәлән: Йосыф дисә күзләреннән канлар агар, Фиркать уты хәсрәт илә бәгърен ягар. Висаг.ь умар, емид датар, кире б а к а р. — Кавышмактан пич өмид кәсмәз имди. («Йосыф вә Зөләйха».) күренеш сүзлектә дә чагылыш таба. Чагыштыру өчен берничә мисал: Борынгы тел Хәзерге тел язармын язам язарсың язасың язар яза ат агиар ат ауный чо«» чукәр дөя чүгә күренә ки, татар телендә бу формаларда хәзерге заман тошенчәсе сайланмаган. Бары тик мондый семантик-грамматик үзенчәлекләрнең традиция рәвешендә хәзерге телдә стилистик максатларда кулланылу очраклары гына бар. Мәсәлән: «Актер йортында ул сәнгать турында иптәшләрчә сәйләшеп утыру эчен һәрхайчан вакыт табар. Әңгәмәдәшен игътибар белән тыңлар, интересларының киң колачлы булуын күрсәтүче берничә үткен сүз әйтеп куяр». («Соц. Татарстан» газетасы.] «-дугасыз җигелгән әйбәт атка утырыр, башын күккә күтәреп, деньяга борын тишекләре белән карап барыр. Бер адым җәяү а т л а м а сл (Г. Әпсәләмоа.) Сүзлектә я з г а й формасының киләчәк замандагы ашне яки хәлне белдерүе турында әйтелә. Башка тарихи язма истәлекләрдә дә моның ачык чагылышын күрергә момкин. XV) йоздә язылган «Тохфәи мэрдан» әсәреннән бер мисал: Сән яхшылык кыл, яхшылыкта бар мәзә. Кем яманлык кылса,— ул тапкай җәза. Кем егылганда кулын тот бер моңлыиың — Ул тәкый т о т к а й кулың бер кон синең... Изгелек хакын белгәйләр,— Илкедии килгәнчә изге кылгайлар. Сүзлектә сүзләр бәйләнешенә караган үрнәкләр бегән дә танышырга була. Мәсәлән: сәңа әйтермен, сезгә әйтермен, аңа әйтермен, айларга әйтермен, безгә әйтерсез. алгыл моны, китергел моны һ. б. Җанлы сойләмдә инверсион тәртип киң урын ала: зчкеп бу суны. Йигел бу итмәкне (хәзерге телдә: аша бу икмәкне] һ. б. XIII йоэдәге тел үзенчәлекләрен чагылдырган тәрххчә-гарәпчә сүзлектә моннан тыш күп кенә характерлы якларга тукталырга момкин булыр иде. Хәзергә кадәр хәл ителеп җитмәгән проблемаларны, кайбер томанлы мәсьәләләрне ачыклауда сүзлек әһәмиятле роль уйный. Ниһаять, татар теленең нинди кәбмлә телләре җирлегендә үсеп килүен раслау очен бу язма хатирә кыйммәтле чыганаклардан санала. Шуңа күрә киләчәктә аны җентекле рәвештә еирәнү татар телендәге аерым нормаларның тарихн-зволюцион үсешен обьсктив күзалларга ярдәм нтәчак.