Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЮЛ БАШЫ

Казанга килгән чит ил делегация җитәкчеләренең берсе шәһар белән таныштыручы иптәшкә болай дигән: «Гаҗәеп шәһәрдә яшисез... Йотлыгып укыла торган тарих дәреслегедәй ул. Сугышлар һәм революция тарихы, халыклар һәм сыйныфлар керәше тарихы, фән һәм культура тарихы». Ихтимал, борынгы шәһәрләрнең һәркайсында да аның кунакларын тарихны сиземләү хисе кечлерәк билидер. Урамнар һәм йортларның ташлары, иай яклары беләкдер елъязма сәхифәләрен хәтерләтеп, күңелләрдә боек исемнәрне, вакыйгаларны уяталар. Миңа калса, мондый хисләр Казан кунакларын аеруча бер коч белән биләп ала. Бу, әлбәттә, биредә революция полководецлары, фән. әдәбият, сәнгать корифемлэ- ре — С. Аксаков һәм Г. Державин, А. Пушкин һәм Л. Толстой, М. Горький һәм В. Маяковский, рус органик химия мәктәбе башлыгы А. Бутлеров һәм боек геометр Н. Лобачевский, А. Герцен һәм Н. Чернышевский. В. Качалов һәм Ф. Шаляпиннарның яшәве, я булып китүләре, укулары, керәшләре эчен генә түгел, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилнең шигъри авазлары яңгыравы, я С. М. Киров, Н. Э. Бауман, рус марксистларының иң беренчеләреннән Н. Федосеевның укуы, Я. Свердловның 1905 елда, партия кушуы буенчв, бирегә килүе очен генә дә түгел». Әлбәттә, боларның барысы да — Казан белән бәйләнешле бу исемнәрнең һәммәсе дә — бик якын һәм бик кыйммәт безгә. Әйе, шәһәребездә «бервакытта да чирәм үсмәс халык сукмагы» сузылган, изге саналган һәм сакланган, хормәт ителгән урамнар, йортлар, бу юбилей елы алды кемнәрендә экскурсантлар агымы озелмәгән истәлекле урыннар күп. Казан — Ленинның революцион юлы башы, булачак Октябрь юлбашчысының беренче революцион чыныгу алган шәһәр. Казан университеты яныннан, аның мәһабәт ак колонналарына карал узган чагында, бетен уй-фикерләрең ихтыярсыздан, Петроград Смольный колонналарына барып тоташа. Фильмнарда күрсәтелгән, позма, повестьларда җырланган Ленинның онытылмас 1917 ел Октябре тәнендәге Смольныйга барган юлы барлык детальләре белән күз алдыңа килеп баса. Уйга каласың: ә бит 30 ел дәвам иткән бу озын юл биредә, Казанда, менә шушы университет бинасында баш К ЛЕНИН БӨЕК ЯКТАШЫБЫЗ пана: 1887 ел ирендә, Ульяновлар семьясы, Владимир Ильичка университетка керәсе булгач, Сембердән Казанга кучеп килә. Менки бу чагында патшага һөҗүм итүдә катнашкан «дәүләт җинаятьчесе»нең энесе очен башкала университетларына юл ябык була. Бу хәл турында Анна Ильинична уз истәлекләрендә «башкала университетларының берсенә керү турыдан-туры тыелмаса да, полиция департаменты директоры әнигә, провинция университетында укып, яныгызда яшәве яхшырак булыр» дип күрсәтмә бирүе турында сөйли. Шулай итеп, Ульянов өчен Россиядә иң карт университетларның берсе — Казан университеты сайлап алына. Узган гасыр ахырларындагы университетлы Казан шул заманның зур каласы булып санала һәм аның политик тормышында студентлар зур роль уйныйлар. Казан студенты Д. Каракозов Александр || гә ата — бу вакыйга патша хөкүмәтен «коткы таратучы» университетлы «коткычы» шәһәр өстеннән күзәтүне тагы да көчәйтергә мәҗбүр итә. Сиксәненче еллар уртасында, биредә, укучылар арасында гына түгел, ә алдынгы эшчеләр арасында да, марксистик юнәлештәге беренче түгәрәкләр барлыкка килә. Түгәрәкләрнең тыелган әдәбияттан торган үз китапханәсе була, яшерен типография булдыру турында да хыялланалар алар, бердәм үзәкләре дә була анарның һәм бу үзәк белән, Ленин әйткәнчә, гадәттән тыш талантлы һәм үз эшенә бирелгән революционер Н. Федосеев җитәкчелек итә. Казан студентлары Россия революцион яшьләре белән тыгыз бәйләнештә була. Алар актив политик эшчәнлеккә омтылалар. М. Горький үзенең «Минем университетларым» әсәрендә Казан яшьләренең рус халкының киләчәге турында өзлексез борчылып, газета мәкаләләре, укыган китапларындагы төп фикерләр, шәһәр һәм университет турындагы вакыйгалар белән дулкынланып яшәүләре хакында яза. Н. Чернышев- скийның «Нәрсә эшләргә!», П. Лавровның «Тарихи хатларлы, Д. Писарев мәкаләләре басылган килеш тә, басылмаган кулъязма хәлдә дә кулдан-кулга күчеп йөриләр. Хөкүмәт буйсынмас Россия студентларына каршы кискен чаралар белән җавап бирә. Студентларга нинди генә булмасын җәмгыять, клубларда катнашуны тыйган, «галиҗәнап раслаган» устав — казарма уставы чыгарыла. Жандарм хокуклары бирелгән махсус надзирательләр булдырыла, урта мәктәпләрдә кучер, лакей, повар һәм вак кибетче балаларын алмау турында хурлыклы циркуляр кабул ителә. Менә шундый бер заманда Ульяновлар семьясы Казанга күчеп килә. Казан студентлары семьясына аяк баскан Владимир Ульянов университет начальствосы исеменә язган прошениесендә барлык мәҗбүриятләрне естенә алудан тыш, «...бернинди җәмгыятьләрдә дә, мәсәлән, землячестволарда член булып тормаска һәм катнашмаска, хәтта закон тыймаган җәмгыятьләргә дә, һәр очракта, якын начальствоның рөхсәтеннән башка, член булып кермәскә сүз бнрәм»,— дип махсус подписка бирергә мәҗбүр була. Подписка бирелә, формаль як үтәлә, әмма Владимир Ильич шунда ук Самара — Сембер землячествосының эшенә актив кушыла. -.Бүгенге студент яшьләребез университетның актлар залына тирән хөрмәт тойгылары белән атлап керәләр. Биредә, 1887 елның декабренда, студентлар тарафыннан «университетларыбызның хокукларын якларга» чакырган сходка җыела: власть башлыкларының Мәскәү студентлары чыгышына каршы җәза, эзәрлекләү алып баруы турындагы хәбәр Казан студентларында протест уята. Владимир Ильич протест тавышларын, ачу петицияләрен патша ялагайларының йөзенә бәргән беренче һәм баш «коткычыклар арасында була. Соңгарак, бу хакта инспектор: студент Ульянов «...залга беренчеләрдән булып атылып керде, иптәшләрен ияртеп 2 иче кат коридоры буйлап, башкаларны да дәртләндерү теләге белән, кулларын болгый-болгый чабып узды».— дип язып бирә Күп миллионлы хезмәт ияләре массасының булачак юлбашчысы һәм остазы үзенең беренче революцион чыгышы белән беренчеләр арасында була. Юл башы. Менә шәһәребезнең чокырлы-чакырлы тар урамнары— Бу урамнардан 17 яшендәге студент Ульянов декабрь иртәсендә сходкага ашыга.- Шушы уч урамнардан, шушы ук көннең төнендә, аиы төрмәгә илтәләр... Беренче кулга алыну... Урамнар... Бу урамнардан, көймәле арбада, яшерен полиция күзәтүенә алынган студент Ульяновны Кокушкино утарына озаталар. Беренче сөрген. Никадәр дулкынландыргыч, якты фикерләр уятучан хисләр тудыра күңелләрдә бу урамнар, бу юллар. Бигрәк тә яшь күңелләрдә, яшәү турында уйлый башлаган, олы тормышка беренче адымнарын ясаган яшьләр күңелендә, яшьләр аңында! Шулай шул, ■шь магында ун реңне табу, тормыш юлыңны билгели алу, иртәге канеңэ телле уйлап карау сәләте бар кешегә да бирелмәгән. «Нәрсәгә дип сез бунт күтәрәсез, егет! Алдыгызда — стена!» — дияр Владимир Ульяновка полиция участогына алып баручы пристав. Тормышка әле-әле генә аяк атлаучы 17 яшендәге студент: «Стенасын стена, әмма черек, тортсә^ җимерелергә тора»,—дип ышаныч белән >ңавап бирер. ф Кар каплаган ерак утарда хәлендә дә, Владимир Ильич якынлашып килгән рево- _ пюцион корәшләргә әзерләнә: Белинский, Чернышевский, Добролюбов һәм Писарев g әсәрләрен укый, экономик, политик әдәбиятны, университет курсын ейрәнә-үзләштерә. < университетка тагын кайтырга рәхсәт итәрләр дип еметен өзми ул, әмма ышанычы юкка чыга. Рехсәт итмиләр. 2 1888 елның кезендә Казанга кайткач Ленин Карл Марксның «Капитал» әсәрен ойрәнә башлый, революцион рухтагы яшьләр белән бәйләнешен яңарта. Н. Федосеев түгәрәкләренең берсенә керә һәм чак кына кулга алынмыйча кала: 1889 ел җәендә ® полиция Н. Федосеевны кулга ала, барлык түгәрәкләрен туздыра, тарата, ләкин Вла- ы димир Ильич бу вакытта инде Самарада була, Казан белән яз башында ук саубулла- “ ша уя. н Ленин Казанда үзенең революцион эшчәнлеген әнә шулай башлый. Татарстан _ халкы моның гүзәл җимешләрен Советлар Союзы халыклары белән бергә күрде һәм күреп килә. 30 ел узар һәм Татарстан республикасын тезү мәсьәләсен хәл итү очен, Казан губернасы делегациясе Мәскәүгә. Кремльгә, Ленин янына килер... 1920 елның 27 маенда Бетеисоюз Үзәк Башкарма Комитеты Декрет кабул итә: РСФСР елеше буларак Татарстан АССР тезәргә! Декретка В. И. Ленин иул куйган. Владимир Ильичнең тууына 100 ел тулу кенен без. бетен эше, уңышы, шатлыгы, уй-хисләре Ленин рухы, Ленин фикерләре белән яктыртылган республикабызның 50 еллыгы алдында бәйрәм итәбез. „Ленин университетка кергәнче үк Казанда булып китә. Ульяновлар җәйге ялларын Кокушкинода уздыралар. Казанда булган чагында, Володя Ульянов Кремль манарасына менәргә, гасырлар югарылыгыннан торып искереп беткән чиркәүләре, мәчетләре, кәкре-бекре урамнары, бер катлы бистәләре, сазлыклы бушлыклары, суы саегып тарайган Казанкасы белән җәелеп утырган шәһәрне күзәтергә яраткан. Бүген мин, уйларым белән, шул ук югарылыктан Казанга күз ташлыйм. Социалистик Казан — әле 50 яшенә генә якынлашып килгән Татарстанның биш диңгез портына әйләнгән башкаласы — танымаслык үзгәргән, яшәргән, матурланган. Совет кешеләре ирне белән чал Идел дулкыннары борынгы Кремль дивары ярларын сыйлап тирбәлә бүген. В. И. Ленин исемендәге ГЭС, хәтсез зур су саклыгычы булдырып, Идел суын саеккан Казакка елгасына куып кертте. Елга киңәеп, тирәнәеп китте, ярлары бетоига киенде, вркылысына яңа күперләр сузылды, хезмәт кешеләре җәйге челләдә су кергән, яратып ял иткән пляжлар, шәһәр үзәген Ленин районы белән тоташтырган дамбалар булдырылды. Бүген инде совет кешеләре, бу район турында суз чыкканда, Ленин районы республика башкаласы Казанның индустриаль һәм культура үсешенең җанлы шаһите, Ленин васыятьләренең тормышка ашырыла баруы, дип сеилиләр. Әйе, Ленин районы — самолет һем моторлары, химия предприятиеләре; кино фотопленкасы, органик синтез заводының күккә ашкан эстакадалары, якты, зур Культура сарайлары, клуб, иино, парклары, конкуреш хезмәте ательеләре һәм, барыннан да бигрәк, хезмәт сойгән, эшкә оста кешеләре белән атаклы яңа район. Ленин районы — яшеллекне күмелгән тезен проспектлар, проспектлары буйлап үсеп барган күпкатлы якты һәм яңа йортлар районы. Боларның барысы да тугандаш республикалар һәм, аеруча, Россия Федерациясе хекүмәте ярдәме белән, элекке аулак шәһәр кырые булып саналган бушлыкта барлыкка килде- Әле күптән түгел, 30 нчы еллар башында гына, биреде җансыз бушлык нде. Казенна аркылы бердәнбер агач күперчекнең субайлары Кәҗе бистәсенең җиргә сеңә барган бер катлы агач йортларына орынып тора иде, ә арырак шыксыз, сазлыклы дала — Казан арты_ Сеакла шагыйребез Габдулла Тукайның «Казан вә Казан арты» дигән шигыренең ачынып язган соңгы юллары искә теше: «...Бор борыл да, и Казан, син бу Казан артына кара: Нур чәчәсең бар емгә, үз елэаң «ал-кара. «Үз төбенә төшми, ди. шом-лампаның һичбер нуры,» Шул мәкаль монда дөрес шул, ах, аны җен оргыры!» Бу гүзәл райондагы промышленность биналарының, торак йортлары, мәктәп һәм клубларның беренче нигез ташларын салучылар әле бүген дә Казанда яшәп хезмәт итәләр. Коммунист Алексей Александрович Самов менә 40 ел инде шәһәребездә яңа йортлар сала. Гади йок ташучыдан башлый ул, аннары ташчы хезмәтен үзләштерә, ә бүген үз эшенең талантлы остасы, комплекслы бригада җитәкчесе-. Менә ул Ленин районының Галимҗан Ибраһимов исемендәге проспекты буйлап атлап бара. Янында әтисе юлын сайлаган улы Владимир да атлый. Күз алдында үсеп утырган якты йортларны күрүдән горурланган әти кеше улына болай ди: «Күрәсеңме, улым, болар барысы да минем ойләр, минем проспект, минем урам, минем микрорайон, без тозедек аларны, утызынчы елдан тезә башладым мин». Әйе, Ленин яшәгән, яшь Володя керәшкән заманнардагы сабын кайнатып, ситса тукудан уза алмаган Казан ерак заманда калды инде. Ул заманны без, аеруча яшьләребез, бүген тарих дәреслекләреннән, халык шагыйре Габдулла Тукай имгырьлә- реннән укып күзаллый алабыз. Менә Тукайның ике генә юллы шигыре, ә нинди зур фаҗигаләр шәһәрен тесмерли ул: «Ут. тетен, фабрик-зааод берлә һаман кайный Казан; Имгәтеп ташлап савын, сау эшчеләр сайлый Казан». Туган шәһәренең фаҗигасен җырлаган боек шагыйрьнең үз тормышы да фаҗигале булды, чонки ул авыр, караңгы заманнарда башкача булу мемкин дә түгел иде: Тукаебызны салкын кабергә китергән чахотка авыруы ул заманның әнә шул «ут, тетен» белән кайнаган Казаны ечен иҗтимагый золым булды... Бүген без яшәгән Казан — сәламәтлекне саклау буенча Федерациябездә беренче урыннарның берсендә торган социалистик башкала. Казанның үзендә генә дә хезмәт ияләренең сәламәтлекләрен саклауга хезмәт иткән махсус санаторийлар, яп йортлары, фән һәм техниканың иң соңгы сүзе белән корылган больница һәм клиникалар, шул больницаларда, клиникаларда хезмәт итүче бик күп, бик күп врачларыбыз, профессорларыбыз, медицина хезмәткәрләребез бар... Бүгенге Казан, югарыда санап узганнан тыш, 1970 елда — боек Ленинның тууына 100 ел тулу елында — 100 миллион нефть бирү кебек почетлы юбилей вәгьдәсен үтәү керәшенең штабы эшләп яшәгән шәһәр. Казан — куп төрле юнәлештәге техник прогресс шәһәре ул. Бу прогрессны иҗат итүченең күпчелеге милли кадрлар. Менә шуннан соң инде революциягә чаклы булган Казанның патша Россиясенең илле губернасы арасыннан грамоталыгы ягыннан 44 нче урынны тотуы ничек исеңә тошмәсен! Мәгариф министрлыгының Казан уку- укыту округы попечителе исеменә язган хатында шушындый юллар бар: «Меселман эшен, уку-укыту заведениеләрен яхшырту, реформа уздыруда читтән булышчанлык күрсәтмичә, үз карамагына калдыру бик дерес булыр. Үз карамакларына куелган мо- селман мәктәпләре элеккечә үк иске карашлардан файдаланып яшәр». Бетен губернага бердәнбер Казан китапханәсе татарлар ечен ябык була, татарлар аның филиалыннан гына файдалана алалар, ә татар хатын-кызларын филиалга да кертмиләр, бары тик 1913 нче елдан башлап кына, анысы да «якшәмбе кеннәрендә генә, кендезге 12 дән 4 кә кадәр» рохсәт ителә. Татар халкын рухи белгенлеккә дучар иткән патша «мәгарифе» политикасы әнә шундый була. Халкыбызны мондый бөлгенлектән Ленин, Советлар власте коткарды һәм кешелекнең рухи байлыгы хәзинәләренә хуҗа ясады. Бүгенге Казан — күп меңле студентлар, педагог, галимнәр, фән эшлеклеләре шәһәре. Ленин укыган университетны бездә, кайчак, шәһәрдәге иң карт һәм иң яшь бина дип тә йертәләр. Аның тарихы, узганы һәм бүгенгесе бергә үрелеп бара. Мәсәлән, революциягә кадәр булган 113 ел эчендә университетта татарлар аз укыгвн булса, бүген аның факультетларында оч меңнән артык татар егетләре һәм кызлары белем ала. Әгәр дә эпек университетта татар укытучылары бармак белән генә санарлык булса, бүген университет профессорларыннан М. И Абдрахманов, Ш. Т. Хәбибуллин, Г. Г. Тумашев, X. М. Корбангалиева* ларның сүзләренә күп кенә илләрнең галимнәре колак салалвр. Галимнәр доиъясыкда хәзер химиклар, физиклар, математиклар, механикларның Казан мәктәбе кебек тошенчә яши. Мин университет, авиация, химия-технология институтларының, СССР Фәннәр акә< демиясенең Казан физико-техник институты галимнәреннән куп кенә исемнәрне санап курсәтә алыр идем. Бу исемнәр арасында татар халкының уллары, кызлары да аз тугел, аларның рус туганнары белән кулгакул тотынып ирешкән фән югарылыклары ♦ турында ата-бабалары хыялланырга да кыймаганнар. 3 Бу казанышларны аларга бәен Ленин, Совет власте бирде. Менә аларның бер- = се — татар халкының күренекле улы, химия фәннәре докторы, Дәүләт премиясе nay- j реаты, Казан химнкотехнология институтының кафедра модире Гыйлем Камайның (_ тормыш юлын гына алып карыйк. 2 Әнисе — кер юучы, әтисе — бар гомерен улын укытып писарь ясау хыялында * янган грузчик. Шулай янып кына кала да ул, улы Гыйльметдиннең тормышында якты һәм бәхетле киләчәккә илткән юл туу кеиенә җитә алмыйча, 42 яшендә үлеп китә. ы Грузчик атадан балага мирас булып грузчиклар камыты белән тимер ыргак кала, и Бале 8 яшенә җиткәч, әнисе аңа: «Гыйлем, эшли башларга еакыт сиңа!» ди, ягъни: < «Улым, мәктәп турында уйлавыңны ташла». н Пароход исемнәрен иҗекләп укырга ейрәнгән яшүсмернең башыннан кичкән га- зап-михнәтләрнең барысын да тәфсилләп тормастан, шуны әйтәсе килә: егетнең бе- ~ реиче укытучылары үзе эшләгән грузчиклар әртиленең киң күңелле рус кешеләре була. Язмыш үзе шулай китереп чыгарган диярсең, Камайның мәстәкыйпь рәвештә үзе укый белгән беренче сүзе — пароход исеме «Фортуна» була. Мифологик әкиятләрдән мәгълүм булганча. Фортуна — котелмәгән бәхет образы. Әмма бу кетелмәгән бәхет — Фортуна егеткә бии алай тиз генә якты чырай күрсәтергә чамаламый әле. Егетнең чын бәхете 1917 елда, Ленин ондәве буенча, Казанда Совет властен тозү коннәрендә килә. Яшь Камай Совет властеның нәрсә булуын аның беренче коннәрендә үк күрә, аны учительский семинариягә кабул итәләр, тулай торактан урын бирәләр Ә аннары Камайның бәхетле язмышы да хезмәт халкының меңиәрчә-меңиәрчә улларыныкы белән бергә үрелеп бара. Комсомол. Гражданнар сугышы. Егерменче ел декабренда партия сафына алалар аны, ә егерме беренчедә, демобилизацияләп. Мәскәүгә РКП[б| Үзәк Комитетының Теркбюросы карамагына озаталар. Камвй Кремльдә була, Ленинны күрә, аның партиянең X съездындагы речен тыңлый. Аннары язмыш аны Себергә ташлый. Партия Камайны Томск университетына укыргв җибәрә. Университетны тәмамлагач, сәләтле яшь егетне Казанга, Арбузовка аспирантурага җибәрү турында суз чыккач, «спец»ләрдән берсе: «Нәрсә эшлисез сез! Ул элекке грузчик ич, җитмәсә тагы татардан», дип каршы килә. Ләкин «спец»не тыңламыйлар Гыйлем зур фән юлына аяк баса. Шулай итеп, татар халкы туган илгә талантлы галим бирә. Бүген Гыйлем ага алтмышның арьягында инде һәм ул, үзенең әйрәнчекләре белән. 300 дән артык эксперименталь тикшеренүләр башкарды. Профессор Камайның тормышында шундый бер истәлекле вакыйга була. Казан университетына ректор булып билгеләнгәч, аны Мәскәүгә. Мәгариф халык комиссары Бубнов иптәшкә чакыралар. Нарком Камайны күрүгә үк танып ала. алар гражданнар сугышы коннәрендә Перекопта очрашкан булалар. Ул чагында Камай политработник, агитатор вазифасын үти. Ике иске таныш узган сугыш кәннәрен искә алган чакта, кабинетка Надежда Константиновна Крупская килеп керә. Бубнов аны Камай белән таныштырып: «Бу безнең совет профессорыбыз, татардан», ди һәм Перекопта очрашулары турында да сейләп бирә. Крупская, Камайны кочаклап, болай ди: «Владимир Ильич сезне күреп ничек шатланган булыр иде». Бер татар галименең язмышына мин беркадәр киңрәк тукталдым, чәнкм бу язмышта халык язмышы да, республика язмышы да бар. Аннары, бу үзенә күрә ниндидер бер аерым биография дә түгел. Казан медицина институтында кафедра мәдире булып Астрахань батрагының кызы Абруя Хосәеновна Хәмидуллина эшли. Кайчандыр «Спартак» комбинатының смена мастеры булып эшләп, бүген университет кафедрасының җитәкчесе, зур галим булып танылган Гомәр Галиевич Тумашевны «Спартак»чылар бүген дә яхшы хәтерлиләр. Казен Кремле пвтша түрәләренең резиденциясе булып саналган заманнарда, капкасында татарларга керүне тынган язу булган. Бүген биредә республика Верховный Советы Президиумы һәм хөкүмәте урнашкан. Бүген Кремль биналарында министрлар — Татарстан хезмәт ияләренең уллары һәм кызлары ашли. Ленинчыл милли политика, илебездә һәртерле иҗтимагый һәм милли чикләнуләрне мәңгегә бетереп, милли культураларның үсеше өчен чиксез мөмкинлекләр тудырды. Күренекле татар әдибе Фатих Әмирхан беренче рус революциясе елларында ■Гарәфә кич төшемдә» исемле хикәя яза. Төшендә автор татар клубына юяыга һәм татар профессорын, татар композиторын, татарлардан чыккан язучыларны очрата. Әмма бу «очрашу» ул вакытта төшкә генә керерлек, тормышта мөмкин булмаган хыял гына була. Теш чынбарлыкка әйләнде бүген — Совет власте елларында татар әдәбияты һәм сәнгате мисалы күренмәгән революцион күтәрелешкә иреште. Мондый күтәрелеш, әлбәттә инде, теге яктагы, кеибатыштагы кайбер әфәнделәрнең канына тоз сала, тынычлыкларын ала. Ниндидер бер Б. Мусабай көнбатыш Германиядә чыга торган журналда «Бүгенге заман татар әдәбияты» исемле мәкалә языл бастыра. Нинди геиә тузга язмаган хәлләр, нинди генә уйдырмалар юк бу «укымышлы әфәндевнең мәкаләсендә! Әгәр бу кешенең уйдырмаларына ышаныр булсаң, татар прозасы, поэзиясе һәм драматургиясе бик тә авыр «кризис» хәлендә икән. Татарстанның күренекле культура эшлеклеләре исеменә карата никадәр тәхкыйрь сүзләр әйтелгән бу мәкаләдә. Ялганның ялы юк, дигәндәй, Мусабай әфәнденең дә, күрәсең, чамә сиземләү сәләте бик чамалы— Әйдә, антикоммунизм идеологлары ни теләсәләр, шуны әйтеп тынычлангандай булсыннар! Татар халкы үз язучыларын, композиторларын, художникларын хөрмәт итә, ярата, аларның безнең илдә генә түгел, башка илләрдә дә билгеле булган әсәрләре белән горурлана. СССР Халык артисты Нәҗип Җиһановның Муса Җәлил турындагы операсын Мәскәүдә дә, Прагада да тыңладылар. Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеты Советлар Союзы һәм чит илләр театрлары сәхнәсеннән төшми бара. Татарлар белән руслар, Татарстан белән башка тугандаш республикаларның культура эшлеклеләре арасында җимерелмәс дуслык яши һәм ныгыганиан-ныгып үсеп, киңәеп бара. —Бу көннәрдә безгә куп кенә кунаклар килә. Үзебезнең Советлар Союзыннан да, чит илләрдән дә. Изге урыннарга — Ленин исеме белән бәйләнешле җирләргә хөрмәт итеп баш ияргә, Владимир Ильич яшәгәи ейие, аның революцион тавышы яңгыраган аудиторияне күрергә дип киләләр алар. Без кунакларга Ленин турында, Владимир Ильичның Казандагы тормышы турында, ленинизмның Татарстандагы тантанасы турында сөйлибез. Безгә күп кенә сораулар бирәләр, безнең иптәшләрнең күбесе бу сорауларга шагыйрь Сибгат Хәкимнең шигъри сүзләре белән җавап бирәләр; ■— Сез кайдан? — дил сорыйсыз. — Без Иделдән. Җиреннән Кара алтын ургылыр. Туфрагына Лениннан Мәңгелек бәхет иңгән —■ Татарстан шул булыр».