Логотип Казан Утлары
Публицистика

СМОЛЬНЫЙДА

стена кара костюм кигән, ак күлмәккә талетук таккан, күкрәгенә Кызыл Байрак ордены һәм медальләр кадаган, инде чәчләре коела башлаган, маңгаена да тиран сызыклар тешкәй алтмыш биш яшьләрендәге бер кеше Смольныйның ишек алдына керде дә Ленин һәйкәленә карал уйга калды. Әйе, моннан илле ел элек ул бу урында булган һәм Владимир Ильич Ленинны күргән иде. Ул вакытта ундүрт яшьлек малай гына иде бит ул. Ә хәзер — елкән яшьтәге Менә бер теркем кызылгвардеецлар җырлап үтте. Менә ачык машинага утыртып, сак астында, патша офицерларын һәм чиновникларын Петропавловский крепостька алып киттеләр. Невский проспектта бәйрәм шатлыгы. Таш стеналарга революцион яозунглар ябыштырылган, капкаларга һәм балконнарга кызыл флаглар эленгән. Җиңнәренә кызыл тасма бәйләгән эшче дружиналары каядыр ашыга... Октябрь революциясе бишеге — Петроградта утыз сигезенче кен инде власть эшче һәм крестьяннар кулында. Октябрьның давыллы көннәре әле бүген генә булган диярсең. Әмма ул гигант адымнар белән бик тиз рәвештә бетен Россиягә таралды. Өч катлы Смольный бинасы. Революциянең штабы шунда урнашкан. Даһи Ленин шуннан торып революциягә җитәкчелек итте. Әле дә ишек алдында кызылгвардеецлар. кораллы эшчеләр килеп-китеп торалар. Капка төбендә броневиклар. Смольный- ның бүлмәләрендә кызу эш кайный: телефоннар шалтырый, газеталар басыла, эшчеләр дружинасы вәкилләренә заданиеләр бирелә, чит илләрдән килгән коммунистларны һәм илчеләрне кабул итәләр. Революциянең йөрәге Смольныйдагы 81 нче бүлмәдә В. И. Ленин эшли. Владимир Ильич Смольныйда милли телләрдә газеталар чыгару өчен үзе эшли торган бу бүлмәне газета редакцияләренә бирә һәм чит ил вәкилләрен кабул итү өчен уңанлырак булган 67 номерлы бүлмәгә күчә. 81 нче бүлмәдә Б. И. Ленинның турыдан-туры ярдәме белән татар телендә «Ярлы халык» дигән газета чыгару өчен әзерлек алып барыла. Газетаның редакторы — Камил Техфәтуллин. агай— Бу кеше — гражданнар сугышы һәм хезмәт ветераны, җырчы Хәмит Төхфәтуллин. Ул Ленинградка килү белән, иң элек, Смольныйга ашыкты. Аның күз алдына 1917 елның декабре килеп басты. ...Петроград. Октябрь революциясенең беренче атналары. Урамнарда буран дулый. Әче җил карларны себерә, капка тепләренә, подъездларга тутыра. Мондый вакытларда гадәттә кешеләр күбрәк ейдә генә утырырга яраталар. Ләкин урамнарда халык күп, хәзер ейдә утырыр вакытмыни! Пролетариат Октябрь революциясенең җиңүенә шатлана, бу турыда бер-берсенә сөйли, һәркемнең телендә — боек юлбашчы Ленин! САМАТ ШАКИР ф СМОЛЬНЫПДА ф Петроградта чыгарылган «Ярлы халык» газетасының беренче бите. ...Озак та үтмәде, Камил кайнар чәй һәм шикәр алып керде. Өстәлнең бер читенә газета җәеп, өрәөрә чәй эчә башладылар. Хәмит юлдан килгәндә шактый арыган һәм ачыккан иде. Ул тиз генә ике стакан чәйне ялт иттерде. Шикәрле кайнар чәй эчкә җылы кертте, тамак та бераз ялганды. Хәмит тәрәзәгә карап алды. Тышта һаман җил сызгыра, тәрәзә пыялаларына бәрелеп ниндидер ят тавышлар чыгара иде. Кыска гына вакыт эчендә бүлмәгә әллә ничә кеше кереп чыкты. Аларның нинди милләттән булулары турында Хәмиткә әтисе салмак тавыш белән сойләп бирде. — Смольныйда полякча, инглизчә һәм немецча газеталар чыга. Монда керүчеләр арасында поляк, инглиз һәм немец иптәшләр дә бар. Менә аларның газеталары,— дип, Камил улына берничә газета сузды.— Инде менә тиздән безнең газета да чыгып җитәчәк. Кичке караңгылык теште. Камил Тәхфәтуллин, кайбер материалларны карап, төзәтеп чыкты да кулларын уа-уа идән буйлап йери башлады. Ул нәрсәдер уйлый, ниндидер яңа фикер әйтергә тели иде. Хәмит әтисенең шинеленә, биленә буылган киң каешка, портупеясына һәм наганына күз тешерде. «Әти чын-чыннан солдат булган бит, хәрби кием аңа нинди килешә!» — дип уйлады ул. Аннары Хәмит естәл өстендә торган «Правда» газетасын кулына алды. Андагы Ленин портретына карап торды һәм эченнән генә уйлады: «Ленинны, мегаен, әти дә күргәндер». Камил, керүеннән туктап, тиз генә естәл янына килде, урындыкка утырды һәм бер бит кәгазьгә кызу-кызу яза башлады... Смольныйның тәрәзәләре зур. Хәмит алар аша урамны күрергә теләде, ләкин бозлы тәрәзәдән бары тик балкып янган электр утлары гына күренде. Аннары ул өстәл читендә «Җир турында декретпны тәрҗемә итүче әтисенә күз төшерде. Хәмитнең әтисе Камил Мотыйгый татарлар арасында атаклы җырчы иде. Аны ■Татар Шаляпины» дип йөрттеләр. Концерт залларында, кичәләрдә «Әллүки», «Тәф- тиләү», рус җырларыннан «Чайка», «Не возвратная время» җырларын, шулай ук еврей, немец һәм поляк көйләренә татарча язылган җырларны җырлады. Ул Нәҗип Дума- виның «Дөньяда» шигырен җыр итеп башкарды. Хәмитнең күңелендә бу җыр әле дә саклана: Без килмәдек китәргә, дөньягай. Килдек гомер итәргә шул, вай дөнья. Ләкин тормыш бозылган дөньяда. Кыен гомер итәргә шул, вай дөнья! Кайда михнәт, мәшәкать дөньяда. Шунда эшче башыдыр шул, вай дөнья. Кай җир сасы, кадерсез дөньяда, Шунда эшче яшидер шул, аай дөнья! Алла биргән һиммәтнең, дөньяда, Барын байлар ашыйдыр шул, вай дөнья! Менә шундый сәхнә кешесенең хәзер хәрби кеше булып китүе бераз гаҗәбрәх тә иде. Хәер, 1905—1906 елларда ук социал-демократик юнәлештәге газета һәм жур- * наллар чыгарган кешенең Октябрь көннәрендә кулына корал алуы һәм патша чинов- с. инкларына каршы көрәшүе бик табигый иде. Камил — әнә шундый кеше. Ул — = Уральсиида «Әл гасрел-җәдит», «Уклар* журналлары. «Фикера газетасы чыгарган < редактор. Шушы газета-журналларда татар халкының бөек шагыйре Г. Тукай үзенең 3 шигырьләрен бастырды. Хәмитнең әтисе Камил белән Тукай бик дус булганнар. Кеч- и кенә чакта Хәмитнең дә Тукайны күргәне бар. < Редакциягә берничә солдат кереп ниндидер ят телдә сөйләшә башладылар. 5 Патрон тасмалары таккан кораллы кешеләр чыгып китүгә, Хәмит әтисеннән аларның u нинди милләт кешеләре булуын сорады. Әтисе елмаеп улына карады һәм йомшак тавыш белән җавап бирде: — Алар, улым, латышлар. Латыш укчылары һәм матрослары Смөльныйны саклыйлар. Алар Ленинның ышанычлы сакчылары. Владимир Ильич аларны бик ярата. Ленин турында суз чыккач. Хәмит тагын да җанлана төште. Ул әтисенә бии якын килеп, аның гимнастеркасына тагылган кызыл бантка кызыгып харап, сорау артлы сорау бирә башлады: — Синең Ленинны күргәнең бармы, әти! Мин дә аны күрә алырмынмы! Ленин хәзер Смольныидамы! Әйе, аның Ленинны күп мәртәбәләр күргәне бар. Ленин хәзер дә Смольныйда. шулай булгач, кем белә, бәлки улы Хәмит тә Ленинны күрер, бөек юлбашчының сүзләрен тыңлар. Камил улының аркасыннан җиңелчә генә кагып алды да. зур шатлык һәм горурлану белән, әнә шулар турында сөйләде. Аннан соң өстәп куйды: — Менә бу бүлмәдә Владимир Ильич үзе эшләде. — Шушы бүлмәдәме! — дип кабатлап сорады Хәмит. — Әйе. улым, шушы бүлмәдә. — Алай булгач, син Ленин бүлмәсендә эшлисең икән! — Шулай, улым, мин аны берничә тапкыр күрдем. Ә беренче мәртәбә күрүем Финляндиядән кайтып, броневиктан торып речь сөйләгән вакытында булды. Хәмит әтисенә елмаеп карады: — Менә син нинди бәхетле кеше икәнсең, әти! Камил урыныннан торды һәм, шинелен кия-кия улына эндәште: — Әйдә, квартирага кайтабыз, әниең көтә торгандыр. Юлда барысын да сөйләрмен. Камил башына солдат бүреген басыбрак киде һәм хәрбиләрчә тоз басып ишеккә таба килде. Хәмит тә үзенең гимназия формасындагы пальтосын төймәләде, «УГ>> дигән эмблема куелган фуражкасын киде һәм, әтисеннән үрнәк алып, солдатларча басып алга атлады. Алар, Смопьныйның озын баскычларыннан төшеп, капкага таба киттеләр. — Әти! — диде Хәмит, якты тәрәзәләргә күрсәтеп,— Владимир Ильич әнә шул бүлмәләрнең берсендә эшли торгандыр! Әнә. балкып торган тәрәзәләр аның бүлмә тәрәзәләредер! — Әйе, улым. Ленин хәзер өченче каттагы 67 нче бүлмәдә эшли,—диде Камил. Икенче көнне Хәмит, әтисе белән, яңа гына яуган йомшак кар өстеннән атлап, Смольныйга килде. Теш җитеп килгәндә Хәмит өчен әйтеп бетергесез шатлык булды: әтисе белән бергә, ашханәгә дип. коридор буйлап барганда, бер бүлмәнен ишеге СМОЛЬНЫЙДА ачылды һәм аннан кара костюм кигән кечерәк буйлы, пеләш башлы бер кеше чыгып, ике-оч иптәше белән сейләшә-сейләшә, кызу гына атлап коридор буйлап китеп барды. — Ленин! — диде әтисе Хәмиткә. Хәмит зур дулкынлану белән Ленин киткән акка карады, йорәге шатлык белән еш-еш типте... Менә Смольныйда татар телендә «Ярлы хаяык» газетасы чыга башлады. Хәмит яңа гына типографиядән басылып килгән газеталарны бүлмәләр саен таратып йөрде. Ленинны күрү өчен ул сәгатьләр буе коридорда һәм баскыч төбендә тора иде. Бервакыт шулай торганда, Ленин һәм хөкүмәт җитәкчеләре ишектән килеп керделәр. Хәмит яртылаш пыялалы ишек артына тиз генә ышыкланды һәм пыяла аркылы юлбашчыга озак карап торды. —Газета чыгуында дәвам итте. Хәмиткә дә эш җитәрлек иде. 1918 елның 13 январенда газетада шундый мөрәҗәгать бастырылды: ■Газета идарәләренә, китапханә ияләренә, газеталарда язып торучы мвхбир вә мөхәррирләргә һәм дә газетамызны укучы барча иптәшләргә! «Ярлы халык» газетасы идарәсеннән гомуми үтенеч! Иптәшләр! «Ярлы халык» газетасының бу номерын бик тиз чыгарырга ашыктымыз сәбәпле һәм Петроградта мөселманча матбага хәзергә бер генә булу сәбәпле, бу номер ярты гына булып чыкты. Киләчәктәге номерлары бетен рәвештә дүрт битле булып чыгачаклар. «Ярлы халык» газетасын хәзергә атнасына ике генә мәртәбә чыгарып, соңра һәр көн чыгарып торырга тырышачакбыз. «Ярлы халык» газетасының һәр номеры газета идарәләренә өчәр данә җибәрелә, моңа каршы мәзкур газеталарның да «Ярлы халык» идарәсенә җибәрелә башлауларын мәзкур газета идарәләреннән үтенәбез. «Ярлы халык» газетасының ошбу номерын сату өчен китапханәләргә өч йөз данәдән, идарәмезга бик яхшы мәгълүм булган һәм җәмәгать хадимнәре булып танылган берничә мөхтәрәм иптәшләргә илле данәдән күндерелде. Шул номерларның сатылган кадәресенең акчаларын, сатылмый калганнарының үзләрен кире «Ярлы халык» идарәсенә. газетамызның башында күрсәтелгән адрес буенча җибәрүләрен вә һәр каюм газетамызга абунә кабул итә башлауларын үтенәбез. Газетамызның башында язылган бәһаләр һич киметелми. «Ярлы халык» газетасы идарәсенә каләме белен ярдәм итәргә теләүче хөрмәтле мөхәррир һәм мөхбир иптәшләребезне «Ярлы халык» газетасы идарәсенә килүләрен вә бәгъзеләренең үзүзләреннән торып мәкаләләр җибәрүләрен үтенәбез. Хөрмәт белән мәсьүл мөхәррир Камил Мотыйгый-Төхфәтуллин». Шулай ук газетада Владимир Ильич Ленин тарафыннан язылган җир турында һәм солых турындагы декретларның татарча тәрҗемәсе бастырылып, киң катлау укучыларга таратылды. «Ярлы халык» газетасы Камил Төхфәтуллин тәрҗемәсеидә боек юлбашчыбыз В. И. Ленинның мәкаләләрен халыкка җиткереп торды. Бу турыда шул ук номерда түбәндәге җөмләләр бар: «Идарәдән. Ошбу номер илә газетамызны алучыларның җөмләсенә хөкүмәтнең җир хакында, солых хакында чыгарылган декретлары һәм мөселманнарга гаед ителгән хитапнамәсе җибәрелә». Шушы ук белдерү рус телендә дә бирелгән. Газетаның адресы түбәндәгечә: «Петроград, Смольный институт, комната N? 81, редакция газеты «Ярлы халкъ». Газетаның органы да күрсәтелгән: «Петроградта чыга торган мөселман социалистлар газетасы». «Ярлы халык»та көн кадагына суга торган большевистик-лениичыл мәкаләләр күп басыла. Бу мәкаләләр арасында «Учредительный собраниены тарату хакында декрет», «Иран мәмләкәтләреннән Россия гаскәрләрен чыгару хакында» дигәннәре аерата игътибарга лаеклы. Әнә шул авыр, эчке һәм тышкы дошманнарга каршы кискен көрәш барган көннәрдә үк Камил Тохфәтуллин редакторлыгындагы газета татарлар арасында гына түгел. бәлки казакъ, кыргыз, үзбәк, төркмән, әзербәйҗаи. башкорт һәм башка халыклар өчен ленинчыл милли политиканы үткәрүче милли газеталарның берсе була. Газета Смольныйда оч айга якын чыгарылганнан соң, редактор Камил Тохфэтул- линны Петроград очен икмәк хәзерләү эше белән Самарага җибәрәләр. Хәмит тә, әтисе белән бергә, Мәскәү аша Самарага килә, анда куп кешеләр белән очраша. Аңардан Ленин турында сорашалар. Әле унбиш яшь белән генә баручы яшусмер менә шул чакта Петроградта күргәннәренә чын бәяне бирү дәрәҗәсенә җиткән була. Ул Смольиыйда булган һәрбер очрашуның тирән мәгънәсен һәм Ленинның зур кеше, даһи булуын инде егет буларак аңлый башлый. Самарага килүнең беренче кениәрендә үк Камил Тәхфәтуллин баш-аягы белән эшкә чума. Яшүсмер Хәмит тә аңа булыша. Ул В. В. Куйбышев җитәкчелегендәге РКП(б)ның Самара губерна Моселман Комитеты клубында эшли һәм 1918 елның 23 маенда Коммунистлар партиясе сафына керә. Хәмит Тәхфәтуллин Моселман Комиссариатында эшләүче Халыйк Садриның техник секретаре була. Ул япь-яшь килеш каты сугышларда катнаша: унбиш-уналты яшьләрендә разведчик, 25 нче Чапаев дивизиясенең политбүлегендә инструктор, казакъ полкында комиссар була. Фронтта ике мәртәбә яралана. Соңыннан бу кайнар йерәкле кеше комсомол, партия һәм совет органнарында җаваплы эшләр башкара. Хәмит Тәхфәтуллин татар опера һәм балет театрын оештыруда һәм үстерүдә зур тырышлык күрсәтә, директор һәм артист була, Муса Җәлилне шул театрга әдәби бүлек меди ре итеп чакыра һәм алар бергәләп милли опералар тудыру остендә җиң сызганып эшлиләр. Хәмит аганың хезмәтләренә партия һәм хокүмәтебез югары бәя бирде. 1957 елда Мәскәүдә үткәрелгән Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы уңае белән аңа «Аеруча хезмәт күрсәткән эчен» медале бирелде. Боек Октябрь социалистик революциясенең илле еллыгында гражданнар сугышында күрсәткән батырлыклары очен Хәмит ага Тохфәтуллин Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнде. Унбиш яшеннән коммунистлар партиясенә кергән һәм халык бәхете очен армый- талмый эшләгән ветеран һаман үзенең данлы юлын дәвам итә. .„Ленинград. Смольный. Таныш урыннар, таныш бүлмәләр. Менә шушы озын коридордан Ленин узды. Менә шушы 67 бүлмәдә пролетариатның боек юлбашчысы Ленин эшләде. Хәмит ега Ленинны күрүен кабат-кабат иуз алдына китерә. Ә Смольныйиың ишек алдында уң кулын алга сузып боек Ленин һәйкәле тора! Ленин — мәңгелек! Ленин яши!