Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӘГЫЙТ РӘМИЕВ

Булмас артык олуг бер эш Илгә хезмәт итүдән. С. РӘМИЕВ. Шушы елның 24 февралендә татар әдәбиятының классигы Сәгыйт Рәмиевнең тууына 90 ел тулды. Әтисенең теп кәсебе, урман эшләтүче байларга ялланып, сал агызу, агач белән сату Итү булганлыктан, С. Рәмиевнең бала чагы торле җирләрдә үтә. Булачак шагыйрь «Хәсәения» мәдрәсәсендә белем ала һәм шунда укыта, Оренбургтагы революцион оешмалар белән аралашып, прокламацияләр таратуда катнаша. С. Рәмиев иҗтимагый-политик кәрәш мәйданына буржуаз-демократик хәрәкәтнең актив бер эшлеклесе сыйфатында килеп керә. 1906 ел башларында ул, яшерен типография эчен хәрефләр тояп, Казанга килә. Биредә «Таң йолдызы» газетасын чыгару эшенә катнашып китә. Газетаның 10 саныннан ул инде аның редакторлык вазифасын үз әстенә ала һәм «мекатдәс вазифасы булган эшче сыйныфының интересын саклау юлында кулымнан килгән кадәр, чын күңелем илә хезмәт итәчәкмен» дигән декларация белән чыга. Самодержавие строен бәреп тешерергә чакырып, «бетен халыкка җир һәм ирек» таләп итеп, ялкынлы мәкаләләр яза. Иҗтимагый-политик эшчәнлеге белән аерылгысыз рәвештә аның шигъри таланты ачыла. Ул әлеге газетада үзенең беренче шигырьләрен, М. Горькийның «Кояш чыга да, бата да...» җырын, «Марсельеза», «Матәм маршы» һ. б. революцион җырларны, шигырьләрне зур осталык белән тәрҗемә итеп, кайсын тулысынча, кайсын олешчә бастырып чыгара бара. Патша хекүмәте С. Рәмиевне туктаусыз эзәрлекли, газета әледән-әле конфискацияләнә. Редактор С. Рәмиев берничә мәртәбә кулга алынып, термәләрдә утыра. Яңа архив материаллары күрсәткәнчә, 1907 ел башларында булган бер тентүдән соң, «дәүләт җинаятьчесе» сыйфатында жандарм идарәсенә чакырылгач, Казаннан нитеп яшеренеп йәри. Казан губернаторы исә С. Рәмиев турында эчке эшләр министры Столыпинга язып торган. Илдә кара реакция башлангач. С. Рәмиев революция чорында үзе катнашкан вакыйгаларның кайнар эзләренә кайтып, 1905 елда «Хәсәения» мәдрәсәсен ташлап чыгу вакыйгасы турында «Низамлы мәдрәсә», газетада эшләү вакытларын чагылдырып, «Яшә, Зәбәйдә, яшим мин!» пьесаларын иҗат итә. Бу әсәрләрдән искелеккә ялкынлы протест, бунтарь рух беркелеп тора. «Яшә, Зәбәйдә...» 1903 елда басылып чыккач, карагруһларның кочпе басымы астында, нәширләре тарафыннан җыеп алынып, утта яндырыла. С. Рәмиевне атаклы шагыйрь итеп таныткан әсәре — «Таң вакыты». Бу шигырьне ул беренче мәртәбә 1908 елның 2 январенда әдәбият кичәсендә укый Шагыйрь аллага ышануның татар халкын гасырлар буенча фанатизм йокысында бикләп тотуын тасвирлый һәм уянырга енди. актив хәрәкәткә чакырып набат ката: Бәтмә надан, туг яңадан Мәгърифәтле анадан! Бул кеше, үзең тырыш, емет итмә. Хата ул омег алладан! С. Рәмиевнең бу чыгышы зур шау-шу кузгата. Шигырь иң элек рус матбугатында югары бея ала. татар матбугатында исә аны беренче булып уңай яктан билгеләп үткән кеше X- Ямашев була. Соңыннан Г. Ибраһимоа бу әсәрне «татарның таң вакыты» дип атады Шагыйрьнең «Таң вакыты», «Мин», «Син», «Ул» шигырьләре, кулъязма сыннан тәрҗемә ителеп, беренче мәртәбә рус телендә басылалар. Караңгы реакция чорында язылган «Мина шигырендә С. Рәмнев дин, самодержавие һәм аның кануннарыннан мәсхәрәләп келә: «Мин!» димен мин, «мин» дидисәм, Миңа бер зур көч керә, Аллалар, шаһлар, кануннар Булалар бер чуп кенә. «Мәҗит сүзе» әсәрендә күк тәхетен нигезенә хәтле ватып квл итәргә ярсып ташлана. Шагыйрь ни бар бәхете тартып алынган кешенең үзен чиксез югарылыкка күтәрә. Романтик буяуларда гади татар кызының күкләрне сәҗдәгә иңдерү генә түгел, хәтта алланың үзен гакылдан шаштырып кол итәрлек мәһабәт, гүзәл образын тудыра: Көлмәсен! Көлсә бетерә, юк итә дөнья йөзен; Күрмәсен! Күрсә көлүен, кол итәр алла үзен. («Җәмилә»), Бу әсәрләрнең эчтәлегенә тирән демократизм хас. Ләкин шагыйрьнең көрәш методы ялгыз каһарманның бунты рәвешендә була. Яшәп килүче стройны, иҗтимагый мөнәсәбәтләрне бунт белән генә җиңеп булмавын аңламады. Шуңа күрә, С. Рәмиев лирикасында пессимистик ноталар да яңгырап китте. Шул ук вакытта шагыйрь буржуаз җәмгыятьнең ялган морален, «кеше — кешегә бүре» законын кайнар нәфрәт белән ләгьнәтләде, фаш итте: Көләләр шулар, сөйләшәләр. Гакыл, мәгънә кж сүз һәм эшендә, Бозыклык, ялган, ачу күрәм Хакыйнать, гыйффәт, мәхәббәт эчендә. («Минем төн»). Әдип үзенең повесть һәм хикәяләрендә хезмәт ияләренең авыр язмышын, байларга карата ачу тойгыларын тасвирлый. 1910—1914 елларда, Астраханьда «Идел» газетасында эшләгәндә, С. Рәмиев Н. Нариманов белән якыннан аралаша. Аның Н. Нәриманов. X. Ямашев, Г. Тукай турындагы мәкаләләре бу эшлеклеләргә олы ихтирам һәм самими мәхәббәт белән сугарылган. Әдипнең мондый мәкаләләрен, газета битләрендә Н. Нәриманов мәкаләләрен, деспотизмга каршы юнәлтелгән тәрҗемә әсәрләрне бастыруы эзсез калмый. Патша хөкүмәте С. Рәмиев өстеннән яшерен күзәтү оештыра, «Идел» газетасын яба һәм шагыйрьне Астраханьнан сөрә. Беренче бөтендөнья сугышы елларында С. Рәмиев, большевик шагыйрь Д. Бедный, Некрасов, Щепкина-Куперник әсәрләренә мөрәҗәгать итеп, ирекле тәрҗемә рәвешемдә язылган «Сука белән Пушка», «Аналар», «Күлмәк җыры» шигырьләрен бастыра һем шуның белән татар поэзиясендә беренче булып империалистик талау сугышына каршы агымны башлап җибәрә. С. Рәмиев шулай ук рус әдәбияты классикларыннан Гоголь, Тургенев, Лермонтов, Толстой, Горький иҗатын киң пропагандалый. Аның уе иҗаты белән М. Горький кызыксынган. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң С. Рәмиев Югары Урал. Чиләбе, Уфа шәһәрләрендә партия-совет органнарында эшли, «Кызыл Урал» һ. б. газеталарда языша, «Саботаж» хикәясен, ^Иблис тә дердерәде» дигән философик-атеистик әсәрен һ. б. бастыра, «Мәеихы хөррият» («Азатлык Христосы») дигән поэмасын яза, «Спартак» романын. Коммунистлар партиясе гимны «Интернационалпны тәрҗемә итә. Ләкин озак дәвам иткән үпкә авыруы 1926 елның 16 мартында әдипнең гомерен кисә. Бу турыда «Правда», «Известия» һ. б. үзәк газеталар язып чыгалар. Татар, башкорт, әзербәйҗан, кыргыз, үзбәк, казакъ һ. 6. телләрдәге газета-журналларда басылган күп санлы мәкаләләрдә С. Рәмиевнең вафаты татар әдәбиятында зур тарихи югалту, мәңге онытылмас классик шагыйрьне югалту итеп карала. С. Рәмиев — дөнья әдәбияты классиклары Байрон, Шиллер, Лермонтов традицияләрен үзенчәлекле дәвам итеп, XX йөз башы татар әдәбиятында романтизм агымын башлап җибәргән шагыйрь. Прогрессив романтизм исә критик реализмны баетуда. татар совет әдәбияты үсешендә әһәмиятле роль уйнады. С. Рәмиевнең татар шигыренә керткән яңалыкларын Һ. Такташ һәм башка шагыйрьләр үстерел, татар поэзиясен яңа биеклеккә күтәрделәр. Шәйхи САДРЕТДИНОВ