Логотип Казан Утлары
Шигърият

МОГИКАН

Хии поэма нын үзен күрергә. VII ...Гаепле дә анын каршында без, Гөнаһлы да бераз, гомумән... Олы жанлы кеше буларак ул, Каршы алып ачык йөз белән Урын бирде безгә түреннән. Тартыныпмы, Әллә олыларга Хөрмәт дигән гадәт беләнме, Тартуга да — «тәүфикъ керде» безнең. Иләслек тә — әдәплеләнде. Шәмен түгел, жанын ягып гүя. Яктыртты да безнен күнелне, Бер карауда күреп алды бугай, Ниятебез яман түгелне. VIII ... Сүз бераздан Шигырьләргә күчте. Ул — сорады, ә без — укыдык... Шактый сәер, «яна» шигырьне дә Тынлый кебек иде йотылып. Тыңлый... ләкин күнел күзе анын «Әльнслахжа барыл килә күк*, Яшьлек чорын аннан, шаулы чорын, Тукай чорын алып килә күк... ■ «Әльмсдах» гаэетвсмвынмж-ъаәм җитәкчесе Оулгаа чорына. IX ...Ялгыз йолдыз кебек якты, биек, Ялан кырлар кебек киң җаны Ача безгә: Чаршау артындагы — Үткәндәге серле дөньяны. Ача безгә: Гасыр башларының Кара-усал, кырку елларын, Столыпин держнмордаларын, Ильминский «культурник»ларын... Без ишеткән идек инде аның, Инкыйлапны — Бөек Октябрьны Ничек сөенеп көтеп алганын, Ат җиктереп арбатрибунага Авылларга китеп барганын, Аны яклап аваз салганын Белә идек инде. Безнең шуңа, шушы мөһим хәлгә Ымлаганны тойды, тойды ул, Гаҗәпләнеп, бераз кискенләнеп, Дулкынланып Әйтеп куйды ул: — Кем соң, кем сон. Барлык веҗүдемнең, йөрәгемнең асыл дуслары? — Татарымның кулы сөяллесе, Татарымның йөздән туксаны! X ... И сөйләштек шунда, и киңәштек, Кичне, төнне, соңны белмичә: Имтиханы бугай шигырьләрнең, Сыналуы иде бу кичә. Коеп куйган әдип кенә түгел, Бу агай да тирән дипломат: Тукаена күчереп әйтә фикерен, Мисал итеп аны тик фәкать. Безне шулай Өнди бугай агай Сөйләп бары — бүтән турында. «Коеп куйган шагыйрь генә» түгел, Тоеп туган шагыйрь булырга! XI ... Уйланабыз... Заман бүтән инде, Еллар безгә Чикләр куймастыр. Тояр өчен тугач йөрәкләрне Тыя торган көчләр булмастыр, Еллар юлга киртә куймастыр . Әгәр шагыйрь ил иманы аша Тоя алса реаль дөньяны, Эгоистик «идеал» тәнрәсенә Төртендерә ала кем аны, Кем!? XII Шәмен түгел, жанын ягып гүя, Яктыртты да безнең йөзләрне. Бер карауда күреп алды бугай. Бездә туган изге хисләрне. Ялгыз йолдыз кебек якты, биек, Ялан кырлар кебек киң жаны Ачты безгә Реаль вакыйгалы. Романтика тулы дөньяны. Ничә кабат эндәшсә дә сәгать Ишарәләп цифрларына. Игътибар да итмәгәнбез ласа, Бичараның шыңгырдавына. Нәкъ уянып киткән кебек булдык Төн уртасы килеп житкәндә Тирән уйга талып, әйтеп куйды. Саубуллашып кулын биргәндә' — «Сез чәчәкләр кигердегез миңа, Рәхмәт сезгә, рәхмәт, энеләр » Чәчкә идемени әле алар — Без китергән шигъри бөреләр? — Чәчкә идемени?.. Урамнарда — көзнең сары төне. Безнең әле — яшькелт мәлебез Безнең бу кич поэмадыр бит дип Уйламый да, Уйламый да идек әле без. Өй!!. Бөтен юллар Римга илтә иде Цицероннар исән чакларда — Илләр хәзер сәфәр итә инде Лениныбыз дәшкән якларга. Кырыс сафлар жыя яңа Спартак. Теге Спартак ауган жирләрдә. Юк, бу юлы аны, икенче кат Мөмкин түгел инде жиңәргә. Коллык чорын, феодаллык чорын, Колонияләр чорын уздырып, Пентагонның «ярдәм» коймаларын, «Азат дөньяэларын туздырып, Туганнарым килә барлык юлдан Кырыс, гадел, гуман туганнар. Сине, магнат, гильотиналарга һәм дарларга сөйри торганнар. Бәлки алтын синең таянычтыр? Бәлки атом синең яклыдыр3 Бәлки синең солдат ышанычлы. Бульдог сыман әрсез сакчыдыр?! Сары шайтан булып, сине алтын һәлакәткә этәрмимени? Кешелекнең киң нәфрәтен атом Сиңа каршы күтәрмимени? Дөнья көтә үзенең түбәсенә Байракчысы менәсе көнне. Менәр, эләр Берлин гөмбәзенә Ал байраклар элгән шикелле. Әй мамонтлар, мостодонтлар сыман Җирдә токымы бетәчәк нәсел! — Коммунизм алмый кала торган Континентың бармыни хәзер ■’! Ник Кеньяк Африка республикасында һәм Сиицьзянда геноцид (теп халыкны юк нтү) политикасы кулланалар. Газеталардан, Гаугадан, илләр давыннан Туептыр бәлки тәмам, Аккошта, каен төбендә Уйланып ята Заман. Сөйләнеп ята Замана Тавышсыз, өнсез генә: — «Кем жинә — Җирдә бары тик Шул токым өстен нигә?! Ник адәм, Дарвин буенча «Җайлый» да мәсьәләне. Шым гына эшкә ашыра Геноцид «фәлсәфә»не?» Гаугадан, илләр давыннан Туйгандыр бәлки тәмам. Урманда, кышкы аланда Уйланып ята Заман: «Ник бары җинә алучы Яшәргә хаклы һаман!? Ник, ник»? Алар өчен дә Истәлекләр геиә калганмыни Сиратларны кичкән -хисләрдә? — Әманәте калды ирәннәрнен,' Васыяте калды исәндә, Сиратларны кичкән хисләрдә. Валсламый да, ватмыйча да ышан, Тавыштан ук таны, танысак. Әгәр дә син — безнең варис булсан, Әгәр дә син — безнен кан булсаң. Вакламый да, ватмыйча да ышан. Факел кебек, чыраг кебек затлар Янә-яна авып калдылар. Соңгы сулышта да сезне алар — Киләчәкне искә алдылар, Яна-яна авып калдылар. ’ Иран— халык ечен яшәүче Ауганнарның Соңгы, ахыр сүзе Истә һаман, истә, исемдә. Үзем өчен генә түгел минем, Торасым бар алар өчен дә, Алар өчен дә. Хисләр утын түгел дә бит, Кайбер «салкын» кичләрдә Үкерә-үкерә янды мичтә, Тереләй янды... хисләр дә. Сөю дә матдә түгел дә, Ул да янды кайчакта... Рифә! Рифәм! Синең «гүрең» — Көлең кайсы учакта?! Робагыйлар Жирдәге Кешең, атом, Нинди яшь, бөек жисем. Кемнәрең юктыр тагын Мәңгедән бирле синең?! Ачарсың — атом серен. Белерсең барысын да син: Нинди яшь әле, Кеше, Мәңгелек каршында син! Бетәсең килмиме һич? Нидән бу, ничек, нигә? Матдә ул — мәңгелек ич, Артмый да, кимеми дә! Фәнгә юл ача-ача. Алга юл ера-ера Синмени? — Синең аша Атомнар нида кыла... Син, атом, саннар сыман, Чиге юк, серле әсәр. Мәңгелек синең юлың, Мәңгелек синең сәфәр... Мәңгелек сезнең гомер, Мәңгелек атомнарым. Нигә соң шундый түгел Атомнан туган җаным!? Кадерен бел, Җир, өстендәгеләрнең: Син дә бит бер Ай кебек үк шып-шыр калырсың. Мәңгелекнең төнсез тынлыгында, Галәм чүлләрендә каңгырганда Кемгә кычкырырсың? — Кемгә шунда аваз салырсың■*. Кешеләреңнең кадерен бел, Җир, кадерен... һәр ннкарьне Инкарь итеп үтәсең син. Саннарыңнан сыйфатларга күчәсең син. Бу мәңгелек, бу чиге юк тәҗрибәңнең Әйтерсең лә, нәтиҗәсен көтәсең син...