Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ленинга сәлам

 

Гаити шагыйре


Өзек Мәскәү, мин сина бик ерак җирләрдән киләм, Күп газаплар чиккән Ватанымның Кайгысына төренгән, аска иелгән. Вакытлыча җиңелүләремнең ертык байраклары белән. Мин ике континент аша уздым,— сөргеннәр газабы аша. Газиз Гаити җиреннән аерылган Тамырларымда сыкрый авыр яра. Мәскәү, мин сиңа киләм — Гомеремнең гүя иң кирәкле гаванена. Партбилетым юк янымда, юк — визит карточкам, Ялтыравыклы тәтиләр — тропик орденнарын такмый киләм. Бөек Ленин белән күрешергә киләм мин, Тавышын ишетергә. Тере Кеше белән, “ - Киләчәк Тормыш сурәтен тудырган - Бөек останың үзен күрергә киләм мин. Теләдем Тарихның көчле агымына күз салырга, Анда — Иң гади киемдәге бөек ирне, Заманнарның магнит кырында мәңгелек урын алган Кешене табарга теләдем. Күрдем — Аның Горур басып торган сынын Мәскәүдә, Ташкентта: Ул һаман да халыкка сөйли, мөрәҗәгать итә. Мәрмәр киемнән күрдем аны мәйданнарда, музейларда. Төнге Мәскәү елгасы ярында, Ленинградта, бурап кар яуганда. Экраннарда күрдем — вакыт томаны аша. Тик чын-чыннан Аның белән Очраштым мин Эшче кварталында, эшче квартирында, Бу йортта — ярлылык төсен, өметсезлек пәрәвезен Эзләп маташмагыз да... Урындыкта кепка көтә хуҗасын, Кыршылган курткасы сөйли хезмәт турында. Юк монда — Күп тартудан ысланган трубка, хәмер өчен балчык кружка. Ә бар китаплар, бар репродукция: Патша властьләре эшчеләрне җыелыштан куа. Бу әйберләр — Владимир Ульяновныкы да була алыр иде бит. Бары да монда сөйли тик Яшәү турында,— Бу химия кодрәте түгел, Тормыш үзе һәм мәхәббәт яулаган аны. Бары да саф, табигый монда — Разлнвтагы шалаш кебек. Күк чәй — үзбәк чәе монда, Мәскәүнең кара икмәге... Зифа буйлы, җитен чәчле кыз һәм Горькийның <Ана» романыннан Килеп кергән кебек — сөйкемле хуҗа хатын.— Аның эшчән куллары, Сабыйларча мәкерсез күз карашы кебек Җиһан яшьлеген хәтерләткән пакь куллары. Тормыш әлифбасын, кунакчыллык ипи-тозын. Туганлыкның тылсымлы ширбәтен Суздылар миңа алар. Ул миңа сөйләгән сүзләргә Ленин үзе — ни дә булса өстәр иде микән? Ленин! Сез булыштыгыз миңа—• Ерактан торып, илләр, телләр аша— Идеалларымның колхозын төзергә, Фикерләремнең киңлеген, Поэмаларымның ритм тирәнлеген булдырырга. Ярдәм итегез, Ленин, миңа, Язмыш, тарих игез иткән туганнарыма, Туган җиребезне Дошман каны белән сугарырга, Көрәш җырлары язарга, Безне азатлыкка илтүче өндәү авазын табарга. Мин Сезне сәламлим, Ленин!

РӘДИФ ГАТАУЛЛИН тәржемәсе.