Логотип Казан Утлары
Хикәя

КЫБЫРСЫК ҺАБИЛ

Ул җыйнак, җиңел гәүдәле кеше. Ул игенче, балта остасы, мич чыгара, киез итек баса, кирәк икән хәтта чабата үрә белә. Ул тракторчы, комбайнчы, шофер. Ул минем яшьтәшем. Без дөньяга утызынчы еллар башында килгәнбез. Хәтерлисездер, үткән сугышның бомбалары, чын мәгънәсе белән, безнең авыллар өстенә дә Әнә шундый бер чокыр өстенә авылдагы беренче яна йортны минем кордаш Һабил салды. Көндез басуда эшләде ул, ә кичен кулына балта алды. — Вакыт җитми, акча җитми. Үләм...— дип зарланды ул. Әмма йортның кәттәсен салып куйды. — Тәүлек кыска, елы кыска. Мине кырыкка бүләләр,— дип сөйләнде ул. һәм язын тракторда, көзен комбайнда эшләде. Кышка керсә, кулына балта, сәнәк, көрәк алды.— Начар эшлибез, начар яшибез,— дип көенде һәм өенә терәп зур кухня салып куйды. — Культурадан артта калдык,— дип пошынды ул. Авылда салына башлаган яңа клуб бүрәнәсенә беренче булып балта чапты Өенә пар кертте, түргә зур радиоалгыч алып куйды. — Бар белгәнебез токмач, эшмени бу! — дип тавыш күтәрде ул җыелышта. Тракторы белән канаулар казып, болындагы сазлыкны киптерде. Агайлар белән бәхәскә кереп, сазлык өстендә йодрык кадәр помидорлар, берәр потлы кәбестәләр, шалкан кадәрле суганнар үстерде. Кипләрен тагын үз өе янында казынды. Бөтен авылга дан итеп, менә дигән җиләк-җимеш бакчасы үстерде. Ә үзе һаман да зарланды. Әле беркөн тагын дөньяның тетмәсен тетә. Үзен-үзе яман тирги. Бер дә яши белмибез без дөньяда,— ди.— Ярлы кешенең акчасын яман товар бетерә дигәндәй, моннан ике ай элек кенә телевизор алган булган идем. Бүген кибеткә керсәм, галәмәт яхшысы, зуры кайткан Экранына минем телевизор әржәсе-ние белән кереп утыра алырлык! Бәяләрендә дә аерма чыпчык борыны кадәр. Кара инде син бу ахмакны, бу сабырсызны,— ди — Ачудан бер кочак китап алдым,— ди. Күр дә тор, колхозга май заводы, консерва заводы, культура паркы кирәк дип, иртәгә председательнең тенкәсенә тиячәк. Җиңел машинам юк. асфальт юллар юк, дип зарланыр. Тагын агайлар белән бәхәскә кереп, нәрсә өчен булса да ду кубып йөри башлар. Холкы бик «начар» аның. Булганына шөкер итми торган, кыбырсык җанлы кеше ул минем яшьтәшем Һабил.