Логотип Казан Утлары
Повесть

ТАҢНАР ҺАМАН МАТУРМЫ?

Гыйльфанның унберенче кыйссасы Пк ТЧ Ж сз' хыялымдагы Гыйльфан белән, академия бвввсы И янына килдек. Шома таш баскычлардан күтәрелеп, ж ж*> ■ кызыл келәмнәр жәелгән киң коридорга үтте. Н В Мәшһүр полководецларның стеналарга эдеащд портретларын, каты сугышларны сурәтләгән сәнгать ■ . әсәрләрен карап әйләндек. Төрле кабинет арда булдык. Лекция залларының ишек төбендә тукталып тордык миштже- ләр барганга, эчкә керергә кыюлыгыбыз жнтмәде. Чит телләр кафедрасы янында йомшак кәнәфигә утырып, беремяе Iсрокларыбызны укыткан ханымны көткәндә Гыйльфан мөлаем йомшак таныш белән сүзен дәвам нтте: — Ничаклы кадерле истәлекләр1 Биредә мин партиягә кердем, бире, дә мин хәрби фәннәрнең нечкәлегенә төшендем, яшәргә, көрәшергә, сөяргә өйрәндем. Әйе. әйе, сөяргә дә мин шунда өйрәндем. Элек бу тойгы вакыт-накыт мине шактый кыргыйлаидырып жибәрә иде Мин сөйгән кешенне чиксез хөрмәт итәргә кирәклеген аңладым Зур иткан дә, хур иткән дә — хатын-кыз дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр Рәхиләне яратуымны, шуны уйлап газаплануымны Маргаритам беренче көннәрдә үк күреп алды. Ләкнн тойгыларымны мыскыллап ник бер сүз әйтсен! Ягымлылыгы, кешелеклелеге, олы жанлы булуы белән һаман саен үзенә карата барды ул мине Мина ял да бирде, акыллы кинәшче дә була белде! Мондый кешене яратмаска, хөрмәт итмәскә мөмкин түгел I Ахыры. Башы II санда. Иван Чернопятко белән бер группада укыйбыз. Застава начальнигыбыз Петр Федорович Терешкин кабат безгә башлык булып алды арабызда ул иң өлкән кеше. Без лейтенантлар, ә ана майор дәрәҗәсе биргән иделәр инде. . Әнә шулай бергәләп фән биеклекләренә үрмәлибез. Мин майорны ярышка чакырдым. Ул гуманитар фәннәр буенча аксый, ә миңа хәрби фәннәр авыр бирелә. Аның хәрби фәннәрне әйбәт белүе гаҗәп түгел: академиягә чаклы махсус мәктәпне тәмамлаган. Шуңа күрә аның миңа ярдәм итә алуы бәхәссез иде. Ә үзенә ни? Шуны уйлап булса кирәк ул: «Ә сез, Батыршин, миңа кайсы фәннән булышырсыз икән соң?» ди. — Инглизчәдән,— дим мин моңа. —Инглизчәдән... һм... Элек берәр төрле мәктәп яки курс тәмамладыгызмы әллә? — ди бу. —Академия тәмамлаячакмын. Курыкмагыз, бурычлы булып калмам! — дим. Күнде теге. Ләкин бу эштән үзенә файда киләчәгенә ышанмады бугай. Әйдә, булышыйм инде, дигәндер, күрәсең. Ул элек-электән шундый күндәм һәм йомшак күңелле кеше иде бит. Инглиз теле укытучыбыз Татьяна Алексеевнага да сүземне сүз итәчәгемне әйттем. Майор Терешкин үзенең җегәрен беренче дәрестә үк чамалап, тәмам күңелсезләнде: «Батам мин. Гыйльфан, бу юлы, мөгаен, коткарып кала алмассың!» — ди. — Күңелегезне төшермәгез, иптәш майор. Тәвәккәл таш яра! — дим. Дәрестән сон класста калып диктантлар язарга, ватып-сындырып булса да үзара инглизчә сөйләшергә гадәтләнеп киттек. Бу күнегүләргә Иван Чернопятконы һәм курсташыбыз Виктор Тимаковны да тарттык. Нәтиҗә ничекме? Сүздә тордык, әлбәттә. Миңа килгәндә, мактану булмасын, өстәмә рәвештә гарәп телен дә өйрәнә башладым. Әнигә рәхмәт. Ул Донбасста чакта ук мине гарәпчә тырмаштырырга, аз-маз укыштырырга күндергән иде. Мәскәүдән хатны ана гарәпчә генә сырлыйм, ул да шулай җавап бирә. Шытырдатып укыйм, язам. Ә гарәп телен белмим. Эшмени бу? Үз-үземә ачуым килде. Чик сакчысы ич мин. Күп телләр белергә тиеш. Иптәшләр гаҗәпләнә: ничек өлгерәсең? диләр. Вакытыңны бүлә белсәң, һәммәсенә өлгерәсең икән ул. Ихластыр шулай. Академиядә үзебезнең курсантлардан футбол командасы оештырып җибәрергә, гимнастика, бокс, фехтование белән шөгыльләнергә дә мөмкинлек таптык әле без. Билгеле, Чернопятко электәгечә минем уң кулым иде. Миннән башка кая барсын ул? Без гел бергә инде. Группада янәшә утырабыз, бер үк бүлмәдә яшибез. Акчаны да бергәләп тотабыз. Кызлар күзләргә дә бергә барабыз. Әйе, Маргарита Ивановнаны эзләп тапкач, очрашырга сүз куешкан җиргә икәүләп бардык без. Алдан ук килешеп куйдык: кыз кемне сайлап ала — ул шуныкы була. Әйткән сүз — аткан ук. Киттек билгеләнгән сәгатьтә очрашу урынына. Иван да дәшми, мин дә дәшмим. Икебез дә кыз турында уйлыйбыз. Икебезнең дә аны үзенеке итәсе килә. Бик назлы, бик чибәр шул, парень. Әйбәт тәрбия алган кыз, белемле, культуралы. Әгәр сөйгән егете булса? Ул чакта... ул чакта ни дип без сызгырган җиргә килер иде әле ул? Юк, аның бернинди егете юк. Яшь, инсафлы кыз бала әле ул. Георгиевский залда утырганда күрдек ич. Аңардагы тыйнаклык, анардагы моңсу караш!.. Сөйгән егете бар кеше үз-үзен шундый кыюсыз, шундый сак тота димени?! Адашкан яшь болан кебек ич ул! Беркеме юк — монысы хак. Кемне ошатыр — монысы язмыш кулында. Метрода Иван да шул хакта уйлап бара икән. Ул ачыктан-ачык- —Әгәр кыз сине ошатса һәм үзең дә аны... Рәхиләдән артык к\рсәң, Рәхиләне миңа бирерсең,—диде. — Ярар’ —дидем мин. Ә үзем: «Жүләр син, Иван, Рәхилә күшән кияүдә бул м аса, әлегә чаклы хат язмый түзеп торыр идемени? Көт әйдә, көт һавадагы кошны!» дип уйлап куйдым. Метродан чыктык. Яз ае — март кергән булса да, төштән сон азрак салкынайтып жибәргән иде. Тротуар кырыйларына жыелган су эремчек- * ләнеп тора, аяк астында айкалучы күгәрченнәр, чыпчыклар йоннарын кабартканнар. Шәһәр халкы барыбер сынатмый тагын: яшьләрнең күбесе яланбаш, жнңел пальтодан. Кызлар аеруча чибәрләнеп киткәннәр сыман. Гел көләләр. Битләренә яз кояшы бизәү яккан Маргарита Ивановнага яз ничек тәэсир итте нкән? Ул тагын да чибәрләнгән булырга тиеш... Ул Белорус вокзалы янындагы күпердә көтәргә вәгъдә биргән иде Күренми. Әллә... Юк, кайбер кызлар кебек кыланып сөйләшмәде ул бүген минем белән. Ана ышанмаска мөмкин түгел иде. Тавышы шундый иде аның. Гадәттә күзне күңел көзгесе диләр. Күз күңел көзгесе булса, тавыш йөрәк илчесе буладыр, мөгаен. Куперне бер әйләндек.-Тәмәке көйрәтергә дә өлгердек. Кызыбыз юк та юк. Вокзал чатында гына лоток сыман бер нәрсә бар. Анда карт бер > яһүд сату итә Янында кызлар да күренгәли. Шарлары, тасмалары, кон а фет-прәннеге бар. Бәлки безнең назлы кызыбыз да шунда тукталган- о дыр? ' = Ул анда Ток иде. Өстәвенә, без килүгә сатучы карт әйберләрен _ брезент белән томалап китеп барды, бездән лотокка күз-колак булуны х үтенде. ? — Ярар,— дидек без. Карт күздән югалуга, брезентны тартып ачтым да; «Бала-чага, кыз-кыркын! Кемгә прәннек, кемгә шар? Акча j юк дип тормагыз, бушлай сатам, алыгыз!» — дидем. я Башта Чернопятко да аптыраган иде, аннары булышырга яныма < килеп басты. Икәүләшеп, бер тиен акча алмыйча, сату итепме итәбез. 3 Әниләрен сөйрәп балалар килә, ояла-ояла япь-яшь кызлар килә һәммәсенә сораган нәрсәне бирә торабыз. Ун-унбнш минут үтмәгәндер, лотоктагы әйберләрдән жилләр исте. Менә бер заман, ах-ух дип йөрәген тотып, сатучы картыбыз йөгереп килеп житте: «Нишләдегез, командир иптәшләр, башымны хур ртәоеу ләбаса!» ди. кычкырып еламый гына. — Күпмелек товарыгыз бар иде, папаша.—дим мин. — Җиде йөз сиксән ике сум унжнде тиенлек,— ди бу. Стипендия алган гына идек —сигез йөз сумчы санадым да бирдем картка. Ул, рәхмәтләр укый-укый, калтыранган куллары белән акчаны кесәсенә яшерде. Нәкъ шул чакта безнен янга Маргарита Ивановна килеп чыкты Ул сату итүебезне читтән генә күзәтеп торган, күрәсең. Елмая-елмая; «Ә безгә дигән матур шарлар очып киткәнгә охшый, кызым1» диде. Без. корт чаккандай сискәнеп, ул жнтәкләп килгән чем-кара күзле, бөдрә чәчле, өч-дүрт яшьләр чамасындагы курчак кебек бик матур кызчыкка текәлдек. Кем кызы ул? Нишләп Маргарита Ивановна аны бирегә ияртеп килгән? Мөгаен, безне шаяртырга уйлагандыр. Янәсе, нәрсә әйтерләр нкән сюрпризны күреп... . — Менә без килдек,—диде Маргарита Ивановна, шат булырга тырышып,— Күрәсез, икәү килдек. Ул сүзенә аеруча басым ясап әйтте. Мин Маргарита Ивановнага дикъкать иттем. Иезе агарган, керфекләре тетрән.) иде аның. — Без дә икәү ич.— диде Чернопятко — Әйе шул, менә хәзер без чибәр туташ белән танышабыз.- дидем мин. беләкәчкә таба бөгелеп, күрешер өчен ана кулымны суздым. Шул чак әйтсәң адәм ышанмаслык хәл булды әннсенен пальтө итәгенә ябышып безгә башын кыңгыр салып карап торган кызчык, мәрТАҢНАР ҺАМАН МАТУРМЫ/ җәндәй вак тешләрен күрсәтеп, чәчкә ачылгандай елмайды да минем муеныма сарылды. — Папочка!—диде ул яңгыравык тавыш белән һәм кочагыма сеңеп бетәрлек булып, озак кайтмыйча торган өчен әтисенә үпкәләвен, әнисенең һаман-һаман елавын тәтелдәргә тотынды. — Рита! Рита, нишләвең бу? — диде көтелмәгән хәлдән аптырап калган ана. Миңа әллә нәрсә булды. Әйтерсең, хәнҗәр белән йөрәгемә чәнчеделәр. Тик сулу алуым бүленеп калса да, бу чәнчү әрнетмәде, киресенчә, мин ниндидер ләззәт кичердем. Иң әүвәл кызчыкның үзәк өзгеч моңлы бер тавышында әнкәм уйнаган кубыз чыңнарын ишеткәндәй булдым. Аннары салмак кына атлап килә-килә анасыннан аерылып калган колынның өзгәләнеп кешнәвен искә төшердем. Сандугачлы әрәмәләрдә печән чапканда, җәйге иртәнең искиткеч матурлыгына соклана- соклана тукталып чалгы янаган, җиләк җыйган чакларымны хәтерлә^- дем. Якында гына, янымда гына Рәхиләнең эссе сулышын тойгандай булдым. Аның җиләктәй иреннәре җавап көткәндәй кысыла төшкән, тузгыган чәчләрен җил тарый... — Юк, кызым, синең әтиең... Мин шушы сүзләрдән айнып киткәндәй булдым. Нәкъ шул мизгелдә яшь ананың озын керфекләрен сирпеп, кыюсыз гына күтәрелеп каравын, аннары өметсезләнеп, ачынып башын аска июен күреп калдым. Тәнемә гүя салкын су койдылар. — Минем әти! Минем әти бу! — диде сабын, калтыранган кулларын сузып торган анасына барырга теләмичә, муеныма ныграк сырышып. — Ә бәлки... аның синең кебек үз кызы бардыр? — диде Маргарита Ивановна акрын гына. — Юк, юк, мин аның кызы булам! — диде сабый, кире какмаслык итеп. — Әлбәттә, әлбәттә.— дидем мин. Ихластыр, әллә нишләтте бу сабый мине, әллә нишләтте. Якында гына, янымда гына күксел томан шикелле өрфия пәрдә эченнән миңа карап, гүя барысына җавап көткән Рәхилә акрын-акрын чигенеп, эреп беткәндәй юк булды. Мина уңайсыз булып китте. Мин бер гөнаһсыз сабыйны кочаклаган килеш, уйларыма күмелеп, басып торам. Маргарита Ивановна да, Чернопятко да безгә хәзер нәрсә эшләргә кирәклеген хәл итә алмый торган халәттә иделәр. — Кил, кызым, үземә,— диде, ниһаять, ана, рәнҗүле тавыш белән. — Юк-юк, аңа миндә рәхәтрәк,— дидем мин. Чернопяткога мондый кыюлык каян килгәндер, Маргарита Ивановнаны сул ягыннан култыклап, мине уңга калдырды да, көрәктәй кулың алга сузып, күңелле итеп: «Ә хәзер бераз йөреп алабыз, аннары мороженый ашарга керешәбез»,— диде. Киттек. Бу минем гаилә корып җибәрүгә таба тәүге адымнарым иде. Урамда халык, халык... Барысы шат, барысы бәйрәмчә киенгән. Кайберәүләренең кулында чәчәкләр күренә. Яз чәчәкләре — умырзаялар иде алар... Рита белән без әнисенә караганда да тизрәк дуслаштык. — Әти янына барам!—дип даулый икән ул көн саен. Маргарита Ивановна кызының минем белән дөньясын онытып уйнавын миннән башка ашарга да, йокларга да ятарга теләмәвен күреп, икеләнеп, газапланып йөрдеиөрде дә йокысызлыктан талчыккан ак йөзенә акрын- акрын кызыллык йөгерә башлады — минем якка борылды һәм төбе киселгән зифа аккаен төсле кочагыма сыгылып төште. Матур айлы кичләрнең берсендә ике буйдак яшәгән бүлмә түрендә тыйнак кына бер мәжлес үткәрдек. Безнең чәчләрне чәчкә бәйләгән тук мәҗлесе иде ул. Алдан ук сөйләшенгәнчә, Чернопяткога үзенә аерым почмак эзләргә туры килде. Аның караватын башы күккә тигән Рита биләде. Көннәр гаҗәеп дәрәҗәдә тиз үттеләр. Без искиткеч тату яшәдек. Күксел томан шикелле өрфия пәрдәгә төренеп юкка чыккан Рәхилә, толымнарын кистереп, кире кайткандай булды. Вакыт-вакыт, йокы аралаш мин ана исеме белән дә эндәшкәнмен икән. Күпне кичергән акыллы Марам рәнҗемәде. Зур түземлелек белән күңелемне акрын- акрын яулады. Мин аңа һәлакәткә очрап үлгән очучы ирен, ул миңа үлгән мәхәббәтемне беркайчан искә төшермәдек. Алар бүгенгенең кадерен белер, ләззәтен татый төшәр өчен күнегү чорыбыз, җитлегүебез генә булганнар дип нәтиҗә чыгардык. Озакламый икенче нәни кызчыгыбыз Әлфия дөньяга килде. Үземә охшаган кара чутыр иде ул. Барлык кызлар да шундый ут борчасы буламы икән? Вәт мәшәкатьләр тудырды ул безгә! Өйрәнмәгән эшем калмады. Ай үсәссн көн үсә дигәндәй, бик чая булып чыкты бу кыз Укып кайтуымны гына көтеп тора, бишектән кулга ал, күтәреп йөрт, сикерт үзен Шырк-шырк көлә. Үсә-үсә тагын шул билгеле булды кайсы ягы беләндер бу тиктормас кыз Рәхиләне хәтерләтә нде шикелле. Аның турында уйламаска тырышам, ләкин уйлар черки кебек, күңел тәрәзәңнән кусаң, ишектән бәреп керәләр... Ә көннәрнең берендә теп-тере Рәхилә үзе килеп керде. 1940 елның дүртенче январь иртәсе ндс бу. Ишекне ачып җибәрсәм, алдымда хәрби киемле очучы басып тора. Иң әүвәл, әллә Маргаританың нре һәлак булмыйча, кайтып керде микән дип тә уйлап алдым. Ләкин күзләре, яңаклары, иреннәре таныш лабаса моның! Менә ул төз басып үкчәләрен шапылдатып честь бирде: «Хатын-кызлар эскадрильясының очучы штурманы Рәхилә Бәширова, укуын уңышлы тәмамлап, ялга кайтып бара». Ә үзенең күзләреннән менәменә мөлдерәп яшь тамарга тора. Түзмәдем: «Вольно!» дип кычкырып, кулыннан тотып җилтерәтеп, түргә, Кыш бабий янына китереп бастырдым. — Марочка! Таныш булыгыз: Рәхилә бу! Раечка! — дим. — Ул икәнен шундук абайладым,— диде хатыным Мин аны кунакка кырын карар, үгетләргә туры килер үзен дип торам Юк. алай итмәде. Кояштай балкып, Рәхилә янында бөтерелде! Юл килеп галчыккандыр- сын дип, ванна бүлмәсенә кертеп җибәрде, үзе минут эчендә өстәл хәзерләде. Мина шыпыртлап кына: «Кызның асылы белән мәйханә булгансың икән!» — ди. — А как же! — дигән булам. Үзем эчемнән генә: «Иванның бәхете бар икән, мөртәтнең, дим. Тизрәк үзләрен таныштырырга кирәк!» Рәхилә ванна бүлмәсеннән пешкән әнистәй алсуланып, җыйнакланып чыкты. Кыяфәте якын килерлек түгел. Башын тавис коштай горур тота. Мина карамый да. Бүләге дә бар икән: ике кызга ике зур курчак алып килгән Икене... Димәк, безнең хәлләрне ишетеп торган. Дөресен әйтергә кирәк, чәй яны күңелле булмады Шуннан сон тиз-тнз Чернопятконы чакырдым. Ул ялгыз башы янәшә квартирада гына яши нде. Рәхиләне күргәч, аптырап югалып калды. Кулыннан тоттым да кыз янына утырттым. Гомергә дус булуларын теләдем. 1еге- Лч«р серле генә итеп берберенә карашалар. Инан миңа гына әйтмәгән икән: алар ел буе хат язышып ятканнар. Адресны Казаннан Хафизә җибәргән Теге чакта безнең арада килеп чыккан аңлашылмаучылыкка да шул Хафизә сәбәпче булган. Рәхиләне сынар өчен, юкны бар итеп хат язган. Монысы да сыны катса ДШАМИЛ РӘКЫЛПОВ ф ТАҢНАР ҺАМАН МАТУРМЫ? сыната торганнардан түгел. Училищедагы укытучысының рәсеменә жизнәң шул була инде, дип язып җибәргән. Чәй эчкәч, җыйнаулашып елка карарга киттек. Рәхилә юрганга төрелгән Әлфияне күтәрде, Чернопятко Ританы җитәкләде. Шулай мәш килеп, бер гаилә кешеләредәй чүкердәшеп бардылар. Халык казанышлары күргәзмәсендә елка карадык. Кичке якта Иван бүлмәсенә җыелдык. Аккордеонын күтәреп, Терешкин килде. Җырладык, биедек, күңел ачтык. Рәхилә безгә кайтмады. Икенче көнне иртән саубуллашырга керде: «Бәхет телим сезгә!» — диде, Әлфия янына килеп, мөлдерәп карап торгач, сабыйны үбеп, тиз-тиз чыгып китте. Бусагада. «Гыйльфан абый, дуслык көчендә кала!» — дип кычкырды. Лны вокзалга Чернопятко озатты. Мин тәрәзә янына басып карап калдым. Аннары... берне тутырып эчкән идем, яныма Мара килде, сабыр гына итеп: «Әтисе, акылыңа кил, аракы эчеп берәү дә мәртәбәгә ирешкәне юк!» — дигәч, тукталдым. Ял көне иде. Ишек алдына чыгып, барлык күрше балаларын таудан бик озак чана шудырдым, поезд ясап тартып йөрдем. Чернопятко белән сөйләшәсем килсә дә, янына кермәдем, нигәдер ул үзе дә күренмәде. Ә кич Мара, күңелемдәгене белгән кебек: «Берсе диванга, икенчесе караватка ятып йоклаганнар. Көзгә Жуковский исемендәге академиягә килергә ниятли. Шунсыз кияүгә чыгарга исәбе юк»,— диде. «Рәхилә, син аз гына да үзгәрмәгәнсең!» — дип уйладым мин. Гыйльфанның уникенче кыйссасы 1941 елның июнь башларында безне Көнбатыш Белоруссиягә стажировкага җибәрделәр. Биредә әле күптән түгел генә поляк паннары хуҗалык иткәннәр. Бичара белорус крестьяны чабагач белән ашлык суккан. Көз җиткәч, җир идәнле өендә чыра яндырып, киндер тукып көн күргән. Тәрәзәдә карындык, түрдә сәке. Кара мичләр ишекне ачык куеп ягылган, мал-туар да шунда, кешеләр дә шунда... Ачлы-туклы яшәгән халык йогышлы авырулардан кырылган. Кая монда бездәгедәй калай түбәле зур мәктәпләр, китапханәләр, уку өйләре, клублар! Урман өскә авып тора — ындыр артында гына. Ләкин аннан чыбык сындырып алырга да рөхсәт юк. Чөнки урман панныкы, графныкы, тагын әллә кемнеке... Җырларында сагыш, күзләрендә моң булган халыкның. Белоруссиягә азатлык килгәч кенә иркен сулаганнар бу төбәктәгеләр. Ләкин кырык бергә аяк баскач, кояшлы аяз күктә әледән-әле шомлы кара болытлар күренгәли башлагач, тынычлык югала. Европаны басып алган афәт бирегә таба борыла Ил чикләренә гаскәр туплана, техника җыела. Җирдән һәм күктән чик бозулар ешая. Боларның һәммәсен күреп торган халык шөбһәләнә, чырайлар кырыслана, йөрәкләр кысыла... Гыйльфан сөйләвеннән туктый, яңагына таяна һәм, черем иткәндәй, күзләрен йома. Беләм. ул йокламый, шулай уйлана гына. Нәрсә турында уйлый икән хәзер Гыйльфан? Мөгаен, сугыш башлануы турындадыр. 1941 елның 22 июнь таны минем дә хәтеремдә яңара. Бу каһәрле көн турында ничаклы кыйссалар тыңлаганым, дәһшәтле чынбарлыкны сурәтләгән рәсемнәр, картиналар тамаша кылганым булса да, хыялымдагы Гыйльфанга: «Сездә сугыш ничек башланды?» дип сорау бирми кала алмыйм. — Курсташың, хәзер отставкадагы генерал-майор Виктор Иосифо- вич Тимаков бу хакта тәфсилләп сөйләде: Син дә. Гыйльфан туган өстәп берничә сүз әйтмәссеңме икән? Гыйльфан күзләрен ачты, чәчләрен сыпырды һәм: — Тимаков белән очрашып сөйләшүегез яхшы булган,—диде — Инде әкияттәге сыман итеп үткәннәргә кайтыйк... Хәер, алар әкият * түгел, алар эзсез югалмаган. Ул чактагы күкрәүләр, төтен. ап-зар— „ барысы-барысы галәм киңлегенә таралса да. җирдә эзләр калгандыр. 3 Менә Гродно шәһәре. Ямь-яшел бакча-шәһәр иде ул. Мондагы чнста- ь лык, мондагы сихәтле саф һава, мәһабәт матурлыкка сокланмаска £ мөмкин түгел. Урам саен, чат саен, йорт саен бакча. Чишмәләре s гына күгелҗем төтен алкаларын җибәрә-җибәрә, сүзен дәвам итә. а — Шимбә көнне, ягъни 21 июньдә, төшкә чаклы штабта группабыз ° белән карталар өстендә хәрби өйрәнүләр үткәрдек. Лейтенант Черно- 3 пятко укчы полкның командиры ролендә иде. Башкаларыбыз, шул исәп- 3 тән мин дә, батальон командирлары булып алдык. Алты сәгатькә сузыл- х ган бу өйрәнүдә һөҗүм итү һәм оборона тоту тактикасын үзләштердек. ? Чернопятко полк белән оста идарә итте. Башкаларыбызда!» ла укытучылар бик канәгать булдылар. 5 йокларга соң гына яттык. Мин өйгә хат яздым, ике яшьлек кечкенә з — Ял көнендә дә рәхәтләнеп йокларга нрек бирмиләр ичмаса! — дип сукранды кайсыдыр, киенә-киенә. — Осоавнахим күнегүләр үткәрә, ахры.— диде икенче бер курсант. Шул чак баш өстеннән иләмсез гүләп, һава ярып самолет очып үтте. Янәшәдә генә бакча артында бер-бер артлы көчле шартлаулар ишетелде, нәрсәдер гөрселдәп ауды, тәрәзә пыялалары коелып төште, түшәм чытырдады, өстән тузан, штукатур коелды. Бинада бүтән бер генә минутка да калырга ярамый иде — Сугыш бу, егетләр! — диде Чернопятко. — Дөрес, Иван! Безгә фашист килә. Аның самолетлары, гүләүләреннән таныйм! — дидем мин. Тәрәзәгә карыйм Анда таң шәфәгы. Дымлы җил бүлмәгә чәчәк һәм көек исе алып керә. Чәчәк исе тәрәзә төбендәге түтәлләрдән килә. Көн саен иртән күкрәк тутырып сулый идек без аны. Бүген... Бакчадагы сандугачлар да тынган. Стенадагы сәгать чалышаеп туктап калган. Уклары иртәнге өч сәгать кырык җиде минутны күрсәтеп, шунда тынын тормышның бетүен искәртеп тора иде. Чыгып тезелдек. Шәһәр ут, ялкә»н эчендә. Җир гүя мотор гүләүләре, гөрселдәүләр, шартлаулар белән тулы. челтерәп, сандугачлары сайрап тора. Шәһәр уртасында — зур бер парк. Шуннан ерак түгел безнең өченче армия штабы урнашкан иде Штабны һәм шәһәрне саклап ничаклы кеше һәлак булды... — Шушы паркта, кайчандыр өченче армия штабы урнашкан бина алдындагы туганнар каберенә татар кызы, Советлар Союзы Герое очучы Ольга Александровна Санфированың да сылу гәүдәсе күмелгән... — Әйе, зур корбаннар бирдек, туганкай. Дәшмибез. Гыйльфан тәмәке көйрәтә. Аннары, ирен кырыеннан кызым Әлфияне өзелеп сагынуымны әйттем, әнисеннән тизрәк фоторә- < семен җибәрүен үтендем. 3 Кызым төнлә төшемә керде. Дулкынланып ярсып аккан зур дәрьяның икенче ягында... Рәхилә кочагында иде ул. Башында — чәчәк такыя. Өстендә — апа к күлмәк. Никах күлмәге.. Кызым кул нзн-изн мине янына чакыра. Мин, Хасан кулен тугыз тапкыр йөзеп чыккан кеше, кул аякларымны да селкетә алмыйм. Батам, авызыма су тула . Дежуриынның. «Подъем! Боевая тревога!» дигән тавышына уянып киттем. Еракта туктаусыз гүләп самолетлар оча. зениткалар ата, гөрселдәүләр ишетелә иде. Окопларг* яттык, һава һөҗүме артыннан дошманның танклары, мо- томеханикалаштырылган частьлары өскә ыргылды. Сугыша-сугыша чигенәбез. Бераздан Германиянең безнең илгә искәрмәстән һөҗүм итүен белдерделәр. Без барыбыз да өченче армия составына кушылып сугышырга ниятләгән булсак та. кайберләребезгә Гроднодан бик тиз китәргә боерык килде. Оборона Халык Комиссариаты Терешкинга. Тимаковка, Мина һәм тагын берничә иптәшкә генә штабта калырга ризалык бирде. Чернопятко белән кочаклашып хушлаштык. Курсантлар төялгән машиналар кузгалды. — Хуш. Гыйльфан! — дип кычкырды Чернопятко. — Хуш, Иван! —дидем мин. — Ул-бу була калса...— Чернопятко сүзен әйтеп бетерә алмады, сирена гүләве яңгырады. Майор Терешкин белән мине Хәрби советның секретариатына, ә майор Тимаковны штабның разведка бүлегенә билгеләделәр. Фронтның бу участогындагы хәлләр безгә яхшы таныш иде. Безнең гаскәрләр дошманга бик нык каршылык күрсәтәләр. Фашистлар зур югалтуларга дучар ителә. Ләкин көчләр тигез түгел. Без һаман чигенергә мәҗбүр. Корал, сугыш кирәк-яраклары азайды, үлүчеләр, яраланучылар күп... Дошман соңгы сулышына чаклы көрәшәчәк «большефик- ларны» урап үтә. Дүртенче июльдә Оборона Халык Комиссариатыннан безгә Мәскәүгә кайтырга дигән боерык алынды. Бу чакта без тәмам чолганышта калган идек инде. Унбиш кеше бер төркемгә берләшеп боҗраны өзеп чыгарга булдык. Партия җыелышы майор Тимаковны төркемнең җитәкчесе, мине аның урынбасары итеп сайлады. Поход IT артларында, утлы боҗрада үткәрелгән беренче җыелышыбыз иде бу. Дошманның эре берләшмәләре белән бәрелешкә кермичә, вагракларын юк итә-итә үзебезнекеләргә таба чигенергә дигән карарга килдек. Птичь елгасына килеп төртелгәнче юл тыныч үтте. Фашистларны шактый борчуга төшереп, берничә кыю операция ясап алдык. Утызлап фрицны дөмектердек, техникаларын юк иттек. Артиллерия атышларын- нан фронтның һаман тирәнәя баруын абайламаска мөмкин түгел иде. Урман аланнары, юллар фашист листовкалары белән чуарланып ята. Бу кәгазьләрдә немец командованиесе Кызыл Армияне тәмам җимерелде дип белдерә, чолганышта калучыларның каршы торуын мәгънә- сезлеккә санап, берсүзсез бирелергә тәкъдим итә. Көндезләрен без тукталган хутор, авылларда крестьяннар шушы листовкаларны тотып яныбызга киләләр иде. «Дөресме, туганнар, бу хәбәр?» — дип сорыйлар иде алар бездән. Мөмкинлек булган һәр җирдә крестьяннар белән әңгәмәләр үткәрдек. Кызыл Армиянең фашистлар өеренә ныклап каршы торуын, озакламыйча һөҗүмгә күчәчәген һәм җиңү алып киләчәген аңлаттык. Тарихтан дәлилләр китердек, хәзерге чигенүнең сәбәпләрен төшендердек. Крестьяннар безгә ашарга-эчәргә биреп, изге теләкләр теләп калдылар. Әйткәнемчә. Птичь елгасына килеп төртелгәнче бертөрле дә югалтуларга очрамадык. Киң сулы елганы кичәргә хәзерләнгәндә, майор Терешкин суга кермәячәген белдерде. Ул йөзә белми икән. Хасан күлендәге шикелле аркама яткырып чыгарга теләсәм дә, моңа аны һич күндерә алмадым. Исән-сау килеш ничек мин синең муенына атланыйм? Моның гарьлеген кая куйыйм? — диде дә суга керергә батырчылык итмичә, көймә эзләргә китте һәм шул китүеннән борылып кайтмады. Ахырдан бнлгеЛс булганча, ул фашистлар засадасыннан кача-кача адашып, полковник Гришин партизаннарына юлыккан. Тәмам алҗыган командирны бригада штабына китергәннәр. Полковник аны үз бригадасында калырга күндергән. Майор фашистлар тылында партизаннарнын дистәләрчә кыю операцияләрен хәзерләгән һәм үзе дә шунда урнашкан 1943 елның көзендә исә безнең регуляр частьлар белән очрашып, полк командиры итеп билгеләнгән. _ Без майорны ике көн, ике төн эзләдек. Анын хәбәрсез юкка чыгуына * мин ип беренче чиратта үземне гаепле санадым. Сөекле командир әйбәт иптәшнең югалуы бик үкенечле иде. Авыр кичердем мин б\ югалтуны. Юан гына имән төбендә уйланып утырам. Чсрнопятко хәзер кайда икән? Икс яшь бала белән бер ялгызы калган Мара ни эшли икән?.. Күңелсез иде миңа. Мондый чакта кеше төшенкелеккә бирелә баш- iaca, аны сия беткәнгә сана. Дисциплина, үэ-үзенә һәм иптәшләренә таләп нык булырга тиеш. Кабат партия җыелышы үткәрдек. Үз фикерләремне әйттем. Майор Тимаков тышкы кыяфәтне адәмчә саклап йөртүдән башлап, чигенү, разведка ясап дошманга һөжүм итү тактикасына кадәр һәммәсен элеккегечә җиренә җиткереп эшләргә тиешлегебезне куәтләде. Тәүлек саен утыз-кырык чакрым юл үтәбез, һәрберебезнең арка- гында бер поттан артык йөк: гранаталар, дисклар, бүтән кораллар Арыла. Ашаргпэчаргә дә такы-токы гына. Шуның өстен», дошман белән очрашып чәкешкәләп тә алгалыйбыз. Менә биредә.— Гыйльфан тез өстендәге планшетына җәеп салынган картага бармагы белән төртеп күрсәтә,— Червень исемле шәһәрчектән утыз чакрымлап көнбатышта кызык бер хәл булып алды... Мин түзмим, очучы Павел Башкиров белән урманда очрашу турын- та сөйләвең үтенәм. — Әйе, булды андый хәл. булды,—ди Гыйльфан —Унынчы июль иртәсе иде. Кояш кыздыра, бөркү. Учак кабызмыйча гына коры-сары белән тамак ялгап, карт чыршы күләгәсендә азрак черем итеп алырга хәзерләнәбез. Баш астына салыр өчен печән җыйдык. Гимнастерка якаларын ычкындырып, кошлар сайравын тынлап чалкан ятабыз. Тыныч. Рәхәт. Мин нпт.ннләргә Хасан күле буенда печән чапкан чакларны сөйлим, һәммәсе күз алдында. Ничаклы гомер үткән Фашистлар Германиясенең союзиигы булган Япония анда безнең чиккә кабат басып керергә җай гына көтеп ятадыр Ай-Һай, тыгызга туры килердер егет» ләргә Хәер, монда менә эшләр тагын да хөртирәк. Канда хәзер фронт сызыгы — билгеле түгел. Мин йокыга китә алмадым, постка басар чак җитте. Юкәле аланлыкта агач төбенә посып, тирә-якны күзәтеп ятам. Көтмәгәндә, әллә кайдан болыт ястыннан һава ярып, әрсез карчыгалар шикелле бер төрквМ мессгршмнтлар килеп чыкты Безнекеләр аларны эре калибрлы пуле» метлардян ятып каршыладылар. Әрсез истребительләр нвыр кыймылдаучы бомбардировщиклар өчен бик куркыныч бнт алар. Шуңа күр» бомбардировщиклар заданиега озатучысыз йөрмиләр. Безнекелэрнең лә озатучы бер истребительләре булган икән. Менә шул кыю җан дошман очкычларына берүзе һөҗүм итте Әле берсенә бәйләнә, әле икенчесенә. Рәтләрен болгатып, исәпләрен чуалтып бетерде тегеләрнең. Җиде самолет безнең авыр бомбардировщикларны куып эзәрлеклисе урынга, төп курстан читләшеп, бердәнбер истребитель белән сугышырга мәҗбүр булдылар. Безнең бомбардировщиклар китеп күздән югалды Фашист- лярнын моңя жан ячуллры чыкты, күрәсең Сукыр черкидәй, өерларе белән моңя ябырылдылар Менә безнең самолетның канат астыннан төтен бөркелде, кара койрык хасил булды, янтайды һәм җиргә мәтәлде. Аяз күктә ап-ак гөмбәзле парашют калыкты. Пн-зот 6??дә« бер чяхрымляп араклыктягы' ячяклыккя килеп төште ШАМИЛ РЭКЫИПОВ ф ТАҢНАР ЬАМАН МАГУРМЫГ Майор Тимаков «Коралга'» дип төркемне аякка бастырган иде инде. Өлкән лейтенант Котляров белән икәүләп очучыны эзләп йөгердек. Урман кырыенда ук күренеп торган кечкенә генә бер авыл ягыннан тырылдап мотоцикл килә башлады. Чокырга яттык. Фашист безнен турыга җиткәч, автоматлардан кыска «чират» бирдек. Җирән чәч мәтәлеп төште. Мәетне урманга сөйрәп, үлән белән күмеп куйдык. Мотоцикл төзек булып чыкты. Моторны кабызып, агачлар арасыннан боры- ла-сарыла үзебезнең очучыны эзләргә керештек. Ул безне пистолетын кулына тотып, сак каршылады. Киемнәре янган, үзе пешкән булса да, дошманга ансат кына бирелә торган түгел иде аның кыяфәте. — Сез кемнәр, кайсы частьтан? — диде ул, безгә һаман әле шикләнеп карап. Аңлаштык. Өлкән лейтенант Павел Башкиров мине күптәннән ишетеп белә икән. Атлыгып килеп кулымны кысты. Бу кызык танышу истәлекле булсын әйдә дип, мин өлкән лейтенантка трофей автоматны бүләк иттем. Павел безнең янда калды. Унберенче июльдә Березина елгасын кичтек, 15 августта Сож елгасына килеп җиттек. Тагын бер атна үткәч, алда фашист гаскәрләре агылган Орша — Унеча шоссе юлы күренде. Безгә юлның теге ягына чыгарга кирәк иде. Ләкин ничек? Майор Тимаков мине өч иптәш белән разведкага җибәрде. Юлдан ерак китмичә шактый ара үтеп, күзәтүләр алып баргач һәм крестьяннар белән сөйләшкәч, отрядка зур куркыныч янавын ачыкладык. Без килгәнче биредән генерал-майор Калмыковның кавалерия бригадасы үтеп киткән. Ул бригада тик кенә үтеп китмәгән, әлбәттә. Сиздерми генә шоссе юлына якынлашканнар һәм җайлы урыннар сайлап, туплардан, пулеметлардан ут ачып, йөзләрчә гитлерчыларны дөмектергәннәр, күп техника, сугыш кирәк-яраклары юк ителгән. Дошманның алга таба хәрәкәте тукталган. Кавалериячеләр шушы өзеклектән файдаланып, чолганыштан чыгып ычкынганнар. Бригаданың флангларын каплап торучы вак подразделениеләр генә өлгерми калган. Алар урманга таралырга мәҗбүр булганнар. Фашистлар шушы вак подразделениеләрдән үч алмакчы икәннәр. Үзебезнең регуляр частьларга тизрәк кушылу өчен юлның теге ягына чыгу хәстәренә керештек. Җайлы гына урын сайладык. Көтәбез. Үч иткән шикелле, юлдагы хәрәкәт кимеми дә кимеми. Бәйрәм парадын- дагыча, гаскәрләр өзлексез көнчыгышка таба агыла. Көндезге икеләр тирәсендә нәкъ безнең каршыдагы аланга ниндидер бер часть тукталды. Лагерь сыман нәрсә корып җибәрделәр. Радистлар элемтәдән бушаган арада шау-шулы музыка тапшыралар. Шнапс белән сыйланып өлгергән солдатлар, музыкага кушылып, җыр башладылар. Кайберләре юына, кайберләре чишенеп ташлап кояшта кызына. Кыланышларына гарьләнеп үләрсең. Ихластыр әгәр! Әйтерсең, үз илләрендә сәйранга чыкканнар. Йөрәктәге ачуны басып булмый, сикереп торып өсләренә ташланасы килә, автомат белән селтәнә-селтәнә кырасы, кисәсе килә үзләрен. Фашист ахмак түгел ул. Безнең тыелып тора алмыйча, авызлык тимерен чәйнәп ятуыбызны сизенгәндәй, урманга каратып ике пулемет куйдылар, ә аз гына сулгарак минометчылар урнашты... Менә кистек автоматлардан! Тешне кысып, агач төпләрендә ята бирәбез. Немецларның урманга керергә исәпләре күренми. Безгә каратып куелган пулеметлар, минометлар саклык чарасы гына. Курка фашист, шикләнә... Поход кухняларыннан, борынны кытыклап, тәмле исләр тарала. Безнең ничә көн инде кайнар аш күргәнебез юк... Ачның күзе икмәктә дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр. Кухня арбасы өстенә баскан ак калфаклы, алъяпкычлы карт немецның зур чүмечен күзәтеп, төкерек йотып яту бик үк күнелле эш түгел ул, мин сина әйтим. Агач төбендә посып ятулар яраган икән әле. Менә бер заман өч автомашина шоссе юлыннан чыкты да безгә таба килә башлады. Куаклык- ф ларга җиткәч, алардан иллеләп автоматчы коелды Рәткә тезелеп, тыртыр ата-ата киләләр. Безнен кебек посып ятучылар булган икән бу 3 тирәдә — һәммәсе, уттан качкан боланнар кебек, янәшәдәге чытырман-2 лыкка йөгерде. * Фашистлар килә дә килә. Алар безне күрмиләр, без күрәбез. Авто- 3 матлар әзер, гранаталар әзер. Теге чакта самурайлар да шулай күкрәк - киереп килгәннәр иде. 3 — Арт сабакларын укытырга кирәк бу тәти егетләрнең! — дим мин J майор Тимаковка. “ — Әзерләнергә! — диде майор. 5 Фашистлар безгә унбнш-егерме метр ара калгач, майор кул селтәде S һәм уналты автомат дошманга бердәм ут ачты. Тегеләрнең сафлары £ буталды, борылып качучыларга гранаталар ыргыттык Куа барырга ярамый идс. Янәшәдәге урманга йөгердек. Бераздан без-засадада яткан наратлыкта миналар шартлый башлады. Без йөгердек тә йөгердек... Искә алсан, мондый очрашулар ифрат күп булды безнен. Озын сүзнең кыскасы шул: безнен отряд дошман тылыннан мең чакрымга якын юл үтеп, йөзгә якын фрицны дөмектереп һәм әсир алып, унлап автомашинаны шартлатып, күп кенә сугыш кирәк-яракларын юк итеп, егерме сигезенче августта Брянск өлкәсенең Столбы авылы янында үзебезне- келәпгә кушылды. Мәскәүгә кайттык. Мине, ан-ваема карамыйча, дөнья түбәсенә— Памирдагы ил чикләренә билгеләделәр. Әни, тере сөяк сыешыр дип, минекеләрне Казанга үз янына алдырган. Юл унле белән Казанга тукталып, азрак кунак булгач, Памирга юнәлдем. Ул чакта анда дошман агентурасы үзенең активлыгын шактый көчәйткән идс. Көн саен диярлек чикне бозалар, безнен пограяотряхя.зр белән канлы бәрелешләр булып тора, чик буендагы безнең көтүләрне, авылларны талап киткәлиләр. Көн-төн ял итмичә ышанычлы яна секретлар ясадык, постлар билгеләдек. Егетләр белән тирләп-пешеп эшләргә туры килде. Ихластыр, җиңел нәрсә түгел бу. Әйбәт чик сакчысы булу өчен зур талант кирәк дисәм, Америка ачмам дип беләм Нәтиҗә шул: өч-дүрт ай дигәндә егетләр үз профессияләрен ярыйсы гына оста үзләштереп, дошман агентурасының юлын бикләделәр. Чик буена тәртип урнашты. Мин үз миссиям үтәлгәнгә санап, тизрәк фронтка җибәрүләрен сорадым. Үтенечемне канәгатьләндермәделәр. Мәскәүгә яздым, фронтта күбрәк файда китерәчәгемне расларга тырыштым. 1942 елның көзендә мин Сталинград казанында кайный идем инде. Башта рота командиры идем, аннары минем карамакка батальон бирделәр. Төрлесен күрергә, төрлесен татырга туры килде. Ләкин ни булса булды, бер адым ла артка чигенмәскә Дигән боерыкны намус белән үтәдек. Утыз көн уразаның бер көн бәйрәме дә була дигәндәй тиздән безнен эшләр күңеллеләнеп китте. «Казанда> калып тәмам пешкән гитлерчыларны коралсызландыра башладык, һаман хзе әтәчләнгәннәрен башларына сугып кикрикләрен шиңдердек. Егерме бишенче январьда безнең егерме беренче армия көнбатыштан Сталинградка бәреп керде һәм икенче көнне Мамай курганы янында күршеләр белән кушылып, немецларның 6 нчы армиясе командующие фельдмаршал Паулюска, башында акылы булса, бирелүдән башка чара калмаг.знлыгын аңлаттык. Бөтенләй үк исәрләнмәгән икән әле ул утыз беренче январьда Фельдмаршал Паулюс штабы белән үзе теләп безгә әсир төптте Бу тарихи вакыйганы мина үз күзләрем белән күрергә насыйп булды ШЛМНД РӘКЫЯнов «Кызганыч, шундый очрашуны алданрак искәрсәм, академиядә инглиз һәм гарәп телләре белән беррәттән, һич авырсынмыйча, немец телен дә өйрәнгән булыр идем!» — дидем мин иптәшләргә. Өйдән хат килде, һәммәсе сау-сәламәт. Тсрешкинның һәм Чернопят- ко белән Рәхиләнең генә кайда икәнлекләре билгеле түгел. Терешкин семьясына «Ирегез хәбәрсез югалды» дип язганнар... Кайда сез. дуслар? Кәперәйгән дошманның койрыгына баса-баса куа башлаган көннәрдә үлеп ятарга яки хәбәрсез бөтенләй югалырга мөмкинмени?! Юк, сез исән-сау булырга тиеш. Сугыш мәшәкатьләре генә хатларыгызны юлда тоткарлыйдыр. Без әле очрашырбыз. Безгә жинү көннәрен күрергә дә насыйп булыр. Сталинградтагы хәлиткеч җиңү, Мәскәү янындагысы кебек үк, безнең һәммә сугышчының күңелен күтәреп җибәрде. Озын колактан гына Курск тирәсенә дә «казан асарга» ниятләнүебезне белгәч, мин үземне шунда җибәрүләрен сорадым. Әллә җае туры килде инде, әллә бәхет елмаеп куйдымы — мина Курск тирәсенә күчәргә рөхсәт иттеләр. Атаклы Курск дугасы! Бу операциягә катнашып исән-сау калган кеше ике тимер ташкын тудырган гарасатны, җирне, күкне көйдергән ут туфанын җиде буынга сөйләргә васыять әйтер. Шунда без исән калдык. Нәрсә ул исән калу — җиңдек! Җиңмәсәк, исән калмас идек. Прохоровка авылы янында безнең гаскәрләр күрсәткән батырлык турында җырлар чыгарырга, поэмалар иҗат итәргә кирәк! Нәрсә, бар алар дисезме? Яхшы... яхшы... Курск дугасындагы атаклы бәрелешләрдән соң, дошманның тимер өемнәренә әверелгән танклар каберстаны төтенли, пыскый калды. Без алга киттек. Озакламыйча Брянск өлкәсенә килеп кердек. Минем өчен истәлекле җирләр башланды. Командованиедән рөхсәт сорап, Столбы авылын карарга бардым. Янмый калган берничә өй, көл, күмер өемнәре уртасында инде күптән суынган озын муенлы мичләр һәм кое сиртмәләре генә моңаеп тора иде монда. Нинди матур, төзек авыл иде бу! 1941 елда үзебез чигенгән юллар, урманнар, хутор-авыллар аша Гроднога чаклы килеп, һәр җирдә дошман калдырып киткән шундый коточкыч вәхшилекне күрдем мин. 1944 елның июль аенда Молдавия җирләре өчен каты сугыш барды. Элеккеге чиккә җиткәч, тантаналы рәвештә герблы чик баганаларын утырттык, контроль пунктлар, заставалар ясадык. Тиздән мине Молдавиядәге НКВД гаскәрләренең чик буе участогы коменданты итеп билгеләделәр. Нәкъ шунда чакта — туры килүен кара син аның — күңелдә сакланган иске танышлардан берәүне очраттым... Юк, Рәхиләне түгел. Рәхилә, күп тапкырлар талпынып караса да, фронтка эләкмәгән: Үшнә буенда авырттырган аягы аркасында хәрби самолетка утырудан бөтенләй мәхрүм калган ул. Тылда яту гарьлегеннән якыннары белән аралашмас-сөйләшмәс булган. Аннары Чернопят- коның өйләнүен ишеткән... Сугыш, туганкай, кешеләрнең характерын да үзгәртте ул— Гыйльфанның унөченче кыйссасы Чернопятко белән кайчан очраштыкмы? Аерылышуыбыз, хәтерегездәдер. сугышның беренче көнендә Гродно янында булды. Ә очрашуыбыз.. Теләсәгез ничек хөкем итегез: сугыш беткән көнне Мәскәүдә очраштык! Дөрес, моңа чаклы бер-беребезнең исәнлеген белдереп, хатлар язышкан һәм берничә тапкыр телефон аркылы сөйләшкән' идек инде. Ләкин бер-берсен зарыгып сагынган чын дуслар өчен нәрсә ул хат һәм телефон аркылы гына сөйләшү?! — Исәнлек-саулыкмы, Иван?! Аю, җиңү белән котлыйм үзеңне! — ф дидем мин, анын җилкәсенә сугып. в — Гыйльфан, сине дә котлыйм, дустым! — диде ул. Урамда, безнең подъезд төбендә ниндидер машина өзлексез гудок к бирә. Гаҗәпләнеп тәрәзәгә киләм. Шул арада Иван учы белән маңгаена з сугып ала һәм вокзалдан үзе утырып килгән таксига акча түләргә дә * онытып, өйгә керүен хәтерләп, ашыгып аска төшеп китә. 2 Без шул арада тиз-тиз табын хәзерлибез. Шундый очрашу хөрмәте- п нә тамак чылатмый буламы сон?! s Төне буе сөйләшеп утырдык. Академиядә укыган чактагы иптәшләря не искә төшердек. Аларнын күбесенә җинү шатлыгын күрергә насыйп^ түгел икән шул. Эх, язмыш! Ничаклы кеше әрәм булды, ничаклы шәһәр, авыллар көлгә әйләнде! Мәгърур Россия, син барыбер жинеп чыктың. Без Антейларга тиң баһадирлар биргән, бөтен сугыш авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән совет халкы турында горурланып сөйләштек. Эчләре мәкер белән тулган япон империалистлары Ерак Көнчыгышта ил чикләренә уннарча дивизия гаскәр туплап, басып керергә җай көтеп тормаган булсалар, аларга каршы куелган безнең ничаклы көч фашистларны кыйнауда катнашыр иде һәм без җинү байрагын рейхстагка иртәрәк кадар идек. Алар безнең чиктә гаскәр тотып үз союз- никлары — фашистик Германиягә булыштылар Моның өчен Аракн, Хасимнто, Итагаки, Кимура, Нагано. Снгемицу, Умсдзу кебек бер төркем сугыш чукмарлары гаепле. Аларпың пычрак эшләрен чик буенда күп күргәнгә, Иван белән икебез дә нәфрәтләнүнең аргы ягына чыккан идек бүген. Тиздән аккордеонын күтәреп, подполковник Терешкин килде. Үзебез яраткан «Раскинулось море широко» һәм «Броня крепка и танки наши быстры» җырларын җырладык. Сугыштан кайтмаган иптәшләрне кабат искә алдык. Кабат япон агрессорларын нәләтләдек. Алгарак китеп булса да әйтим; юкка гына чәпченмәгәнбез икән без ул көнне Тиздән үзәк матбугатта Берләшкән Милләтләр оешмасының япон хәрби җинаятьчеләрен каты җәзага тарту турындагы искәртүе белән таныштык. Дөресен әйтик, бу хәбәр безнең күңелләргә бик хуш килде. Килмичә җир шарының теге ягыннан да гаделлек җилләре исә башлады түгелме?! Иш янына куш дигәндәй. Бөек Ватан сугышы тәмамланып ике ай үткәч, ягъни егерме алтынчы июльдә Потсдам декларациясе Япония хәрби көчләренә берсүзсез капитуляция яезрга тәкъдим итте. Дүрт илнең вәкилләре кул куйган бу тарихи документта; «Без японнарны раса буларак коллыкка төшерергә яки милләт була Чернопятко ул чакта Ерак Көнчыгышта хезмәт итә иде. Мина анда барырга, ана Мәскәүгә килергә һич туры килмәде. Ниһаять, җиңү көнен бәйрәм итү унае белән безгә башкалада күрешергә насыйп булды. Җинү тантанасын, бөтен дөньяга ишетелерлек булып янгыраган ф артиллерия салютларын сөйләмәсәм дә күзаллый торгансыздыр. Гаҗәеп күренешләр иде алар! Дустым белән ни төстә очраштыкмы? Сөйлим, тынлагыз. Ул ишекне шакып тормады Юл чемоданын тоткан килеш атылып керде дә: «Гыйльфан, мин кайттым!» — дип кычкырып җибәрде. Кочаклашып күрештек. Иванның коңгырт күзләрендә яшь ялтырады — йомшак табигатьле кешегә күпме генә кирәк сон? Кояшта, җилдә йөреп бите кара-кучкылланып янган, йокысыз төннәр күп эләккәнгә, күз төпләре җилсенеп чыккан, элек бөдрәләнеп торган чем-кара чәчләре сыекланып, чигәләренә көмеш җепләр йөгергән. Кочаклашып коридорда басып торабыз. Сөекле Марам безне җитәкләп түргә уздырмаса, без, бәлки, шулай онытылып озак торыр идек әле. ТАҢНАР ҺАМАН МАТУРМЫ? рак юк итәргә җыенмыйбыз. Әмма барлык хәрби җинаятьләргә, шул исәптән, безнен хәрби әсирләргә карата зур ерткычлык эшләгән кешеләргә дә каты гадел хөкем чыгарылырга гиеш... Япон халкын алдап аны бөтен дөньяг» хуҗа булу максаты белән канлы сугышларга этәргән власть даирәләре мәнге-мәнгегә алып ташланырга тиешләр. Чөнки дуамал милитаризм дөньядан бөтенләйгә куылмыйча торып, җирдә иминлек һәм гаделлек мөмкин түгел», диелгән иде. Япония хөкүмәте сугышсыз гына капитуляция ясарга риза булмады. Сугыш хәрәкәтләре театры Ерак Көнчыгышка күчте. Германия фашизмын челпәрәмә китергән шанлы гаскәрләр япон милитаризмын да тиз арада тез чүктерделәр, һәм 1945 елның икенче сентябрендә Япония капитуляция турындагы актка кул куярга мәҗбүр булды. Моны Американың «Миссури» линкорында Япония императоры илчеләре — чит ил эшләре министры Мамору Сигемицу һәм япон генеральный штабы начальнигы генерал Исидзиро Умедзу башкарды. Сугыш хәрәкәтләре туктатылды. Япониянең төп хәрби җинаятьчеләре. шул исәптән безгә күптәннән билгеле Мамору Сигемицу һәм Исидзиро Умедзу да, кулга алынды. Аларны һәммәсен Сугамо төрмәсенә илтеп яптылар. 1945 елның уналтынчы декабренда биш дәүләт чит ил министрларының Мәскәүдә үткәрелгән киңәшмәсеннән соң, япон хәрби җинаятьчеләрен хөкем итү өчен унбер дәүләт вәкилләре катнашында Халыкара хәрби трибунал оештырылды. Аның белән Ерак Көнчыгыштагы союздаш державалар гаскәрләре башкомандующие АКШ армиясе генералы Дуглас Макартур җитәкчелек итте. Бу вакыйгаларны без. Хасан күле бәрелешләрендә катнашучылар, зур кызыксыну белән күзәттек. 1947 елның икенче яртысында безгә. Хасан күле вакыйгаларын раслаучы шаһитлар сыйфатында, Токио процессына барырга туры киләчәген әйттеләр. Бу вакытта Америка империализмының япон хәрби җинаятьчеләрен акларга тырышу позициясе билгеле була башлаган иде инде. Матбугатта Америка дәүләт эшлеклеләре Япониянең хәрби потенциал көчен коммунизм куркынычыннан, ягъни бездән саклану өчен файдаланырга кирәклеге турында ачыктан-ачык яздылар, дәлилләр китерергә, шул ялганга киң җәмәгатьчелекне ышандырырга тырыштылар. Генерал Макартур да сүздән эшкә күчте: гаепләре расланмады дигән сылтау белән егерме сигез япон хәрби җинаятьчесен сак астыннан азат итте. Алар арасында Азия илләре өстеннән Япониянең хакимлек итәргә тиешлеген гамәлгә ашыру өчен төрле агрессив планнар төзетеп, аларга фатиха биреп утыручы император Хирохито да бар иде Канга сусаган шушы галиҗәнап, япон хөкүмәте башлыгы, беренче номерлы җинаятьче 1945 елның көзендә үз-үзен үтергән принц Коноэ Фумимаро белән берлектә 1938 елның егерме беренче июлендә хәрби министр Итагаки һәм япон генеральный штабы начальнигы Тодзионы үз сараена кабул итеп. Хасан күле районында СССР чикләренә гаскәр белән басып керергә ризалыгын биргән иде бит инде. Чик буенда япон башкисәрләре оештырган провокацияләрне, үч алырга, сизгер булырга чакырган шәһитләрне ничек онытмак кирәк?! Эшләр болай барса, Токиодагы тикшерүче һәм яклаучы әфәнделәр (ә аларның күбесе америкалылар) караны ак, акны кара дип расларга да күп сорамаслар. Хакыйкатьне өстен чыгарырга, илебез мәнфәгатен, аның керсез абруен сакларга кирәк. Моны барысын да үз күзләребез белән күргән авырлыкларны үз җилкәбездә татып, кайнар каныбыз белән түләгән кешеләр эшләмичә кем эшләсен тагын?! 1 Кыскасы, Токио процессына Чернопятко белән икебез дә ныклап хәзерләндек. Шахта электровозы зарядныйга кертелеп аккумуляторларына энергия туплаган шикелле, без дә әйләнә-тирәбездә кайнал- гөрләп торган тормыштан үзебезгә кирәкнен һәммәсен таптык. Башкалабыз үзенен сигез йөз еллыгын бәйрәм итәргә хәзерләнә. Урамнарда кояш, кешеләр йөзендә кояш. Нәни кызым Әлфия беренче класска мәктәпкә китте. Шатлыгының иге-чиге юк. Кулыннан җитәкләп, үзем озата бардым. Туктаусыз бытылдый да бытылдый. Кем булыр ул? Врачмы, инженермы? Үзе доктор булам, ди. Апасы Рита быел бишенче класста. Ул укытучы булырга хыяллана. Икесенә дә юллар ачык. Теләкләре тормышка ашачагына һич шигем юк. Чөнки алар өчен Туган ил кайгырта. Шундый бәхетле илнен тулы хокуклы гражданы булу үзе бер бәхет түгелмени? Уйланып йөрим, дошман белән йөзгә-йөз очрашкач югалып калмас өчен фикер туплыйм. Сеңелем Әминә бездә тора. Ул быел башкала педагогия институтын тәмамлаячак. Вакыты кысан булса да, минем хәлне аңлап, әллә кайлар- дан инглизчә кызыклы китаплар алып кайта. Токиода суд процессы инглиз һәм япон телләрендә алып барыла. Мин Хасан күле районында булган вакыйгалар турындагы шаһитлык күрсәтмәләремне инглиз телендә сөйләргә тиешмен. Эшебез хак булса да, күңел тыныч түгел. Ерак юлга сәфәр чыгасымны ишетеп, Голубовкадан жннги белән Хәлиулла абзый, Казаннан әти-әни, Гайшә апа, Кәлимулла агай килде. Гөр килеп сыйланып утырдык. Сырадан бүтәнне авызына якын да китермәгән әти һәм Хәлиулла абзый, ялгыз башыбыз ерак китүгә шөбһәләнеп, сак булырга, күзне ачыбрак йөрергә киңәш иттеләр. Әллә күңелләре сиздеме икән жанкисәккәйләремнец! Эх, Токиодан очып киткән көнне кире кайтарып булса!.. «Безне озатырга кил. көтәбез»,— дип Рәхиләне чакырып телеграмма суктык. Аның хәзер Казанда яшәвен, ире дә, үзе дә җаваплы урында эшләп, малай үстерүләрен ишедкән идек инде. — Килмәс, ахры,— дибез.— Борчып юкка гына телеграмма суктык!— дибез.— Яшь чакта кем кыз белән йөрмәгән дә, кайсы кыз кочтырмаган?! Инде кияүгә чыгып бала анасы булгач, сызгырган җиргә атлыгып килеп җитәргә димени? Аннары ире бар, улы бар... Нәрсә әйтер ул аларга? Менә, ниһаять, иртәгә сәфәр. Бүген башкалада соңгы төнебезне кунабыз. Сонгы т«н... Чыннан да соңгы төнебез булган икән ул. һәммәсе күз алдында, һәммәсе кичә генә булган кебек, ә бит егерме өч ел вакыт үтте инде! Авыр мина, бик авыр, туганнар! Күзләремә яшь тулганмы? Кулларым төйнәлгәнме? Тешләремне чытырдазып кысып түзәм. Безне йоткан океан упкыныдай, күңелем шашынса да, мескенләнеп илермәм, сыкранмам Әйе, мәңге онытылмас сонгы кич турында сөйли идем мин. Хатыны Александра Григорьевнаны ияртеп. Чернопятко безгә керде. Аз гына күңеллеләнеп, чәйләп утырабыз. Әлфия миңа Токиодан «әни» дип әйтә белә торган курчак алып кайтырга куша. Рита да, муенымнан кочаклап, колагыма үз йомышын пышылдый. Сабыйларым! Шифалы җылы сулышыгызны һаман үз битемдә тоям, күзләрегездә җемелдәгән шатлык, сөенеч нурларын һаман хәтеремдә саклыйм мин. Сез хәзер зурлардыр инде Ләкин минем өчен икегез дә мәңгегә сабыйлар булып калдыгыз сез. Рита кызым, кояш күңелле әткәңне озатырга вокзалга төшмичә, мәктәпкә китүен өчен син һаман үз-үзеңне гафу итә алмыйча өзгәләнеп яшнеең икән. Үтенеп сорыйм тынычлана күр. Син бернинди акылсызлык эшләмәдең. Шулай кирәк иде, җаным Мин барыбер киттем. Барыбер... Киткәнче булган истәлекле бер вакыйга турында сөйләргә кирәк икән әле. Мәскәүдәге соңгы кич ул. ШАМИЛ РӘКЫПП0В ф ТАҢНАР ҺАМАН МАТУРМЫ? Хатыннарыбызны яныбызга утыртып, парлашып-гөрләшеп чәй эчәбез дигән идем бит. Ишек шакыдылар. «Әйе, керегез!» дибез. Карасак— Рәхилә. Керде дә, мин сиңа әйтим, коридор стенасына сөялде. Тазарган, тагын да чибәрләнгән бу. Толымнарын кистереп, чәчләрен бөдрәләткәнгә шома ак йөзе түгәрәкләнгән шикелле. _ Чернопятко белән икебез дә сикереп торып. Рәхилә янына йөгердек. Ул еш-еш сулый иде. Икебезгә берьюлы ике кулын сузды. Эндәшмәде. Керфекләрен сирпеп карады гына. «Килмичә кала алмадым шул!» — диләр иде аның жете кара күзләре. Төлке якалы пальтосын салдырып, чәчәкле яшел яулыгын, өрсәң очып китәрлек күгелжем шарфын үзебезнең киемнәр янына элдек. Рәхилә тиз-тиз кулларын юып, айдай балкып, өстәл тирәсендәгеләр белән күрешеп чыкты, балаларга күчтәнәчләр өләште. Тәмләп чәй эчтек, шәрап-виносыннан авыз иттек. Рәхилә сакланып кына эчсә дә, йөзе бик тиз алсуланып чыкты, гадәттәгедән күбрәк көлде, шаярып сөйләште. Менә ул бөдрәләрен селкеп, кинәт урыныннан күтәрелде һәм: «Дуслар, бер тәкъдим бар. Әйдәгез, пилмән пешерик. Пилмәнсез нинди озату кичәсе булсын ул!» — диде. Биленә Маргаританың ак алъяпкычын бәйләде, камыр изде. Без ит тападык, күзләрдән яшь агыза-агыза суган әрчедек. Рәхилә Казанда чакта да безгә килеп бик еш пилмән ясаша иде. Аның кулларына күз иярми: елт-елт йөреп тора һәм яшь гөмбә шикелле түм-түгәрәк матур пилмән әзер. Без берне ясаганчы ул өчне-дүртне бөгә. Шулпа кайнап чыкканчы кухня өстәле өсте аның пилмәннәре белән тулды. куна тактасына тезә башлады. — Туйганчы ашарсыз, Токиода да искә төшерерсез! — диде ул. — Теш казыган саен искә төшерермен, Рәхилә! — диде Иван. Рәхилә шаяртып, үткен теллеләнеп: — Пилмәнне генәме? — дип сорады. Хатыны алдында нәрсә әйтсен инде Иван, югалды да калды. Мин ана ярдәмгә ашыктым: — Пилмәнне дә, сине дә искә төшерербез. Ләкин, дөресен әйтик, тамак туйганчы беренче планда пилмән булыр. Монысына инде үпкәләмәссең! — дидем. Рәхилә көлә-көлә бармак янады. Аш пешкәнче һавада йөреп керергә булдык. Балаларны ияртеп ишегалдына бакчага чыгып киттек. Шау-гөр килеп таудан чана шудык. Яшь чакларны искә төшердек. — Гыйльфан абый, хәтерлисезме Эт тыкрыгында ат чанасына төялешеп таудан шуганны? — дип сорады Рәхилә Кая инде ул хәтерләмәгән! Үтте яшьлек, йөрәкне көйдерә торган хатирәләр генә калды аңардан... Нигә болай икән соң бу тормыш? Яшьли сөйгән кешең белән очрашканчы һәммәсе үз урынында була, яшисең, дөнья куасың — гомер үткәне сизелми дә. Зарланмыйсың да. Очрашкач.. Утлы’ күзләре белән бәгыреңне көйдереп, бүгенгедәй серле итеп карап та куйсалар... Дөньяны тылсымга күмеп энжедәй кар бөртекләре дә төшкәләп торса? Югалыгыз, моңсу хисләр! Без тормыштан канәгать, без алсу яңаклы төймә борынлы кызчыкларыбызны чырылдатып, көлә-көлә таудан чана шуабыз, чаналардан поезд ясап аларны тартып йөрибез. Утырыгыз: сезне тартырга да көч ташып тора бездә! Чаналар шыгырдый, балалар чыр-чу килә, балалар, тәгәрмәчләр тавышы чыгарып, тукылдап баралар. Әлфия паровоз булып кычкыра Рәхилә, вокзалдагыча кул болгап, моңсу гына озатып карап кала ’ Иртәгә —аерылышу, иртәгә поезд безне Владивостокка алып китәчәк. Пилмән искиткеч тәмле булды. Кабат музыка тыңладык, кабат вальс әйләндек. Без. Иван белән, әледән-әле Рәхиләне биергә чакырдык. Бу хәл. билгеле, хатыннарыбызга ошамады, ахры. Ләкин Рәхилә аларга игътибар итмәде, бөтерелеп-бөтерелеп биюендә булды. Без анын чиктән тыш тәэсирләнүен күрдек. ♦ — Татарча жырла әле. Раечка, зинһар, жырла’ — диде Иван. Рәхи- - лә күнслендә кайнаган тойгыларга кирәкле юнәлеш бирергә теләп. | — Җырламас дидегезме әллә? Җырлыйм! Әлбәттә, жырлыйм' — > диде Рәхилә һәм матур яңгыравык тавыш белән жырлап та жибәрде: < Нинди жилләр. нинди куллар аны < Өй түремә китереп утырткан? Ж Кубыз кебек пар каен төбендә * Хәзер көн дә Сагыш көен тынлап ут ботам, < Бер ялгызым калып утырам.. = Эх! < Берсен киселм, берсе ж ал— •“ Бигрәк авыр, ф Бигрәк авыр минем хәл! а о Без Иван белән күзгә-күз караштык. Тынып, монаеп калган жыр- = чыны тәбрикләдек. Хатыннарыбыз да жырны ошаттылар һәм жыр сүзләрен тәржемә х итүне сорадылар. £ Иван белән кабат күзгә-күз караштык. ч Мин. «Иске карурмананы хәтерләп, карангы төндә яшь егетнең яхшы = ятлар белән карурманны кичүен, пар каен кисеп алуын сөйли башлаган * идем. Рәхилә: «Не совсем так»,—дип, үз жырының сүзләрен тиешенчә 3 тәржемә итте дә бирде. Хәзер инде хатыннарыбыз күзгә-күз караштылар. Рәхилә белән сүзләр бетмәгән, дөресрәге, үзсенеп сөйләшүебез башланмаган иде әле. Рәхилә ничек яши, кияве кем, ул ни исемле* Иң мөһиме: бәхетлеме ул? Җырына караганда... Балаларны йокларга яткыргач, үз бүлмәбезгә кереп утырдык. Маргарита Иван хатыны Александра белән янәшә, без Рәхиләнең ике ягында. Азрак сөйләшеп утыргач. Маргаритага «Марочка, калдырыгыз безне, зинһар, өчебезне генә. Безнең монда ирләрчә сөйләшү!» — дидем мин. Хатыннар, бик үк рнза булмаганга акрын гына кузгалып, безне Рәхилә янында калдырдылар Рәхиләнең ике ягына утырдык. Күзләренә карадык. Учыбыз белән йомшак ак кулларын сөйдек. Безнең арада шундый эчтәлекле сөйләшү булып алды. — Раечка, Иванга нишләп хат язмадың? — Чолганышта калган иде ич ул... — Ул түгел, мин чолганышта калган ндеы — Шулаймыни? Мин тагын икегез дә бергә дип уйладым — Рәхилә күзләрен идәнгә текәп, иңбашына төшеп торган яшел яулыгының чукларын саный башлады. Озын керфекләрен енрпеп, мина карап куйды,— Аннары синең исән икәнлегеңне белдем — Мин исән булганга Иванга хат язмадың? Кызык... — Дөресен әйткәндә, шулай. — Мин бернәрсә дә анламыйм! — диде Иван, гаҗәпләнеп — Дустымның исән булуы өчен шатланырга кирәк чакта дистәләгән хатларыма жавап язмыйлар. i« 19 — Мин... аның исән булуы өчен шатландым,— диде Рәхилә, акрын гына. »— Ә нишләп жавап язмадың? Бүлмәдә кабер тынлыгы урнашты. Без жавап көттек. Рәхилә иреннәрен тешләп, тирән итеп сулу алды һәм ярыйсы ук кырыс тавыш белән: — Бая сез хатыннарыгызга ирләрчә сөйләшәсебез бар, дидегез. Ирләрчә сөйләшсәк, шул: Иванның хатларына жавап язган булсам, ул, сугыш вакыты дип тормастан, Казанга кайтып килү әмәленә керешер иде. Кайткач... үзе белән китәргә күндерер иде. Нигә бу? Күк белән саубуллашкач... Гомумән, нигә.миннән допрос аласыз әле сез? Бәлки, минем берегезнеке дә буласым килмәгәндер? — диде. Без гафу үтендек. Әңгәмәбезнең җебе өзелде. Ә сөйләшәсебез килә, бик килә! Мин акрын гына: — Улыңның исеме ничек? — дим. — Рафаил,— ди хәзер инде чит ханым, үз уйларына күмелгән килеш. — Ирегез кем? — дим мин. Рәхиләне йокысыннан уятырга теләмәгән кебек акрын итеп. — Рәссам,— ди ул, башын күтәрмичә генә. — Сез бәхетлеме?— дип сорыйм мин. тәмам пышылдап, һәм үз соравымнан үзем үк куркып киттем. Нәрсә әйтер Рәхилә, ни дип җавап бирер? Менә ул, бөдрәләрен селкеп, башын күтәрде, яшьле күзләрен сөртте һәм: — Вино бирегез миңа! — диде. Иртән безне озатырга вокзалга килмәде. Владивостокта без аңардан: «Дуслык көчендә кала. Сезне өзелеп сөюче Рәхилә»,— дигән телеграмма алдык. Гыйльфанның соңгы кыйссасы Мондый телеграмма белән нәрсә әйтергә тели иде Рәхилә? Башыбызга китерә алмадык. Ерак юлга сәфәр чыгалар, башкарасы эшләре тау кадәр, күңелләре күтәренке булсын, дигәндер, мөгаен. Шулай икән, монысы өчен дә зур рәхмәт аңа. Башкарасы эшләребез чыннан да зур иде шул безнең. Махсус самолетка утырып, Токиога очтык. Бездә һава тыныч, җылы иде. Ә Япониягә якынлашып килгәндә көчле җил күтәрелде, бозлы янгыр ява башлады. Иван белән янәшә утырып сөйләшеп барабыз. Кулда Япония турында белешмә мәгълүматлар. Табигать каршылыкларына карамыйча, куәтле очкыч хәвеф-хәтәрсез юлын дәвам иттерде. Япониянең баш утрауларын — Сикоку, Кюсю, Хонсю. Хоккайдоны очып уздык. Шундый эреле-ваклы дүрт меңгә якын утрау ярларын Тын океанның ярсулы дулкыннары юа. Горизонтта тропик кояшы көйдергән тутыккан бакыр сыман таулар, таулар. Арада атаклы Фудзияма вулканы мәһабәт булып өскә башын калкыткан. Тау итәкләрендә, иңкүлекләрдә чәй, цитрус плантацияләре яшелләнеп тора. Дөгесе җыеп алынган чуар басуларны челтерләп су баскан. Килеп төштек. Җилле яңгыр сибәләп торса да, ярыйсы каршыладылар. Иң яхшы отельләрнең берсенә урнаштык. Аннары үзебезнең илчелектә биредәге хәлләр белән таныштырдылар. Подгорная заставасынын элеккеге начальнигы подполковник Тереш- кинны, майор Чернопятконы һәм мине (минем дә званием майор) Хасан күле вакыйгаларын ачыклау өчен, шаһит буларак, киләсе атналарда гына судка чакыруларын белгәч, иптәшләр безне шәһәр күрергә димләделәр. Токио — чын мәгънәсендәге гигант шәһәр — үзенен зур-зур отель- g ләре, дүртәр-бишәр яруслы храмнары, универсаль кибетләре, ресторан- £ нары, кышын да яшеллеген саклый торган агачлар арасына салынган w матур-матур йортлары белән кешене гаҗәпкә калдырырлык. Урамнары £ төз, андагы хәрәкәткә башын әйләнерлек. Нинди генә көяз жинел авто- - мобильләр юк монда... Өч көпчәклеләре дә бар! Хәер, автомобильләр u генә түгел, кешене кеше тартып йөргән нужа арбасы — рикша, велорик- < ша, педикеб һәм тагын әллә нәрсәләр, әллә нәрсәләр күп очрый бу ь шәһәрдә. < Америкалылар 1945 елда Токионы ярыйсы гына пешекләгәннәр. ? Бомбага тоту нәтижәләре завод-фабрикалар урнашкан кварталларда •“ аеруча күзгә ташлана. Ләкин шунысын әйтергә кирәк: хәрабәләр жиме- ♦ релеп ята бирә, завод-фабрикасы исә гөрләп, төтенләп эшли бирә. Кзй арада яна корпуслар салып өлгерткәннәр дә кай арада стенасы исән калганнарын төзәткәннәр?! Гомумән, японнар искиткеч тырыш һәм пөхтә халык икән... Гыйльфан сөйләүдән тукталды. Зәңгәр күккә күзләрен төбәп, бик бирелеп тыңлый башлады. Шылт иткән тавыш та юк. Нәрсә тыңлый чик сакчысы, ни ишетә аның сизгер колаклары? — Самолет килә,— диде Гыйльфан. Чынлап та бераздан биектә-биектә һава ярып килүче реактив самолет күренде. Аяз күк йөзендә озынча күксел тасма хасил булды Авыр тынлыкны бүлеп, мин: — Гыйльфан, әйтегезче, Хиросиманы барып карадыгызмы? — дип сорадым. — Әйе,— диде Гыйльфан,— гөл-бакча шәһәр күз ачып йомганчы көлгә әйләнгән, анда ун меңнәрчә кешеләр янып үлгән. Мондый вәхшилек кирәк идеме? Юк, мен кабат юк! Пөрәкләр шулай дип тибә, аек акыл шундый нәтиҗә чыгара Хиросиманы карарга баручылар һәммәбез хәрби кешеләр без. Сугышта төрлесен күрдек. Әмма мондый варварлыкка һнчкайчан кул куя алмыйбыз. Кешелек дөньясы алдында коточкыч жннаять бу! Өчебез дә дәшмибез. Аяклар жансыэ шәһәр уртасындагы мәйданга атлыйлар. Аида—һәйкәл. Эллипс сыман өч аяклы постаментта кулларын күккә таба сузган нәни кызчык сыны. Ул япон халкы легендасы буенча, кешеләргә бәхет китерергә тиешле кәгазь торналарны күккә очырып жибәреп тора Бу һәйкәлне бирегә — нәкъ атом бомбасы шартлаган жиргә—нур авыруы белән газапланып үлгән нәни кызчык истәлегенә япон балалары кунганнар. Шушы мәйданга килеп чыккан һәр япон һәйкәл янына тукталып, тын кала. Күзләрендә ачу, куллары үч белән йодрыклана. Без японнарны аклыйбыз: бер гаепсез сабыйларны, картларны һәлак итүчеләрне дошман итеп күрмәскә мөмкин түгел. Америка генералы Маршаллпың Япониядә шартлатылган атом бомбалары чнрек миллион америкалыны һәм миллионнан артык японны үлемнән саклап калды дип лаф орып, үзләре эшләгән жннаятьне акларга маташуын без дә бүген нәфрәтләнеп искә алдык. Авыр тойгылар белән Токиога кайттык. Пыяла стеналы кунак бүлмәләребез кысан, жайсыз тоелды. Урамда малахай-малахай җепшек кар ява... Ниһаять, безне судка чакырдылар. Элек Япония хәрби министрлыгы ШАМИЛ РӘКЫЯ (JOB урнашкан зур соры йортка киттек. Әйткәнемчә. Оиредә унОер ил — АКШ, Кытай, Англия һәм Төньяк Ирландия, СССР, Австралия, Канада. Франция, Нидерланд, Яна Зеландия, һиндстан һәм Филиппин республикасы вәкилләре катнашында Халыкара хәрби трибунал суды бара. Менә ул язмыш дигәнең ничек шаяра бит: шушы соры бинада, шушы тыныч кабинетларда еллар дәвамында ничәмә-ничә төрле явыз эшләр уйланылган, мәкерле планнар төзелгән. Ә бүген шул ерткычларның үзләрен үз өннәрендә үк хөкем итәбез. Конференц-залга кердек. Аның бер як Стенасы янындагы күперчеккә судьялар өчен озынча өстәл, өстәл янына унбер урындык куелган. Урындыклар артына стенага трибуналны оештыруда катнашкан унбер илнең төрле төстәге флаглары эленгән. * Залга керүгә түрдәге шушы флагларга күз төшә. Сине тантаналы, кырыс күренеш биләп ала. Судьялар күперчегенең алдында i аепләнүчеләр һәм яклаучылар чыгыш ясар өчен микрофонлы пульт урнаштырылган. Пультның уң ягында яклаучылар президиумы өстәле, ә сулда гаепләүчеләр утыра. Судьялар күперчегенең сулъяк кырыена шаһитлар өчен урындыклар куелып, ул да микрофон белән җиһазландырылган иде. Моның өстенә шаһитлар урыны да, пульт та яктылык сигналлары белән дә тәэмин ителгән. Төрле ил вәкилләре чыгыш ясаганда һәм шаһитлар күрсәтмә биргәндә әлеге яктылык сигналлары ярдәмендә паузалар көйләнә икән. Паузалар шундагы тәрҗемәчеләр өчен кирәк. Тәрҗемәчеләр шаһитлар һәм гаепләүчеләр арасына урнашканнар. Алар артында исә — стенографистлар. Янәшәдә үк аерым сүзләрне, тәгъбирләрне тәрҗемә иткәндә килеп туа торган бәхәсләрне хәл кылучы башлык-монитор дигәннәре утырган. Судьялар өстәле алдына килеп бастым. Дөресен әйтим, дулкынланам. Җпңелчә генә тетрәнәм. Шундый халәтне мин беренче тапкыр шахтага төшкәндә кичергән идем. Клеть кузгалып китте. Дөм караягы. Клеть, корыч арканнан меиә-мёнә өзелеп китәм дигән сыман, тибрәнә- тибрәнә гүя упкынга Төшә... Инглизчә: — Шаһит Батыршин әфәнде, сез чын хакыйкатьне, фәкать чын хакыйкатьне генә сөйләргә тиеш. Шуның өчен Халыкара хәрби трибунал алдында ант итегез! — дигән сүзләрдән айнып киткәндәй булам. СССР вәкиленең шаһитлек күрсәтмәләре бирергә тиешлеген белеп, Тәрҗемәче миңа баш судьяның сүзләрен ашыга-ашыга русчага Тәрҗемә иТә. Яныма библиясен тотып, кара киемле кеше килә. Алдыма куелган библияне әдәпле генә этәреп, инглизчә: — Мин дингә ышанмыйм. Совет Социалистик Республикалар Союзы гражданины буларак, судка үз илемдә кабул ителгәнчә тантаналы сүз бирергә әзермен. һәм шулай ук миңа тәрҗе’мәче кирәк булмаячагын да белдерергә рөхсәт итегез! — дидем. Судьялар күзгә-күз карашып, үзара пышылдашып алдылар. Безнең ил вәкиле, шундый ук рухта дәвам ит дигәндәй, чак кына елмаеп куйды. Татар милләтеннән булуым да гаҗәпсендерде. ахры, хөкемче әфәнделәрне. Бер-бер артлы сораулар бирергә керештеләр. Судка бирәчәк шаһитлык күрсәтмәләремә күләгә төшерергә чамалаучылар да юк түгел, һәрбер сорауга чатылдатып җавап бирәм: «МилләТем татар, Казан заводында, Донбасс шахталарында эшләдем»,— дим. Аннары 1938 елда булып үткән Хасан күЛе вакыйгаларына күчтем, һәммәсен түкми-чәчми сөйләп бирдем. Япония хәрби министры Итагакнның яклаучысы, күзлеклё, бзЫн буйлы, чандыр америкалы һәм гаепләүчеләрдән берәү, фикеремне чуалтырга теләп, ике яклап сорау бирәләр. Бу — аларча кистерешле сорау алу икән. СССР чик сакчылары, янәсе, Хомуку авылы янында төнлә адашып шау-шу тудырмаганнармьР Кара-каршы атышларга шул адашу сәбәпче түгелме? Итагакига шул гына кирәк икән. Залга, яклаучы соравы буенча, күзлекле бер шадра японны чакырып керттеләр. Ант иттерделәр Бу кеше 1938 елда Хасан куле районында чик сакчысы булган, имеш ♦ Утыз беренче июльдә иртән томан төшү аркасында... ~ — Тукта, тукта! — дим үз-үземә, бу шадра японны кайдадыр күргә- s нем бар ич минем. Шуның куен кесәсеннән хәрби таныклыгын алган > идем бит теге чакта. Әх, ул сакланса... < Судка мөрәҗәгать итәм. Бу кеше чыннан да Хасан күле вакыйгаларында катнашты, дим. һәм сонгы фугасны шартлатып контузия алуын, < үтермәгез дип ялваруын һәммәсен сөйләп бирәм. — Кызганыч, хәрби билетын алып килмәгәнбез анын! — дим. Шул чак нәрсә булды диярсез. Безнен ил гаепләүчесе сүз сорады < һәм Танаки Рюкачиның хәрби билетын судьялар алдына китереп салды. 5 Илебез чикләрен бозып, ике атна буе дәвам иткән бәрелешләрнен гади £ инциденттан башланып китмәвен, Япония генеральный штабының агрессив планы һәм аны үтәүчеләр — бүген гаеплеләр эскәмиясендә* утыручы җинаятьче әфәнделәр сәбәпче икәнен раслады. ® Итагаки Сейсиранын башы аска иелгәннән-иелә барды с Анын янында гына, як-ягына ялт-йолт каранып, Доихара Кендзи утыра. Монысы инде бик хәтәр разведчик, штабта планлаштырылган х барлык провокацияләрне җиренә җиткерүче. 1931 елдан алып югары * хәрби хезмәттә. Генерал Араки Сядао —СССРга каршы заговор коручыларның ин = өлкәне, ик тәҗрибәлесс Ул Ерак Көнчыгышта японнар интервенциясен х оештыручыларның һәм Колчакка булышучыларның башында торган. * Мәкерле эшчәнлеген 1938—1941 елларда да ташламаган Фашистлар = Германиясенә булышлык йөзеннән, СССРга һөҗүм итү планнары төзүдә актив катнашкан. Мондыйлар биредә егерме сигез кеше, һәммәсенең намусы керле, кулы канлы. Миңа Япониянең 1938 елда Мәскәүдәге илчесе Сигемицу Маморуны да күрергә насыйп булды. Илче әфәнде шулай ук хәрби җинаятьчеләр эскәмиясендә утыра иде. Хөкем процессы инглиз һәм япон телләрендә алып барылганга, минем һәр сүземне япончага тәрҗемә итә тордылар. Япон теленең бер үзенчәлеге бар икән: җөмләнең сонгы сүзе әйтелми торып, төгәл мәгънәне аңларга мөмкин түгел. Шуңа күрә паузалар ясау зарури күренешкә әйләнә. Мин шул арада тагын нәрсәләр сөйләргә тиешлегемне искә төшереп куям, залны күзәтәм. Хөкем залының сулъяк канатында партер һәм галерея бар. Биек булмаган барьер белән бүленгән бу партерда журналистлар кәгазь кыштырдата. Ничәмә-ничә илдән килгәннәр алар. Дус бар, дошман бар дигәндәй, авызыннан нинди сүз чыгуын көтеп кенә торалар. Хасан күле вакыйгалары уңае белән безнең илнең хаклыгы, гаделлеге шик астына алына торган мәкерле сораулар бирелгәндә, журналистларның күбесе җанланып китә, тиэ-тиз каләмен кыштырдата. Тере шаһит авызыннан тешләренә килешмәгән чын дөреслек чыккач, аларның чырайлары сурәнләнә, күзләрендәге очкыннар сүнә. Икегә бүленгән галереядагы халыкка карыйм Бер якта японнар, икенче якта америкалылар утыра. Америкалылар үз-үзләрен горур тоталар. Японнар боек. Вакыт-вакыт әсәрләнү билгеләре күрсәтәләр, пышылдашып алалар. Күрәсең, әлегә чаклы билгеле булмаган кайбер мәгълүматлар аларның күзләрен ачкандыр Япония хәрби эшлеклеләре. мәсәлән, Маньчжурия җирләрен (Япония бу илне 1931 елда басып алды) совет чик сакчылары үз белдскләре белән законсыз төстә биләп алганнар дип халыкны алдап ятканнар, солдатларны чик бозуга хәзерләгәндә гадел эшкә барасыз дип котыртканнар. Бу ялганны фаш итеп, шаһит Терешкин элек уз җитәкчелегендә булган Подгорная заставасының чик сызыкларын картада күрсәтте. Кире какмаслык дәлил сыйфатында 1886 елда Россия һәм Кытай хөкүмәтләре (ул чакта Маньчжурия Кытай составына кергән) арасында Хунчунда үткәрелгән килешү беркетмәсе карталарын бирде. Иван Чернопятко күрсәтмәләре дә булды. Шулай итеп без япон хәрби җинаятьчеләренең мәкерле чын йөзләрен ачтык, ул башкисәрләрне якларга да. акларга да урын юклыгын исбатладык. Нәтиҗә бер генә булырга тиеш: Нюрнберг процессындагы шикелле, иң каты җәзаны бирергә. Үлем, фәкать үлем сугыш чукмарларына! Токиода без ике айдан артык яшәдек. Унберенче декабрьдә үз илчелегебездә иптәшләр белән саубуллаштык. Иң күңеллесе тагын шул булды: мина, сигез елдан соң, Рәхиләнең истәлек кулъяулыгы әйләнеп кайтты. Яшьлегемне күргәндәй әсәрләндем, дулкынландым, һәммәсе искә төшә. Җырлыйсым, биисем килде. Ул көнне Токиодан Владивостокка безнең ике самолет очарга тиеш иде. Терешкин икенче рейска калды. Мине дә сабыр итәргә димләгән иде, мин. елмаеп, Чернопятко иңенә кулымны салып: — Бергә тудык, бергә үстек, аерылмыйча бергә очтык! — дигәч кенә кыставыннан туктады. Ул безне аэродромга озата барды. Нинди детальләр истә калган соң? Гадәттәгечә үзара шаярта-шаярта сөйләштек. Самолет очарга әзер түгел иде әле. Аның тирәсендә тыз-быз килеп механиклар кайнаша, өлкәнрәге аларны ашыктыра, күккә ымлый. Күк йөзе болытлы, һава ярыйсы ук җилле иде. Ләкин очышны кичектермәделәр. Багаж бүлегендә әйберләребезне тапшырганда бер кызык хәл булды. Өйдәгеләргә күп итеп бүләкләр алган идем. Буш кул белән кайтып булмый ич семьяга. Бу юлы әниләренә алтынлап бизәкләр төшерелгән япон чынаяклары, бик матур башмаклар, Ритага ефәк кимоно, ә Әлфиягә үзе сораган зур курчак сатып алдым... Самолетка күтәрелдек. Чернопятко, күңелемдә ташыган уйларымны белгән кебек, ишектә тукталды. Минем аяклар безне ышанычлы төстә күтәреп торган җирдә, дөресрәге, трапның соңгы басмасында әле. Күккә, һавага, кешеләргә әйтеп калдырасы сүзләрем бар сыман. Анда, диңгез артында, туган җир. өй. дуслар, иптәшләр... Алар, ашкындырып.' үзләренә тарталар, тизрәк кайт, бик сагындык, диләр сыман. Озатучыларга кул изәдек. — Хушыгыз, иптәшләр! Хуш. Токио! Хуш. күпне күргән, күпне кичергән Япония! Күтәрелеп киттек. Йомшак кәнәфидә Чернопятко белән янәшә утырып кайтабыз. Ул тәрәзә янында, диңгезне, күп сандагы утрауларны карап бара. Фудзияма вулканы күренә башлагач. Иван мине дә тәрәзәгә чакырды. Аста искиткеч күренеш ачылды. Тирә-якта диңгез зәңгәрләнеп ята. Төрле кызык сурәтләрне хәтерләткән эреле-ваклы утраулар аккош мамыгыдай ап-ак кар белән капланганнар. Утрауларның берсендә Фудзияманыц түбәсе ялтырап күренә. Өстә ап-ак кар. Фудзияма хәзер башына чалма ураган ком гарәбен хәтерләтә. Дүрт мең метрга якын биеклектәге бу сүнгән вулканның әйләнәтирәсендә, итәкләрендә пальма, банан, чәй плантацияләре, эреле-ваклы хисапсыз күп авыллар таралып ята. 1 — Фудзияма шахта терриконына бик охшаган ич!— днде Чернопятко.— Кара, кара, нәкъ Голубовка! ф Без шахтер чакларыбызны, андагы дусларны искә тешерәбез, җаен - туры китереп, кунакка кайтып килергә план корабыз. — Ин әүвәл үзебезнең заставага сугылырбыз. Владивосток аркылы > кайтып, Подгорнаяга керми китү килешә торган эш түгел,— дим. < Юлның яртысын узгач, һава шактый начарланды. Көчле жил само- 2 летны, әйтерсең, тотып селки. Дулкыннар арасында тирбәлгәндәй, бер < күтәреләбез, бер төшәбез. < Инде Владивостокка ерак калмады. Радист: аэропортка кайтып " житәбез, каршылагыз,— дип хәбәр дә салды. Нәкъ шул чакта әллә нәрсә булды. Көек исе чыкты, колакны тон- * дырып бик яман шартлау яңгырады Иван белән икебез дә. бүтәннәр дә * аяк өскә бастык. Самолет аска мәтәлде Иванның: «һәлакәт!» — дигән ф әрнүле кычкыруын хәтерлим, иңемә куйган кул җылысын сиземлим. я Аңымны яшен кебек бер уй яктыртып үтте: «Бу—үлем! Ниләр генә о эшләргә өлгердек соң әле?» = Дулкыннарга кергәчме, кергәнчедерме, самолет челпәрәмә килеп з таралды. Тын алудан туктаган идек инде Иванның кулы иңбашымда « калды, мин анын биленнән кочакладым. Котылырга теләп, җан ачысы £ белән ары-бире сугыла алмадык — көчле шартлау икебезне дә минге- рәүләткән иде. Су... һаман аска таба төшәбез Анда җылырак булыр s сыман... Мамык мендәрләргә яткандай, тирән йокыга талдык... Караң- х гы... Караңгы... * Кайдадыр еракта кыңгыраулар шалтырый... Кайдадыр еракта кубыз чыңнары янгырый... «Бергә тудык, бергә үстек...» «Россия, без синең турылыклы улларың идек!..» «Без...» Мәңгелек караңгылык... Менә шулай тәмамланды безнең тормыш юлы Күзләрем монсу карыйлармы? Үкенечле төстә үлгән кешеләрнең күз карашы шундый була. Бу карашта өмет, ышаныч яши. яхшылыкны хуплау, кылган яманлык өчен каты хөкем, мәкерлеккә нәфрәт тулып ята. Үлгәннәр турында күбрәк уйлагыз, рәсемнәренә ешрак карагыз. Пакь намуслылар моцардан чирканмыйлар, үлгәннәр алдында бурычлы икәнлекләрен исләреннән чыгармыйлар. Әйе, моңсу мин хәзер. Утыз өч яшеңдә, гомернең чәчәк аткан чагында юкка чыгу бик үкенечле бит. Ничаклы эшлисе эшләр калды!.. Әйтегезче, әйтегезче миңа: алсу таңнар һаман шундый матурмы? Тук башаклы басулар өстендә элеккечә җилкенеп тургайлар сайрыймы. бакчаларда җимешләр кызарып пешәме, көн-төн гөрләп-гүләп торган шахталар, заводфабрнкалар яныннан ыжгырып поездлар үтәме —тормыш шулай дәвам итсен өчен кызлар элеккечә үк сөйкемле, киленнәр уңганмы, егетләр хәзер дә батыр, ирләр хәзер дә гайрәтлеме? Шулайдыр, шулай булмаска мөмкин түгел! Ашаган ризыкның чын тәмен, чнста-пакъ өй эченең ямен, мәхәббәт* нең гүзәллеген, дуслыкның эчкерсезлеген, бирелгән антның какшамас- лы1 ын — тормышның чиксез матурлыгын өстән-өстән генә аңлаучылар булсн, андыйларга минем хакта сөйләгез, мин җырлый алмый калган җырны җырлагыз! Мин хыялымдагы Гыйльфан белән саубуллаштым. Каршымда очсыз-кырыйсыз диңгез зәңгәрләнеп ята. Тузгак яллы чал дулкыннар бер-берләрен ашыктырып миңа таба тәгәриләр, авыр ыңгырашып үзара пышылдашалар да, бәйдән ычкынгандай ярсып, кинәт ярга ташланалар. Диңгез! Дингез! Нигә болай һаман ярсу син? Мин сиңа горурланып әйтә алам бүген: Гыйльфан да. аның дусты Иван да җирдә икенче яшәүне — үлемсез тормышларын башладылар. Безнең белән бергә яшиләр, көрәшәләр, җиңәләр алар! Гыйльфанның кызлары әтиләренә турылыклы: Рита да, Әлфия дә башкала вузларын уңышлы тәмамлап, хәзер аспирантурада укыйлар. Эшлиләр. Рита — вуз укытучысы, Әлфия — инженер. Аның кияве Рафаил космонавт-лачыпнарыбызны ерак очышка хәзерләүчеләрнең берсе. Өч яшьлек уллары бар. Ул — Гыйльфан исемле. Гыйльфан Батыршинның балачак дусты Галимҗан Камалиев та, каһарман абыйсы кебек үк, Алтын йолдыз кавалеры. Болар нәрсә, могҗизамы? Җирдә могҗизалар күп. Җирдә могҗизаларны кешеләр тудыра. Менә мин, ярсулы дулкыннарына карап, яңа могҗиза көтәм: озакламас, горизонтта бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаш ап-ак ике игезәк лайнер күренер. Берсе аның «Гыйльфан Батыршин» исемле, икенчесе — «Иван Чернопятко». Алар хәзер юлда. Алар, җир кешеләрен сагынып, туган илгә кайтып киләләр!