Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Клара Булатова Туган җиремә Агым суларыңның ярсулыгы Йөрәгемә күчкән. Авыл таңнарының алсулыгы йөзләремә төшкән. Якты кояшымның алтын нуры Иңнәремә төшкән. Биек таулар юлы, юллар җыры Телләремә күчкән. Аяз күкләреңнең зәңгәрлеге Күзләремә җыелган. Басу кырларыңның иркенлеге Күңелемә сыйган. Януларым, эзләү, табуларым Синнән килгән минем. Җимешләрем, иҗат җимешләрем Синдә, сөйгән илем. «Кеше бул», диеп Беренче тапкыр кузгала бала. Уяна бала бишектә көлеп. Кулына ала анасы сөеп: «Үс, улым,— диеп, «Кеше бул»,— диеп. Беренче тапкыр сабакка бара, Сумкасын асып, формасын киеп. Каршылый мәктәп, каршылый сөеп: «Кеше бул»,— диеп, «Кеше бул»,— диеп. Өлгереп, эшкә юл ала бала. Озата мәктәп: «Якты юл»,— диеп. Каршылый юллар, каршылый кырлар, «Кеше бул»,— диеп, «Кеше бул»,— диеп. Син юк идеи — синнән башка әйб?Рг Bfli Син бар булдың— синен белән әйбәт иде. Син юк хәзер — синнән башка әйбәт түгел. Синсез ничек яшәп булган? аңлый алмыйм. Синсез ничек әйбәт булган? аңлый алмыйм Шунысын аңлыйм: хәзер синсез әйбәт түгел, Шунысын аңлыйм: хәзер синсез яши алмыйм. Син бар идең — синең белән бәхетле идем, Бәхет шундый — аннан кем дә туя белми, арын белми. Чөнки бәхет — туйдыра торган, ардыра торган. күнегә торган гадәт түгел. Син барында әйбәт иде — бәхетле идем, кил инде,— синнән башка әйбәт түгел. Кайчан гына әле шундый Кайгысыз, молсыз идем. Гол ялан тәпи йөгергән Ваемсыз бер кыз идем. Өстә бер чуар сарафан. Чәчтә күбәләк иде. Сулыш кнн. кая карасаң Дөнья түгәрәк иде. Алдында үсмер күңелнең Гел зәңгәр иртә иде. Гел таңнар көтә иде ул. Гел бәйрәм итә иде. Җәй чыксам — жнрем ямь яшел. Кыш керсәм карлы иде. Ул чак гажәп бай идем мин, —һәм үтә ярлы идем. Чалт аяз якты көнемнең Юк иде болытлары. Юк иде жанда сөюнең Бу давыл, бу утлары. Әле кул тимәгән сазның Төз иде кыллары да. Юк иде ярасы аның. Юк иде жырлары да. Ах, әгәр язмыш борылса. Шул үткән матур заманга Мин кире барыр идем; Тик үзем белән ул якка Үтә бай бер фәкыйрь чакка. Үтелгән юллардан сырган. Катлаулы еллардан торган. Өзелгән кыллардан туган. Өзелмәс моңнардан торган Байлыгым алыр идем — Җырларым алыр идем. Егор Уткин Куеп иңне иңгә Салкын окопларда әткәйләрнең Без канында, Хыялында булдык. Алар белән бергә яраландык. Ятып калдык. Бураннарда тундьпс Ә дөньяга бераз соңлабрак, Давыл тынгач тудык. Без дөньяга килдек давыл тынгач, Яшәр өчен көлеп, Яшәр өчен янып. Якты көнебезне. Якты илебезне Бар бит торучылар мушкаларга алып. Дары исе безгә туганда ук сеңгән. Тик без төзүчеләр — Сугыш безгә нигә? Ләкин Ватан дәшсә — миллион Матросовлар, Газинурлар басар куеп иңне иңгә. Атакага йөрде «Шүрәле» Ф. Яруллинның якты истәлегенә Яхшы белә идем Батырлыгын, Рухын, Моңын татар халкының. Шүрәлесе хәтта сүндереште Илгә килгән афәт ялкынын. Землянкада. Окопларда булды Үзәк өзгеч салкын кышларда. Сугышчылар белән алгы сафта Ут яудырды яуда дошманга.