Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОРМЫШНЫҢ ҮЗЕННӘН

Бу китапка әдәби иҗат эшенә утыз елдай артык гомерен биргән елкай шагыйребез Сибгат Хәкимнең тарла вакытта һәм төрле уңай белем язылган очерклары, мәкаләләре тупланган '. «Уз тавышың белән» дип исемләнгән әлеге җыентык белән очрашу шагыйрьнең шигь***** ри иҗатын кабэт искә төшерә андагы кайсы гына язманы яки мәкаләне укыма, алариың нокь менә лирик шагыйрь купы белән язылуы кузгә ташлама. Җыентык җыйнак-җыйнак биш бүлектән тора. Автор үзенең шигьри элгәрләре Тукай, Такташ, Пушкин. Лермонтовлар турында сүз аламы, әллә булмаса каләмдәш дусларының иҗатына күз сала яки сугыштан соңгы поэзиябезнең үсеш тенденцияләре турында уйланамы — hop мәкаләдән аның уз йозан. үз позициясен, үз карашым ачык күреп була. Китаптагы hop бүлек әдәби иҗат эшенең теге яки бу моһим бер ягына багышланган, һәр мәкаләдә нинди дә булса берәр кызыклы мосьәлә күтәрелә Татар совет поэзиясендә В. И, Ленинга багышланган күп санлы шигырь, поэмалар бар. С. Хәким үзе дә бу олкәдә уңышлы һәм иң актив эшләүче шагыйрьлоребеэнең берсе. Җыентыктагы «Җирнең иң боек төшеннән» һәм «Мин Ленин язмаларын укыйм» исемле мекалөлердә сүз Ленин һәм Татарстан, Ленин һем татар әдәбияты турында бара. Шигырь ничек туа!.. Чыннан да. шагыйрьләрнең уэлоре очон гене түгел, шигырь укучы һәркем очон кызыклы сорау бу. С. Хоким шигырьнең тууын халык тормышы белен тыгыз бәйләнештә күрә ■ Хәзер син кайсы гына шигыреңне хәтер- го төшермә алариың нигезендә ниндидер берәр тормыш детале, вакыйга ятканын күрәсең. Ул шигырьләргә карал үзең үткәй юлмы да хәтта ачык ител күз алдына китәрергә мамкин. Тормышмы үзең аша кичерми торып, юк. бер генә әйбәт шигырь дә тумый, ахрысы». Өлкән шагыйрьнең бу турыдагы ***** С. Хәким. Үз тавышың белен. Татарстан китап нәшрияты. 1969 ел. фикерләре «Шигырь имчек туа’» исемле мәкалегендә урым алган. Монда ул үзенең иҗат лабораториясенә ишекне киң ачкан. Анда теге яки бу әсәрнең язылу тарихына караган материаллар да. башка характердагы мәгълүматлар да әллә ни кадер. Шигырьләр чын поэзия әсәрләре булсын очон. тагын бер моһим моментны онытырга ярамый шагыйрь туктаусыз эзләнергә тиеш. Ә эзләнүләрнең, С. Хоким әйткәнче, чиге юк! Аның үз әсәрләре дә канәгатьсез- гек. тынгысызлык аркасында туган. Әнә шул туктаусыз уйланулар, тормыш тәҗрибәңне бүгенге чынбарлык белем чагыштырыл караулар «Давыл чәчәкләре» «Бер бәйгедә күргән идем аны». «Үрләр аша», «Дуга», • Васыятьләр» кебек зур эмоциональ куәт салынган әсәрләр язуга китергән. С. Хоким тормышны, кешеләрне яхшы белә Китапта урнаштырылган «Лейтмотив» дип аталган эсседә, мәсәлән шагыйрьнең үз агы белән. Казан арты белен аерылгысыз бәйләнгәнлек хисе уртада тора «Шагыйрьне беренче вэв башлаган юлларыннан алып гомеренең соңгы минутына чаклы кен саен борчый, моңландыра, һаман дә- ша-чакырв торган бернәрсә бар. ул —туган ак. туган җир. халык һәм аның рухы. Бу — шагыйрьне халыкка, җиргә тоташтырган моң — синең бәтен иҗатыңның бер лейтмотивы кебек күзгә күренми ащи. Шул моң. шул лейтмотив булмаса, бар дә таралыр. бар да юк«а чыгар вәсао».— ди уҗ Б Әлеге юлларда зур хакыйкать ята. Әйе, Сибгат Хәким авылдан килеп шагыйрь булган. Ләкин аның хис-кичерешләре, кайбер башка кешеләрнеке кебек, авылның басу капкасыннан чыккач та түгелеп-чәчелеп калмаган. Авылдашларының бар тормышы, бүгенгесе һәм үткәне, сөенечләре'һәм көенечләре аның күз алдында. Шуңа түрә, якташларының образларын биргәндә, шагыйрьгә схематизм яки риторик алымнар белән эш итүнең бөтенләй кирәге юк. Кайберәүләр гел туган як турында язу чикләнгәнлеккә алып килә, дип карыйлар. Бу дөрес караш түгел. Туган як темасы аша гомумкешелек өчен мөһим булган проблемалар куела ала һәм талантлы язучылар, шагыйрьләр моны эшлиләр дә. «Үз ягың... Бу мине бикләмәде дә, чикләмәде дә... Бөек Ватан сугышында кулга корал тотып яклаган Россиянең Ржев, Орел, Курск кебек борынгы шәһәрләре Казан шикелле үк якын, Украина җирләре дә Казан арты шикелле ук күңелгә газиз булып калды...»— ди С. Хәким. Иҗатының беренче елларыннан ук Сибгат Хәким башка халыкларның әдәбиятына, поэзиясенә зур ихтирам белән карый. Әйтергә кирәк, 1937 елларда аның шигъриятенең кинәттән ачылып китүе педагогия институтында төрле халыкларның әдәбиятын ныклап өйрәнү аркасында мөмкин булды. Әнә шул вакытлардан бирле ул Пушкинны, Лермонтовны. Некрасовны үз күрә, «бөтенләе белән моңнан гыйбарәт» булган Тарас Шевченконы якын итә. Шуның белән бергә, ул каләмдәш дусларының иҗатларын да читләтеп узмый, алардагы уңай якларны күрә, күрсәтә белә. Менә Әхмәт Фәйзи... Шагыйрь, драматург, прозаик, либреттист. Бу зур талантның татар әдәбиятындагы урынын С. Хәким бик дөрес билгели. Революциядән соң калкып чыккан Һади Такташ, аның тирәсендә Хәсән Туфан, Фәтхи Бурнаш һәм Муса Җәлилләр.» С. Хәкимнең чордаш шагыйрьләре хакында язылган мәкаләләре шул яклары белән кызыклылар: аларда автор, әллә ни озын-оэын дәлилләр китереп тормастан, кыска, ләкин төгәл итеп, теге яки бу шагыйрьнең художество фикерләвенә, стиленә хас үзенчәлекләрен күрсәтеп үтә. Әхмәт Исхак иҗатында эпик башлангычның өстен чыгуы, Нури Арслановның матур җыр текстлары язуын, Ф. Хөснинең художник-гражданин булуын күрә шагыйрь, үзенчә иҗат итүче әдипләребезнең булуына шатлана. Китапта урнаштырылган мәкаләләрнең берничәсен С. Хәким яшьрәк буын шагыйрьләр иҗатына багышлый. Үз иҗатына иң югары таләпләрдән торып караган Әнвәр Давыдов, юморны, сатираны бик белеп иярләгән Г. Афзал, яшьлек җырчысы И. Юзеев. кыска формаларда уңышлы шигырьләр иҗат итүче яшь шагыйрь Р. Харисовлар хакында сөйләгәндә. Сибгат Хәким игътибарын алар иҗатындагы иң әһәмиятле моментларга, уңышлы якларга юнәлтә. Шигърият турында, шагыйрьләр турында шагыйрьләр тарафыннан язылган китаплар безнең татар әдәбиятында, кызганычка каршы, сирәк күренә. Ә укучы моңа сусаган. С. Хәкимнең әлеге җыентыгы исә шигырь сөючеләргә әйбәт бүләк. Шагыйрьнең тормыш һәм поэзия турындагы фикерләре безне дә уйландыра, чынбарлыкка тирәнрәк күз салырга ярдәм итә.