Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Мактандылар... Чебеш әйтте: тиздән әтәч булам,— Көзгә мине суеп ашыйлар! Чебен әйтте: мин дә дәү фигура. Чөнки Филне миннән ясыйлар. Яратуның сере бар Яратты бит пыялачы бер агай йортта көн дә туп тибүче баланы. Пыяланы бала ватып тормаса, Пыялачы аны куя аламы?! Җиңеп булмый Циркларда аю биетәләр. Тыңлаталар филне, титрны. Ә тормышта һаман жинеп бүлмый Ак шәрабны. . һәм ак шигырьне... Батырлыкка ода Эре атлан туйга бара бер Куян, Инде хәтта сәлам бирми Бүрегә: — Аю ала минем өлкән кызымны. Гашыйк булды бары тик бер күрүдә! Бюрократ Мин дә күрдем тере бюрократны. Әйтте миңа — менә, карагыз, КәҺтзь китә, кәгазь килә безгә, Бөтенесен теркн барабыз... Трамвайда Яшь егет утырып барыр. Карт абзый болай диер: — Яшь чагында утырып калсын. Картайгач басып йөрер! Сылтау өчен — Клубы юк. Мөдир диеп нигә Акча түли колхоз Солтанга? — «Ник культура артта кала» диеп Бәйләнсәләр, кемгә сылтарга?! Ала алмый — Күпме әйтәм, күпме көтеп була: Ник алмыйсың эшкә Гөлсемне3 — Бөтенесен син әйткәнгә алдым, Куып булмый хәзер беркемне! Институт бетергәч — Ник китмисең Ерак Көнчыгышка, Тынламасаң эшең уңмас бит?! — Доцент әйтте; синең белем белән Бик еракка китеп булмас! — дип. Хәтерләми — Исеңдәме: «һич онытмам!» дидең, «Сөям!» диеп даннар тараттың? — Хәтерләмим... Чөнки мин бит сине Бар дөньямны онытып ярагтым. Базга төшкәч — Мин егылып үләр идем Шул кадәрле эчкәнче. — Мин бит эчкәч егылып төштем, Төшкәнем юк эчкәнче. Соңга калып кайткач — Йокла, карчык. Дәшмә, сөйләшмә! Соңгы көне бит бу атнаның... — Мин йоклавын, каргым, йоклармын, Эндәшмичә ләкин ятмамын. Бәйрәм ашы—кара-каршы — Ник бирмисен биш сум әжәтеңне. Биш ай инде йөрим артыңнан? — Мин бит аны ун ай сорап алдым Кадерлерәк итеп алтыннан. Сәүдә — Шатлыгыңны күпме түләп алдың. Кайгыңны син саттың күпмегә? — Сәүдә бара... һаман иргә чыгам, Тнк эләгеп булмый иллегә. Кибетче «Волга» алгач — Күр син аны, күпме акча! Ничек үрчи-үсә белә? — Димәк, жиде кат үлчи дә Бер катны шәй кисә белә. Бала белән сөйләшү — Исемең ничек? — Күпбелмеш — Ә әткәң исеме ничек? — Әнкәй кайчакта «Пескәй» ди. Кайчакта әйтә «Көчек». Бер генә сәбәп — Ник артыннан синең кызлар чаба? — Уфтанмыйча аны сөйләп булмый; һәммәсеннән бурыч алган идем, Берссмә дә әле түләп булмый.