Логотип Казан Утлары
Сәяхатнамә

Кама этюдлары

«Без жнрне үтерәбез».— Жан Дорст. француз галим*. «Ж.ирдә биосфераны саклап ка-у мөмкин булыр». — Д. Арманд, совет галиме. Дөньяның мин килдем үзәгеннән. Идел буйлап чыктым Камага. Төнбоеклар үскәч күл буена. Кузгалаклар үскән еланга Чакыр, әйдә, Кама, яшер мнне. Уйларымнан яшер, арала. Кыштырдаулар дигән, тынлык дигән Бөек республика бар анда — Чакыр мине. Кама, шул иленә. Ял. урын бир арган аңыма. Ыгы-зыгы, юрау, янаулардан Мескен башым чатный, ярыла. Ракета һәм яшәү тизлегеннән. Самолет һәм поезд шавыннан. Трамвайлар чинау, калтыраудан. Машиналар исе. газыннан, Үкерүеннән.. этү-төртүләрдән. Бәхәсләрдән — яшер барыннан. Чакыр мнне, Кама, ашыгу, каушау. Тизлекләрне мәңге сагынмам. О. Табигать анам, кайтты балаң Борыла-борыла аккан көннәрдән. Рәхәт шавың—бишек жырын тыңлап, Бәлләүсмдә кабат тирбәләм. Ник уятты н мине, төнге Кама5 Су төбеннән сәер тавышлар Ишетелде. Кемнәр дәшә шулай? Тавышлары, ахры, танышлар. «Мин — авылың синен, син яралган туфрак, Аунап үскән яшел чирәмең. Күккә карап аунап яткан жирен. Бишек жырын, яшьлек көйләрең. Беренче һәм үлмәс мәхәббәтен. Узган гомерең, күмелеп ятамын. Узг; н гомере әнкәң, атаңның.— Син жаныңны ташлап киттең, бала...» Җавап бирәм белмим кем өчен «Син улыңны артык сагынып бугай, Бүтәннәрне белми, күрмисең. Улың үзе генә синдә бәхетле иде. Хәзер сине күмгән сулардан Көн-төн ургый нурлар: миллион күзләр Бәхет, сөенеч ала шуңардан. Бәлки шуңар улың үзе теләп Бөек хисен корбан иткәндер. Күз яшьләрен яшерә-яшерә синнән. Язмыш сүзен тыңлап киткәндер». «Язмышны мин белмим, беләм тик сөюне, Бары шуны сорыйм баламнан. Бер югалтсаң, булмый табып мине, Булмый яңадан. Мин булмагач ирнең йөрәгендә, Ул соң тиеш кемне якларга? Кемне яклап китсен яуларга ул, Каршы ятларга? Ышансыннар дисә, тиештер ул Су төбенә төшеп, Күкрәгемә төшеп ятарга». Хаклы да син, ана, тик хаксыз да... һәм еракта балаң, еракта. Мин дә менә синнән ары китәм Үзәннәр Һәм ярлар буйлата. Мин урманнар, таулар буйлап йөрим, Үзәннәргә эндәшәмен. Өйләр белән сөйләшәмен, .Бәхәсләшәм, киңәшәмен. Ава койма, ава читән. Ир төзәтми «Тиздән китәм». Авыл күчә, сүзләр оча: — Без бу жирдә вакытлыча. Без бу җирдә кунак төсле, Төзү-кору — үкенечле.— Сүзләр оча һәр көн туса: — Вакытлыча, вакытлыча... Яшәү монда барыбер бетәр, Китәселәр барыбер китәр Әйттереп кал! Иртәгесен? Иртәгесен — шайтан белсен. ...Искерде дип, кечерәйде дип. Әгәр җирне ташлап китсәк. Анда бары кунак булсак. Калмас димсең тетелеп, бушап? йорткураны өметсезлек Жимереп йөри: гамьнәр пча. Гамьнәр очса, ямьнәр оча. — Вакытлыча, вакытлыча... Яо буенда яшел тыкрык. Шаярган сымак кына. Яшь киленнәр килә суга Тар сукмак буйлап кына. Кояшлар төшеп чиләккә Уйныйлар чума-чума Уза китә яшь киленнәр. Бер әби кала шунда. Юл күрсәткән* ана кемдер Бу чишмәгә кайчандыр Ул эзләп йөри хәзер Тапмак булып шул чакларын. Өй сүтелгән, күрше авылда Өр-яна өй көтә Гомер үтелгән — хыял Күзгә күренми тилмертә Сөенми әби өй белән хәтта Чишмә күчә дисәң «Яуда калган ирем кайтып. Шушыннан эзләп йөрсә?» Бер төшә дә бер менә ул. Нидер укый, ялвара Аңламыйсын’ Бар. шул яшьтә Син тормыш башлап кара, Янадан башлап кара! Сонгы кабат сайрый сандугачлар. Соңгы кабат сөя күлне яз. Килер язны болын каршыламас, Лингез булыр —болын, күл булмас. Диңгез булыр, ләкин ул шауламас. Сай суларга җилләр файдасыз Сандугачлар, талларыгыз калмас. Кая кунып, ничек сайрарсыз? Чит якларны мактап җырларсызмы Мәңге оя корган җирләрсез’ Сөйгән тирәкләрне иләрсез дә Табалмагач кемне тиргәрсез? ...Яна юллар ярып бара шау-шу. Яна җирләр яулап ала су. Сез хаклы да, дуслар, тик хаксыз да. Кирәк безгә, кирәк анлашу. Күренми шул монда җәнлек эзе, Кәкүк тавышлары ишетелми. Болын буйлап, ерак урманнарга Кача тынлык, җәнлек шикелле. Кайчан аны куып җитәрмен мин? Куян бәбие төсле сөярмен Кулларыма алып кайчан аны? Юкка бугай эзләп килгәнмен. Тынлык кача моннан кырык чакрым. Таптый юкса кразлар пәм мазлар. Кайтыр юлы бикле: балчык, таулар — Чыгалмаслык чокыр һәм базлар. Яна юллар ярып бара шау-шу, Яна җирләр яулап ала су. Сез хаклы да, кошлар, тик хаксыз да —- Кирәк моны белү, аңлашу. Биеклектә тора Түбән Кама, Канатларын җилпеп бөркеттәй. «Әй, авыллар, кушылыгыз мина, Алып китим зәңгәр киңлеккә!» Дигән сыман изи краннарын. Чыга Чаллы аңа ярышка. Театрга торган чират кебек. Тезелә чират «Отдел кадров»ка. Кичә күрсән, бүген таныш түгел Гомер буе белгән урамың. Тынлык эзләп килгәнемне онытып. Хәйран калып карап торамын. Бишәр катлы яшь урамнар буйлап, Чал калага керә иркенлек. Теле-антенналар, Кибет-ашханәләр: «Нәрсә җитми?!»—диләр шикелле. Илнең барлык, барлык якларыннан Нигә дисең кешеләр агыла? Беләм, күрәм, Яшәү өләшәләр, Бәхет өләшәләр Кама ярында... Җырларыгыз, кошлар, таныш мина. Шундый матур сезнең телегез. Шул тел белән сөйли безнең сөйгән Нәселебез, туган җиребез. Сөйләшик без, әйдә, шушы телдә. Шикләнмәгез, зинһар, килегез. Кирәк түгел миңа каурыегыз. Кирәк түгел йоныгыз, тирегез, Килегез. Энеләрем минем, сеңелләрем. Яныгызга, юк. мин килмәдем Яман уйлар белән. Ник куркасыз? Берегезгә дә юк бит тигәнем! Тишек чалбар, ялан аякларым Исегездәдер, һич тә йөрмәдем Туздырып, я тентеп оягызны Шул чакта да. Тик бер үрдәгем Рәнҗегәндер миңа. Су буенда Теге еллар, хәтәр елларда Кошлар белән бергә, мескен җаным Очам, очам диеп торганда. Ах, СУЗЫЛДЫ яфрак хәтле кулым Чын ярдагы яшерен ояга.. Бала чакның шул гөнаһы өчен Сакал баскан йөзем кызара. Кичерегез, кошлар, кичерегез, Я чукыгыз җыелып бәгъремне. Тик белегез, барыгыз Да мина Коштан җаным кебек кадерле. Иңнәремә кунып сайрагыз сез. Әй күп җырлар бергә сайрыйсы! Ах, пырылдап тагын югалдыгыз: Сүзне бүлде мылтык тавышы... Энеләрем, сеңелләрем, шулай Өйрәткәннәр сезне куркырга. Бар кешелек гүя җинаятьче.. Мин дә кеше — сезнең каршыла Кызарамын, башым июле Кичерерсезме, кошлар, сез мине? Арабызда мең гасырлык чокыр Аерым иткән безнең телләрне. Калган сезнең чиста хәтерегездә. Калган керле бармак эзләре. Бурыч безнең — юу шуны, бетерү һәм ант бозмау һичбер вакытта. Бар кешелек гаебен алып өскә. Үчебезнең күңел сафлыкка Ышандыру сезне Без ия шундый көчкә: Бераз жирләр сорап килсәк тә. Юк, кормабыз бәхетебезне ләкин Сезнең исәпкә. Туган өйдән аерылулар яман... Кайгырыштык шуңар, елаштык. Тик елашып озак яшәп булмас, Тынычланыйк бераз, уйлашыйк. Уйлашыйк... Энеләрем минем, сеңелләрем, Үпкәләшмик, без бит — туганнар. Вәгъдә бирсә бозмый торганнар Күбрәк бездә... Корып куйганнар Ниләр әнә! Чакрымнарга киткән торбалар Сузылып ята болын буйлата. Снарядлар! Тик атылмый туплар. Снарядлар Су астыннан алып ком ата. Су күмәр як белән сезне аерып, Дамба дигән ташлы юл ята. Снарядлар сезнең өскә түгел, Яклап ата, килгән дә сакка. Җиребезнең бер өлеше бары Кала диңгез дигән кунакка. Кунакка! Әйдә, килсен, Яхшы ният белән булгач, Килсен ул диңгез. Мәңге шулай йола-гадәтебез: Ачык чырай бездән, якты йөз. Энеләрем минем, сеңелләрем. Әйе, монда дамба үтәсе һәм ил бирде закон: яз-жәйләрдә Күтәрелмәс мылтык көпшәсе. Юк, кимемәс сезнең нәселегез. Юк, югалмас җырыгыз, телегез. Кунак булгач, килсен ул диңгез... Кунак килсә, түргә чакыру фарыз. Бүтән чакта дәшәр ул безне. Ерактагы дуслар күңеле, хакы Итеп каршы алыйк диңгезне. йөрәкләрнең түр почмагы безнең — Дуслар урыны . Ачык һәр чакта Җиребездә дә шундый изге парә Дус килүгә тора запаста. Илебез киң булгач, өй тараймас. Киң дә булсын Кама, тирән дә. Суыбыздан ургып чыккан утлар Яктылыгы төшсен илләргә, Ерак өйләргә. Сәлам булып житсен Шушы жирдән китеп Мәнгелеккә калган ирләргә... Яр буенда — бакча. Ахры, узганнарны Сөйли наратлар Наратларның сүзен ил-көн ятлар, Ятлап ирләр мәңге кабатлар. Яшь чирәмдә йөри яшь бибиләр, Үләннәрдән жыеп яшел төс. Малайлар һәм кызлар Орлык-күркә Ж.ыеп йөрде монда иртә-кич. һәм чәчтеләр биек киңлекләргә. Сулар мәңге жнтмәс жирләргә. Яшь наратлар инде башлар игән Саубуллашкан төсле тирбәлә... Төнлә яуды яңгыр. Яшен суы Юды ылысларны. Тузан, чүп-чарлан. Яшел төсләр шуңа чистарган. Яр Чаллының яр буенда бакча Бәйрәм көткән төсле бизәнгән Наратлар тын, салмак чайкалалар Язгы жилдән, кичке көйләрдән Кичке көйләр ылысларны гүя Чәнчәләр дә качып йөгерәләр Твист дигән тиле бер ритмнан Йомшак билләр менгә бөгеләләр. Пычкы белән агач кискән төсле Чыж-чыж итә көйләр. Т илеләр Бииләр. Әллә гамьсез бәйрәм, әллә хәмер. Әллә юкса нарат исеннән — Помшак башлар йөри тәгәрәшеп — йомшак башлар бүген исергән. — Ah ha-ha-hal — Ботакларга бәрелә, Көлү тавышы күзсез, кургаш кош. Авыр туа бөек эшләр бары. Азгын хисләр туа тулгаксыз.. Соңгы бию монда, соңгы бәйрәм — Шашкын була сонгы биюләр йөз елларга жнтәр шатлыкларны Татып бетерергә телиләр. Әй. Биегез сез әйдә. Ә иртәгә... 1 вист түгел, Наратларны төбеннән үк Кисәр, кыркырлар Пычкылар — Гильотина түгел, Вакыт, язмыш дигән пычкылар. Наратлар бит яшен суы белән Юындылар кичә соңгы кат. Шуңа барысы, бәйрәм көткән төсле, Тора бүген горур моң сулап. Ә иртәгә йөгерер монда ДУЛКЫН... «Бөек шатлык калсын аларга— Безнең бәйрәм булып ду килергә. Безнең яшәү булып шауларга». Шул сүзләрне кабатлыйлар яшьсез. Тын чайкалып, яшел солдатлар. Ә иртәгә... Геройлар күк, Төз көенчә. Тез чүкмичә егылыр наратлар. Кама белән инде килештек без. Тик бит әле бөек дөнья бар: Күпме анда болын һәм урманнар. Күпме анда күлләр, елгалар! Кәй төштәдер кибә күл һәм елга, Диңгезләр дә сусый, кибегәләр. Ж.әнлск-кошлар, өйдән, судан язып, Югалуга таба йөгерәләр, йөгерәләр... Дөнья буйлап гади шартлау йөри — Җилпенмичә төшә күктән кош. Кошлар һәм җәнлекләр — Кешелекнең башы. Башыбызны үзебез кисәбез. Шартлау, кисү... Шулай киләчәкне Кырып, таптап йөри кыргый хис. Браконьерлык юаш аю түгел, Ә нацист ул, расист һәм хәсис. Гамьсезлектән азган шул кыргый хис Кешелекнең ырлый үзенә. Газетада хәбәр: — Илнең үз хуҗасын. Соңгы индеецны ябып кемдер Дөнья йөзенә Алып чыккан тимер читлек белән... Зоопаркка куйган карарга. Цивилизованный лар Кызыл тәннән. Без яраткан төстән көлеп. Авыз ерып баккан анарга. Бүген ана, ә иртәгә читлек — Бүтән халык, бүтән милләткә. Тик исемнәр йөрер жир йөзендә. Урманыннан качкан җәнлектәй. Кайсыгызга тансык Үзегез койган корыч читлек, Богау, челтәрләр? Җимерелмәсә, Исән калса бу челтәрләр. Зоопаркта кемне көтәрләр?.. Дөнья буйлап һаман чапса җәнлек. Ерак китәр, озак дисезме? һәм дәрьялар кибеп, сусыз төптә Балыклармы сикерер, кешеме? Атом кебек шартлап, үкереп түгел. Тавыш-тынсыз атлый һәлакәт, һаман итәр яшерен хәрәкәт ул. Бакчабызнын кадерен бслмәсэк без. Саклый белмәсәк. Кызылмы төс. акмы, я карамы. Кешелек тоташ, бер жан, бер үк тән. Таза, тыгыз тәндә җәрәхәт һәм Кутыр күренә элек-электән. Аңлатты фән: әгәр авыру тәнгә Сәламәт тән алып күчерсәң. Авыру бетә... Камил бер заманнан Яфрак хәтле генә тән алып. Күчерә алсак ш\гы безнең чорга. Китәр иле савыгып яңарып. Әй. докторлар, табыгыз сез әмәл Кайда, кемдә шундый көч. кодрәт?! Заман безнең көчле, таза, һиммәт, Ярдәм аңа ләкин бик кирәк. Ул үзенең тыгыз җилкәсендә Күкне һаман тора күтәреп Калтырый тик тезләр, каушый уйлар: «Очмас микән кинәт күк янып? Очмас микән кинәт Селкенмичә мәңге торган Аяк баскан җир? О. Табигать-тәнре. киңәш бир!» Титан сүзен ишетеп ага Кама Кошлар шуңа моңсу җырлаша Башта минем уйлар, уйлар таша. Бар дөньяны гүя су баса. . Китәр идем бүтән дөньяга мин, Күченүләрнең беләм. Күрдем газабын . Саклый алырмынмы? — Керпе улын түгел. Җир язмышын. Уч төбемдә күтәреп барамын... Дөнья! Моңлы дөнья! Сиңа Мең күз карый миллион төс күреп. Бәяләрдә — шундый төрлелек. Мең тел бергә әйтә алмый сине Гүзәл дип һич тә. Т}ры килде гомерем синең шундый Чуар чагыңа, Әллә бәхет, әллә үкенечкә. Нишлим, нишлим. Кабул итәм сине һәм яратам Булган көеңчә. Әйтәм: Зәвыкыбызча бизәү кирәк сине. Саклау кирәк, Саклау кирәк ләкин үзенчә. Чаң кагам мин: — Бар халыклар! Барлык теләк гадәтләрне Буйсындырып бары акылга. Кул бирегез бер-берегезгә Җир хакына. Яшәү хакына! 1969