Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАБДУЛЛА АБЫЙНЫ СОҢГЫ КҮРҮЕМ

Мии үзем 1894 име елда Татарстанның хәзерге Чигтай районы Наратлы карьясендә тугаймын Гыйлем-тохсил алуым Казанда «Касимия» мәдрәсәсендә сигез ел. 1912 иче елда мәшһүр Хөсәен Ямашевны күмүдә катнаштым. 1913 иче елның яз көннәрендә Габдулла Тукасвның Клячкин шифаханәсендә авырып яту хәбәрен «Йолдыз», «Кояш» газеталарында укып, шаригым Хәлил Шәймәрдәнов белән (ул Камыргуҗа авылыннан иде) Габдулла абый янына, аның хәлен белергә барырга булдык һәм 31 иче мартта Габдулла абый яткан больницага киттек. Гәрчә ул безне белмәсо до. без аны күреп беләдер идек. Без бит гади татар шәкертләре Мим үзем, Габдулла абыйның шигырьләрен калдырмый укып барганлыктан, бик күп әсәрләрен яттан белүче идем. Больницага килгәч, сестра безнең икебезне дә берьюлы уздырмады. Башлап мин керергә булдым, Ишектән керү белән зур якты бүлмә, сул якта биек караватта ике кулын баш артына куеп, ярым утырган хәлдә Габдулла абый ята. Мин аны күрүгә бөтенләй курка калдым. Ул бик ябыккан идо Мин аның хәлен сораша башладым. Ул, ачылып китеп, бүген хәле бераз яхшыруын, өстәлдә яткан кәгазьләрне күрсәтеп, бор шигырь азганын әйтте. Аның тиздән сәламәтләнеп чыгуын көтүебезне әйтеп, чыгарга җыенгач, ул болей диде: — Кайчак берәү больницага авырып керсә, куркып калалар, ул. имеш, сәламәтләнә алмый дип уйлыйлар. Менә хәзер яз. бозлар китеп, һавалар яхшырса, мин моннан чыгып, дәваланырга башка якка китәм әле. — Габдулла абый, шулай булсын, без шуны көтәбез,—дип »«« амы куәтләп торам. Ул минем килүемә, гәрчә боз таныш булмасак та, чиксез шатланды._ Мин аңа иптәшемнең дә килүен һем аның коридорда калуын әйткәч, ул авыр гына: — Керсен,— диде. ...2 иче апрель көнне чыккан газеталарда Габдулла абыйның вафаты турындагы хәбәр урнаштырылган иде.