Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Кави Латыйп Шыртан1 Халыкта бер әкият йөри. Әле дә аны күпләр сөйли. Авылларга хәбәр тарала: Ленин чирли, авыр аңарга. Күзләрдән кайнар яшьләр тама. Картлар, яшьләр уйга кала. Барысы да нишләргә белмиләр. Дәвалау юлларын эзлиләр. Кайгылы хәбәр зур юл үтә. Чувашларга да килеп житә. Ильичның хәле начар икән, Әйтегез, нәрсә ашар икән? Аңа без шыртан әзерлик. Тормыйк ризык кысан .хәзер дип. Улып1 2 шыртан ашаган, ди бит. һәм авырмый башлаган, ди бит. Кешеләр шул карарга киләләр: Эш башлый иң унган жингәләр. Дүрт-биш көндә шыртан өлгерә, Ленинга илтер тик кем генә? Кешеләр жыелып урамга. Шобага тоталар буранда. Куллар үрли таяк очына — Шобага чал агайга чыга. Озын сәфәр карт үткәнме, Мәскәүгә барып житкәнме? Ул хакта кешеләр белми. Тик телдән-телгә әкият йөри, Халык АНЫ сагынып сөйли. Кылыч Минем әти Көтү көткән, иген иккән. Дошман килгәч, яуга киткән, Башын салган. Булсын диеп матур тормыш. Әти. әти, йокла тыныч. Түрдә тора синең кылыч. 1 Шыртан — чуваш халкының яраткан ашы. 2 Улып — әкият батыры. Эллада Эллада, эллада, Сина ни булды? Тимер богаулы Меңнәрнең кулы... Тыңла, Акрополь, Тыңла, Афина. Фашизм — бомба. Фашизм — мина! Балкысын байрак Тауда һәм жирдә. Одиссей өе, Манолис өе, һич булмас төрмә! Олы юлда бер шәһәр бар Олы юлда бер шәһәр бар, Исеме киңәш — Канаш. Поезд килеп тукталуга Елмая сиңа чуваш. Татар туган, кунак бул! дип Кулыңны юлташ III кыса. Түзә алмый хисләренә. Якын дус итеп коча. — Хуш килгәнсең диеп сиңа Сүз кушалар пиччәләр’. Ярылырга тора, имеш. Сыра тулы мичкәләр. Ефим сыйлый, Денис жырлый, Шигырь сөйли Хузангай Сырага да, шигырьгә дә Чуваш юмарт, чуваш бай. Камышлыдан аккош киткән... Әнавр Давыдовы Шагыйребез кайтыр диеп Камышлыда гөлләр үскән. Бакчаларда жиләк пешкән. Ул утырткан нарат көткән. Тарантаслы пар ат көткән, Бала-чага, ир-ат көткән. Самоварлар кайнап торган, Сандугачлар сайрап торган, Халык белән урам тулган... Таралмаган ләкин томан, Көтмәгәндә хәбәр килгән, Авыл буйлап яшьләр йөргән: «Әнвәр үлгән!..» «Әнвәр үлгән!..» Камышлыда камыш кипкән. Камышлыдан аккош киткән...