Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Нәби Дәүли

Көндәшләр Резеданы, роза чәчәген Бер вазага өзеп куйдылар. Ике чибәр йөзгәйөз карашып Бары бер төн бергә кундылар. Аллы-гөлле иде ул чәчәкләр. Янып торган утлар шикелле. Күрештеләр алар, үбештеләр. Бик сагынган дуслар шикелле. Телгә килде шунда роза гөле, Резедага әйтте сүзләрен: — Синең белән мина очрашырга Язмышыбыз куша, гүзәлем. Син борчылма, сина рәхәт булыр, Син бәхетле минем янымда. Уянырсың йоклап таң атканда Матуррак булып тагын да. Яз исләре миндә, кояш төсе. Яшәрерсең шушы ис белән. Минем йөзгә иртән бер карасаң Нур чәчәрсең үзең кич белән. Мин җанымны ачам синең өчен, Каршыңда мин синең тезләнәм. Кемнәр генә сина гашыйк түгел... Башка дусны ләкин эзләмәм. Ә резеда башын түбән иде Дустының бу татлы сүзеннән. Әкрен генә тынды сулышлары. Бер тамчы яшь тамды күзеннән. Роза көлде, чөнки белә иде, Резедалар түзми хуш искә. Көндәшенең соңгы минутларын Сонгы кабат күрде шул кичтә. Ә икенче көнне иртә белән Килделәр дә кешеләр күрделәр: Ике чибәр бергә кочаклашып. Кара янып шингән иделәр. Шатланырга роза өлгермәде. Сизми калды үлеп киткәнен. Белми калды матур резеданың Күз яшьләре агу икәнен. 1969 Минем бүләгем 1969 нчы елның январь аенда Бакуда берничә көн буена кар яуды. Яшел, зәңгәр, кызыл утлар. Аэропорт учак яга. Мин Бакуга килеп төштем, Ә Бакуда кар ява. Кар ява, ә мин шатланам, Булсын жирдә кар гына. Кар киткәндә таудан агып Кешегә жыр калдыра. Кар ява. ап-ак чәчәкләр Тулып ята урамда. Кемгә салкын, мина рәхәт Бакуда кыш булганда. Туңдырмый да, өшетми дә. Үз карымны мин беләм. Ул йомшак та, ул матур да Ялтырый энже белән. Мин телим шушы сәгатьтә Дусларыма дәшәргә: Гөлстанда кар белән дә Мөмкин матур яшәргә. Кар астында беркайчан да, Үлми жир, шиңми иген. Исемдә, карны ябынып Окопта яткан көнем. Мин самолет канатында Алып килдем болытлар. Бу сезгә минем бүләгем. Бу бит безнен жылы кар. Әйтмәгез лә бер авыр сүз Безнен кар исеменә. Сезнен жирнен гөлләреннән Шушы кар исе килә. Кар ява, гажәп, егетләр. Мәнге жәй булган якта. Сергей Киров тауга менеп Баскан да мәрмәр ташка. Алмада да. йөземдә дә Шушы карнын тәме бар. Дөньяда кар яуса гына Бу тормышның яме бар. Кулын сузып, тотып алып, Мактый Вятка карларын Сагынып искә төшерә булыр. Туган-үскән якларын... Мин самолет канатында Алып килдем болытлар. Бу сезгә минем бүләгем. Бу бит безнен жылы кар. Кое Бу шигырьне язып бирәм кулларына. Бер мисал бу —укырга да, уйланырга... Бер авылда булган икән бер зур кое. Шуннан халык сулар эчкән гомер буе. — һай суы да суы,— диеп мактаганнар, Су түгел лә — ширбәт,— диеп шатланганнар. Хәтта кояш шушы коега төшкән диләр, Эссе көндә салкын суын эчкән диләр. Хәтта ай да шунда килеп чумган диләр, Суларында көмеш йөзен юган диләр. — һай, суы да суы,—диеп мактаганнар,— Су түгел лә — ширбәт,— диеп шатланганнар. Еллар узган, картлар үлгән, яшьләр туган, Җәен, кышын кое һаман тулып торган. Юлчылар да шунда туктап ял иткәннәр. Атлары да, үзләре дә су эчкәннәр. — һай, суы да суы,—диеп мактаганнар,— Су түгел лә — ширбәт,— диеп шатланганнар. Ләкин коены кем казыган бу урында? Оныталар уйлашырга шул турыда. Иртә белән таң атканын көтәләр дә. Сулар эчеп, юлга чыгып китәләр дә: — һай, суы да суы,—диеп мактаналар,— Су түгел лә — ширбәт,— диеп шатланалар. Мин кычкырам сезгә, дуслар, туктагыз, дип, Түләмичә бер тамчы су йотмагыз, дип. Юк, теләмим ахча белән түләтергә, — Онытмагыз рәхмәт дигән суз әйтергә. — һай, суы да суы,— диеп мактаныгыз,— Су түгел лә — ширбәт,— диеп шатланыгыз. 1969 Камил Мостафин Ачкыч Табып алдым беркөн иске ачкыч, ашыгып барган чакта юл буйлап. Туктап калдым һәм кесәгә салдым, ятмасын, дип, аунап... Өйгә кайткач аны элеп куйдым стенага каккан кадакка... Эленеп тора хәзер иске ачкыч түр якта. Серле бакыр ачкыч... Бәлки, элек ул ачкандыр бояр сандыгын, һәм яткандыр, бәлки, шул сандыкта жәүһәр белән алтын... Я ачкандыр ачкыч гүзәл кызнын ялгыз өен. жыйнак бүлмәсен... Ләкин байлык яки зур мәхәббәт сезне, кеше, иске ачкыч тотып, табам, диеп йөри күрмәсен! Мина калса, әгәр ачкыч чынлап серле һәм сихерле булса. барып ачар идем мин бүген нигезе дә инде сакланмаган туган өйнең иске ишеген... Инженерлар Адашмасак иде буранда. Югалмасак иде томанда. Онытылмасак иде. Төннәр буе башны башка терәп утырабыз чертеж өстендә... Тышта буран, дөнья иксез-чиксез, безнең бүлмә генә кечкенә. Үз итептер безне, алдыбызга бик күп сорау куйган замана. 7 «К У » № в. 97 Җавап кайда? һәм без. ватман жәеп, тагын иеләбез аңа... Тышта буран безнең эзне каплый һәм керт өя безнең сукмакка. Шулай булгач, бездән соң чыкканнар ничек юлны табар бу якка? Юлны табар алар... Яшь егетләр буран аша безне табачак, чөнки таңга кадәр бүлмәбездә без кабызган лампа яначак. Утырабыз башны башка терәп, язга кадәр янар утыбыз... Табылырмы җавап? Бу турыда шомырт чәчәк аткан чакта, дуслар, газетлардан үзегез укыгыз... Шомырт чәчәгенең буранында адашсак та ярый, гүзәл вакыйгалар томанында югалсак та ярый,— онытылмасак иде... Безнең исем әле ташка язылмаган, ташлар безгә һәйкәл түгел,— сукмак бүген... Без йокласак, таш та йоклый, без торганда, иптәш кебек, ул да гүя ача күзен. Таштан ташка, таштан ташка, атлый аяк,— табаннары ташка җылы биреп килә. Без еласак, ташлар елый, таулар елый, без кычкырып көлсәк, кыя-ташлар көлә. Ә сукмакка, җылы ташка егылганда, безнең тәннәр суынса да, суынмас таш, безнең аяк табаннарын искә алыр һәр таш — иптәш, һәр таш — чордаш, һәр таш — юлдаш. һәм язмагыз, дуслар, ташка исемебезне, елатмагыз гаҗәп, гүзәл юллар ташын... Ташлар һаман тойсын аяк табаннарын, алар һаман горур сукмак булып калсын. Без серләрне югалтабыз,— югалтабыз, кыен җавапларны тапкан чакта, төннең битен ачып, учак яккан чакта. Без серләрне югалтабыз... Серне саклап йөртә күңел. Серле күңел,— нинди бай ул, өмет кебек, ә ачылса сере, күңел — укылган хат. иске китап... Нигә серләр мәңге түгел? Без серләрнз югалтабыз, уйланабыз, нигә артык таныш, диеп, сөйгән ярлар, кайсы таңда соңгы серен ача алар,— безнең ярлар? Һәм карыйбыз аларга без. ә аларнын кулы — камыр, өсләрендә — ситсы халат... һәм яңадан сокландыра таныш китап, сискәндерә укылган хат... Уйландыра су буенда янган учак,— ялкын теле төнне ерта... ...Без серләрне югалтабыз. ә сер төшеп калган җирдә, ахры, безнең уйлар шыта... Китапларны язалар да. аталар да. Поэмалар туалар да. яналар да. Кайда илһам хөкем сөрә, кайда — мәкер... Күрсәтегез икесен дә балаларга! Без атылган китапларны бастык тагын, утта янган җырларны без яздык тагын. Ләкин дөнья ничек итеп кеше итсен фашист булган, җәллад булган балаларын? Кайда илһам хөкем сөрә, канда — мәкер,— күңел сизсен, күзләр күрсен, акыл белсен... Явызлыкка каршы чыккан минутында бу дөньяның баласына илһам килсен! Болгар кызы Баллада Батый ханга ялчылары китергәннәр кара күзле, озын чәчле болгар кызын — Кәләшем бул. җанашым бул,—дигән Батып. сыйпый-сыйпый зур корсагын, кысып күзен Гүзәл кызчык ап-ак булган, эндәшмәгән, ә хан моны кызык күргән, ә хан көлгән: — Бик курыксаң, әйдә башта эчеп җибәр,— җамаякка татлы шәрап салып биргән. — Юк,—дигән кыз,—мин кәләшең булмам сипең... Әгәр мине гүзәл күрсәң, бик ошатсаң, шушы татлы эчемлеккә агу куш син, ишетәсеңме, и мәшһүр хан, и бөек хан! Усал Батый уйга калган... һәм шәрапка агу салган, аны гүзәл кызга сузган... Таңга кадәр ул утырган күзен алмый хәрәкәтсез яткан озын чәчле кыздан... ...Татар халкы, туган халкым, газиз халкым, дусларың күп, байрагың ал, юлың озын. Исемеңне синең Батый ханнар бирсә, горурлыкны, кыюлыкны — болгар кызы! Эмигрант Баллада Күптән киткән кеше Ватаныннан, кеше күптән эмигрант булган, француз телен инде яхшы белгән, французча елмайган һәм көлгән. Балалары французлар кебек — ике мадемуазель һәм бер мусье-егет... Париж, Париж,— урамнары гаҗәп, Париж, Париж,— мәйданнары гүзәл, ләкин шушы гаҗәп шәһәрдә дә яши икән әҗәл. Эмигрант үлем түшәгендә, аны борчый әллә нинди уйлар, ә янында — ике кыз һәм егет, французча кайгыралар алар. Елый алар бик әдәпле итеп, папа күрмәсен дип, һәм елмая аңа өчесе дә, «үлмәссең» дип... Эмигрант исә улын чакыра һәм бер төргәк суза аңа, «каберемә» ди ул французча һәм күзләрен йома. Париж, Париж,— гажәп гүзәл шәһәр, әмма анда күпме гомер сулган, ә төргәкнең саргылт кагәзенә «Идел туфрагы бу» дип язылган. Сүзләр французча язылса да, никтер бүтән телдә янгырый кебек, һәм елыйлар, бөтен милләт елагандай, ике мадемуазель һәм бер мусье-егет... Фантаст Хуҗапзр Баллада Көтә көтә көтек булып беттек... Җәй артыннан көзне көтәбез, ә көз килгәч, урамнарга чыгып китәбез һәм эзлибез җәйне... Без көтәбез төнлә кояш нурын, көндез — айны, һәм һәр көнне — кичә көтеп ала алмаганны... Без көтәбез, шуңа маякларда корабларны чакырып ут яна. Шуңа күрә Хужа Насретдиннар яши безнең фани дөньяда. Хужа Насретдиннар хикмәт көтә, әмма аны эшли үзләре! Без көләбез ботны чаба-чаба Хужаларның тыңлап сүзләрен. Без көләбез юкны бар итүдән, шаян хыяллардан көләбез... һәм, кул биреп фантаст Хуҗаларга, тагын юлга чыгып китәбез дә, тагын яңа көнгә керәбез. Без көтәбез, һаман көтәбез без! Без күрәбез: җирдә яз туа, кайдан килә ул яз? Умырзая ничек куна карлар астында? Без сизәбез: гажәп чәчәк кебек, шатлык шыта безнең йөрәктә. Безнең күңелләрне шатланырга, я әйтегез, кемнәр өйрәткән? һәм мәхәббәт, кинәт пәйда булып, сөйгәненә таба талпына... ...Сез көлмәгез фантаст Хуҗалардан: көтә белсәң, юктан бар туа! — Чи чәбе — Уралның уртасы... Урал бик зур, төньягында Туфан торган, көньягында Тукай булган, Җәлил туган. Без уртада. ай-һай кыен юлчы булу, зур-зур таулар чорнаганда уңнан, сулдан. Ләкин монда, биеклекләр арасында, хыяллар да, теләкләр дә үтәләләр, һаман өскә җилкенгәндә, җилпенгәндә, абынсаң да, биеклекләр күтәрәләр. Биеклекләр юлчыларны күтәрәләр, без дә, дуслар, һәркөн таңда юлда булыйк... ...Без уртада. Уңда—таулар, сулда — таулар. Без уртада, ләкин, дуслар, урта булмыйк!