Логотип Казан Утлары
Роман

КАҺАРМАННАР ЮЛЫ

1

XIII

Әхмәдиев Халит үзе дә тынгысыз, кешегә дә тынгы ft I бирми торганнардан иде. Әлбәттә, кешедәге бу V™" I сыйфат, кирәк белән кирәкмәсне аера белү сәләте- 9 1 нә күрше булса, бик әйбәт. Тик Халит андыйлар- дан түгел иде шул. Альфред бер вакыт: «-Укытучыларны артык эш белән күмәргә ярамый, аларга эштән соң уйлану өчен дә вакыт калдырырга кирәк иде», дигәч, ул бик аптырады. — Солдат, эше булмаса, нишли? =• дип сорады ул. — Белмим шул. Нинди солдат бит? — диде Альфред. — Ә-ә, менә белмисең шул,— диде Халит, бер күзен кыса төшеп,— башың яшьрәк әле. — Анысы дөрес,— дип килеште Альфред.— мин сезгә караганда яшьрәк. Ләкин безнең укытучылар солдат түгел ич, Халит абый. — Юк, алар солдат. Алар белем бирү солдатлары. — Ни әйтсәгез дә, мин сезнең тезисыгыз белән килешә алмыйм. Чын укытучы, минемчә, укудан һәм укытудан тыш, көн саен ким дигәндә ичмаса бер сәгать үзенең эше турында уйланырга тиеш. — Ә без синең белән ни өчен кирәк соң? — диде Әхмәдиев, тагы бер күзен кыса төшеп,— Менә болай инде. Альфред Яхич. Алар өчен менә без уйланыйк и үз указаниеләребезне биреп торыйк. Ни өчен соң дәүләт безгә акча түли?! Ахыры. Башы 2 санда. Әсәр кыскартылып басыла. Директорның зур башлы тәбәнәк гәүдәсе ишектә күренгәч әле Альфред Халитның йөзендә һич хәер-хаһлык күрмәде. Нишлиләр икән дип, тикшерергә кергәндер, дигән фикер килде аның башына. Ләкин директор керү белән ялтыр галошларын салып ташлады да шактый тыныч һәм хәтта көтелмәгән дустанә бер тон белән: «Сәлам һәм хөрмәт бу өйгә»,— диде. Альфред урыныннан сикереп торды, Халитның пальтосын алып элгечкә асты, үзен түргә чакырды. Бу вакытны Луиза да директор каршында яктырып кунакчыллык күрсәтергә тырыша иде. — Я. нихәлләр соң? — диде Халит,— Яшьләрнең хәлен белми ярамас, ял көннәрен ничек уздыралар, мин әйтәм. , — И-и, ял дип әйтерлек түгел инде ул, Халит абый,— диде Луиза, — Җәзилә апа авырып китте дә үзебезне ике кулсыз итте. Директор, утырып, Альфредка таба ияк какты. ♦ — Җитмәсә бу да кирәкмәгән эшләр белән шөгыльләнеп, ярдәмен s иән мәхрүм итте, диген. 5 Луиза кинәт йөзе үзгәреп киткән иренә карап алды. — Юк, алай димәс идем, Халит абый. Ул булдыра алганча тырыша < инде тырышуын. Тик нәрсә ул ир кеше, Халит абый, өй эшендә! = Үзегез соң Гайникамал апага аш-су карауда, керләр ууда күпме ярдәм s күрсәтә аласыз? Аннан бала карыйсы да бар ич әле. < — Шулай инде анысы,—дип куйды директор, үзенең сүзләрен 3 жөнләүче табылудан өмет өзеп,— ну, шулай да, мәктәп эшенә зыян ки ~ лерлек булмасын инде. ♦ Ул Альфредка сынап карап торды. х — Я, теге беркөн сөйләгән ахмак уйларыңны башыңнан чыгарып “ ташладыңмы инде? < — Ташладым. °* — Ташларга кирәк, ташларга.Юкса үкенерсең,— диде Әхмәдиев. < — Нәрсә ул? — дип кызыксынды Луиза. — Юк, болай гына, үзара гына,— дияргә ашыкты Альфред. а Альфредның Луизага үзенең мәктәптән китәргә җыенуын әле һаман ► әйткәне юк иде. Моның сәбәбе бар. Чөнки авылда туып үскән, авылны сагынган һәм авыл шартларында рәхәт яшәргә хыялланган Луизаның бу теләккә каршы киләчәген ул белә иде. Альфред сүзне икенчегә борырга ашыкты. Халит та, моны аңлагандай, башка темага күчте, өстәлдә таралып яткан язулар белән кызыксынды. — Ьу язуларны әйтәсезме? — диде Альфред, ачылып — Әйе,— диде Халит,— бу инде синең теге . ничек диләр әле? Хоббимы? — Алар татар бригадасы турындагы материаллар,— диде Альфред.— Теләсәгез. Халит абый, шулармын берәрсен укып күрсәтәм Альфред сораулы караш белән Халитка текәлде. Егетнең күңелендә мондый кыю фикер кинәттән генә туды. Ә кем белә, бәлки шул эш Халитның бәгырен җылытыр, уйландырыр. — Нәрсә соң ул? Яле,— диде Әхмәдиев. Альфред, җанланып, кулъязмаларның берсен тиз генә кулына алды. — Мин әле моны күптән түгел генә Казаннан алып кайттым. Музей фондыннан, күчереп... Альфред хатынына күз ташлады. — Син, Луиза, чәй әзерлә инде, пожслысты. Без Халит абый белән чәй эчә эчә укырбыз. — Я, давай, укып кара, нәрсә белән шөгыльләнәсең икән син? — диде директор, эре генә, көлемсерәп. Альфред ипләбрәк утырды да кычкырып укый башлады. — Беренче аерым Идел буе татар бригадасының командиры Ибра- һимов Иосыф Ихсановичның бригада турында истәлекләре. — Ну. ну,— диде директор. — «Мин 1919 нчы елның февралендә Төркстан якларыннан Мәскәү гә әйләнеп кайттым. Анда мине Милли эшләр халык комиссары Сталин җибәргән иде Мин кашу белән үземнең Хәрби диңгез эшләре халык комиссариаты каршындагы Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең члены игеп билгеләнгәнемне белдем. Күп тә үтмәде, мине Сталин үз янына чакыртты да болай диде. Колчак үзенең контрреволюцион өерләре белән Иделгә ашкына. Ул поплар, хирувимнар белән бара. Аңа карп ы Идел буендагы хезмәт иясе татарларны да күтәрергә кирәк. Сез моңарчы бирелгән задание- ләрне әйбәт үтәдегез. Партия һәм Хөкүмәт бу заданиене дә намус белән үтәп чыгарсыз дип ышана,— диде. — Партиянең әйткәннәре минем өчен закон, мин барлык көчемне куярмын,— дидем. Икенче көнне вакытлыча командир хезмәтен башкарган Крымов урынына минем Бригада командиры итеп билгеләнүем турында приказ булды, һәм минем уйларым, фикерләрем Мәскәүдән еракта, Идел буйларында, формалашып яткан Бригадага күчтеләр. Күзем нәрсәгә , генә төшмәсен, минем беренче уем Бригада ихтыяҗы турында булды». Альфред, язуны таный алмыйча булса кирәк, гөртелеп тукталып калды. — Әйдә, әйдә, син нәрсә? —' диде Халит. — Бик ашыгып күчергән идем,—дип акланды Альфред. Бераздан нинди сүз язылганлыгын чамалап белде, комбригның истәлекләрен тагы укый башлады. Командир бригада оештыру буенча үзенең беренче адымнарын ничек ясавын. Мәскәунен Зур театрыннан Казанга музыкантлар алып китүен, Казанга кайткач, штабны ничек оештыруын. штаб начальнигы итеп Литва татары Тальковский билгеләнүен, бригтда политбүлегенең эше язучы Шамил Усмановка тапшырылуын һәм башка бик күп вакыйгаларны язган иде. Истәлекләрдән көньяк группаның командующие Михаил Васильевич Фрунзе җанлы булып күз алдына килеп басты. Менә болгаданын төпле шәһәрләрдә оештырылган полклары һәм башка бүлекчәләре. Алар барысы да соңыннан Самара шәһәренә җыелалар. Менә ул, бөек яу башлыгы Фрунзе, татар бригадасының парадын кабул итә... 1918 нче елның июль ае. Генерал Мелесон командалыгындагы Британия гаскәрләре Каспий арты тигезлегенә һөжүм башлыйлар. Алар Ашхабад. Красноводск. Мерв шәһәрләрен басып алалар. Күп корбаннар исәбенә яуланган Севет власте биредә бетерелә. Жирле феодаллар, контрреволюционерлар, фанатик динчеләр газават байрагын күтәреп, басмачылар хәрәкәтен оештыралар. Жио дөрләп яна. аяк асларында кан дәрьялары ага. Ләкин бу вакыт яшь Совет дәүләтенең андагы халыкларга төрле яклардан ярдәм кулы сузарга ашыгыч мөмкинлеге булмый. Ниһаять, унтугызынчы елнын жәендә Төркс^ан оеспубликасыи теше-тырнагы белән яклаучыларга ярдәм кулы сузыла. Шул уңай белән бригада да Төркстанга таба походка чыга. Табын әзерләргә керешкән Луиза шушы урында укуны бүлдерде. — Я. туктагыз инде, бераз укыдыгыз, житкән,— диде. — Хәзер, хәзер, менә бу турылары бик кызык,— диде Альфред. Ул, сайлапсайлап. үзенчә кызык тоелган урыннарны укыды. «...Менә без фронтта, окопларда. Әле хәзергә оборонада ятабыз. Әле хәзергә бригада формалашу чорында төгәлләнмәгән эшләребезне бетерәбез. Безнең участокта әле хәзергә тынычлык, ләкин Астраханьны саклаучы безнең унберенче армиябез Черный яр янында каты сугышлар алып бара, ул контрһөҗүм башлый. Андагы һөжүм тынарга өлгерми. Деникинга каршы сугышучы көньяк фронтка ярдәм йөзеннән УральскКалм/ыков районында безнең дүртенче армиябез һөҗүмгә күчә. Фрунзе яңа операциягә җыена. Ул Актүбә районында генерал Беловның армиясен чолганышта калдырып, юк итәргә карар кыла. Без һөҗүмгә әзерләнәбез... Без Урал елгасын кичәбез. Бу 1919 нчы елның унберенче августында була. Бригада дошман уты астында елга кичә». Луиза «җитәр инде» дигәнне аңлатып, иренә тәнбиһле караш ташлады. Альфред, моны тоеп, сорау белән Халитка текәлде. Директор ялыкмаган кебек иде. Альфред укуын тагы дәвам иттерде. Тагы бер бер артлы утлы көннәр күз алдына килеп басты. Авыр сугышлар майланды, андагы каһарманлыклар cj рәтләнде. Батыр командирлардан Хөсәен Мәүлүтовка, Хөсәен Шәйхетдиновка, Әхмәт Алимбекка һәм башкаларга дан һәм мактау сүзләре әйтелде. — Шунда менә битне яптык та чәй эчә башладык,— диде Луиза, ♦ кулъязмага үрелеп. - 2 XIV | Альфред 5/куын бүләргә мәҗбүр булды. Луиза өстәлгә кайнап тор < ган чәйнеген китереп куйды. £ — Син Халит абыйны үзеңнең тарихың белән тәмам ялыктыр- £ дың инде. s Альфред, әгәр теләми икән, мин укымаска да риза, дигәндәй, Әхмә- ♦ диеькә текәлде Ләкин директорның йөзендә берни дә аңлатмый торган х елмаю гына чагыла иде. Альфред моны үзенчә юрады, чәй ясалгач, = тизрәк суынсын өчен чәйне чынаяк тәлинкәсенә койды да тагы язулары- < нз үрелде. с. — Мин истәлекнең соңгы битләреннән генә бераз укыйм. Бик кы- < зык Менә ул! — диде.— «...Тиздән без командующийдан яна приказ 4 алдык, һәм эшелоннарга төялеп, Ташкентка киттек Без инде яңа, егер- J менче, елны Ташкент шәһәрендә каршылаячакбыз. Менә >л Ташкент^ каласы! Без, бригада башлыклары, вагоннардан төшү белән Төркстан коммунистлар партиясе Үзәк Кәмитетына юнәлдек. Төркстан Үзәк Комитеты аша Урта Азия халыкларына: үзбәкләргә, төркмәннәргә, таҗикларга, казакъларга, кыргызларга, каракалпакларга үзебезне бирегә җибәргән бөек Лениннан сәлам тапшырдык. Без ярдәм итәр өчен килгән Төркстан фронтының хәле чыннан да хәтәр иде. Ул бер яктан инглиз интервентларына һәм Каспии арты вакытлы хөкүмәтенә каршы сугышлар алып барса, икенчедән, Җидесу якларында оялап калган генерал Дутов һәм Анненков ак бандалары белән сугышырга тиеш. Моның өстенә, төркмән ханы Жонаид-хан һәм илне эчтән таркатучы басмачылар белән Хива һәм Ферганә якларында көрәш алып барырга мәжбүр. Болары фронтның реаль оператив юнәлешләре Ләкин барлык контрреволюцион көчләрне үзенә туплаган Бо.хара әмире дә дөньяда әле. Ул, бүген булмаса иртәгә, Советлар Төркстанының аркасына пычак кадаячак. Татар бригадасын Ферганә үзәнлегенә басмачыларга каршы көрәш кә җибәрделәр. «Басмачы» дип аталган атлы һәм кораллы бу кешеләр үзләренең вәхшилекләре белән җирле халыкның үзәгенә үткәннәр иде инде. Алар «Коканд автономиясе» вакытында оешканнар. Бу буржуаз хөкүмәт озак яшәмәгән, ләкин ислам флагы астына барлык контррево люнион көчләрне, барлык бандит һәм каракларны җыеп өлгергән. Шун нан бирле бик күпләп басмачы отрядлары Ферганә үзәнлегендә мыж кайный. Алар авылларның, кечерәк шәһәрләрнең хуҗасы булып кыйла налар. Халыкны талыйлар, суялар, кызларны, яшь хатыннарны урлап алып китәләр, көчлиләр, мәсхәрә итәләр. Болар арасында җидешәр мең кораллы жайдагы булган Мадаминбек кебек отрядлар бар. Корал — инглизнеке. Аларга Бохара әмире, Әфганстан, рус патшасының төрле контрреволюцион калдык көчләре ярдәм итә. Соңыннан Төркнядән Әнвәр паша килеп аларга булышлык итәм дип, үзенең әҗәлен юкка гына үзбәк җирләрендә тапмады бит. Юкка гына башкорт милләтчесе Зәки Вәлнди, басмачыларга кушылып, шул бандитлар дустына әве релмәде бит». Альфред бригаданың Әндижан каласына килеп төшүе, анда башланган политик һәм хәрби көрәш турында укып китте. Бригада коман- дованиесенең басмачыларны безнен якка аударыр өчен алып барган сөйләшүләре, басмачылар урнашкан жиргә барып йөрүләре тасвирланды. — Туктыйсыңмы син бер. юкмы? — диде Луиза, ниһаять. — Бер генә деталь, нәни генә, бик кызык ул.— диде Альфред, бик үтенеп. Ул бу юлы Холхужа исемле басмачылар атаманы һәм анын жәллады турында укый башлады. Палач чыннан да үзенең кешелек сыйфатларын бөтенләй югалткан ерткыч икән. Ул әле күптән түгел генә 80 әсирне суйган. Кеше чалу анын өчен хәзер көндәлек ихтыяжга әверелгән. Ул һәр суелган кешенең колагын кисеп путасына кыстыра торган булган. — Бәлкем, чыннан да шушы турыда тукталырсың.— диде Әхмәдиев, көлемсерәп.— Әллә ниткән куркыныч нәрсәләр чыга башлады. Төшеңә керсә, юләр! Альфред тирән итеп көрсенде дә бригада командирының истәлекләрен читкә куйды. Аныңча, бу истәлекләр белән кызыксынмау мөмкин эш түгел иде. — Менә.—дип куйды ул,—якташларыңның шундый героик юлла рын өйрәнми ничек түзеп торырсың! — Кызык юл узганнар Ярый. ярый. Башларыннан күпне кичергәннәр. берни әйтер хәлең юк,— диде Халит. — Үкенечкә каршы, бу истәлекләрнең авторы исән түгел. Әгәр ул исән булса, мин аның янына бармый калмас идем.— диде Альфред. — Әгәр без рөхсәт итсәк,— диде Халит, елмая төшеп. Әлбәттә. Альфред ял вакытында аннан рөхсәт сорап тормас иде. Ләкин шулай да кызыксынды. — Рөхсәт итмәс идеңме^ Халит абый? Кайбер нәрсәләр белән таныштың бит инде. Моннан соңгылары әле тагы да гажәбрәк. Татар бригадасының беренче полкы Бохараны штурмлауда бик актив катна- ше. Ул полк беренче булып крепость эченә керә. Андагы вакыйгалар — үзе бер роман. Ә шулай да син минем бу эшемә ничектер ирония белән карыйсын. Рөхсәт итмәс идеңме? Халит, киеренкелекне йомшарту өчен, чәен бер чөмерде дә мин биг шаяртып кына дигәндәй, артык тавышланмыйча гына көлеп куйды Ул, Луизага гына карап, авыл тирәсендәге соңгы хәбәрләрне сөйли башлады. Ниһаять, ул тынды, чынаягын каплап куйды. — Ярар, бик шәп булды. Рәхмәт,—диде, кузгала башлап,—Мин сезгә болай гына, ял көне итеп кенә кергән идем. Ул. пальтосын һәм кепкасын киеп алгач, сүзара гына әйткәндәй. Альфредка мөрәҗәгать итте. — Син. Альфред Яхич. ял көне булса да. бүген кичке алтыларда мәктәпкә килеп чык әле. бераз сөйләшеп утырасы бар иде.— Ул ирония аша елмаеп:— Төп эш турында,— дип өстәде. Директор Альфредның жавабын көтеп тормады, ишеккә таба атлады. Кунак артыннан ишек бикләп кергәч. Луиза үпкәләгәндәй, аскы иренен бүлтәйтеп, күзләрен чекерәйтте. — Менә мә, без синең белән клубка кино карарга бардык инде- болай булгач! XV Яшьләр ял көненең кичке өлеше бозылуга кайгырышкан минутларда Хәбибрахман абзый үзе дә хәзер эчтәлеген оныта башлаган күптәнге кулъязмаларының соңгы битен укып утыра иде. Аңарда тыелгысыз булып кинәт бер теләк туды. Ул да булса — хәзер үк әлеге теге отставной янына барып, кулдагы материалларны болгый-болгын нотык сөйләү. алдакчыны оялту. Кулъязмаларның күпчелеге истәлекләрдән тора иде. Хәбибрахманның хатларына каршы килгән җавап хатлар иде болар. ♦ Әлеге Хәмзә турында әйбәт, җылы берәр сүз шул арда язылган бул- з сынчы! Хатка имза куйган кешеләр Хәмзә Бакировның батырлыклары § турында язарга барысы да «онытканнар». Ул кешенең ялганчы икәнле- 7 ге. башкалар эшләгән батырлыкны үзләштерергә теләве көн кебек ачык. < Хәбибрахман хәзер, Хәмзә янына барып, барысы турында да әйтергә = тиеш. Бу эшнең ләззәтен тоеп, рәхәт минутлар кичерә башлады инде ул | Хәбибрахман Хәмзәнең адресын кичә үк белде. Күптәнге Казан кешесе икән ул Бакиров. Үзе бик ерак та тормый икән. Хәбибрахман урыныннан торды да кабаланып кәгазьләрен портфельх гә тутыра башлады. Менә ул эшен бетерде, өстенә вельвет пиджәген ф киеп алды. Стенадагы көзгегә карап бермәл, әллә галстук та тагыйм- х мы. дип уйланды. Ләкин кирәкмәс, артык кыланчыклык булыр дигән = фикергә килде. Портфелен кочаклап тоткан хәлдә олы бүлмәгә чыкты. Кадрия пианино уйнап утыра иде. ь — Кызым! «Кызым» диюгә, диванда уенчыклары белән мәш килеп уйнап утыр- ган нәни Ләйлә дә башын күтәрде. Ләкин аның әйбәт, үзен һәрвакыт ң иркәли торган бабакае бу юлы ничектер артык эшлекле бер кыяфәттә = иде, аны санга сукмады. < — Кызым, мин бер җиргә барып кайтам.— диде Хәбибрахман. Кадрия, кинәт пианино клавишаларыннан кулларын алып, йөзен чытты. — И-и, әти җаным, харап иттең инде алайса! Мин бит театрга билет алган идем. Без үзебезнең сотрудниклар белән бергә культпоход оештырабыз. Мин сина аны кичә үк әйткән идем бит. Чыннан да. ул Хәбибрахманга кичә әйткән иде шул. Кара инде син аны, онытып җибәргән ләбаса! — Бәлки мин Ләйләне үзем белән алып китәрмен,—диде карт, югала төшеп. — Син озаккамы соң? Шулкадәр кичектерергә бер дә ярамый торган эшмени? — һич кичектерергә ярамый, кызым, һич ярамый! Кадрия, теләмичә генә, пианино яныннан торды да Ләйләне киендерергә тотынды. Нәни кыз. әлбәттә, мондый эшкә бик шат иде. Бабасына ул тәмам ияләшеп беткән һәм. Хәбибрахман кая гына бармасын. Ләйләгә аның белән күңелле булачак. Тиздән алар икәүләшеп өйдәй чыгып киттеләр. Ләйлә өзлексез тәкелди, һәрбер яңалык турында төпченеп сораша, ул ара да булмый, балалар бакчасында булган берәр кызыклы хәлне бабасына сөйли башлый. Хәлбуки Хәбибрахманның йөзе җитди, ул озакламый булачак авыр, күңелсез очрашу турында гына уйлана, борчыла һәм шул ук вакытта җиңү ләззәтен алдан ук тоеп эчтән генә юана да иде. Алар троллейбуска алдан гына кереп урнаштылар. Ләйлә: «Үзем үзем!» — дип. бабасы биргән акчаны тимер савытка төшереп билет алып килде. Тәкелдек кызчык иярткән пөхтә киемле, эшләпәле картны хәзерге минутта сугышчан бер рухтадыр дип берәү дә уйламас иде. Ләкин Хәбибрахман шундый гайрәтле иде хәзер. Ул. зур җанжал кузгатырга кирәк икән, суд каршына басып ялкынлы речь сөйләргә кирәк икән, анысына да әзер иде бу минутта Алар ике тукталыш арасын узгач төштеләр һәм күп тә бармадылар, дүрт катлы өй арасында кирәкле квартира номерын эзләп йөри башладылар. Менә ул! Хәбибрахман бераз авыр сулап торганнан соң каты итеп звонок төймәсен басты. Көттерәләр каһәрләр. Әллә сизенәләр инде!? Ниһаять, Хәмзә үзе ишек ачарга чыкты. Ул буй-буй зәңгәр ефәк пижамадан, киез башмаклардан иде. Урта буйлы булса да, юанлыгы аркасында буе кыска күренә, такыр башлы, түгәрәк йөзле. Аның күзлек пыялалары аша күренгән кап-кара күзләре башта аңгармыйча, аннары аптырый төшеп, Хәбибрахманга текәлделәр. Тик бу хәл озак дәвам итмәде, Хәмзә кордашының нинди эш белән килгәнлеген сизенде булса кирәк, иркен елмаеп, ишекне төбенә кадәр ачып жибәрде. — Рәхим итәсез! Хәбибрахман тамак кырып коры гына исәнләште дә эчкә кереп, кызчыгын аяк араларына кыскан килеш: — Мин сезгә сөйләшеп утыру өчен килдем,— диде. — Рәхим итегез. Без кунакка һәрвакыт шат. Хәмзә, кунакчыллык йөзеннән, чишенгәндә кунакларга ярдәм күрсәтә башлады. Ләйләгә үзләрен болай җылы каршы алу бик ошый иде. Ул бабасының һаман салкын һәм үтә эшлекле бер кыяфәттә калуына гына бераз сәерсенгәндәй булды. Идәненә хәтфә келәмнәр түшәлгән зур бүлмәне узып, тагы да эчтәрәгенә керделәр. Анда да шундый ук кыйммәтле жиһаз — дербия иде. Ләкин бу бүлмәнең ял өчен генә түгел икәне күренеп тора, чөнки кызыл агачтан ясалган әйбәт язу өстәле өстендә кәгазь кыстырылган язу машинкасы да үзенең клавишаларын ялтыратып утыра иде. Хужа аны тиз генә өстәлдән алды да тагы бер тапкыр: «Рәхим итәсез»,— дип, Хәбибрахманга култыксалы йомшак кәнәфи тәкъдим итте. Хәбибрахман башта өстәлгә үзенең дәү сары портфелен салып куйды. Бу — аңа көч-куәт биргәндәй иде. Аннан ул кәнәфигә утырып тезенә кызчыгын алды да сугышчан бер кыяфәттә хужага күз атты. Хәмзә дә утырды. Ул өсгәлнен ян ягына урнашкан иде. Сорау белән, мин ни әйтсәң дә әзер дигәндәй, кунагына карады. — Менә нәрсә, иптәш Бакиров,—диде Хәбибрахман ничектер кинәт карлыгып киткән тавыш белән.— Гаделлек дөньяда җиңми калмый бит ул. Мин дә теге вакытта хаксызга гаепләнеп озатылган җиремнән күптән кайттым инде. Хәмзә сагая төште. — Я, моның белән нәрсә әйтмәкче буласыз? Мин сезнең тел төбегезне аңламыйм. , — Тел төбем менә нәрсәне аңлата, иптәш Бакиров,— диде Хәбибрахман,— сез дөреслекнең бер җиңми калмаячагына ышанмыйча яшисез булса кирәк. Менә бу сезне башаягыгыз белән юкка чыгара да ташлый. — Сез, зинһар, ачыграк әйтегез әле,—диде Хәмзә,— мин андый шарадалар белән сөйләшергә яратмыйм. Вәхаләнки сез ачыктан-ачык, карт большевикларча сөйләп бирегез. Әгәр нинди дә булса берәр хата киткән икән, мин төзәтермен. Әгәр сез нидер аңламыйсыз икән, шулай ук мин сезгә аны аңлатырга тырышырмын. Без сезнең белән уртак тел тапмый калмабыз дип уйлыйм. Без бит бер полкта хезмәт иткән. Совет власте өчен бергә кан койган кешеләр, без бер платформада көрәш алып баручылар. Без, минемчә, аңлашмый калмабыз. Туп-туры әйтегез. Сез минем квартирама ниндидер претензияләр, дәгъвалар белән килдегезме? Тик, зинһар, гадирәк итеп әйтегез. Югары материяләр турындагы сафсатаны яратмыйм. Мин солдат. Хәбибрахманның ачуы йөрәгенә капты, бугазы киселгәндәй булды. Бик шома, оста иде бу Хәмзә атлы кеше, аны, мөгаен, мондый сөйләшүләр белән генә акылга китереп булырдай түгел иде. Тик шулай да Хәбибрахман, хис ялкынына артык бирелмәскә тырышып, сүзен дәвам иттерде. — Әйе, мин сүземне шул ук рухта дәвам иттерәчәкмен Безнең вакытлыча булмый торудан файдаланып, сез безнең хезмәтебезне, көрәшебезнең абруен үзләштергәнсез... Күрәсезме сез шушы портфельне? ♦ Анда документлар һәм төрле истәлекләр. Мин теләсәм кайсы минутта 3 сезне шулар ярдәмендә фаш итә алам! Хәбибрахман портфельгә таба үрелде. Әйтерсең лә, ул хәзер үк “ шуны ача да ялганчының көлен күккә очыра башлый. Дөреслектә, әл- < бәттә, портфельдәге истәлекләр арасында Хәмзәне турыдан-туры фаш = итәрлек бернәрсә дә юк иде. Ләкин шулай килеп чыкты ки, Хәбнбрах- < манның артык тәвәккәллеге һәм кискенлеге Хәмзәгә ике төрле уйларга урын калдырмады. ' л — Сабыр итегез, шашмагыз,—диде ул, агарына төшеп.—Мин сезгә х барысын да аңлатам. Ләкин сабыр итегез. Ф Ул, еш-еш сулап, калтыранган кулларын яшерергә тырыша иде. Хәбибрахманның да киеренкелеге соңгы ноктага җитте, йөрәген нидер = кысып авырттыра башлады, йөзендә исә кан әсәре калмагандай булды. « Ул портфельгә сузылган кулларын кире алды, көтелмәгән шау-шуга £ аптырап, куркынып янтыгына сыенган Ләйләне кочаклады. — Туктагыз, зинһар, сабыр итегез,— диде Хәмзә, ни өчендер маң- * гаен уып. Күрәсең, аның башы бик каты авырта башлаган иде,— е- Әйдәгез әле, без теге олы якка чыгып иркенләбрәк утырыйк,— диде ул s кинәт.— Мин сезгә барысын да сөйләячәкмен.— Ул урыныннан торды < һәм, «хәзер» дип, урта ишекне ачык калдырган килеш, күрше бүлмәгә чыкты. Бакировның серванттан ниләр алуын, аларны өстәлгә куеп табын әзерләвең Хәбибрахман каршыдагы көзгедән күреп утырды. Ул хәтта Хәмзәнең шешәдән вино агызып тиз генә эчеп җибәрүен дә абайлады. — Әйдәгез әле, менә шушы якка чыгыгыз әле. Без сезнең белән иркенләп сөйләшик. Сез барысын да аңларсыз. Сез, минемчә, аңла- мастай кеше түгел,— диде Хәмзә. Хәбибрахман кызчыгын ияртеп алгы бүлмәгә чыкты. Өстәлгә кыйммәтле вино, тәмле салкын закускалар һәм ваза белән сап-сары эре алмалар куелган иде. — Утырыгыз әле,— диде Хәмзә, артык кайгыртучанлык күрсәтеп.— Ә бу матур кызчыкны менә шушында утыртыгыз. Өндә беркем дә юк. Пенсионерның хәлен беләсез Хәбибрахман эченнән «Ялагайланма, тик син мине барыбер кире якка аудара алмассың»,— дип уйланды — Сез мине аракы белән сыйларга җыенасыз, ахры, анысы кирәкми, мин эчмим,— диде ул, утырып. — Юк, без сезнең белән аракы эчмәбез. Бу бик әйбәт вино. Кавказда минем олы улым тора. Шуның күчтәнәче. — Барыбер. Вино да ярамын,— диде Хәбибрахман. — Утырыгыз әле, һич булмаса, кызыгызга әнә конфетын, алмасын бирегез Ул, Хәбибрахманның хәрәкәтсез тик утыруын, баядан бирле кызыгып өстәлне күзәткән оныгына игътибарсыз булуын күреп. Ләйләгә ин матур алманы үзе алып бирде. Хәбибрахман нидер әйтергә теләп йотлыгып куйды, мәгәр дәшмәде, сорау белән Хәмзәгә текәлде. — Әгәр инде сүзне турыдан-туры алып барабыз икән,— диде Хәмзә,—сез бездән минем дус булып китәчәксез. Мин моңа ышанам. ’ _ Ни өчен? Ялганлый белгәнегез өченме? — Сабыр итегез. Сез мине тыңлагыз башта Менә болай. Вәхаләнки, мин бу эшне иң изге теләкләрдән чыгып эшләдем Хәбибрахман ачы елмаеп башын боргалады. — Әйе, әйе. Сез аңларга тиеш,— диде Хәмзә.— Мин үзем дә татар бригадасында булган кеше... — Ничәнче полкта? — Беренче полкта. Аның турында, минем беренче полкта булганлыгымны сез 1949 нчы елның маенда басылып чыккан истәлекләр җыентыгыннан укып белә аласыз. — Ә ни өчен соң сез 1920 нче елның башында Ошка барып эләктегез? Сез бит үзегезнең теге журналдагы өченче истәлегегездә Беренче полк белән китүегез турында язгансыз. Хәмзә, бу бик гади нәрсә бит дигәндәй, җилкәләрен генә җыерып куйды. — Булса ни,— диде ул.— Мин беренче полкта хезмәт итә идем, Казалинскида тиф белән авырып егылдым. Менә шул. Минем полкым китте. Мин икенче полкка эләктем. Мин анда ялгызым гына түгел идем. Ул чак авырып шулай полкын алыштырырга мәҗбүр булган кеше аз булмады. Хәтеремдә, минем белән безнең ротада Шәфигуллин Хәлим бар иде, аннан тагы Шәймәрдәнов. Алар да шулай икенче полкка эләктеләр. Хәбибрахманның башында нидер яктырып киткәндәй булды. — Туктагыз әле, кем иде әле ул Шәймәрдәнов? *— Ул безнең беренче полкта теге Урал елгасын кичкәндә бик зур батырлыклар күрсәткән егет иде. Без аның белән соңыннан дуслашып киттек. Әгәр исегездә булса, ул шул Урал суын кичкәндә минем беләи бергә беренче булып аргы якка чыкты. Без аның белән әллә ничә казакның башына җиттек. Яраланса да мылтыгын кулыннан төшермәде. — Аның беренче булып кичкәнен хәтерләдем. Тик сезнең бу эшкә бернинди дә катнашыгыз юк. Сез ичмаса миңа алдап сөйләмәгез инде. Хәбибрахман ап-ак кашларын җыерып хуҗага текәлде. Хәмзә исә шартлатып шешәдән бөкене чыгарды да каударланып рюмкаларга чия суыдай кызыл вино сала башлады. — Яхшы,— диде ул, эшен башкаргач.— Алайса дөресен әйтим. Мин Урал суын беренче булып кичмәдем.— Ул сынаулы караш белән Хәбибрахманны күзәтте.— Бәлки, сез, ни өчен сон син башкалар эшләгән каһарманлыкларны үзләштердең, дип сорарсыз? Хәбибрахман, аны-моны уйламастан, рюмканы алып үз алдына куйды. •— Тик «үзләштердең» түгел. Ни өчен сез шундый җинаятьле юлга бастыгыз? — Мин моны әз генә дә алай дип уйламыйм.— Хәмзә нидер әйтергә ымсынып тамак төере хәрәкәтләнә башлаган Хәбибрахманны тагы туктатты. — Сабыр итегез, тыңлагыз башта. Сез беләсезме, безнең бригаданың алты мең километрлык данлыклы юлы сезгә генә түгел, минем өчен дә бик кадерле истәлек икәнен. Ул халыкның горурланып сөйләрлек бер тарихи сәхифәсе. Исегездәдер, безне Ленин үзе җибәрде, дия торган идек без Урта Азия халыкларына, вәхаләнки ул шулай булды да. Безне Ленин үзе җибәрде. Без Урта Азия халыкларына булдыра алган ярдәмнең барысын да эшләдек. — Безнең ул интернациональ бурычыбыз иде. — Бурычыбыз иде. Без аны шәп үтәдек. Инде хәзер уйлап карагыз. Безнең тарих, безнең юл язылмаган килеш калды. Без, шул тарихны үз куллары белән ясаучылар, берәм-берәм юк була барабыз бит Хәзер инде мин якыннан белгән бер генә кеше дә калмады диярлек. Берәве шәхес культы шаукымына эләкте, икенчесе авырып үлеп китте. Инде ул да булмады, сугышлар чоры, авыр, газаплы сугышлар чоры, социализмның фашизм белән якалашу чоры башланды Вәхаләнки анда безнен полкташ иптәшләр генә түгел, аларның балалары да күп кырылды. Инде шуннан соң мин ялгыз үзем торып калдым, һәрхәлдә, миңа шулай тоелды. Ләкин минем күптәнге теләгем һаман үзгәрмәде. Мин гражданнар сугышында күргәннәребезне яшьләргә язып калдыру теләге белән элеккечә һаман яндым. Ничек кенә булмасын, аның турында ♦ язып та, сөйләп тә халыкка житкерү хакында бик күп уйландым. Ул бит з безнең бурыч, без эшләмәсәк, аны кем эшләргә тиеш!? — Ләкин шулай да тарих дөрес булса гына тарих ул. Тарих дөрес- ~ леккә туры килмәсә, ул тарих була алмый! < — Бәлки ул сезнең карашыгыздыр. Вәхаләнки тарих ул агым су 5 кебек тоташ бер хәрәкәт. Мәсьәлә шул агымның юнәлешен билгеләүдә, | — Гаҗәп икән! £ — Әйе. әйе, зинһар, аптырамагыз, әгәр бераз уйлансагыз, сез бары 5 сын да аңларсыз. Менә мин дә бик күп баш ваттым, һәм шундый бер х фикергә килдем. Ахыр чиктә батырлыкның кем тарафыннан ясалуы < әһәмиятлемени? Эш бит ахыр чиктә батырлык ясау фактында. Вәха- х ләнки безнең егетләрнең батырлыгын мин үз күзләрем белән күреп = тордым. Алар турында, әйтик, хәзер бернинди ачык язмалар юк. ди. “ Әйтик, шул җөмләдән сез дә күренмичә, югалып калгансыз, ди. Ниш- а. ләргә кирәк иде миңа? Я, әйтегез. Юк, бездә бернинди дә батырлыклар, фидакарьлекләр булмады, дип язаргамыни? Мин. беләсегез килсә, ч барлык җаваплылыкны үз өстемә алып, фактны әз генә дә үзгәртмичә, ч безнең егетләрнең каһарманлыкларын яшь буынга сөйләп бирдем. “ Аңлагыз, ул минем үземне күрсәтү өчен кирәкми иде. Ул менә < гражданнар сугышындагы батырларны күрсәтү өчен кирәк иде. Хәмзә ихлас күңелдән сөйли иде, ахры. Ул, гасабнланып, алдындагы виноны эчеп җибәрде һәм иелә төшеп сүзен дәвам иттерде. — Ярый, сез кайттыгыз. Ә кайтмаган булсагыз? Кемнең моңа күзе җитте? Я, әйтегез! — Мин бәлки кайтуыма өмет өзгән булганмындыр. Ләкин кайчан булса да дөреслекнең җиңәчәгенә минем һәрвакыт күзем җитте. — һем... сез мәсьәләне алай куярга телисез икән. Мин монысына да җавап бирим. Сез Бөек Ватан сугышында катнашмадыгыз, андагы хәлләрне белмисез. Вәхаләнки эш болай тора. Сугышта хәлләр башта бик начар булды. Без кыл өстендә генә калдык. Барысы да картага куелды. Барлык материаль байлык, барлык рухи баплык. Рухи байлыкның ин мөһимнәренең берсе ул безнең тәҗрибә, ул безнең баштан кичкән тарих иде. Фронттагы солдатны рухландыру өчен без үзебезнең узган тероик юлыбызны хәтерләргә, шундагы мисалларга таянырга тиеш идек. Алай академизмга бирелеп, абстракт рәвештә гадел, я гаделсез дип баш ватарга безнең мөмкинлек юк иде. Әйткәнемчә, безнең язмышыбыз, миллион корбаннар аша яулап алынган казанышларыбыз кыл өстендә иде. Хәмзә, сүзен шунда бүлеп, тагы үзенең рюмкасына вино салды. Ул үзен һич бернинди хәрәкәтсез тыңлап утырган Хәбибрахманның да рюмкасына бер күз атты. Ләкин кыстауны кирәк тапмады. — Менә шундый ситуация иде ул елларны. Вәхаләнки минем дә үз тәҗрибәбездән файдаланасым килде Бүгенгесе белән генә түгел, ә менә кичәгесе белән дә дошманны кыйныйсым кнлде. Минем үзебезнең яшьләребезгә, без дә төшеп калган кешеләр түгел, безнең дә революция һәм ил каршында ниндидер хезмәтләребез бар, дип әйтәсем килде, һәм мин җаваплылыкны үз өстемә алдым. Ахыр чиктә үзегез уйлап карагыз. Минем мәкаләмдә әйтелгәннәр барысы да эшләнгән эшләр бит. Анда бернинди уйдырма юк. Мнн үз исемем аша аларга бары гражданлык хокукы бирергә генә теләдем. — Сезнең сүзләрдән мнн шуны аңладым: сез начар ысул белән яхшы эш эшләргә теләгәнсез. •— Шулай аңлый бирегез Эш ахыр чиктә ысулда түгел, ә максатта. — Менә шушы урында без синең белән, иптәш Бакиров, аерылышабыз да инде, күрәсең. Без кешеләрчә, яшен яшәгән, ашын ашаган, акылы да озак гомер сөрү аркасында чарлана төшкән житди кешеләрчә сөйләшик. Сезнең менә халык алдында миңа сөйләгәннәрне ачыктан-ачык кабатларга батырлыгыгыз җитәме хәзер? Хәмзә әрнеп елмайды да тагы шешәсенә тотынды •— Минем сизенүемчә, сез үзегезне граф Монтекристо итеп тоясыз. Вәхаләнки... — Юк, мин беркемгә дә ияреп эш итмим. Мин бары үземнең намусым кушканны гына башкарам. Әйтегез: халык алдында дөресен әйтеп бирергә көчегез җитәме? Хәмзә рюмкасына тагы вино тутырды да, эчеп, конфетка үрелде. Аның бармаклары калтырый иде. — Сез бу эшнең мөмкин түгеллеген үзегез дә аңлыйсыз,—диде ул.— Мин сезгә иң акыллы, иң шәп, Сөләйман пәйгамбәрнекедәй, бәхәсне җайлы гына итеп чишү юлын өйрәтәм. — Ягез, өйрәтеп багыгыз. — Авыру килеш, вакыт һәм нервы исраф итеп, бәхәс куптарып йөрүләр нигә кирәк сезгә? Моның белән ниндидер абруй, я булмаса ниндидер капитал тупламакчы буласызмы сез? — Мин бик авыру, ихтимал, күп яши дә алмам. Ләкин сез мине ялгыз дип уйламагыз. Минем хәзер яшь ярдәмчем бар. Әйе, әйе, ул яшь, укымышлы! Альфред Хәйретдинов дигән кеше ул. Укытучы, үзе аспирант. Хәмзә, миңа барыбер дигәндәй, ирония белән елмаеп, иңбашларын күтәрде. Хәбибрахман, өстәп, Альфредның университет кешесе булуын да әйтмәкче иде, тик ул уеннан кире кайтты. Йокымсырый башла гаң Ләйлә бабасының кинәт артка чигенүеннән уянып китте һәм көйсезләнеп: — Бабакаем, кайтыйк инде,— диде. Ләкин Хәбибрахманның күзләре ярсудан тоныкланып калган иде, ул оныгының сүзләрен ишетмәде дә. — Намуслырак булырга кирәк иде сезгә, иптәш Бакиров,— диде ул, нәтиҗә ясап. — Намусның биредә бернинди катнашы юк,— диде Хәмзә,— сез мине башта аңларга тырышыгыз әле, мин бик үтенәм. «Ярый, тыңлап карыйк» дигәндәй, Хәбибрахман тагы Бакировка текәлде. •— Әйдәгез, без болай иттерик. Сез хәзер зур жанжал куптарып барысын да исбат иттегез, ди. Сез минем кайчандыр ялганлавымны, үземне Бригада каһарманнарының берсе итеп күрсәткәнлегемне, ә дөреслектә бары шунда катнашкан бер рядовой кеше генә булганлыгымны исбат иттегез, ди. Моннан кемнәр генә отачак соң, сез шуның турында уйлыйсызмы? Мин бит сезгә нинди максатлар белән, ни өчен андый юлга басканлыгымны әйттем. Минем теләкләрем изге икәнлеген аңларлык йөрәк юкмыни сездә? Ул тарих бит әле җансыз әйбер түгел, ул бит ахыр чиктә безнең халкыбызның бер коралы да. Вәхаләнки мии булдыра алганымча, шул коралны сакларга тырышканмын икән, әйдә, кайбер детальләрен аның алыштырырга туры килсә дә, ди, ул бит үзенең корал булуын югалтмады. Менә мин әйтәм, әгәр сез безнең арадагы конфликтны куертып йөрсәгез, ул бары бригада тарихын бетерүгә юнәлгән бер эш кенә булачак. Ул тарихтан бөтен кеше шүрли башлаячак, тарихчылар аңа кул селтәячәкләр. Ә бу килеш безнең узган шанлы юлыбыз үзенә билгеле бер гражданлык ала, ул тора бара Миңа, зинһар, андый сафсата сатмагыз,— диде Хәбибрахман, тәкатьсез калып. • Се3 Шулай да Уганыгыз, ашыкмагыз. Нигә кирәк ул эш ♦ сезгә! Сезгә аның бөтенләй кирәге юк. Нигә кирәкмәгән эш белән з шөгыльләнеп йөрергә!? Хәмзә кинәт урыныннан торды да Хәбибрахманга таба иелеп күк- " рәгенә кулын куйды. £ Менә мин сездән үтенәм, чын күңелдән үтенәм! * Хәбибрахман кызчыгын идәнгә төшерде, аягүрә басты. 2 — Мин андый үтенечне кабул итә алмыйм. Ул Ләйләне җитәкләп коридорга таба атлады •= — Зинһар, уйламый эш итмәгез, зинһар,— диде Хәмзә, аның алдына х чыгып.— Аннан портфелегезне онытмагыз. Кинәт ул, исенә нидер төшергәндәй, бер мизгел тынып яктырып х торды. Аның йөзендә хәтәр эшкә барыр алдыннан туа торган бер х тәвәккәллек чагылды. u — Туктагыз, туктагыз,— диде ул, портфельгә үрелеп.— Әгәр батыр £ икәнсез, күрсәтегез мина... документларыгызны. Сез аларның кайсысы белән мине фаш итмәкче буласыз? < XVI Хәбибрахман абзый Хәмзәләрдән, әлбәттә, дуслык тойгылары төяп кайтмады. Ләкин ул хәзер Бакировка карата ничектер усаллык тойгылары да кичерми иде. Өстәвенә, аңарда ялганчыны фаш итәрлек документ та юк иде бит. Бу хәлне Хәмзә дә аңлады булса кирәк. Картның күңелендә хәзер ниндидер чуалчык тойгы үскәннән үсә бара иде. Сизгер күңеле аңа Бакпровпын хаталы юлга начарлык итү яки карьера өчен басмаганлыгын әйтә. Ләкин шул ук вакытта бу күренеп торган җинаять кебек үк бер нәрсә бит, Хәмзә — хәзер үк үзенең җәзасын алырга тиешле кеше Хәбибрахман юлда да. өйгә кайткач та үзе ишеткән күргәннәрен бәяләргә кереште. Әлбәттә инде тегене фаш итәргә кирәк иде. Бу бәхәссез. Ләкин ничек? Хәбибрахман бер ноктага текәлеп уйга чумды. Ләйлә өстәлдәге уенчыклары белән бабасы янындагы утыргычта тезләнгән килеш, нидер сөйләнә сөйләнә, мәш килеп уйный иде. Аңа бабасының шундый җитдиләнүе, моңарчы бары үзе белән генә мавыккан, нәни кызчыгын бик яраткан бабакаеның игътибарсыз булып китүе үтә сәер тоелды. Нигәдер ул хәзер чит, ят, күңелсез тоела башлады. — Мин хәзер телевизор карыйм,— диде Ләйлә, бармагын авызына кабып. Аның күзләрендә үҗәтлек чагылып китте. Ул утыргычыннан сикереп төште дә телевизор торган якка чыгып чапты. Кызчык телевизор төймәләрен әйләндерә башлагач кына, Хәбибрахман уйларыннан айнып китте. Бу шаян иркә бер тапкчр шулай телевизорны яндырган иде инде. Карт ш\ны хәтерләде һәм авырткан буыннарын сыкратып урыныннан кубарга мәҗбүр булды. Ул бераздан Ләйләне итәгенә утыртып кочаклаган килеш уйлана башлады Аңа авыр иде Аңа хәзер кем белән булса да сөйләшергә, киңәшергә кирәк иде. Үзеннән-үзе аның хәтеренә мәрхүмә хатыны килде. Алар бит бер-бер- сен бик аңлыйлар иде. Ул хатын гына түгел, сердәш тә, киңәшче дә иде. Ләкин ялгыз калган елларында сырхаулаган һәм үлеп тә киткән Ә бит иң күркәм, иң матур чагы иде аның. Бергә яшәгәндә бер-берсенең сүзеннән чыкмадылар, аерылышкач, Хәбибрахман һәрвакыт аны үз 17 халкыбызның зур хәзинәсенә, үткәндәге мактаулы бер сәхифәсенә әйләнәчәк. * янында итеп тойды. Лның җылы сулышын, ягымлы карашын һаман тоеп яшәде. Менә хәзер ул янында булсын иде! Нишләргә икән? Бакиров бит аларның иц мактаулы хезмәтен, җан аямыйча ясаган каһарманлыкларын урлаган һәм шуны үзенчә аклый да әле. Ә бит Хәбибрахманнан, син үз гомерендә нинди яхшы эш башкара алдын сон, дип сораганда, ул иң элек әнә шул, илдә яна тормыш таңы аткан чакларны хәтерли. Ул беркайчан да үзенең аяусыз булуы, батырлыклары белән мактанмады. Ә бәлки әле бу начардыр да’ Тәгаен, ул чат саен үзенең каһарманлыкларын искә алып сөйли торган булса, Хәмзә кебекләргә соңыннан авыррак булыр иде. Хәбибрахман портфеленнән бер кулъязма чыгарды. Бу истәлек иде. Ул аны сөргеннән кайткач язды. Ул аны журналга да биреп карады. Ләкин, кызганычка каршы, мондый мәсьәләләр буенча консультант дәрәҗәсенә ирешеп, ышаныч казанган Хәмзә аны юкка чыгарды. Карт, күзлеген киеп, кулъязманы алдына ачып салды. «Ак Булактан безнен полк Ташкент аша Яна Бохарага китте. Яссы түбәле балчык өйләр яшеч каргалар, кавын исе аңкып торган һава. Без билгеләнгән урынга егерменче елның тугызынчы июнендә барып җиттек. Ә август аеның соңгы атналарында Бохара хезмәт ияләре баш күтәрде. Без аларга ярдәмгә барабыз. Әмирнен гаскәрләре һәр җирдә безгә каршылык күрсәтә. Алар юл өстендәге һәрбер кышлактан аталар, һәрбер гарнизонны кан коеп алмыйча торып алга хәрәкәт итү мөмкинлеге юк. Ә һава чәчләр көярлек кызу. Җир кызган таба кебек. Авызлар кибә, хәлләр бетә. Су юк. Дошман су юлларын җимергән. Бөтен тирә- юньдә ком чүле. Ком дулкыннары арасында зәгыйфь саксаул куаклары. Ком күзләрне чагылдыра, атлаган саен ишелә, шыгырдый. Ком авызга, күзләргә керә, теш арасында шытырдый. Егетләргә алга бару бик читен. Ләкин алар сынатмыйлар. Чөнки халых, юлыбызда очраган, әмир тарафыннан, басмачылар тарафыннан күп җәбер күргән гади халык, безне сагынып көткән, алар безне кадерле кунак итеп каршы алалар. Пәрәнҗә битлекләре аша безгә яшь матур күзләр өмет белән текәлгән. Без гасырлар буе ир һәм шәригать тарафыннан җәберләнгән хатын-кызга ирек алып киләбез. Кулларыннан китмән төшмичә, гомер буена тир түгеп газап чиккән диһканнар безне үзләрен азат итүче итеп каршылыйлар. Аларнын ярдәме, өметләре, ышанычлары безне дәртләндерә. Идел буйларыннан килгән татар егетләре сынатмыйлар, алар утлар аша. үлем аша. чиксез зур авырлыклар аша алга, үзенең пәрәвез җепләрен үрмәкүч оясыдай төрле якка тараткан, халкын урта гасыр коллыгында тотучы Бохара әмирлегенә каршы баралар. Менә без канлы сугыштан соң Бохара янындагы тимер юл станциясен алабыз. Алдыбызда Бохара шәһәренең коймасы. Ул сигез метр биеклектә, сигез метр калынлыкта итеп, балчыктан ясалган. Аның теге ягында Бохара. Анда хисапсыз күп мәчет манаралары күренә. Без төнне Бохара янында уздырабыз, удар армиянең башка частьлары да килеп җиткән икән инде. Әнә, бронепоезд да килде. Иртәгә һөҗүм. Шомлы төн. Еракта-еракта шакаллар улаганы ишетелә. Әйтерсең лә, өзми-куймый балалар елаша. Алар мәет исе тоеп, шуны ашап туену шатлыгыннан улыйлар, ахры. Ә күк йөзе кап-кара. Әйтерсең лә, кара хәтфә каплагыч япканнар аңа. йолдызлар артык якты, артык чекери. Алар асманга тагылган бриллиантлар кебек. Иске Бохараны икенче сентябрь көнне штурмларга приказ булды. Беренче эшелонның удар группасында һөҗүм итүче безнең полкка Каршы капкасы аша шәһәргә керергә боерылды Иртәнге тугызда мин үземнең взводым белән беренче буларак Иске Бохара урамнарына барып кердем. Урам сугышлары алып барабыз. Фанатик бирелгәнлек белән, сугышта корбан булудан курыкмыйча, әмир гаскәрләре һәрбер өй, һәрбер йорт саен сугышалар. Баштарак без аларны бу дәрәҗәдә үк хәйләкәр, кара эчле дип уйламаган идек. Алар безнен мөселман булуы- быздаи файдаланалар. Байтак дуслар тозакка төште инде. Онытасым юк, без унлап кеше мәчеткә барып кердек. Күңелебездә шик, ләкин һич аны-моны сизеп булмый. Аксакаллар намаз укый. Без ишек янын да карап торабыз, картлар бик бирелеп гыйбадәт кылалар. Михрабтагы ♦ м\лланың да бездә эше юк. Аның күзләре йомык, ул бары үзенең эшен 3 генә белә. Киттек, егетләр! Ләкин без борылып чыгарга өлгермибез, § арттан ату тавышлары ишетелә. Колак очыннан сызгырып инглиз мыл- “ тыгы пулялары оча. £ Тагы бер вакыйга. Без шул ук көнне шәһәр уртасындагы бер тар = тыкрыкта җеназачыларга юлыгабыз. Кешеләр мәет күмәргә баралар, Алар, шәрык гадәтенчә, мәетне кызу-кызу, йөгерә-йөгерә алып бара- < лар. Менә алар безгә якынлаштылар. Без аңгарып та өлгермибез. < Кинәт төркем туктала да кабыкны жиргә куя. Ул да булмый, мәеткә а куллар сузыла һәм һич уйламаганда алар аннан мылтыклар алып ♦ безгә һөҗүм итәләр. Дошманның провокацияләре, хәйләләре безнең х өчен шактый кыйммәткә төшә. Ләкин без аның тактикасына тиздән = төшенәбез. Нинди генә хәйләләр кылмасын, без инде хәзер үзебезнең < максатыбызга ирешербез. Чөнки Бохарадагы хезмәт халкы, юксыллар, с. кимсетелгәннәр барысы да безнең яклы. Алар безгә төрлечә ярдәм күрсәтәләр. Без баш күтәргән җирле халык белән берлектә уртак дошманны Бохарадан куабыз. Әмир чак кына эләкми, качып котыла, ч Иртәгесен, ягъни өченче сентябрь көнне, Михаил Васильевич Фрунзе * безне, кызыл байрак белән бүләкләнүче полкны, котлады. Менә ул < парад кабул итә. Аның нурлы йөзе, дустанә елмаюы минем күз алдымнан гомер буена китмәс». Хәбибрахман шул җирдә тукталды да урыныннан торды. Кемдер ишек звоногын шалтырата иде. XVII Альфредның урам аркылы чыгыйм дип сул якка борылуы булды — Юк, сез аны белергә тиеш,— диде Латиф,—чөнки анык миндә - хатлары^ саклана. Анда сезнең турыда әйтелә. z — Әйе, мин Ибраһим Касыймовны яхшы беләм,— диде, ниһаять, 2 Хәмзә.— Ул минем якын дустым иде. Вәхаләнки мин сезгә бернинди дә < рәсми белешмә бирә алмыйм. Мин бары хәтердә калганнарын гына = сөйли алам. Сезгә ни өчен кирәк булды ул? Эшегездә берәр... Әйе, < бәлки эш линиясе буенчадыр? Латиф: «Әллә бу сизенәме, әллә бу белә дә үкме?» дип уйланды. 2 Сүз таба алмыйча, йөзен чытып башын түбән иде. х — Була, була. Төрле хәлләр була,— дип куйды Хәмзә.— Нигә соң ф сез мине баштарак күрергә ашкынмадыгыз? Мин бит Казан кешесе. — Юк, аның кирәге һич эшемә бәйләнмәгән,— диде Латиф, соңга-2 рыбрак булса да.— Мин сезгә тагы бер кабат әйтәм, Хәмзә ага, мине и аның язмышы просто әти булганга күрә генә кызыксындыра. Еллар * уза, мин һаман җыенам да җыенам. Әгәр үзең җиң сызганып кереш- мәсәң, беркайчан да аның язмышы ачыкланмаячак. * Хәмзәнең кара күзләре кысылып калды, ул бөтен гәүдәсе белән алга омтылды. = — Әллә аның турында берәр хәбәр ишеттегезме? < — Хәбәр дип, аның үлү хәбәре әллә кайчан мәгълүм инде, тик минем барлык төгәллеген беләсем килә. Хәмзә тынычлана төште: — Мин әллә аның турында берәр уйдырма ишетелдеме дип торам,—дип куйды. Латиф иелгән башын сүзсез генә селкеде. — Мин аның белән Казанда унтугызынчы елның язында, әле безнең Татар бригадасы оешкан чакта >к таныштым,— дип с\з башлады Хәмзә.— Безнең язмышлар бер төсле булгандыр, ахры, без бсрберебез- не күрү белән үк дигәндәй, дуслашып киттек. Хәер, аның бер кызыклы вакыйгасы да булды. Мин авылдан күп кенә итеп азыктөлек алып килгән идем. Ә ул заманны, беләсез инде, ачлыгы да, ялангачлыгы да җитәрлек булды. Вәхаләнки минем өйдә тормыш болай бик әллә ни шәп булмаса да, ярыйсы гына иде. Мин җитәрлек ризык алып килдем. Ипие дә, мае, күкәе дә, дигән шикелле. Әни мәрхүмә, ашарсың әле дип. йомырка салмый торган бер тавыкны да суйдырып пешерде. Анда кагы. балы да әз-мәз бар иде. Шулай, без Казанга килеп төштек. Инде казармага урнашып тора башлавыбыз булды, икенче көнне үк минем капчыкны чәлдерделәр! Минем күршедә генә бер кара тутлы, чабаталы егет ята иде. Карыйм мин моңа, сәндерәсенә менеп ята да бу ашарга керешә. менеп ята да ашарга керешә. Ә кулындагы ипиеннән нәкъ минем ипи исе килә, итеннән дә нәкъ минем ит исе... Тукта, мин әйтәм, шулдыр әле йөзе кара угры. Шуышып бардым да тегенең якасыннан эләктердем. — Син фәлән-фәсмәтән, нигә минем капчыкны урладың, мин әйтәм. Егет усал күзләре белән бер генә акаеп карады миңа, шуннан сәндерәдән үземне атты да бәрде. Мин көчсез егет дип саналмый идем, тик моның алдында бөтенләй зәгыйфь бер нәрсәгә әйләндем. Теге мине кибәк тутырылган капчык урынына гына ыргытты. Синдә, ди, күз урынына ботак тишеге икән. Әнә, синең капчык идәндә аунап ята. ди. Аны теге очтагы җирән егет бушатты. Шуны бел. ди. Билгеле, бу кара чутыр, уенга катнашмаган булса, мин теге җирәнгә барып бәйләнә алмас идем. Тик күрәм, бу үзе көчле, үзе намуслы, андый урлашу, алдашу кебек начар эшләрне күтәрә торган егет түгел. Шулай итеп мин күршем белән дуслашып киттем. Соңыннан мин аның Ибраһим атлы, Касыймов фамилияле егет икәнлеген дә белдем. Менә шулай таныштык без сезнең әтиегез белән. — Шулайдыр, әни мәрхүмә дә аның бик батыр көрәшче булуы, сабан туйларында һәрвакыт батыр калганлыгы турында сөйли иде. Ә теге ризыкларыгызны таптыгызмы сон? — Хәтерем ялгышмаса. ризыкның очына чыгып булмады. Аның байтагын егетләр бүлешеп ашап бетергәннәр иде инде. Дуслашып китүнең тагы бер сәбәбе шул булды, әтиегез, кызганып, үзенең капчыгыннан мина да өлеш чыгаргалады. — Шулай, сөйләүләренә караганда, ул бик юмарт та булган,—диде Латиф, җылынганнан җылына биреп. — Ул бик көчле, бик шәфкатьле, хискә бик тиз бирелүчән бер кеше иде. — Шуннан? Сөйләгез, зинһар, минем өчен аның турындагы барлык сүз кадерле. — Шуннан безне рәткә китереп, хәл кадәренчә өйрәтеп, коралландырып, киендереп, дигәндәй, фронтка озаттылар. Мин шуны әйтергә тиеш, вәхаләнки сезнең әтиегез булмаса. мин харап булачак идем. Без- отделениедән сезнең әтиегез белән икәү генә исән калдык, башка барлык иптәшләрне атлы казаклар шашка белән чабып үтерделәр. Бу сугышта әтиегез зур батырлык күрсәтте, дип әйтә алмыйм. Тик шуны әйтәм. без бөтенебез коелып, тетрәнеп төшкән чакларда да ул, нәрсәгәдер ышанып, үлемнән курыкмый иде. Әтиегезнең булдыклылыгы аркасында мин үлемнән котылдым. Бу вакыт инде мин. аллага ышангандай, бары сезнең әтиегезгә генә ышандым. Ул яшерен дисә, яшерендем. ят дисә, яттым, тор дисә, тордым. Шунардан кыюлыкка, батырлыкка өйрәндем. Хәтеремдә, без ниндидер күлдә камыш арасында аклардан яшеренеп яттык әле. Аннан шулай бик күп газаплар кичергәннән сон. үзебезнең исән калган иптәшләргә барып кушылдык. Безне бригадага иптәш Шәнхетдинов алып кайтты Соңыннан аның үзен полк командиры итеп билгеләделәр. Менә шул. — Шуннан? — Шуннан инде без яңадан Самарада бөтәйдек, безгә корал бирелде, полкны тулыландыру булды. Вәхаләнки коралландыру дигәч тә бүгенге көннәрдәге гаскәрне коралландыру белән чагыштырмагыз, хәтта Ватан сугышы чорын да күз алдыгызга китермәгез. Ул. мин сиңа әйтим, барабыз Самар урамнарын яңгыратып стройда, Галиябануны җырлыйбыз, ә үзебезнең яс-баш көләрлек тә, еларлык та. Менә дәрт бик көчле булган инде’ — Ә әти белән сез һаман дуслар инде? — Әтиегез белән болай. Без анын белән Җаек суын кичкәнче бергә, бер пулемет расчетында булдык. Жаекны кичкәндә ул яраланды. Яраланганнан соң аны бригада лазаретына җибәрделәр. Ә аннан кайткач инде ул минем белән бергә булмады. Мине икенче взводка күчерделәр. Хәмзә, әйтергә микән, юк микән дигәндәй, икеләнеп уйланып торды. Моны Латиф сизенде. •— Барысын да сөйләгез.— диде ул, үтенеп. — Болай алайса. Әтиегезнең ярасы әйтерлек куркыныч түгел иде. Ул лазареттан бик тиз савыгып чыкты. Савыгып чыкты бу шулай. Без сирәк-мирәк кенә күрешкәлибез. Ләкин алай да мин мондагы ниндидер бер үзгәрешне тоям. Егетнең күз карашлары бөтенләй башка. Вәхаләнки көннәрдән бер көнне бу таки мина серен чиште бит. Безнең лазаретта бик чибәр, бик акыллы шәфкать туташлары бар иде. Аларның икесе Слиновалар — Мәрьям белән Гайшә — безнең бөтен бригаданың сөек- лелэре иде инде. Менә шул татар кызлары арасында тагы Татии КотДУС0,апиниНин " Р "° е ӘтИСГ " Не шул ка ’ а " «валагаи 1.LI V Н Пик эш j киңәш итте. |ган. Шун "ләгәнен яна кеше, < Латиф Хәмзәгә рәхмәт әйтеп аның кулын кысты һәм урамга чыкты. UJotpep, кабинасына бикләнгән килеш, бирелеп китап укын иде. «Киттек».—диде Латиф, һәм:— «Управлениегә»,—дип өстәде. Җепшек кар яьа иде. Бөтен тирә-юньне соры, авыр билгесезлек каплаган. Нигә һаман күңелсез әле миңа? дип сорады Латиф, хәер, дип уйланды, артык арылган Юкса бик ачык әйтте бит инде карт. Шофер машинаның алгы пыяласындагы себергечне җибәрде дә стартерга басты. Латифка хәзер кинәт җиңел булып китте. Ахмаклык түгел дшен инде! Шул көннән бирле, оп-олы башы белән, шундый провокациянең корбаны булып йөри ул. Ул күгелҗем кар белән өртелгән урамга һич кызыксынусыз карап куйды һәм үз алдына ачынып елмайды. Бүген үк. бүген үк дип уйланды ул, тиешле оешмасына хәбәр итәргә кирәк, тапсыннар, белсеннәр, нинди кабахәте провокацияли икән аны?! Бәлки дошман эшедер? Ләкин хикмәт шунда, ни өчен мин кирәк булганмын аларга? Латиф уйлап-уйлап очына чыга алмады. Чыннан да, ни өчен Латиф кирәк булган аларга? Юкса аның хезмәт өлкәсе бернинди дә серле урын түгел бит. Ул. ирексездән, узган тормыш юлын айкарга кереште Бәлки чыннан да кайчандыр аларны кызыксындырырлык берәр нәрсә булгандыр? Әйтик анда, аңа кайчандыр берәр сер тапшырылгандыр, яки башкача. Юк, юк. Бер нәрсә дә юк. Ул уку йортын бетереп инженер-механик исемен алды һәм җирле промышленность системасындагы заводларның берсендә тырышып эшли башлады. Ул бераздан үзенёң киләчәгенә карап фикер йөртергә кереште. Бәлки тегеләр киләчәк перспективаны күздә тотып эш итә торганнардыр? Әйе, Латиф министрлыкның иң булдыклы кешеләреннән санала. Ул күптән шуны тоя: аны бүген бул- маса иртәгә, трест управляющие итеп куюлары мөмкин. Ләкин моңа риза булырмы әле Латиф? Латиф, ни дип уйларга да белмәстән, җилкәләрен җыерып куйды. Күрәсең, уйларына артык бирелеп, ул мимикасын беренче тапкыр гына үзгәртми иде. Кузгалып киткәннән бирле Латифны күзәткәләп барган шофер сорамый түзмәде: — Сезне бик борчуга салып чыгардылар, ахры, Латиф Ибра- һимович? Латиф кинәт сискәнеп китте: — Киресенчә,— диде, елмаеп. XVII! Латиф иртәгесен эшне Дәүләт иминлеге комитетына хәбәр итәргә булды. Шуның белән барлык ахмак борчулар эфирдай һавага очып, юкка чыгарга тиеш иде. Бик уйлап хат язарга кирәк иде. Латиф. маңгаена учын куеп, күңеленнән җөмләләр тезә башлады. «Көтелмәгән вакыйга мине сезгә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итә. Мин шушы көннәрдә чит илдән бер хат алдым. Аннан килгән хатның провокация икәнлеге көн кебек ачык. Кемдер миңа әткәм исеменнән хат яза. Кемдер шундый ялган ысуллар кулланып минем белән якын элемтәгә, бәйләнешкә кер- мәкче була. Хәлбуки минем әтием үлгән, моны мин, кирәк булса, шаһитлар ярдәмендә теләсә кайчак исбат итә алам». Ничегрәк булыр шулай язганда? Латиф язылачак сүзләрнең тәэсирен күз алдына китерергә тырышты. Менә анда берәр иптәш укып чыга да Латифка: «Гафу итегез, сез әтиегезнең үлгәнлеген анык беләм дисез инде?» ди. «Әлбәттә, шулай. Ул бик күп еллар элек булган вакыйга. Моны барлык кеше белә. Мәсәлән, минем әнием»... «Туктагыз ЯЛР мэгәя бит аның үлгәнен, аңа бары Кемдер айткән гега кемдер ана менә шушы туганнар каберендә ята дигән... ’ д р н * Латнф урыныннан торды да әрле-бирле йеренә башлады Ачык з форточкадан кергән һава агымы түшәмнән идәнгәчә төшкән ак ефәк 1 тәрәзә пәрдәсен «иңелче «илбердәтә иде. Латнф. тәрәзә аша урамны2 бераз күзәткәннән соң, үз алдына көлеп куйды. < — Җүләр мин,—диде ул,— Кеше әйтеп тора. Ә мин фәлсәфә сатам = Ул шул ук көнне хатны, узеннән кыска гына аңлатма өстәп, тиешле -3 оешмага тапшырды. * Өч-дүрт көннән соң авыр кичерешләр апгта калды. Барысы да 5 диярлек онытылды. Греет башлыгының урынбасары Латиф Ибраһимов х нәкъ элекке халәтенә кайтгы. ф X!X Звонок булырга тиеш иде инде, ләкин ни өчендер Фәйрүзә апаның * кыңгырау чыңы ишетелми әле. Альфред укытучылар бүлмәсендә утыра, Ул китан-дәфтәрләрен тәртипләп өеп куйды да, йодрыкларын чигәсенә * терәп, звонокны көтә башлады. Каршысында утырган карт укытучы < хатын үзе җитәкли торган классның журнал битләрен тикшереп, әле- дән-әле ачынып башын чайкый иде. Ул. нидер әйтергә теләп. Альфред- ка карады, ләкин өлгерә алмады, ишек төбендә үк Фәйрүзә апаның кыңгыравы чылтырый башлады. Ансыз да гөрләп торган коридорда тавыш тагы да көчәйде. Бермәл колаклар тонып калды. Бер минуттан сон бөтен тирә-юнь тынлыкка чумды. Альфред та, башка укытучылар да классларга керү өчен кулларына укыту әсбаплары алып, эшлекле бер кыяфәттә ишеккә таба юнәлделәр. Бүген җиденче класста яна тема башланырга тиеш иде. Укыту мөдиренең уйлары УЛ класс ишеген ачканда да шунын турында булды. Альфред күренү белән класс кинәт тынып калды. Аннан napfa капкачлары шапылдый башлады. Балалар барысы ла аякка бастылар. Бу класста да Альфред ияләшкән, хәттч яраткан, куп тапкырлар сыналган. таныш укучылар иде. Ул аларнын һәрберсен белә Алар әллә ни матур киенмәгәннәр. Хәтта купчелеге артык гади киенгән. Кызларның барсыныкы да диярлек чәчләре үреп таралган, малайларның чәче китөртелгән. Аның каравы балаларның йөзләре әз генә дә шәһәрдәге уз иптәшләренекеннән аерылмый. ШУНДЫЙ ук шук. кызыксынучйн чанлы күзләр, беркатлы, тере, хәрәкәтчән йөзләр. Кызыксыну артыграк та түгел микән әле биредә. Альфред гадәтенчә: «Исәнмесез, укучылар, утырыгыз»,-диде. Парта капкачлары тагы дөбердәшеп кунды. Альфред үзенә текәлгән йөзләргә карай чыкты. — Без бүген, укучылар, яна тема башлыйбыз. Альфред инде яна теманы аңлатырга җыена иде. Алгы партада утыручы, йөзен сипкел бизәгән саргылт чәчле малай кул китәрде. — Соравың бармы әллә, Өлфәт’ Малай аягүрә басты. — Минем бер соравым бар иде. Альфред Яхич. — Я? Альфред малайның яшькелт күзләренә дәүләте — Менә ШУНДЫЙ сорау.—диде малай.— Злек оит рус дә\ләте Новгород һәм Киевкнамегенда гена булган. Ә аннан соң үсен Ерак Көнчыгышка кадәр барып җиткән Мин һаман аңламыйм Ничек булды икән ул? — Нәрсә димәкче буласың син, Өлфәт, фикереңне ачыграк әйт,-м диде Альфред. — Патшалар баскаклар булганмыни? дип... Альфред сабыр рәвештә барысын да аңлатырга кереште. Балаларның күз алдына тарих сәхифәләрен китереп бастыру өчен барлык тапкырлыгын җикте. Канлы, кыргый сугышлар, таркау кнәзлекләрдән торган рус иленен көч-куәт алып үсүе, ныгуы, ахыр чиктә төрле чит ил илбасарларына каршы тора алырлык күп милләтле Россия дәүләтенең дөньяга килүе. Бу тарихи зур вакыйганың ахыр чиктә барлык халыклар өчен дә уңайлы булуы, ул илдәге халыкларның бергәләшеп уртак туган илне чит жир дошманнарыннан саклавы, ниһаять, кулга кул тотынышып сыйнфый дошманнарына каршы көрәшүе, ахырда Россия пролетариаты җитәкчелегендә бөтендөнья тарихының иң гүзәл сәхифәсен — Октябрь революциясен ясауларын сөйләде. Альфред бу очракта вакыт кызганып тормады. Бер Өлфәт өчен генә булса да. шундый сорау туган икән, тулы итеп, төрле шикләнүләргә урын калмаслык җавап бирергә кирәк дип уйлады ул. һәм үзенең максатына бераздан ирешкәнлеген укучыларның күзләренә, йөзләренә карап тойды да ул. — Башка сораулар юкмы? — диде. Класс бердәм: «Юк»,— дип кычкырды.— Алайса яңа теманы башлыйбыз,— диде Альфред. Альфред классның үзен яратуын аңлаган, тойган хәлдә күтәренке күңел, хәтта эчке куаныч, шатлык белән сүзгә кереште. Хәлбуки алай шатланырга кирәкмәс иде. Чөнки директорның шушы класста укын торган улы, өенә кайткач, һичбер явыз нияте булмаса да, әтисенә чәчми- түкми барысын сөйләячәген уйламый иде ул. Ике көн узгач, Альфредны директор үз бүлмәсенә чакыртыл кертте. — Утыр әле, сүз бар сина,—диде. — Утырдым, Халит абый, тыңлыйм,— диде Альфред, һич аны-моны сизмичә, елмаеп. — Ләкин эш бер дә елмаерлык түгел,— диде директор, ачуыннан кызарына төшеп. Альфредның кашлары тартышып куйды. — Менә нәрсә,— диде Халит бөтенләй ят. салкын бер тавыш белән,— синең белән районда сөйләшергә телиләр. — Нинди мәсьәлә буенча? — Анысын әйтерләр. Альфред аптырап җилкәләрен җыерды. — Нинди табышмак ул, Халит абый, нигә әйтмисез?! — Нигә әйтмимме? Чөнки белмим. — Ә белмәгәч, нигә кирәк андый төкселек. — Төкселек... Альфред тәмам аптырашта калды. Утырган урыныннан торды да директорга карамыйча гына: — Кайчан барырга? — дип сорады. — Мөмкин кадәр тизрәк. Халит сәгатенә карап куйды. — Бүгең барып өлгермисең инде. Иртәгә иртәнге яктан китәрсен. — Ә дәресләр? — Бу дәресләрдән мөһимрәк. Альфоед, авыр тойгылар аркасында ишекне ябарга да оныткан хәлдә, чыгып китте. Директор торып үзе бу эшне башкарды. Аның нәрсәдер әйтеп, сукранып калуы ишетелде. Бу нинди эш тагы’ Нәрсә уйлый бу Халит абый?! Шулай ук теге көнне Татар бригадасы командирының истәлекләрен уку шундый тәэсир ясады микәнни, дип уйланды Альфред. Ул укытучылар бүлмәсенә керде, үз өстәле янына барып утырды. Аның ни сәбәптәндер тетрәнгән- леген, әлбәттә, беренче булып Луиза абайлады. Ул инде иренен директорга чакырылуын ишеткәч тә сагайган иде. Ара-тирә Альфредка карап аны күзәтә башлады. Альфред исә дәшми-тынмый кашларын жыерга- лап утыруында булды. Ниһаять, ул башын күтәрде дә үзенең уң ягындагы өстәл янында утырган, шома итеп таралган капкара чәчле * химия укытучысына мөрәжәгать итте. 3 — Нәгыймә Сәлимовна, хәзер сезнең дәресегез бит« 5 Хатын сораулы караш белән башын күтәрде. — Әйе. < — Мин сезнең дәрескә кереп утырмакчы булам. Сездә күптән бул л ганым юк. 2 Хатынның ап-ак йөзеалсуланып китте. < — Ихтыярыгыз, Альфред Яхич. < — Шулай шул,— диде укыту бүлеге мөдире, уйланып,— күптән х кергәнем юк. ’ ♦ Ул химия укытучысының дәресенә керде. Альфред яшь укытучыны * бик хөрмәт итә, аның дәресләрен ярата һәм кергән саен горурлык хис- “ ләре һәм күңел тынычлыгы алып чыга иде. Тик бу юлы әллә укытучы < юньләп әзерләнмәгән, әллә кәефсез, дәрес көтелмәгәнчә начар узды. “• һәрхәлдә, Альфредка шулай тоелды. Ул химия дәресеннән, тынычла- < насы урында, тагы да ярсый төшеп чыкты. Үзен барлык көченә жигеп ч кулга алды. Укытучының хәтерен калдырмау өчен соңыннан дәресне тикшергәндә барысын да әйтеп бетермәде, ләкин бу әңгәмә шулай да н дәресне теткәләп ташлау булып чыкты. * XX — Луиза! Мине ни өчендер районга чакыртканнар,— диде Альфред, ишектән керү белән. Луиза түр якта Шамилне итәгенә утырткан килеш чәй эчә иде. Хатынының дәшмәвенә аптырый төшеп, Альфред киез итекләрен мич башына ташлады да эчке бүлмәгә оекчан гына узды. Ул тәмам якынлашкач, хатынының өстәлгә иелеп тавышсыз гына елавын абайлады. — Я, нәрсә инде тагы?! Әллә Шамилгә бер-бер хәл булдымы? — диде ул, куркынып. Луиза яшькә чыланып беткән йөзен иренә таба борды. — Шамилгә, Шамилгә,— диде ул, борынын еш-еш тартып,— син үзеңне бел. Шамилне кызганган булып кыйлана әле! Үзем турында әйтмим дә инде. Альфредның күңелендә шомлану үскәннән үсте, ләкин ул һаман хатынын күзәтеп торды. Луиза сүзен дәвам иттерде. — Бераз гына ичмаса замана кешесе булыр идең. Дон-Кнхот биг син, кемгә кирәк бу жүләрлекләрең синең! Аны кеше иттеләр, укыттылар, инде үзен укыту мөдире итеп күтәрделәр. —’ Тукта, син нәрсә сөйлисең сон, Луиза? —диде Альфред, артык түзә алмыйча. — Белмәгән булып кыйлана әле! Ниләр эшләгәнеңне белмисеңмени? Әллә синең һәр эшенә риза булып торырлар дип уйлыйсыңмы? — Син әйтәсеңме, юкмы, наконец?дип кычкырды Альфред,— нәрсә минем нервыда уйныйсың’! Луиза яшьле күзләрен тутырып иренә карап торды да шактый тыныч тавыш белән _ Әнә синен турыда балаларың районга жалоба язып жнбәргән- нәр,— диде. — Нәрсә дип? Луиза тагы иренә карап торды. — Әнә шул тарих актаруларын турында инде... Ул артык ни әйтергә дә белмәстән тынып калды. — Белдем алайса.— диде Альфред,— барысы да Әхмәдиев эше. Әллә нишләде ул кеше! — Ну, ничек син Халит абын эше дип әйтә аласың! Әйтеп торам ич, укучылар дип. — Ә син каян беләсең аны? — Беләм. Миңа Саимә апа әйтте. Саимә апа дигәне математика укытучысы, җиденче классның җитәкчесе иде. — Ә ул каян белгән? Луиза бу кадәресен аныкламавын аңлатып, иренен бүлтәйтеп куйды. Аннан: — Аңа балалар әйткән булса кирәк,— диде, бераз уйлангач. Альфредның гасабиланудан йөзе кызарган иде. Ул чынаяккз текәлгән килеш уйга калды. Кинәт Луизага ире үтә кызганыч булып тоелды. Хәзер инде хатын гарьлегеннән түгел, ә ирен кызганганга күрә дә еларга әзер иде. — Кая соң безнең Җәзилә апа, әллә тагы киттеме? —■ диде Альфред, һич көтелмәгән сорау биреп. — Юк. монда гына, күршедә генә. Асия апаларда. Альфред бер сүз дә дәшмичә алдындагы кастрюльдән тәлинкәгә кайнар аш сала башлады. Ул бик ачыккан иде. Парланмасын өчен күзлеген өстәлгә куеп, пешә-пешә ашарга кереште. Ул ашый, ләкин ашаганын тоймый иде, ахры. — Син борчылма, Люлю.— диде ул, тәлинкәсен читкә этеп,— мина берни дә булмас, мин РОНОда аңлатырмын. Мин ничек аңласам, намусым ничек кушса, шулай эш итәрмен. — Син кирәгеннән артыгын да сөйли башларсың әле анда. Мин сизенәм. Чөнки артык ярсыгансың. Альфред чынаягына термостан су коеп алды һәм банкадагы болгар конфитюрын калак белән каерып-каерып кабып чәй эчәргә тотЫнды. Алар байтак вакыт ашау-эчү белән генә булаштылар. — Ай, онытканмын да,— диде кинәт Луиза, урыныннан торып,— мәле баланы. Альфред улының исен, йомшак тән җылысын тою белән ниндидер бер рәхәт нәрсәгә орынгандай булды. Шамил юеш авызын ачып шатланып елмайды да әтисенең борыныннан эләктереп алды. Альфред улының нәни кулын авызына капты. — Бүген Мәскәү эстрада концерты бирә ич,— диде Луиза, телевизорны тоташтырып. — Шулаймы? Әйдә бераз тыңлыйк. Тик озакка түгел, минем дөнья кадәр дәфтәрем бар. — Үземнен дә карыйсы эшләрем муеннан,— диде Луиза, телевизорны көйләп. Альфред һаман улы белән шаярып утырды, ләкин бераздан шулай да концерт аны үзенә җәлеп итте. Ишек ачылганы ишетелде. — Җәзилә апа! — диде Альфред. — Җәзилә апа. кайда йөрисең инде? —дип кычкырды Луиза,— аш суынып бетте ич! — Ярар, ярар.— диде Җәзилә апа. Ул йомры гына, елдам гына бер карчык иде,—Мин әле Асияләрдән бик сыйланып кайтып киләм. Кайда, үзебвзчә кәнсирт бирмиләрме соң? Җәзилә апа, бүгенге концертка теше үтмәслеген аңлагач, табынны ЯККа чы! ып кигге' Луиза 6ашын картынын жилка- сенә салды. Альфред аны биленнән кысып тотты. — Альмам, иртәгә тәти генә сөйләш инде, бәгырем, яме,—диде Луиза, үтенеп. г ’ XXI * § Иртәгесен аның белән район мәгариф бүлегендә мөдир үзе сөйләш- те. Альфредка моңарчы аның карашы начар булмады. Мөдир дә вакы- < тында университет бетергән, шактый тирән белемле интеллигент кеше х иде. Ул районга Альфред килгәч, алдынартын уйлап, анык бер максат 5 белән, Альфредны Әхмәдиев мәктәбенә җибәрде. Күңел төбендә бу ь егетне сынап, аннан үстереп, директор итеп калдыру иде. Чөнки Әхмә- * диевнең кимчелекле яклары шактый күп. Аның артык гади кеше булып * кыйланганлыгын, ә дөреслектә шуның белән аз белемле икәнен яше- ф рергә тырышуын ачык күрә иде ул. һәм, әйтергә кирәк, Альфредның завуч булып күтәрелүендә мөдирнең дә роле юк түгел иде. Альфред исә шулай ук бу кара тутлы, зифа буйлы, һәрвакыт ак « яка, кара галстуктан йөрүче Сәгыйдуллинны хөрмәт итә иде. Әле £ мәгариф бүлегендә үзенә туп-туры мөдиргә керергә кушылгач, ул шактый иркен сулыш алды, һәрхәлдә, аның белән ачыктан-ачык сөйләшер- * гә, аңлашырга була иде. ч — Карагыз әле,— диде мөдир, утырырга урын күрсәтеп һәм кул® биреп,— нәрсә булды сезнең анда? < — Мин үзем шуны аныклау өчен килдем, иптәш Сәгыйдуллин. Ишеткәннәрем дөрес булса, минем өстән кемдер жалоба биргән. Аңлатыгыз, зинһар. Сәгыйдуллин сүзне ничек башларга белмичә, Альфредка карап торды. Завучның бик гасабилануын чамалау артык авыр түгел иде. Ләкин берни эшләр хәл юк. Вазифа турысын әйтергә мәҗбүр итә. — Менә болай алайса,— диде ул,— турысын әйткәндә, сезнең өстән жалоба бар. Ә бу нәрсә, үзегез беләсез, уен эш түгел. Сезгә аңлатып торасы юк, без балалар тәрбияләү эшендә интернационализм принципларын күз алмасыдай сакларга тиеш. Альфред утырган килеш кыбырсып куйды, аның сызылып киткән матур кашлары тагы да катырак кысылдылар. Ул күзлеген салып, һич кирәкмәсә дә, яулыгы белән шуны сөртә башлады. — Мондый жалобаны кем язган? Мөдир, якасы кыскандай, башын боргалап куйды. — Иптәш Әхмәдиевме? — дип сорады Альфред. — Мин хәзергә анысын әйтмим... — Мин нәрсә эшләдем икән соң? — диде Альфред, басынкы тавыш белән. — Язуга караганда, вакыйга җомга көн җиденче класста булган. — Тулырак итеп сөйләгез, зинһар, иптәш Сәгыйдуллин. — Шуннан тулырагын сез сөйләгез инде. Мин сезне шуның өчен чакырдым да. Ничек булды соң? Ягез әле хәтерләгез. — Җомга көн. җиденче класс...— диде Альфред, уйланып — Ничек булды? Мин дәрескә керү белән, программадан һич читкә чыкмыйча, яңа тема башладым. Тема... — Ә аннан алда? — диде мөдир, бүлдереп. •— Алда...— Альфред бераз уйланып утырды һәм кинәт яктырып,—• әйе, бер бала сорау бирде. Ул рус дәүләтенең киңәюе белән кызыксынды. — Ә сез ни диһ җавап бирдегез? — Мин Россиянең куәтле бер дәүләткә әйләнүе өчен таркау князьлекләрне берләштерү кирәкле булуын аңлаттым. — Шуннан тагы нинди сорау бирделәр? — Шуннан? Альфред хәтерләргә тырышып азапланды. Сәгыйдуллин тирән итеп көрсенеп куйды. Күрәсең, аның тагы да нидер ишетәсе килә иде. — Сез әйтегез әле, кем минем өстән шундый серле әләк яза? — диде Альфред, кинәт кабынып,— әйтегез, Әхмәдиев иптәшме? Әгәр ул икән, ни өчен соң минем белән ачыктан-ачык сөйләшми? Ни өчен ул минем белән ачыктан-ачык бәхәсләшми? Андый мәсьәләләрне бәхәс аша да коллективта да хәл итеп була бит. Әйтегез, зинһар, үз кул астындагы кеше өстеннән жалоба язу бу бит бер дә егетлек түгел. Мин бу юлы да ул үзедер дип уйлыйм. Чөнки жиденче класста аның улы укый. Баладан сөйләткәндер, арттырып-бутап сезгә җиткергәндер... — Ә ни өчен ул мондый эшкә барсын! Ул бит теләсә нинди очракта да оттыра... — Мин аңламыйм инде алайса. Димәк, сез, ут төтенсез булмый, аның минем өстән язып бирүе нигезле, димәкче буласызмы? — Мин, беренчедән, сезгә ул язган дип әйтмәдем шикелле. Икенчедән, сигнал булгач, мин сезнең белән сөйләшергә тиеш идем. — Сез миннән яшерсәгез дә, мин һаман бу жалобаны иптәш Әхмәдиев язган, я инде ул булмаса, шуның кушуы буенча язганнар, ул оештырган дигән фикердә калам. — Анысы сезнең эш. — Әгәр беләсегез килсә, директорның миңа каныгуы сәбәпсез түгел. Менә җайсызрак килеп чыкты. Мин, вакыты җиткәч, үзем сөйләп- киңәшеп утырыр өчен сезнең янга килергә җыенган идем. Алданрак булса да әйтми булмый. Хәлләр мәҗбүр итә. Никадәр тыныч калырга теләсә дә, Сәгыйдуллинның бу хәбәр белән кызыксынганлыгы Альфредка ачык күренде. Бераз паузадан соң Альфред сүзен дәвам иттерде. — Эш менә нәрсәдә, иптәш Сәгыйдуллин. Мин бер елдан артык инде профессор Даутов кул астында гыйльми эш башкарам, һич вакыт җиткерә алмыйм. Ә темам бик күңелле, кызыклы. Эчкәрәк кергән саен тагы да өр-яңа горизонтлар ачыла... Кыскасы, мин профессорның киңәше буенча университетка күчәргә булдым. Әлегә тоткарлык бары ваканция юклыгында гына. Әнә шул расланмаган. Димәк, ул булу белән мин мәктәптән китәргә тиеш булам. — Без сезне җибәрмибез,— диде Сәгыйдуллин, кискен рәвештә. — Менә шул ук сүзне миңа Әхмәдиев тә әйтте. Инде мине куркытыр өчен, ахры, ул пычратып ташларга тырыша. Мин аның тактикасын аңлыйм. Ул янәсе мине яман атлы иттерә дә университетка узмаслык хәлдә үзе янында асрый. Сәгыйдуллин көлеп җибәрде. — Әгәр сез яман атлы буласыз икән, завуч булып кына түгел, бездә педагог булып та эшли алмаячаксыз. — Менә, менә, шуны тели дә инде ул, күрәсең. — Юк, юк.— диде мөдир, кискен рәвештә каршы килеп,— эш, минемчә, бөтенләй сез уйлаганча түгел. Әгәр, әйтик, ул сезне җибәрмәскә теләсә, киресенчә, сезгә яхшы шартлар тудырып, сезне үзенең игътибары белән сүзеннән чыкмаска мәҗбүр итәр иде. Эш башкада. — Белмим. Сез күңел түрендә ул хаклы дигән фикер сакламыйсыздыр ич? — Мин ул дип бер сүз дә әйтмәдем сезгә. Ә менә жалоба язучының хаклы булуы да мөмкин, һәрхәлдә, районо мондыйны ачыкламыйча кала алмый, туган. Альфред дәшмәде. Сәгыйдуллин аягүрә басты. Менә оолай. Сезнең дәресләрегездә үзем булырмын, әгәр үзем була алмасзм... — Ул тынып торды.— һәрхәлдә, шушы көннәрдә комиссия көтегез. Мин шуннан соң сезгә үземнең соңгы сүземне әйтермен... XXII Альфред, тимер юл станциясенә җиткәч, уйга калды. Аның бу ми- “ нутта һич өенә кайтасы килми иде. Ләкин ул нинди дә булса башка < берәр юл да күрми иде. = Альфред, җирле поездлар расписаниесенә текәлгән хәлдә, һаман | икеләнеп торды. «Карале, ярты сәгатьтән соң бер поезд Казанга китә £ икән,— дип уйланды ул.— Ә авылга поезд әле ике сәгатьтән соң гына £ була. Әллә Казанга барып Рәфкать абый белән киңәшеп кайтыр- - гамы икән?» Ф Ул Казан поездына утырып китәргә булды. Юлга чыкканчы өендә х җүнләп ашамаган иде. вокзал буфетына кереп, тамак ялгап алды; ул = арада поезд да килеп җитте. “ Казанда ул иң беренче эш итеп университетка барырга, профессор- о. пы күрергә булды. Ләкин, уйлана торгач, ул бу фикереннән чигенде. Ничектер зарлану, хәтта әләк кебегрәк бер нәрсә килеп чыга иде. Бары < теге мәсьәлә, штат мәсьәләсе, хәл ителмәде микән. Ул бары шул максат ч белән генә университетка кереп, профессорның кабинет ишеген шакыды. “ Профессор аны үз итеп, ләкин, гадәтенчә, бераз таркаурак бер < кыяфәттә каршы алды. — Оныта язганмын,— диде ул, сүз Альфредның эше турында беткәннән соң.— Сезне теге могтәбәр иптәш тагы күрергә тели. — Нинди «могтәбәр иптәш»? — Соң теге инде.— Профессор исенә төшерә алмыйча, газап чигеп, бармакларын уып утырды.— соң теге инде... Латиф Ибраһимович. Альфред яктырып китте. — Мин аңа Хәмзә Бакиров белән сөйләшергә киңәш биргән идем, нәрсә булып бетте икән? Профессор ул кадәресен белми иде. Альфред кесәсеннән телефон номерлары, адреслар язылган куен дәфтәрен чыгарды. — Сез хәзер үк шалтыратып белешә аласыз,—диде профессор,— бәлки китмәгәндер әле. Профессорның әһәмиятле эшләре бар, ахры. Ихтимал хәзер аның бик җитди чыгышка әзерләнеп утыруыдыр, бәлки ул лекциягә җыенадыр. Ни булса да ул ялгызлыкта калырга тели иде кебек. Альфред моны аңлау белән урыныннан торды, теге штат турында да сорарга кыймады. Булса үзе әйтер иде. «Гафу итегез», дип урыныннан кузгалды. Коридорга чыккач, ул үзенең Казанга һич кирәкмәскә вакыт әрәм итеп килгәнлеген тойды. Чыннан да, әйтерсең лә. аның бер дә эше юк, әй герсең лә, ул ни эшләргә белмичә йөри торган бер сорхантай! Альфред ашыгып университеттан чыкты да Ленин урамы буйлап Кремльгә таба китте. Ичмаса, архивта кирәкле материаллар әзерләнгән булса иде. Ә бәлки Альфредның йомышын үтәгәннәрдер, узган атнада ук табып бирегез, дигән папкалар бәлки хәзер гадәттә Альфред эшли торган өстәлдә ятадыр? Иң яхшысы эшкә чуму. Ул әле олыгайган кеше булмаса да, үзенең булган тәҗрибәсеннән чыгып та. иң зур юаткыч нәрсәнең хезмәт, сөелеп эшләнә торган хезмәт икәнлеген яхшы белә иде. Альфред, озак уйланмастан, туп-туры дәүләт архивына юнәлде. Чыннан да, анда берничә папка документ табылган, өстәлдә ята иде. Кәгазьләр арасында актарынганда Альфред үтә кызыксыну белән бер язуны укырга кереште. Ничектер эш кәгазьләре арасына эләккән доне- сениедә бер рота командиры Бохараны штурмлаганда батырларча үлгән кешеләр турында яза иде. Шәһитләр арасында Ибраһим Касый- мовнын да исемен күреп Альфред уйга калды. Ул профессорның әле моннан ярты сәгать элек кенә әйткән сүзләрен хәтерләде. Ул бит шул Ибраһим Касыймов улы Латиф Ибраһимов турында әйткән иде. Чыннан да, менә бит аңа кирәкле документ! Альфред ашыгып киенде дә урам аръягындагы автомат телефон будкасына юнәлде. Поезд китәргә бер сәгать вакыт бар әле. Альфред Латифка үзенең килергә җыенуын әйтеп шалтыратты. Алты-җиде минут узмагандыр, ул трест управляющие урынбасары кабинетында иде инде. Латифның күңеле күтәренке иде. ул кунагына кәнәфигә урнашырга тәкъдим иткәч, алгы якка чыгып, секретарьга хәзергә кабинетка беркемне дә кертмәскә кушты. Үзе утыргыч алып килеп Альфред каршысына утырды, өчпочмаклы карсак өстәлгә кыйммәтле папирос ачып салды. — Эш болай тора, Альфред иптәш,— диде ул, кәфеләнеп папирос суыргач,— мин сезне просто рәхмәт әйтү өчен чакырдым. Альфред шундук сүзнең ни турыда барачагын чамалап эченнән куанып куйды. — Алайса теге чактагы безнең юрау дөрескә чыкты, әтиегез турында барысын да аныкладыгыз? — диде ул.— Миндә дә өстәмә мәгълүмат бар. Әле генә кулга төште. — Барысы да хәзер аныкланды,— диде Латиф, Альфредның әйткәннәрен тыңлагач. Бу — үзенең дәрәҗәсен беркайчан да онытмый торган төксерәк олы кешенең йөзендәге куанычы аерата ачык булып күзгә ташлана иде. — Хәзер барысы да артта калган кысыр хәсрәтләр инде,—диде ул, көлемсерәп.— Сез мине Хәмзә агага җибәреп бик дөрес эшләгәнсез. Әтинең хатындагы «иптәш Хәмзә» дигәне чыннан да шул Хәмзә үзе икән. Ул миңа бик ачык итеп үзенең әти белән бергә фронтта булуын, Бохараны азат итүдә катнашуын, инде килеп шул Бохарада әтинең үлеп калуын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Менә шул,— диде ул, шатлыгын һич яшерә алмастан. Ничек инде, әтисе үлеп калган, ә бу шуңа шатланып утыра, дигән уй узды Альфредның күңеленнән. — Сезгә аның нинди шартларда үлүен белү шулай бик мөһим идемени? — диде ул. — Бик, бик,— диде Латиф,— чөнки сәбәбе булды. Хәзер узган кысыр хәсрәт инде ул, барысын да сезгә кызык өчен сөйләргә була.— Ул торып өстәл тартмасын ачты һәм аннан мәгълүм хатны алды. — Менә барысы да шуның аркасында,— диде ул, яңадан утыргычка урнашып. Ул. кулындагы конвертны селкеп, бераз вакыт әйтергә сүз эзләп торды.— Ниндидер бер бәндә, минем әллә кайчан үлгән әтием исеменнән миңа Мюнхеннан хат язып җибәргән. Хәзер аңлашыламы инде? Альфредның кызыксынудан күзләре зур булып ачылды. — Мюнхен шәһәреннән. ФРГданмы? — диде ул, аптырап.—Нинди кеше микән сон ул? Үзе татарча язганмы? — Татарчаның да нинди генәсе әле,— диде Латиф. — Алайса узган сугышта плен төшеп, Дахау концлагерыннан исән калган берәр кешедер инде. — Дахау? Нигә алай дисез? — Чөнки Дахау бит ул Мюнхеннан егерме километр арада гына. — Юк, юк, алай түгел. Монда ниндидер башка әйбер... Хәер, белмәссең. Латиф конверттан хатны алды да Альфредка сузды: — Сез аны укып карагыз әле, авторның бик борынгы заман кешесе икәнлеген үзегез дә аңларсыз. Альфред игътибар белән хатка текәлде. Ул аны бер тапкыр укып чыкты, тагы әйләндереп караштыргалый башлады. Аның нидер әйтергә теләве, нидер сизенүе йөзенә чыккан иде. Альфред тынычсызланып, ♦ кашларын жыергалап беравык утырганнан соң әйтми булдыра алмады, з — Мөмкин булса, сез бер көн миңа күрсәткән хатларны бире- § гез әле. — Рәхим итегез,— диде Латиф, көлемсерәп. < Ул хатларны алдына салды да кызыксынып тикшерә башлады. Га- ® җәп хәл, Альфредча, ике хат та бер үк кул белән язылган иде. Әлбәттә, | соңгысы күзләре начар күрә башлаган һәм кулы йомшарган карт тара- * фыннан. ә баштагысы язу тануы чамалырак булса да нык куллы яшь | кеше тарафыннан язылган. Тик шулай да бер үк кул. Альфред уйга * калды. Кызык бит бу, ә бәлкем чыннан да Мюнхенда яшәүче карт ф Латифның әтиседер? Бәлки ул чыннан да шанлы бригада тарихына х бәләкәй генә булса да яңа бер штрих өстәргә сәләтле шаһиттер? Алай = дисәң, ә бу документлар, шаһитләр?.. < — Мөмкин булса, сез миңа ул картның адресын бирегезче,— диде о. Альфред.— Мин аңа хат язып җибәрергә телим. Юри, кызык итеп. Нинди кеше икән ул. Нинди сәбәпләр аркасында ул сезгә хат язарга булган. «=: — Ул сезгә бернинди дә җавап бирмәс дип уйлыйм. ® — Нигә алай дип уйлыйсыз? < — Чөнки бу эш, минем ышануымча, кемнәрдер тарафыннан оештырылган Альфред блокнотына адресны күчерде дә сәгатенә карады. Карасана! Кузгалырга вакыт икән ләбаса! Ул ашык-пошык саубуллашып ишеккә таба китте. Өенә кайтып кергәндә көн караңгыланган иде инде. Альфред яна яуган кырпак кар таплары калдырып алгы бүлмәгә узды. — Я. ничек булды,— диде куркынган Луиза,— нигә шул кадәр озак тоттылар? — Кем тотсын мине,— диде Альфред,— мин аннан соң Казанга барып кайттым әле. — Ә синең турыда тагы бер сүз йөри әле,— диде Луиза, серле һәм шомлы бер тавыш белән.— Халит абыйга ниндидер бер кеше Казаннан шалтыраткан да синең турыда нәрсәдер әйткән. Альфред соң дәрәҗәдә ярсып. — Кем нәрсә әйтсен минем турыда!? — диде. — Кычкырма, пожалысты! Фәйрүзә апа Халит абыйның шул кеше белән сөйләшкәнен үзе ишеткән. Кичен мәктәптә башка берәү дә булмаган. Альфред мондый уйдырманың булу мөмкинлегенә ышанмыйча шаркылдап көлеп җибәрде. — И син шул уйдырмага ышандыңмы инде? XXIII Бүген почтальон Хәбибрахман абзыйга бер пакет китереп тапшырды. Хәбибрахманның аптыравына каршы, әманәт бик салмак иде. Конверт эченә калын дәфтәр салынган 6}лып чыкты. Дәфтәрне күрү белән Хәбибрахман кинәт ниндидер бик якын, бик таныш, ләкин күп еллар узу аркасында онытыла башлаган кадерле бер нәрсәгә орынгандай булды. Бу Хәбибрахманның югалган көндәлеге иде Бу көндәлекне ул унтугызынчы елның җәендә Беренче укчы полк з. «к. у.» м 0. 33 атлы казакларга каршы сугышканда сызгалаган иде. Полк тар-мар ителгәннән соң көч-куәт туплау өчен яңадан Самарага кайткач, Хәбибрахман көндәлеген күчереп тулыландырды. Хәбибрахман куанычыннан һәм аптыравыннан тәмам югалып, йөзеннән елмаюын жуя алмас булып өнсез утырды. Кара инде син аны! Нинди мәрхәмәтлесе табып җибәргән моны! Карт, сак кына хәрәкәтләр белән, ак клеенка тышлы дәфтәрнең саргайган битләрен ачып карын башлады. Ул кулларының җиңелчә дерелдәвең үзе дә тойды. Хатирәләр аны кинәт бик еракта калган, узган давыллы көннәргә алып киттеләр. Әйе, алар кан коеп, дары сөреме һәм тузан йотып, барлык җан-тәнпәре белән ирек, бәхет яулап йөрделәр. Бүген безнең нинди дә булса уңышларыбыз бар икән, алар Хәбибрахман ишләренең тырышлыклары һәм фидакарьлекләре аша нрешелде. Ничек табылган диген син бу дәфтәрне! Кемнең башына килгән бу эш? Кайдан белгәннәр Хәбибрахманның аны эзләвен. Карт дәфтәр битләрен ашыкмыйча гына ачып кулы белән сыпырып иркәләп, сөеп торды. Ул укый алмый иде әле. Аның күзләре яшьләнгән иде. Юкса һич еларга исәбе дә юк иде алай. Ул укымыйча гына, күзсез кешедәй, капшанып бу эшнең чынлыгына ышанырга теләгәндәй иде. Дәфтәрнең уртасыннан ярты битлек кенә бер язу чыкты. Карт сискәнеп үк китте. Монысы тәгаен бандероль җибәрүчедән иде. Хәбибрахман тиз генә яулыгы белән күзләрен сөртте, күзлеген табып киде. Хатны ниндидер укучы бала язган иде. Әле ныгып җитмәгән, ләкин пөхтә кул шуның турында сөйли. «Хәбибрахман бабай.— дип язылган иде анда,— без сезгә бер дәфтәр җибәрәбез. Әнием ул сезнеке ди. Аны әниемә әбием биргән, дәфтәр сезнең йортны сүткәндә сайгактан килеп чыккан. Гарәп хәрефләре белән язылганны укый алмыйбыз без. Әбием үлгәнче безгә укып күрсәтә иде. Тик ул үлгәнгә дә бишенче ел китте. Хәбибрахман бабай! Әгәр мөмкин булса, син аны хәзергечә иттереп язып җибәр. Кечкенә чагымда укыган булсалар да хәтеремдә, сез гражданнар сугышы турында язгансыз анда. Без аны мәктәптә бергәләп укыр идек. Мин үзем звено башлыгы. Безгә шундый төрле чаралар уздырырга туры килә. Без хәзер үзебезнең авыл кешеләренең истәлекле вакыйгаларын язабыз. Безнең альбомда хәзер истәлекләр бик күп инде. Без музей оештырабыз. Синең язуларыңны да без саклап, кадерләп кенә торыр идек. Әти белән әнидән, абый белән ападан бик күп сәлам. Бабай, нигә безгә кунакка кайтмыйсың? Хәзер юл йөрүе читен түгел. Казаннан һәр көн самолет очып килә. Ә инде районнан һәр көн кырыкмаса кырык машина йөреп тора. Колхоз правлениесенә телефоннан әйтсәң, председатель Гата абый сиңа җиңел машинасын да җибәрер әле. Кайт, бабай, яме! Сезгә миннән күп сәлам. Җиденче «А» классы укучысы Әлфия Сафиуллина». Хәбибрахман хатны укып чыкты да урыныннан кузгала алмыйча уйланып, башын чайкап утырды. Яна. яшь буынның бер вәкиле яза иде аңа. Кинәт Хәбибрахманның кемгә булса да үзенең шатлыгын әйтәсе килде. Ләкин теге бүлмәдә кәефсезләнебрәк торуы аркасында әле бүген дә бакчасына бармый калган Ләйлә генә. Ишекне ачуга ул чүгәләгән урыныннан торып бабасы янына килде. Кыз Хәбибрахманның тезенә кулларын салды: — Бабам, нәрсә ул, ә? Нәрсә ул, ә? — Көндәлек дәфтәре, кызым,—диде Хәбибрахман Ләйләнең башыннан сыйпап. Нәрсә бу, ә? — диде Ләйлә, тагы күзләрен тутырып ачып. — Бу мин язган язулар, кызым. Мин аны моннан кырык биш ел элек яздым. Кырык биш ел! Аңлыйсыңмы? Сиңа менә дүрт яшь, ә бу язуларга кырык биш яшь. Кыз аңларга тырышып һаман күзләрен тутырып каравында иде әле. Ай сине, — диде Хәбибрахман, оныгының башын тагын сыйпап.—• Уйна, күгәрченем, бераздан синең белән ботка пешерербез. Син бит хәзер зур үстең инде. Кичәге кебек, бүген дә миңа булышырсың ♦ Ярыймы? 3 Хат килүе, Әлфиянең хатка язган сүзләре Хәбибрахманга барлык 3 күңел кылларын тибрәтерлек тирән тәэсир ясады. Ул рәхәт минутлар ~ кичеро башлады. Эчендәге әлеге дәртле ялкын тагы дөрләргә кереште. < Ул әле һаман кулларын ышаныч белән бабасының ботына куеп то- = ручы Ләйләгә көндәлеген кычкырып укырга тотынды. Ара-тирә тукта- j лып, узган көннәрнең барлык вак-төякләрен күз алдына китереп, елмая, £ я көрсенә иде ул. Башта Ләйлә бик игътибар белән, аңларга тырышып, * тыңлады. Аннан бабасының хәрәкәтләре, иреннәренең ничек селкенүе - белән генә кызыксына башлады. Ниһаять, уенчыклары янына, икенче > бүлмәгә чыгыл, тагы чүгәләде. Хәбибрахман моны бераздан сои гына х тоеп, көндәлеген үзе өчен генә, авыз эченнән генә укый башлады. Бик а күңелле иде аңа, коточкыч авыр көннәрне, газаплы, ләкин героик ми- « нутларны күз алдыннан кичерү әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә иде. х Узган юлның дәрәҗәсе, кадере кеше олыгайган саен арта бара икән! Көндәлектә менә нәрсәләр язылган иде. Хәбибрахман кайбер битлә- * рен тулысынча, кайбераүләреннән өзеп-өзеп кенә укыды. «1919 нчы ел, 16 нчы май числосы. Без бүген иртәнчәк вагоннарга 5 төялеп фронтка киттек. Вагон ишеге төбенәчә ачык иде. Анда бастырык < тактага сөялеп бардык. Ә тышта көн искиткеч матур иде Уҗымнар яшел хәтфә келәмдәй бик ераклардан ялтырап күренәләр. Кояш нурлары кайчак безгә төшеп, күзләрне чагылдыралар Тургайлар үзләренең җырларын җир өстенә сибәләр иде. Чәчү бетеп килә икән инде. Ә безнең газиз башлар әллә кайларга китте дип уйлап бардым Ниләр генә булыр, ниләр генә күрербез. Ишек янына өелгән егетләр моңлы гына итеп җырлап бардылар. Эх, йөрәкләргә төшә шул туган як җырлары! Авыл көенә, моңлы, бер дә туйдырмый торган авыл көенә җырладылар. Ә безнең поезд бик озак алга барды. Келтер-келтер бара бирде. Бармыйча да ярамый шул. Анда Колчак илне басып алырга, элекке патша тәртипләрен урнаштырырга тели ди бит. Аны себерел түкмичә дә булмый бит. Ни язган булса, шуны күрербез инде дип тынычландым». «1919 нчы ел, 17 нче май числосы Без бүген иртәнге биштә Сорочинский атлы станциягә килеп җиттек. Барысы да — Казан да, Самар да артта калдылар. Безнең юл Оренбург каласына таба дип сөйләнәләр. Безне шушы Сорочинскийда поезддан төшерделәр. Я булса да була бит! Көн бик аяз, бик матур иде. Станция янындагы куаклыкта чут-чут итеп сандугачлар сайрый. Шунда яшел чирәмгә сузылып чалкан ятасым килде, барысын онытыл бер ял итәсем килде. Тик ул була торган эш түгел шул дип уйладым. Поезддан төшеп, кагынып сугынып, үзебезне тәртипкә китерергә өлгермәдек, тезелергә команда бирделәр. Гөж килеп торган бушлык кинәт тынып калды, һәркем үз отделениесен, үз взво дын эзли китте. Эх, егетләр, егетләр, якташларым минем! Ниләр генә көтә микән инде безнең башларны! Кайсыбызга ни язган икән инде! Егетләр бик батырланып үрә катканнар иде. Түшләре киерелгән. Берсеннән берсе матур, яшь үзләре. Кара инде мондагы бөркелеп торган яшьлекне, гайрәтне! Тик киемсалым гына ах дип әйтерлек түгел. Әйдә, була бирсен, шулай да егетләр сынатмыйлар әле, гренадерлардай, борынны күккә чөеп, смирно торалар. Бераздан батальон алдына комбат, батальон комиссары вә полк командиры ярдәмчесе иптәш Сабитов чыгып бастылар. Безгә унбишенче майдан бирле үк иптәш Фрунзсның алдыбызга куйган бурычлары мәгълүм инде. Без фронгның уң канатын саклап, атлы казакларга каршы сугышырга тиеш, диделәр. Сул канатта Чапай дигән комдив икән, шуның дивизиясенә юл ачылсын өчен без дошманны тоткарлап торырга тиешлеген аңлаттылар. Әйе, безнең эшләр алда күп күренә, бу яклардагы авылларның барысында да диярлек атлы казаклар яши икән. Алар Совет властена каршы икән, җае чыгу белән баш күтәрергә торалар икән. Алар белән дә әле безгә мәшәкатьләнергә туры килмәгәе, диделәр. Аңлаткан сүзләренең тел төбе шуңарга кайтып кала. Менә иптәш Сабитов комбат вә комротлар белән нидер сөйләшкәннән соң, рота командиры взводныйларны чакырып нидер аңлата башладылар. Аңлашыла инде, безне кайсы урынга билгеләү турындадыр сүз...» «Ап-ак өйләр, алты: га манган гомбәзле чиркәүнең түбәсе кояшта җылык-җылык итә иде. Авылда рәхәттер инде, дип уйладым. Сөтле чәй эчеп утыралардыр. Эх, туган авыл искә төшеп китте шул чак. йөрәкләр кузгалып куйды, күңелләр тулып китте шулчак. Кая ул минем туган илем? Кая ул минем көлгә тәгәрәткән бәрәңгеләр ашап ат көткән чакларым, кая ул йөгерүдән кызышкан битләрне саба җилләреннән иркәләтеп, кызарып чыккан кояшларны каршылауларым, днп моңайдым. Аннан соң без бер авылга урнаштык...» «1919 нчы ел, 18 иче май числосы. Без бүген таң атканчы ук торып отделениебез белән разведкага чыгып киттек, читтә генә торган бер фәкыйрь алачыкка сугылып, өй хуҗасыннан сораштык. Гидай казак икән. Безнең турыда атлы казакларга без килеп төшү белән билгеле булганлыгын, хәзер инде аларның безгә каршы һөҗүмгә әзерләнүләрен хәбәр итте безгә... Алар иярле атларга атланганнар, кулларында үткен кылыч, сөңге икән. Ә өсләрендә менә дигән өр-яңа кием икән. Мыеклар бөтеренке, чәчләр бөдрә икән. Шуларын да әйтте. Ә безнең егетләрдә нәрсә соң? Ичмаса мылтыгы да җитәрлек түгел бит, дип пошындык». «1919 нчы ел, 19 нчы май числосы. Ни сәбәптәндер таң алдыннан ук безнең бер батальон позицияне ташлап киткән дип хәбәр салдылар. Әйтүләренә караганда, ул без урнашкан Замчаловкадан чигенгән...» «Беренче батальонның китү хәбәрен ишетеп хәсрәтләнергә өлгермәдек, кинәт авылның уң ягындагы куаклыктан нәрсәдер сызгырып безгә таба оча башлады. Ул да булмады, нәкъ безнең алдыбызга төшеп, дөньяның астын-өскә китереп, җир тетрәтеп, шартлады. Снаряд шулай очып, шулай шартлый икән...» «...Бераздан куаклыклар артыннан атлы казаклар эскадроны күренде. Алар таралышып, алдыбыздагы бәген бушлыкны тутырып, әле яна күтәрелеп килә торган кояш нурларында кылычларын ялтыратып килделәр Тынлыкны ярсып чапкан атларның ухылдавы, тояк тупырдавы, казакларның кыргый сызгыру-кычкырулары басып китте ул чак. Безнең мылтыклар күптән корулы иде, без брустверларга сыенып дошманның якынлашуын көттек. Ләкин бу ни тагы? Шулчак арттан артиллериябезнең гөрселди башлавын ишеттек. Берничә минут эчендә безне изеп китәргә җыенган атлы казаклар арасында буталыш башланганын күрдек. Тик бу озакка сузылмады. Казаклар тагы өннәрен җыйдылар вә тагы кояшта кылычлар ялтырый башлады. Ходаем, ник тынды соң инде безнең туплар дип борчылдык». «...Миннән өч кеше аша гына сул якта торган күрше авыл егете әйләнеп төште. Пуля аның нәкъ маңгай уртасына тигән иде, кызыл кан эзе күңелемә дәһшәт салды. Тирә-юнемдәге иптәшләрдән берәү дә исән калмады бүген. Ә минем ник берәр җирем сыдырылсынмы! Без отделе- ниедән икәү генә калдык. Командирыбыз һәлак булды. Туплар тавышы тынып өлгермәде, казаклар флангларга төшеп, безне камыйлар дигән хәбәр цепь буенча таралды. Димәк, баш бетте дип куркындык. Яралыларны окоплардан чыгардык. Сөрем вә тузанга буялып беткән шәфкать туташлары аларга ярдәм күрсәттеләр. Санитарлар яралыларны носилкаларда авылга ташый башладылар. Анда лазарет урнашкан икән. Хәзер ул тулы дип сөйләделәр. Ә мәхшәр вакытында без берәм-берәм окоплардан чыктык та берәм-берәм взводный артыннан йөгердек. Көн бик кызу тоелды, аркаларны утта кыздырдылармыни, тир күзләрне ♦ әчеттереп бетерде». «...Без баш яшерерлек урын әзерләргә өлгермәдек, з казаклар тагы һөҗүмгә ташландылар. Әле дә ат тояклары тупырдавы § ишетелгәндәй, күз алдында кыныларыннан алынган кылычларның кояш- “ та ялтыравы тора...» «...борынга дары исе һәм төчкелтем кан исе кер- < гәне гомер онытылмас кебек...» «Бераздан дошманның чигенгәнен = күрдек. Чәнчелә башладыгызмы аналарыгызны эт талагыры буржуй артын ялаучы тәре баганалары! дип шатландык. Ә-ә, менә шулай ул! £ Даешь, даешь! дип кычкырдык. Тегеләр, пуля яңгырына түзә алмыйча, * туктап калдылар. Ә атлар бик тә кызганыч иде. Бичара малкайлар х гаепле түгел бит инде. Алар бөтен тирә-юньне яңгыратып кешни баш- ф ладылар. Кешнәү генә түгел иде бу, ниндидер үзләренә бер төрле к елау, ат елавы иде бу. Валлаһи менә. Ах, атлар кызганыч иде..» х «Без атаканы кире кайтардык. Дошман җиңелде. Әмма без дә тәмам « тетелгәнйолкынган идек инде. Безнең патрон бетте шул чак. Әгәр £ безгә яңадан бер тотынсалар, без, әлбәттә, өнсез егылачакбыз дип куркындык. Шулай булды да... * Без Медведовка авылына таба чигендек». ч «1919, 20 нче май числосы. Без Медведовка авылында хәзер. Кояш- = ны сөрем, тузан каплаган. Ул кан кебек кып-кызыл. Безне монда икенче < батальон каршы алды. Я хода, ниләр генә әйтим икән! Ике-өч көн эчендә башлар ни күрмәде! Нинди асыл егетләребез шәһит китмәде. Тамырларымда каннарым кайный, йөрәгем яна. Мең ләгънәт сезгә минем ватандашларымны, якташларымны, авылдашларымны, кордашларымны үтерүчеләр!» «Медведовкага җитеп, бер өйгә кергәч тә, аска бер кочак салам түшәп, сигез сәгать үледәй йоклаган идем, иртә торсам — ходаның җәннәте! Бөтен тирә-юнь тып-тын. Ул, мин сиңа әйтим, инеш буендагы тал-тирәкләрдә сандугачлар сайрый. Ирексездән көлдем дә, жылап та җибәрдем. Авылым, туган авылым исемә төште. Өйдә безнекеләр нишләп яталар икән дип моңайдым. Эшләр беткәндер инде. Сабан туе вакытлары якынлаша бит. Их, минем Мәчтүрәм нишләп йөри микән?» «Безнең батальонга резервтан егетләр килә башлады. Без әле ял итәбез. Тамак туйдырабыз. Очраган рус кызларына күз кысабыз. Русча сукалый белгәне хәйран күңелле итеп тәкелдәшә. Кием-салым ямыйбыз. Итек-ботинка җүнәтәбсз, сакал-мыек кырабыз. Тәмәке хәлләре авыррак инде. Тик өченче көн авылдан суырсаң күзләреңнән яшь чәчрәп чыгарлык каты махра табып кинәндек. Бер юанрагын төтәтсәң, күзләр тона, йөрәкләр уйнаклый башлый. Ә иртәгә тагы сугыш». «1919 ел, 21 май числосы. Безне таң беленгәнче үк алып чыгып киттеләр. Май төне озын булмаса да, караңгы иде. Бары күк йөзендәге йолдызлар гына чекерәеп безне күзәтәләр. Тавышланмаска, тәмәке көйрәтмәскә куштылар. Шулай да адым тавышлары гөрес-гөрес итеп торды...» «...Я алда, я артта атлар пошкырганы ишетелеп китә иде. Алда кавалерия, артта туплар барды. Ә без һаман алга бардык. Безгә Белогорка дигән авылда төпләнеп калган казакларны куып чыгарырга кирәк иде». «...Казаклар безнең авылга якынлашуыбызны сизеп өлгерделәр. Ләкин сонга калганнар иде...» «Жинү куанычына берни дә җитмәгән- леген мин менә бүген белдем. Бик кыйбатка төшкән бер җнңү булды инде булуын, бәлки шуңа күрәдер әле, аның тәме дә әйтеп бетермәслек иде. Без кергән өй ярыйсы гына, бай сымак иде. Хәер, монда барлык өйдә диярлек байлык, муллык күзгә ташлана. Идәннәр сап-сары итеп буятылган, алгы якның яртысын мич алып тора. Мич башы каршында гына иркен сәндерә. Кышкы челлә суыкларында урманнан катып-туңып кайтсаң, мен дә ят инде. Әйбәтләп тәрәзәләрне ачып җибәрдек, каты сугыштан соң тынып калган авылның тынлыгын дип әйтимме, моңын дип әйтимме, тыңлап утырдык. Ә хуҗаларның берсе дә өйдә юк иде. Бары бер карчык кына сукранып йөри шунда. Командирлар безгә бик әйбәтләп аңлатканнар иде инде. Җирле халыкка сүз әйтәсе булмагыз, хәтерләрен калдырмагыз, милләте кем булуына карамастан, әйбәт мөгамәләдә булыгыз диделәр. Бу безнең бәйнәлмиләл бурычыбыз диделәр. Сорамый берни алмыйбыз, кычкырынмыйбыз, җикеренмибез. Күрәсең менә шулар барысы да халыкка тәэсир иткәндер инде. Төштән соң авылда кешеләр күренә башлады. Безнең өйгә дә кыйгач кашлы, нечкә билле бер казачка килеп керде. Ул безгә күз кырые белән генә дә карамады ичмаса, керү белән бик эшем кешеседәй мич янында кайнашкан булып, теге карчыкка булыша башлады. Тик безнең күзләр аннан аерылмый иде инде. Кызык икән бу армия дигән нәрсә! Шулай Самарада чакны урамнан узганда юлыбызда берәр чибәррәк кыз очраса, бөтен ротабыз белән башларны шуңа таба бора идек. Соңыннан командирлар каршыга шундый «чикерткә* килеп чыккан саен үзләре үк «Равнение на девушку» дип көлеп команда бирә башладылар. Әле дә шулайрак килеп чыкты. Күзне таки кыздан алмыйча утырдык бит! Сүз дә бетте, өн дә бетте, күз карашларыбыз кыз белән бергә хәрәкәтләнә. Арабызда бер Казан егете бар. Хәйран гына русча сукалый шул. Без әйтәбез, яле сораш әле, кем икән, кайдан килеп чыккан икән бу каракаш, дибез. Тегеләр үзара такылдашырга тотындылар. Без дә бераз аңлыйбыз. Аңламаганын теге Казан егете шәрехләп бирә башлады. Кыз әйтә икән, сез бит денсезләр, ди икән, безгә сезнең турыда сөйләделәр инде, бөтен кешене суярга җыенасыз икән сез, кеше суеп канын эчәсез икән сез, безгә шулай дип аңлаттылар аклар, ди икән. Без егылып көлә башладык. Менә нәгаләт җаннар, безнең турыда ниләр сөйләгәннәр бит. Безнең көлү кызны тынычландырды, ахры. Кызый ипле генә сөйләшә башлады, бер заман минем якка карап елмаеп та куйды. Синең милләтеңне сорый ул, дип аңлатты теге Казан егете. Мин әйтәм: «Татар, Казан ягыннан». Ә-ә, дигән була чибәркәй, бер дә имеш безнең казаклардан аергысыз икәнсең, Әгәр, мин әйтәм, беләсең килсә, минем кызым да синнән ким түгел. Кызыңны сагынасыңмы? диде. Ә мин әйттем, сагынып нишлисең, менә сезнең ак казакларны акылга утыртып, өебезгә кайтыйк әле, типтереп туй ясарбыз. Матур чукынган кыз, тел генә белмим, юкса кинәнер идем үзе белән әҗе-гөҗе сөйләшеп». «1919 ел, 22 май числосы. Без бүген иртәнге якта авылдан чыгып, авыл алдындагы бер үрдә урнаштык. Окоплар ярым йорты казылган иде инде. Безгә аларны тирәнәйтергә, бераз киңәйтергә генә туры килде. Бераздан команда пунктлары да, пулемет оялары да, артиллерия дә урнашты. Позициянең бик шәп икәнлеген, хәрби кеше булмасам да, беләм. Алдагы киңлекләр уч төбендәгедәй апачык булып күренеп тора. Артта гына авыл. Килеп карасыннар казаклар! Үкчәләрен тиз күтәртербез. _ Көннәр җылы җылысын да, шулай да кичләрен салкынча. Егетләр өйләрдә уздырган көннәрен сагыналар. Бу авылда бер төн генә кундык, шул арада нинди генә хикмәтләр булмаган, егетләр әллә ничә кыз белән танышып, гыйшык тота башларга өлгергәннәр. Ха-а, һич аптырап йоклап тормый шул безнең егетләр. Ә мин Мәчтүрә турында уйлыйм. Ара- тирә авылдагы казачка Нина да искә төшеп куя. Әйбәт шул каһәр. Без китәбез, хуш инде дигәч, шундый батырып бер карады. Әллә инде хода-вәндә... Әйттем, әйттем исә кайттым, минем Мәчтүрәм исән бул- 38 сын. Әйе, ул исән булсын да, мин дә, явыз дошманның муенын сындырып, гуган илгә кайтыйм. Ә кайтып булмаса?» «1919 ел, 23 май числосы. Безне бүген сәгать бердә уятып, взводыбыз белән дошман ягына таба алып киттеләр. Взводыбыз белән охранениегә бардык...» ♦ «1919 нчы ел, 24 нче май числосы. Без исән-сау гына боевой охране- з ниедән кайттык...» «Бик каты йокланган. Төшемме дип торам, уянып з китсәм, колагыма бик матур музыка тавышы ишетелә. Карасана, үзе- ~ безчә уйныйлар бит, җитмәсә әллә кая түгел, якында гына. Күзләремне < ачарга куркып, рәхәтләнеп тынлап яттым. Янәсе, төш булса, күз ачылу = белән моңлы көй юкка чыга. Бераздан моның төшемдә түгеллегенә 5 ышандым, ячейкамнан чыгып, музыка уйнаган кешене эзли башладым. £ Кубызда уйныйлар лабаса! Тик ятмыйлар егетләр. Ничек башлары А җиткән диген әле син! Без авылда кунып чыккан арада, кубыз ясап та - өлгергәннәр... Күз алдыма тагы туган-үскән яклар килеп басты. Әнине, * әтине, Мәчтүрәне искә төшердем. Ул ара да булмый, көтмәгәндә теге * казачка Нина күз алдына килеп басты. Әстәгафирулла тәүбә! Каян = керә бу башка шул чукынган кыз! Ни телен белмим, ни фигылен дигән и шикелле, дене дә үзебезнеке түгел. Тик чыкмады бит баштан шул. Әллә ? инде командирдан сорап авыл тирәсеннән бер әйләнеп кайтырга микән дип уйлыйм. Күреп булмасмы шайтан кызыйны, янәсе. Теге озаткан < көнне бик тә күзләрен мөлдерәтеп карады, югыйсә дидем. Кичкырын күрше авыл егете Гайнулла Мостафин белән икебезне = командир авылга җибәрде. Киттек. Күңелләр бик күтәренке иде. Тик < үзебезне алда нәрсә көтәсен генә белмибез икән. Ә безне менә нәрсә көтә икән. Үзебез торган фатирның тәрәзәсеннән баш тыгып карасак, теге минем күз төшкән марҗа кызы бер бөдрә чәчле казак белән үбешеп тора. Ул ара да булмады, абзардан ат кешнәгәне дә ишетелеп китте. Беребез тәрәзә янында калды, икенчебез абзарга ташланды. Эшләр безнең менә шулайга әйләнеп китте бит. Бу эш кызлар күрергә бару урынына, казак ауларга бару булып чыкты инде» Хәбибрахман абзый шушы урында көндәлегеннән аерылырга мәҗбүр булды. Чөнки кемдер телефон шалтырата иде. XXIV Район мәгариф бүлегенә чакырылган көнне Сәгыйдуллинның үзе белән сөйләшкәннән сон Альфред ни өчендер, күрәсең, мөдиргә һәм гаделлеккә ышаныптыр, шактый тынычланды. Ләкин бәхетсезлеккә каршы, ул икенче көнне үк Латиф биргән адреслы блокнотын югалтты. Ул гына җитмәгән, онытылып өстәлдә калган блокнотның өч көннән соң директорда икәнлеге беленде. Әхмәдиев, әлбәттә, блокнотның битләрен берәм-берәм ачып укып чыгудан тыела алмаган һәм үзенчә тиешле нәтиҗәләр ясап өлгергән булса кирәк. Альфредны көтмәгәндә Әхмәдиев тагын үз бүлмәсенә чакыртты. Кабинетка керү белән үк завуч нидер сизенде. Чөнки директор артык жнтди иде. Альфред бүлмәгә керде. — Нинди йомыш, нинди мәсьәлә? — дип сорады. — Бик катлаулы эш,— диде Әхмәдиев — Сүз минем турыда бармаячактыр бит? — Кызганычка каршы, нәкъ синең турыда, егет. Альфред Әхмәдиев каршысына барып утырды. — Мин сезне тыңлыйм. — Әйт әле, Альфред Яхич,— диде Әхмәдиев —Син ни өчен һаман коллективтан яшерен эшләр башкарып йөрисең?.. Без монда, Альфред Яхич, мәсьәләгә конкрет килик. Мине, конкрет әйткәндә, синең чит ил белән хат алышуың бик борчый. — Хат алышуым?— диде Альфред, хәйран калып, аннан барысын да аңлап, кинәт көлеп җибәрде.— Юк, мин әле берәүдән дә хат алырга өлгермәдем. Минем блокнот сездәме? — Анысы икенче мәсьәлә, сүз блокнот турында бармый, ә сезнең Мюнхендагы ниндидер эмигрантлар белән хат алышуыгыз турында бара,— диде Әхмәдиев, ни өчендер «сез»гә күчеп. Альфредның ачуы кабара башлады. — Әйтегез,—диде ул,—минем блокнотым сездәме? Мина бик кирәк ул. Чөнки анда китаплар исемлеге, аннан архивтагы опись номерлары... — Блокнотыгыз миндә түгел, блокнотыгыз тиешле җирендә. Ләкин сез шулай да безгә аңлатырга тиеш. Шундый хәл килеп чыккан икән, сез безгә барысын да сөйләп бирергә тиеш. Нинди адрес ул? — Ул адрес буенча мин, хат язып, Татар бригадасы турында материал... Әхмәдиев пырхылдап көлеп җибәрде. — Ичмаса алдый белеп алдагыз, энекәш,— диде ул.— Мюнхенга хат язып диссертациясенә материал җыя, имеш...— Ул җитдиләнеп уйланып утырды. — Юк, чыннан да,— диде,— ул берәр тарихчымы? Кем соң ул? — Ул бернинди тарихчы түгел. Ул заманында Татар бригадасында хезмәт иткән кеше булырга тиеш. — Ә адресны кем бирде соң сезгә? — Адреснымы?— Альфред ирексездән икеләнеп торды. Әйтергәме, әйтмәскәме? Теге управляющий урынбасарын җайсыз бер хәлгә кую булмасмы? — Адресны әнә шул кешедән хат алган иптәш бирде миңа,—диде ул, ниһаять. — Нинди кеше ул? — диде Әхмәдиев, кулына автомат каләмен алып. — Нинди кеше? Кеше инде. Нәкъ сезнең кебек, минем кебек. Ул карт аны үзенең улы дип уйлаган, хат язган, бәлки ялгышкандыр, бәлки юктыр. Минем шуны беләсем килде. Ну, нигә бәйләнәсез сез шундый вак нәрсәләргә? — Ә шулай да сезнең аңлатуыгыз мине канәгатьләндерми. Беләсеңме, Альфред Яхич, мине нинди авыр хәлгә калдырасың син,— диде Әхмәдиев,— мин сине коллективка керттем. Сиңа аерата игътибарлы булдым. Синең күтәрелүеңә ярдәм күрсәттем. Инде шуның өчен рәхмәт диясе урында син мине кыен бер хәлгә калдырасың. Чит илдәге ниндидер адәм актыгы белән хат языша башлагансың. Ә иртәгә, менә шул әйткән иде диярсең, синең үзеңне шпионлыкка вербовать итеп, иленне сатарга кушачаклар. Альфред, утка пешкәндәй, урыныннан сикереп торды. — Мин сезнең белән артык сөйләшмим дә, нитмим дә,— диде ул.— Хакыгыз бар икән, теләсәгез нишләтегез. Ул кискен рәвештә борылды да ишекне ябып коридорга чыкты. Әлбәттә, Альфред шуның белән барысы да бетте дип уйламады, киресенчә, ул алда мәгънәсез, тиешсез борчулар туачагын тоя иде. Юк, нәрсәдер бар, Халит абый ул дәрәҗәдә үк хәлне белмәс кеше түгел бит инде,— дип уйлады ул.— Иртәгә үк райкомга җиткерергә кирәк, юкса эш тирәнгә китәр. Тизрәк хәл итсеннәр. Әллә бәлкем Асия Фәхриевна белән сөйләшергәдер? Ул ярдәм итми калмас. Ул партия оешмасы секретаре. Эшнең серен белә торгандыр. Альфред ачынып кулын селкеп куйды. Асия ханым кичә генә партия конференциясенә китте бит. Шул исенә төште. Луиза укытучылар бүлмәсенә килеп кергән Альфредны сагышлы бер караш белән күзләреннән кичерде. Альфредның аклавынча, хатынының күз карашында шелтә һәм рәнҗү дә юк түгел иде. Альфред дәрескә керергә әзерләнә башлады... Юк, юк, чигенүгә юл куймаска тиеш ул! Альфред бөтен көчен туплап үзен тынычланырга мәҗбүр итте, дәф- ♦ тәркитапларын күтәреп ишеккә таба юнәлде. * 3 Ә тәнәфескә чыкканда аның өстәлендәге телефон хәтәр чылтырый § иде. Район мәгариф бүлегеннән иртәгә мәктәпкә комиссия членнары “* киләчәген хәбәр иттеләр.< XXV i — Нишләвең инде бу синең, нишләвең?! — диде Луиза. £ Альфред Шамилгә манный ботка ашатып утыра, ул үзе дә әле генә х мәктәптән кайтып кергән иде. Хатынының болай кычкырып ярсып эндә- ф шүенә аптырап, хәтта куркына төшеп, Луизага текәлде. * — Нәрсә булды соң? — диде Луиза, һаман тавышланып,—нинди = адрес турында сөйлиләр, нинди яшерен хатлар тагы? " Альфред боткадан туеп тәлинкәгә кулы белән үрелә башлаган бәби- 4 нең авызын сөртте дә, аны сандык өстендә оек бәйләп утырган Җәзилә апага сузды < — Кил әле, Люлю,— диде ул,— мин сиңа хәзер барысын да сөйләп 4 бирәм. = — Син дә ир аталасың инде,— диде Луиза. Аның бит алмалары < тыштагы суыктан кызарынган һәм ачудан ут булып көйрәгән кара- коңгырт күзләре үзе никадәр җенләнмәсен, әйтеп бетергесез матур иде. — Туктале, утыр әле,— диде Альфред. — Нишләп утырыйм ди мин. Әгәр син мине яратсаң, миннән ниндидер серләр яшереп торыр идеңме!’ Ул, кискен рәвештә борылып, Шамилгә таба китте. — Ой, минем нәни чыпчыгым. Минем балдан татлы мармеладым. Ой, ала алмыйм шул, ала алмыйм шул, нәнием, минем кулларым би-и-к салкын. — Аш суынмаган әле. Мичтә,— диде Җәзилә апа. Гадәттә мондый чакны Луиза өстәлгә ике тәлинкә-кашык куеп, чуендагы ашны икегә бүлә иле. Ләкин бу юлы ул юри уч итеп афны бер тәлинкәгә генә салды һәм Альфредны бөтенләй ашарга чакырмады да. Альфред, артык тыела алмыйча, урыныннан торды. — Син мине тыңлыйсыңмы, юкмы, наконец?! Ул хатыны янына утырды. — Җикеренмә, пожалысты, мин синең мондый кеше икәнеңне белгән булсам.. — Син тынлале, Луиза, тыңлале башта Хөкемеңне соңыннан чыгарырсың. Минем бит беркемгә дә ярамас хат язганым юк. Минем бернинди яшерен эшем юк. Луиза өрә-өрә берничә кашык аш капты, коры гына: — Нинди чит ил эмигрантлары турында сөйлиләр иптәшләр? — дип сорады — Ул игътибарга лаеклы нәрсә түгел. Безнең Казанда яшәүче бер кешенең әтисе булырга тиеш ул. Альфред адрес вакыйгасын сөйләп бирде. Луиза тәлинкәсен бөтенләй читкә этеп куйды, маңгаен учына терәде. — Я, хода, син ичмаса безнең турыда бераз уйлар иден Бераз гына синдә сизгерлек дигән әйбер бармы, юкмы? Син бит безне Ул. Альфредны тәмам дәһшәткә салып, кычкырып елый башлады. — Туктале, туктале, Луиза! Нигә елыйсын? Ул адрестан берпи дә булмый бит. Мин бит... — Кит. кит,—диде Луиза, башын күтәрмичә, кулларын чәбәләнде- реп.— Әгәр син мине тырнак очы кадәр генә яратсаң да миннән әллә ниләр яшереп йөрмәс идең. — Син бит...— Альфред хатынына нидер әйтмәкче булды, ләкин Луиза тагы кул гына селтәде. Тәмам гаҗиз булган Альфред ялварулы тавыш белән Җәзилә апага әйтте: — Ичмаса, сез әйтер идегез. Сон бит инде болай булмый. Мин бит бернинди начарлык ясамадым. Җәзилә апа! — Кызым, кирәкмәс иде, Әлфәритең әйтеп тора бит, бернинди хәтәр эш юк дип әйтә бит. Ләкин Луиза елавын дәвам иттерде. — Китегез әле, Җәзилә апа, безнен арага кысылмагыз,—диде ул. Җәзилә апа, шактый хәтере калган хәлдә, ләкин шулай да берни дә сиздермәскә тырышып, яңадан олы якка чыккач, Луиза Альфредка ачулы караш ташлады. — Беләсеңме, син Дон-Кихот! Сине мин эгоист дип тә әйтә алмыйм, әгәр акыллы кеше эгоист булса, беркайчан да үзенә үзе начарлык эшләми. Альфреднын монача булган гаҗизлек тойгылары ачу белән алмашына башлады. — Рәхмәт,— диде ул,— рәхмәт комплиментларың өчен, Люлю. — Сина чыкканнан бирле бер тынычлык, бер рәхәт күргәнем юк. Мина андый тормыш нигә кирәк, я, әйт?! — Мондый сүзләр әйткәнче, чын дус булсан, хет авыр чакта ярдәм итәр идең... — Подумаешь! Ул семьяга борчу артыннан борчу китерсен дә, мин аны юатып торыйм ди тагы! — Син аңларга тиеш, мин кирәкле, файдалы эш эшлим. Луиза, күз яшьләрен сөртеп алды да: — Менә иртәгә комиссия була. Син бит аның кемне тикшерергә тиешлеген яхшы беләсең. Синең дәресләреңнән генә түгел, ул комиссия минем дәресләремнән дә кимчелек табарга тырышачак. Җитмәсә менә синен яңа «бүләгең»...—Альфреднын борын төбендә кулын селки-селки дәвам итте Луиза.— Ниндидер эмигрант белән кызыксыну... — Ташла әле, Луиза, зинһар, саруны кайнатма! — Акырма! Син күбрәк үзеннен баткакка эләгүен турында уйлан. Иртәгә сине завучлыктан очырачаклар, ә берсекөнгә мәктәптән үк куачаклар. Коммунист булып йөргән була тагын!.. Альфред, үзен-үзе тота алмас хәлгә җитеп, урыныннан торды. Аның йөзе кызарынды, ә матур кара кашлары җыерылган иде. — Па-а, Луиза,—дип куйды ул, тешләрен каты кысып.—Дус авыр чакта сынала, диләр иде, син үзеннен кем икәнлегеңне күрсәттең! Ул борылды да эчке, олы бүлмәгә кереп китте. — Син ул үзеннен кем икәнлегеңне күрсәттен, мин түгел! — дип кычкырып калды Луиза. Альфреднын эше күп. Иртәгә аның дәресенә керәчәкләр, ана аерата тырышып әзерләнергә һәм дәресне үрнәк булырлык итеп уздырырга кирәк. Ләкин ул үзен өстәл янына тиз генә утырта алмады. Почмактагы телевизорны кабызды һәм хәлсезләнеп табуреткага чүкте. Бераздан экран яктыра башлады. Альфред, күзләрен шуннан алмыйча, хәзер калкып чыгарга тиешле җыр һәм бию ансамбле артистларын көтте. Бераздан һич көтелмәгән хәл булды. Луиза, Альфреднын янына ук килеп, анын чәчләрен сыйпарга тотынды. — Гафу ит мине, Альфред,—диде ул, елау аркасында тыңкышлана төшеп,— мин синең хәлеңне аңлыйм. Гафу ит. Альфредның беренче тойгысы аны этеп жибәрү иде. Ләкин бу тойгы тернәкләнергә өлгермәде, икенче бер тойгы — рәхәтлеккә омтылу, иркәләнүгә сусау тойгысы күңелен били башлады. Яраткан кешеңнең иркәләп дәшүе, аның җылы йомшак кулы артык татлы шул! Альфред. Луизага бер сүз дә дәшмәстән, тик кенә утыра бирде. Луиза икенче ♦ утыргыч китереп карты белән янәшә утырды. Бераздан Альфред чиксез з аптыравына каршы, үзенең билендә Луизаның кул җылысын тойды. § — Нигә аш ашап алмыйсың? " — Рәхмәт,— диде Альфред,— тамагымнан үтми. < Луиза иренең җилкәсенә күперенке йомшак чәчле башын салды. = Алар шул килеш хәрәкәтсез калып, телевизорга текәлеп утырдылар. ~ — Нинди кеше иде соң ул, Альма? — дип сорады Луиза, сак кына. =? — Нәрсә, нинди кеше иде? * — Теге сиңа адрес биреп хат язарга кушкан кеше. Нинди кеше иде. « — Нинди кеше булсын, бик әйбәт кеше. > — Ә кайда тора ул? х XXVI Латифнын өстәлендәге кызыл пластмассадан ясалган телефон шал- а. тырады. Аның өстәлендә ике телефон: кызылы туп-туры үзенә, ә икенчесе, агы — секретарь аша. tУл трубканы алды. — Исәнмесез, иптәш Ибраһимов. сезнең белән Хәбибрахман Зәй “ нуллин дигән пенсионер сөйләшә,— дип дәште бер карт тавыш. < Тукта, кем соң ул Зәйнуллин? Латиф тиз генә хәтерли алмыйча азапланды. — Гафу итегез, мин сезне белмим,—диде ул. ахырда. — Ничек инде белмәскә, иптәш Ибраһимов! Сез миңа әтиегезнең язмышы турында сорашып мөрәҗәгать иткән идегез. Хәтерлисезме? Хәбибрахман, Хәбибрахман. — Ә-ә,—дип куйды Латиф, тиз генә хәтерли алмавына гарьләнеп.— Хәбибрахман абыймы? Исәнмесез! Я, нихәлләр сон? Тормышлар ничек, эшләр ничек бара? Апа нихәл? — Барысы да әйбәт. Латиф туган! Менә нәрсә. Минем кияүдән сезнең өчен бик кызыклы хат килде бит әле! — Нинди хат тагы’ Кемнән дисез? — Соң инде кызымның иреннән. Теге сезнең танышыгыз инженер киявемнән. Салихтан, Ул бит. әйткән идем, чит ил командировкасында хәзер. Шуннан хат килде. Латиф ирексездән күзләрен йомып торды, аның күкрәк астына суык эз калдырып жылан үрмәләгәндәй булды. Аннан ул кинәт әтисе турында Хәмзәнең әйткәннәрен хәтерләде дә тынычланып үзен кулга алды. — Соң шуннан? — диде. — Шул менә! Чит илдә Ибраһим Касыймов дигән бер кешене күрүе турында яза. Латиф көлемсерәп: — Мондый эшнең булуы мөмкин түгел,—дип куйды. — Мөмкин икән шул. Латиф иптәш. Хатта бик ачык язылган. И ул кешенең сезнең әтиегез булуы да бик мөмкин. «Чепуха» дип уйланды Латиф. Ләкин: — Ярый, рәхмәт. Мин аны тикшерермен,—диде, карттай тизрәк котылу өчен. Ул ашыгып, «хушыгыз» диде, телефон трубкасын аппаратка куйды. Ләкин, телефон трубкасын аппаратка куйганнан сон. Латиф калын авыр кашларын кинәт җыерып пошаманга калды. Бу нәрсә инде тагы? Латиф бит барысын да хәл иткәнгә саный иде. Димәк, нәрсә ки леп чыга соң? Alima хат язган кеше минем әти булу өчеч тырышамы? Бу инде провокациянең дә ин оятсызы. Бу инде... Ә ни өчен тырыша ул кеше? Ләкин шулай да кызык, бик кызык, һич әйтеп бетергесез кызык. Нинди кеше икән соң ул? Латифны котылгысыз рәвештә кызыксыну, гади, кешегә хас кызыксыну тойгысы били башлады. Ул Хәбибрахманга шалтырату өчен ирек- сездән телефонга үрелде. Управлениедә эш муеннан иде. Күп отчетлар әле каралмаган, аларга анализ ясалмаган, тиешле чаралар күрелмәгән иде. Ләкин шулай булуын белгән хәлдә дә, ул берни эшли алмады. Ниндидер эчке боерыкка колларча буйсынып, ул кулына телефон трубкасын алды. Хәбибрахман абзыйга шалтыратты. Картның килегез, мин сезне көтәм дип әйтүе булды, Латиф шоферга машина әзерләргә кушты һәм ашыгып ишек алдына чыкты. Ун минут узар-узмас, ул Хәбибрахман абзыйларның ишек төбендә иде инде. Теге вакыттагыча кунакны карг үзе һәм әлеге кызчык икәүләшеп каршыладылар. — Эчкә узыгыз,—диде Хәбибрахман абзый,—бик әйбәт булды, әле яңа гына Альфред та килеп керде. Чыннан да. Латиф өске киемен салып, эчкә керүе белән, түр бүлмәдә күзлек пыялаларын ялтыратып утыручы Альфредны күрде. Монысы шәп түгел иде. Шул ук арада Латнфның Альфредка хат укуы да, адрес бирүе дә, узган юлы исә Хәбибрахманга әтисеннән хат килүен яшереп калуы да исенә төште. Әйе, бусы әйбәт килеп чыкмады. Турысын гына әйткәндә. Латиф адәм көлкесенә калды дигән сүз инде бу. Ләкин бернинди дә чара юк иде. Латиф өйгә кереп Альфред белән коры гына исәнләште дә, егетнең нидер әйтергә теләвенә игътибар ит Кунаклар икесе дә түземсезлек белән хатка үрелделәр. Хәбибрахман күзлеген киеп алды, калтыранган бармакларын картларча сабырлык белән конверт эченә кертеп җибәрде. Менә ниләр яза безнең кияү,— диде ул, хатны кулына алып,— мин инде сезгә барысын да укый алмыйм. Ул хат минем кызыма язылган. Мин сезгә шул кирәген генә укыйм. мәстән, картка текәлде. — Хәбибрахман ага! Мин сезнең белән икәүдән икәү генә калып сөйләшергә теләр идем. — Нигә? Кирәкми,— диде Хәбибрахман, һич исе китмичә.— Мин үзем дә әле Альфред иптәшкә кияүдән килгән хат турында сөйләп утыра идем. — Шулаймы? — диде Латиф, күңелсезләнә төшеп,— алайса сез мине дә ул хат белән, зинһар, таныштырыгыз инде. — Хәзер,— диде карт. Альфред, гадәтенчә, кашларын җыергалап, ләкин үзе елмайган хәлдә, Латифка: — Мин бүген сезгә керәчәк идем,— диде,— монда очрашуыбыз бигрәк тә шәп булды. — Менә нинди хат,—диде Хәбибрахман, икенче бүлмәдән конверт алып чыгып —Минем кияүнең чит ил командировкасында икәнлеген сезгә, Латиф иптәш, теге юлы әйткән идем. — Шулай, әйткән идегез. Ул хәзер кайда соң’ — Ул хәзер Мюнхен шәһәрендә. Теге Көнбатыш Германиядә инде. — Мюнхенның кайда икәнен беләм. Латиф ихтыярсыздан Альфредка карап куйды. Егетнең йөзенә серле елмаю йөгерде һәм ул хәзер үк нидер әйтергә ашкынып тора иде, ахры. Ләкин Хәбибрахман үзе сүз башлады. — Менә шул Мюнхенда безнең кияү белән бер татар кешесе сөйләшкән. Шул кешенең исеме-фамилиясе сезнең әтиегезнеке кебек бит. Мин аны. билгеле, сезгә хәбәр итеп тормас идем... Туктагыз, без аны укып чыгыйк әле. Бәлки сез ул кыска юллардан тагы да күбрәк мәгънә аңларсыз. Хәбибрахман, калганын үзең бел дигәндәй, күзлек өстеннән генә Латифка күз ташлап, елмаеп куйды. — Укып күрсәтегез, зинһар,— диде Латиф, түземсезләнеп. — Мин сезгә кирәкле җирләрен астына сызган идем,— диде Хә- ф бибрахман. Ул зәгыйфь бер тавыш белән кычкырып укый башлады _ Латиф кинәт йөрәгенең авыртып кысылганын тойды. — Ягез, тизрәк,—дип куйды ул, ирексездән уң кулын йөрәгенә таба 2 сузып. д. — Ә-ә... командировкага чыкканнан бирле бер татар белән дә очра- = шып сөйләшкәнем юк иде. Юкса, бу якларга адашып килеп чыккан = безнең халык вәкилләре барлыгын ишетеп белә идем. Әле өченче көн g генә бер абзыйны Мюнхен шәһәрендә очраттым Мине үзе эзләп табып < танышты. Исеме Ибраһим, фамилиясе Касыймов. Сөйләвенә караганда, < гражданнар сугышында булган. Безнең әти хезмәт иткән Татар бригадасында да сугышып йөргән. Ә тулырагын кайткач сөйләрмен, Кадрия ♦ Ну, аннан семья хәлләре китә инде... х — Шул гынамы? — диде Латиф, үзен кулга алып. — Шул гына,— диде Хәбибрахман.— Нәрсә, азмы? Минемчә, бу < бик тә кызыклы очрашу. Сезнең әтиегез дә Касыймов фамилиясендә ь йөргән кеше бит... Менә син, әй! Туры килүен кара! < — Әйе, шулай.— Латиф ни әйтергә дә белмичә җилкәләрен күтәреп ч куйды. Ниһаять, сорады: — Кайчан кайтырга тиеш соң киявегез? 2 — Мин аны өзеп кенә әйтә алмыйм. Анысы турында кызым белән ’ сөйләшергә кирәк. < — Шулай, үзен күреп сөйләшергә кирәк. Юкса, бу хаттан берни дә аңлашылмый әле,— диде Латиф, катгый бер карарга килеп Латиф Альфредка тагын күз атты. Ләкин укытучы хәзер үз алдына карап ни турындадыр җитди рәвештә уйлана иде. — Булмаса кияүгә бергәләп хат языйк,—диде кинәт Хәбибрахман, җанланып — Шундый-шундый шик бар, син аны үзең жүнләп бел әле дип, ә? Ничек уйлыйсыз сез? Чөнки, мин әйтәм, мәсьәләнең торышын белмәгәч, барысын да сорашмас ул. Латиф тагы бер тапкыр Альфредка карап алды — Минемчә, кирәкмәс,— диде, йөзен чытып,— киявегез сезнең эш кешесе, аның болай да вакыты чамалыдыр. Без аны кирәксез эшләр белән борчымыйк,— Ул тагы Альфредка карап алды.— Аннан соң мин әле моны гади бер очраклылык, исемфамилияләр охшау факты дип уйлыйм. Гомумән ул чит илдәге кешеләр белән, үзегез беләсез, саграк кыйланырга кирәк. — Нишлибез соң алайса? — диде Хәбибрахман, тагы дустанә елмаеп. — Нишлибез? Көтәбез. Киявегез кайтсын, сөйләшербез. Калганын кайткач, дигән бит. Димәк, аның ул кеше турында әйтер сүзе бар Ләкин... ай-һай! — Ул тагы Альфредка карап куйды,— минем бер дә күзем җитми. Ничек инде ул алай? Аның үлгәнлеген күреп беләләр Менә, мәсәлән, шул ук Хәмзә абый, сезнең дустыгыз. Аннан әле, күптән түгел генә Альфред иптәш тә бер документ тапты. Хәбибрахман кашларын җыерып аска карады Альфред исә ничек тер сәер генә елмаеп куйды. Латиф, моның серен аңламастан, сүзен дәвам иттерде: — Әйтәм ич, Хәмзә абый бер көн үзе дә сөйләп утырды Минем әтн Иске Бохарада өченче полк шәһәргә керү белән үтерелгән. Аннан тагы Альфред иптәш тапкан донесение дә... Әйтәм ич Апа каршы берсе дә җавап кайтармады Латиф урыныннан торды. — Сез мине гафу итегез, мин артык утыра алмыйм, вакытым юк. Рәхмәт сезгә. Аның китәргә җыенуын сизгәч, Альфред та аякка басты. — Мвнем сезгә әйтәсе сүзем бар иле,— диде ул, карангы коридорга Хәбибрахман утны яндырып жибәрде. Латиф әрнүле елмаю белән Альфредка карады да: — Шулаймы? Минем дә сезгә әйтәсе сүзләрем бар. Мин ашыгам, бәлки сез мине бераз озата барырсыз? Алар икесе дә киенә башладылар. — Син, Альфред, кайтырсың бит әле?— диде Хәбибрахман, ишек бигенә үрелеп. — Әйе, күп булса бер ун минуттан. Алар чыгып киттеләр. Хәбибрахман киез башмакларын чыштырда- тып кухня якка чыкты һәм анда, сөт ашап утырган Ләйләнең башыннан сыйпап, газ плитәсенә чәйнек белән су куйды. — Кызым, кайнап чыккач әйтерсең! — Ә син ниелнеең, бабакаем? — Ә без менә теге күзлекле абын белән язу язабыз. — Ә күзлекле абый китте бит. __ — Ул хәзер килә, нәнием. Син чәйнекне күзәтә тор, ярыймы’ Юкса, беләсең бит... _ н-ю,— диде Ләйлә, борынын жыерып,— минем дә сезнең белән язу язасым килә. Хәбибрахман жавап кайтармады, тагы аның аяк чыштырдатуы ишетелде. Ничектер сәер килеп чыкты. Латиф, шатланасы урында, нигәдер көтелмәгән сагаючанлык күрсәтте. Шулай шул, бик сәер, бик сәер, сагаерлык та. Карт, барына кул селтәп, алдындагы язуларга чумды Өстәлдә яткан калын күн портфельдән соңгы көннәрдә үзенә бригадада бергә хезмәт иткән кордашларыннан килгән хатлар пачкасын тартып чыгарды. Бу хатларны озак көтте Хәбибрахман. Инде язмаслар, ахры, дигәндә генә килә башлады алар. Хатларны һич көтелмәгән, югалган, беткән дип уйланган кешеләр яза иде. Татар бригадасында кайчандыр сугышып йөргән егетләр хәзер илнең төрле почмакларына таралганнар. Барсының да шатлыклары шул, күп гомерләр узуына, тормыш сикелтәләре бик күпләрне шактый хәтәр тетрәтүенә карамастан, полкташлар кызыл әләм ялкыннары белән нурланган гражданнар сугышы елларын онытмаганнар, алай гына да түгел, үзләренең яшьлекләре узган шул шаулы көннәрне күңелләрендә якты истәлек итеп саклыйлар. Хәбибрахман хатларны конвертлардан бер-бер артлы чыгарды. Бер хат Төркмәнстаннан килгән иде. «Хәбибрахман иптәш, бәлки сезнең мактаулы эшегездә ярдәмем тияр дип, мин хәтердә калган иптәшләрнең портретларын сурәтләргә тырышып карыйм әле. Менә минем күз алдымда бригада командиры Йосыф Ибраһимов басып тора. Ул уртадан түбән буйлы, чем кара күзле, кара кашлы, елдам-житез һәм бик сөйкемле кеше. Ул революциягә кадәр үк белемле интеллигент булып житлеккән кеше. Нәзакәтле, ләкин нык, батыр, ихтыяр көченә бай кеше. Аның өстендә күн кием, билендә агач кабуралы маузер. ...Менә минем күз алдымда башта штаб начальнигы булып хезмәт иткән, соңыннан бригада командиры булган Литва татары Александр Тальковский.„> Кинәт ишек звоногы шалтырады. Хәбибрахман, хатларны портфеленә тыкты да, ашыгып коридорга чыкты. Ишек янында Альфред басып тора иде. — Минем вакытым бик чикле,—диде ул,—әле бик мөһим йомышыгыз булгач кына... Ул кыска мех киемен салып чөйгә элде дә эчкә кереп китте. — Вакытыгыз да чикле булгач, алайса, Альфред, сүзне озынга сузмыйча гына, кереш сүзсез дигәндәй, башлыйк. Менә нәрсә. Хәбибрахман зиһенен туплап Альфред каршысына барып утырды. — Мин сезгә әйттем микән, юк микән. Казанда бер күләгәм яши... ♦ — Бераз гына төшенәм. Сез теге Бакировны әйтәсезме? Ә кулыгыз- 2 да нинди дә булса аргументлар бармы соң? — Сабыр итегез, башта тынлап бетерегез,— диде карт, ризасызлык “ белдереп. ь — Тыңлыйм. = _ — Менә шулай. Хикмәт шунда, Альфред, мин күптән түгел генә, 5 уйламагандакөтмәгәндә үзем туып үскән авылдан бер көндәлек дәф- £ тәре алдым. 2 — Көндәлек дәфтәре,— дип сорады Альфред. Аның йөзенә куаныч * билгеләре чыкты. Ф — Әйе, көндәлек дәфтәре,— диде карт, бераз аптырап. — Дәвам итегез,—диде Альфред, серле генә елмаеп. — Менә шул көндәлек дәфтәрендә минем тиешле аргументларым u теркәлгән инде. Мин сезгә ул көндәлек турында әйтмәгәнмендер бит? £ Альфред, тыела алмыйча, тавышланып көлеп җибәрде. — Мин сезнең көндәлегегезнең табылуына бик-бик шат, Хәбибрах- * ман абзый,—диде ул,— сез белмисез, ләкин бу эшкә минем дә бераз катнашым бар. = — Ничек?—диде Хәбибрахман, тәмам аптырап,— нинди катнашы < гыз, мин сезгә аның турында сөйләгән идеммени? — Сез аның турында миңа бик борчылып сөйләгән идегез. Бәхеткә каршы, сезнең туган авылыгыздагы бер укытучы минем дус булып чыкты Мин аңа шул көндәлекне эзләүне оештыр әле, дип хат җибәрдем. Мин бик шат. Бүген үк мин ул дуска сезнең исемнән дә рәхмәт әйтеп хат язачакмын. Хәбибрахман, күңеленнән картлыгын, хәтерсезлеген әрләп һәм шул ук вакытны Альфредка ничек рәхмәт әйтергә дә белмичә, сәер генә елмайган хәлдә сүзсез утыра бирде. XXVII Латифнын җитмеш эше бар, үтәләсе йомышлары хәттин ашкан. Ләкин, шулай булуына да карамастан, алардан әзгә генә аерылган арада да әтисе турындагы хәсрәте яңадан дөрләп кабына иде. Серле һәм куркыныч иде. Юк, ана бернинди дә куркыныч яналмый, әлбәттә. Бу ниндидер исемен табуы читен булган бер курку, һәркем үз якынының яхшы булуын тели. Атаның баласы белән горурланасы килә. Хатын иренең абруйлы булуын тели. Юк, бала атасы өчен һич жавап бнрмәсә дә, аның өчен, әтисе өчен, ут йотмый булдыра алмый икән шул. Бигрәк тә хәзерге сыйныфлар якалашкан, бөтен планетаны шаулаткан тиңсез көрәш барган бер чорда. Гаҗәп хәл, дип уйланды Латиф, кеше хәлен кеше белми икән шул, үз башына төшмәсә. Ул, мәсьәләгә айнык карап, үзен тынычландырырга тырышты. Ләкин шомлы уйлар аның саен арттан һич калмыйча дәһшәтле билгесезлек рәвешендә күңелне сыкратып, йөрәкне авырттырып торалар иде. Латиф, торып, көзгегә карады. Әле менә яна хәбәр ишетелгәч, кинәт яңаклары суырылып калган, күз төпләрендәге каплары салынып төшкән иде аның. Кыйшайган галстугын төзәтеп куйды һәм: — Керегез әле,— диде секретарьга. — Нәрсә, Латиф Ибраһимович? — Әйтегезче, мина килгән хатларның барысы да үземә генә тапшырыламы? Секретарь кызның бизәнгән матур йөзенә җете кызыл төс керде. — Ничек инде, мин аңламыйм, Латиф Ибраһимович, әлбәттә, сезгә генә тапшырыла! , Латиф үзенен ахмак бер эш эшләп ташлавын тойды һәм хәлне йомшарту өчен: м — Миңа бер хат булырга тиеш иде,— дип куйды.— Ләкин ни өчендер ул һаман килми. Әллә, мин әйтәм, сез ялгышып башка берәр кешегә бирдегезме? — Юк, андый эшнең булуы мөмкин түгел,— диде секретарь, катгый тон белән. Латиф кызыйның үпкәләгәнлеген анык аңлады. — Ярар, хәтерегез калмасын, Наталья Герасимовна,— диде ул, үзен елмаерга мәҗбүр итеп. Ул шунда ук үзенең гамәленә анализ ясарга да өлгерде. Әгәр теге Мюнхендагы кеше һаман аның әтисе булып кыйланса, әлбәттә, аңардан тагы бер хат килергә тиеш кебек иде. Чөнки инженер аңа Латиф турында әйтми калмагандыр. Кыз борылып чыгып китәр алдыннан Латиф, үзе дә тоймастан: — Зинһар, сез миңа дигән корреспонденция булса, башка беркемгә дә бирмәгез,—дип калды. Ул хәзер Министрлар Советына барырга тиеш иде. Тиешле белешмәләрен барлады да, киенеп, молнияле портфелен бер почмагыннан тоткан хәлдә чыгып китте. Гадәттәгечә, ул бүген дә эшендә тоткарланды, бу юлы кичен үзе утырыш уздырды. Ниһаять, арып-талып, кабынырга торган дарыдай ярсып, өенә кайтып керде. Өйдә аны улы ялгызы гына каршылады. Ул ишекне һич теләмәгәндәй генә ачты. — Әниең кая китте, улым?—диде Латиф, киемнәрен чөйгә элеп. — Әллә! Мунчага китте бугай. — Нигә, әйтмәдемени? — Ә нигә миңа әйтсен ул,— диде егет һәм бүлмәсенең ишеген ябып куйды. Латиф, күңеленең тагы да катырак сыкрана башлавын тоеп, кухня якка чыкты. Ачуы кабарганнан кабара һәм озакламый ул, һичшиксез, нинди дә булса сылтау табып, улына бәйләнәчәк иде. Ләкин ул шулай да үзен вакытында тыеп кала алды. Кухняга кереп, хатыны әзерләп киткән ашны җылытып алды. Аннары, кухня шкафындагы коньяк шешәсен кулына алгач, уйланып карап торды. Карасана, эчемлек болай гына түгел иде ләбаса! Кемнең эчүе мөмкин моны? Шундук аның суына башлаган ачуы дөрләп яңадан кабынды һәм ул коньякны Марат эчкәндер дигән фикергә килде. Әлбәттә, шулай, юкса ничек инде ул, гомердә булмаганча, әтисенә шундый тупаслык күрсәтсен. Латиф шешәне өстәлгә куйды да ашыгып коридорга чыкты. — Улым, кил әле! — Ну, нәрсә инде?— диде егет, ризасызлык белән. — Кил әле, кил. Марат, һич теләмичә генә, эленке-салынкы хәрәкәтләр белән бүлмәсеннән коридорга чыкты. — Әйдәле,— диде Латиф. Алар кухняга керделәр. — Әйт. Син эчтеңме?—диде Латиф, шешәгә бармак белән төртеп. Ул улының хәзер үк яшермичә, әйе, әтием, мин кызыксынып кына, нинди нәрсә икән ул, дип кенә эчеп караган идем, диюен көтте. Хәлбуки, малай ачуыннан агарынып ук китте. Аның нәкъ әтисенекенә охшаган яшькелт күзләре хәзер ут чәчәләр иде. — Нәрсә син,— диде ул,—котыра башладыкмы әллә?! Латиф артык түзеп тора алмады, улын эләктерде дә җилтерәтеп каршысына ук китереп бастырды. Улының йөзендә хәзер дәһшәт ча- гыла иде. Ул тайпылып читкә китәргә өлгермәде, Латиф ике куллап з улының яңакларыннан кысты: — Сула,— диде, тыны кысылып. Бала, әмер үтәү теләгеннән битәр “ куркуыннан, тирән итеп көрсенеп куйды. Шайтан белсен, эчкәнме, эч- < мәгәнме, юньсез малай! Латиф аныклап белә алмады, ләкин коньяк исе £ сизелмәсә дә, ул эчкәндер дигән фикер аңа карап үзгәрмәде. — Нишләтергә инде сине, малай актыгы,—диде ул, сукранып,—£ уналты яшьтән бозыла башладың, сукин сын. Мин синең яшьтә... Ул сүзен әйтеп бетермәде, кинәт ишек звоногы чылтырады. - — Бар ач, нәрсә карап каттың!—дип кычкырды Латиф Әйтерсең лә, егетнең түземен җимерү өчен бары шул гына кирәк иде, Марат күз х яшьләрен агызып шундук елап җибәрде. Латифнын кунел төбендә = нидер дерт итеп куйды. Әйе, улы бит аның йөрәк парәсе, төпчеге... Лә- ° кип ул шулай да: * — Җен малай, дип сукранып ишек ачарга үзе чыкты. Гөлбикә, кәефе бик күтәренке кыяфәттә, алсуланып мунчадан кай- * тын керде. Өйләрендә ванна булса да, ул шулай айга бер-нке тапкыр ң Болак буендагы мунчага бармый калмый иде. — И-и, син дә кайткансың икән,— диде ул, ирен күрү белән якты- < рып. Латиф сүзсез генә аңа чишенергә ярдәм итте. Хатыныннан җылы мунча арулыгы бөркелеп тора иде. Ул тыгыз итеп бәйләнгән яулыгын чишмичә генә кухня якка узды һәм улының өстәл янында мышык-мышык елап утырганын күргәч, хәйран калып, кашларын күтәрде. — Әбә-әү, ни булды сиңа, улым?! Улы отыры ныграк, хәзер инде тавышланып ук елый башлады. Латиф чыраен бозып: — Ул мәгънәсезгә миннән эләкте әле.— диде. — Нишләгән,— диде Гөлбикә, куркынып. — Әнә нишләгән,—диде Латиф, шешәгә күрсәтеп. Хатыны аңламаганлыгы» белгәч, ул «эчкән» дип өстәде. — Эчкән ди менә! Үзе эчкән, ә мин гаепле. Больно мне иужно синең аракыларың! — Әтигә алай әйтмиләр. Тор. улым, бар, бүлмәңә кер,—диде Гөлбикә, үзе иренә рәнҗүле караш ташлады. Тәгаен Латиф белмәгән бербер хәл булган иде. Тәгаен ул егетне юкка гына рәнҗеткән иде. Ләкин улын үз бүлмәсенә озатып Гөлбикә кире кухняга кергәч, Латиф бик җитди кыланган булып: — Юкка син, Гөлбикә, Маратны узындырасын. Син, әни буларак, аның бу эше өчен рәнҗергә тиеш идеи,— диде. — Карале, картым, ул бит эчмәгән. Нигә син шулай үз улыңны — диде Гөлбикә. — Эчмәгән, эчмәгән! Мин сипа әйтәм икән, значит, юкка гына сөйләнмим инде. Спи бит белмисең, мнн аның... Латиф «авызын иснәп карадым» димәкче иде. Ләкин кинәт, үзенең артык ваклануын тоеп, тукталып калды. Хатыны ана тагы баягы кебек итеп күзләрен тутырып рәнҗү белән карап алды. — Әллә нишли башладың син, Латиф!? Шулкадәр дуамалланырга ярыймы соң инде! Бслмисең-нитмисен, хөкем чыгара башлыйсын. __ Ничек белмисең, ничек белмисең?—диде Латиф, әтәчләнеп. — Белмисең шул. — Белмәсәм, коньяк нишләп кимегән? — Гаяз абый килгән иде. Шуна бер чынаяк салып бирдем. — Ә-ә, алай булса,—дип мыгырданды Латиф. Хатыны үзен ничектер өтек итеп күрсәткән яулыгын чиште дә башын селкеп әле кибеп җитмәгән чәчләрен дуылдатып куйды. Шул чак ана элекке горур матурлыгы кире кайтты. Ахмак бер хәлдә калды бит Латиф. Гөлбикәнең, җиңү тантанасын сиздергәндәй, иренә һич карамыйча эре бер кыяфәттә көзге каршында чәч тарап торуы аны тәмам аяктан екты диярлек. Латиф коньяк эчеп җибәрде. Чәнечке алып бераз ит кисәкләре кап- калады, ләкин тамагыннан аш үтмәде. Ниһаять, ул уянырга теләгәндәй каты итеп маңгаен сыпыра башлады һәм, хатынының көзге алдында чәче белән булашуына һич карамыйча, үз бүлмәсенә керде. Юк, аның мондый халәттә хатынына яңалыкны ачасы килми иде. XXVIII — Карале, Латиф, син нигә тормыйсың инде, сәгать ун бит,— дигән сүзләргә ул чәчрәп уянып китте. Каршысында Гөлбикә басып тора иде. — Бүген соңрак барасыңмыни?—дип сорады ул. Латиф, кабаланып, урыныннан торды да киенә башлады: — Сон барасы түгел, киресенчә,— диде. Ул сәгать бишне суккач кына йоклап китүе турында бер сүз дә әйтмәде. Хәтта алай гына да түгел, уянып киткәч тә әле уйлары үзеннән үзе һаман, өзми-куймый бер үк нәрсә тирәсендә чуалдылар. Ни пычагыма соң әле ул, тирәнтеи фикер йөртмичә генә, теге авыл укытучысына эч серләрен ачып салды? Латиф, батырчылык итеп, Хәбибрахманның киявеннән килгән хат турында хатынына сөйләде.. Ниһаять, бераз җиңеллек тоеп эшенә китте. Трестта аны гадәттәгечә якты чырай белән каршы алдылар. Бераздан эш турындагы уйлары Латифны тагы да тынычландыра төште. Учреждение бусагасын атлап керү белән ул үзен борчыган нәрсәләргә шактый тыныч карый башлады, хәтта аңарга үзенә булган элекке ышанычы яңадан әйләнеп кайтты. Ләкин, кызганычка каршы, бу да озакка бармады. Ул, үзе дә сизмәстән эшеннән аерылып, тагы кичәге хәбәр тудырган газаплар белән булаша башлады. Ул, кәгазьләреннән аерылып, тәрәзәдән күренгән өй түбәләренә текәлде һәм хәрәкәтсез калды. Юк, аның зиһене бернәрсә дә теркәми иде. Латиф үзенең эчке дөньясына чумган иде. Ниһаять, ул ныклы бер карарга килде. Тик ятарга ярамый. Әгәр аңа каршы козырь ташланган икән, ул тагы да зуррагын каршы якка ачып куярга тиеш. Бары шулай гына. Чөнки башкача аңа җан тынычлыгы насыйп булмаячак. Ул, Хәмзә Бакиров сөйләвеннән, әтисенең фронттагы мәхәббәт маҗарасын хәтерләде. Тукта, кем әле ул? Ул —Талия Котдусова, Алафу- зов заводыннан. Әтисе шуңа гашыйк булып шашынып йөргән. Латиф шунда ук телефон трубкасына үрелде. Җитен комбинатында андый кызны белергә тиешләр иде, аныңча. Чөнки гражданнар сугышы елларында фронтларда татар кызлары әллә ни күп булмаган. Ләкин башта уйлаганча Латиф ансат кына ул Талиянең эзенә төшә алмады. Машинасына утырып чыгып китәргә туры килде аңа. Белсәләр, шул елларда заводта эшләүчеләр, хәзерге пенсионерлар белер аны, диделәр.^ Латиф завод идарәсе тарафыннан бирелгән барлык адреслар буенча йөрергә кереште. Соңгы адрес буенча табылган карчык аңа өметләнерлек хәбәр сөйләде. Чыннан да, шундый кеше булган икән. Гражданнар сугышы беткәч Талия ире белән Казанга кайткан, ләкин Ьөек Ваган сугышы алдыннан ул машина астында калып һәлак булган, ә ире армиягә китеп, сугышта югалган. — Аларнын бала-чагалары юк идемени’—диде Латиф. Әби бик озак уйланганнан соң аларнын кызлары булырга тиешлеген әйтте. Карчыкның белүенчә, кыз хәзер кияүдә, үзәк урамнарның берсендә, Казанда яшәргә тиеш иде. Тен җиткән иде инде. Талиянең кызын эзләүне иртәге көнгә калды- ♦ рып, Латиф өенә кайтырга мәҗбүр булды. 3 Бу вакытта да аның хәле шулкадәр сәер иде ки, барлык уй-теләклә- § ре бары тизрәк шул сонгы өмет йолдызы җемелдәгән очрашуга кайтып калды. Иртәгесен ул, эшкә барганчы, Талиянең кызын эзләп тапты < Баксаң-күрсәң Латифлардан ерак та тормый икән үзе! = ф Ап-ак йөзле бер чибәр генә блондин ханым каршы алды аны. Ул. ' өйдәге тәртипсезлек өчен гафу үтенеп. Латифны эчке бүлмәгә узарга ь чакырды. Латиф исә, мәрхүмә Талия Котдусовадан истәлекләр, хатлар калмадымы? дигәч, хатын шаркылдап көлеп үк җибәрде — Сез дә тарихчымы әллә? — диде ул —Менә сез әнинең истәлекләре белән кызыксынып килүче икенче кеше инде. — Шулай укмыни, килүче булдымыни? — Булды шул,— диде ачык чырайлы хатын,—әнинең барлык язу- о ларын, хатларын Бакиров дигән бер агай тикшереп китте. Латиф уңайсызланып җилкәләрен жыерды — Мин тарихчы түгел шул. Хикмәт бары шунда сезнен әниегез * белән минем бер бик якын кешем гражданнар сугышы чорында дус булганнар һәм мин... х Латиф тукталып калды. £ — Ах. сез әллә минем әниемә гашыйк булган Ибраһим Касыймов- нын туганымы? — Әйе,— диде Латиф, балалар кебек кызарынып. Хатын ашыгып күрше бүлмәдән бер төргәк кәгазь алып чыкты — Рәхим итегез, әнидән калган кәгазьләр менә шунда — Ул. елмаеп, Латифка күз атты.— Сезнең абзагызнын әниемә гашыйк булып йөрүен, ул әтиемә кияүгә чыгарга булгач, көндәшенә кул күтәрүен әтиләрнең көлешеп искә алганнары әле дә хәтеремдә. Латиф жавап бирмәде, үзен никадәр тыярга теләсә дә, булдыра алмыйча, ашыгып, өстәлдә яткан кәгазьләргә үрелде. Хат, хат кирәк иде аңа! Тәгаен, Латпфнын әтисе Талиягә бер генә хат язмагандыр. Шуларның бәлки берәрсе саклангандыр әле Шул хат табылса, ана башка берни дә кирәкми, берни дә кирәкми. Ул озак эзләнде. Ниһаять, артык җитдиләнеп тынып калды. Тукта, бу шул үзе түгелме сон? Латиф, чәй кәгазенә гарәп хәрефләре белән язылган хат кисәген кулына алды. Әйе. тузып беткән хатның азагына «Ибраһим Касыймов» дип кул куелган иде. Ләкин Латиф бермәл хәл алып күзләрен йомган килеш утырды да, хатынны аптырашта калдырып, аягүрә басты. — Барсы да аңлашылды,—диде ул ничектер карлыккан, зәгыйфь бер тавыш белән,— Хушыгыз. Аның тизрәк кешеләрдән ераккарак. читкәрәк китеп үзенең яна ачы шын сеңдерәсе, үзенең яна бер гажәп халәтенә лаеклы күкел тигезлеге табасы килә иде. XXIX Канчандыр Альфред белән беренче тапкыр очрашкандагы кебек, Хәбибрахман абзый үзенең көндәлек дәфтәрен укып, баштан кичкән утлы-давыллы көннәрне хәтерләгәч тә. канатланып дәртләнеп китте. Юк. аңа һич тә кире чигенергә, ниндидер бер намуссыз кешенең оста дәлилләүләренә карап икеләнергә ярамый Дөреслек УЛ һәрвакыт бөек. Бәлки. Хәбибрахманның һәм анын дусларының гайре табигый батыр - 51 лыклар ясаганы да юктыр. Ләкин алар вакытында булдыра алганнын барын да эшләделәр. Нигә моны барлык кешегә, хәтта тарихка җиткермәскә?! Нигә менә шул нәни Ләйлә, үскәч, аңлы бер кеше булгач, үзенең бабасы турында белми йөрергә тиеш? Дөрес, картлыкның да начар яклары бар! Буыннар сызлый, көч-хәл кими. Ләкин бу акланырга сәбәп түгел әле. һай, Хәбибрахман, кайда синең типсә тимер өзәрдәй чакларың?! Кайда синең баскан саен очкыннар очырткан ир-егет вакытларың!? Бирешмә, бирешмә, карт! Яле, күтәрел. Үзеңне кулга ал. Без әле алай тиз генә төшеп калмыйк. Күрсәтик әле барысына да карт гвардиянең кем икәнлеген! Хәбибрахман абзый, квартир ишеген бикләп, ачкычны күршесенә бирде дә таягына янтаеп баса-баса музейга таба китте. Анда аны таныйлар иде, җылы каршыладылар. Ләкин, эшнең асылын аңлагач, мондый хәтәр мәсьәләне иң элек профессор Даутовка җиткерергә кирәклеген әйттеләр. Беренчедән, ул тарихчы, авторитет, икенчедән, ул нәкъ менә шул Хәбибрахман үз башыннан кичергән чор белән кызыксына. Хәбибрахман абзый күңелен төшермәде, таягына тагы да ныграк янтая төшеп, университетка таба юнәлде. Ул барып җиткәнче берничә тапкыр ял итте, баскычтан менгән арада тәмам ухылдап чыкты, мәгәр теләгенә иреште, профессор кабинетына барып җитте һәм, артык тәкәллефләнмичә, шакылдатып та тормастан, ишекне ачты. Профессор аны, лупа тотып, ниндидер борынгы карта тикшергән хәлдә каршы алды. Ишек ачылып ят бер кеше күрүен ул абайламады да, күрәсең, кафедра кешесе дип уйлады булса кирәк. — Килегез әле, мин сезгә нәрсә күрсәтәм,—диде. — Исәнмесез, профессор,— диде Хәбибрахман, галимнең янына ук барып. Профессор аны бермәл танымыйча торды. Таныгач, елмаеп җибәрде. Куанычына каршы, Даутов Хәбибрахманның исем-фамилиясен дә хәтерли иде. — Утырыгыз рәхим итеп,— диде ул, урын күрсәтеп. — Мин сезнең белән бик җитди әңгәмә корырга килдем,— диде Хәбибрахман абзый, сүз башлап. Карт куен кесәсеннән көндәлек дәфтәрен алып өстәлгә салды, профессор сабыр гына көтте, бер Хәбибрахманга, бер дәфтәргә карап куйды. Сүзне ничегрәк башларга белмәгәндәй, кашларын җыергалап, тамак кыргалап утырган картның җитди сүз башларга теләве ачык иде. Ниһаять, Хәбибрахман, зиһенен җыеп, сүзгә кереште. Профессор, комачауламасын дигәндәй, ике арадагы китаплар өемен дә читкәрәк этте. Хәбибрахман барысын да сөйләде. Күңеле бушап, үзе җиңеләеп калгандай иде хәзер. — Әйтәм җирле, теге музейдагы инциденттан соң күңелдә ниндидер төен калган иде,— диде профессор.— Мин сезнең олы, җитди кеше буларак, алдашу юлына басмаячагыгызны тойган идем, хәлбуки сез иптәш Бакировка каршы ул чакны нигезләп берни дә әйтмәдегез. — Мин ул чакны коралсыз идем,— диде Хәбибрахман, тәмам җанланып — Минем бер дәлилем дә, хаклы икәнлегемне исбат итәрлек бернинди мөмкинлегем дә юк иде.— Ул, кабаланып, калтыранган бармаклары белән көндәлек битләрен актара башлады. Менә, диде ул, яшьләнгән күзләрен профессорга төбәп,— мин сезнең вакытыгызны күп алмам, тик шулай да берничә юлын укып күрсәтим әле. Көндәлектәге укылган урында 1919 елның унтугызынчы июнь көне тасвир ителгән иде. Таң ату белән безнең гаскәрләргә каршы атлы казаклар һөҗүм башлый. Таякның иң юан башы тугызынчы ротага төшә. Дошман көчле, ул сан ягыннан да, корал җәһәтеннән дә куп өстен. Ләкин, шуңа да карамастан, кызылармеецлар каһарманнарча су- гышалар, дошманның котырынган атакасын берничә тапкыр кире кайтаралар. Хәл штык сугышына кадәр барын җитә. Ләкин көндезге унберләрдә өченче батальон полкның төп көчләреннән аерылып камалышта кала. Күп тә үтми, икенче батальонның язмышы да кыл өстендә икәнлеге мәгълүм була. Ниһаять, ул күп югалтуларга дучар ителсә дә. * беренче батальонның ярдәме белән үзенең төп көчләрен саклап, ут з божрасыннан чыга башлый. ’ § Полк башта Воробьевка дигән авылга таба чигенә. Ләкин тиздән бу авылның дошман кулында икәнлеге беленә. Полк белән командир яр- < дәмчесе Сабитов җитәкчелек итә. Ул оста маневрлар ясап, полкны дош- = ман уты астыннан алып чыга, ләкин үзе батырларча һәлак була. Хәзер бердәнбер чара Гамалеевка станциясенә барып, андагы полк штабын £ дошманнан саклап калу. Тик, кызганычка каршы, казаклар монда да 5 килеп өлгергәннәр инде. Комендантский взвод барлык көченә тыры- « шып, кан коеп, үзеннән күп тапкыр көчлерәк дошман белән сугыш ф алып бара. Яраланып беткән, ач, ялангач кызылармеецлар соңгы па- х троннары белән мылтыкларын корып, тагы сугышка ташланалар. Лә- з кин бу — вакытны бераз гына булса да кичектерү өчен генә ярый. « Рәхимсез дошман барыбер безнең гаскәрләрне изеп, сытып китәчәк. ь Бары бер бурыч: дошманның тоткарлануыннан файдаланып, станциядәге тупикка кертелгән тугыз вагонны коткарып калып булмасмы? * Чөнки анда штаб, анда документлар. Бу эш Хәбибрахманга йөкләтелә. ң Ул, котырынган ут өермәсе арасыннан чыгып, сигез егет белән бергә = станциягә йөгерә. Ярый әле вагоннар үз урынында икән. Ләкин аларны < алып китәр өчен берәр паровоз, я декалог кисәге булсынчы! Егетләр шундый җаваплы бер минутта зур тапкырлык һәм батырлык күрсәтәләр. Колгалар ярдәмендә вагоннарны берәмләп кузгаталар һәм составны урыныннан алып китәләр. Дошман утыннан котылганчы тугыз километр араны этеп баралар.. Хәбибрахман абзый шул җирдә тукталды да сорау белән профессорга текәлде. Аның карашы, күрәсезме, менә ничек булды бит ул, без мең михнәт чигеп үз җилкәбездә советны дошманнан сакладык, ә кемнәрдер, берни эшләмәгән хәлдә, шуннан үз даннары өчен файдаланалар, дия иде. Профессор, Хәбибрахманның көндәлеген алып, үзе укын башлады. — Ул нәкъ менә шушы эшләрне, беренче полкның штабын коткаруны мин үзем башкардым дип сөйли,—дип куйды Даутов, берничә биг укыганнан соң. — Шулай,—диде Хәбибрахман. — Искитмәле оятсызлык!— диде профессор. — Әйтеп бетергесез. — һичсүзсез фаш итәргә, фаш итәргә! Тарихның бер генә тамчысын бозып күрсәтү дә зур җинаять ул. Мин шундый карашта. Фальсификаторлар белән көрәш бик нык көчәергә тиеш — Мин дә шулай уйлыйм,—диде Хәбибрахман,—ләкин нидән башларга? Даутов бераз вакыт уйланып утырды. — Хәбибрахман ага, бу көннәрдә сезгә Альфред Хәйретдинов килеп чыкмадымы? — Булды ул миндә. — Бик әйбәт,—дип куйды профессор,—минемчә, сезгә ни элек көндәлегегезне матбугатта бастырып чыгарырга кирәк. Менә шуны оештыруда ул сезгә ярдәм итәр. — Ул дигәнегез Альфредмы инде? — Әйе, Альфред Яхич. Ул яшь, энергияле, акыллы кеше, аннан иренчәк тә түгел. Мин шефлык итүне үз өстемә алам. Ул, елмая төшеп, мөһим сер чишкәндәй: — Шушы көннәрдә хәл ителә. Без аны кафедрага ассистент итеп алабыз,— диде. . v е. < __ Адресын калдырган иде булса кирәк ул егет, — дип куйды Хәбибрахман, чигәсен кашып. — Менә аның адресы,— диде профессор, Альфредтан килгән хатның конвертын сузып.—Киңәш шул: сез, ог-кка сузмыйча, аны чакыртыгыз да эшкә керешегез. — Ләкин эш аның белән генә бетмәячәк бит әле. Мин сезгә тегенең кайбер башка мәсьәләләрдә дә караклыгын әйтә алам. Теләсәгез, тагы укыйм. — Мин сезгә ышанам. Без иркенләп бер утырырбыз әле. Ә хәзер сезгә йомгакны сүтә башларга кирәк. Аннан күз күрер. Мондый хәлдә дәшми тору ул инде... беләсезме, ни дигән сүз? — Беләм. — Тик тагы менә шул, бу дәфтәрегезне югалтмагыз, саклагыз. XXX Луиза, Альфредка ярдәм итү теләге белән, кием тектерергә кирәклеген сылтау итеп, якшәмбе көнне Казанга китте. Комиссия тикшерүләре, бәхеткә каршы, шома гына үтте. Луизаның исәбенчә, әгәр ул үзе эшкә керешеп, Альфредка ярдәм кулын сузса, һичшиксез, аның ире Әхмә- диев яласыннан да котылачак иде. Луиза, Казанга килеп төшү белән танышларына кереп, Латифларга телефоннан шалтыратты. — Латиф абый өйдәме? Латиф абый кирәк иде миңа, апа,— диде ул Гөлбикәгә. Телефондагы кешенең Латифның хатыны икәнлеген тою өчен, әлбәттә, хатынкыз һәм Луиза булырга кирәк иде. — Сез кем буласыз соң?—дип сорады Гөлбикә. — Мин эш буенча, апа,— диде Луиза, бик җитди тон белән. — Хәзер әйтәм,— диде Гөлбикә,— ул әле ванна керә. — Мин. әгәр рөхсәт итсәгез, сезгә барып чыгар идем, апа,— диде Луиза,— Минем Латиф абыйның үзен күреп сөйләшәсем килә. — Яхшы, әйтермен, ул сезне көтәр. Луиза иптәш кызының кулын кысты да, теге никадәр кыстамасын, артык тоткарланмыйча. Латифларга чапты. Ул зәвык белән җыештырылган бай, җитеш квартирага барып кергәндә, хуҗа ваннадан чыккан, хәзер чаңгы каешларын көйләп маташкан улына булыша иде. Ул, аптыравын яшерергә тырышып, Луизаны төксе йөз белән каршы алды. Луизаның тавышын ишетеп коридорга чыккан Гөлбикәнең йөзендә исә ниндидер салкын елмаю һәм сынаучан бер караш билгеләре чагылып китте. Минем сезгә бик зур йомышым бар, Латиф абый. Мөмкинме?— дип сорады Луиза. Бу яшь хатынның йөзендә ярарга тырышып елмаю һәм үз дигәнен итәргә әзер тору күрде Латиф. Тәмам тәшвишкә калган хәлдә, ул, ни әйтергә дә белмичә, тамак кырып куйды. — Рәхим итегез. Нинди йомыш? Луиза, Латиф ишарә ясау белой ук. куз ачып йомганчы дигәндәй, мех эчле итекләрен салды да, авыл гадәте буенча, оекчан гына, мантодан, хәтфә келәм җәелгән эчке бүлмәгә узды. УтыР ыгь,3 -~“ днде Латиф. Луиза җыйнак кәнәфигә чумды һәм «1„^?!,!.ГД Хас»лКЬ13Ыгу тойгысы аша бүлмәдәге стильле мебельне күзеннән ки !ерде. Менә шундый булсын иде ул өең, дигән уй аның йөзен- дә ачык чагыла иде Ләкин алда шулай да житди сөйләшү тора иде әле ниндидер кырыс кыяфәтле, олы гәүдәле агай, бик зур кешедер инде. Әл ЛбТ Д - Лунэаның әрсезлеген өнәми, ләкин нишләмәк кирәк сон” Альфред өчен барысын да эшләргә әзер Луиза Сөйләп җибәрегез.— диде Латиф. Луиза каршысына утырып * луҗа ничек дип тә юрарга белми иде. Күнел төбендә сызып ниндидер з төер ята Ул исә хәтәр бер нәрсәгә, дәһшәткә әйләнергә тора Чыннан § да, нәрсә кирәк бу чибәр хатынга’ Латиф, шундый уйлар кичереп. “ Луизанын тизрәк сүз башлавын көтте. < — Мин Альфреднын хатыны,—диде Луиза —Сез аны беләсез бит’ а Альфред Хәйретдиновны Латиф отыры сагаеп, Луизага текәлде. — Әйе. Беләм мин аны. Хатынның йөзен башта матур елмаю балкытты. Аннары УЛ житди 5 ләнеп: Ф — Бер күңелсез нәрсә килеп чыкгы, Латиф абый,—диде — Альфред ничектер сез биргән адресны онытып калдырган Сез ана ФРГда х яшәүче әтиегезнең адресын биргән идегезме’ Яшен яшьнәп киткәндәй булды. Латиф ирексездән куркынып ишек £ кә карап алды. Җавап бирү урынына, «әйе» дигәнне анлатып, бары ияк кенә какты. < — Чит илдә минем бернинди дә әтием юк Шхннан, шуннан,—диде * ул, ниһаять, тынычлана төшеп — Кайда оныткан соң ул аны’ Адресны = дигәнем... < — Ләкин эшнең хәтәрлеге шунда- ул адресны бер иптәш тапкан И нигәдер хәзер Альфредка тузга язмаган гаептәр тагарга йөри Ул соңгы вакытларда Альфредка гел каныга Шул! — Ничек инде, ни өчен алай? Әллә адресның иясе .. — Янәсе, ул чит ил шпионнары белән бәйләнеш тота — Ничек инде’—диде Латиф, бөтенләй агарынып —Фамилиясе ничек анын? — Фамилиясе — Әхмәдиев Латиф, ни әйтергә дә белмичә, бер мәл өнсез утырды — Хәзер сез минем ни өчен килгәнемне аңлыйсыздыр инде,— диде Луиза, сүзен дәвам иттереп — Мин сезгә үтенеч белән килдем Әгәр сез Альфредка ярдәм итмәсәгез, анын пычратылды мөмкин Минемчә, моңа бернинди дә нигез юк Луиза, озын керфекләрен сирпә-сирпә, җавап көтеп Латифка текәлде. Кинәт Латифнын күңелендә ниндидер яна тойгы туды Тукта, ни өчен бу шундый сорау бирә әле ана’ Ә дөреслектә ул Альфред хатынымы сон’ Ни өчен минем өемә әрсезләнеп килеп кергән ул? Кем адрес биргән ана? — Менә нәрсә, сенелем,—диде ул,— бе.знен эш чисто мужской, ирләр эшс. Әгәр сезнең ирегезгә нинди дә булса ярдәм кирәк икән, әйтегез, ул үзе килеп чыксын . Луизаның матур күзләре зур булып ачылдылар. — Ә нигә алай? Мин бит монда килүемне ана бөтенләй әйтмәдем дә. Ул бит бик . нәрсә дип әйтим инде, эчтән генә көеп йөри торган кеше. Аның хәтта профессор Даутовка да хәсрәтен чишкәне юк Ә бит .зна сез биргән адрес өчен генә бәйләнми Әхмәдиев абый. Ул ана бүтән гаепләр дә тагып бетерде инде. Латифнын бу сүзләрдән сон шикләнде чигенә җитте Күңелендә бер-бер артлы тагын тәшвишле сорахлар тха башлады. _ Менә хәл болай, сеңелем,—диде ул. күңелсезләнеп,—мин сезгә барын ла сөйләп бирим инде алайса. Сез \зегез хөкем итәрсез, тиешле нәтиҗәләр ясарсыз Ләкин мин башта шх i кадәресен әйтим мин менә инә очы кадәр генә дә курыкмыйм. Мин барына да риза. Эш бары шунда: мин атамның үзебезнең кеше булуын телим. Мин бары аның анлый булмавыннан куркам. Газаплануның төп сәбәбе бары шунда. Сездән мин яшермим. Чөнки бу урынсыз.— Ул әтисеннән килгән хат турында һәм әтисенә карата булган юрауларын сөйли башлады. Ләкин Луизаны Ибраһнмовнын кичерешләре, уйлары бөтенләй кызыксындырмый иде, ахры. Ул сүзне озынга китә башлагач бүлдерде: — Ә нигә сез ул адресны Альфредка бирдегез?—диде. Латиф әрнү аша көлемсерәп кунды. — Ул үзе сорап алды аны. Луиза, ни әйтергә дә белмичә, матур кашларын өскә күтәрде. — Мин сезнең шулай да Альфредка ярдәм итүегезне үтенәм. — Ә аңа ярдәм мәсьәләсендә без сөйләштек инде,—диде Латиф, үкенечле рәвештә елмаеп.— Әгәр ярдәм кирәк икән, ул үзе килсен. Адресны белә, һич булмаса, эшләгән урынга шалтыратсын. Луиза, ни әйтергә дә базмыйча, җәһәт кенә торды да саубуллаша башлады. Латиф, бүлмәсендә яна килгән газеталарны караштырганнан сон, түзмичә, хатыны янына, кухня якка чыкты. — Әбәү, син трестка барып кайтам дигән идең ич? Чыннан да, Латиф, ял көне булса да, берәр сәгатькә барып, төгәлләнмәгән эшләрен бетереп кайтырга җыенган иде. Ләкин теге шикле хатын аркасында барлык план челпәрәмә килде... — Юк инде,— диде Латиф, меланхолик рәвештә,— гомердә бер булса да мин дә кешечә ял итим әле. Латиф, кухнядагы буфетның капкачын ачып, нидер эзләнә башлады. — Нинди хатын соң ул, үз өенә кайтып кергәндәй?..— дип сорады Гөлбикә. — Нигә, син минем әйткәннәрне ишетмәдеңмени? Гөлбикә, аптырап, иңбашларын селкетеп куйды. — Слушай, кая, минем монда коньяк бар иде,—диде Латиф. — Тагы шул коньягына тотынды инде,—диде Гөлбикә, сукрана төшеп.—Бар, эшеңне бетереп кайт башта. Син кайтуга аш әзерлим. Менә шунда... — Бармыйм, дип әйттем бит инде мин сиңа! Ичмаса, гомеремдә бер тапкыр, кешечә, үзем теләгәнчә, ял итәргә хаклыдыр бит мин, наконец!? — Әллә нишләдең син, Латиф... Латиф үзен бу минутта бәхетсез итеп тойды. Аңа коньяк хәмере дә ярдәм итмәде. Ул әлеге хат уңае белән үзе кичергән мәгънәсез газаплардан котылу турында тагын уйлана башлады: — Мин бит әтиемә иң изге, ин мөкатдәс кешегә карагандай ышанып, инанып карадым. Ә бәлки минем фәлсәфәм ялгыштыр3 Юк, җаным, үзеңне юатма. Кирәкми. Барысы да нәкъ сызылган юл буенча, дөп-дө- рес юл буенча бара. Ә бәлки әтием минем бер дә андый куркырлык кеше түгелдер, ә? Бәлки, ул безнең кешедер? Ха-ха. Юатма үзеңне әллә нинди иллюзияләр белән! Әтиең синең, тәгаен, бер адәм актыгыдыр әле... Ниһаять, ул урыныннан сак кына торды да, «ашың пешәме әле?» дип сорау өчен хатыны янына, кухняга таба юнәлде. XXXI Хәбибрахман абзый Альфредка профессорның бергәләп эш итәргә киңәш биргәнлеген әйтте. Күренеп тора, укытучының күңеле боек, үзе борчулы иде Әлбәттә, Хәбибрахман бу эшнең сәбәбен анык белми иде һәм шуңа күрә моңа җитәрлек игътибар да итмәде. Мина бу эштә ярдәм итәрсез дип ышанам,— диде ул сүзен төгәлләп. Ниндирәк ярдәм кирәк булыр сон сезгә?— диде Альфред. Миңа сезнең профессорыгыз тегене фаш игеп вакытлы матбугатта чыгыш ясарга киңәш итә. ♦ — Ә судка мөрәҗәгать итсәк?—диде Альфред, авызын каплап з иснәнгән хәлдә. § — Суд, минемчә... юк, бармый! Чөнки ул кешене бөтен халык алдында фаш итәргә кирәк. Берьюлы акылга утыртырга. Альфред елмаеп куйды. Хәбибрахман абзый исә үзенең көрәшкә һич ~ чигенүсез әзер икәнлеген сиздерергә тырыша иде. Ул тагы сүзгә кереште. =• — Кулъязма өстендә эшләү авырлашты, Альфред. Зиһен бик таркау. * Җөмләләр ничектер чатлы-ботлы чыга. Мәкалә язганда сез миңа нәни = генә ярдәм итеп җибәрсәгез, бик тә әйбәт булыр иде. ф Альфред, ни рәвештә дигәндәй, тагы аңа сорау белән текәлде. х — Юк, язарга түгел,—диде карт, ашыгып.—Язганны төзәтеп, ре- х дакцияләп кенә чыгарга. Бераз тәртипкә китерергә. — Андый эшне генә башкара алырмын дип уйлыйм,— диде Аль- о. фред, уйланып.— Мин барысын да үз өстемә алыр идем. Әйтик, анда редакцияләргә йөрүне дә, тиешле оешмаларның ишеген шакуны да. * Чөнки бу бит бик изге эш, тик... ч Ул шунда сүзеннән тукталып калды. * — Вакыт тармы?— диде Хәбибрахман, ярарга тырышкандай ел- < маеп. — һи, вакыт! Вакыт юк та юк инде. Ләкин монда мәсьәлә башка- чарак тора. Дөресен әйткәндә... — Нәрсә?—дип сорады Хәбибрахман, нидер сизенеп. Альфред тирән итеп көрсенде дә Хәбибрахманга барысында сөйләп бирде. Директорның каныгулары да, хатынының бу хәлне артык авыр кичерүе дә, өйдә шуңа күрә сонгы көннәрдә тынычлык югалуы да сөйләнде. — Шулай икә-ән,—дип, башын аска иеп озак кына уйланып утырды Хәбибрахман. Аннары серле рәвештә шыпырт кына бу эшләрне оештырып йөрүче кеше теге Хәмзә Бакиров түгел микән?— дип сорады. Альфред ирексездән көлеп җибәрде. Булса да була бит! Кеше, берәүне сөймәсә, бөтен гөнаһларны шуңа өя башлый. — Юк, безнең мәктәп директоры үзе шундыйрак кеше инде,— диде ул Хәбибрахманга.— Ләкин мин шулай да, сезгә ярдәм итми калмам. — Миңа ярдәм дип, ул кадәр . шул минем язганымны карап чыгып, төзәткәләсәгез, башка әллә ни кирәкми. Минем башка кешегә сиздерәсем килми. Юкса, мин кеше табар идем. — Юк, карап чыгарга авырсынудан түгел, Хәбибрахман абзый. Мин бит Казанда яшәмим. Ә авылдан чыгып китү минем өчен хәзер бик авыр проблемага әйләнде. Бары шуңа күрә генә... __ Соң аны...—дип куйды .Хәбибрахман,—мин аны язган да идем инде. Менә, карап чыгыйк алайса. Калганын үзем дә эшләрмен. Карт үзенең кадерле язулары сакланган әлеге саргылт иске портфеленә үрелде. Аның бәләкәй кесәсеннән дәфтәр битенә язылган язу алып, байтак вакыт тикшереп утырды. Ниһаять. Альфредка сузды — Менә ул! Карап чыгыйк әле. Шулай ярар микән? Мин моны гәзиткә дип яздым. Альфред шунда ук укып чыкты. — Болай бармый, Хәбибрахман абый. — Шулаймыни? Нигә? Сез бик артык ярсыгансыз, күрәсең. Сез ике сүзнең берендә аны хурлыйсыз. Дәлилләп, фактлар белән нигезләп, тынычрак тонда язарга кирәк. Нигә алай чәпчергә!? — Шулаймыни? Шулай тоеламыни? Ә бит андыйларга бәреп әйтергә вакыт җиткәндер инде! — Әйтергә кирәк, ләкин мәсхәрә итү рәвешендә түгел. Минемчә, гыныч кына, деликатно гына, ләкин нигезләп. Ахыр чиктә, минемчә, бурыч үзегезнең хисләрегезне күрсәтү түгел, ә шундый тойгыларны башкаларда тудыру. Шулай түгелмени? Хәбибрахман, башын кырын салып, көлемсерәп куйды: — Алайса, Альфред, менә шуны төзәтеп, киртәсенә кертеп, дигәндәй, языйк әле. Альфред тиз генә сәгатенә карап алды. — Әгәр унбиш минуттан мин сездән чыгып китмәсәм... — һем-м, алай икән,—диде Хәбибрахман, күңелсезләнеп,—- унбиш минут дисең. Ул арада чәй эчәргә дә өлгермәбез шул. Ай, чәй дигәннән, онытканмын да ич... Ул, кабаланып, урыныннан торды, аксый-туксый кухняга чыгып китте. Анда чәйнек күптән инде дөбер-шатыр килеп кайный иде. Ләйлә исә идәнне һәм өстәлне генә батырып калмыйча, үзе дә чәчләренә кадәр онга буялып беткән, бөтен кухняга хуҗа булып, камырдан ниндидер калачлар ясап утыра иде. Хәбибрахманның күзләре шар булды. — Кы-зы-ым, нишләвең бу?! Әниең кайтып керсә, ничек җавап бирербез! Ләйлә, һич исе китмичә, гамьсез генә камыр әвәләвендә булды, аннан соң көтелмәгән тынычлык белән: — Бабакаем, духовканы яндырып бир әле, әнием кайтуына мәмәй песереп куйыйм,— диде. Хәбибрахман тиз генә Ләйлә ясаган камырларны тәлинкәгә җыеп сала башлады. Мондый хәлгә тәмам шаккаткан Ләйлә, бераздан эшнең нинди юнәлеш алганлыгын аңлап, кычкырып еларга, бабасы белән тарткалашырга тотынды. Картның артык озаклавына һәм коридордан килгән тавышка аптырап, Альфред кухня якка чыкканда аларны шундый хәлдә күрде. — Менә бит син аны, кара инде, билләһи,— диде Хәбибрахман кунакны күргәч, акланырга теләгәндәй.— һич ялгызын калдырырга ярамый Нинди булса да берәр хикмәт ясамый калмый. Ул Ләйләне аяк арасыннан ычкындырды. Хәзер инде көйсез кызчык, үкереп, нәни йодрыклары белән бабасының ботын барлык көченә тукмаклый иде. — Ай-яй,— диде Альфред, шелтә белән,— бабайны шулай кыйнарга ярыймыни? Ләйлә, бу сүзләрне ишеткәч, кинәт туктады, яшьле күзләрен тутырып, нәфрәт белән Альфредка карап торды, аннары, күрәсең, артык түзә алмаудандыр, нәни кызыл иреннәрен очландырып завучка таба төкеренә башлады. Хәбибрахман кызын ботына кысты. — Без болай итик,— диде Альфред картка,—сез миңа үзегезнен теге көндәлегегезне бирегез. Миндә Бакировның мәкаләләре бар, мин, көндәлегегезгә нигезләнеп, мәкаләне сезнең исемнән язармын. Киләсе атнада минем барыбер Казанга киләсем бар, без шунда аны карап, тиешле рәвешенә кертербез. Сез каршы түгелме? Үзсүзле үҗәт кызчык аркасында шактый тетрәнгән һәм каушап калган Хәбибрахман башта аңламыйча торды. Ниһаять, төшенгәч, кызын ычкындырды да Альфред артыннан эчке бүлмәгә узды. Шул вакыт картның хәтеренә профессор Даутов әйткән сүзләр төште. Көндәлеге гезне нык саклагыз, дигән иде ул. Ә бу егеткә ышанып буламы соң? — Менә, Альфред, мин сезгә язуны пирам. Тик, үпкәләштән булмасын, көндәлекне хәзергә... Хәерле булсын,— диде Альфред.— Язуыгызны бирегез. * Шулай итик,— диде карт,— булмаса шулай итик. Сез минем 3 язуны әйбәтләп төзәтеп күчерсәгез, хәзергә шул җиткән. — Борчылмагыз,— диде Альфред, язуны алып. Карт, Альфредны озата чыкканда кухня турысына җиткәч: Вәт бәла! Ай-яй-яй,— диде, һаман елап торган кызына күз атып. = Альфред чыгып киткәч, Хәбибрахман көндәлекне егеткә бирмәвенә үкенеп куйды. Хәер, язуда әйтелгәннәре дә җиткән, дип уйланды ул 5 бераздан, тынычланып. 2 х XXXII * Хәбибрахман Альфредны өч көн көтте, шуннан сон картның сабыр- “ лыгы тәмам бетте. Ул, завучны чакырып, тагы хат салды. Картның уен- ь ча, Альфред өч көннән дә калмый Казанга килеп чыгарга тиеш иде. Бу юлы хәтерем ялгышмыймы икән дигән уй аның һич башына да - кермәде. Теге ыгы-зыгы аркасында, күрәсең, ул барын да онытып бутап ч бетергән иде. ® һәрхәлдә, үз башында туган юрауларны чынбарлык белән бутау ар- < касында, ул, өч көн узса да Альфред һаман күренмәгәч, бөтенләй борчыла калды. Ни булды егеткә? Я булмаса, оныттымы? Ах, әгәр Хәбибрахман сәламәт, я яшьрәк кеше булса, аптырап торыр идемени! Альфредны җиде җәһәннәм артыннан эзләп табар иде! Шулай тагы ике көн узды. Өченче көн киткәндә Альфредтан хаг килеп төште. Анда бары ике генә җөмлә язылган. Егетнең бик ашыгып каләм тибрәткәне күренеп тора иде: «Хәбибрахман абзый, борчылмагыз. Мин әйткән вакытымда сездә булырмын, сәлам белән: Альфред». Карт, хатны алгач, озак вакыт башын чайкап күңелсезләнеп утырды. «Менә шул инде ул хәзерге яшьләр,— дия иде ул эченнән,—вакытында булырмын, имеш. Ә бит вакыты күптән узды инде. Ничек күрәләтә шулай итәргә була». Ләкин ул һич югында хат килүенә дә шат иде. Димәк, үзе дә килми калмас. Хәбибрахман, әле ул кайчан килә, килсә, аның язганы минекеннән яхшырак буламы, юкмы әле, дип уйланды. Иң яхшысы — үзенә ышану. Ул, шундый караштан чыгып, хәзер үк, бүген үк эшкә керешергә булды. Нигә сузарга, иң әһәмиятлесе факт бит, ә инде матур итеп язуын гына анысын редакция кешеләре белән бергәләп тә эшләргә булыр. Ул, газета өчен әзерләнгән мәкаләнең үзендә калган караламасын бик озак төзәткәннән соң, зур тырышлык белән акка күчереп алды. Аннары Ләйләне ияртте дә, ишекне бикләп, газета редакциясенә китте. Матбугат йортының озын коридорларында байтак эзләнеп йөргәннән соң, алар кирәкле бүлекнең кирәкле сотруднигын таптылар. Бабай белән кызчыкны каршы алган редакция кешесе тәбәнәк кенә буйлы, җитү чәчле бер егет иде. Хәбибрахманның: «Сездер инде ул мин эзләгән кеше?» — диюенә каршы ул: — Әйтеп багыгыз, ниндирәк йомыштыр бит,—диде. Хәбибрахманның сулышы капкан, тез буыннары калтырана башлаган иде инде. Моңа, әлбәттә, газета сотруднигы да игътибар итми кала алмады. — Әнә урындык, башта утырып торыгыз, бабай,—диде ул. Шул ук минутта зур кара күзләрен тутырып үзенә текәлгән Ләйләгә дә игътибар итте. Күз кысып: — Ант сине, нигә иргә торгач күзеңне юмадың?—диде,—Сезнең юлдаш шәп икән, бабай. — Шап ул минем кызым,—диде Хәбибрахман, утырып,—ул минем беренче булышчым. м Сотрудник кулындагы каләмне өстәлгә куйды да: — Я, ничек сон, берәр хәбәр китергәнсездер, ахры?— диде. Хәбибрахман тагы бер тапкыр тирән итеп сулады һәм редакциягә язган хатын ашыкмыйча гына кесәсеннән чыгарды. — Хәбәр дип әйтмәс идем мин. Менә нәрсә ул! • Сотрудник язуны алды да, өстән-өстән генә карап чыккач: — Ярар, калдырыгыз,—диде,— танышкач, сезгә җавабын җиткерербез. — Туктагыз, сабыр итегез,— диде Хәбибрахман,— мин әле ял итеп тә өлгермәдем ич. — Ә утырыгыз, утырыгыз, бабай,— диде егет,— ашыкмагыз. Менә минем эш... — Шулайдыр, сезнең эш күптер,— диде карт, егеткә үзенең кәгазьләренә кереп батарга ирек бирмичә,—Тик шулай да сез мине тыңлагыз әле. Мин гражданнар сугышында Беренче татар бригадасы белән берлектә Казаннан Бохарага кадәр булган араны сугышып узган кеше. Аннары килеп шул кадәресен дә әйтим: мин партия райкомы секретаре да булдым. — Менә бик әйбәт булган. Безгә хатлар-хәбәрләр язарга да вакыт табасыз икән. Бик әйбәт. Без озак көттермәбез. Сезгә менә шушы атнада ук хәбәрен җиткерербез. — Юк, алай булмый. Шушы атнаны көтә торган эш түгел бу. Сез менә хәзер үк укып чыгыгыз әле шушы язуны. Сотрудник укый башлады. Карт аның йөзенә карап кичерешләрен аңларга тели иде. Менә ул калын иреннәрен җәһәтрәк селкетергә тотынды. Менә аның кечкенә генә күзләре беткәнче ачылдылар. Кашлары күтәрелде. Хәбибрахман, үз алдына кәефләнеп, таяк тоткасы өстендә яткан бармакларын сикертеп куйды. Бу вакытта Ләйлә исә теге абыйны күзәтеп туйган, хәзер бабасының тезенә корсагы белән ятып тирбәлә иде. Ниһаять, сотрудник хатны укып чыкты да бер мәл картка карап торды. — Карагыз әле,— диде ул, кырысланып,— сез боларның барысын да уйлап яздыгызмы? — Минем моңарчы уйламый берни дә эшләгәнем булмады. — Менә монда язылганнарны документально исбат итәргә дә кирәк бит әле! — Борчылмагыз, энем, минем документларым бар. Тарихны бозуларга юл куймаска кирәк. Егет йомшый төште. — Шулай, анысы дөрес. Тик, мин әйтәм, капылт кына, нигезләми- нитми тотынып үзегезгә уңайсыз булмасын. — Мәсьәләне кабыргасы белән куйыйк. Мәкалә шушы рәвештә барамы? Анысында эш тормый, абый Бәлки бераз каләм төртеп төзәтергә дә туры килер. Монда бит принципта хәл итәсе әйберләр бар. Сез моңарчы бик абруйлы, безнең газетка да күп язышкан бер кешегә каршы киләсез. Әгәр сез язганнар дөрескә чыкса, ул кеше, әйтик, үзе дә уңайсыз хәлгә кала бит. — Аның ялганы тотылырга тиеш. Бу эш бик кирәк. Башкаларга сабак булсын. Сүз тарих дигән әйбергә кагыла икән, берәү дә берни үзгәртмичә дөреслекне бозмыйча эш итсен. Бу принципиально! Сез ничек уйлыйсыз? — Соң анысы шулай инде,—диде егет, җилкәләрен җыерып. — 1уктагыз әле,—диде кинәт Хәбибрахман,—әллә сез мине б)- лай язгач, бары үземнең хәтер калудан гына шулай эшли дип уйлыйсызмы. Әгәр дә бу эш хосуси бер мәсьәлә булса, мин, дөресен әйтим, тәгаен, кул селтәгән дә булыр идем. Тарихта бернинди ялган булырга тиеш түгел! Менә шул! Мәрхүм дусларымның рухы өнди мине бу эшкә! Ул кәкре бармагын өскә күтәреп, кемгәдер янагандай итте. ♦ Егет уйланып карап утырды. Аннары: 3 — Шулай,— диде,— мин сезнең фикерләрегезгә кушылам, Хәбиб- § рахман ага. Сүз сезнең ни дәрәҗәдә исбатлый алуыгыз турында гына бара. — Соң бит анда мин көндәлек дәфтәремә ишарәлим. Күрмәде- = гезмени? — Көндәлек? Нинди нәрсә ул?— диде егет. — Ничек «нинди нәрсә»?! — диде Хәбибрахман, ачу аралаш ап- * тырап. х — Шулай. Башта сез аны миңа күрсәтегез әле. Карыйк. > — Мин аны алып килмәдем. Ләкин, кирәге чыгу белән, редакциягә китерә алам. я — Китерергә кирәк иде. о — Менә мин сезгә аның нинди дәфтәр икәнен сөйләп бирәм Ул үзе £ калын, клеенка тышлы, шакмаклы кәгазьле дәфтәр. Мин аны 1919 нчы елны Самарада сатып алдым. Талчоктан. Менә шул. * — Ярый, монысы көндәлек булсын ди. Сезнең хатка тагын кире ң кайтыйк әле. Бит болан. Сез бу хатыгызда иптәш Бакировны ялганчы- = лыкта, фальсификаторлыкта гаеплисез. Димәк, исбат иткәндә дә кон- < крет материаллар белән эш итәргә кирәк. Әллә, бәлкем, ул көндәлегегезне сез кичә генә язгансыздыр. — Туктагыз әле,—диде Хәбибрахман.— Сез бнт теге Бакировның мәкаләләренә бернинди дәлилсез дә ышангансыз. Ни өчен миңа дә ышанмаска? Егет аптырап калды Ләкин каушамады, шундук җавабын да бирде: — Без бит аны күптән беләбез. — Менә ул башта үзенең хаклылыгын исбат итсен әле Мин шул вакыт көндәлегем белән аның авызын шәп итеп каплармын. — Юк, ачуланмагыз, бер басылган әйберне без алай дәлилсез-нисез генә юкка чыгара алмыйбыз. Ул кинәт урыныннан калыкгы да Хәбибрахманга язуларын сузды. XXXIII Альфред партия оешмасы секретаре Асия Фәхриевнанын конференциядән кайтуын дүрт күз белән көтте. Директорның үзенә булган мөнәсәбәте турында мәсьәләне ачыктан-ачык партия телендә сөйләшеп хәл итәргә вакыт җиткән иде. Чөнки ике җитәкче арасындагы мондый килбәтсез киеренкелекнең ахыры барыбер хәерле булып бетмәячәк, өлгерешкә, тәрбия эшенә һәм укытучылар коллективына авыр, белмәссең, бәлки әле төзәтелмәслек үк жәрәхәт-зыяннар китерүе мөмкин иде. Альфред белән Луиза бик бирелеп дәрескә әзерләнеп утырганда, әле генә Шамил белән биләмнән кайтып кергән Җәзилә апа Асия Фәхриевнанын кичке җиде поезды белән авылга кайтуын хәбәр итте. Ир белән хатын ирексездән эшләрен бүлеп берберсенә карашып алдылар. Ниһаять, Альфред түзмәде: — Бәлки миңа хәзер үк барып килергәдер?—диде. — Ничектер уңайсыз бит, Альфред, кеше әле генә поезддан төшкән, гаиләсе бар... — Шулай шул,— диде Альфред, килешеп. Ләкин ул күңеле белән Асия ханым янында иде инде. Никадәр үзен мәҗбүр игәргә теләмәсен. ул, әледэн-эле эшеннән аерылып, партия оешмасы секретаре белән әңгәмә башлый иде. Барысын да әйтергә кирәк, барысын да. Аның мине аңламавы мөмкин түгел. Мин белеп торам, минем бернинди гаебем юк. Мин барысын да намусым кушканча эшлим. Ә намусым минем, һичшиксез, саф, чөнки мин бары яхшылык кына телим, бары яхшылык эшлим. Альфред шулай әледән-әле төп эшеннән аерылып байтак азап чиккәннән сон, аятүрә басты да, кулларын тирә якка җибәреп, берничә тапкыр физкультура хәрәкәтләре ясап алды. Аннан Җәзилә апа итәгендә күгәрчен кебек гөрләп үзенчә нидер сөйләп утырган улы янына килде. Тик Шамил белән дә ни өчендер бу юлы әңгәмә куермады. Альфред алгы якка чыкты, өстенә киенде. Мин бераз һавада йөреп керәм әле, диде хатынына. Ул урамга чыкты, ләкин ял итеп йөрү аның башыннан шул секундта ук очып чыкты. Альфред ашкынып, эшлекле бер кыяфәттә Асия Фәхриевналар квартирасына таба юл тотты. Башта ул артык тәвәккәл рәвештә, хәзер үк Асия ханым белән иркенләп сөйләшергә кирәк, башкача мөмкин ту гел, дигән бер фикердә иде. Ләкин чүлмәк түбәле таныш өйгә якынлашкан саен аның дәрте сүнә барды. Ул, хатыны әйткән сүзләрне хәтерләп, чыннан да бүген ярамый, яхшы түгел, иртәге көнгә калдырыйк дип уйлана башлады. Асия ханымның өе чатлыктан өченче булып тора иде. Альфред тыкрыкка җитте дә кире борылды, шул вакыт кинәт Асия Фәхриевналарнын кечкенә капкалары ачылып китте. Аннан ниндидер хатын кыз күренде. Альфред ачыграк күрү өчен күзлек пыялаларын сөртә башлады. Тик ул танып алганчы аның узен таныды теге хатын. Асия ханым иде ул. Хәл-әхвәлләр сорашылганнан соң Асия Фәхриевна көлә төшеп сорау бирде: — Сез, гадәттә, Альфред Яхич, үзегезнең урамнан йөри идегез, безнең урамга адашып килеп чыкмагансыздыр бит3 — Адашмадым,—диде Альфред,—минем бары сезне күреп бик сөйләшәсем килгән иде. Хатын сагая төште. — Әйе? Бер-бер көтелмәгән ашыгыч эш килеп чыктымы әллә мәктәптә? — Әйе шул. Сезнең капкагыз турысына җиткәч икеләнә калдым. Мин әйтәм, картын, балаларын сагынып кайткандыр, әҗе-гөҗе килеп рәхәтләнеп чәй эчеп утыралардыр... Асия көлеп җибәрде. — Булмаганны! Исхак та өйдә юк әле. Совхозга нәселле бозаулар алырга киткән дә әле һаман кайтмаган Үзем өйгә аяк басу белән керләр уарга тотындым Әле балаларны йоклаткач, ичмаса бер һава алыйм дип чыгуым иде. — Эш бик җитди,— диде Альфред, сүзне бөтенләй башка юнәлешкә җибәреп,— минем сезнең белән бер мәсьәлә турында сөйләшәсем килгән иде. Сез аны якынча төшенәсездер дип уйлыйм. — Сезнең Халит абый белән мөнәсәбәтегез турындамы?—диде Асия, елмая төшеп. — Әйе. Мөнәсәбәт сез кигкәч тагы да катлаулана төште. — Әйдә соң сөйләшик. Дөресен генә әйткәндә, минем уземнең дә сезнең белән ачыктан-ачык сөйләшәсем килеп йөри иде, тик менә Казанга китүем генә эшне сузды. Әйдәгез, өйгә кереп сөйләшик. Алар, күрәсең, балаларга дәрес әзерләп утырырга тыныч булсын диптер инде, вак-вак бүлмәләргә бүленгән җылы өй эченә керделәр. — Утырыгыз, Альфред Яхич,— диде Асия, чишенеп эчкә узгач. Алар тын аулак бүлмәдә өстәл аша бер-берсенә кара-каршы утырган хәлдә башта бераз вакыт өннәрен җыю өчен тынып калдылар. Ан- нары Альфред эчендәге барлык борчуларын Асиягә сөйләргә кереште. Альфредны аңлаган хәлдә дә Асия ханымга директор белән бәхәскә керү өчен зур батырлык кирәк иде. Моны завуч төшенә. Шуңа күрә ул аның ярдәм итүен түгел, ә бары объектив фикер тудыру өчен бәхәсне партия җыелышына куюны үтенергә булды. Ләкин Альфред үзенең ♦ дәлилләрен бер-бер артлы ачкан саен парторгның йөзенә ниндидер з якты, әйбәт тәвәккәллек чалымнары чыга торды. § — Минемчә, Альфред Яхич, җыелышка куеп торуның һич хажәте " юк,— диде Асия.— Чөнки мәсьәлә көн кебек ачык. Без сезнең кем < икәнлегегезне һәм нәрсә эшләвегезне беләбез. Монда бәлки башка = чара кирәктер... S Альфред сорау белән Асиягә текәлде. < — Монда, минемчә, безгә райком белән сөйләшергә кирәк,— диде Асия ханым.— Райком секретареның аңлатуы Халит абыйга ныграк а тәэсир итәр. Аннан соң, ни әйтсәң дә, директорның коллектив каршын- ♦ да абруен саклап калуны да мин кирәкле дип саныйм. Халит абыйга * райкомда болай ярамаганлыгын аңлатсалар, ул сезгә булган карашын s үзгәртми калмас. Менә Асия Фәхриевна әйткән иде диярсез! “ — Ярый алайса, мин риза,— диде Альфред, урыныннан торып. а. XXXIV Альфредның уйлары әле бер, әле икенче вакыйга тирәсендә чуалды- * лар. Ул кайберәүләрнең күп очракта бер-берсе белән нигезсез бәхәс алып баруларын, ахмак рәвештә дошманлашуларын һәм моны принципиаль каршылык дип. хәтта горурланып ук йөрүләрен белә иде. Ә тирәнтенрәк карасаң, объективрак булсаң, барысы да ачык, дип уйлый иде. Мондый хәлләрнең нигезендә бары эгоистик шәхси интерес кына ята. Гаҗәп, бик гаҗәп хәл иде бу! Альфред Латиф Ибраһимов белән сонгы тапкыр үзенең сөйләшүен хәтерләде. Ул көнне алар ачык аланда шоссе юлында һич көтмәгәндә очраштылар. Альфред район үзәгенә бару өчен юлаучы машина булмасмы дип, олы юлга чыккан иде. Латиф бер авылдан кайтып килә икән. Альфред машинага угырды. Ул беренче карауда ук Латифның артык төкселеген, борчулы икәнен тойды. Күрәсең, управляющий урынбасарының кемгәдер хәтере калган иде. Латиф ачыктан-ачык: — Менә нәрсә,— дип сүз башлады,—мин теге көнне карт белән сөйләшкәндә борчылып утырдым. Сез бабайга минем серләрне әйтмәдегезме? — Юк, әйтмәдем. Ләкин сезнең борчылып йөрүегезне, яшерен газаплануыгызны шулай да аңламыйм. — Ә сез минем урында булсагыз нишләр идегез? — Мин аңа бик җылы бер хат язар идем. Чөнки ул иң элек сезнең әтиегез бит әле. Латиф утырган урынында сискәнеп баш калкытты: — Ә сез ни өчен шулай дип уйлыйсыз? Альфред дәшмичә җилкәләрен генә җыерды. Тынлык булып торды. Ниһаять, Латиф басынкы бер тавыш белән: — Ә ул, «сезнең әтиегез», халыклар икегә бүленеп көрәш алып барганда, чыннан да, теге якта булса, ничек соң?—дип сорады. — Ә сез аны анык беләсезме? — һем... анык беләсезме... — Юк, сез анык беләсезме? — Анык белмим, ләкин... __ Анык белмисез икән, минемчә, һәрвакыт яхшыга юрарга юирәк. Мин шулай итәм. , — Ләкин сез яшьлегегез аркасында кайбер нәрсәләрне аңлап тикшерми. Әле Альфред шундый сөйләшүне хәтерләде. Машинада барганда ул көнне сүз күп нәрсәләр турында булды. Кабат кайтып Латифның әтисе турында сөйләштеләр. Ләкин Альфредның тапкырлыгы җитмәдеме, җитәрлек дәлилли алмадымы, Ибраһимов элекке карашында калды. Соңыннан Альфред аңа үз хәлен аңлата башлады. Ул Латифтан бөтенләй ярдәм эстәмәде, бары әлеге адрес аркасында килеп чыккан мәгънәсезлек тарихын гына сөйләде. — Карагыз әле,—диде кинәт Латиф,—менә күкрәгегезгә кулыгызны куеп, чын коммунистларча, саф күңел белән әйтегез әле. Теге көнне миңа килгән яшь ханым сезнең хатыныгыз идеме ул? — Әйе, ул минем законный хатыным,— диде Альфред, елмаеп,— Ләкин, дөресен әйтим, белгән булсам, мин аны сезгә җибәрмәгән булыр идем. Әле сездән кайткач та ул кичкә кадәр миннән сездә булуын яшереп йөрде. Мин аның өчен сездән гафу үтенергә тиеш. Чөнки килеп чыккан аңлашылмау ул уйлаганча ук куркыныч күренми. Мин аны үзем генә дә ерып чыга алам. Нигә алай дип сорадыгыз? Сезгә ул кем икәнлеген әйтмәдемени? Латиф җавап кайтармады, бары авыр итеп көрсенеп кенә куйды Монысы да гаҗәбрәк иде! Ничек инде, кеше үзенең кем икәнлеген әйткән. ә ул ышанмаган! Ә бәлки Луиза шикләнергә урын калдырырлык итеп сөйләшкәндер?.. Альфредның уйлары хәзер үзенең Хәбибрахман абзый белән әлеге Бакиров турындагы әңгәмәсенә күчте. Менә монысы инде бигрәк тә хәтәр! Альфред Хәбибрахманның бары чын дөреслекне сөйләвенә ышана иде. Ул аны беренче тапкыр күргәндә үк яратты. Була бит шундый мәхәббәтле бабайлар. Алар үзләренең гадилекләрен һәм эчкерсезлекләрен балкытып, матур итеп күрсәтә беләләр һәм яшьләр андыйларга яктылыкка омтылган күбәләк кебек ашкыналар. Менә Хәбибрахман абзый да Альфредка шундый кеше булып күренде. Ә бәхәс ничек булып бетә соң? Юк, бәхәс кенә түгел, бу — сукыр дошманлыкка әйләнгән ызгыш. Әйтеп бетергесез сәер, сәер, сәер! Альфред райком секретаре ишеге төбендә шундый уйлар белән булашып, үзен чакырганнарын көтте. Стена буендагы утыргычта — мәктәп партия оешмасы секретаре Асия Фәхриевна. Халит исә, урталыктагы зур өстәл янында Альфредка арты белән басып, чибәр генә секретарь кыз белән сөйләшеп тора. Көрән дерматин белән тышланган биек ишек ачылып китте дә бүлмәдән бер төркем кеше чыкты. Әлеге чибәр секретарь кыз, звонок шалтыравына торып, кабинетка кереп чыкты һәм көтеп торучыларга: «Керегез»,— диде. җиткермисез. — Нәрсәләрне икән соң ул? — Тормыш сабаклары сизгерлек дигән нәрсәнең кирәклеге турында әйтә. Моны без бер генә минутка да онытырга тиеш түгел. — Ләкин ул сизгерлек дигән сыйфат шикләнү белән алыштырылса, бик начар инде. — Ахыр чиктә алар икесе дә бер әйбер бит. Кеше шикләнмәсә, Иң алдан, иелә төшеп, Әхмәдиев, аның артыннан Асия Фәхриевна, иң арттан Альфред кабинетка керделәр. и„игмптЭ „ХРКе“’ ”КТЫ Һ« м - жыль| иде - с™Р™рь — агара башлаган куе коңгырт чәчле, чандыр буйлы, урта яшьләрдәге кеше — алдындагы язу Хотае ШиХ7п₽ьп.' кеР»челэР“е КҮ ЗД3" кичерде дә „надан укуын дәва» иттерде. Исәнләшүгә баш иеп жавап кайтарды, утырышырга ишарәләде. Ниһаять, ул укыйсы кәгазьләрен укып чыкты булса кирәк, өстәл тирәсендә утыручыларга эшлекле бер кыяфәт белән текәлде. — Ягез, иптәшләр! Сезнең нәрсә анда, нинди бәхәс килеп чыкты? Әхмәдиев теләр-теләмәс кенә елмаеп куйды, Альфред исә стенадагы Ленин портретына карап утыра бирде. ’ — Ягез, сөйләгез, сездән башлыйк, партия оешмасы секретаре,— з диде секретарь.— Кем сезнең анда Иминлек Комитетына ниндидер | блокнотлар жибәреп, ниләрдер исбат итәргә тырыша? х Кинәт Халитның йөзе чытылып китте. Ул кулын чак кына өскә < күтәрде дә: = — Рөхсәт итегез әле, Афанасий Петрович,— диде.— Эшне кыскача ~ гына үзем аңлатыйм әле. — Сез сөйләгез алайса, иптәш Әхмәдиев,— диде секретарь. * Әхмәдиев, беркемгә дә карамыйча, сүзгә кереште. Аның тавышы х тонык, ләкин тигез иде. о — Мин сезгә баштан ук аңлатыйм,—дип сүз башлады Халит.— х Иптәш Хәйретдинов, бездә завуч булып эшли башлаганнан сон. нинди- = дер кирәкмәс эшләр белән шөгыльләнергә тотынды. Мәсәлән, тел һәм « әдәбият укытучысына нигәдер бик каныкты Ахырда без ул укытучыны. 5 завуч сүзләренә ышанып, эштән алырга мәҗбүр булдык. Әйтергә кирәк, мин әле ул чакны Альфред Яхичка ышандым. — Шуннан? — диде секретарь. — Шуннан болай булды.— диде Әхмәдиев,—көннәрдән бер көнне “ мин иптәш Хәйретдиновның Казанга барып, бер профессор белән дус- < лашып, Татар бригадасы тарихы турында гыйльми эшкә алынуын ишетәм. Игътибар итегез, гомумән халыкларның гражданнар сагышындагы фидакарьлеге турында түгел, ә бер бригада турында’ — Ә булса ни? Бу начармыни? Мин дә, рәхәтләнеп, бу атаклы бригаданың юлын тикшерер идем.—Секретарь елмаеп куйды.— Тик менә вакыт кына юк. Әхмәдиев тәмам аптырашта иде, ул тирән игеп көрсенде дә: — Инде соңгы фактка килик,—диде, күңелсезләнеп.—Әле моннан атна-ун көн элек миңа аның блокноты белән танышырга туры килде. Анда бик күп адреслар язылган. Кайдадыр төрле якта, чит республикаларда яшәүче кешеләрнеке.. Аннан... — Халит тукталып калды. Кыюланып Альфредка карады һәм сүзен тагы дәвам иттерде.— ...аннан чит капиталистик илдә яшәүче кешенеке дә... Халит кабаланып күкрәк кесәләрен актара башлады. Бераздан кәгазь кисәге чыгарып, аны секретарьга сузды. Ләкин Афанасий Петрович язуны алмады. — Миндә бар ул,— диде.— Әйтергә кирәк, Хәйретдиновның ул хат буенча аңлатмалары мине, иптәш Әхмәдиев, канәгатьләндерә. Ә сез тагын нәрсә әйтерсез?.. Әйе, нәкъ ике көн элек Альфред райком секретаре белән бу адрес турында сөйләшеп утырган иде инде. Әхмәдиев, мондый хәлгә тәмам аптырап, бер мәл тотлыгып торды. — Мин башкача булдыра алмадым,— диде ул, шактый каушаган бер кыяфәттә.— Минем намусым аны тиешле оешмалардан яшереп калырга рөхсәт итмәде. — Мин берни дә әйтмим,—диде секретарь.— Мин шуларны тикшерү өчен бирегә чакырдым да сезне. Ул кинәт Альфредка таба борылды да: — Ягез, сезне тыңлап карыйк инде,—диде,—директорыгызга ни дип жавап кайтармакчы буласыз? Альфред барлык көчен жигеп тыныч булырга тырышты. Әкрен генә урыныннан торды, сөйләргә кереште. Барысы да, барысы да, аныңча, 5. «К. У.» М 9. 66 Әхмәдиевнең тырнак астыннан кер эзләргә теләвеннән килеп чыккан уйдырмалар иде. Секретарьга эшнең торышы аңлашыла иде инде, күрәсең. Сүзнең артык озынга китүен кисәтергә теләгәндәй, ул беләгендәге сәгатенә карап куйды. Аның хәл ителергә тиешле җитдирәк мәсьәләләре бар иде әле, ахры. — Мин сезне тыңлаганнан соң шундый нәтиҗәгә киләм,— диде ул,—бәхәсегез сезнең, егегләр, шулкадәр нигезсез, аның турында авыз күтәреп сөйләп торырлык та түгел. Мин аңламыйм сезне, иптәш Әхмә- диев, ничек итеп инде үзеңнең беренче ярдәмчеңне бернинди конкрет факт булмаган хәлдә гаепләргә мөмкин?! Сез бит аны үз халкын яратуда гаеплисез. Ә халыкны ярату — илеңне ярату дигән сүз түгелмени? Милли һәм милли-колониаль мәсьәлә турында Ильичның җыентыгын укыганыгыз бардыр бит? — Бар,— дип куйды Халит. — Шулай булгач! Альфред Яхичнын Татбригада тарихы белән кызыксынуы — яхшы тырышлык. Мин бая шаярып әйтмәдем. Мин үзем дә, вакытым булса, шундый эшләр белән шөгыльләнер идем. Молодец! Безнең урта мәктәп укытучылары күбрәк шулай фән белән кызыксынсыннар иде әле! Сез, ана ярдәм итәсе урында...— Ул тукталып калды. Халитка карап торды һәм тәнбиһ белән баш чайкап — Ярамый болай,— диде. Ул Асия Фәхриевнага күз ташлады: — Мин сезгә дә әйтергә тиеш. Директорыгызны шундый чакны дөрес юлга бастырасы булган. Ул тагы Халитка карап алды: — Ә инде теге чит ил адресы турында без Альфред Яхич белән аңлаштык. Хат алышырга мөмкин. Менә шул! Альфред бөтен жаны-тәне белән шатлык-тантана кичерә иде. Ул, һич тыела алмастан, елмая төшеп, Халитка күз атты. Тик гажәп хәл, директор, райком секретаре сүзен бетерү белән, урыныннан сикереп торды да: — Гафу итегез, Афанасий Петрович,— диде,— минем сезгә әйтәсе тагын берничә сүзем бар иде. — Я, әйтегез. Халит Альфредка карап куйды. Аларның икесен генә калдырып, парторг белән завуч кабинеттан чыгып киттеләр. XXXV Альфред белән Луиза, мәктәптәге эшләрен тәмамлап, өйләренә кайтып киләләр иде. Алар бик шат. Район партия комитетының Әхмәдиев әләкләренә ышанмавы, чебеннән фил ясарга теләмәве яшьләрнең үзләренә булган ышанычларын арттырды, күңелләрен күтәреп җибәрде. Башта алар иркен урамның ат юлыннан бер-беренә сыенган хәлдә бардылар. Ярты юлны үткәч, ике яктан ике трактор килеп чыкты. Альфред белән Луизага өйләргә ышыкланып, тар сукмактан атларга кирәк булды. Ләкин өй араларындагы бушлыкларда кар көрәлмәгән, анда бары биек көртләр һәм тар сукмаклар гына иде. Альфред, Луизаны алдан җибәреп, инде үзе аның артыннан барырга тиеш. Алар бербер артлы кар таулары арасына менә-төшә бардылар. — Люлю,— диде Альфред,— бәлки әле безгә көндезге поезд белән кунаклар да килеп төшкәндер. — Аллам сакласын,— диде Луиза, башын бора төшеп. Альфред аның уенчак, елмайган матур йөзен күреп алды.— Ә сыең кая?.. — һи, табылыр әле, исең киткән! — Табылыр сиңа! Синең кебек акыллы башлар кыш кергәч тә, бер-ике сарык суйдырып, түшкәсен элеп куялар да рәхәтләнеп ашап яталар. Кешечә бер яши белмибез инде без, Альфред, э-эме? Авылда торган булабыз, шәһәрдәгечә яшибез. Акчаны сберкассада яткырып ни файда? о — Нәрсә мине тагы Дон-Кихот дип атамакчы буласыңмы? _ — Юк, әйдә, без үткән-сүткәннәр турында сөйләшеп вакыт уздыр- § мыйк. Карале, Альфред, чыннан да, берәр кеше-кара килсә, уңайсыз 2 булуы бар бит. а. — Әйдә, тумаган бала егылып төшмәгәе, дип хафаланмыйк әле, S Люлю. Килсәләр, килә бирсеннәр. Син сыебыз юк дип борчыласың. Ә мин эшем калудан да курыкмыйм әле. Алар өйгә якынлашкан саен үзләре дә сизмәстән кызурак атлый < башладылар. Гаҗәп хәл, моның төп сәбәбе Альфредның «бала» дигән < сүзне телгә алуы булды. Шул сүздән соң икесе дә Шамил турында ” уйлана башладылар. Бала газиз иде, яшьләрнең күңелләрен ләззәт, ♦ куаныч тойгысы белән бизәп, үзе янына чакыра, кызукызу атларга * мәҗбүр итә иде. “ Менә ул бәләкәй генә, тузып барган өй. Өченче ел инде Альфредлар < хуҗасы Казанга күчеп киткән шушы ояда гомер сөрәләр. Җил капка, °* кар басып киткән ишек алды. Киез итеккә ябышкан карларны себереп, < тар, караңгы өйалдына шатлыклы авазлар ияртеп өйгә керделәр. Бернинди кунак килмәгән иде. Шамилгә суык тидермәс өчен, икесе дә, 2 чишенү белән мич авызы янына килеп, учак уты җылысына сыендылар н Ләкин малай, әти-әнисенең тавышын ишетүгә, шундук күзләрен шар- < ландырып караватында очына башлады. Ахырда көтелгән рәхәтлек артык зарыктырды булса кирәк, Шамил үзенең кабырчык шалтыравыгын идәнгә атып бәрде дә акырып еларга тотынды. Ә, менә күптән шулай кирәк икән! Әти-әнисе генә түгел, кайтучыларга алгы якта аш әзерләп йөргән Җәзилә апа да атылып олы якка чыкты. — Абаудыр ла, абаудыр ла! Кемнең күгәрчене шулай разбой сала икән?! Әтисе дә, әнисе дә: «Кил-кил, үземә кил!» —дип, икәүләшеп кулларын суздылар. Шамил башта әнисенә барды, ләкин аның кулында бераз юанганнан соң, күзлек пыялаларын ялтыратып каршысында торган әтисенә үрелә башлады. — Ах, минем герой космонавтым, ах, минем Шамилем!—дип, Альфред баланы әнисеннән тартып алды да югары чөя башлады. Луизаның мондый очракларда коты алына иде. Ул Альфредка әз генә дә ышанмый. Әйтерсең лә, нәникәч бары аның үзе өчен генә бик кадерле. Малай, тешсез авызын ерып, бәхетнең җиденче кат күгенә иреште, ә әти кешенең улын тотарлык кына көче бар иде. Ул Шамилне түшәмгә кадәр бер-ике тапкыр чөеп алды да. күкрәгенә кысып, яңагын баласының йомшак, җылы битенә тидерде. Луиза шунда гына тынычланып икенче бүлмәгә чыгып китте. Аның артыннан Альфред та баласының нәнн кулларын иреннәре белән генә тешли-тешли алгы якка чыкты. Алар бераздан дүртәүләшеп өстәл тирәсенә утырыштылар. Малайны Җәзилә апага тоттырдылар, үзләре токмачлы каннар ашны тәмләп ашарга керештеләр. — Их, менә бу аш янында тозлы кәбестә дә булсын иде,—диде кинәт Альфред. — Күңелең әче теләп куйдымыни? — диде Җәзилә апа, елмаеп Альфред аңа җавап бирергә өлгермәде, Лунза чәнечтереп әйтеп куйды: — Мин сиңа көзен ничә тапкыр әйттем. Беләсең бит, мин дә синең кебек эшлим Бергәләп тотынсак, әллә бәлкем кышлык кәбестәсен дә, кыярын да тозлаган булыр идек. Беркөнне кердем Гайникамал апаларга. О-о, җаным! Аларда тозлы кәбестәнең әллә нинди хикмәтлелә- ре бар. — Безнең Әлфәритнең хуҗалык җәһәтеннән бер дә ыктыматы юк шул. Альфред сәерсенеп башын борды. — Ыктымат? Нәрсә дигән сүз ул ыктымат? — Әллә тагы.— диде карчык, елмаеп,— мин сезнеңчә аңлата белмим. Ыктыматы юк диләр инде, синдәйләргә. — һем,— дип куйды Альфред, көрсенеп, аннан Луизага таба борылды:— Ә син мина Гайникамал апа, Гайникамал апа дип сөйләнмә, Луиза! Әле генә кәбестә ашыйсым килә иде, хәзер аны күрәсем дә килми башлады. — Юләр, соң бит анда витамин күп! Гайникамал ападамыни эш! Көн дә шул токмачлы ашны ашап кына тору да шәп түгел инде ул. — Әйдә, бу темага сөйләшмик, Люлю, менә мин сиңа аш ашап бетергәч тә Хәбибрахман абзыйның көндәлеген укыйм. Син үзең дә кызыксындың бит. Шулаймы? Шулай диген, Люлю! Луиза, йөзендә матур елмаюын балкытып, Альфредка карап куйды. Бу елмаюда ризалык та, бераз гына кызгану һәм үзенең өстенлеген тою да чагыла иде. — Рәхмәт, хатларының кайберсен миңа биреп тора бабай,— диде Альфред, Хәбибрахманны хәтерләп.— Барып кердем. Сузылып яткан, йөзе ап-ак кар кебек. Мәкаләсен кире кайтарып биргәннәр. Карт шул. Картлыктан да бигрәк авыру, йөрәге аның бернигә дә яраксыз. Гомумән аңа һич-һич дулкынланырга ярамый икән. Бер тапкыр инфаркт уздырган, икенчесе үлем китерәчәк дигәннәр. Узган юлы ышанмаган иде, бу юлы көндәлеген дә биреп торды. Мине көрәшергә өнди. Луиза сискәнеп китте. — Көрәшергә? Кем белән тагы? Ну. нигә инде андый эш? — Ничек инде, нигә? — диде Альфред, тәлинкәсен читкә этеп.— Кеше миннән үтенә. Мин аңа теге чакны ук ярдәм күрсәтергә вәгъдә биргән идем. Тик ул минем атна азагында дигәнемне ялгыш аңлаган, нч көн үткәч, инде бу килмәде, ахры, дип, үзе редакциягә киткән. Шулай итеп язганымның файдасы булмады. — Шул җиткән инде. Син ана сүз биргәнсең и эшләгәнсең. — Ничек җиңел карыйсың син, Луиза... Каһарманнар узган юл! Шуларның гомере! Аннан эш моның белән генә дә бетми бит әле... — һа, синең һәрвакыт шул инде. Тотынырсың инде тегермәннәр белән сугышырга! — Бер дә тегермәннәр түгел болар. Бу реаль чынбарлык. Җитәр! — Әйтер идем инде! — Берни дә әйтәсең юк. Нәрсә, синең тагы бәхәсләшәсең киләме? Луиза дәшмәде. Ләкин аның әле генә ягымлы балкыган коңгыр- кара зур күзләре сүрәнләнде. Альфред, калай юынгычта шалтыр-шылтыр юынып, авызын чайкавы да хатыны янына килде. Аны кочаклап башын күкрәгенә кысты. Луиза дәшмәде, бары башын «ренең күкрәгенә катырак төртә төште. — Әйдә, Люлю, син кашык-аяк юган арада, мин тегене укып чыгам, диде Альфред,—Аннан икебез дә бераз телевизор карарбыз да дәресләребезгә тотынырбыз. Ул кулына Хәбибрахманның көндәлек дәфтәрен алды — Кай турысында тукталган идем әле мин?—дип сорады Альфред. г — Теге. Нина янына барып, анда бер атлы казакны очрата да аны кулга төшереп, полк штабына озаталар. Шунда булса кирәк. ’ — Әйе, әйе, шулай, искә төште,—диде Альфред,—менә алайса, шушы тирәдә инде. Альфред, авыз эченнән генә бераз укыганнан сон бер урында яктырып: — Менә шушы җиреннән башлыйм,— диде,— тынла. Ул укый башлады: 3 «1919 нчы ел, 27 нче май числосы. Иптәшләр йоклый, ә мин бак- о чадагы сандугачлар тавышына уянып киттем. Башта әти-әнине, аннан а Мәчтүрәне искә төшердем, тик, ята торгач, башка тагы теге казак кызы £ Нина килеп керде. Менә ул дөнья нинди әйбер! Сөйгән егете ат менеп = караңгы төндә кызын күрергә килгән. Ике яшь йөрәк гыйшык утында •= яна. Алар кочаклашканнар, авызны авызга куеп мәхәббәт серләрен % уртаклашалар, вәгъдә бирешәләр. Ә без аларнын бәхетләрен кисәбез. мәсхәрәле рәвештә егетне кызыннан аерып алып китәбез! Теге казак х кызының бездән елый-елыи үтенгәннәре, мин сезгә барлык яхшылык- ф ларны эшләргә дә әзер, тик егетемне җибәрегез, дигәне минем күз х алдымнан уза. Әйе. берчак мин ана ышана да язган идем, булмаса = атын, коралларын гына алыйк та әйдә китә бирсен, дигән идем. Тик “ Мостафин мина бер генә акырды, мин аның сүзен үтәргә мәҗбүр бул- а. дым. Ә бит бик рәхимсез тоелды ул Мостафин миңа шул чакта! Тик дөрес эшләгән икән. Соңыннан барысы да аңлашылды, егет казак есау- ч лының ординарецы икән, бик күп кирәкле мәгълүматлар алганнар ч үзеннән. Полк комиссары строй каршында безгә рәхмәт әйтте, әгәр бу ® кошны ычкындырган булсагыз, егетләр, бер батальон иртәгә үк кыры- < лып бетәчәк иде. диде. Мин шулай уйланып яттым. Ләкин ул казак кызын барыбер күрәсем килә. Бүге1, ничек булса да буш вакыт табып, барып кайтырга кирәк. Бераздан гадәттәге көн башланды. Ашап-эчкәч, чиратлашып авыл башындагы окопларда сакта ятабыз. Кичкырын безне башка взвод алыштырды. Шунда мин взводныйдан күрше авылга барып кайтырга рөхсәт сорадым — Карале, Хәбибрахман,—диде бу,— мин бит, малай, синең ни өчен анда баруыңны беләм, Син теге кара кашлы казачкага гашыйк булгансың. — Гашыйк булганым юк, бары кызганам гына — Ничек син дошманыңның сөяркәсен кызгана аласың?!—диде бу. — Ул бит үзе миңа каршы корал тотып көрәшми, аннан ул да кеше бит,— дидем мин.— Аны бер күрсәм, шул җитә. Әгәр ул үзе сүз дәш- мәсә, аның белән сөйләшмәскә дә риза,— дип өстәдем мик. Комвзьод: «Кара аны!» — диде. Ләкин шулай да җибәрде. Менә мин авылда, Ниналар өе янында. Тәвәккәлләдем дә бер заман аларнын ишекләрен ачтырып, эчкә кердем Керсәм, ни күрәм! Өйдә беркем дә юк, бары почмакта Нина гына бөгелеп елап утыра Аның чәчләре биленә кадәр тузгып төшкән, үзе эчке күлмәктән. Хода-вәндә! Су анасы димме, урман кызымы! Карадым да катып калдым. Башта ул мине күрмәде. Ахырда абайлап өлгерде булса кирәк, елаудан кызарып беткән күзләрен миңа текәде. Мин аның йөзеннән, күз карашыннан ниндидер сәер рәнҗү, ялвару кебек бер нәрсә күрдем Әмма бу озакка бармады. Исәнләшергә өлгермәдем, Нинам яшендәй тиз хәрәкәтләр белән мич астыннан мылтык тартып чыгарды да миңа таба атып җибәрде Бәхетем юк түгел икән әле, кыз артык каударлангандыр, күрәсең, ара якын гына булса да, миңа тидерә алмады, пуля сызгырып колак турысыннан узды Мин исә Нинага ташланганымны, ничек итеп аннан мылтыкны тартып алганымны белмим, өнемә килгәндә ул идәндә ята, мин исә ана үзенең мылтыгын төзәгән идем. Русчаны юньләп белмәү шәп түгел. Күп сүзләрен мин аның анлый алмадым, тик шулай да кайберсе аңлашылды Нина миңа: мин сезнең дошманыгыз түгел идем. диде, мин сезгә яхшылык теләп яши идем, диде, ә хәзер мин сезнең кан дошманыгыз, чөнки сез минем сөйгәнемне тартып алдыгыз, диде. Ул үзе үк дошман икәнлеген икърар итте, тик шулай да мин ана тимәдем, мылтыгын алдым да, үзен каты сүгеп, кайтып киттем. Кем белә, әгәр башына тай типмәгән булса, уиланыр-уиланыр да тагы безнең хак эшкә кул куяр. Менә шулай үтте минем бүгенге көнем. Өйгә хат язарга утырдым». „ «28 май, 1919 ел. Без бүген дошман белән бәрелешеп алдык. Ьезнен өскә бераз шрапнель сиптерделәр. Без дә җавапсыз калмадык. Разведкага дип килгән атлы казакларның көлләрен күккә очырдык». «1919 нчы ел, 5 нче июнь. Бүген күрше хуторга Нина янына бардым. Бик арыган идем, шулай да рөхсәт бирелгәч бармый кала алмадым. Шулай, ишек алларына кердем. Ни күрим! Нина керләр элеп йөри. Ялан аяк, ялан баш, үзе керләр элә, үзе әкрен генә, моңаеп кына нидер жырлый. Башта арттан гына карап тордым, аннан янына барып тамак кырдым. Менә без бер-беребезгә карашкан килеш сүзсез басып торабыз. Аның күзләрендәге ачу йомшаргандай кебек. Мине ул гомерендә беренче тапкыр күргән кешедәй сәерсенеп күзәтте. — Нигә син теге көнне мине кулга алып аттырмадың, татарин? — диде ул, ахыр чиктә. «Белмим.— дидем мин,— ничек итеп шундый матур нәрсәне юк иттерим...» Бу миңа тагы карап торды да елмаеп ук куйды. «Әйдә, өйгә керик, мин сине сөт белән сыйлыйм».— ди. «Ә син сөткә агу салмассыңмы сон?» — дип сорадым. «Юк,— ди,— минем инде сине үтерергә кулым күтәрелми, чөнки син дә бит яшь, син дә бит матур, аның өстенә, мин синең арыслан кебек батыр, өстәвенә шәфкатьле кеше икәнлегеңне дә белдем. Әйдә кер»,— диде. Мин аның артыннан кердем. Әнисе белән исәнләштем. Карчык, мине күргәч, чукы- «Аша, аша, егет,— ди бу,— анда сезгә сөт бирмиләрдер, аша»,— ди. Хода-вәндә! Сөтме соң инде минем күңелемдә хәзер. Мин песи баласы түгел лә ул кадәр. Вакытны сузу өчен, ватып-сындырып сүз башлыйм. Янәсе, синең ахириләрең юкмы тагы? Безнең егетләр бит бик шәп, аларга кызлар кирәк. Минем дус кызларым сезнекеләр белән танышмаслар дип уйлыйм, ди. Языгы ни тора, ди. Мин әйтәм, барыбер адәм баласы бит, менә үзең күрдең ич инде, без дә синең кебек, бер дә ким җиребез дә, артык җиребез дә юк, дим. Юк, ди, андый эшнең гомер буласы юк, ди. Ә менә без бит, егетләр, сезнең янга килүгә каршы түгел. Белмәссең, мәхәббәт тә куерып китүе бар, дим, эш бездән тормый, дим. «Сезгә нәрсә ул, ди, сез, мәхәббәт дигән булып, алдашасыз да юкка чыгасыз. Сез ир-атның хәле шәп, ди. Мәхәббәтнең бәясен бары хатын-кыз гына белә», ди бу. Без байтак вакыт шулай гәпләшеп утырдык: Ләкин нә мин, нә ул теге кулга алынган егет турында сүз катмады. Ә бит мин аның язмышы турында ишеткән идем. Ул безнең бер иптәшне үтереп качмакчы булган, тик икенче сакчы аны атып еккан. Тәгаен, кыз аны белә иде. Миңа, һәрхәлдә, шулай тоелды. Ләкин мин аңа бер сүз дә әйтмәдем». Альфред тагы дәфтәр битләрен берәм-берәм ачып караштыргалар- га тотынды. Ниһаять, теге Нина турында язылганнарга тагы тап булып, яңадан укый башлады. 3 нып-төртенеп алды. Менә без гүзәл кыз белән кара-каршы шулай утырдык. Мин аның матурлыгына хәйран калып, йөзеннән күзләремне аера алмый утырдым. Ап-ак йөз, сызылып киткән кыйгач кашлар. Ул борынның, авызның килешле матурлыклары! Бирсә дә бирә бит бер иш адәм баласына матурлыкны! еЛ' 8 " Че и,онь - М“" «инелчә яраландым. Казак пулясы сул як беләкне сыдырып узды. Лазаретка барышлый, кыек юлны туры санап, мнн таты Ниналар хуторы аша киттем" Мика верни дә кирәкми Әнә теге көндәге кебек ишек алдына кереп, керләр элеп йөргәнен күрсәм, шул җиткән. Мин тагы аларның бусагасында. Ләкин мине каршыларга аның карт әбисе чыга. Аның йөзендә кара нәфрәт вә авызында кабахәт сүз. Әйдә, такылдый бир, өр, әйдә, өр, тик кызыңны гына бер күреп китим. Шуннан гына мине мәхрүм итмә! «Кая Нинка?»—дим < «Ул үләргә җыена»,— ди. «Алдыйсын, карчык, кызыл гаскәр белән з шаярма, карап тормам»,— дим. «Әнә, ышанмасаң, теге якка чык. ди. Ул § егетнең үтерелүен белгәч, серкә эчеп агуланды»,— ди. Хода-вәндә! Мин “ атылып олы якка чыктым. Анда әбинең үзе ише бер кортка утыра. < Караватта Нина. «Кит, күземә күренмә, ди, мин сине бөтенләй кеше дип х тә санамыйм, син минем егетемне үтергәнсең».— ди. «Ул качарга телә- ~ гән, аңлыйсыңмы? — дидем мин — Әгәр качмаса, безнең якка чыкса, 5= инде, һич булмаганда, синең өчен, синең мәхәббәтең өчен, безнең якка чыкса, без аңа берни дә эшләмәгән булыр идек, дим. Ул безнең бик ма- - тур дустыбызны суеп үтергән, ә егетнең өендә хатыны, ике баласы кал- < ган, андый кансыз дошманны ник без атмаска тиеш, сугыш бара, кан- х лы. рәхимсез сугыш, кем-кемне җиңә, шул баш була»,— дим. «Менә = мин шуның аркасында үләм, ди. Үлемнән курыкмыйча, рәхәтләнеп, шатланып үләм мин егетем өчен»,— ди. «Юк, дидем мин,— андый на- £ чар кеше өчен шундый гүзәл кыз үләргә тиеш түгел. Мин сина барыбер үләргә бирмим»,— дидем. Мин шунда ук лазаретка йөгердем, үземнең* яра кайгысы баштан китте. Мин кызга ашыгыч ярдәм күрсәтүләрен п үтендем. Рәхмәт шәфкать туташларына, алар, шунда ук ат җигеп, ху- = торга киттеләр, тиздән Нина больницага озатылды. Хуш, Нина, бәлки, < син исән-сау калырсың. Бәлки, еллар узгач, үзеннең матурлыгыңа сокланып хәйран калган, сине һәр даим күрергә ашкынып торган татар егетен хәтерләрсең». Альфред дәфтәрне япты да тынып калды. — Шуннан башка ул Нина турында көндәлектә берни дә язылмаган,— диде. — Терелгән булса ярар иде,—дип куйды Луиза, уфтанып. — Белмим шул,— диде Альфред. — Ичмаса сорашыр иден. Узган юлы барганда нигә сорамадың? — Онытканмын,—диде Альфред, гаепле сыман елмаеп.— Кеше авырып ята. Ничектер уңайсыз да. Кинәт ишек ачылды да Асия Фәхриевна килеп керде. Бердәм икесе дә сикереп тордылар. Альфред белән Луиза, якты чырай күрсәтеп, кунакны каршылау өчен алгы якка чыктылар. — Мин бер генә минутка,—диде Асия,—өстемне дә салып тормыйм, гафу итегез. Луиза, кулындагы баласын, көйсезләнмәсен өчен, җәһәт-җәһәт селки башлады. — Абау, гомердә бер килеп, анда да шулай ут алырга кергәндәй кыланмыйлар инде, Асия апа. — Юк, юк, рәхмәт, өйдә Исхак болай да борчыла торгандыр. Минем бит әле иртәдән бирле өемә кайтып кергәнем юк. Мин бары бер хәбәр әйтү өчен генә. Альфред та, Луиза да сорау белән укытучы хатынга текәлделәр. — Сез чыгып китүгә, Альфред Ячич, Казаннан шалтыраттылар. — Университеттан. Профессор Даутов дигән кеше. Альфреднын күзләре нурланып китте. — Ә нәрсә диде соң? — Ул ниндидер ваканция мәсьәләсе хәл ителде, диде Сезгә, кирәкле документлар белән, аннан характеристика белән, әйе, тагы үтенеч язып, Казанга килергә кушты Альфредның йөзенә шатлык билгеләре чыкты. Ләкин хатын-кызда бу хәл аптырау гына тудырды. — Бу ни дигән сүз? —дип сорады Луиза Альфредтан. — Хәзер әйтсәм дә була инде. Юкса...— диде Альфред. Ул тукталып уйланып торды. Күрәсең, әңгәмәне ниндирәк сүзләр белән башларга кирәклеген исенә төшерә иде. — Луиза! — диде ул, яктырып.— Профессор үзе шулай дип әйткән икән, димәк, мин эш урынымны озакламый алыштырырга тиеш булам. Луиза аптыоап китте. Асия да хәйран калды. — Ничек? Сез, Альфред Яхич, безнең мәктәпне, коллективны ташлап китәргә җыенасызмы? — Нихәл итәсең,— диде Альфред,— тарих — минем призванием. Мин хәзер ансыз яши алмыйм. Мин университетта ассистент булып эшләячәкмен. Әлбәттә, минем өчен барыннан да мөһимрәге — тикшеренү. Мин бөтен вакытымны тарихыбызны өйрәнүгә бирәчәкмен... Ул кинәт тынып калды. Артык һавалы бер тоннан башлады ул һәм, мона үзе дә уңайсызлана төшеп, ачуланмый микән дигәндәй, Луизага карады. Луиза исә ачулы гына түгел иде, аның мондый көтелмәгән хәлдән башта зиһене чуалды, соңыннан күңелендә дөрләп нәфрәт уты кабынды. Ул бит моңарчы һаман иркен, әйбәт тормышта, ләкин авылда яшәргә теләде. Ул шулай да Асия алдында тойгыларын сиздермәде, бары еш-еш сулап, иренен чәйни төшеп, баласы белән тавышсыз-тын- сыз гына булашты. Аның кул буыннары кинәт йомшарып киткәндәй булды, ул, төшереп җибәрүдән куркып, Шамилен каты итеп күкрәгенә кысты. — Юк, сезне үзебездән җибәрмибез без, Альфред Яхич,— диде Асия, катгый тон белән.— Бу эш бөтенләй мөмкин дә түгел, уку елы башлангач... — Мин бит әле бүген китәм дип әйтмим,— диде Альфред,—китсәм,— икенче чирек беткәч. Сез мәктәптән минем китүемне бөтенләй тоймассыз да, Асия Фәхриевна. — Тик бит сезгә документларны хәзердән үк бирергә кушты ул. — Анысы икенче мәсьәлә. — Ул характеристика да сорады... Альфредның йөзе кинәт җитдиләнеп китте. Асия Фәхриевнанын күз карашы артык мәгънәле иде шул. Альфред әле үзенә кинә саклап яшәгән директордан уңай характеристика алуына, әлбәттә, ышана алмый иде. Асия Фәхриевна чыгып киткәч, Альфред та, Луиза да түр якка чыктылар. Хатын, баласын күкрәгенә кыскан килеш, бераз вакыт иренә карап торды. Аның агарынган йөзеннән, ачу аралаш ялтыраган күзләреннән нинди хәлдә булуы, хәзер исә бераз айнып, һич югында, сүз башларлык дәрәҗәгә җитеп, зиһенен җыярга тырышуы ачык иде. Альфред, борчылуын әледән-әле җыерылган кашлары белән сиздереп, хатынының сүз башлавын көтте. Менә ул өнен җыеп сүзгә кереште. Анын йөзендә әз генә дә Альфред белгән гүзәллек һәм дуслык юк иде. Син миннән яшереп кенә Казанга күчеп китмәкче булдыңмыни?— диде ул, сулышына буылып.— Әле заочно укып йөргәндә «кинәндергәннәреңә җитмәгән, инде мине бөтенләй кайгыга батырмакчы буласынмыни? Син бит минем авылда гына яшәргә хыялланганымны беләсен! Луиза, Люлю,—диде Альфред, ялварып. Ләкин хатын тукталмады. 7 ШУ”!'1 б ел' Альфред Яхич, әгәр җенләнеп йөрүләреңне туктатма- сан, мин Шамилемне күтәрәм дә бу өйдән чыгып китәм. Туйдым мин... XXXVI Хәбибрахман абзый өч көннән бирле үзенең караватында хәрәкәтсез ята иде инде. Врачның дарулары, укол кадаулары аны барыбер ♦ аякка бастыра алмады. «Менә шушы икән ул үлем,—дип уйланды 3 Хәбибрахман.— Ул һич көтмәгәндә килә дә икән, ай-ваеңа карамастан, § сине җилтерәтеп алып та китә». Юк, никадәр юмор катыштырып фәлсәфә кормасын ул, картның үлә- < се килми иде. Яшисен яшәде, ашыйсын ашагандыр, тик бит әле тө- = гәлләнмәгән эшләр күп. Әлбәттә, дөреслек ул бер тантана итмичә кал- | мае, Хәбибрахманнар турында кайчан да булса дөреслекне әйтерләр, ь аларны җылы сүз белән искә алырлар. Ләкин дөреслекнең тан~анасына х ышанып, кул кушырып утырудан үзеңнең шул тантана өчен даулашып х яшәвең әйбәтрәк түгелмени?! Ахыр ЧҺ..'Ә, шул бит инде ул бәхет дигән ф нәрсә! Шулай икән. Картая барган саен кешене рәхәтлекләр берәм-бе- * рәм ташлап китә икән. Ләкин хезмәт һәм дөреслек өчен көрәш ләззә- я те — кешенең ин ышанычлы юлдашы, алар кешене мавыктырып, юатып ° яшәтә. Яшьлектә менә шуны аңламый икән кеше, ул кулында шул ике £ нәрсә калачагын, әгәр инде аларны да югалтса, гомумән япа-ялгыз каласын уйламый икән. Юк, юк, әгәр әнә шул ышаныч — терәк булмаса, * кешегә беркем дә ярдәм итә алмый. Әйдә, бик әйбәт кешеләр арасында ң булсын ди ул, ул чагында да кеше үзен үги баладай ят итеп сизәчәк = Менә нәрсә икән ул яшәү серләренең берсе! < Хәбибрахман, чалкан яткан килеш, күзләрен ярым йомып уйлануында булды. Аның йөзе ябык, эчг.ә баткан яңакларын ак төк баскан иде. Ләкин игътибар белән карап торсаң, картның әледән-әле тамак төере хәрәкәтләнеп алуын һәм агара башлаган керфекләренең сирпелүен абайларга мөмкин. Ә инде кешенең эчке халәтен тикшерә торган ниндидер прибор булса, бу хәлсез картның кайнар йөрәге, бик якты, бик матур уйлары барлыгын да күрер идек. Әнә ул, үлем турындагы шомлануларын җиңеп, яшәү, тормыш турында уйланырга тотынды. Бераздан ул янында торган үз сүзле, иркә, ләкин бик кадерле бәләкәй кызчыгы, балдан татлысы, Ләйләсен шәйләде. Нәни кызны әле бүгенгәчә дәү әтисе янына кертми тоттылар. Ниһаять, алар бүген менә кавышу бәхетенә ирешкәннәр иде Ләйлә, авыруның янына ук килеп, хәйран калып, кызганып, яратып һәм шунда ук шүрли төшеп, бер мәл сүзсез басып торды Хәбибрахман аны сулышыннан тойды һәм елмаеп аңа таба борылды. — Синең басын авырта, име, бабакаем? — дип сорады Ләйлә. — Башым авыртып тора шул, кызым. Ләйлә бабасының әле сөйләшә алуына, әле нәкъ шул Ләйлә белгән бабасы булып калуына шатланып китте. Аның өчен хәзер картның битендәге ап-ак төкләре бик сәер булып күренә иде. Ул, һич тыела алмыйча, кызыксынып, шул төкләргә нәни бармагын да тидереп карады. — Нәрсә, нәнием, үскәнме?—дип сорады Хәбибрахман. Ләйлә, кашларын күтәргән хәлдә, ияк кагып кына куйды. — Син, кызым, кайчан бакчага йөри башлыйсың соң инде? — Әнием әйтә, иртәгә, ди. Тик син авыргач минем анда барасым килми. Үләрсең дип куркам. Хәбибрахман күзләрен йомган килеш хәлсез рәвештә елмаеп куйды. — Үлмим, кызым үлмим мин! Әле безнең бит синең белән циркка барасы бар. — Сулай сул,—диде Ләйлә. Ләкин нәкъ шул вакыт ишектән Хәбибрахманның кызы Кадрия күренде. — Әйдәле,— диде ул, Ләйләне кулыннан эләктереп,—бабакайны борчымыйлар алай. Ул баланы, теләмәвенә һәм еламсырын башлавына карамастан, рәхимсез рәвештә, җилтерәтеп, бүлмәдән алып чыгып китте. — Кирәкмәс иде, Кадрия, ул бит мина бернинди дә комачау ясамый,— диде Хәбибрахман, Ләкин анын зәгыйфь тавышын Кадрия ишетмәде, ишек чыелдап ябылды. Ж.авап урынына Ләйләнен кычкырып елавы гына ишетелде. Менә бит ул нәрсә! Без кайчак, яхшылык эшлибез дип, начарлык ясап куябыз. Бала минем өчен әле комачау түгел, юаныч иде, ә хәзер аның елаеы йөрәкне авырттыра башлады. Хәбибрахман кулын сузып, утыргыч өстен капшарга кереште. Валидол алды. Тиз генә тынычланмады ул. Аны әкренләп юаткан нәрсә бары үзенең яшьлек чоры һәм менә шул яшьлегендә иң көчле хатирә булып калган гражданнар сугышы көннәре булды. Әйе, алар бит кабатланмас эш башкардылар. Алар, чиксез дәрт һәм ышаныч белән утлар-сулар кичеп, совет власте дошманнарын тар-мар иттеләр, Урта Азия халыкларына Ленин сәламен алып бардылар... Хәбибрахман бик күп вакыйгалар тезмәсен берәм-берәм күз алдына китерә башлады. Ниләр генә булмады анда! Тукта, тукта, Фәрганә үзәнлегендәге бер кызык вакыйга искә төште. Шулай, шулай, гүзәл Фәрганә үзәнлегендә басмачылар белән сугышып йөргәндә, егерменче елны булды бу эш. Хәбибрахман ул чак атлылар эскадронында иде. Тан атар-атмас шулай тревога белән дивизионны уяттылар да, күрше кышлакларның берсенә Халхожа басмачылары һөҗүм итә. ярдәмгә ашыгыгыз, диделәр. Хәбибрахман егерме егетне ияртеп шундук чыгып китте. Чыннан да, алар барып җиткәндә басмачылар тәмам котырынып кышлакны талап, өйләрне яндырып, мал-туарны куып алып китә башлаганнар иде. Кызыл гаскәрнең көтмәгәндә килеп чыгуын күргәч, басмачылар качарга тотындылар. Нәкъ шул вакыт, кышлакка килеп кергәч, бер карт үзбәк Хәбибрахман атынын тезгененә килеп асылынды. Бу нинди дошман иярчене дип, Хәбибрахман кылыч сабына тотынды. Ләкин картның күзләрендә яшь, тавышында кызганыч ялвару тоеп, аптырап калды. — Мәрхәмәтле кеше,— диде үзбәк,— инде ярдәм кулыгызны сузгансыз икән, тагы бер яхшылык эшләгез. Әле генә бер явыз басмачы карап торган бердәнбер кызымны алып качты. Коткарыгыз шуны. Хәбибрахман аларның кайсы юл белән китү мөмкинлеген сорашты, картка читкә тайпылырга ымлады һәм тезгенне кага төшеп, тулпарын торган урыныннан ук чаптырып алып китте. Көн инде яктырган, шактый ерак араны да Хәбибрахманның яшь күзләре җентекләп күрә ала иде. Иптәшләр арта калды. Берсенең дә аты Хәбибрахманныкыдай йөгерек түгел иде. Бераздан бик еракта бер атлы кеше күренде. Ул ияр алдына нидер салган. Тәгаен, шул басмачы алып киткән теге әкәнен кызыдыр! Хәбибрахман шпорларын атынын тәненә батыра төште. Хәзер колакларда җил сызгырганы һәм ат тояклары тупырдаганы гына ишетелә иде. Ара күзгә күренеп кимеде. Хәбибрахман, иңеннән драгун мылтыгын алып, басмачы ягына атып җибәрде. Күрәсең, пуля шактый якыннан узды — басмачы йомылып ук китте. Артына астыртын гына борылып карады һәм үзе дә атты. г — Яле, тулпаркаем, Кызыл Армиягә хезмәт итеп күрсәт әле,— диде Хәбибрахман. Ат монача, гомер буена дигәндәй, басмачылар шайкасының атаманын өстендә йөрткән иде. Әле аның беренче тапкыр гына Хәбибрахманга буйсынуы. Күрәсең, аңлады ул. Барлык җитезлегенә чаба башлады. Юк, ул чапмый, ул оча. Мондый атны Хәбибрахманның күргәне юк иде. Бу ахалтекин токымындагы төркмән аты табигать иҗат иткән гаҗәп бер затлы җан иясе иде. Күп тә узмады, ара бөтенләй якынлашты. Хәбибрахманның тагы бер атып жибәрүе булды, басмачы ияр өстендәге кызны юл читенә ташлап та калдырды. Хәбибрахман тагы бер атты, аттан ук бәреп төшерерлек булмаса да, тәгаен, яралады ул теге йөзе кара басмачыны. Мәгәр артык куа барырга анык мөмкинлеге юк иде. Аның кызны кү- ♦ рәсе килде. Исәнме ул, юкмы, бәлки, ана ашыгыч ярдәм кирәктер? з Ул, кыз турысына житү белән агын туктатып, сикереп төште. Тузан § эчендә аунап яткан кыз һушсыз иде. Хәбибрахман кара пәрәнжәнен ” кыл каплавычын тиз генә ачып жибәрде. Ходаем! Гүзәл яшь кыз иде < бу. Күп булса унбиш яшьләрдер бичарага. Кинәт Хәбибрахманның кү- = неленә шик килде: теге хаин үтереп үк ташламаганмы бу фәрештә вал- g чыгын? Ул кызнын шул ук минутта күлмәген ертып тәненә күз салды Әйе, аның әле яна гына тулыланып килә торган яшь күкрәкләре канлы 5 иде. Мәлгунь басмачы кызга хәнжәр кадаган һәм шуннан сон гына аны х жиргә ташлаган. Хәбибрахман нишләргә дә белмичә хәрәкәтсез тор- ♦ ганда, кинәт кызның ыңгырашканын ишетте. Ул тетрәнеп уянгандай х булды, кызның исән булуына балаларча куанды. Кызның ярасын тиз = генә бәйләде дә атына алып шундук кышлакка таба чапты ул. Бала “ гына иде әле кыз. Аның йөзеннән сабыйлар садәлеге дә китмәгән иде. о. Кыз үлмәгәе дип, Хәбибрахман барлык көченә чапты. Бәхеткә каршы, басмачы пычакны кызның йөрәгенә туры китерә алмаган икән. * Сәгадәт тиз арада савыкты. Инде Хәбибрахманның әле исенә төш- ч кәне тагы шул иде: савыгу белән кызның әти-әнисе аны Хәбибрахманга = димли башладылар. Минем Мәчтүрәм бар дигәч, алар анысына да < аптырамады, зарар юк, икенче хатының булыр, диделәр. Әйе, әйе, тагы искә алырлык кызыгы шунда әле, ул бит узган ел гына шул Сәгадәтне Ташкентта очратты. Башта алар бер-берсен танымадылар. Ләкин шундый бер хәлгә тардылар ки, ничектер, сүздән сүз чыгып, бер-берен табыштылар, һәм әллә кайда да түгел, гади троллейбус тукталышында, булса да була бит! Сәгадәт хәзер авызыннан сөт исе китмәгән сабый бала түгел, ул инде житди һәм үзбәк халкының күренекле бер кешесе икән. Хәбибрахманны ул кунакка чакырды, ләкин, үкенечкә каршы, нәкъ икенче көнне үк Хәбибрахманның кәеф китеп барды. Нишли икән хәзер ул хатын? Чыннан да, нигә ана мөрәжәгать итмәскә! Ул бит безнең бригаданың тарихы белән бик кызыксына торгандыр. Ничек диде әле ул? Халыкларыбызнын күптәнге дуслыгын, туганлыгын онытырга ярамый. Безнең эшләр, безнең узган утлы юллар алар онытылыр өчен башкарылдылармыни?! Хәбибрахманның уйлары шунда житкәч, ишек тагы ачылды Авыру, Ләйләдер дип куанган иде, тик тавышсыз сак адымнар белән ана таба килүче кеше Кадрия булып чыкты. — Әти, ниндидер кеше сине сорый. Керергә рөхсәт итмәс микән, ди. — Нинди кеше микән соң үл, кызым? — Мин аның боевой соратнигы, дусты, мин аның өчен яхшылыктан башка берни дә теләмим,—ди. — Соң, керсен,— диде Хәбибрахман, сәерсенеп. XXXVII Хәбибрахман керәсе кешене кызыксынып көтте. Әнә ул нидер сөн- ләнә-сөйләнә өс киемнәрен сала әле. Ләкин анын тавышы артык тонык ишетелә, бары Кадриянең генә кайбер сүзләре колакка житә Менә бүлмә ишеге ачылды һәм Хәбибрахман янына әлеге кеше килеп тә керде. Ул—Бакиров Хәмзә булып чыкты. Хәбибрахманның сырхау йөзе кинәт чытылып китте. Ул, Хәмзәне гану белән, стенага таба борыллу. Юк. юк, аның бу кеше белән һич сөйләшәсе. күрешәсе килми. Ул. Хәм. зәгә карамаса ла, аның һәр хәрәкәтен, бөтен барлыгын тоеп сыкранып ятты. Кунак исә, йөзендәге елмаюын һич үзгәртмәстән, Хәбибрахманның баш очындагы утыргычка барып урнашты. — Нихәл, кордаш? Бу сорауның тонын Хәбибрахман сау кешенең авырудан өстенлеген сиздерергә тырышуы итеп кабул итте. Җавап кайтармады, бары йотлыгып, очлы, зур тамак төерен генә хәрәкәтләндерде. — Хәлеңне белергә килдем,— диде Хәмзә.— Ни генә әйтмә, без бит синең белән үзебезнең яшьлектә бер лаеш суларын эчкән кешеләр. Хәбибрахман: «Кит, чыгып кит, зинһар»,— дияргә теләде, ләкин шунда ук, әгәр шулай әйтсәм, теге дә жавапсыз калмас дип уйлады. Хәмзәнең сүзләре йөрәгенә хәнжәрдәй кадалачагын исәпләп алды ул. Әйдә, өрер-өрер дә чыгып китәр әле,— шуның өчен үлем белән шаярыр хәлем юк. Ә ул кеше исә, һаман тыныч кала биреп, сүзен дәвам иттерде. — Минемчә, сина спецклиникага кереп ятарга кирәк,— диде ул,— теләсәң, мин бу эшне оештырам. Анда әйбәт карыйлар, анда сине иң яңа дарулар белән дарулаячаклар, Хәбибрахман дус. Авыру артык түзмәде, «кирәкми», дигәнне аңлатып, башын селкеп куйды. Бераз тын гына утырганнан соң, Хәмзә: «Ихтыяр үзеңдә»,— диде. Хәмзәнең әрсезлеген, талымсызлыгын Хәбибрахман бөтен тән күзәнәкләре белән тоеп ятты. Юк, юк, ул һич авыруның хәлен белер өчен кермәгән, моның төбендә ниндидер мәкерле эш ята. Хәбибрахман аның хәзер үк чыгып китүен, үзен тынычлыкта калдыруын тели иде. Ул, ахыр чиктә кулын изәп, «кит, чыгып кит» дигән сүзләрне аңлата башлады. Хәмзә исә боларның барысын да күрә, ләкин һич кымшанмыйча урынында утыра бирә иде. Ниһаять, ул ниндидер бер сер сөйләгәндәй ярым шыпырт тавыш белән: — Син, Хәбибрахман туган, минем өстән язып редакциягә баргансың, икән,— диде.— Кузгалма, кузгалма, сиңа ярамый. Тыңла. Ул бераз тынып торды. Хәбибрахман исә йөрәгенең һәм аркасының тагы да катырак авырта башлавын тойды. — Менә нәрсә, кордаш,— диде Хәмзә,— без инде синең белән ачык- тан-ачык сойләшик. Без синең белән карт гвардия вәкилләре. Без синең белән, теге кем әйтмешли, нәзберек байбәтчәләр түгел. Менә шулай. Безнең өчен иң кадерлесе — принцип. Син минем теге чакны дусларча аңлатуыма колак салмадың. Ә бит мин үзем өчен генә беркайчан да андый хәтәр юлга аяк басмас идем. Син халык өчен эшләвемне хөрмәт итү йөзеннән генә булса да миңа аяк чалмаска тиеш идең... Хәмзә, Хәбибрахманның гасабиланып боргалануын күргәч, бераз вакыт тынып торды. Аннары тагы аның сүзләре ишетелде. — Тынычлан, кордаш, бу дөньяда кем яшәмәгән дә, кем бу якты дөньяны куймаган. Без дә синең белән мәңгегә килгән кешеләр түгел. Тик принциплар һәм халык кына мәңгелек. Без бөтен эш-гамә- лебезне шуңа багышларга, шуның өчен фида итәргә тиеш. Моны бездән заман сорый. Хәбибрахманның артык түзәрлеге калмады, ул, йөрәгенең каты авыртуына карамастан, барлык көчен жыеп, терсәкләренә таянган килеш башын калкытты. — Син нәрсә, мине үтерергә килдеңме? — дип сорады ул, карынкы тавыш белән. н — Юк. мнн анык өчен килмәдем, кордаш, мин сика бөек дөреслекне аңлатып бирү өчен килдем. ~ аәрсз ™\ ул - с “" е|‘ — диде ул. XXXIX Альфредның ин авыр кичергән нәрсәсе хәзер Луизасын югалту куркынычы иде. Әмма нинди генә хәлләрдә дә ул аннан аерылмас! Ул барысын эшләр, мәгәр, Луиза, ак йөзле, конгыр-кара күзле Луиза, аныкы, бары аныкы гына булып калыр. Алар моңа кадәр дә еш-еш бәхәскә керәләр һәм кайчак бер-берсен шактый ямьсез сүзләр белән рәнҗетәләр иде. Ләкин әле Луизаның беркайчан да иренә: «Мин китәм!» дип әйткәне булмады. Ни өчен, бу ни дигән сүз? Бер-береңне яратып кушыл да көннәрдән бер көнне гомерлек союзны җимереп ташла, һәм ни өчен? Ни өчен? Сәбәп бит һич тә җитәрлек түгел. Моннан да зуррак гаделсезлекнең булуы мөмкинме дөньяда! Ә бит үзе аңламый да түгел. Ипләп сөйләшкәндә барысы белән дә килешә, бер генә нәрсәгә дә каршы килми. Гаҗәп бу кеше дигәнең, эш сүз белән генә чикләнгәндә барысына да риза, ә инде сүз гамәлгә әйләнә башласа, барысы да зир-зөбәр килә, барлык аңлашу, сөйләшүләрнең көле күккә оча. Бу нәрсә бу? Альфред хатынының ультиматумын ишеткән көнне шулай уйланды. Барлык дәрт-ашкынулар берьюлы, сыпырып төшерелгәндәй, очып юкка чыктылар. Альфред мәҗбүрән үзен эшкә утыртты. Хатынына артык бер сүз дә әйтмәде, мәсьәләне куертырга батырчылык итмәде һәм, бүген үзе белән караватка ятмыйча, сандык өстендә йоклаган Луизага карамаска тырышып, булдыра алганча тизрәк эшен төгәлләде дә ятагына чумды. Вакыт соң иде инде. Башка вакыт башы мендәргә тняртимәс үк, гырлап йокыга китә иде. Тик бүген ул бары үзенең күңел сызлавын ишетеп йоклый алмыйча ятарга дучар, ахры. Барысын да башыннан кичерде. Үзенең студент чакны шушы Луизага гашыйк булып йөргәнен дә, мәхәббәттән тәмам тилереп, күп тапкырлар юләрлекләр, мәгьнәсезлек- ләр эшләгәнен дә, хәтта шул сөю аркасында иптәшләре алдында көлкегә калган чакларын да — барын да хәтерләде. Әйе, ул аны, Луизаны, үлеп яратты. Ул күңеле белән борчылып, хәсрәтләнеп, бу кыз мине сөймәс, мине тиң күрмәс дип янып-көеп йөрде. Ахыр чиктә Луизаның үзенә игътибар итүен, алай гына да түгел, көннән-көн үзенә якынаюын тойгач, ул җиденче кат күккә ашты. Җир шарында хәзер Альфредтан да бәхетлерәк кеше юк иде кебек. Ләкин шулай булса да аның күңелендә һаман әле ниндидер куркыну, бу зур бәхетне югалту мөмкинлегеннән куркыну яши иде. Алар бит Луиза белән күптән түгел генә бергә тора башладылар. Әле һаман берберсенә ияләшү, аңлашу һәм шуның нәтиҗәсендә еш-еш карашлар, фикерләр бәхәсе чорын кичерәләр иде. Альфред үзенең тәҗрибәсезлеге аркасында мондый хәл гомер буена дәвам итәргә тиеш дип уйлый иде. Ләкин Луизага булган мәхәббәте аны бу газапларга да әзер торырга күндерде. Әйдә, Альфред гомере буена Луизасы белән бәхәсләшеп, чәкәшеп торырга да әзер, әйдә, нервлар тетелә бирсен, тик алар аерылышмасыннар гына! Чөнки бит ул сүз көрәштерүләр була да бетә. Аның каравы, соңыннан туган тынычлык минутлары отыры татлы һәм отыры рәхәт. Әйе, шулай ул. Ләкин Альфредның Луиза авызыннан бу кадәр авыр сүзләр ишеткәне булмады. Китәм, имеш. Бик-бик авыр иде аңа. Альфред әле бер, әле икенче ягына әйләнеп, авыр сулап, уфтанып ятуында булды. «Нинди гаделсезлек, нинди гаделсезлек! — дип кабатлады ул эченнән.—Миндә бернинди дә гаеп юклыгын белә бит инде, ә шулай да миңа каршы күтәрелә. Чыннан да, әгәр ул башлык булса, нәкъ шул ук Әхмәдиев кебек кыланыр иде микәнни?» Ул ай яктысында тонык кына булып күренгән матчага карап, Луизаны директор ролендә күз алдына китерергә тырышты. Ниһаять, ул күренеш бөтен тулылыгы белән килеп басты һәм Альфред ирексездән елмаеп куйды. Елмаюы аның әрнү аша, иронияле иде башта, ләкин тора-бара Альфред хатынының үзе уйлап чыгарган кыланышларыннан һич эчкерсез көлә башлады. Бик сөйкемле иде шул каһәр Луиза. Ул тискәре рольне башкарганда да иренең күңелендә соклану тойгылары тудыра иде. Альфред артык йомшак булып тоелган мендәрен селкеп мамыкларын бер почмакка төшерде дә җайлабрак ятты. Бераздан аның тәкатьсез рәвештә хатынына күз төшерәсе килә башлады. Луиза мич буендагы сандык өстендә башын Альфреднын аяк турысына куеп йоклый. Альфред башта аның тигез генә, тын гына сулавын тыңлап ятты. Ахырда түзмәде, башын калкытып, аның йөзен күрергә тырышты. Луиза мичкә йөз биргән, аның бары тузгыган чәчләре генә каралып күренә иде. Альфред башын мендәргә салды, бераз яткач, тагы күтәрелеп карады. Хатыны һаман шул ук бер кыяфәттә йоклый иде. Кинәт кулын күтәреп, ни өчендер, чәчен сыпырып куйды ул. Аль- фредның хәзер барлык сизгерлеге уянган, игътибары-дикъкате иң югары ноктага күтәрелгән иде. Ул өстәлдән күзлеген алып киде дә хатынын күзәтә бирде. Менә Луиза ап-ак беләкләрен янә юрган эченә яшерде һәм тагы жинелчә генә мышнап йокыга китте. Альфред түзмәде, пышылдап: — Люлю,— диде. Җавап булмады. — Лю-лю1 Ләкин Луиза әллә йоклый, әллә йоклаган булып юри кылана иде шунда, бер сүз дә дәшмәде. Альфред урыныннан сак кына төште дә, аяк очларына гына басып, хатыны янына килде. Кинәт Луиза бөтенләй тынып калгандай булды. Тәгаен йокламый иде шайтан Альфред, үз алдына елмаеп, аның колагына пышылдады: — Лю-лю. Кинәт Луиза кискен хәрәкәт ясап, юрганын өскә тартты. Хәзер Луизаның колагы капланган, бары муены һәм чак кына аркасы ачылып киткән иде. Тонык ай яктысында Альфредка күптән таныш кара миңле арка һәм ап-ак матур муен куренә иде. Хәтта аркадагы нәни миңгә кадәр бик якын, үз йде шул болар! Альфред бераз вакыт икеләнеп торды. Аннары, батырчылык итеп, иелде дә хатынының миңле аркасын үбеп алды. Чак чигенеп өлгерде. Луиза яшен тизлегендә юрганны тагы да өскәрәк тартты Хәзер инде ул башыннан ук бөркәнеп ята иде. Альфред, каушый төшеп, Луизаның барлык гәүдәсен күзеннән кичерде. Хатын йомарланып яткан, шулай да баштан ук бөркәнгәнгә күрә, анык бер аягы тышта калган иде. Әнә ул Луизаның кечкенә генә матур тәпие. Үзе ап-ак, килешле, ә яртылаш ачылган балтыры тыгыз, шулай ук бик матур иде. Альфред, онытылып, шуларга карап тора башлады. Бер мәл аның башына әллә шул тәпине кытыклап карарга микән дигән уй да килеп китте. Әйе, әйе, аның шулай шаярып кети-кети иттергәне бар. Ләкин хәзер ярамый Бусы артыграк, бу инде тозсызлык булачак. Ә бит Луизаның дуламавы, күңелне рәнҗетеп берәр авыр сүз әйтмәве өметне өзмәскә куша кебек! Альфред, нишлим икән дип бераз торганнан ссң, өченче тапкыр иелде дә Луизаның колагына пышылдады: сөйләшик әле. Люлю дим, син бит аклыйсын, әйдәле, әйбәтләп сөйләшик ӘЛекинәт Луиза юрганны ачып иренә текәлде. Альфред сискәнеп кит. те, чөнки хатынның күз карашында өметләнерлек бернәрсә дә күренми — Беләсеңме нәрсә,— диде Луиза,— мине төнлә дә борчыма. Синнән үтенәм, калдыр мине! — Син бит теге сүзләрне миңа чынлап әйтмәдең, шулай бит, Люлю? Шунысын гына әйт. — Чынлап әйттем. Кит янымнан,— диде Луиза һәм хәзер, бөтенләй йомарланып, юрган астына йөзен һәм аякларын да яшерде. Хатын-кыздан да рәхимсезрәк жан иясе юк иде жир йөзендә Аль- фредча. Ул кискен рәвештә борылды да караватына таба китте. Бераздан ул тирән уйлар, икеләнүләр һәм күңел сыкрануы белән булашып ята башлады. _ «Бәлки, чыннан да, Луиза хаклыдыр,— дип уйланды ул,—бәлки, минем тырышлыкларым барысы да юләрлек аркасында гынадыр. Кемгә кирәк ул синең эшләрең?» Ул шулай дип уйланды да эчтән тынып калды. Альфред күңелендә икегә әверелә белә иде. Берсе үзе, ә икенчесе — үзен хөкем итеп торучы. Ул бу юлы да шулай итте. «Әйе, менә шулай туа торгандыр инде ул обыватель,—дип уйланды ул, үзенең гамәлен үлчәүгә салып.—Авыр, курыктың, кинәт үзеңнең тирә-юнеңдәге кайберәүләрнең башкача эш итүен, башкача фикер йөртүен тойдың, һәм кинәт синең кемгәдер ышанычың какшый башлады. Ләкин... ләкин, чыннан да, беркем дә бит синең кебек янып көеп йөрми, кысыр хәсрәт түгелме соң бу? Юкка тына син азап чикмисеңме, юкка гына син Луизаңны хәсрәт утларына ташламыйсыңмы? Луизаңның да бит кешечә яшисе килә, ул үзе өчен, баласы өчен, киләчәге өчен борчыла һәм шуна күрә аның протест белдерүе бик табигый. Димәк, нәрсә булып чыга инде? Димәк, синең өстеңә кемдер пычрак ата, кемдер сиңа каршы күтәрелгән һәм син дә, хатының да шуннан шүрләдегез. Туктале син. тотасың да ул эгоистлык, шәхси интереслар аркасында килеп чыккан хәл, дисең, ә бәлки, син ялгышасыңдыр?» Ул артык озак уйлана алмады. Тиздән оеп йокыга талды. Иртәгесен Альфред эшенә соңгара язды. Ләкин шулай да ул уянганда Луиза мәктәпкә китмәгән иде әле. Сикереп торды, ашык-пошык кулын-битен юды, пожарникларча тиз өс-башын киенеп алды һәм хатыны белән бергә үк диярлек өйдән чыгып китте. Тышта салкын, шулай да рәхәт иде. Альфред, хатыны белән янәшә атлап урам уртасына кадәр сүзсез барды да аулаграк урында тәвәккәл рәвештә: — Син мине ташлап китәргә теләсәң, ихтыярың,— диде,— мин сине көчләп тота алмыйм. Луиза! Луиза каерылып конгыр-кара күзләрен иренә текәде. Бу күзләрдә аптырау, куркыну һәм ачыну билгеләре бар иде. Әйе, мин шаярып әйтмим. Әгәр мине яратмыйсың икән, мин сине көчләп тота алмыйм, — диде Альфред, кабатлап. XL ( Әнә, үзе дә килде, дип куйды физика укытучысы Сәлимжан jep-Ke^Mac*713 соң? — дип С0Р ады Альфред, укытучылар бүлмәсенә — Сезне Казан телефонга чакыра,— диде карт укытучы. — Люлю әйдәле, әйбәтләп акыллы, син бит барысын да Луиза иренә куркынып күз атты, Альфред исә сер сынатмаска тырышты, телефонга дип директор бүлмәсенә таба китте. Әхмәдиев, трубканы кулына тоткан килеш завучны сүрән генә каршылады. Альфреднын исәнләшүенә жавап итеп ул: — Әнә Казан сине сагынган,— диде. Альфреднын күзләренә ирек- * сездән Халитның мәсхәрәләү һәм жиңү тантанасы белән тулы йөзе ча- з гылып китте. 2 — Бирегез әле,— дип, Альфред телефонны үзенә таба тартты. — Кем бу? Телефонда Альфред Хәйретдинов. Сезне тыңлыйм. < Бераз вакыт трубкадан бары жил сызгырган тавыш кына ишетелеп = торды. Альфред Әхмәдиевнын, тын да алмыйча, телефоннан ишетеләчәк 2 сүзләрне ниндидер өмет белән көтүен тагы абайлады. — Мина Альфред... Альфред, Альфред Яхич Хәйретдинов кирәк х иде,— диде, ниһаять, телефоннан хатын-кыз тавышы. Аппаратка чакых ручы кеше Альфредка таныш түгел иде. Шалтыратучы анын исемен > кәгазьгә карап әйтә иде, ахры. к — Әйе, сезне Хәйретдинов үзе тыңлый,— диде Альфред. = — Ә, исәнмесез,— диде хатын тавышы.— Әтиемнең үтенечен тыңлагыз әле, зинһар өчен. а. — Гафу итегез, кем сон сезнең әтиегез? — диде Альфред, кинәт тынычлана төшеп. Күңелен рәхәт бер жылылык сыйпап узды. * — Мин Хәбибрахман абзагызнын кызы, сезгә таныш бабайның кы- ч вы, Кадрия. Әти миңа хәзер үк шалтыратып сезне чакырырга кушты. = — Хәзер үк дисезме? < — Әйе, хәзер үк, чөнки аның хәле бик начарланды, ул бик каты авырый бит. Альфред бүген эшлисе эшләрен тиз генә исәпли башлады. Шунда ук, алай бик кирәк булмаса, Хәбибрахман абзый аны чакыртмас иде инде дип тә уйларга өлгерде. — Яхшы,— диде, —мин көндезге икедән дә калмый сездә булырмын. Шулай дип әйтегез. Ул Хәбибрахман абзыйның хәле турында тәфсилләбрәк сорашмакчы иде, ләкин телефонистканың, вакытыгыз бетте, дип арага керүе тыелырга мәжбүр итте. Кадрия трубканы элде. — Менә нәрсә, иптәш Хәйретдинов,—диде Халит,— бүгеннән дә калмый теге Равил белән синең үзенә шөгыльләнергә туры килер. Бүген үк барып белеш. Ни өчен ул малай өч көннән бирле мәктәпкә йөрми? — Соң бит Нажия Ахметовна белеп кайтты. — Бер нәрсә дә белмәгән ул. Синең үзенә барырга кирәк булыр. Бүген бар, миңа кичкырын әйтерсең! — Яхшы,— диде Альфред. Ул директорның барысын да ишетеп торганлыгын һәм өметләре өзелеп, жене кузгалганын яхшы аңлый иде. «Педсовет, ата-аналар жыелышы һәм бу һич укырга теләмәүче ялкау малай...— дип уйланды ул,—ни булса шул. дәресләремне уздырам да Казанга китәм. Белмәссең, авыру, олы яшьтәге кеше, бәлки, әжәл түшәгендә ятадыр инде». Альфреднын юравы дөрескә чыкты Ул барлык эшләрен калдырып Хәбибрахманнарга килеп кергәндә, карт хәл эчендә түшәктә яга иде Альфреднын күзләренә Кадрия, ак халат кигән врач белән сестра чагылдылар. Аларнын йөзләренә каушау, сагаю һәм тирән борчылу билгеләре чыккан иде. Альфред, Кадрия белән ияк кагып кына исәнләшкәч, авыру янына килде. — Нәрсә, Хәбибрахман абзый, кәеф начарланып торамы? — диде ул. Бу сорауның бик мәгънәсез икәнлеген уйлап, шундук эченнән үз- үзен каһәрләп ташлады. Карт, исәнләшү өчен, хәлсез, ябык кулын Альфредка сузарга теләде. Ләкин кул күтәрелмәде. — Начарланып кына тора түгел, бик начар Болай булганы юк иде aie — лиле Хәбибрахман калтыранган, хәлсез бер тааыш белей,- менә мине больницага алып китәргә килгәннәр, ярый әле кнлеп житте- гез. Ул больница... Хәбибрахман артык сөйләшә алмады, тынып бераз хәл җыйды. Альфред картның салкын кулын учына алып җылытырга теләде. — Менә нәрсә ни...— диде Хәбибрахман, тагы сүзгә керешеп. Минем сиңа бик зур гозерем бар. — Әйтегез, Хәбибрахман абзый,— диде Альфред. — Әйбәт булды әле килеп җитүең, юкса... Карт тагы тынып калды һәм ничектер сәер итеп Альфредка карап алды. Хәбибрахман абзыйның зәңгәрсу-ак күз алмасын ничектер сәер ялтыратып куюы Альфредның йөрәгенә кинәт дәһшәт салды. Тәгаен, аның күзләрен шулай йөртүе артык хәлсезлектән генә иде. Доктор Альфредка якын ук килде дә шыпырт кына: — Сез аны озак борчымагыз, зинһар,— диде. — Юк, доктор, сез үзегез мине борчымагыз. Мин әйтәсе сүзләремне әйтми торып больницага китмим,— диде Хәбибрахман, Альфред учыннан кулын чыгарып. — Сез үзегезнең хәлегезне белергә тиеш, сезгә бернинди артык хәрәкәт һәм борчылу ярамый,-г- диде врач... — Менә нәрсә, Альфред,—диде Хәбибрахман, докторның сүзләрен җавапсыз калдырып,—әнә теге өстәл тартмасында бер папка бар. Анда истәлекләр. Шул ук папкада минем өлкә органнарына язган үтенечем бар. Үзең күрерсең анда. Син менә шуларны хәзер үк ал әле, зинһар. Альфред торды да өстәлгә таба атлады. — Ачкычы биредә,- 1 -диде Кадрия. Хатын өстәл тартмасын ачты. Папка шактый салмак иде. Альфред аның тасмасын чиште: иң өстә әлеге үтенеч ята иде. Альфред яңадан карават янындагы буш утыргычка барып утырды. — Инде болай,— диде Хәбибрахман, сүзләрен бүлә-бүлә,— безнең хәлләр шундыйрак инде, ни... Альфред. Табигать законнары үзенекен итә. Ләкин дөреслек, без яулап алган дөреслек, сафта калырга тиеш. Менә монысы сезгә, яшьләргә, тапшырыла. Үтенечне син ал да... шунда барып, үзеңә мәгълүм мәсьәләне кузгат. Бәлки, сиңа кемнәргәдер нәрсәләрдер исбат итәргә туры килер. Минемчә, син анысын булдырырсың. Ул тагы байтак вакыт тынып, хәл алып ятты. — Менә тагы нәрсә,—диде сүз башлап,—безнең Бригаданың тарихын өйрәнүгә керешеп бик әйбәт иттең. Син аны очлап чыгарсың дип уйлыйм. Менә нәрсә...—Ул тагы тынып хәл җыйды, аннары сүз башлаганчы, ничектер баягыча тагы күз акларын күрсәтеп өстәлгә карады.— Менә шул өстәл өстендәге сары портфельне күрәсеңме? — Күрәм Хәбибрахман абзый. — Ал син аны. Үзенә булсын. Анда бик күп, бик кызыклы истәлекләр бар. Син алардан файдалан. Альфред өстәл янына барды да портфельне алып килде. Аның бу минутта: «Рәхмәт сезгә, Хәбибрахман абзый, ышанычыгыз өчен рәхмәт, кайгырмагыз, сезнең бу язуларыгыз әрәм булмас», димәкче иде. Ләкин әйтә алмады, ничектер карт артык гади сөйләшә иде һәм шундый вакытта Альфредка болай әйтү артык театрча, килешсез дә, мәгънәсез дә булып тоелды. Ул яңадан утырды, портфелен кочаклаган хәлдә хәрәкәтсез калды. Хәбибрахман бу юлы авыр сулап, байтак вакыт сүзсез ятты. Ләкин аның бик бирелеп нидер уйлаганлыгы ачык күренә иде. Ниһаять ул, китә аласың дигәнне аңлатып, уң кулының бармакларын гына хәрәкәтләндереп куйды. Альфред аягүрә басты һәм Хәбибрахманның салкын кулын янадан учына алды. — Савыгыгыз, Хәбибрахман абзый, мин чын күңелемнән сезнең терелүегезне телим,— диде ул. Кинәт ул күзләрен яшь элпәсе каплаганын тойды Ничектер болай мәлжерәп төшү оят иде. Альфред * шуны сиздермәс өчен, күзләрен йомып алды, тнк яшерә алмады, ике күзеннән дә яшь агып, Хәбибрахманның ак җәймәсенә тамды. Альфред кисәк кенә борылды да ишеккә таба юнәлде. Ул өстенә йөнтәс кыска тунын кигәч кенә бераз тынычлангандай булды. Үзен озата чыккан Кадриядән, аңа бик текәлмичә генә, Хәбибрахман абзыйның кайсы больницада дәваланачагын сорады. Урамга чыккач, уйланып барды. Альфред^а кыйммәтле истәлекләр генә тапшырылмаган иде... XLI Альфред, Хәбибрахман абзый биргән әйберләрне өстәлгә куйды да. = дәфтәр тикшереп утыручы Луиза янына килде — Берничә минутка эшеңнән аерылчы, зинһар,—диде ул хатынына. ь Хатыны каләмен кара приборына куйды. «Бәлки, сүз кузгатуның хажәте дә юктыр.— дип уйланды Альфред, бераз икеләнә төшеп,— - бәлки, аның өянәге узгандыр инде». Чыннан да, Луизаның матур күз- - ләрендә кичәге рәнжү дә, үпкә дә күренми иде хәзер. Альфред бераз = тынып торды. Аннан: «Юк, әйтергә, аклашырга кирәк, ахыргы тапкыр < аңлашырга, һич югында кабатлану мөмкинлеген кисәтергә кирәк», дигән катгый фикергә килде. — Люлю,— диде ул,— мин синең белән барысын да алга салып сөйләшергә телим. Син мине тыңла, аннан үзеңнең карарыңны чыгар. Менә нәрсә,— Альфред читкә караган хәлдә, беңаз вакыт уйланып торды. — Менә нәрсә! — диде ул, ниһаять.— Мин һаман шул: син белгән Альфред булып калачакмын! Тукта, тукта, әйтеп бетерим, Люлю! Мнн моны эгоистлыктан эшләмим, мина моны намусым куша. Әгәр беләсең килсә, безнең әтиләребезнең, бабаларыбызнын васыяте куша. Тукта, кашларыңны жыерма, әйтеп бетерим, без аклашырга тиеш. Луиза рәнжеп елмайды да: — Син нәрсә, әллә мине үзен белән бергә тилереп йөрергә өндисеңме?— диде. Альфред бүленгән сүзен дәвам иттерде: — Мин шулай ук Әхмәдиев кебекләргә каршы да көрәшәчәкмен, мин бу мәктәптән китмим Юк, синен өчен генә түгел Мин үземнең хаклы икәнлегемне исбат итү өчен китмим Менә шул. Инде әйт, әгәр син шундый Альфредны яратсаң... Альфред сүзен әйтеп бетермәде, Луиза, күрәсең, үзенең кичерешләрен яшерергә теләптер: — Китәле, пожалысты, теленә салынма, зинһар,— дип сүзне башкага борды,— Дөнья кадәр карыйсы дәфтәрем бар, баш катырып утырасын шунда! Альфред хатынынын күзләренә сынап карап утырды Барысы да хәзер аңлашыла иде. Хатыны никадәр генә ачулы булып кыланмасын, ул Альфредны аңлый һәм, алай гына да түгел, ул үзенең әлеге авыр сүзләре өчен үкенә дә иде. — Люлю, карале. Хәбибрахман абзый мина нәрсәләр бирде,— диде Альфред бераздан Ул сак кына хәрәкәтләр белән портфельдән хатлар, язулар чыгара башлады — Хәле бик начар, бик. бик... Луиза аңы күзәтеп тора иде... Альфред бераз кәгазь кыштырдатканнан сон бер кызыклы язуга очрап, аерыла алмыйча, бөтенләй тынып калды. КАҺАРМАННАР ЮЛЫ Ниһаять, портфельне встал тартмасына салды һәм Җәзилә ападан Шамилне алып, тагы хатынына мврәжәгать итте: __ Я, нинди сүз булды СОҢ мәктәптә. — Нинди сүз? Сине ачуланалар. — Барысы дамы? — Кем икәне билгеле инде. — Мин бит ана язу калдырган идем. Ул аны укымадымыни иптәшләргә? — Укыр ул! — Ә син сон ник әйтмәдең? ___ ___ — Соныннан аңлаттым мин,— дип куйды Луиза. «Ләкин эш узган иде инде».— дип өстәлергә тиешлеген Альфред үзе аңлады. — Соң? _ — Шул. «Без генә бөтен йөкне тартып йөрергә тиешмени?» диләр... Альфредның йөзе чытылып китте. Аның артык борчылуын күреп, Луиза тукталырга мәжбүр булды. — Минемчә, син иптәшләргә тиешенчә аңлатмагансың. Мин анда барысыннан да мөһимрәк эш дип саныйм,— диде Альфред, — мин бит бармый кала алмый идем. — Нечкәлекләрен үзең сөйләп бирерсең инде,— диде Луиза. Ул, сүзнең шунда беткәнлеген аңлатып, үзенең дәфтәрләрен карый башлады. — Ә син нигә йокламыйсың әле? — диде Альфред улына, — аит сине, тишек борын! Шамилнең йокысы туйган, күңеле көр иде, ул, гадәтенчә, әтисенең күзлегенә үрелә башлады. — Карале, Люлю, карале, моның тагы ике теше калыккан бит! — диде Альфред, шатланып. — Әле яңа гына күрдеңмени?—диде Җәзилә апа,—күптән инде... — Зинһар өчен шауламагыз әле. Менә зинһар дип үтенәм,—диде Луиза, колакларын каплап. — Бетте, бетте,—диде Альфред һәм улына хәйләкәр генә итеп күз кысып кунды.— Шаулама, улым, юкса сиңа да, миңа да эләгер. Ул бераз улы белән уйнады да, аны әбигә тапшырып, дәресләренә кереште. Альфред эшне бирелеп, бөтен көчен туплап эшли белә иде. Шуңа күрә, гадәттә, бер үк арада Луизадан күбрәк эш кыйратып ташлый ала. Бүгенге төндә дә ул үзенең бу сыйфатын күрсәтте. Дәфтәрләр карап билгеләр кую өстенә ул планнарын язды, укытылачак дәресен әзерләде, ниһаять, иң татлы хезмәтенә, тагы үзенең тарихи язмалары эченә кереп чумды. Алар икесе бер бүлмәдә шулай тыныч кына эшләргә күнеккәннәр иде инде. Икесе ике өстәлдә онытылып укыйлар, язалар, әйтерсең лә, өйдә башка беркем дә юк. Бу шулай бик озак дәвам итә. Ләкин кайчак бу кагыйдә бозылып та куя, моңа гадәттә берәр укучы баланың кинәт искә төшкән әкәмәт сүзләре, я керделечыктылы язган жөмләсе сәбәп була. Андый чакта бу көлке хәлгә юлыкканы һич тыела алмастан пырхылдап көлә башлый. Альфред әле үзенең кәгазьләреннән аерыла алмыйча, тын гына утырды. Ул ятканда Луиза караватта йокыга киткән иде инде. Иртәгесен алар мәктәпкә, кичәгедән үзгә буларак, култыклашып һәм алан гына да түгел, бер-берсенә шактый нык сыенган хәлдә киттеләр. Авыл халкының мондый эшне бик өнәмәвен дә яхшы беләләр алар. Тик теләсә ни әйтсеннәр! Шулай рәхәт. Алар юл буенча сөйләшеп бардылар, ләкин сүз бары мәктәп һәм мәктәптәге эш турында гына булды. Мәктәпкә барып кергәндә, Альфредны күңелсез хәбәр көткәнлеген аларның берсе дә сизенми иде әле. Буп-буш укытучылар бүлмәсенә- уздылар, киемнәрен салып чөйгә эләргә өлгермәделәр, үзенен бүлмәсеннән Әхмәдиев килеп чыкты. — Лльфред Яхич, ниндидер якын кешен улгән синен,—диде ул,— ә син, понимаешь, бәйрәмдәгечә авызыңны ерып йөрисен! — Үлгән? Кем үлгән? — диде Альфред, куркынып. * — Исемен хәтерләмәдем, ниндидер якынын инде, килгән шәпкә з шалтыраттылар. Бер хатын-кыз сөйләште, ул белә, кичә больницага § озаткан идек, ди. — Хәбибрахман абзый! — диде Альфред, агарынып. Барысы да са- 5 гаеп тордылар. Ниһаять, Халит: = — Вәт шул инде алайса,— диде дә үз бүлмәсенә кереп китте s Альфред әле һаман ни әйтергә белмичә тора иде. Хатыны, аның коелып < төшүен һәм кулларының дерелдәвең тоеп, янына барды, юатырга теләп < күзләренә карады, х — Кичә күргәндә бу анын сонгы сүзләре, васыятыдыр дип һич уй ♦ ламады.м,— диде Альфред,— башыма да кереп чыкмады... * Ул хатынын сак кына читкә этте дә, каударланып, директор бүл- “ мәсенә таба атлады. < — Җеназасы кайчан сон. кайчан күмәчәкләр? — дип сорады ул, °- ничектер тиешеннән артык тавышланып. < Газеталар карап утырган Халит күзлек өстеннән генә Альфредка ч күз ташлады.S — Анысын шалтыратып белерсез инде! *• Директориың шундый минутта да кинә саклап салкынлык сиздерер- * гә тырышуы Альфредны тәмам чыгырыннан чыгарды, ул, үзен кулга алырга теләп, бер мәл дәшмичә торды. — Анын нинди кеше икәнлеген белсәгез иде ичмаса,— дип куйды ул, әрнеп.— Ул гражданнар сугышы каһарманы, ул безнең өчен, Совет власте өчен кан койган кеше. — Бик әйбәт. — Нәрсә, аның үлүе әйбәтме? — Юк, нәрсә сез? Аның кан койган кеше булуы әйбәт. Альфред ишекне япты да үзенең өстәле янына китте. Бу арада укытучылар килеп беткәннәр һәм бүлмәдә Луиза белән алар Хәбибрахман абзый турында сөйләшәләр иде. XL1I — Я, ничек?—дип каршылады Луиза. — Нәрсәсе ничек? Күмдек, жнрләдек,—диде Альфред, күңелсезләнеп. Хатынының шундый тыныч бер тонда сорау бирүе анын ачуын китерде, ахры. Хәлбуки, Луизаның яхшылыктан башка бернинди теләге юк иде Әле бары ире белән сүз башлавы һәм Альфредның көче-сәләте көтелмәгән күнелсезлеккә каршы торырлык микән дип капшап каравы гына иде. Өйдә эч пошыргыч тынлык иде. Шамил, күрәсең, теш күрә, ара- тирә үзе генә аңлый торган авазлар чыгарып куя, ә Җәзилә апа оек бәйли иде Альфред, терсәкләре белән өстәлгә таянып, башын аска игән хәлдә, байтак вакыт утырып торды. «Барыбер, хәзер булмаса, иргәгә беләчәк ул. Барыбер билгеле булачак, бүген үк әйтергә кирәктер*,— дип уйланды Луиза. — Тагы бер яналык бар,—диде ул, әкрен генә —Сина Мюнхеннан хат килгән. — Мюнхеннан? — Альфред бермәл аңламыйча аптырап карап торды. Аннан кинәт барысын берьюлы хәтерләде. Үзенең теге вакытны Альфред сикереп урыныннан торды. — Хат андамы? — Анда дип торам ич,— диде Луиза, куркына төшеп. Альфред киемнәр элгеченә ташланды. — Нишлисең син, Альфред, нигә? Кирәкми! — диде Луиза. Ләкин ул ирен тотып кала алмады, Альфред гасабиланудан, ашыгудан бүреген алдын артка кигән хәлдә, пальто чабуларын жилферәтеп, урамга чыгып китте. Луиза, Җәзилә апа сырмасын бөркәнеп, капка төбенә чыкканда, ул, икегә сынып, каударланакаударлана Әхмәдиевләр өенә таба атлый иде. Луиза күкрәкләренә суык үтсә дә, ирен күзәтеп торды, ул күздән югалгач, кире өйгә йөгереп керде. Альфред исә бу вакытны мәктәп директорының капкасына якынлаша пде инде. Ул кече капканы каерып ачты да, чылбырдагы зур овчарканың котыруына һич игътибар итмәстән, өйгә кереп китте. — Халит абый өйдәме? Беренче сүзе аның шул булды. Алгы якта нидер эшләп маташкан, ире кебек тәбәнәк, юан гына Гайникамал, хәйран калып, бермәл өнсез торды. — Өйдә. Нигә ул? — Чыксын! Әйтегез!—диде Альфред әмер тоны белән. — Әллә бер-бер күңелсезлек булдымы? — диде Гайникамал, күзләрен тасрайтып. — Чыксын!—дип кабатлады Альфред. Ул арада түр бүлмәдән эчке күлмәк өстеннән пиджагын кия-кия Халит үзе дә килеп чыкты. Ул Альфредны күреп имәнеп китте. Ләкин тиздән тынычлана төште һәм, нидер сизенгәндәй, төксе бер кыяфәт белән; — Ни йомыш? — диде. — Хат сездәме? — диде Альфред.— Хат сездәме, дип сорыйм мин сездән? — Нинди хат? Миңа килгән хат. Сезнең кеше хатын алырга нинди хакыгыз бар?! Мин моның өчен сезне жавапка тарттырам! Чәпчемә, туган, тынычлыгымны жуеп, хулиганлык кылып, төн уртасында килеп йөрүең турында уйлан, аннан кем кемне жавапка тарта алуын аңларсың! Бәлки, әле миңа синең чын йөзеңне ачкан өчен рәхмәт укырлар. г — Сез кеше түгел, сез цемент, белдегезме? Сезне бер чылатып катырганнар һәм сез шул көенчә мәнгегә... Син мине мыскыл итмә. Синең әле авызыңнан ана сөте кипмәгән! — Бирегез хатны! — Хатыңны иртәгә коллектив каршында, шаһитләр сың. Яшь булсаң да эшне бик астыртын йөртәсең изен тирән жибәрмәкче... 1 Ибраһимов белән сөйләшүен дә, шул ук көнне аның әтисенә хат язып җибәрүен дә — барысын да берьюлы исенә төшерде — Бир. Кайда ул хат? —диде, урыныннан кубып. — Ул хатны миңа күрсәттеләр генә,—диде Луиза. — Ничек инде ул алай? — Шулай, аны почтальон ни өчендер мәктәпкә калдырып киткән, Халит абый күргән дә... — Я, я, күргән дә... шуннан нәрсә булган? — Беләсең ич инде аны. Беләсең ич сина каныгып йөргәнлеген. Шул, шау-шу куптарып, без бу хатны аннан бөтен коллектив алдында ачтырырбыз, калганын күз күрер, бик туарылмасын әле, фәлән-фәсмәтән дигән була. алдында укырТамырларыңны Альфред директорның юлына атылып каршы төште. Хәзер завучяык бөтен йөзен тимгел-тимгел кызыллык баскан, гәүдәсе ачудан дерелди иде. — Бирәсезме хатны, юкмы? — диде ул ят бер тавыш белән. Халит күзгә күренеп каушый башлады. Ул, бу какча, ләкин хәзер тәмам усалланган егеттән, чыннан да курка калды. Сүз дәшмәстән, тынып, ♦ тиз-тиз алдын-артын уйлап алды.3 Әхмәдиев хатны, язу өстәле тартмасыннан алып, Альфредка сузгач § та, алар бер мизгел хәрәкәтсез бер-берсенә карашып тордылар. — Мә,— диде ачу белән Халит.— Телисен икән ал, минем башка < юлым юк. Альфред үзләрен хәйран калып күзәтеп торган Гайникамалга карап 5 алды. — Гайникамал апа, шаһит булыгыз! — Ә нигә ул? — диде кинәт Халит, үз чиратында нидер сизенеп. — Ачыгыз хатны, хәзер үк,— диде Альфред,—ачыгыз дим! — Ач инде, ач дип үтенгәч,— диде хатыны. — Синнән сорамыйлар, катышма безнең эшкә! — диде Халит. _ — Юк, катышсын,— диде Альфред,— катышыгыз, Гайникамал апа, « катышыгыз! £ Әхмәдиев конвертны ачты да язу юллары буенча күз йөгертә башлады. * — Кычкырып укыгыз,— диде Альфред,—сез гарәп шрифты белән п язылганны миннән яхшырак укыйсыз бит. Халит укылып беткәнче күзләрен хаттан алмады. Ниһаять, укып < чыккач, күңелсезләнеп, сорау белән Альфредка текәлде. — Дөресен әйт, шифрлы хатмы? — Укыгыз! — диде Альфред. — Ах, сафсата! Мин дә юләр,— дип куйды Халит,— тотарсың мондыйларны тиз генә! — Укыгыз! Ә сез тыңлап торыгыз, Гайникамал апа,— диде Альфред. Халит төртелә-төртелә укый башлады. «Хөрмәтле вә мәрхәмәтле Альфред әфәнде! Сезнең хатыгызны алып, үземә карата булган игътибарыгызга бик куанганнан соң, сезгә күптин-күп сәламләремне күндереп калам. Мин бичара үз иленнән, үз җиреннән аерылып, чит мәмләкәттә, җиде ят арасында каңгырып йөрүче бер фәкыйрь мөселманмын. Әгәр баштан кичкәннәрне яза калсаң, ул зур китап булыр ите. Ниләр генә күрмәдем мин үз гомеремдә. Тик үз җиреннән аерылган кешегә аллаһы тәгалә михнәттән башка берни дә бирми икән. Барысы да ходай иркендә, иллә мәгәр әллә бәлкем минем юлымда явыз адәмнәр очрамаса, мин бу көннәргә калмаган да булыр идем дип уйлыйм. Сез миннән Беренче укчы татар бригадасы турында сорыйсыз. Сез, ихтимал, мине үз илемнән киткәнгә күрә әшәке кешегә саныйсыздыр. Тик, алла шаһит, хәзер инде миңа, әҗәлен көтеп йөргән бер карт кешегә, ялганлап торуның хаҗәге юк. Язган сүзләремнең хак сүз икәнлеген исбатлау өчен корьән тотып ант итә алам. Әле сездән, баштан кичкәннәрне язып җибәрә алмассызмы, дип язылган үтенечле хат килгәч, үземнең фәкыйрь куышымда бик озак уйланып, кызыл гаскәрдәге хезмәтемне искә төшерергә тырышып яттым. Бик күп сулар акты шул ул көннәрдән бирле, инде җитмәсә аннан соңгылары да җиңел булмады, киресенчә, күңел бәгырьләренә үтәрлек, хәтерләргә тирән сырлар ясарлык булды. Инде килеп, мина озак вакытлар үземнең узган юлымны оныту кулай иде. Шуңа күрә бик күбесе истән чыккан. Хәтеремдә, без Буа шәһәреннән язын чыгып киттек. Аннан безне поездга утыртып Казанга алып бардылар. Аннан хәтеремдә калганы тагы Самарада балык шулпасы белән генә туенып торган чаклар. Җаек суы аркылы чыгуы бик тә күңелгә сеңеп калган. Бик авыр, кагы сугышлар булды шунда. Инде килеп, бик ачык хәтердә сакланганы Бохарага баруыбыз. Бик кызу көннәр иде. Без ул сәфәрдә михнәтне аз чикмәдек. Ләкин алла саклады. Бохараи-шәрифкә исән-сау барып җиттек. Менә шунда инде минем бәхетемә балта чабылды. Әлбәттә, бу эштә мин үзем дә гаепле. Ләкин бер адәм минем янымда булмаса, минем күңелемә вәсвәсә салмаса, мин, мөгаен, мондый тинтәклекне эшләмәгән булыр идем. Башта барлык вакыйгалар томан аркылы гына күренсә дә, менә монысы, Альфред әфәнде, һәр даим минем күз алдымда. Минем Казанда ук танышкан бер дустым бар ие. Без Ьохарада Да, аңарчы да һәр даим бергә булдык. Менә шул кеше аркасында булды минем бәхетсезлегем. Гөнаһ шомлыгына каршы, без аның белән Бохарага үзебезнең полк барып кергәч, сугышның иң кызган бер вакытында казна байлыгы саклана торган Бохара әмиренең зиннәтле сараена эләктек. Андагы алтын, андагы кыйммәтле ташлар, йөзек, беләзекләр кинәт безнең күз явын алдылар, зиһенебезне таркаттылар. Иллә мәгәр шулай булган хәлдә дә, әгәр минем дустым күңелгә вәсвәсә салмаса, мин бер генә нәрсәгә дә кул сузмас идем. Без аның белән башта, авызыбызны ачып, бүлмәдәнбүлмәгә кереп карап йөрдек. Шуннан бер бүлмәдә капчык-капчык алтын тәңкәләр, бриллиант йөзек кашлары күренгәч, минем дустым телгә килде. «Әйдә, Ибраһим, ганимәт малыннав файдалана белик»,— диде. Ул миңа, кеше-кара килгәнче, бу байлыклар советка күчкәнче дип, шуларнын бер өлешен үзебез күтәрерлек итеп алырга киңәш бирде. Мин курка калдым, ә аннан нишләрбез, без бит барыбер бер тотылмый калмабыз, Кызыл Армиядә бу эш өчен каты җәза бирелә бит, дидем. Дустым бу сүзгә дә аптырап калмады. Шаулама, без хәзергә бу байлыкны капчыкларыбызда йөртик тә, бер җае чыккач, яшерербез. Беләсеңме, никадәр алтын биредә, ул безнен гомеребезгә җитәр, диде Ул менә шулай итеп күңелемә шайтан вәсвәсәсе салды. Мин юләр, аның сүзләренә ышанып, ул әйткәнчә эшләдем. Бохараны алып, ул якта әмир гаскәре бетерелгәч, безнең полкны Пешпәктән алтмыш километр ераклыктагы Токмак исемле бер авылга урнаштырдылар. Без шунда алтыннарыбызны уңайлы вакыткача яшереп сакладык. Төрлечә янап һәм куркытулар ясап, шул ук алтын өчен тоттырам дип ул мине полктан качарга котыртты. Инде март аеның унсигезендә, киемнәребезне алыштырып, качтык та. Минем дустым мине таулар аша Кытай чигенә алып китте. Юлда күп газаплар чиктек, күп авырлыклар күрдек. Иллә мәгәр урланган малның әҗерен күрә алмадык. Инде морадыбызга ирештек дигәндә генә басмачы юлбасарларга очрап, бик күп алтын исәбенә генә җаныбызны саклап кала алдык. Без Кытайдагы мөселман халкы яшәгән Кашгар дигән шәһәргә җиткәндә, тәмам хәлсезлектән бетерешкән идеи. Шул Кашгарда мин, патапач авыруы йоктырып, хасталанып егылдым. Рәхмәт андагы кешеләргә, безгә урын бирделәр, ризыктан мәхрүм итмәделәр. Иллә мәгәр минем дустым бәдбәхет кеше булып чыкты. Мин чир аркасында саташып ятканда икебез өчен дә күз алмасыдай кадерле булган тән- кәләрнең миңа тигән өлешен дә урлап качты. Рәхмәт мәрхәмәтле адәмнәргә, мине савыктырдылар, иллә мәгәр миңа алардан китәргә туры килде, чөнки минем Кызыл Армия сафында булганлыгым, хәзер аннан качкан булсам да. мина карата түрәләрдә шик кузгатты. Мин шулай илдән илгә күчеп йөри башладым. Сезгә, әлбәттә, минем бары Кызыл Армиядә күргәннәрем генә кызыклы булыр. Инде, теләсәгез, мин киләсе хатымда сезгә үземнек бәхетсез тормышымның дәвамын да яза алам. Хатыгыз аша хәбәр кылыгыз. Менә шулай, Альфред әфәнде. Минем тормышым тоташ газаплардан торган бер яман юл булды Ходай мин күргәннәрне дуска түгел, дошманга да язмасын. МнЧ үзем дә гаепле. Ләкин, кабат-кабат уйлыйм да. гаепнек күбрәк алеше лица, хыянәт ясап качкан кешедә бит, дип бераз юаныч алам. Ул да дөнья куйгандыр инде, анын турында берни дә ишеткәнем юк. Ул Хәмзә Бакиров дигән бик чая бер егет иде. Инде сезгә, мәрхәмәтле Альфред әфәнде, үтенечем шул, сезнен ярдәмегез илә туган-үскән якларга кайтырга мөмкин булмас микән? Мин бу теләгемне үземнең улым Латифжанга да язган идем. Мәгәр аннан бернинди хәбәр булмады. Мин азы гаепләмим. Ихтимал, ул мине башка бер кеше белән бутыйдыр. Ник дип сорасагыз, мина мәгълүм тагы бер Ибраһим Касыймов бар иде. Ул кеше Бохараны алганда үлде. Минем улымның үзен шул кеше баласымындыр дип уйлап йөрүе мөмкин. Аллага тапшырдык. Шушы мәктүбемә каршы хат язарсыз дигән өмет белән көннәремне хәер догада үткәрәчәкмен. Ибраһим». Альфред хатны барлык дикъкатен җигеп, бирелеп тыңлады. Инде Халит соңгы җөмләләргә җиткәч, Альфредның тынычлыгы качты. Ул, колакларына ышанмастай, хатны директорның кулыннан тартып алды. Әйе, барысы да нәкъ ишетелгәнчә, акка кара белән язган иде. Альфред хатны тагы укыды, аптыраудан әле генә жен ачуларын кузгаткан Халитны да онытты ул. Ниһаять, бер сүз дә әйтмәстән, хатны кесәсенә тыкты да, кискен рәвештә борылып өйдән чыгып китте. Дөрес микән хаттагы сүзләр? Әмма дөрес булмаска нигез бармы соң? Булган, булган! Заманында шундый хәлләр тәгаен булган. Язмышлар бер төрле түгел. Альфред урам уртасыннан бер үзе бара иде Авыл тын. тик тәрәзәләрдән төшкән яктылык кына күңелгә тынычлык бирә, кешенең ялгызлыкта калмаганлыгын сиздерә. Альфред әле бүген генә күмелгән Хәбибрахман абзый турында уйлана башлады. Иртәгә үк ничек тә Казанга барып кайтырга кирәк, дигән фикергә килде ул. Казанга барырга, тиешле урыннарга керергә, мәрхүмнең соңгы теләген үтәргә. Менә шул. Кинәт аның башына яңа бер уй килде Ул бит Хәбибрахман абзыйның үтенеченә менә әле генә укылган хатны да терки ала. Әйдә, тикшерсеннәр, белсеннәр! Альфред, ярты юл узгач тукталып, галошларын берәм-берәм салып кардан арчыды. Шулай да иртәгәдән дә калмый районга барып та сөйләшергә кирәк дигән фикергә килде. Бу эшне дә артык сузарга ярамый. Әлбәттә, Альфред боларның барысы да ниндидер аңлашылмау кесәфәте икәнлеген белә. Ләкин, ни әйтсәң дә, аңа каныккан Әхмәдиев кулындагы сонгы корал бит бу. Альфред иртәгә эшләнәчәк эшләре турында уйланып бара башлады. Ул директорның котын алып, төрле оешмалар исеменнән әледән-әле телефон шалтыраткан, яшерен язулар җибәргән һәм яшь завуч турында төрле уйдырмалар чыгарып, директорга җиткергән кеше Хәмзә Баки- ровтыр дип тә уйламады. Инде тозакка эләгәчәк Хәмзәнең начар юллар белән үз абруен сакларга тырышуын тоймый иде ул. Шундый кеше иде инде Альфред. Ул, анык белмичә торып, беркайчан да кеше турында начар фикер йөртми иде.

1969