Логотип Казан Утлары
Хикәя

БИШ МИНУТ

М а>1, бу иртә торулары! Әле йокының чиреге дә туй- маган. күрәсе төшләрне күреп бетмәгән, ә инде.’ рә- (11 ХИМ итеп - жылы юрган астыннан чыгарга да кирәк. Вт I Ах, тагын биш кенә минут... 1 ' и и Хатыны һаҗәрбикә Нурминын йокысын иң тәмле жирендә бүлдерде. — Әй дим, торырга вакыт. Нурми сул күзенең кырыен гына ачып сәгатькә карады Әле алты да тулмаган түгелме сон? Нигә инде шулкадәр иртә Миһербаны юк бу һажәрбикәнең. — Карчыгым, жан кисәгем! Тагын биш кенә минут...— дип ялварды Нурми елак тавыш белән һәм юрганын башыннан ук бөркәнеп тагын татлы йокыга чумды. — Тор. җансыз! Сонга каласың бит! Бу юлы инде Һаҗәре җилләр уйнатып Нурминын өстеннән юрганын бер селтәнүдә йолкып алды. Тегесе, ачу белән, ялт итеп сәгатькә карады һәм дәррәү сикереп торды Алты тулып биш минут! Тагын чирек сәгатьтән поезд китә! Итәгенә ут капты Нурминын. Бер кулы ботинка бавын бәйли, икенчесе йомырка арчый. Ике каба, бер йога. Җәтрәк, җәтрәк! Аркадий Райкин тизлегендә костюмын киеп, эшләпәсен бер колагына гына элде дә башы белән ишекне сөзде. Бәхете әле, урамнар буш иде. Галст\гын бәйли-бәйли. телен иңенә салып чатырчапканын тамаша кылучы булмады. Инде станциягә җиттем дигәндә генә, поезд «тү-ү» итеп кычкыртты да кузгалып та китә башлады. Нурми иң соңгы вагонга көчкә эләгеп китә алды. Вагонга кереп бер җиңел сулауга, тагын йөрәге урыныннан купты. Ә билет?! Менә хәзер тотып билет тикшерә башласалар Ну. бетте башлар! Штрафы күпме соң әле, ләгыйньнең’ Нурми кабаланып әүвәл ян кесәләренә, аннары куен кесәсенә тыгылды һәм... чәчләре \рә торып, эшләпәсе күтәрелүен аермачык тойды. Кесәсендә җилләр сызгыра. ә янчык комод өстендә онытылып калган иде Кичәгенәк, күз алдындарак булсын дип. үзе шунда куйган иде бит. Ах, бу биш минут! Нурми тәмам куркуга төште. Менә ревизорлар килеп керер. Акчасы да булмагач, аны бер сукбай кебек сакка алып, шәһәргә китерерләр. Унбиш сутканы чәпеп, утыртып ук куярлар. Өйдән акча килгәнне көтеп, суыр аннары суган суын. Хурлыгы ни тора бит. хурлыгы . Чү, әнә киләләр дә түгелме сон?.. Кая качарга хәзер, кая? Менә бу апаның капчыгы артына Юк. күрерләр, сыртыңнан ук каптырып алырлар. Эскәмия астына... Ә бу кадәр халык алдында шушы буең белән анда ничек кер.мәк кирәк? Костюм да пычранып бетәр... Уф, үтеп китәләр түгелме соң болар? Ура, кондукторлар гына икән әле. Юл буенча шулай кан калтырап, ярты картайды Нурми. Вагон ишеге ачылган саен зил-зиләсе кубып, як-ягына каранды. Янәшәсендә утырган сөт сатучы хатыннар, авыз эчләреннән нидер укынып, ерак урыннарга күчеп беттеләр. Инде шәһәргә килеп җиткәч, поезд туктап беткәнне дә көтмәде, вагоннан сикереп, җәтрәк табан ялтыратты. Вокзалдан ике квартал җир киткәч кенә үзенең ялан баш икәнен абайлап алды. Каһәр, эшләпә вагонда онытылып калган! Ярар инде, күрәсе казадыр Баш исән булгач, эшләпәсе жәл түгел. Нурмины бүген нәкъ сәгать унга начальник янына отчет белән чакырганнар иде. Сонга калмавы кыйммәт. Начальник, олы яшьтәге, бик шәфкатьле кыяфәтле кеше, аны ике кулын биреп каршы алды. Нурми да, хәрбиләрчә ялт итеп кенә, портфелендәге отчет кенәгәләрен аның алдына китереп салды. Тегесе аларга бер күз ташлап кына алды да, күзлеген ачу белән читкә куеп, Нурмига текәлде. Начальникның йөзендәге шәфкатьле елмаюдан җилләр искән, карашы соң дәрәҗәдә аптырау, хәтта рәнҗеш белән тулган иде. — Минем алтынчы классны бетергәнгә утыз ел инде, Нурми Саби- тович,— диде ул, нигәдер бик олылап. Башка чакта үз итеп. «Нурми туган»,— дип кенә дәшә иде. — Ә-ә... нигә алты класс кына? Нинди утыз ел ул? — диде Нурми, берни аңламастан. Начальник бармагы белән ул китергән кәгазьләргә төртте. Нурми якынрак килде һәм... телдән язды. Өстәлдә аның алтынчы класста укыган кызының дәфтәрләре чәчелеп ята иде! Тә-тә-тә... Шундый чакта аның җире дә ярылып китми ичмасам. Әгәр ярыла калса, Нурми ике дә уйлап тормас иде. Кызының нәкъ үзенеке төсле шушы крокодил тышлы портфелен кочаклар иде дә җәһәннәмнең күзенә сикерер иде. Ну, бу биш минут! Бер танышыннан акча юнәтеп, дачный поезд вагонына кереп утыргач кына бераз аңына килде Нурми. Хәтта шатланып ук куйды. Нәкъ хртадагы тәрәзә янында аның эшләпәсе эленеп тора иде. Күрче, үзенә хәләл мал икән. Бая гына калдырып киткән диярсең. Нурми эшләпәне җәһәт кенә башына киде дә тәрәзә янына утырды. Перронда морожный сатучы кызларга карап, бүгенге оялуларын оныта төшкәндәй булды. Шунда, сискәндереп, кемдер аңа дәште: — Бу минем урын иде. егетем. Рәхим итеп, күчеп утыра алмассың- мы? — диде ап-ак чәчле бер агай аңа. Нурми, гафу үтенеп, тәрәзәдән читкәрәк күчте. Бик сәерсенеп бераз аңа карап утыргач, агай янә әйтә куйды: — Синең башыңдагы эшләпә дә минеке иде ул, энекәш. Рәхим итеп, салып бирә алмассыңмы? Нурминың колакларына ышанасы килмәде! Эшләпәне җәтрәк агай алдына ташлады да, гафу үтенергә дә онытып, икенче вагонга сызды. Артыннан бөтен вагон шау итеп сызгырып калды. Нурми юл буе башын учлап кайтты. Көне җилгә очты. Ояттан әле тагын бер ай буена битләр янар. Ә эчтә ач бүреләр улый... Ах, бу биш минут!