Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУГАН ҖИР ҖЫЛЫСЫ

 

Эскизлар

Игътибар иткәнегез бармы икән: теге яки бу язучы хакындагы, бигрәк тә күренекле әдипләребезгә багышланган мәкалә һәм монографияләрнең күбесе, кагыйдә буларак, язучы иҗатын даими һәм әзлексез рәвештә үсә, камилләшә бара торган бер процесс итеп күрсәтү, укучыларны шуңа ышандыру максатыннан чыгып язылган була. Хәлбуки, андый бәхетле әдипләр күп түгел. Шәриф Камап, Мирхәйдәр Фәйзи, Кәрим Тмнчуриннарны искә төшерегез, бүгенге язучыларыбыз иҗатына күз салыгыз. Әдәби иҗат эше без уйлаганнан һәм аңлатып килгәннән катлаулы һәм каршылыклырак бай һәм тирәнрәк. Язучы менә дигән әйбәт әсәр иҗат итәргә, шуның артыннан ук уңыш- сыэлыкка очрарга мөмкин. Иҗат эше бит улУртэ буын прозаикларның сәләтле бер вәкиле Рафаил Төхфәтуллин да үз иҗатында нәкъ әнә шулай борылмалы һәм сикәлтәле юллар буйлап бара. Язучының «Таныш гөрелте» исемле беренче җыентыгы 1954 елда дөнья күргән иде. Аннан бирле шактый гомер узды һәм шул вакыт эчендә ул тагын уннарча җыентык чыгарды, пьеса һәм повестьлар, бик күп лирик парчалар һәм хикәяләр иҗат итте. Шуларны рәттән тезеп, берәм-берәм күздән кичерсәң, арада төрлесе бар: кайчандыр актуаль яңгырап та, заман һәм вакыт сынавын үтә алмаганнары һәм урта куллары, бик яхшылзры, бары Рафаил генә яза алырдайлары очрый. Эмма, әнә шул рәвешчә күпләргә хас юлдан барып, моңа кадәр язган әсәрләре белән укучыларны әле сөендереп, әле көендереп килгән язучыбыз кинәт әллә нишләбрәк китте. Сөендерерлек әсәрләре кимегәинән-кими барды, көендерерлеклэре исә торган саен арта төште. Шуңа күрә соңгы елларда без барыбыз да «Җәйге челләдә», «Елга аръягындагы йорт» һәм «Авылдашым Нәби»ләрне, «Иолдыэымпнарны язган Төхфәтуллинны сагына башладык. ИР ЯЗМЫШЫ — ил язмышы Ихтимал, кайбер кешеләр әле дә хәтерлидер: Рафаил Төхфәтуллин әдәбият дөньясына үзенә зур өметләр баглатып һәм гомум игътибарны тартып, әгәр шулай әйтергә яраса, шаулап килеп керде. Ул — беренче хикәяләре белән үк өлкән әдипләрнең хәер- фатихасын алган, аларның игътибарын җәлеп иткән кешеләрнең берсе . Мондый бәхет теләсә кемгә эләкми. Әгәр Р. Төхфәтуллин шуңа лаек булган икән, димәк, бу тикмәгә түгел инде... Дөньяга чыгуларына күпме еллар узганнан соң, мин язучының беренче хикәя* повестьларын кабат кулга алам, бүгенге көн таләпләреннән карап, алзр белән яңадан бер танышып чыгам. Ул әсәрләрнең күбесе сугыш еллары һәм сугыштан соңгы авыл 1 Г Баширов. Яңа танышларыбыз. «Совет әдәбияты» журналы. 1955 ел. 4 сан; Ф Хөсни. Тормыштагыча булсын «Совет Татарстаны» газетасы. 1954 ел. 31 октябрь һ.б. тормышына багышланган. Аларда шул авыр һәм кырыс еллар эчен генә хас күренешләр теркәлеп калган: кыйшаеп җимерелергә җиткән терлек абзарлары; утлыкларына туймаслык мул, хәйран калырлык шәл! Авыл тормышында булып узган шул үзгәреш-яңарышлар Рафаил Тохфәтуллинның хикәяләренә дә билгеле бер эз салган. Бүгенге кон, бүгенге авыл тормышы югарылыгыннан торып якын килгәндә, аның ул әсәрләре, гел кояш астында булган чәчәкле яулык кебек, ничектер, тоныкланыбрак һәм тоскә уңыбрак калганнар, күпмедер күләмдә үткенлекләрен югалтканнар кебек. Ләкин зарар юк. Беренчедән, алар, бүгеннең вакыт яңгырлары да җуеп бетерә алмый торган үзенчәлекле бизәкләре, мәңгелек сыйфат һәм хасиятләре була. Алар, билгеле, Р. Тохфәтуллин әсәрләрендә дә бар. Гадәттә, әдәби әсәр никадәр камил, никадәр шәп чыкса, аңа уңыш китергән, аны сәнгать әсәре иткән сыйфатлар да шулкадәр куп һәм торле була. Чыннан да, Рафаил Тәхфәтуллинның уңышлы хикәя һәм повестьларын сайлап алыгыз да, шуларның уңышын тәэмин иткән тол сәбәпләрне, характерлы үзенчәлекләрне күрсәтеп карагыз; аларның кайсысы иң әһәмиятле һәм кайсысы иң хәлиткеч! һәм нинди сыйфатлары, кайсы яклары аның беренче чор әсәрләрен шулай кызыклы иткән! Күпләгән фараз кылулар, торле-терле җаваплар арасыннан берзнче булып тел очына килгәне: материалны яхшы белү, тормышчанлык. Әйе. бу яктан аңа тел-теш тидереп булмый. Сугыш еллары һәм сугыштан соңгы колхоз тормышын, авыл кешеләрен, аларның ихтыяҗларын һәм теләкомтылышларын Рафаил Тохфәтуллин кадәр якыннан һәм тирәнтен белгән язучыларыбыз куп түгел шикелле. Никадәр генә сәләтле һәм талантлы әдип саналмасын, әгәр материалын әйбәт белмәсә, аның беренме әсәрләре бу кадәр мәгънәле, фикерле һәм игътибарны җәлеп итәрлек булмаслар иде. Берише язучылар безне күккә карарга, матурлыкны югарыдан, биектән эзләргә чакырган заманда Р. Техфәтул- лин, тота да, уз юлы белән китә. Ул гүзәллекне тормыш тобеннәи күтәреп чыгара, укучыларны җиргә карарга, әйбәт кешеләрне ат караучылар, балта осталары арасыннан эзләргә ойрәтә. Әйтергә кирәк, Р. Тохфәтуллин яклаган алым да нәтиҗәле булып чыга. Уп Фазылҗан һәм Хосәен абзыйлар. Нәби кебек гади кешеләрнең замандашыбыз дәрәҗәсенә күтәрелгән молаем образларын тудыра Аңа гына хас үзенчәлекле сыйфатларның тагын берсе, бәлки, шушыдыр!.. Рафаил Тохфәтуллин әдәбият мәйданына килгән елларда образларны ике генә тор- күз ачып йомганчы тормышны яңадан үэгартеп корырга сәләтле нык ихтыярлы каһарманнар күп иде. Сугышчан рухы, активлыгы белән аерылып торган андый геройларны үзебезнең татар әдәбиятыннан да байтак китерергә була. Ләкин әлеге тәвәккәл геройларның тормыш белән бәйләнеше, ягьии типик хәлларнен типик характерларга булган йогынтысы, аларның диалектик бердәмлеге сыеграк күрсәтелә иде. Рафаил Тохфәтуллин әнә шул кимчелектән котылу юнәлешендә уңышлы, дәресен әйткәндә, тәүге адымнарны ясашкан язучыларның берсе булды. «Җәйге челләдә». «Елга аръягындагы йорт» кебек әсәрләрнең яңалыгын мин, барыннан да бигрәк, әнә шуида. ягъни геройларның характерын, узүзлареи тотышын һәм язмышын тормыш шартла «олешләп кенә салынган» арыш саламын күшәүче ябык сыерлар; рәтләп, җиренә җиткереп эшкәртелмәгән һәм шуңа курә чүп үлән басып киткән иген кырлары... Бүген- * ге яшьләрнең күбесе ышанмыйдыр да. ә бит булды, бар иде андый заманнар. Ул чорларны хәзерге авыл тормышы белән чагыштырып караганда, бугенгебез куанып ТУГА» ҖИР ҖЫЛЫСЫ ге мул тормышны тизрәк якынайту эчен, кешеләрне корәшергә чакырып, ягъни уз бурычларын һәм вазифаларын үтәп, искерә теткәннәр. Аннан соң, сәнгать әсәрләре кемгә бүлеп: я гел уңай, я гел тискәре итеп тасвирлау тенденциясе әле шактый кемле була. Бер читтән икенче читкә ташлану очраклары яшәп килә: берәүләр «кимчелексез уңай геройнны куәтлиләр, икенчеләре, киресенчә, «кимчелекле уңай геройвны яклап чыгалар. Башка талант ияләре белән бергә, Рафаил катлаулы характерлар, тормышчан типлар иҗат итү юлыинанрак барды кебек. Биредә шулай ук аның хикәя- повестьларына хас җылылык, шигърият һәм лиризм хисе, аның әсәрләренең башка үзенчәлекләре турында да сойләргә булыр иде... Әмма күп санлы һәм күп торле сыйфатлар арасыннан аеруча әһәмиятле дип уйланган тагын берсенә тукталасы килә. Сүз әдәби герой һәм аны тудырган тормыш шартлары, аларның үзара монәсәбәте, берберсено йогынтысы турында бара. Хәтерлисездер: ул еллар әдәбиятында тормыштагы теләсә нинди авырлык һәм кыенлыкларны «эһ тә итми» җиңел чыгарга. рына байлап, шулардай аерылгысыз итеп сурәтли белүда курам. Җир һәм кеше, колхоз һам колхозчы, алар арасындагы менасәбат, аларның үзара бәйләнеше һәм бер- берсенә йогынтысы — Рафаил Техфәтуллнн әсәрләренең буеннан-буена кызыл җеп булып сузылган теп сыйфат әнә шул. «Авылдашым Нәби» — шундый әсәрләрнең аеруча характерлыгы, аеруча үзенчәлеклесе. ■Кинәт туктаган вагонның деберт итеп селкенеп куюыннан уянып киттем... Вагонда барысы да йоклыйлар. Тик күрше купеда гына берәү йокысы күптән качкан тавыш белән сөйли: — ..Менә шулай, дустым... Мин аны сеяргә һич хакым юклыгын да, аны сеяргә һич ярамаганлыгын да яхшы белам. Ләкин нишлим соң!.. Алда күлме гомерем бардыр, ә йерәгемне мин инде егерме җиде яшемдә үк кабергә күмдем... — Да-а...—дип суза калын гына икенче бер тавыш һәм шаулатып иснәп куя.— Күңелле хәл түгеп, малай— — Әйтмә!.. Белмим инде, нәрсә булып бетәр бу... Белмим. — Син, туган, теге вакытларда, мәктәптә укыганда ук әле, шулайрак идең шул._ Пичек кенә дил әйтим!.. Артык нечкә күңелле дип әйтимме— Барысын да күңелеңә артык якын аласың снн, барысын да йөрәгеңнән кичерәсең... Таң алдыннан ишетелгән бу очраклы сейләшу миңа нигәдер авылдашым Нәбине, аның беренче карауга бик гади дә, әмма катлаулы да булган язмышын хәтеремә төшерде» Нәби турындагы, бик ягымлы һәм мелаем, бик гади һәм бик катлаулы гүзәл кеше турындагы бу повесть шулай башлана. Беренче карашка, менә бу бәләкәй генә кереш-увертюраның әллә ни әһәмияте дә юк, баштагы берничә бүлеккә генә җитәрлек кебек аның «пары». Ә чынында алай гына түгел икән. Менә шушы бәләкәй генә керешне язганчы, автор бетен әйберсен билгеле бер тәртипкә китерергә, сурәтләячәк вакыйгаларын, алган материалын билгеле бер формага, «Авылдашым Нәбиидәгечә формага салырга тиеш булган. Гадәттә, повесть һәм романнарның баштагы 50—60 бите, ягъни әсәрдә катнашачак геройлар һәм сурәтләнәчәк тормыш белән укучыны таныштыру-а багышланган бүләкләре, авыр укылучан була. Мондый кереш исә әсәргә беренче юллардан ук алып кереп китә. Шул яктан да аның зур әһәмияте бар. Аннары шушы керештә ук алда сейләкэчәк вакыйгаларны искәртерлек, теп образның язмышына ишарә ясарлык урыннар да бар. Барысын да йөрәге аркылы үткәрә торган әлеге нечкә күңелле кеше белән повестьтагы Нәбине чагыштырыгыз! Яки менә егерме и,иде яшендә үк йерәген кабергә күмәргә мәҗбүр булган кеше белән Нәби язмышы арасында күпме уртаклык, күлме якынлык бәр. Әлеге кеше кебек ук, Нәби дә соңга калып, бик соңга калып үзенең чын мәхәббәтен таба. Ләкин аның инде мәхәббәткә хакы юк: уп балалар атасы, аның хатыны бар. Бер уйлаганда, никадәр мавыктыргыч һәм кызыктырырлык лнтрига. Шул ситуацияне ал да, егерме җиде яшендә ук йөрәген кабергә күмәргә мәҗбүр булган, инде олы яшькә җиткән кешенең, гаилә башлыгының трагик язмышын, фаҗигале мәхәббәт тарихын сөйләп чык. Ябырылып укыла торган әсәр чыгарга мөмкин. Әмма шактый эффектлы һәм отышлы тоелган бу интриганы язучы файдаланмый, дөресрәге, аны беренче планга куймың. Ул чагында «Авылдашым Нәби» безнең әдәбиятта күл кабатланган, ягьни беркайчан да кеше акылына буйсынмый һәм һәрвакыт соңга калып килә торган мәхәббәт хисләре турындагы гадәти бер әсәр булып калыр иде. Рафаил Төхфәтуллинның максаты зуррак, әһәмиятлерәк. Язучыны кеше гомеренең мәгънәсе кызыксындыра, ул кеше һәм ил язмышы турында уйлана. Беренче карашка повесть Нәби тормышындагы игътибарга лаеклы аерым вакыйгалар җыелмасын, характерлы эпизодлар тезмәсен хәтерләтә: әнә Сәрвәр белән Нәбинең сугыш елларындагы тормышы, дөнья җимереп дигәндәй эшләп йөргән еллары, әнә өй салу белән бәйләнгән мәшәкатьләр, әнә Нәбинең Сәрвәр үлгәннән соңгы язмышы- Болай ул вакыйгалар арасында әллә ни ныклы эзлеклелек һәм бәйләнеш • Р. Төхфәтуллин. Еллар авазы. Казан. 1966 ел. 5—6 битләр. тә юк кебек. Әмма игътибар беланрәк карарга тотындыңмы, әлеге апизод һәм вакый- галар арасында эчке бөтенлек, эчке бәйләнеш булуын күрәсең. Сугыш еллары һәм сугыштан соңгы колхоз авылы, ниһаять, партиянең егерменче съездыннан соңгы колхоз авылы фонында әсәрнең үзәгеннән Нәби язмышы, озак уйланулар һәм эзләнүләр ♦ нәтиҗәсендә туган замандаш образының язмышы уза. Язучыны Нәби язмышы һәм 3 колхоз тормышы арасындагы тыгыз бәйләнеш кызыксындыра. Әсәрнең буеннан-буена ир язмышы — ил язмышы дигән матур философик идея уздырыла. Буйдан- ч буйга сузылып барып, ул әсәрне бетен итә. матур итә торган хискә әйләнә. «Авылда- 2 шым Нәбия — бер сулыш белән иҗат ителгән, бер тын алуда язылган әсәр. Сәнгатьнең олы һәм асыл максаты — бер образ аша деньяны ачу, бер тамчы = суда бетен деньяны чагылдыру. Үзәк образ никадәр колачлы һәм масштаблы булса. “ аңа шулкадәр күбрәк «йок» салып була. «Авылдашым Нәби» — тагын шул хакта сейли 5 торган әсәрләрнең берсе. Повесть баштанаяк Нәби турында, әсәр беренче юлыннан £ азаккы юлына кадәр аңа багышланган. Барлык персонажлар, әсәрнең һәр компоненты fc“ үзәк образны тулырак, киңрәк итеп ачуга буйсындырылган. Ахырдан әнә шул гади ♦ бер конюх сугыш еллары һәм сугыштан соңгы авыл тормышын бетен катлаулыгы, х бөтен каршылыклары белән ача да бирә инде. Гаҗәеп куп нурларны үзенә җыйган асылташ кебек бу образ. Әйләндергән саен бер яңа, кетелмәгән һәм матур ягы белән күренеп кала. Сүзне Нәбинең хезмәткә > мөнәсәбәтеннән башлап китәсе килә. ~ — Нәбигә эш — кәләш тә, калач та аңар. Нәби тормышында хезмәтнең роле турында сейләгәндә, шуннан да тегәл һәм г матуррак итеп әйтеп булмас кебек. Бер генә вакытта да аның тик торганын күрмәссез. Аның ечен эшнең ниндидер савыктыру һәм тынычландыру галәмәте бар кебек. Артык < шатланса да. нәрсәгә дә булса ачуы чыгып, күңеле бозылса да. Нәби кулына сәнәген “ ала, себеркесенә тотына. Эш, хезмәт аңа аек акыл, тынычлык алып килә. Әнә бит, шома телле лекторлар киләләр дә авыл халкын матур сүзләр белән сый- & лап китәләр, киләләр дә әллә нинди йекләмәларгә кул күтәртеп китәләр. Билгеле, аңа карап кына тормышлар рәтләнми. Колхоз авылы һаман бер урында таптана, колхозчылар һаман икмәккә туймый. Конюшняның кечкенә оеиә җыелып, авыл агайлары әнә шул хакта гәп алып баралар. «Моңарчы сүзгә катнашмый... утыручы Шакир ашыкмый гына торып баса да трубкасын саргайган тырнагына кага-кага берәүгә дә тебәп карамыйча эре генә әйтә: — Башыгызны катырып утырмагыз, җәмәгать Мондый контр сүзләр өчен, беләсезме нәрсә!»— Ул, бармакларын аркылы-торкылы куеп, рәшәткә ясап күрсәтә,— Менә! Кереп утырганыгызны сизми дә калырсыз.» Беразга уңайсыз тынлык урнаша. Нәби, кашларын җыерып, ишеккә карал куя. — Кайсыгыз ишекне ачык калдырды соң! — ди ул.— Эт кергән ич монда, эт! Фу. сасысы! Борынны яра.» ...Нәби, фонарен алып, атлары янына чыгып китә. Шакир авыз эченнән нәрсәдер мыгырданып кала» (14 бит|. Аңлыйм мин Нәбинең мондый вакытлардагы халәтен. Менә ул уфылдап, ачуына буылырдай булып, атлар аранына килеп керә: маңгайдан җан тирләре агызып, кулларга ике илле сөял үстергән кешенең сүзе контр була димени!!. Каты итеп ябылган ишек тавышына сискәнеп, атлар башларын күтәрәләр, тавыш килгән якка карыйлар. Ә-ә-ә, үзләрен күп еллар буе карап, ашатып килгән хуҗалары Нәби икән... Алар, тынычланып, башларын яңадан тагаракка төртәләр, җайлап кына, салмак кына ашарга тотыналар. Шул салмак күшәү тавышлары тәэсирендә Нәби дә әкренләп суына. Әнә ул инде, атларның муеннарын шапылдата-шапылдата, алар белән җайлап кына сөм- ләшә-сөйләшә. аларның башакларын рәтләп, асларын җыештырып йөри. Тынычланып калган, ачуы да басылган кебек. Әйе. эш — кәләш тә. калач та һәм җан тынычлыгы Да аңар! Хезмәт, эш — совет әдәбиятының үзәгендә торган мөһим темаларның берсе. Бездә бу теманың зур традициясе, бу темага язылган бик әйбәт повесть һәм романнар Спр Әмма аны хәл итүдә «Авылдашым Нәбил белән аннан элегрәк язылган әсәрләр аркында кайбер аерымлыклар, яңалыклар һәм үзгәлекләр да күзгә ташлана. Рафаил Төхфәтуллин бу мәсьәләгә яңачарак, дөресрәк һәм тирәнрәк карый кебек. Элеккерәк чорларда язылган әсәрләрдә хезмәт күбрәк дан һәм батырлык эше итеп карала һәм шулай сурәтләнә иде. Әгәр чыннан да шулай икан. Нәбидән дә данлырак. Нәбидән дә шаһрәтлерәк кеше булмас иде. Сугыш елларында Нәби бригаданың бетек атларын берүзе карый. Чәчү җиттеме. Нәби орлыкны басуга үзе ташый, чәчкечкә утырып үзе чәчә. Печән есте җиттеме, Нәби болынның бер башында, Сәрвәр икенче очында көнгә яртышар гектар печән чабалар. Ә инде уракка тешкәч, алар бөтенләй дә өйләренә кайтмыйлар... Сугыш бетә, фронтовиклар кайта башлый. Ләкин тормышлар ткз генә, җиңел генә рәтләнмәгәч, кибет алдында күкрәк сугарга яраткан агайларның кайберләре шыпырт кына шәһәрләргә шылу, тегендә-монда акчалырак эшкә урнашу ягын карыйлар. Нәби авылда, үз постында кала. Чөнки ул дан өчен дә, шөһрәт өчен дә эшләми. Тырышмый гына, көч куймый гына тормышның «ал да гөлгә» әйләнмәячәгенә тирәнтен ышанганга, ир язмышы — ип язмышы булуын аңлаганга күрә эшли ул. Нәби һәм Сәрвәр кебекләр көне-төне тырышканга күрә, без авыр сугышта җиңеп чыктык, алар үз-үзләрен аямыйча эшләгәнгә күрә, кыска гына бер вакыт эчендә сугыш китергән авыр яраларны төзәтә алдык. Нәбинең хезмәткә мөнәсәбәтендәге яңалык әнә шунда. Рафаил Төхфәтуллин әсәрләрендә хезмәткә, хезмәт кешеләренә мөнәсәбәт, гомумән. принципиаль бер тос ала. Кешенең кадере, зурлыгы, бәясе аның хезмәткә мөнәсәбәте, ничек эшләве белән билгеләнә. Шул ук Фазылҗан абзыйларны, Хөсәен абзыйларны без, барыннан да бигрәк, эш кешеләре булганнары өчен хөрмәт итәбез. Гелзифа кече яшьтән үк эш яратып, эшләп үсә. Шул нәрсә аңарда сабырлык, ныклык тәрбияли, иң кыен вакытларда да Давыт кебек сыгылып төшмәслек көч бирә. Нәби кешене иң әүвәл хезмәт белән сыный, эшләтеп карый. Атка камыт киертә алмый алҗыган лекторны яки Нәбигә печән өяргә булышкан Рәмзияне хәтергә төшерегез. (Үз вакытында «Правда» газетасы «Авылдашым Нәби» повестеның нәкъ әнә шул өзекләрен сайлап баскан иде.) Гайнетдин абзыйның шәһәрдә укый торган төпчек кызы Фәүзияне алып багыгыз («Туган якларым»): болай чибәрнең дә чибәре инде, югыйсә. Аңарга булган мөнәсәбәтне карагыз: ак сөяк булганга, кара эшкә чирканып караганга өнәмиләр бит кызны. Кыскасы, Рефаил Төхфәтуллин әсәрләрендә хезмәткә мөнәсәбәт этик һәм эстетик категория дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Һәм моның тамырлары ерактан килә бугай... Без язучы иҗатына туган ил, туган як тормышы, халкының йолалары, гореф-гадәтләре. әхпак нормалары йогынты ясавы, тәэсир итүе турында сөйләргә яратабыз. Үз чиратында аларның һәммәсе тагын да конкретрак нәрсәләргә — язучы чыккан, аның уй-фикерләре формалашкан төбәккә, хәтта язучы туган авылга барып тоташа кебек. ...Арчадан, дүртесе дөньяның дүрт ягына карабрак, дүрт олы юп чыгып китә. Шу- ларның төньякка карап сузылганы буйлап егерме чакрымлап җир үткәч, Яңа Иябәш исемле бер авылга килеп керерсез. Рвфаил Төхфәтуллин туган авыл әнә шул булыр. Иябаштан ерак та түгел, заманында район үзәге саналган Кенәр авылы урнашкан. Шунда унөч ел буе район газетасының секретаре булып эшләгән. Яңа Иябашның күршесендә генә Тукай-Кырлай. Анысында Габдулла Тукай яшәгән. Мәшһүр Казан арты бу!.. Үзе чыккан төбәк белән тирән бәйләнеш. Каэан артына хас үзенчәлекләр Рафаил Төхфәтуллин әсәрләрендә тулып ята. Әй, Казан арты... Синең кешеләреңә булган мәхәббәтен дә Тукай урман-кырлары- ңа салган: боек шагыйрь сине чиксез матур итеп күргән. Сагынулары артык көчле булгандыр инде... Тукай шигырьләре буенча күпләр сине дөньяның иң гүзәл почмагы дип күз алдына китерәләр булыр. Кайберәүләр, бәлки, кара урманнар, көмеш сулы чишмәләр илендә кешеләр рәхәттә яшәгәннәр, «җил дә үз вакытында исеп, яңгыр да үз вакытында яуган» бу якларда җирләр бик игелекле һәм мәрхәмәтле булган, дип уйлыйлардыр. Шулай гына булсачы... Казан артының уңдырышсыз җирләре икмәкне ялындырып һәм бик чамалап биргән. Шуңа да бит бабаларыбыз гомер-гомергә ачлы-туклы яшәгән. Ташлап, чит-ят җирләргә китеп баккан, яңадан әйләнеп кайткан. Хәерчелектән, мохтаҗлыктан котыпу •чей. чабата урган, чыпта сугып караган. Алай да булмагач, тагын да ярсып һем үҗәтләнебрәк. әлеге шул иолсу туфраклы, уңдырышсыз җирләргә ябышкан; тәрбияләгән, аңа маңгай тирен түккән. Җир һам иеше! Алар икаү һаман бергә булган. Шулай гасырлар узган. Кеше җир ф ие, җир исә, азазлап һәм акрынлап, кешеләрне узгәртә килган. Кешеләр җирне тың- паучанрак, мәрхәмәтлерәк һәм уңдырышлырак иткәннәр. Җир аларны хезмәт соючән. сабыр һәм җитди булырга ойрәткән, аларның карашларын, холык-фигыльләрен фор малаштырган. Җир кушуы, җир кодрәте белән туган характер яралгылары буыннан- буынга шулай ныгый, үсә, калыплана барган һәм безнең коннәргә килеп җиткән. Шулай Казан артында үзенә бертерлерәк табигатьле: шактый басынкы һәм тыйнак, бик тырыш һәм уңган, хезмәт соючән һәм зшчәннәрне яратучы, җиргә гашыйк кешеләр формалашкан. Эчке бер сиземләү белән мин әнә шулайрак уйлыйм, дәресрә.-е, әнә шу лайрак уйлыйсым килә... Шул халык уз арасыннан язучылар, мәдәният кешеләре үстереп чыгара торган. Талант белән бергә, аларга үз характерындагы әлеге әйбәт сыйфатларын да ияртеп ф җибәргән, җирне яратырга, хезмәт кешеләрен олыларга кушкан. Казан артыннан чык- _ кан күренекле әдипләр иҗаты шул турыда сәйли тесле. Рафаил Техфәтуллин әсәрлә- = рендә дә мин, бетен татар язучылары ечен хас сыйфатлар белән бергә, шул якларның Ч гүзәл кешеләрен күрәм, аларның доньяга карашлары, үзара менәсәбәтләре белән очрашкандай, барыннан да бигрәк, данлы Казан артының үзгә бер сулышын, рухын - тойгандай булам. Ни эчендер. Р Техфәтуллин әсәрләрендәге җылылык, гади кешеләргә - мәхәббәт, зшчәннәрне еою әнә шуннан да киләдер кебек... Бу гүзәл повесть, аның теп герое Нәби турында бик күп һәм бик озак сейләп булыр иде. Соңгы еллар татар прозасында әдәби образ һәм характерларны юри ваклау, ” чынбарлыкның кимчелекле һәм кара якларын юри күпертеп сурәтләү, кешенең вак х кимчелекләрен һәм йомшак якларын акларга һәм якларга тырышу тесендәге бик үк ~ әйбәт һәм таза булмаган бер тенденция кечәеп алды . Нәби безне хисләренең саф- & лыгы. тирәнлеге белән дә сокландыра. Сез аның гаилә тормышына, хатыны Сәрвәргә һәм улы Галигә булган менәсәбәтенә игътибар итегез: ихтирам итү, үз итү әллә каян сизелеп-аңкып тора. Ә үзенең »че тулы ут... Шушы кеше әйләнгәч, баласы булгач кына, чын мәхәббәтен — Зоһрәне очраткан, сыңар күз белән калган. Безнең прозада, гомумән, мәхәббәткә багышланган әсәрләр бик күп булса да, арада гаилә мәхәббәтен, ир белән хатын арасындагы мәхәббәтне матур итеп тасвирлап биргәннәре бармак белән генә санарлык. Р. Техфәтуллин — бу мәсьәләдә аерылып торган язучыларыбызның берсе. Ул, киресенчә, күбрәк гаилә мәхәббәте турында яза һәм. әйтергә кирәк, матур итеп, җылы хисләр уятырлык итеп яза. Аның «Йолдызым» повесте, «Таныш гәрелте», «Эш әстендә». «Өйдә» кебек хикәяләре әнә шул хакта сой- ли. Нәбинең хатыны Сәрвәргә булган менәсәбәте дә шул фикерне куәтли. Мәхәббәт, турылык кебек мәсьәләләрдә дә гаять саф һәм зчкерсез бер кеше Нәби. Аның әнә ое тузган. Хатыны Сәрвәр кәй саен диярлек шул хакта сүз кузгата. Бик тырышса, бер ей салып кермәслек кешемени ул. Сез, бәлки, аның җаны юктыр, кеше тесле аның да юньле ейләрдә яшисе килми дип уйлыйсыздыр! Шүрлек Шакир кебекләрнең, хәрам мал җыеп, кара-каршы икешәр йорт салып керүләрен Нәби күрми, аиың шуңа җаны әрнемидер дип уйлыйсыздыр!.. Ничек кенә әле! Шулай булгач, хикмәт нәрсәдә соң! Бәхетнең ул тулы булуын тели, шатлыкта китерә торгаи байлык кирәк Нәбигә. Ил белән, бетән колхоз белән байыйсы килә аның. Бу — инде тормышка халык мәнфәгатьләре күзлегеннән карын белү дигән сүз. Бу — инде мәсьәләләргә ип. дәүләт масштабыннан торып карый белү дигән сүз. Меиә шуңа күрә дә, автор тормышның бик авыр һәм катлаупы мәсьәләләрен, уңгасулга сугылмый, ерып чыга, дәрес хәл итә алган. Менә шуңа күрә дә топтан юан. базык гәүдәле, уң күзе мәңгегә йомылып, сул күзе дә кызарыбрак торган, каш турыларын тирән яра җәйләре чуарлаган бу кеше бик тә үз. бик та сеикемпе күренә безгә Меиә шуңа күрә Нәбигә дә. һәм аның язмышына багышланган бу гүзәл повестьның үзенә дә. мич кәршына куеп җылыткан кебек, кулыңны куеп җылытып булыр тесле тоела 1 Бу мосьәлә Р Мостафинның «Бәхәс дәвам итә- исемле мәкаләсендә тулырак яктыртыла ( Казан утлары» журналы 1969 ел 2 сан 96—109 битләр). ТУГАН ҖИР ҖЫЛЫСЫ Нәби — татар совет әдәбиятының тагын да үсүе, тагын да камилләшүе турында сөйли торган, илленче елларда безнең әдәбиятта ясалган сыйфат үзгәреше турында сөйли торган образ. Ул татар соает прозасының үткәндәге бай тәҗрибәсенә нигезләнеп һәм таянып иҗат ителде: аны бары тик шулай гына аңларга һәм аңлатырга мөмкин. КАБАТЛАУЛАР ҺӘМ КАБАТЛАНУЛАР... Рафанл Төхфәтуллин иҗатына хас үзенчәлекләрнең тагын берсе кабатлаулар белән бәйләнгән. Соңгы елларда тәнкыйть язучыны бер урында таптануда, үз-үзен кабатлауда да гаепли башлады. Әйе, аның иҗатында кабатлаулар чыннан да бар. Ләкин бу аның соңгы әсәрләренә генә хас бер үзенчәлек түгел. Кабетлаулар күптәннән килә. Ихтимал, элекке әсәрләрендә күбрәктер дә әле. Рафанл Төхфәтуллин әсәрләрендә кабатланган нәрсәләрнең барысын да санап- күрсәтеп чыгу эчен озак вакыт, куп урын кирәк булыр иде. Аның хикәя-повестьларын- да бер-берсенә охшаган аерым күренешләр һәм эпизодлар очрый, охшаш ситуацияләр бар, кабатланган те ла-проблемэлар әллә никадәр. Аның әсәрләрендә кабатланган образлар, берсе икенчесенә охшаган, берсе икенчесен хәтерләткән персонажлар бик куп *. Моны ничек аңлатырга соң! Авторның «Еллар авазы» исемле хикәяләр җыентыгына язган кереш сузендә Гариф Ахунов бу мәсьәләгә бераз ачыклык кертә шикелле. Ул болай яза. «Кинәт безнең егетебез (үзенең яңа — Ф. М.) повестен бастырудан баш тартты. Бик сәер иде бу. Аңлашылмый иде... Бер ел уздымы икән, икеме —аның бер-бер артлы «Таныш гөрелте», «Яңа магазинда, «Җәйге челләдә» хикәяләре басылып чыкты, һәм без кинәт аңлап алдык: уз-узекә таләпчән яшь автор повесть материалын туган авылы турындагы хикәяләр циклы итеп бирергә уйлаган икән». Дөрес. «Яңа магазинда» һәм «Җәйге челләдә» кебек икесе ике тональностьтагы> икесе ике характердагы әсәрләрнең кайчандыр бер повесть эчендә булуларына ышану кыенрак. Ләкин ул кадәресе әллә ни принципиаль мәсьәлә түгел. «Яңа магазинда» белән «Җәйге челлодә» бер әсәр эчендә була алмаса, «Елга аръягындагы йорт», «Кулаг әге койма», «Җәйге челләдә» кебекләре бер әсәрдән аерылып чыккан булырга мөм- кинкәр бит әле. Әгәр шулай икән, бу инде, чыннан да, мәсьәләгә күпмедер ачыклык кертү дигән суз. Димәк, Рафакл Төхфәтуллин хикәяләрендәге кабатлануларның бер өлеше аларның кайчандыр бер посесть тукымасында булулары белән аңлатыла икән. Эзли к.псәң, шундый характердагы башка сәбәпләр дә табылыр иде, бәлки. Шулай да төп сәбәп бүтәьдә, язучы иҗатының башка бер үзенчәлегендә булса кирәк. Рафаил Төхфәтуллиины мин гомер буе бер генә әсәргә гашыйк, бер генә китап укый торган кеше белән чагыштырыр идем. Аның да даими рәвештә, бертуктаусыз өйрәнә торган үз темасы, мәңгелек китабы бар. Ул — колхоз авылы һәм колхоз1 Куллану ешлыкларына, башкарган вазифаларына карап, андый образларның үзләрен берничә төркемгә бүләргә мөмкин Рафаил Төхфәтуллин әсәрләрендә фон өчен генә алынган эпизодик персонажлар еш кабатлана. Метер Мәхмүзә, Фазылҗан абзыйның «төкереккә тайган» кияве, Әгъләм, Кашшаф әнә шундыйлар. Болар арасыннан аеруча еш кабатланганы һәм зуррак, үзгәрәк йөк тартканы — холхоз председателе Кашшаф. Бер әсәрдә күренеп кенә киткән эпизодик персонажлар икенче бер урында, икенче бер әсәрдә ярыйсы ук тәфсилле һәм тулы тасвирланалар. Мисал рәвешендә лөбоениса карчык, аның күрше егете Сәгыйт. Хөсәен абзый, Рәмзия кебек образларны алырга мөмкин «Кунак егет»тә Хөббениса әбинең, «Авылдашым Нәбиядә Хөсәен абзыйның һәм Сәгыйтнең, «Йолдызым» повестенда Рәмзиянең исемнәре генә күренеп китә. Инде киләп «Җәйге челләдә» Хөббениса. «Авылдашым Нәбиидә Рәмзия бик матур һәм тулы ачылалар. Ә Хөсәен абзый белән Сәгыйтнең һәркайсына автор аерым-аерым хикәяләр багышлый («Елга аръягындагы йорт», «Кунак егет»). Әсәрдән әсәргә үсә. үзгәрә килә торган образлар да бар. Мондыйларының аеруча кызыклысы, мөгаен, Фазылҗан абзыйдыр Моннан тыш болай. һәрберсе мөстәкыйль, үзенә аерым образ булып та, характер сыйфатлары, үзләренең асыллары белән бер-берсенә охшаганнары байтак. Мисал өчен “Йолдызым-дагы Шәрәфи белән «Тамчылар ни сөйли» повестендагы Нурулланы, яки шул ук әсәрләрдәге Җиһангир һәм Мирсәетне үзара янәшә куеп, чагыштырып карарга мөмкин... чылар тормышы, >ци р язмышы. Язучы һамач-һамаи шулар турында, анарның язмышы очен борчылып һәм уйланып яшәде. Шуңа күрә бер үк мәсьәләләргә кабат-кабат кайтырга мә>ңбур булды. Бу исә үз чиратында әлеге кабатлаулар дигән нәрсәне китереп чыгарды. Әмма шуны истә тотарга кирәк: аның әсәрләрендә үзгәрешсез, нәкъ шул кеенчә үк кабатланган ситуацияләр һәм эпизодлар да. темалар һәм проблемалар да, образлар һәм персонажлар да юл диярлек. Аларны авторның һаман тирәнәя, хакыйкатькә якыная баруын раслый торган мисаллар итеп карарга мемкин. «Йолдызым» — бу яктан аеруча характерлы әсәрләрнең берсе. «Авылдашым Нәби» кебок үк, «Йолдызым» повесге да үткәннәрне искә тошерү алымы белән язылган. «— Әни, әни дим! Нигә минем исемемне Йолдыз дип куштыгыз! Әни дим. — Нигәме!- ...Уйлар, уйлар, канларга йогердегез сез!-» Кызының әлеге соравы Гелзифаны үткән бетен тормышын хәтерләргә мәҗбүр ♦ итә. Шулай әсәр башланып китә. х «Авылдашым Нәбипдәге кебек үк, монда да ил һәм кеше язмышы мәсьәләсе = үзәккә куела, аларның аерылгысыз булуына басым ясала. Голэифаның язмышы да J Нәбинекенә охшаш. Аның да яшьлеге авыр сугыш елларына һәм сугыштан соңгы >. кырыс чорларга туры килә. Әнә шул авырлыкларны җиңеп. аның характеры форма- ® лаша. торган саен чычыга, ныгый тешә. Бүлектәибүлеккә, вакыйгадан-вакыйгага Гол- = зифа образы эреләнә, әгәр шулай әйтергә яраса, монументальләшә бара. я Әмма. «Авылдан'ым Нәби»дәк аермалы буларак. «Йолдызым» повесте — күп п сызыклы, күп планлы әсәр. Биредә Голэифадан калган образларга да тирән эчтәлек, < зур мәгънә салынган. Аннан соң, күтәргән мәсьәләсе, аның зурлыгы, тирәнлеге һәм * чишелеше ягыннан караганда да. бу — Рафаил Тохфәтуллинның иң әһәмчнтле, иң < җитди әсәре. Ә «Йолдызым» Рафаил Тохфәтуллинның сугыш еллары һәм аннан соңгы авыл тормышына караган әсәрләренең соңгы сүз булып исәппәнерпеге. йомгак рәвешендә йертелерлеге. Элекке әсәрләрендә кагылып кына узылган тормыш материалы биредә тагын да киңрәк, тулырак һәм тирәнрәк итеп яктыртыла. Моңарчы язган әсәрләрендә кузгатылып та дорес җавап таба, дорес хәл итеп җиткерә алмый калган аерым мәсьәләләргә автор биредә кабат әйләнеп кайта. Шундый мәсьәләләрнең иң кыены һәм иң четреклесе — колхоз авылын аякка бастыру, аны үргә алып менү. Колхоз тормышындагы кыенлык һәм авырлыклар хакында Р. Тохфәтуллин «Йолдызым» повестеив кадәр дә күп язды. Ләкин аларның сәбәпләрен. авырлыклардан чыгу юлларын һәреакытта да дорес кенә күрсәтте, дип әйтел булмый. Күп кенә әсәрләрендә гаепне, ничектер, начар председательләр остенә овргә тырышу да сизелмәде түгел. Юньле председатель булса, колхозлар бик тиз авкка басар, колхозчылар рәхәт яшәр иде, янәсе. Аның хикәяләрендә әйбәт председатель Кашшаф бер дә юкка шулай еш кабатланмый, билгеле... «Йолдызым» повестенда язучы шул ук мәсьәләне яңадан күтәрә һәм шактый уңышлы хәл итә шикелле. Голзифалар колхозының язмышы бер заман бик тә әйбәт кешеләр кулына күчә: председатель итеп Шәрәфи абзый сайлана, Голэифаның үзен бригадир итеп куялар. ВЛКСМның район комитеты секретаре Менир Гарәпшин дә искиткеч шәп кеше, югыйсә. Әмма аңа карап кына колхоз әллә кая китми. Алга китү очен Үзәк Комитетның мәгълүм пленумнары, партиянең XX съезды булып узу кирәк була. Хикмәт яхшы председательдә генә түгел икән шул әле... Әсәрдән-әсәргә кабатланып килгән мәсьәләләрнең тагын берсе Давыт линиясе, повестьтагы Давыт образы белән бәйләнгән. Колхоз эшен ташлап шәһәргә качкан, тегендә-монда китеп, акчалырак эшкә урнашу ягын караган кешеләр хакында Рафаил Тохфәтуллин шулай ук аз язмады: «Авылдашым Нәби». «Нишләргә!», «Өйдә». «Туган якларым» кебек әсәрләрдә дә бар андыйлар. «Кунак егет» исемле хикәя исә баштанаяк гел шул турыда гына. Чорына, вакытына кврап. авторның МОНДЫЙ кешеләргә булган монәсәбәте үзгәрә тора. Авыл үзе эшче кулпаргв тилмергән бер вакытта шәһәргә качучыларны язучы, хәтта чама тойгысын ук онытып ташлап, кискен һәм рәхимсез тостә фаш итә («Кунак егет»|. Инде эшләр бераз рәтләнгәннән соң, әйтик. ТУГАН )ЦИР. ЯРЫЛЫСЫ чирәм җирләрне үзләштерү заманнары башлангач, андыйларны ул, киресенчә, мактап һәм хуплап бетерә алмый |«Туган якларым»). Кыскасы, бу мәсьәләгә дә әдип колхоз һәм халык мәнфәгатьләрен яклау ноктасыннан чыгып якын килә барды. Инде килеп, «йолдызым»да Давыт образы белән бәйләнештә, шул ук мәсьәлә яңадан күтәрелә. Безнең матбугатта бу образ ничектер берьяклырак, гел тискәре кеше итеп кенә каралды кебек. Безнеңчә, ул алай ук беткән җан түгел. Кайчандыр Давыт авылдагы иң алдынгы укучылардан саналып йертелгән. Халык арасында абруе да зур гына үзенең, намуслы һәм әдәпле дә кебек. Җае, кәефе килгәндә, умырттырып, җир җимертеп эшләүдән дә курыкмый, кулыннан эш тә килә Давытның. Хәер, Гелзифа кебек чибәр һәм уңган бер кызны үзенә карата, аның мәхәббәтен яулый алган егет ничек начар булсын да, нишләп беткән баш булсын, ди. Әгәр тормышлары җай гына барса, кыенлыклар белән очрашырга туры кнлмәсә, кем белә, алар әйбәт кенә яшәгән дә булырлар иде. Кызганычка каршы, барыр юлларында авырлыклар очрый. Иң кыен вакытта Давыт сыната, Гелзифа белән чагыштырганда, аның умыртка сеяге сыеграк булып чыга. Тормыш авырлыклары алдында куркып, каушап калган Давыт шәһәргә качып котылмакчы була. Нәтиҗәдә Гөлзифасын да. баласын да һәм үз-үзән дә югалта. Билгеле, монда бер Давытны гына гаепләү дәрес булмас иде. Язучы да андый юлдан бармый, шул ук вакытта Давытны акларга да җыенмый. Әйе, Дааыт кебек, авылдан шәһәргә качып, анда кыенга туры килә башласа, тәртәне яңадан авылга борырга яратучыларны аклап та, алөрга ышанып-таянып та булмый. Ышаныч Нәби, Гелзифа кебекләрдә... Рафаил Техфәтуллчнның «Йолдызымига кадәр язылган әсәрләрендә, «Күләгә» исемле хикзгдәге Касыймны исәпләмәгәндә, тәмам эшләнеп, ачыкланып җиткән тискәре образлар юк диярлек. «Йолдызым» бу яктан да аерылып тора. Колхоз председателе Мортазаны, район вәкиле Хәмдиевне, я булмаса Идрисовны алыгыз: автор һәр образның үзенә генә хас характерлы якларын тапкан. Иң меһиме һәм иң әһәмиятлесе шунда: ул әлеге образларның фәлсәфәсен, аларны чынбарлык белән бәйли торган җепләрне күрсәтә алган. «Йолдызым» повестеның идея-проблемәсы һәм образлар системасы безнең тәнкыйтьтә шактый тулы һәм дөрес яктыртылды. Әсәрнең ул якларына тукталып тормас- тан, мин тагын бары бер генә мәсьәлә турында берничә суз әйтмәкче булам. Анысы — әсәрнең икенче кисәге, дөресрәге. Гелзифа язмышын сузу, бүгенге бәхетле кен- нәргә кадәр китереп җиткерү, әсәрне бәхетле итеп тәмамлау турында. Хронологик тәртиптә вакыйга сейләүгә корылган, күпме сузсаң да. сузыла торган әсәрләр була. Бәхетле тәмамланыш андый әсәрләр өчен, бәлки ярыйдыр да. «Йолдызым» — махсус бер проблемасы булган әсәр. Шул мәсьәлә хәл ителгәч, әсәрне сузу эшне боза гына, Гелзифа тормышның авыр сынауларын уңышлы узды, авырлыклар белән көрәштә, кеше буларак, тагын да камилләшә һәм мөлаемлана төште. Автор язып тормаса да, без инде аның моннан соңгы гомер юлын да намус белән узачагына аз гына да шикләнмибез. Шулкадәр көчле әсәр язып, шулкадәр әйбәт образ тудырып та, авторның тиешле урында нокта куя белмәве — бик кызганыч!.. ТАМЧЫЛАР НИ СӨЙЛИ Рафаил Төхфәтуллин турында, аның әсәрләренең үзенчәлекләре, көчле һәм көчсез яклары турында күңелдә йөрткән, әйтәсе килгән сүзләр шулкадәр күп кебек иде. һич югы, шуларның яртысын гына булса дә кәгазьгә төшерә, башкаларга да барып җитәрлек итеп аңлата алдыммы икән!.. Рафаил Төхфәтуллин әсәрләрен яңадан күңел иләге аша уздырам: нәрсәләр онытылып калган, нәрсәләргә игътибар ителмәгән. Бер уйласаң, әдип иҗатының баштагы дәвере дә гел уңышлардан гына тормаган инде. Шулай да сугыш еллары һәм сугыштан соңгы авыл тормышы турында язганда, Рафаил Төхфәтуллинның каләме тиңдәшсез, беркемгә дә бирешмәслек. Шул чор тормышы, аның кешеләре хакында никадәр әсәр иҗат итте, арада әйбәтләре, искиткеч әйбәтләре күпме иде. һәрберсе дөнья бәясенә торырлык әдәби детальләр, тотып-капшап карыйсы килерлек дәрәҗәдә җанлы һәм тормышчан булып чыккан образлар дисеңме, күңелнең алла кай тешләренә барып җитәрлек җылылык кирәкме, гаять актуаль, барлык кешеләрне борчып-уйлан- дырып килгән мәсьәләләр дисеңме — һәммәсе дә бар иде аның хнкәя-повестьларында. Акрынлык белән булса да. әсәрдәнәеәргә, елдан-елга язучының колачы, тәвәккәллеге ♦ һәм кыюлыгы да арта барды, тормыш күренешләренең, кеше «җанының» асылына 3 үтеп керү сәләте дә үсте. «Йолдызым» повестен шул тормышкв. шул чорга караган 3 әсәрләрнең иң югары ноктасы дип санарга була. Сугыш һәм сугыштан соңгы колхоз 5 авылына караган күзәтүләренең иң меһим, иң әһәмиятлеләреи автор нигездә шушы 5 әсәргә кертеп бетерде, аиың авыл тормышы турындагы борчылу-уйлануләрының да иң зур һәм иң теп елеше шушы повестька сыеп бетте дияргә момкин. = Менә шуннан соң язучы алдына бетен җитдилеге белән яңа бер мәсьәлә — пар- " тиянең XX съездыннан соңгы колхоз авылын, бүгенге тормышны сурәтләү бурычы ; килеп басты. Авылның элекке хәлен биш бармагыдай якыннан белгән автор, артык > азапланмый һәм җәфаланмый гына, аның бүгенгесенә дә күчеп китә алыр, дип кетәргә бетен нигезләр бар иде. Хәлбуки, алай булып чыкмады. Мәсьәлә яңаны сурәтләүгә ♦ килеп җиткәч, зш колхоз авылының злекке чорыннан бүгенгесенә күчүгә килеп х терәлгәч, әллә нәрсә булды: Рафаил Техфәтуллии. иске белән яңаны аерган межа = уртасында туитап, аптырап һәм каушап, сискәнеп һәм югалып калгандай күренде. Әллә яңа авыл искиткеч кызу адымнар белән алга китеп, язучы тормыштагы яңалык- > лар артыннан елгерә алмый башладымы икән!.. Әнә бит бүгеиге авыл тормышында ® элек-электән ул күреп, гадәтләнеп килгән мәсьәләләрнең гомер-гомердән аны бор- 2 чын, кайгыга салып торган кимчелекләрнең берсе дә калмаган шикелле. Әллә яңа g тормышның уз каршылыкларын, үзәне генә хас якларын вакытында күреп җиткерә һәм я шулариы аңлатырлык ачкыч табып бетерә алмадымы!.. Алай булуы да бик момкин. < Әмма ни генә булмасын, коннән-кен бер нәрсә ачыклана барды: иске запас бетеп ® килә, ә яңасы әле тупланмаган иде, юк иде. Һәм әдип, аптырап, иске белән яңаны аер- < тан, бер ук вакытта аларны берләштергән дә ызанда туктап калды. «Тамчылар ни сой- 9 ли» әнә шулай язылган, дересрәге, бер аяк белән иске авылда торып, икенчесе белән бу якка басып иҗат ителгән әсәр дияр идем мии. Автор монда, бәрьактан. баштагы әсәрләренә сыеп бетмәгән, анда-монда посып калган элекке материалдан файдалана, шул ук вакытта ике аяклап, ныгытып торып бу якка чыгарга да омтылыш ясап карый. Минем үземә электән калганы күбрәк ошады. Байтагы билгеле, кабатланган нәрсәләр булса да, алары ныграк тәэсир итә. аларда Техфәтуллии кулы нык сизелә. Чыннан да. бер караганда, гаҗәеп оста язылган эпизод һәм күренешләр, укучыны дулкынландыра торган гыйбрәтле язмышлар әллә никадәр анда. Болей үзе «Йолды- зымпдагы Шәрәфи абыйны нык хәтерләтсә дә. шактый оста һем тулы эшләнгән, укучы күңелендә җылы тәэсир калдырырлык Нурулла образы бәр. Шакой Шәми. аиың үткән тормыш юлый ачыклауга бәйле чигенешләр дә ярыйсы ук әйбәт эшләнгән. Автор бераз соңарган кебек, туйдан соң дембергә кебегрәк яңгырый-яңгырааын. Шулай да укырлык ител, мавыктыргыч итеп язылган. Мирсәетнең яшьлеген. Мершиде белән алар арасындагы беренче саф мәхәббәт хисләрен, озак еллардан соң аларның кабат очрашуларын. Мершидәнең ире шофер Гарәфинең, конләшүдәи. кая барырга, нишләргә белми аптырап йорүен тасвирлаган битләрне шулай ук салкын кан белән укып булмый. Әмма шулай да минем үземә аеруча нык ошаганы, аеруча нык тәзсир иткәне Тәслимә образы. Тәслимә тормышы булды. Рафаил Техфәтуллии каләменең гаҗәеп кече һәм момкинпекләре хакында сойли кебек бу образ. Менә шушы җитди әсәрдә, бик күп матур урыннары, драматик язмышлы, алай гына да түгел, олы язмышлы кешеләре булган повестьта үзәккә Ильяс кебек образ куелган, барлык җепләр аңа тапшырылган, аның кулына тоттырылган. һич икеләнми әйтергә момкин: Ильяс — болай шактый кызыклы уйланган образ. Бу образның тамырлары соңгы еллар әдәбиятында барган киеренке эзләнүләргә барып тоташа. Бүгеиге Татарстанның географик картасы үзгәрде, татар халкының тормыш-кои- күреш. аң-белем дәрәҗәсе бик нык үсте. Бүгенге чынбарлыкны нинди герой белән тулырак сурәтләп булыр иде икән! Кем ул. нинди кеше уя бүгеиге әдәбиятның типик уңай герое! Кемнәр, нинди профессия кешеләре арасыннан эзләргә аны! Зур эрудицияле, югары белемле яшь интеллиге ITMM ул!.. Космик корабльләр чорында әдә- бнятның уңам герое, бәлки, акыл хезмәте кешеләре, галимнәр булырга тиештер?.. Соңгы еллар әдәбиятында шундый характердагырак эзләнүләр барды, һәр язучы, үзенең әдәби-эстетик карашларына, талант, сәләт дәрәҗәсенә карап, әлеге образны тудыруда катнашты, зур бинаның бер кирпечен салышты. Рафаил Техфәтуллин аны әнә Ильяс кебегрәк яшь кеше итеп күз алдына китергән. Ахырга кадәр уңышлы эшләнгән очракта, бу образ бүгенге колхоз авылын, хәзерге яшьләрнең характерларын, теләх-омтылышларын. уй-фикерләрен шактый тулы һәм дорес чагылдыра алыр иде. Яшермим, укучы буларак, мине/л үземә әле авыл мәктәбендә укыган чагында ук, апасына ачу итепме, әллә бригадир Нурулла абыйсын кызганыпмы, колхоз эшенә иөри башлаган Ильяс, мышкылдый-мышкылдый, авыр капчыклар тәгәрәтеп, маңгай һәм арка тирләрен агызган, тургайлар җырын тыңларга яраткан бәләкәй малай бик ошый. Үсә төшеп, урта мәктәпкә йөри башлаган Ильясның да әйбәт сыйфатлары аз түгел: намуслы булуы, принципиальлеге, кайбер башка яклары... Әмма еллар үткән, яше арткан саен, образ буларак, Ильяс гел кечерәя бара. Гәүдәгә үсә тора, күзгә күренеп кеч-куәт керә тора егеткә. Әмма акылы белән, деньяга карашы, тормыш мәсьәләләрен аңлау дәрәҗәсе белән Ильяс һаман сабый бала, башлангыч класс укучысы булып кала. Акыл ягыннан бигрәк үсми инде, шулкадәр гади мәсьәләләр алдында аптырап кала инде Ильяс! Бигрәк беркатлы, бигрәк «Непрактичный» инде: яшьлн тормышның ачысын-төчесен күреп, колхоз эшен эшләп үскән авыл малае дип тә уйламассың. Буйга үскән, гәүдәгә калынайган саен, аның теләк- омтылышлары, идеаллары вагая, кечерәя, примитивлаша бара кебек. Менә шул кешегә бетен бер әсәрнең, күпме кешенең язмышы тапшырылган. Кызганычка каршы, Ильяс андый авыр йөкне күтәрә-сейрн алырлык образ түгел шул. Рафаил Төхфәтуллинның моңа кадәр язган әсәрләре арасында да форма, архитектоника бөтенлеге, сюжет-композиция төзеклеге белән аерылып торганнары күп түгел иде. Бу яктан ул әллә ни мактана алмый. Аның каравы, ул әсәрләрне уңышлы эшләнгән үзәк герой бөтен итә, авторның тормыш турындагы төпле һәм кыю уйланулары кызыклы итә иде. Аның геройларына йөкләнгән вазифа бермәбер зур: алар — сюжет-композиция тезү чарасы да, чынбарлыкны танып-белү чарасы да. Шуңа күрә үзәк геройның уңышлы сайлануы, масштаблы һәм күп сыйдырышлы булуы Рафаил Төхфә- туллин әсәрләрендә хәлиткеч әһәмияткә ия. «Тамчылар ни сейлип повестен таркау иткән төп сәбәп, минемчә, нәкь әнә шунда — Ильяс образының эшләнеп җитмәгән булуында, кызыклы омтылыш кына булып калуында. Үзәк герой шундый булгач, әсәрне бернәрсә дә, хәтта бик җылы итеп тасвирланган тургайлар җыры һәм язгы тамчылар да коткарып кала алмаган. Тамчылар әнә шул хакта да сөйли. Үкенечкә каршы дип әйтергә кирәктер инде, Рафаил Төхфәтуллинның «Агымсу» исемле яңа повесте да укучыларны куандырып җиткерә алмады. «Тамчылар ни сөйли» кебек үк, «Агымсу» повестен да мин межа уртасында торыбрак, ләкин беренче әсәр уңае белән телгә алынган межада түгел, бәлки игенче белән нефтьчене аерган һәм шул ук вакытта аларны үзара якынайткан да межада торып язылган әсәр дияр идем. 1959 елда язучы Яңа Кенәрдән нефтьчеләр шәһәре Әлмәткә күчеп киткән иде. Монда килгәч, аны авыл кешеләре белән нефтьчеләрнең үзара мөнәсәбәтләре аеруча нык кызыксындыра башлый. «Агымсу» — әнә шул юнәлештәге беренче кызыклы омтылыш, беренче адымны ясап карау. Рафаил Төхфәтуллинның колхоз темасыннан нефтьчеләр ягына күчеп баруын раслый торган әсәр. Повестьның үзендә бу мәсьәлә күбрәк Хәйдәрнең әтисе һәм нефтьче-мастер Борһан ага образлары беләнрәк бәйләнеп бирелә. Ләкин ул шактый декларатив чыккан, әсәрнең буеннан-буена сузылып барырлык, бөтен әсәргә мәгълүм бер фәлсәфи яңгыраш бирерлек дәрәҗәдә түгел. Шулай булмый хәле дә юк. Игенче мәнфәгатен якларга. колхоз ягын каерырга тиешле кешебез — Хәйдәрнең әтисе узе дә хәзергә җирдән ерактарак. сәүдә тирәсендәрәк йөргән бер кеше. Нефть темасына исә автор яңа кереп, ияләшеп кенә бара. 1962 елда Р. Төхфәтуллин, атаклы нефть мастеры Корбан Вспневкә багышлап. «Карт оста куллары» исемле бер очерк язган иде. Нефтьчеләр тормышы «Агымсу» повестенда да әнә шул очеркта сурәтләнгәннән әллә ни ерак китмәгән. Шул нәрсә, ягьни яза торган әйберне тирәнтен белмәү аАгымсу»ның стилендә үк сизелә. Гадәттә, Р. Техфәтуллин әсәрләрендә вакыйга үзе түгел, бәлки теге яки бу вакыйганы сойләү дәвамында аның укучыларга әйтә торган фикерләре, күзәтү һәм уйланулары кызыклы була торган иде. Кызганычка каршы, авторның соңгы әсәрләрендә вакыйга сейләү, вакыйганың тышкы ягы әстенлек ала бара. Димәк, язучының тормыш, халык язмышы турында борчылып, туктаусыз кайгыртып яшәве сүрелә тешкәй. Шуңа кура әйтер сүзе дә азая бара. Дорес, беренче коймак тоерле була, диләр. «Агымсуп — авторның авыл һәм нефть темасын яктырту юлындагы беренче коймагы. Бу темага караган икенче, еченче повестьлары, һичшиксез, тирәнрәк, уңышлырак чыгар дип ышанасы кипә. Нишлисең «Авылдашым Нәбип, «Йолдыэымпнар белән чагыштыргаидә. «Тамчылар ни сойлип дә, «Агымсуп повесте да таркаурак һәм зәгыйфьрәк чыктылар шул. Сәбәпләрен терле кеше торлечә аңлата. Берәүләр: гелне үз туфрагыннан аерып, чит-ят җирләргә күчереп утыртырга ярамаган кебек, Рафаил Техфәтуллинны да авылдан шәһәргә, колхоз темасыннан нефтькә җибәрергә кирәкмәс иде, диләр. Анысы дәрес, гел ияләнгән туфракта җиңелрәк үсә үсүен. Үз туфрагы, язардай темасы һәм материалы булган язучыларны, һәртерле шаукымнарга ияреп, бер туфрактан икенче туфракка күчереп йортуләр белән, бәлки, артык мавыкмаска кирәктер. Әмма, Р. Техфәтуллин- га килгәндә, хикмәт әгәр шунда гына икән, аңа авыл юлын берәү дә бикләп куймаган бит. Ишетүемчә, автор үзе дә авылдан киткәненә әллә ни үкенми һәм аны иҗатына тискәре йогынты ясарлык җитди сәбәп итеп санамый кебек. Хикмәт, бәлки, бүгенге чынбарлык каршында каушап калуда, бүгенге тормыш тудырган яңалыкларны һәм каршылыкларны аңлый һәм аңлата алмый иза чигүдә, аларга яраклы ачкыч таба алмаудадыр!.. Чыннан дә, әле нефть якларына күчеп киткәнче үк Р. Техфәтуллин егерменче съезддан соңгы авыл, бүгенге колхоз тормышы турында «Авылдашым Нәбипләр дәрәҗәсендә торырлык әсәр иҗат итә алмады бит. Тормыш гаять катлаулы һәм каршылыклы нәрсә, шулерның һәммәсенә ярардай ачкыч табу, ниндидер гомуми бер караш булдыру, күрәсең, бик кыендыр. Техфәтуллин иҗатындагы уңышсызлыклар, бәлки, шуның белән аңлатыладыр!. Бәлки, бу — зур һоҗумгә күчәр алдыннан бер тынып алу чоры, иҗади үсеш юлында яңа сикереш ясар, сыйфат үзгәрешләренә китерердәй җитди адым ясар алдыннан бер хәл җыеп алу гынадыр! Шулай гына була күрсен иде!