Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Харрас Әюпов  Сау бул, ялгызлык! Синең белән үтте күп көннәрем, Бер-беребезгә шундый өйрәндек. Сагышларны бергә җиңеләйттек, Уйларыма бирдең тирәнлек. Төннәр буе кочагыңа ятып, Серләремне сөйләп арыттым. Син үзеңне тыйнак, эчкерсез дус, Хыянәтсез итеп таныттың. Тынычлыгың белән иркәләдең. Кешеләрдән мине аерып. Мин шатлансам, бергә син дә көлдең, Мин еласам — елап, кайгырып... Тик шау-шусыз яши алмам, китәм Тынлыгыңны үзеңә калдырып. Истәлеккә калсын хыянәтем — Кичер мине, сау бул, ялгызлык! Минем хисләр Давыл булса, диңгез ярын кыйный, Ә давылсыз диңгез буламы?! — Минем күкрәк, ахры, диңгезләрнең, Океаннарның тынмый торганы. Сабый чакта минем диңгеземә Ятимлегем салкын жил өргән, Егет булгач, яна давыл итеп Тормыш мина сөю җибәргән. Сөйгән ярым, сылу акчарлагым, Диңгезләрдән тынлык эзләмә. Давылларын син үз итәр булсаң, Диңгез үзе сиңа тезләнә... Дулкыннарым, тормыш, сиңа булсын, Тын ярларга мин һич табынмам. Юк, үкенмим мондый язмышыма: Зарланмый бит диңгез давылдан 8 <к У » Ч 8. 113 Уйламаска тырышасың, Онытылмас микән дисең — Колакта аның тавышы, Күңелдә шул ук исем... Язларны усал булыр, дип Көтмәгән идем ич мин: Ел саен юри тарата Ул сөйгән сирень исен. ...Хәтердән куып карыйсын, Сүрелмәс микән дисең — йөрәктә шул ук сөюем, Телемдә шул ук исем... Уеннар Хәтеремдә таныш болыным бар, Сүнми торган якты уем бар. Оныталмасам, гаҗәпләнмәс төсле Балачакта белгән уеннар... Без качышлы уйный идек элек. Малай чакта бик еш эзләдем: Хәтеремдә, Сине табалмасам, — Мин монда! — дип әйткән сүзләрең. Еллар аша әле дә эзләп киләм, Таныш исем төшми иренемнән Балачагың булып, «мин монда» дип Тавыш бирче качкан җиреңнән. ...Хыялымда иркен яланнар бар, Синең хакта татлы уем бар... Сиздермичә егет чакка күчкән Балачакта белгән уеннар. Таш әти Гранит солдат мәйдан уртасында: Таш иреннәр, таш күз, таш йөрәк, Еламыйлар ләкин бу иреннәр, Таш йөрәктә — үч һәм нәфрәт. Үткән еллар мәйданнарга бүген Гранитлар белән тоташа. Тыйнак алар, Ярсып кычкырмыйлар, Сүзсез генә сөйли бу ташлар. Яшь бер егет тыңлый гранитны, Бер секундка күздән төшерми. Таш солдатның горур карашында Үз әтисен, ахры, төсмерли, Тынып калган җилләр каршысында, — Улым! — диеп ник соң бер әйтми? — Сакка баскан кайтып мәйданнарга Таш мәхәббәт, таш сын, таш әти... Карт бер ана һәйкәл каршысында, Ник килүен монда оныткан, Әллә инде аның кайгысыннан Елый-елый үтә болытлар... Үткән еллар мәйданнарга бүген Гранитлар аша тоташа, Ярый әле, ярсып кычкырмыйлар, Сүзсез генә сөйли бу ташлар... Мәхәббәт Җир җылысын йөрәгендә йөртте, Абынганда җиргә иелде, Җире өчен керде сугышка ул, Әсир итте җирне сөюе. Ялан аяк йөгереп үсте кырда, Ялан аяк йөрде сабанга, Хөкемгә дә ялан аяк килде, Җирнең чыгын тоеп табанда. Ишетмәде ату тавышын да, Арыш ура иде хыялы, Соңгы тапкыр җирен кочаклады, Алсу каны җирне буяды. Сискәнделәр зәңгәр кыңгыраулар, Ату тавышы кырны уятты. Ашыктырып шулчак җил-хәбәрне Ромашкалар йөгереп озатты... Басуларга аның сөюе килә, Яңгырына кушылып, җиленә. Уҗым булып ел да баш калкыта Анын гомере туган җирендә. Иске яулык Ераклардан килгән хәбәр сыман. Ак керләргә салкын җил бәрә, Ак пәрдәләр белән янәшәдә Иске яулык җилдә тирбәлә. Озатканда сугыш кырларына: Кайтырлар бит! диеп бу яулык Өметләнеп карап калган иде, Киткәннәргә теләп уяулык. Хәбәр көтте көн дә карый-карый Алар киткән кип юл ягына. Гаепле күк дәшми үтте җилләр, Түзмәс дигән кебек кайгыга. Килде хәбәр. Давыл булып килде, Якгыр булып килде, Бу яулык Өнсез калды кинәт, ә аннан сон Еллар кичте ялгыз юанып... ...Канларгадыр чакырып искән сыман, Ак керләргә житез жил бәрә. — Каберләрен күрсәт! — дигән кебек Иске яулык җилд» тирбәлә. Алдану Кош тоткандай сөенеп йөрдем ул чак Бүрек белән каеш калганга. Әткәй үлгән көнне язмыш мине Иске каеш биреп алдаган. — Итеген дә мин киярмен инде, Шинеле дә ярар көзләрен,— Ничек, әнкәй, шул сүзләрем өчен Телемне син тартып өзмәдең?!. — Улым, улым, Әткәң исән булса, Каеш кына тапмас идеме? — Каһәрләдең шунда сугышны син, Ләгънәтләдең әрсез үлемне. Бүрек белән нужа кидем башка, Каеш белән будым кайгысын — Алары да миңа калган икән, Минем гомер, минем жан өчен. Авырлыклар сөендереп килгән, Сабый күңеле соңрак аңлаган: Әткәй үлгән көнне язмыш мине Иске бүрек биреп алдаган...