Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАЗЕТА УКУЧЫЛАРЫБЫЗ ИГЪТИБАРЫНА!

Килгән хатлардан күренгәнчә. «Социалистик Татарстан» — яратып укыла торган газеталарның берсе. Редакция коллективы аны киләсе елда тагын да яхшырту чараларын билгеләде. Бу турыда сүзне бераз соңгарак калдырып, кадерле укучыбыз, сезнең хатларда куелган сорауларга кыскача җавап бирәбез. Газетабыз турында, аның 1970 елга планнары. аңа язылу тәртипләре турында белергә телисгз. Рәхим итегез, хөрмәтле иптәшләр! «Социалистик Татарстан» — КПСС- ның Татарстан өлкә колдитеты, ТАССР Верховный Советы һәм Министрлар Советы органы. Ул 1918 елның 12 нче мартыннан бирле Казанда чыга. Аны киң илебезнең төрле почмакларында алалар. Газетаның тиражы хәзер 121 меңгә якынлапмы. 1970 ел — ике зур юбилеи елы. Республикабыз хезмәт ияләре В. И Ленинның тууына 100 ел тулу көнен һәм Татарстсн АССРның S0 еллыгын билгеләп үтәчәкләр. Шушы ике зур вакыйганы лаеклы каршылау өчен хәзерлек «Социалистик Татарстан» битләрендә кызыл җеп булып барачак. Бу темаларны яктыртуда газе'а махсус план нигезендә эш итә. «Социалистик Татарстан» битләрендә Ленин тематикасы тагын да көчлерәк яңгырасын өчен безгә иҗади хезмәтебезне икеләтә, өчләтә арттырасы бар. Татарстанда һәм киң илебезнең Ильич булган урыннарыннан кызыклы, бай, тирән эчтәлекле материаллар бирелер. Совет Татарстанына 50 яшь тулуга хәзерлек тә үзәк темаларның берсе булачак. Совет власте елларында Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә -тәм халыкларның тату семьясында Татарстан танымаслык булып үзгәрде. Татарстан үзенең алтын туена барган бу көннәрдә халкыбыз зур рухлану белән хезмәт итә Менә нефтьчеләрне генә алыйк. (Ә бит бу профессия Совет властена кадәрле бездә бөтенләй юк иде) Алар ун елдан артык ярышта җиңүчеләр булып баралар — илебездә чыгарыла торган нефтьнең өчтән бер өлешен бирәләр. Елга 300 миллион тонна нефть бирү инициаторлары да алар булдылар. Ә авыл хуҗалыгы?! Халык хуҗалыгыбызның бу тармагы да үсә. чәчәк ата. Кырларыбыэның уңыш бирүе, шулай ук терлекчелек продуктлары алу елдан-ел арта. Боларның барысы һәм алтын куллы патриот колхозчыларыбыз турында тулырак, кызыс- лырак итеп язылган очерклар, зарисоака- лар. мәкаләләр укырсыз. Газета битләрендә галимнәр, авыл хуҗалыгы белгечләре, совет һәм хуҗалык органнары работниклары, производство алдынгылары чыгыш ясаячак. Хәбәрче хатларына киң урый биреләчәк. Газета укучыларга рухи азык та мул булыр. Аның һәр санында әцәбият-сәнгать эшлеклеләренең яңа әсәрләре урнаштырылачак. Аларның иҗат портретлары биреләчәк. Гадәттәгечә атна саен әдәбият һәм сәнгеть сәхифәсе бирел барачакбыз татар совет әдәбиятының һәм сәнгатенең торышына, үсеш проблемаларына кагылышлы мәкаләләр, тугандаш әдәбият вәкилләренең әсәрләре дә шактый урын алыр Язучылардан Мирсәй Әмир, Гомәр Бәширов, Габдрахман Әпсәләмов, Атилла Расих. Фатих Хосни, Риза Ишморат, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Зәки Нури. Хәсән Хойри һәм башка бик күп иптәшләр, композиторлардан Нәҗип Җиһанов. Җәүдәт Фәйзи, Ростам Яхин, Заһид Хәбибуллин. Әнвәр Бакиров, шулай ук рәссамнарыбыз үз әсәрләрен газетабызны укучыларга тәкъдим итәрләр. Культура-агарту учреждениеләренең эше турында, үзешчән сәнгать коллективларына ярдәмгә методик мәкаләләр бирү күздә тотыла. Октябрьның S3 еллыгы уңае белен революция һәм гражданнар сугышы, шулай ук хезмәт ветераннары турында очерклар басылачак. Революцион көрәш истәлекләренә зур урын бирелер, илебез киң лекләре буйлап журналистлар эстафетасы девам итәчәк, ягъни курше республикалар, тугандаш милләтләр тормышы турында мәкаләләр урнаштырылыр. Шулай ук пропагандистларга һәм тыңлаучыларга ярдәмгә материаллар биреп барылачак. Газетада фәнни-атеистик темаларга кызыклы мәкаләләр, алдынгы лекторлар, агитаторлар, пропагандистлар турында зарисовкалар, очарклар укырга мөмкин булыр. Җәмгыятьтә һәм көнкүрештә үзен үрнәк тотучы иң югары мораль сыйфатларга ия булган иптәшләребез турында газета күбрәк һәм гыйбрәтлерәк итеп язарга исәп тота, Ә хулиганнар, эчкечеләр, әрәм тамаклар. алга баруыбызга зыян китерүче һәртөрле кимчелекләр көчле тәнкыйть утында көйдерелер. Газета алдагы елда җирле Советларның суд һәм прокуратура органнарының, медицина учреждениеләренең, сәүдә һәм транспорт оешмаларының, халык контроленең эшен яхшыртуда күп урын бирәчәк. Былтыр һәм быел редакция Казанда, авыл районнарында күп кенә укучылар конференцияләре очрашулар үткәрде. Анда журналистлар, үз хәбәрчеләребез редакциянең эше, киләчәккә планнар турында сөйләделәр. Бу очрашуларда әйтелгән акыллы киңәшләр редакция тарафыннан өйрәнелде, үзегез укып-күреп барасыздыр, алар инде тормышка да ашырыла. Сатираюмор почмагы даими чыгып тора. «Аналар, сеңелләр, сезнең өчен • дигән хатын-кызлар сәхифәсе бирелә, «Казан һәм казанлылар» бүлеге ачылды һәм ул айга бер тапкыр биреп барылыр. Бик күл укучылар соравы буенча акча-әйбер лотереясы отышлар тиражын урнаштыруны дәвам итәчәкбез. Менә шулай, кадерле дуслар сезнең теләкләрегезне. үтенечләрегезне редакция игътибарсыз калдырмый. Баласы булган һәркем яхшы белә: куанычлы да. мәшәкатьле дә, бик кыен да баланы тәрбияләү. Аны ничек намуслы һәм эш сөючән кеше итеп үстерергә? Атааналарны әнә шул сораулар кызыксындыра. Хатын-кызлар сәхифәләрендә газета бу сорауларга җавап бирергә омтыла. Моннан башка газета битләрендә «Укытучы трибунасы», «Семья өстәле янында» дигән рубрикалар астында педагогларның, врачлао- ның балаларга әхлак һәм хезмәт тәрбиясе бирү мәсьәләләренә багышланган чыгышлары урнаштырылыр. Киләсе елда бу темага ата-аналар үзләре дә ешрак язарлар, дип уйлыйбыз. Мәктәпләр, вузлар, техникумнар, фәнни-тикшеренү учреждениеләре эше тулырак яктыртылыр. Газета республикабыздагы, туган илебездәге җир шарындагы яңа вакыйгалар белән үзенең укучыларын киң һәм оператив рәвештә таныштырып барачак. Республикабыз хезмәт ияләренең хезмәт эшчәнлекләрен, культура һәм тормыш-көнкүрешләрен эзлекле яктыртачак Көндәлек очрый торган яңалыклар, сирәк очрый торган гадәттән тыш хәлләр турында язып тору планлаштырыла. «Фотоаппарат белән республика буйлап», «Яңалыклар, вакыйгалар, хәбәрләр» «Фән һем техника яңалыклары», «Спорт», «Сез беләсезме?» «Файдалы киңәшләр» дигән бүлекләр һәм башка рубрикалар газета битләреннән төшмәячәк. Хөрмәтле укучыларыбыз! Газета Татарстан тормышын тулы яктырту белән генә чикләнеп калмаячак. Редакциягә алынган хатларда күп кенә иптәшләр туган ил, халыкара хәлләр турында бик кызыксынып укуларын язалар. Без аларның теләкләрен дә искә алдык. 1970 елда халыкара тормыш тагын да киңрәк яктыртылыр. Алар «Дөньяда ниләр бар?», «Дөнья хәбәрләре», «Телеграф тасмасыннан». «Җир йөзендә ниләр булмый?» дигән һәм башка исемнәр астында туплап биреләчәк 1970 елда газетада нәрсәләр язылачагын бәйнә-бәйнә санап чыгу кыен, хөрмәтле иптәшләр! Кыскасы, киләсе елда газета тагын да эчтәлеклерәк, кыэыклырак булачак. Газетага языл, укы, язып тор. «Социалистик Татарстан» газетасына язылу өчен бернинди чикләү дә юк. Аңа почта бүлекчәләрендә, үзегез эшләгән яки укыган урыннарда языла аласыз. Газетага язылу бәясе: бер елга — 6 сум, ярты елга — 3 сум. Күрше һәм тугандаш өлкәләрдә яшәүче иптәшләр! Әгәр үзегез яшәгән урында подписка кабул ителмәсә, акчагызны менә шушы адрес белән җибәрегез: Казань, ул Куйбышева, 17 J5. Областной отдел «Союзпечати» для газеты «Социалистик