Логотип Казан Утлары
Роман

ЯШЕЛ ЯР

VII 13 е,1Ә башлангыч мәктәптә укулар да бетте инде. Уй- УЙV■ ласаң, бу көн һич килеп җитмәс төсле иде, никадәр борчу-мәшәкатьләр артта калган. Актыккы көндә әйтеләсе яхшы сүзләр дә әйтелгән, телисе яхшы теләкләр дә теләнгән. Балалар, портфельләрен баш өсләрендә болгый-болгый, шаулашып, көлешеп мәктәптән чыгып баралар. Утыз биш бала, утыз биш язмыш. Киләчәктә алар барысы да бер эздән барырлар дип уйлама, киләсе класска алар әле барысы да керсә дә, югары классларны барысы да уңышлы тәмамларлармы? Тормыш җилләре әле аларга кагылмаган, кагыла башлагач, ишен-ишеп бәрергә тотынгач, күп нәрсә үзгәрер, алларында киртәләр калкыр. Мөмкинлеге булса, Гәүһәр аларга. билгеле, җил-давыл тидермәс иде, ләкин моннан инде хыял башлана. Яз} да танымаган, акны кара, әлифне таяк дип тә белмәгән бу балалар ике ел буенча аның кулында булдылар, ул аларга хәреф өйрәтте, күзләрен ачты, йөрәк җылысын бирде, кешегә кеше итеп карарга өйрәтте. Кешеләрнең күзләренә бәрелмичә генә тагын бераз буш класста утырасы иде, бетмәс-төкәнмәс уйларың белән ялгыз каласы иде. Ләкин мөмкин түгел. Болай да балалар аңа туктап-туктап аз карамадылар, алар бер нәрсә дә сизмәделәр дип үз-үзеңне юатып булмый бит, алар- нын яшеренеп карап торуларын күргәч. Гәүһәр, җир ярылса, җир тишегенә кереп китәрдәй була иде. Нишлисең, укытучы, йөзек кашы кебек, һәрвакыт ялтырый, һәрвакыт өстә, карамас җирдән аңа карыйсың, балалар бигрәк тә... Гәүһәр урамга чыкты. Ул балалар инде таралгандыр дип уйласа да, балалар китмәгәннәр әле. Тагын Гәүһәрне сырып алдылар, тагын бетмәс сораулар бирә башладылар. «Киләсе елда буласызмы, китмисезме?» дип кат-кат сорадылар, һай, кая китсен Гәүһәр! Күпмедер вакыт алар мәктәп каршында туктап тордылар, аннары бакчага чыктылар. Шау-шу, чыр-чу, ташып торган дәрт, көлү, елмаю, җәйге планнар, хыяллар — берсе дә калмады. Балаларны туктатырга да мөмкин түгел иде, алар инде бүген ни сөйләсәләр дә ярый икәнен беләләр, әйтеп бетермэсәң дә, төртелеп калсаң да. берәү дә ачуланмаячак. шуңа күрә алар тыелгысыз, бер-берсе белән суз көрәштереп тә алалар һәм барысы да Гәүһәрнең елмайган, бәхетле йөзенә карыйлар. Ахыр килеп, аларга шул гына кирәк тә бит. Әнә кайсыдыр ак VII Дәвамы. Башы 6 санда. тирәкнең ак мамыгын иптәшенең чәченә ябыштырган да дөньясын онытыл шуңардан көлә, икенчесе ямь-яшел яфраклар арасындагы нәнн кошчыкны күрсәтә, чәбәләнә, иптәшләре күрми кала дип уйлый, ахрысы, өченчесе ниндидер бөжәк тоткан... Ниһаять, балалардан аерылгач, Гәүһәр бер минут чамасы алар артыннан карап торды, аннары, башын иеп, үз юлына китте. Әле бер < минутмы, ярты минутмы ара бар, мәктәп тормышы әле онытылмаган, ь шәхси кичерешләре әле барысын каплап өлгермәгән. Иртәгә инде мәк- " тәпкә барасы юклыгын уйлап алгач кына, ул кинәт боегып калды. Инде ы нишләргә? Мәктәпкә йөрү аның авыр тормышына әле ниндидер мәгънә = бирә, аны яшәтә, көрәштерә иде. Хәзер ни белән юатыр үзен? Уку, имтиханнар беләнме? Читтән торып уку эчке тормышың түгәрәк бул- * ганда гына күзгә күренә, эчке тормышың чыгырыннан чыкса, укуларың ® бар дип тә исәпләнми. 2 Җәгъфәр белән ара көннән-көн катлаулана, кискенләшә бара. Гәү- » һәр һәлакәт киләсенә һич ышанмый иде. Кайгырса да, газапланса да, * боларны вакытлы бер чир итеп карады, шуннан артыгын башына да о китермәде. Семья җимерү — гайри табигый бер эш булыр иде, моңа ® барырга ярыймы соң?! Җәгъфәр дә, никадәр киреләнсә дә. акны кара ° дия алмас Шуңа күрә ул Җәгъфәргә ничә мәртәбә: «Бетерик бу мәгъ- = нәсез талашны, минем дә бәгыремә төште, сиңа да җиңел түгеллеген * күрәм», диде. Кайбер көннәрдә үзенә хәтта юк гаепне дә алды: «Син х яхшы беләсең, мин актан ак түгел, пакьтан пакь булырга да җыен- < мыйм. Турсайган чакларым да. авыр суз ычкындырган чакларым да 5 булгандыр. Алары өчен гафу ит», диде. “ Моңа каршы Җәгъфәр ачы көлемсерәде генә Аның карашы гүя * < Тукта, артыграгын да танырсың әле»,—дия иде. Гәүһәр бу карашның мәгънәсен бик яхшы сизә. Ихтимал, шуңа күрә ярты сүздә аптырап туктап каладыр. Нәрсә соң бу, очы кая бара моның? Әле күптән түгел генә Гәүһәрнең тормышы түгәрәк, якын кешесе бар. кантын зарын сөйли ала, эчне бер бушаткач, зар да зар булып күренми, ничектер бик тиз җиңеләя иде. Хәзер нәрсә? Гәүһәр бик күп китаплар укыган иде, китапларда, вакыт барысын да эшли ала, аның кодрәте бик зур, дип язалар, әмма Гәүһәргә вакыт та ярдәм итмәде, киресенчә, аның хәлен көннән-көн авырлаш- тырды гына. Шулай булса да, ут йотса да, эчке тормышына ятларны якын китермәде, семья серен башкаларга белдермәде, бер рәтләнер әле дип көтте. Көндәгечә бүген дә квартира буш, җансыз иде. Гәүһәр тәрәзә янына килеп утырды Ул Җәгъфәрне көтте, бүген тагын бер мәртәбә аның белән яхшылап сөйләшергә булды. Болай ярамый бит. болан яшәргә мөмкин түгел Җәгъфәр, ниһаять, моны аңларга тиеш Кеше яшәргә туган, ә яшәү үз эченә шул хәтле күп нәрсәне ала. аның эчтәлеге бик зур. Квартира мәсьәләсе бик мөһим, ләкин ахыр килеп яшәү аның белән генә дә чикләнми Хосусый квартирада торган чагында Гәүһәр бүгенгедән мең мәртәбә бәхетлерәк иде бит Хәзер дә Гәүһәргә әллә ни күп кирәкми, ире аның кешелеген таптамаса, юк нәрсәләрдә аны гаепләмәсә, ана кеше итеп ачык чырай белән дәшсә, ул яңадай чәчәк кебек бөтен гүзәллеген ачарга әзер Җәгъфәр кайтты. Соңгы вакытта ул инде эчми башлаган булса да. хатынына барыбер ләм-мим дәшмәде. Сүзсез генә чишенде, сүзсез генә юынды, ц зсез генә тамагын туйдырды, Гәүһәрнен бер сүзенә дә җавап бирмәде Шуннан соң Гәүһәрнең кухняга чыгып китүдән башка чарасы калмады. Тик Җәгъфәр гамагын туйдыргач кына, бүлмәгә кереп утырды — Җәгъфәр,—диде,—болай артык яшәп булмый бит. Син телисеңме, юкмы, безгә аңлашырга кирәк. — Бер үк балык башын чәйнәргәме? Теләмим’ Шулай да Гәүһәр шатланды, димәк, Җәгъфәрнең теле ачыла башлаган. — Җәгъфәр,— диде Гәүһәр, йомшак кына,— чын, иң якын кешеңә эчеңнән ачу саклау, аны әллә нәрсәләрдә гаепләү — бик зур гаделсезлек бит. Моны күтәрүе... Җәгъфәр, иңбашларын жыерып: — Шундый сүзләр әйтәсеңне элек уйларга кирәк иде,— диде.— Хәзер соң инде. — һаман да мин гаепле дип уйлыйсыңмы? — дип кычкырып жи- бәрде Гәүһәр.— Бу бит әллә нәрсә, син шуны аңлыйсыңмы? — Аңламыйм, аңларга теләмим дә. Без инде киселгән кисәкләр. — Ни сөйлисең, Җәгъфәр? — Ни беләм, шуны сөйлим. Артык мине борчыма. — Җәгъфәр, мин кемгәдер сөйләргә, киңәш сорарга мәжбүр булачакмын бит. — Анысы синең ихтыярың. — Ичмасам, әйт: минем нинди гаебем бар? Тел төбеңнән мин сиңа хыянәт иткәнмен булып аңлашыла. Кайда, кайчан? Билал турынла сина сөйләгән идем. Ул яшьлек юләрлеген онытмаган икән, анда минем ни гаебем бар? Мин ир хатыны икәнемне, аңа турылыклы буласымны... — Зинһар, матур сүзләреңне чәчмә, мин барыбер ышанмыйм сина. — Бер сүземә дәме? Мине коточкыч ялганчы дип уйлыйсыңмы? — Ярый, сораулар тезмә. Мин сүздән туйдым инде. Җитте. Мин синнән хисап сорамыйм. Эшләгәнсең икән, белеп эшләгәнсең. — Юк, Җәгъфәр, юк. Безне кемнәрдер буташтырган. Минем тузан хәтле дә гаебем юк. — Мин боларны ишеттем инде. Хәзер Гәүһәргә бер нәрсә ачык иде: Җәүъфәр семья татулыгы белән санашмый, аны кирәксенми, аннан котылырга тырыша. Гәүһәр дә шулай эшли аламы? Аңа да семья, аның тынычлыгы, аның серләре бернигә дә тормыймы? Ул да шулай бик ансат кына итеп «ихтыярың» дип әйтә аламы? Гәүһәрнең чигәләре шартлардай булып тибә башлады. Элек тә ул ара-тирә була торган жәнжалларны авыр кичерә иде, ләкин элек алар арасында ниндидер уртак сер бар иде, ызгышлары да бик өстән генә була иде. Ә хәзер... Ул урыныннан торды, чайкала-чайкала тәрәзә янына килде, тышка карады Анда кешеләр, машиналар уза, кемнәрдер көлә — тәрәзәләр ачык булганга болар ап-ачык ишетелә. Әнә кемнәрдер култыклашып, бер-беренә сыенып үтәләр, аларга, мөгаен, рәхәттер, күңелледер. Гәүһәрнең дә кайчандыр шундый чаклары бар иде. Шулай ук кеше бәхете бер генә минутлыкмы икән, бик тиз үтәме икән? Бу бәхет өчен ничек көрәшергә кирәк? Әйе шул, бәхет өчен ирткалашырга, даулашырга кирәк, диләр. Ләкин болар сүз генә түгелме? Мин бәхет өчен көрәшәм, дип бөтен дөньяга кычкырмассың бит. Юләргә санарга да күп алмаслар. Шулай да ниндидер фикергә килергә кирәк, күрәсең, яшерен янулар, яшерен көюләр бетте инде. Оят, әмма кайгыңны халык алдына чыгармыйча булмас. Гәүһәрнең кайгысын сөйләрлек һәм аңларлык бердәнбер кешеләре— Рәхимә апа белән Галимжан абыйсы бар иде. Тагын — Шәриф Гыйльманович. Ана барсаң да, кире борып кайтармас, сүзеңне тыңлар, киңәшләрен бирер. Тик Гәүһәрнең аның өендә булганы юк, семьясын яхшылап белми, мәктәпкә барсан, анда — Фаягөл. Аның белән һич очрашасы килми Гәүһәрнең. Шуна күрә иц яхшысы Рәхимә апа белән Галимжан абыйларның өе Алар Гәүһәрне үз кызларыдай якын күрәләр. Ин мөһиме Рәхимә апа—укытучы, ул Гәүһәрне яхшырак аңлар. Галимжан абый кулыннан да йөзләрчә кеихенең язмышы үткән. Икенче көнне кич белән Гәүһәр аларга китте. Кызлары турында ничектер оныткан иде, баскычтан менгәндә исенә төшкәч, уңайсызлана калды, ләкин борылып кайтырга соң иде инде. Ул курка-курка звонокка басты. Ишекне Рәхимә апа ачты. Исәнлек-саулык сорашып өлгермәделәр, эчке бүлмәдән Галимҗан абый да чыкты. — Бер дә кеше төсе калмаган үзеңдә, Гәүһәр,—диде Рәхимә апа ♦ диванга килеп утыргач та.— Өегездә иминлекме? с. Кызлар өйдә юк иде, хәер, алар өйдә булсалар да, Гәүһәр инде үз- * үзен тыя алмас иде. Ул үксеп елап җибәрде, бик авырлык белән генә 5 хәлен сөйләп бирде. Сер ачу бик тә кыен кыенын да, нихәл итәсең, Э күңелдә саклаудан узган иде ул. Тыңлагач, Рәхимә апа да, Галимҗан абый да бер мәл дәшмәделәр, алар икесе дә Гәүһәрләрнең семья тормышы үрнәк, дип уйлыйлар. Бүген сөйләгәннәр ничектер башка сыймый. Аннары Гәүһәр бер сүз белән дә ирен гаепләмәде, аңа бәрелмәде Исрафил Дидаров турында да сөйләмәде. Шикләнүен бик шикләнә дә, тотып әйтерлеге булмагач, Гәүһәр кешегә яла ягудан сакланды. Рәхимә • апа белән Галимҗан абый да гаепне өченче берәүдән эзләргә омтылмадылар. Алар бары тик Гәүһәрне генә тынычландырдылар, болай бул гач, мәсьәлә бик җитдиләнгән, уйлашырга кирәк, диделәр. Гәүһәр Галимҗан абыйсыннан Җәгъфәрнең эшләгән җиренә барып, партком белән сөйләшүен үтенде. Галимҗан абыйга Гәүһәрнең болай уйлавы ошады, оешкан семьяны вату, җимерү кыен түгел, ә менә саклап калу, туздырмау, ай-һай, күп көч сорый. Дөрес. Галимҗан абый да, Рәхим.» апа ла Гәүһәрнең бер гаепсез булуына ышаналар, шулай ук Җәгъфәргә карата да аларның һичбер усал уйлары юк, бәлки ике эрада чыккан бер аңлашылмау гынадыр, яшьләр арасында мондый хәлләр дә булга лый, семья мәсьәләсенә алар кайчак уйлап җиткермичәрәк карыйлар. Башта Галимҗан абый Җәгъфәрнең үзе белән генә сөйләшергә булды, әгәр инде өйдә күндерә алмаса, соңыннан парткомга да барыр. Икенче көнне Галимҗан абый Гәүһәрләрдә иде инде. Җәгьфәр аны күптән белсә дә, утырып бергә чәй эчкәннәре булмады. Ничектер бик уңайсызланды. Галимҗан абын да ни өчен килгәнен тиз генә әйтергә ашыкмады. Ул анысынмонысын сөйләп астан гына яшьләрне күзәтеп утырды, аннары әкертенләп семья хәлләренә күчте. Ул арада Гәүһәр чәй дә өлгертте, үзе дә өстәл кырыена килеп утырды. Аралары тирәнгә киткән, ахры, бер өстәл артында утырсалар да берберсенә сүз катмыйлар. икесе дә я аска, я читкә карыйлар. Галимҗан абый көлеп җибәрде. — Әллә инде үпкәләшкәнсез, көлмисез, сөйләшмисез. Яшьләргә бу ярый торган эш түгел. Я, нәрсә булды, нәрсә бүлешә алмадыгыз? Җәгъфәр дә, I әүһәр дә эндәшмәделәр — Я, озак шулай уйнарсызмы? Мин икегезне дә беләм бит, арагыздан кара мәче узарлык нәрсә булганы юк шикелле, турсаймагыз әле. 1ормыш шундый ямьле, бигрәк тә яз көннәрендә, юк жанжаллар белән аны бозмагыз. Ни булды, әйтегез дә салыгыз Кая кулларыгыз, я әле, Гәүһәр, бир кулыңны, менә шулай, ә хәзер, Җәгъфәр, син. Я? Җ. гьфәр тиз генә урыныннан торды, йөзе агарынып китте. — Галимҗан абый, әгәр эш шулай ансат булса, без үзебез дә килешкән булыр идек, балалар түгел. Кызганычка каршы, эш тирәнрәк... Хәзер минем кабатлыйсым килми, аннары бу кирәк тә түгел. Мин үз тойгыларыма җавап бирә.м, шулай ук Гәүһәр дәниндиюлга басканын белеп эшләгәндер. — Җәгъфәр, син ялгышасың, син бер дә булмаганны уйлыйсын . Галимҗан абый бу кичтә алар белән бик озак сөйләште, тавышын бер дә күтәрмәде, бер дә кызмады, сүзләрнең дә кирәкләрен генә санлады Әмма болар барсы да нәтиҗәсез калды. Җәгъфәр араны өзәргә нык карар иткән булса кирәк, үз сүзендә нык торды. Ул Гәүһәрне ГАЬДРАХМАН ӘПСӘЛӘМ OB хурламады, сүкмәде, ләкин аңа чиксез тирән нәфрәт белән карын, килешергә һич тә уйламый иде. Галимҗан абый торган саен тирәнрәк уйга батты. Монда килгәндә ул эшләр бу кадәр үк тирән дип уйламый иде. Болай булгач, парткомга бару да берни бирмәячәк. — Шулап да тагын бер уйлагыз әле, чүлмәк ватмыйсыз ич, семья ватасыз!—дип урыныннан торды.— Мин дә, билгеле, читкә китмәм, ләкин мәсьәләне хәл игүчеләр — сез. Моны нык уйлагыз. Ул хәерле төн теләп чыгып китсә дә, бу төн хәерле булмады, Җәгъфәр белән Гәүһәр бер-берсен хурламасалар да, кычкырышмаса- лар да, берберсеннән ераклаштылар. Гәүһәр елады, әмма аның күз яшьләре берәүнең дә йөрәгенә тимәде. Шулай аның күз яшьләре дә кипте Иртән торганда ул тәмам йончыган, хәтта аз гына чайкала да иде. Җәгьфәр бер сүз әйтмичә, ашамыйэчми чыгып китте. Ул да ябыккан, Гәүһәр ань вакыт-вакыт кызганып та куя иде. Озакламый инде дачага да чыгарга вакыт, ләкин күңелеңдә ут булгач, дача матурлыгы кемгә кирәк? Кайгыны суга агызып булмый бит. Галимҗан абыйның парткомнан чыгуын Гәүһәр урамда көтеп торды. Ниһаять, аның башын иеп атлавын күргәч, барысын да аңлады, димәк, актыккы өмет тә өзелгән! Галимҗан абый әле нидер әйтергә теләде, уйлашыйк диде, әмма Гәүһәр хәзер бер нәрсә дә ишетмәде. — Соңыннан әле мин сезнең янга бер керермен, Галимҗан абый, минем сездән башка беркемем дә юк, ә хәзер . хәзер мин үзем мәсьәләне хәл итәргә тиешмен. Хушыгыз. Гәүһәр сыгыла төшеп китеп барды. Галимҗан абый аны куып җитәргә дә, туктатырга да белмәде Әллә кайтып Рәхимәгә сөйләргәме? Ул, ихтимал, берәр җаен табар? Хатын-кыз бит мондый чакта сизгеррәк була. Гәүһәр инде күздән югалган иде Галимҗан абый ашыгып троллейбус тукталышына китте. Күрәсең, машина күптән булмаган, халык бик күп. Гәүһәр беркайда да күренми иде. Кайда икән, берәр яры кердеме, әллә жәяү киттеме? Галимҗан абый тукталышның бер башыннан икенче башына хәтле узды. Еракта троллейбуслар күренде, бер, ике, өч.. Баштагыларга Галимҗан абый утырмады, анда халык күп була. Өченче машинага утырып өенә кайтып китте. 14 Семья тормышы шундый кискен бер төс алган вакытта, Гәүһәрнең имтиханнарга утыруы, тыштан гына булса да аңа бөтен күңелен беркетүе аңлашылмый иде. Нәрсә бу? Семья бә.хетсезлеген шулай туктатырга уйлыймы? Бу бик икеле чара түгелме? Ихтимал, имтиханнарга хәзерләнгән булып, уйларга вакыт отуыдыр? Мәсьәлә бит бик катлаулы. четерекле. Ничек баш ватмыйсың? Әле уйлап-уйлап та очына чыга алсаң, ярып. Бәлки, уйларга да калмагандыр инде, вакыт узган булса, авырткан тешне алдырудан башка чара калмый лабаса. Яки Гәүһәрнең тагын нинди дә булса бер уе бардыр, кемне дә булса көтә торгандыр? Җәгъфәргә Гәүһәрнең төп уйларын белү кирәк иде. Вакыт кына уздыру, имтиханнар уе гына булса, Җәгъфәр салкын канлылыгын җуймыйча көтәр, моңа гына аның түземлеге җитәр, әгәр инде башка бербер нәрсә исәпләсә, әзер булырга кирәк. Гәүһәр тыштан бер нәрсә дә сиздермәде, хәтта беркадәр гамьсез кыланды Кайчагында Җәгъфәрнең рәтле җавап бирмәвен белсә дә, ашыйсын килмиме, чәй кайнаттым, эчәсең килсә, бергә эчик, дигән төсле беркатлы сүзләр әйткәли, ире чыгып китсә дә, кайтып керсә дә тавыш кубармый, табын һәрвакыт әзер була. Үзе соң кайтса бүген консультация булды яки имтихан бирдем; дип әйтә. Моңа'каршы Җәгъфәр мыгырдап җавап кайтарса да, хәтер калдыра тсрган сүз әйтсә дә, Гәүһәр ишетмәгәнгә салыша. Ул көннәи-көн үз эченә бикләнә бара, көннәр буе дәреслекләре белән утыра, беркая йөрми. Хәер, берике мәртәбә ул Галимҗан абзыйларга барды. Җәгъфәр, эштә булганга, моны белми дә калды. Күрәсен, ахыр килеп. Галимҗан абзый аңа парткомда булган хәлләрне барысын да сөйләгән иде, Гәүһәрнең ирен ♦ почмакларына тирән сызыклар ятты, карашы бер ноктага күбрәк тук- с. тала башлады, маңгаендагы текә сызык ешрак калтыранды. Кайчагынк да, бер үзе утырганда күзләре дә дымланып китә, яшьләрен сөртмичә, 5 терсәгенә таянып, тәрәзә почмагыннан күккә карый. Тагын бер атна, 5 атна ярымнан халык инде дачага чыгар. Җәгъфәр дә автомашинасын “ көйләп куйды Ләкин Гәүһәр бу машинага кабат утырырмы, дачага ♦ барырмы икән? Элеккерәк елларда алар, институтта имтиханнар бет- ° мәсә дә, дачага чыгалар иде. Гәүһәр имтиханнарга бер вакытта да 2 артык көч куеп хәзерләнмәде, ә имтиханнарын барысын да яхшыга, « бик яхшыга тапшырып килде. Өйдә инде Гәүһәрнең институтта укуы. £ әлеге шул стенадагы этюдлары кебек, берәүгә дә мәшәкать ясамый о торган бер нәрсәгә әверелгән иде. Хәтта аның турында җитди итеп сөй- е ләмәделәр дә. Ә менә Җәгъфәрнең һәр кечкенә генә эше дә өйдә давыл ® кубара. Диссертациясен тәмамлаганда өйдә гомумән аерата киеренке = булды. «Тавышланмагыз, Җәгъфәр диссертациясен яза . Зинһар, әкре- * негез, Җәгъфәр эшләп утыра... Җәгъфәрнең бик тыгыз чагы, башын * да күтәргәне юк, тәмам ябыгып бетте...» Шуның ише сүзләрне Гәүһәр < үзләренә килгән күршеләренә, кунакларына, дусларына күпме пышылдагандыр, бер алла белә Нигәдер ул үзе дә Җәгъфәрнең һәр эше мө- а Һим дип уйлый, үз эшен һәрвакыт кечерәйтеп, түбәнәйтеп карый иде. < Уйлар... Аларның очы да, кырые да юк. Гәүһәр яшьле күзләрен сөртә дә яңадан китапларына төртелә. Тагын сәгатьләр буена онытыла, тагын бөтен дөньяны биләп китаплары гына кала. Гәүһәр үзе дә, аның мәшәкатьле язмышы да юк. Хәтер генә бар, ул хәтер имтиханнарга кирәкле вакыйгаларны, елларны гына истә тота, башкасы әһәмиятсез кебек, аларны белер, аңлар һәм аңлатыр өчен көч тә сарыф итәргә кирәкми. Соңыннан тагын Гәүһәрне дөньяви уйлап биләп ала. Алар тынгысыз, мәшәкатьле, куркыныч, алар белән ялгыздан ялгыз һич каласы килми. Шундый чакта якыннары да юк, алар булса, ичмасам, бер сөйләшеп эчен бушатыр иде. Туган авылында күршеләре генә бар. Күршеләр инде күршеләр, кирәк чакта аларга барып егыла алмыйсың. Менә әнисе булса, Гәүһәр берни белән дә исәпләшеп тормас иде. Ана, ничек кенә булсаң да, кабул итәр, җылы кочагына алыр иде. Күңелсез уйларга артык бирелмәс өчен Гәүһәр урыннан тора, сәгатенә карый. И-и, консультация вакыты җитә язган ич! Ул тиз генә кап- калый, аннары китапларын җыештыра, киенә, көзге алдында иннеген сөртенә дә ашыгып урамга чыга. Тышта кояш. эссе. Ходаем, мондый көннәрдә ничек шәһәрдә утырырга кирәк. Кара, асфальт та йомшарган, нәкъ келәм өстеннән атлыйсың кебек. Ә халык! Бар кеше урамга чыкканмы әллә? Кая ашыгалар, ни чабалар’ Юлларында очраган һәр кибеткә көтүләре белән керәләр. Гәүһәр шикелле беркая керми ашыга торганнары да бар. Троллейбустан төшкәч, Гәүһәр беркадәр вакыт иң җанлы урам — Бауманнан барды, аннары Болак буена борылды. Базар юлы булганга монда да халык байтак әле, ләкин Баумандагы кебек өелеп акмый. Күбесенең кулында хуҗалык сумкасы, боларнын кая барганнары ерактан ук күренеп тора. Төп студентлар инде таралышып беткәннәр, институтта читтән торып укучылар гына хуҗа Әмма яшьләре белән алар беркадәр өлкәннәр, аннары күбесен инде тормыш та басарга өлгергән, алар җилбәзәк яшьләр кебек очынмыйлар, аларда ниндидер өлгергәнлек, җитдилек сизелеп тора. Консультациядә Гәүһәр ике сәгать утырды, ике сәгать буена башын күтәрмичә укытучының сүзләрен язды. Ул тиз, стенографистка шикелле диярлек яза. Бер дәфтәр булгандыр. Укытучыга бик күп сораулар бир* деләр. Гәүһәр укытучы биргән җавапларны да төгәл итеп язарга тырышты. Вакыт әле иртә иде. Гәүһәр Галимҗан абыйларга шалтыратты. Бу вакытта кемнең дә булса өйдә булуы бик икеле иде. Әмма Рәхимә апа өйдә булып чыкты. — Керсәм, комачауламаммы икән? — Нинди комачау булсын. Әле кичә генә Галимҗан белән телгә алган идек үзеңне. Кил, кил, көтәм. Кызлар чирәм җирләргә киттеләр, Галимҗан эштә. Кил, Гәүһәр. — Алайса, барам. Бик азга гына. Ярты сәгать тә үтмәгәндер. Гәүһәр инде таныш баскычтан күтәрелә башлады. Коридор эче ярым караңгы, салкынча. Эсседән кергәнгәдер инде. Гәүһәр тирләп чыкты, баскычтан менгәндә кулъяулыгы белән маңгаен сөртә башлады. Ишек төбендә хәтта берничә секундка туктап тын алды. Аннары звонокка басты. Рәхимә апа. ахрысы, көтеп торган, ишекне бик тиз ачты. Якын игеп күрештеләр. — Әйдүк, утыр. Тирләгәнсең, бик эссе, ахрысы. Минем чыкканым да юк әле. — Тышта кояш, күләгәле яктан килсәң дә тиргә батасын. Рәхимә апаның табыны әзер иде. Чынаякларга чәй ясап, Гәүһәр каршына куйды. — Я. рәхим ит. Менә бу тортны да кабып кара, кичә пешергән идем, белмим, ничек чыккандыр. Кичә кунагыбыз бар иде, Галимҗанның се- ңелесе Бибинур Яшел Ярдан кызы белән килгәннәр иде. Кичә үк курортка да китеп бардылар. Кара диңгез буена. — Кызы зурмы соң? — Җиденчене бетергән. — Балаларны курортка җибәрәләрмени? — Бибинур әйтә: санаторийдан ерак түгел минем танышларым бар. Аларда торып торыр, ди. — Тортыгыз бик килешкән,—диде Гәүһәр —Сезне Казанның аш остасы дисәң дә ярый. Мактау ошады булса кирәк, Рәхимә апа аз гына кызарып: — Вакыт юк, Гәүһәр,— диде.— Мәктәптә эш бик күп, менә хәзер азрак бушадым. — Ялга берәр җиргә бармыйсызмыни? — Путевкалар июль ахырында гына. Гәүһәр көрсенеп алды. Менә кешеләр путевка турында уйлыйлар, ә Гәүһәр нишләр икән? Тагын ике имтиханы калды. Аларны тапшыргач... йөрәк, никадәр кысып бәйләсәң дә. авырта икән! Гәүһәр бер без генә түгел, дип әйтеп тә карады. Кая ул! Болай тыныч кына тора кебек, кинәт һичбер сәбәпсез-нисез кан саркырга тотына. Сәбәбе бар. билгеле, «һичбер сәбәпсезнисез» дигәндә кеше аның кисәктән башлануын гына әйтә_ торгандыр. Димәк, ул һәрвакыт бар, һәрвакыт кан саркый, тик кайвакыт йомылып тора, кайвакыт тыпырчына... — Гәүһәр.— диде Рәхимә апа, шуны сизгән кебек,— син һәрвакыт ямансулыйсың Мин хәлеңне беләм... Бер үзгәреш тә юкмы? — Юк. Рәхимә апа. Җәгъфәр ят кеше булып бара... Кайчагында дөньясына карамас идем. Нинди адым атларга да белмим. Болай да ярамый... Галимҗан абыйдан киңәш сорамакчы идем. Беркемем дә юк бит минем. — Галимҗан, ул-бу булмаса. бишенче яртыда кайтырмын, дигән иде. һаман телефон шалтыравын көтәм... И-и, әнә шалтырый да инде. Әйтерсен. сорап алдылар. Рәхимә апа алгы якка чыкты да телефонда сөйләшеп керде. Гәүһәр ишетеп торды: Галимҗан абыйларның бүген производство киңәшмәсе, Гәүһәргә күп итеп сәлам әйтә, көтә алса, көтсен, сәгать тугызларда. ♦ уннарда кайта, булмаса. иртәгә керсен. £ Рәхимә апа сөйләшеп бетергәч, шулармы Гәүһәргә дә әйтте. Гәүһәр бераз уйлап торды да башын күтәрде. 5 — Алай булгач, мин инде кайтыйм. Берсе көнгә имтиханым Хәзер- 3 ләнәсем бар. Иртәгә дә килә алмам инде. Имтиханымны тапшыргач килермен. Белмим, нәрсәдер булды миңа. Рәхимә апа. имтиханнарны болай бер дә кыйналып тапшырмый торган идем. — Борчылма, Гәүһәр, бу юлы да тапшырырсың. Буш вакытың булу белән кил. Галимжан өйдә була. — Бибинур апа кичә генә китте дисеңме? Белмәгәнмен Ярый алай, сау булыгыз. Эссе бераз сүрелгән, хәзер урамның күләгәле ягыннан бару рәхәт. Гәүһәр җиңел сулап алды. Узышлый афишаларга карады, ләкин алармы күрдеме икән? Күзләре тукталмыйча шуып кына үттеләр бугай. Элек ул аларны укый, хәтта имтиханнар арасында да театрга барырга вакыт таба торган иде. җәй көне Казанга гастрольләр күп килә бит. Хәзер әллә бар алар, әллә юк. Имтиханнары да хәтта минут саен артка чигә. Гәүһәр чыга алмаслык тирән сазлыкка кереп бата сыман, нишләргә белми. Бакча аркылы үтеп бара икән. Гәүһәр үзәк юлдан бераз читкә китте дә бер буш урындыкка утырды. Бу бакчаның исемен дә рәтләп белми иде ул. Шәһәр үзәгеннән ерак та түгел, тау башында. Бер ягыннан хәтта университет почмагы күренә. Бакчаның бу башында карт юкәләр үсеп утыра. Урындыкларда китапдәфтәрләрен җәеп салган студентлар. Гәүһәр көлемсерәп куйды. Читтән торып укучылар икәне әллә кайдан күренеп тора. Билгеле инде, шәһәрләрдән, авыллардан килгәнгә күбесенең утырыр почмаклары да юк. Янгыр яумаса, аларның эшләре рәхәт, бакчадан аларны берәү дә кумый, теләгәнчә утыра бирәләр. Аларның күңелләре укуда гына шул. аларга башка берни дә кирәкми. Хәер, үзләренә күрә кайгы-хәсрәтләре дә бардыр инде, кеше кош баласы түгел, пырылдап очуны гына белми. Әнә утызлар тирәсендәге бер хатын калын дәфтәр укып утыра, янында ак мамык юрганга төргән баласы йоклый. Күрәсең, баласын калдырыр урын юк. баласы йоклаган арада имтиханнарга хәзерләнә йөзе бик җитди, уйчан, киеменә дә артык игътибар итмәгән. Ахрысы, тормышы җиңел түгелдер. Тыштан караганда гына ул зарланмый. Бер заман авыр көннәре үтәр, тик шунысы бар: берәү дә аның батырлыгы турында сөйләмәс, үзләре тормышның ачысын-төчесен күрмәгән кешеләр хәтта моның кай җире батырлык, монда туплар ярылмый ич. диярләр. Гәүһәр урыныннан торды, бераздан агач баскычлардан төшеп үзәккә якынлашты, аннары троллейбуска утырды. Гәүһәр әкрен-әкрен үз уйларыннан аерылды, дәфтәрләрен ачты. Ул берни сизми укый башлачы Ул шул хәтле бирелгән иде. тукталышны узып китә язды. Бары тик актык минутта торып, халыкны этә-төртә троллейбустан төшеп калды Гәүһәр өендә азык ягы такыр икәнен исенә төшерде. Җәгъфәр дә озакламыйча эштән кайтыр инде. Ире искә төшү Гәүһәргә җитә калды, ул тиз генә кибеткә борылды, берьюлы тегесен-монысын сатып аллы Кибеттән чыкканда аның пакеты тулы иде. Ашыгып, беркая тукталмыйча. өенә юнәлде. Җәгъфәр кайтмаган иде. Гәүһәр киемен алмаштырды да. биленә ак алъяпкыч бәйләп, кухняда аш хәзерләргә кереште. Ул эше бик тыгыз ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМOB кеше сыман кыланды. Әллә кай арада гына табада май чыжылдый башлады, коймагы пеште, чәе кайнады. Тик Җәгъфәр генә кайтмады. Инде караңгы төште. Гәүһәр, пешкән ашлары суынмасын өчен, плитаның утын кысып куйды. Үзе яңадан китапларына утырды. Ярты сәгать. бер сәгать, аннары сәгать ярым үтте. Җәгъфәр кайтмады. Гәүһәр китабыннан аерылып, тере-.генә таянды, тәрәзәдән карап тора башлады. Инде эңгер-меңгер сүнеп, чын-чынлап караңгы төшә башлаган. Урамда бала-чага тавышы, чыр-чу, ә өй эчендә тын, моңсу. Нигәдер күзгә яшь килә. Кычкырып-кычкырып елыйсы иде, ә аннары... Гәүһәрнең күзенә яшь килсә дә. кычкырып еламады. Керфегенә эленгән берничә бөртек күз яшен сөртте дә ничектер кырысланып китте. «Шулай ук ул...— Гәүһәр, бу куркыныч уен дәвам иттерергә куркып, сискәнеп китте.— Юк. ул моны эшли алмас, ул бары тик юләрләнә генә». Балалары да юк. ичмасам, Гәүһәргә дә юаныч булыр иде. Җәгъфәр дә тилермәс иде. Болай нәрсә, унга китсә дә. сулга китсә дә кыйбла. берни тотмый... Шулай да кайда йөри икән? Вакыт бик соң бит инде... Кайчандыр ике бүлмәле квартираның бөтен бүлмәләре җырлап, чыңлап тора иде. Стеналарда эреле-ваклы рәсемнәр, алар ниндидер матурлык бөрки иде кебек. Китап шкафы, гардероб башындагы, сервант өстендәге төрле зиннәтләр дә яшәүгә мәдхия җырлыйлар иде кебек. Хәзер барысы да беткән, сүнгән. Күрәсең, шатлык барында гына алар күзгә күренәләр, телгә киләләр. Элек радиода Гәүһәр гел «Маяк» станциясен уйната, җырлата, сөйләтә иде. хәзер радио да эндәшми. Бүлмәдә кабер тынлыгы. Хәтта куркыныч кебек... Кинәт ишектә звонок шалтырады Гәүһәр сискәнеп китте. Кем булыр? Җәгъфәрнең уз ачкычы бар ич. — Шәриф Гыйльманович! — дип кычкырып җибәрде Гәүһәр, ишекне ачкач. — Керергә ярыймы? — Әйдүк, әйдүк. — Исәнмесез. Көндезрәк бер кагылган идем дә, өйдә булмадыгыз. — Институтта идем шул, әйдә, бүлмәгә рәхим итегез.— Гәүһәр ут кабызды. — Рәхмәт.— Шәриф Гыйльмановпч эшләпәсен ишек төбендәге элгечкә элде дә, бүлмәгә кереп, урындыкка утырды. Аның Гәүһәрләрдә беренче булуы иде, бүлмә эченә күз йөртте, аннары тынып, сагаеп калган Гәүһәргә борылды.— Гомердә бер кереп, сезне аптырашта калдырдым бугай, гафу итегез. Күрәм, Җәгъфәр өйдә юк шикелле. — Юк шул,—диде Гәүһәр, көрсенеп.— Мин хәзер чәй куям, аңарчы бәлки Җәгъфәр дә кайтыр. — Юк, борчылмагыз. Мин хәлегезне генә белә килдем. Дөрес булса, күңелсез хәбәрләр ишеттем. — Шулаирак шул, Шәриф Гыйльманович. Шушы көннәрдә сезгә керергә дип тә торадыр идем. — Алай икән... Ишеткәч, башыма тимер таяк белән суккандай булдылар. Мин бит болай булыр дип һич уйламаган идем, Гәүһәр. — Мин үзем дә уйламаган идем, Шәриф Гыйльманович. Әле хәзер дә ни булганын яхшы гына төшенмим, ниндидер бер яман төш күрәм кебек. Җәгъфәр бөтенләй читләште, хәзер мин аңа әллә бар, әллә юк. Бер сүземне тыңламый, аңлашыйк дисәм, иңбашларын гына җыера. Миңа калса, ул аңлашудан кача, шул ук вакытта миңа түзә алмаслык шартлар тудыра. Мин семьяны ватарга, җимерергә теләмим. Шәриф Гыйльманович. Шул ук вакытта минем өметем дә калмаган. Тәмам аптыраган инде, нишләргә дә белмим. Дөресен сөйлим, Шәриф Гыйльманович. минем бер гаебем юк. Дөрес, мин яшьлегемдә таныш бер егетне очраттым, ул мәхәббәтен сайрый башлагач, мин аңа үземнең ир хатыны икәнемне, ана мәнге турылыклы буласымны әйттем. Шуннан ул китеп барды бугай. — Кая? — Ленинградка. Ул анда тора, анда эшли дә. — Кем булып? — Төзүче инженер булып. ♦ — Син аны кыз чакта яратадыр идеңме? с. — Юк. Шәриф Гыйльманович. Ул яхшы дус иде. Шул гына. = Вакыт инде соң. унбер тула иде. Җәгъфәр кайтмады. Шәриф Гыйль- 5 манович Гәүһәрнең кылын тартыл караса да, ул ире хакында бер на- 3 •lap сүз дә сөйләмәде. Тик ахырда, кызарып, аның күңеле башка бер " хатын-кызга төшкән булса кирәк, тик үзе турысын әйтми, боргалана * диде. Шунда да аның яратуы искиткеч иде. Шәриф Гыйльманович анын а ихлас сөйләвенә нык ышанды. Шуның белән алар бүгенге сүзне бе- 2 терделәр. Буш вакыты булу белән Гәүһәр мәктәпкә кереп чыгарга a булды. ч — һичшиксез, кереп чык. Бергәләп уйлашыйк әле. Мин синең өчен о кулымнан килгәнне барысын эшләргә хәзер, Гәүһәр. Хәерле төн. с — Хәерле төн, Шәриф Гыйльманович. Ишекне япкач, Гәүһәр баскан урынында уйга калды, уттай кызган = ике яңагын тотты. Мәктәптә аның хурлыгын беләләр! Билгеле, әллә * нәрсәләр сөйли торганнардыр инде. Гәүһәргә бу көнне күргәнче үлем * артыграк булып тоела иде. Менә ул көн дә килде, Фая Идрисжанова < тантана итә торгандыр, ә Гәүһәр яши! Алай гына да түгел, аңа берка- t дәр җиңелрәк булып китте кебек. Нәрсә бу. моны ничек аңларга? и Уникенче ярты булды, унике тулды Җәгъфәр һаман юк. 15 Тәрәзәдән ишек алдының бер өлеше белән урам чите күренә. Әнә Җәгъфәр килә. Озын буйлы, киң җилкәле. Өстендә югославский плащ, башы ялан баш, кара чәчен шома итеп артка тараган, шуңа күрә башы, шактый зур гәүдәсе өчен, бераз кечерәк сыман. Урам читен һәм ишек алдының бер өлешен үткәч, Җәгъфәр инде күренми, ләкин Гәүһәр белә: хәзер ул парадныйга керә, өченче катка күтәрелә... Җәгъфәр бүлмәгә кермичә туры кухняга үтә, анда юынамы, чәй кайнатамы, болай гына басып торамы —нигәдер бүлмәгә бик озак керми. Гәүһәр тәрәзә янына креслога утырган, ул бетмәс-төкәнмәс уйдан алҗыган, урыныннан күтәрелер хәле дә юк. башында бер генә фикер: «Бүген яки беркайчан да». Бу уй коточкыч булып күренә, шул уйны якын китермәс өчен ул вакытны суза, тәрәзә янында утырып тора, югыйсә аңа күптән чыгып китәргә кирәк. Кая — анысы ул кадәр мөһиммени? Гәүһәр моңлы күзләре белән бер караңгыланып килгән урамга, бер бүлмә эченә карый. Ул бер нәрсә дә алмады, тик рәсемнәрен генә чемоданы төбенә салды. Яна квартирага күчкәч, бүлмәне тырышып-тыры- шып бизәүләре, төрле вак-төяк әйберләр сатып алулары Гәүһәрнең хәтерендә, шуларга карап шатлануларын һич онытасы юк — бүлмәләр курчак өе кебек булган иде. Җәгъфәр никадәр сөенде. Инде шуларны башкага калдырыргамы? Кемдер радиосын тоташтырган, кичке музыка әкрен генә тынып, эреп бара Гәүһәр, терсәгенә таянып, шул музыка тәэсиренә чу.мган кебек — Матәм маршын туктатырга вакыт, өйгә кара чебен кертерсең,— диде Җәгъфәр, ниһаять, бүлмәгә кереп. Ут кабызды, аннары тәрәзәне барып япты. Гәүһәр берни әйтмәде, тик иренә бик озак карап торды. Бу салкын. ят караштан Җәгъфәр ничектер уңайсызланды, эчтән калтырап та китте. Мондый хәлнең әле булганы юк иде, ул, пошынып, нәрсәдер көтте. Хәер, ул узе шул көннен килүе өчен барсын да эшләде түгелме? Дөрес, ул кулына да, теленә дә ирек бирмәде, ләкин ул шулай итте, ахыр килеп кеше моңа чыдый алмаска тиеш иде Шуннан соң Җәгъфәр дә җәмәгатьчелек каршында уңай фикердә калачак, ул хатынын кумаган, хатыны үзе... — Мин хәзер китәм,— диде Гәүһәр шуны раслаган кебек. Җәгъфәр бу сүзне күптән көтә, аның мәгънәсен бик яхшы аңлый иде. Әмма анламамышка салынып, иңбашларын җыерды да: — Төнгә каршы кая барасың? — дип сорады, күзе сервант янына куелган урта кул чемоданга төште. Гәүһәрнең кайдадыр Ерак Көнчыгышта кардәшләре бар — әллә шунда китәме? Әллә ялгамы? Гәүһәр куллары белән йөзен каплады, башын түбән иде, кара чәче каерылып төште. Бер үк бу сүзсез сәхнә Җәгъфәргә тәэсир итмәде, ул тәрәзәгә борылды, инде караңгы төшкән урамга карап тора башлады. Ул көтә иде. Ниһаять, Гәүһәр башын күтәрде, тузгып торган чәче арасыннан ике күзе ялтырады. Җәгъфәр аңа иңбашы аша гына карап алды, бер генә минутка сагаеп калды. Бүгенгә кадәр Җәгъфәр хатынының күзләрендә мондый тирән рәнҗүне күргәне юк иде. Ләкин икенче секундта инде ул башкага күчте: «Юмалый, хатынкыз юмалый белә ул». (Хәер, бу сүзләр аның үзенеке түгел, кеше сүзләре күптән инде аның үз сүзләре булып киткән иде.) Ул катыланды, кырысланды. Ир кеше хатынына ләббәйкә дип кенә торырга димәгән ләбаса! Без яңа йортлар куп салабыз, аларны бизәү турында да күп язабыз, ә үз торагыбызны кайчан бизәрбез? Үзе бәхетсез кешенең башкаларны бәхетле иткәнен кем күргәне бар? Андый хәлләр дөньяда булмый, диалектиканы яхшы белергә кирәк! Гәүһәрнең күзләрендәге ялтырау белән рәнҗү дә сүнгән булып күренде хәзер Җәгъфәргә. Мондый чакта ул үзен ышанычлырак итеп сизә. Дөрес, барыбер ул күп сөйләмәячәк, сүздән ботка пешми. Гәүһәр ике кулы белән ике чигәсен кысып утыра икән, утырсын, китәргә ашыкмый икән, ашыкмасын, бер-ике көннән әллә ни булмас, Җәгъфәрнең нервылары нык әле, моңа гына түзәр. Ул. ике кулын күкрәгенә кушырып, хатынына таба ярым борылып басып торды. Күрсен, тагын бер тапкыр белсен: әнә нинди нык ул, пошынусыз, йөзендә дә бер аллы- кызыллы тап юк. Үзен хаклы итеп сизмәгән кеше шулай тораташ кебек басып тора алыр идеме? Дөрес, әле Гәүһәрнең дә сыгылып төшмәвен күрә. Сыгылып төшкәч, ул инде үзен яклый алмый. Хәер, Гәүһәрнең көче күп калмаган, китәм, диде бит, чемоданын да әзерләп куйган. Кинәт гөлт итеп ут сүнде. Бер минут чамасы икесе дә караңгыда торып тордылар. Ул арада күзләр дә бераз күнекте. Тышта күзгә төртсәң күренмәслек караңгы түгел. Бигрәк тә агач башлары аермачык күренә. Гәүһәр шул агач башыннан күзен алмыйча: — Әнә күрәсеңме? — дип сорады. — Нәрсә күрәмме? Бернәрсә дә күрмим,— диде Җәгъфәр. — Кызганыч,— диде Гәүһәр, аңлатуны кирәк тапмыйча. Башы корган карт тирәк тәрәзәдән ап-ачык күренә иде.— Син башкалар алдында әүлия Мин дә сине бик озак әүлияга санап килдем. Син үзеңне катлаулы натура дип, зур идеаллар хезмәтчесе итеп күрсәтергә яратасың. Иңбашларыңны җыерма, син бит өйдә хатының белән сөйләшкәндә дә ясалма кылана идең. Моны бер дә сизмәделәр дип беләсеңме? Мин синең чиксез кимсетүеңне, җансыз әйбергә санавыңны да күреп килдем. Курыкма, мин сиңа пычрак атмыйм, синебуямыйм, бары тик үземнең шулай беркатлы булуыма гына гажәпләнәм Синен зур идеалларың булгач, минеке дә бардыр, дип уйларсың дип көттем. Бик тирән ялгышканмын. Синең куян кебек мескен җаныңны күрмәдем. Син бит актыккы минуткача чын уйларыңны сөйләмәдең, куркакларча аларны яшереп килдең. Әгәр күңелең башкага төшкән икән, ирләрчә турысын әйтергә кирәк иде Мин авыр булса да Ярый, иңнәреңне ♦ жыерма. Мин синең юлына аркылы төшмим. Ләкин уйла, син үзең те- а. ләмәсәң дә, иске гадәтләрең көченә буйсынып булса да, сазга эчкәрәк “ керәчәксең. Бу минем соңгы сүзем Ләкин мин синең сазга чумуыңны и теләмим... 5 Гәүһәрнең бу кадәр рухи киеренкелек белән беркайчан да сөйләгәне юк иде. Ул, бөтен көчен сарыф итеп, тәмам хәлсезләнеп калды. Чигә * тамырлары баягыдан да көчлерәк тибә, йөрәге баягыдан да ныграк ® әрни, ә миендә һаман шул бер борчулы уй утлы кадак кебек әйләнә; s «Я бүген эшлим, яки аны беркайчан да эшләп булмаячак!» Инде торып китәсе генә калган, әйтеләсе сүзләр дә барысы да әй> » телгән, ихтимал, артыгы белән дә әйтелгәндер, әзерләп куйган чемода- и нын алып чыгып китәргә генә кирәк, ә ул шушы актык минутта да ни- ® дер көтеп утыра әле. Могжиза юк бит, үзеңне үзең алдарга ярамый — _ Хәер, моны акыл әйтә бит, йөрәкнең үз законнары — Син мине теләсә ничек мыскыл итә аласын,— диде Җәгъфәр, бик г тирән хәтере калган кеше булып — Син бер сүз дә әйтмичә китеп бар- * саң, бик сәер булыр иде. Тагын бер мәртәбә әйтәм: син үзең турында * гына уйлама, калганнарны да искә ал. Калганнар син уйлаганча ук п юләр түгелләр, аларның үз башлары бар. ® Гәүһәр бүтән сүз көтә иде, ничектер өшеп китеп, калтыранып куйды, юк, могжиза булмый икән шул, үзеңне булмастай нәрсәгә ышандырып вакытны сузудан мәгънә көтмә. Гәүһәр, нәрсәнедер өзгән кебек, кинәт урыныннан торды, плащын, чемоданын алды — Ичмасам, шушы жан өзгеч минутта шушы сүзләреңне әйтмәсәң иде, Җәгъфәр.— диде әрни-әрни.— Ахрысы, син һаман үз туксаныңны туксан дип уйлыйсын .. Ярый, түземсезләнеп иңбашларыңны жыерма Әйтәсе сүзем бик күп иде дә җилгә очты. Бәлки минем китүем сине... Хуш! Гәүһәр, яшенә тыгылып, өйдән чыгып китте, Җәгъфәр, кулларын күкрәгенә кушырган хәлдә, басып калды Башта аның иреннәренә салкын елмаю чыкты, күптән инде ул Гәүһәрнең шушы адымын көтә иде, менә булды Хәер, бу кадәресен ул башкаларга түгел, үзенә дә әйтмәде. Җәмәгатьчелек бар бит әле, аның алдында кыерсытылган ир ролен бик озак уйныйсы бар бит әле. Бер кешене ышандыруы берни түгел, җәмәгатьчелекне ышандыруы ай-һай авыр, аннары язылмаган гадәт буенча семья мәсьәләсендә иң элек ирләрне гаеплиләр, имеш, бөтен бәла аларда гына. Шуңа күрә Җәгъфәрнең иреннәрендәге яшерен елмаю әкрен-әкрен сүнде, борчу, ниндидер кара борчу торган саен аны катырак басты. Бу Гәүһәрнең бөтенләй китүеме, әллә болай гына, куркытыр өчен генәме? Җәгъфәр ачу белән ишеккә карады. Әгәр Гәүһәр кире борылып керсә. Җәгъфәр ана ни әйтер? Авыз йомып торырмы? Юк, ул сүз табар! Табар! Сервант өстендәге сәгать һаман тыкылдый, минутлар һаман үтә, кайтмаска, мәңгегә үтә, ишектә шылт иткән тавыш юк, баскыч та тын. анда аяк тавышлары да, сөйләшкән тавышлар да ишетелми. Юк. әнә кемдер менә, якынрак, якынрак. Әнә бөтенләй туктады. Җәгъфәр тын да алмыйча ишек ачылуын көтте Әллә ишек төбендә елынмы, күршеләр күрмәгәе,— дип уйлады кинәт Җәгъфәр Уң як квартирада бер усал хатын бар. бергә унны кушар Юк. тавыш бөтенләй ишетелми. әллә күршеләргә кердеме, әллә өскә менеп киттеме? Вакыт узды Җәгъфәрне биләп алган киеренкелек әкрен-әкрен кимеде, ул ишек төбеннән китте. яңадан, кулларын күкрәгенә кушырып, идән буйлап арлы-бирле йөренә башлады. Кинәт Җәгъфәрнең башына икенче уй килде: тукта, бу Гәүһәр нишләп болай ансат кына чыгып китте соң әле? Кыйммәтле әйберләрне чемоданына тутырмадымы? Аларның үзләренә күрә алтын-көмеш әйберләре бар иде Шул турыда уйлый-уйлый Җәгъфәр шкаф тартмаларын актара башлады. Саклык кенәгәләрен алмаган, хәтта кыйммәтле муенсалары, беләзекләре, кашлары да шкатулкада, затлы кием- салымы да шифоньерда... «Кызык, буш чемодан күтәреп киткәнме әллә?... Ә-ә, кайтырга уйлый торгандыр, мине шүрләтер өчен генә чыгып киткәндер», дип Җәгъфәр тагын бүлмә буйлап әрле-бирле йөренә башлады. Тәрәзә янында туктады. Бая нәрсәне Гәүһәр күрәсеңме диде әле? Рәтләп бернәрсә дә күренми, караңгы. Бөркү дә бераз. Җәгъфәр тәрәзәне ачып җибәрде, шунда башы корый башлаган тирәкне күрде, йөзен чытты, тәрәзәне япты. ИКЕНЧЕ БҮЛЕК 1 Җирдә нихәтле кеше булса, шул хәтле гомер дә бар. Берсе икенчесенә бөртек су тамчысы кебек охшаган гомерләрне табуы кыен. Ул гомерләрнең уртак яклары никсдәр генә күп булмасын, һәрбер йөрәк гомерне үзенә бер төрле итә. Ихтимал, иң шәп электрон машиналар да бер төплелекне исәпләп бетерә алмаслардыр. Менә Яшел Яр шәһәре урамы буйлап ике укытучы бара. Ерактан карасаң гына алар икесе дә бер төсле кебек. Якынрак килгән саен аерма ачыграк күренә. Математика укытучысы Миләүшә Баһманова- га тормыш һәм киләчәк ике тапкыр икең дүрт кебек ачык, аңлаешлы, аның бер күләгәле ягы да юк шикелле. Ул Гәүһәрдән өч-дүрт яшькә кече, университетны тәмамлавына да әле өченче генә ел. Каичакта аңа студентлык еллары әле дэ дәвам итә кебек тоела. Ә тулай торакта торган студенткага күп кирәкмени? Тамагын туйдырырга икмәге, өстенә кияргә бер-нке күлмәге булса, аның белән ярышып кара менә. Ул туйганчы көләр, киносына чабар, дәресләренә дә вакыт табар... Гәүһәр сизеп алды: Миләүшә Баһманова кешеләр белән тиз дуслаша икән. Күрәсең, бик кеше җанлы булганга шулайдыр. Башкалар читтән килгән, тормышында нәрсәдер сынарга да өлгергән, аз сүзле Гәүһәргә саклана төшеп карасалар, Миләүшә аны берьюлы үз итте, Яшел Яр шәһәре белән дә, мәктәп һәм аның коллективы белән дә таныштырды. Гәүһәр аның үз шәһәренә, үз мәктәбенә артык гашыйк икәнен күрсә дә, сүз әйтмәде. Ул, билгеле, Миләүшәнең аркан борылуыннан курыкмады, борылса ни дә, борылмаса ни, ул Миләүшәне бөтенләй диярлек белми. Хәзергә аңа бары тик Миләүшәнең холкы ошый. Бер очрашуда барысын сөйләде: быел җәй көне Кавказга барган, тауларга йөргән, диңгездә су коенган, туйганчы кояшта кызынган, табигать күренешләренә сокланып утырган, киләсе елга Кырымга барырга дип чамалый, Ай-Петридән кояш чыкканын күзәтү гаҗәп, дип әйтәләр, ди. Миләүшә менә шул турыда хыяллана. Укыту эшендә, аныңча, бер комачау да юк, район мәктәпкә бик уңай карый, укытучыларны хөрмәт итәләр, мәктәптә бирелгән сәгатьләр үтәлмичә калмый, директор Бибинур апа Хәбибуллина моны бик нык күзәтә. Миләүшә Баһманованы былтыр класс җитәкчесе иткәннәр. Яшел Яр шәһәрендә булган атаклы кешеләрне дә, Казаннан килеп киткән галимнәрне дә классына чакыр- галаган Миләүшә. — Башкалар андый чакларда пошыналар, борчылалар, төи йокла- мыилар. Мин. дөресен әйткәндә, боларны, Гәүһәр апа. бик үк аклап та бетермим. Сөйләшкән, аңлашкан, калганы, тимер юлдагы кебек, тимер графикта. Берәр өтелгән мероприятиене яки вәгъдә итен тә килми калган галимне мин белмим. Ә вак-төяк нәрсәләр шунда калкалар да, шунда бетәләр, алары өчен аз гына да борчылмыйсын, иртәгә анын эзе дә калмый. Тормышта да шулай, Гәүһәр апа Киләчәккә калдыра ♦ барсаң, бик күңелсез була х Гәүһәр көлемсерәп куйды: билгеле, тормыш язып куелган шикелле ® шома гына акса, ни әйбәт булыр иде дә — күп вакыт ул синең ихтыя- 5 рыңа буйсынмый. Хәер, Миләүшәнең тормышы шулай бара икән, бар-Э сын. бик яхшы, аны алдан вәсвәсәгә салуның кирәге юк Тора-бара " тормышның катлаулырак булуын аңлар, тормыш үзе үк аңа кинәшен ♦ Дә бирер. и , Миләүшә уртача буйлы, юка гына гәүдәле, кыска сары чәчле, ак 2 йөзле, күзләре зәңгәр, кашлары кара — буягандыр инде, авызы кечке- » нә, борыны почык Карар күзгә әллә ни матур дип әйтеп булмый, тик ~ рәхәтләнеп бер көлүе сине әсир итә шикелле, син инде Миләүшә ту- 2 рында гомумән уйламыйсын, колак төбеңдә шул челтерәп торган кө- а меш көлүе бар да син шул көлүдән нәрсәдер өмет итәсең. Ул авылда туган, авылда үскән. Семьялары бик ишле булган, җит- = мәсә барысы да кызлар икән! Миләүшә сигез кызның уртанчысы бул- * ган, ул кече яшьтән уз көнен үзе күрергә өйрәнгән. Әтисе-әнисе бер * караңгыдан икенче караңгыга кадәр колхоз эшендә, өткән апалары, < буй җиткәч, колхозда эшләгәннәр яки ялланып чит шәһәрләргә киткән- £ нәр. Миләүшә өй эшләрен дә эшләгән, сабагын да укыган. Зарланыр! а л назланырга аның башына да килмәгән. Өлкән классларда чакта, җәй < көннәрендә, ул колхоз эшенә дә чыккалаган, пионер лагеренда да эшләгән — колхозның үзенең елга буендагы әрәмәлектә менә дигән пионер лагере булган. Миләүшә үзенең тагын укырга теләге барлыгын әйткәч кенә әти-әнисе уйга калганнар. — Без бит сиңа ярдәм дә итә алмабыз, дигәннәр. — Анда стипендия бирәләр ди, җәй көне эшләрмен. Миңа шул җитәр,— дигән кыз һәм аны, тәвәккәлләп, укырга озатканнар. Беренче курсларда аның хәле шактый авыр булган булса кирәк, әле дэ, сөйләгәндә, күзләре карасуланып китә, ә сонга таба бар да рәтләнгән, җәй көннәрендә студентлар бергәләшеп чирәм җирләргә барганнар, Миләүшә эшнең и.ч авырыннан да курыкмаган. Шәһәр тормышына ул студент буларак кына күнеккән, укып бегергәч шәһәрдә калу турында уйлап га карамаган. Беренче елларда ук Миләүшә авыл укучыларының математикага сәләтле булуларын күреп ала. Билгеле инде, үзе дә көчен кызганмын белемен дә бирә, оештыру сәләген дә. Аннары Миләүшәләрнең мәктәбе бөтенләй авыл мәктәбе дә, шәһәр мәктәбе дә түгел, ул ничектер ике арада калган кебек. Ихтимал, бу Яшел Яр шәһәренең үзенчәлегеннән дә килә торгандыр. Яшел Ярның рәсми рәвештә шәһәргә әйләнүенә әле берничә ел гына, шул ук вакытта ул район үзәге дә. Илле-алтмыш километрда яна шәһәр салына, бик зур химия комбинаты төзелә. Киләчәктә мәктәп шуңа кадрлар хәзерләшүгә күчәрдер. Балаларның яртылашы авылдан, мәктәп каршындагы интернатта торалар. Ике катлы, зур, яңа, таштан салынган мәктәп. Яктылык бик мул, класслар да бик уңай. Тагын бер-ике көннән укулар башланырга тиеш, ләкин бүген үк инде укытучылар берән-сәрән мәктәпкә киләләр. Миләүшә бернич.» тап кыр инде мәктәптә булды, шунда Гәүһәр белән дә танышты. Бибинур апа, эшенен бик тыгыз икәнен әйтеп: — Синең Миләүшә, әзрәк вакытың булса, Гәүһәр апаңны шәһәр белән дә, мәктәп һәм укытучылар белән дә таныштыра тор. Гәүһәр монда яна кеше,— диде. 4 «к у» м т. 49 Миләүшә ялгызак кеше, өендә әллә ни эше юк, Бибинур апасының кушканын рәхәтләнеп үтәде. Спорт мәйданчыгы янында Миләүшә туктады, баскетбол уйнаучыларга карап: , — Әй, булмаганнар, шулай уйныйлармыни... Ә менә монысы ярый, эләктерде... Тизрәк, тизрәк, унга бир, уңга...— дип кычкырды. Ул куллары белән рәшәткә башына тотынып, спорт мәйданчыгына карап тора башлады. Күзләре ялтырап, сулышы бераз ешаеп китте. Гәүһәр аның чәбәләнүеннән үз алдына көлемсерәп: «Кара инде бу Миләүшәне, уенга шул кадәр исе киткән», дип уйлады, үзе аңа сокланып куйды: менә тормышны да шулай бер шартсыз кабул итсәң иде, аның әллә кай якларын уйламасаң иде. Ничек бар, шул көенчә алсаң, тормыш әнә нинди матур, нинди тирән. Хәер, кеше күбрәк яшәгән, күбрәк күргән саен алай беркатлы була алмый торгандыр инде, жаны борчулы булса, уйлары да ерак китми торгандыр. Бар иде бит Гәүһәр- нен дә баш ватмаган чаклары, яшәү дә җиңел иде аңа, тирә-як та шундый нурлы күренә иде, ә хәзер барысын да ниндидер калын соры пәрдә каплаган кебек, сулыш алулары да авырайган шикелле. Элеккечә дөньясын онытып, Миләүшә кебек тагын бер көлгән чаклары булыр микән, әллә актык көннәренә кадәр шул күзгә күренмәс кайгы йөген күт дип кычкырып та карады. Тавышы әллә кайларга китеп яңгырады да урман эчендә тынып калды Шуның артыннан ук кулына сары яфраклар тоткан Миләүшә дә күренде. Гәүһәр аны озак йөрүе өчен шелтәләргә уйлаган иде, Миләүшә шундый матур итеп елмайды, Гәүһәрнең бер үпкәсе дә калмады. — Уф, арыдым,—диде Миләүшә,—әзрәк утырам. Абау, нинди матур ясагансың. — Әйттең инде... табигатьнең карикатурасы. — И, яманлаган булыгыз инде. Мин болай ясый алсам, түбәм күккә тияр иде. ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ — Миләүшә, чын, ташлыйк әле ул рәсемне. Әйт әле: нигә син ялгыз3 Минем өчен генә килдеңме монда? — Менәтерәк... Тагын кем кирәк миңа? — Белмим, ләкин кемдер кирәк, Миләүшә. — Я инде, әллә ниләр сөйләмә, Гәүһәр апа. Менә көз артыннан кыш килә, уйласаң, бездән дә тилерәк кеше юктыр бу дөньяда, Гәүһәр ана, чын. Барлык халык тишек-тошыгын ямый. Картлар кышның корсагы озын дигәннәр, суыгы да, ачысы да, булыр Без генә ул чикерткә кебек... Гәүһәр тынып калды. Әйе, ялгышмаган, Миләүшәнең мәхәббәте башлана Ихтимал, ул үзен кая куярга белмәгәнгә монда килгәндер. Шулай да Миләүшә бик бәхетле, аның өмете алда, ә Гәүһәрнең... Җылы өе дә, бәхете дә, сөйгән кешесе дә юк. Кинәт Миләүшә учларына капланып үксеп елап җибәрде, аңа карап Гәүһәр дә елый башлады. Озак еладылар алар. Монда аулак, беркем дә күрми, ә урман белән елганың кешеләргә сөйләргә телләре юк, алар бары тик сүзсез шаһит кына була беләләр... Ниһаять. Миләүшә исе китеп Гәүһәргә карап торды да кычкырып көлеп жибәрде: — Тилеләр без, Гәүһәр апа, әйе бит. — Әллә тагы. һәм алар килгән якка җай гына атлап киттеләр 4 Казаннан Яшел Ярга, аннан да сраккарак, дөнья читенә дә китәргә мөмкин, ләкин ана карап кына кеше уй-хәсрәтеннән аерыла аламы соң? Миләүшә кебек үз уйларыннан көләргә, тилереп туганнар, дип әйтергә мөмкин Аңа карап ни үзгәрә? Нәрсәне яшереп, кемне алдан була? Бигрәк тә үз-үзеңне алдарга мөмкинме? Әлбәттә, Миләүшә уйлары белән Гәүһәр уйларын чагыштырырга нигез юк Миләүшә үз уйларын теләсә ничек дип атасын, алардан теләсә ничек көлсен, ләкин алар якты, нурланып тора, ә Гәүһәрнең киләчәктә нәрсәсе бар? Ул ихтыярсыздан ире турында уйлый Әйтерсең, аерылмаганнар да Менә Җәгъфәре эштән кайткандыр, өйдә кайнар аш та юк. Күлмәге керләнеп беткәндер, студентлар гаеп итәрләр, ә шкафта анын юган күлмәкләре дә беткәндер. Ара ерак булмаса, беркемгә әйтмичә, беркемгә күренмичә иренен каралган күлмәкләрен генә барып юар, аннары кайнар аш пешерер иде Гәүһәре булмагач, кем аның теләкләрен үтәр, кемгә кирәк ул? Җәгъфәр бит сүзгә артык юмарт түгел, аның теләген күз карашыннан сизеп алырга кирәк. Гәүһәр хәтерли, бер тапкыр ул Җәгъфәргә әйтмичә генә чумар пешерде. Өйдә онның беткән чагы, кибетләрдә дә он әсәре юк, Җәгъфәр машинасы белән бөтен шәһәрне әйләнеп йөреп тә бер кашык он таба алмады. Менә шундый чакта бер миски кайнар чумар! Җәгъфәрнең ике күзе дүрг булды, бик тәмләп ике тәлинкә чумар ашады. Соңыннан онны каян алдың да каян алдың дип сораштыра башлады... Хәзер он да бар. тик кс.м Җәгъфәргә чумар ашатыр3 Билгеле, мондый уйларның очы кырые юк. Бетәсе түгел алар Әнә инде караңгы төшкән, торып ут кабызырга кирәк, ләкин Гәүһәрнең утырган җиреннән кузгаласы килми. Аннары уйларга караңгылык комачауламый да бит. Юк, әгәр мөмкин булса, хәзер ул Җәгъфәр янына барыр иде. Җәгъфәр аңлагандыр, аңларга тиеш. Аңа нахак сүзләр ишеттергәннәр. Әлбәтгә, җаннан артык сөйгән кешен турында шундый сүзләр ишетү бик авыр булгандыр, Җәгъфәр күтәрә алмагандыр. Гәүһәр моны аңлый лабаса. — һай, ой эче нинди караягы, кабер кебек — Зәбирә түти ут кабызды, аннары чатанлый-чатанлый Гәүһәр бүлмәсе янына узын, ишеккә корылган пәрдәне күтәреп карады —Абау, ник караңгыда утырасын, кызым? Өй эчендәге карангылык күңелгә дә күчә бит. — Гафу ит, уйга чумганмын,— дип зәгыйфь кенә елмайды Гәүһәр. — Уйлы булсаң да карангыда утырма,— дип, Зәбирә түти Гәүһәр ♦ бүлмәсенә дә ут кабызды — Менә нинди күнелле булып китте. о. — Утыр, Зәбирә түти. — Рәхмәт.— Зәбирә түти өстәл кырыендагы урындыкка утырды. 5 күзе чәчәк куйган стаканга төште.—Ии, кара инде, әле һаман коры | маган. — Мәхәббәтле чәчәк ул, Зәбирә түти, шуңа күрә бирешми. — Шулайдыр шул. Ә син, Гәүһәр, шундый чәчәкләр бар чагында, ятим кебек, яңагыңа таянып утырасың. — Шундый инде мин, Зәбирә түти, ачуланма — Мин ачуланмыйм да, яшәү бар бит дөньяда. Яшәүнең ямен жи бәрсәң, нәрсә кала? Кеше бит ике яшәргә килми. Бер үткән көнне кайтарып та алып булмый. Гәүһәр Зәбирә түтине күкрәгенә кысты. — Оялттың син мине, Зәбирә түти, ләкин нишлим соң5 Зинһар, авыз йомып торма, чәбәклә. — Ии, Гәүһәр, әйтерсең инде. Безнең ише надан кешеләр ни белә, такылдый шунда тузга язмаганны. — Юк, алай димә инде, Зәбирә түти. Халык акылы безгә, яшьләргә, җитенкерәми. — Безнең әти, мәрхүм, гел әйтә торган иде: мәрҗән өзелсә, тазарак тегәрҗепкә тез дип. Кешеләрнең өзелгән мәрҗәннәре бик күп тә, безнең тегәрҗебебез ул хәтле бармы соң? Ярый, күп сөйләдем. Самовар куйыйм, тамак кипте, йоклар алдыннан әзрәк чылатып алсаң, яхшы була. Зәбирә апа олы якка чыкты, аның белән бергә Гәүһәр дә Олы якта, гөлләр арасында, ничектер күңелле, ямьле иде. Гәүһәрнең күз алды яктырып китте. Аның үз бүлмәсендә дә кына гөле бар, ул шактый куе, чәчәкле, ләкин ул гөл бүгенгә чаклы Гәүһәрнең күзенә чалынды микән? Хәер, нәрсә ул гөл, Гәүһәр күп нәрсәне күрми әле. Әйтерсең, аның күз алдына соры пәрдә корганнар. Зәбирә апа белән Гәүһәр табын әзерли башладылар. Биш ун минуттан өстәлгә аппак самовар да килеп кунаклады, башына кукраеп ак чынаяк чәйнек тә менеп утырды. Бераздан тып-тын бүлмәдә самовар җырлый башлады — Эттә генәсе,—диде Зәбирә түти,—менә ничек әйттерә Гәүһәрем, ишетәсеңме? — Ишетмичә. — һай, үзәгемне өзә. һай, туктады. Я инде, тагын бер сайра. Я инде! Гәүһәр дә бераз көтеп торды, ләкин самовар гүя үлгән иде, тавы- шы-өне чыкмады. — Җыры өзелде,—диде ул, авыр сулап — Юк, Гәүһәрем, күңелдә ул сайрый. — Син, Зәбирә түти, бик тә тормыш җанлы кеше икәнсең, мин сиңа карыйм да исем китә. Чын менә. Зәбирә түти, тамак астыннан бәйләгән кызыл бөрчекле яулыгын чишеп, кайтарып, колак өстеннән артка бәйләде, күрәсең, эсселәгән — И Гәүһәрем, тапкансың ис китәрлек кеше. Дөрес, гомерем буе җебегәннәрне җенем сөймәде, әмма да үзем авызымда кош сайрата торганнардан түгел идем. Сездә энҗе чәчәк дип әйтәләрме? — дип кинәт сорады Зәбирә түти.ГАВДРАХМАИ ӘПСӘЛӘМOB — Ландыш чәчәгенәме? Ишеткәнем бар. — Бала чакта шул энҗе чәчәкләрне күн итеп җыярга ярата идем. Кай җирләре боларның чын энже икән дим. Тиле кыз шикелле, бер сәгать, ике сәгать карап утырам. Энҗене диңгез төбеннән җыялар диме? ж „ — Шулай ди шул. Ә ни өчен энже чәчәк дип әйтүләрен белдегезме, Зәбирә түти? — Юк, анысын белә алмадым. Сорасам да юк белән башны катырма, дип тиргиләр иде. Элек энҗе белән калфак чиккәннәр. Мин, үземчә, бу исемне калфакчы кызлар кушмадымы икән дип уйлый идем. — Мин телче булмасам да, синең бу уеңда нәрсәдер бар шикелле, Зәбирә түти. — Бармы, юкмы, мин шулай уйлый идем. Төбен казысаң, халык сүзенең мәгънәсе чыга торгандыр инде. Ләкин мин моны шуның өчен әйтәм. берсе белеп, берсе белмичә булса да күңелгә юаныч эзли. Нәрсә белән күңелеңне юатасың, анысы синең эш, диңгез төбеннән энҗе аласын килә икән, ал, әмма күңелең ачылгач, тирә-ягын кара булып күренми. — Зәбирә түти, син. валлаһи, агитатор. Зәбирә түти чынаягын биш бармагы белән тотып, эф-эф итеп өрә- өрә, чәй эчә иде. Гәүһәрнең сүзләрен ишеткәч, чынаягы чак түгелеп китмәде. Күзеннән яшь чыкканчы көлде дә, кулын селтәп: — Үтердең, Гәүһәрем, Чатан Зәбирә агитатор булган дисәләр, тавыклар егылып көләр. Сайлауларда агитаторларны тыңламыйм дисәм, хата булыр, әмма башка чакта килеп әйтсәләр дә тыңларга вакытым юк. Минем сафсатам күбрәк чәй янында, капка төбендә яки кибет юлында. Яхшысын, яманын шунда ишетәм. Син әйткән энҗе бөртекләре шунда ялтырап китә инде. Гәүһәр Зәбирә түтигә кинәт яктырып киткән күзләре белән карап торды Ахрысы, озаграк булгандыр, Зәбирә түти моны сизеп: — Гәүһәрем, күз нурыңны түгеп, миңа болай өздереп бакма. Мин булганымны да туганчы ук югалтып бетергәнмен,— диде. — Юк, Зәбирә түти, мин сиңа юлыгуыма бик шатланам әле. .Кулында энҗеле чәчәгең бар шикелле. — Харап! Борынгылар әйтәләр иде: сүзең алтын булса, чат саен сипмә, кадере китәр, диләр иде. Мин, тиле башым белән, көчем җиткәнчә синең күңелеңне ачарга тырышам икән, бу әле бик кечкенә нәрсә, Гәүһәр. Зинһар, энҗеле чәчәкләр белән чагыштырма, кеше көләр. Син Зәбирәнең ләчтитен генә тыңлама, ашын да капкала, чәенә дэ җитеш. Икенче көнне Гәүһәр мәктәпкә ниндидер үтә бер җиңеллек тоеп барды. Классына да якты чырай белән керде. Хәзер инде ул ышанып әйтә ала: Яшел Яр мәктәбе чын шәһәрнекеннән бер дә ким түгел, аңардан бер ягы белән дә аерылмый. Гәүһәргә мәктәпнең иске бинасын да күрсәткәннәр иде. Кысан, караңгы. Анда яхшы укыту өчен үз эшенне чиксез яратырга кирәк «Безнең өлкән укытучыларның барысы да диярлек шул мәктәптән инде, Гәүһәр»,— диде Бибинур апа. Гәүһәр моны күз алдына китерергә тырышты. Аңа шул ук Яшел Ярда да, авылларда да иске мәктәпләр әле шактый икәнен әйттеләр, хәтта Гәүһәр үзе дә иске авыл мәктәбендә укыды. Шулай да Гәүһәргә бу борынгы авыл булып тоела. Ул борынгы сүзен кулланудан тартынмый. Аның арасы биш-ун ел белән үлчәнә икән, үлчәнсен, шулай да ул «борынгы» инде. Бу балаларны ул иске мәктәпләргә кертеп утыртып булмас иде. Алар яңа мәктәпләр өчен туган балалар! Еш кына Гәүһәр үзен Казан мәктәбендә укыта кебек хис итә Өр- яңа парталары да, зур кара тактасы да, якты тәрәзәләре дә — бары- сы да андагы кебек. Хәтта балалар да андагы балалардан бер яклары белән дә аерылмый. Шундый ук зирәкләр, шуклар, үткеннәр, көлемсәрләр. Әлбәттә, Гәүһәр аерым-аерым аларның һәрберсенең исем- фамилияләрен хәзер белә, әмма еш кына, гомумән алганда, класс аңа шул Казан классы булып тоела. Бу, ихтимал, балалар белән якыннан ф танышып җитмәүдән дә килә торгандыр. Ул бары тик ике-өч баланың х гына өендә булды. Бер экскурсиягә барганы юк, бер сәйранга чыкканы « юк. Хәтта тәрәзә төбенә чәчәк китереп куйган баланың кем икәнен g хәзер яхшы белсә дә, ул да гомумән балалардан аерылмый. Шул ук = вакытта балалар аны берьюлы якын иткән. Әгәр Гәүһәр аларга озагщ рак игътибарсыз булса, балалар аңа аркан борылачаклар Бала күңе- ♦ ле шундый инде, ул синең күңелеңдәге катлаулы хисләр белән исәп- я ләшми, аларны аңламый да, ул укытучының күңеле дә, үзенеке кебек, о беркатлы һәм саф дип уйлый. Дөрес, дәрес вакытында Гәүһәр үзенең шәхси тормышын онытып тора, ә мәктәптән чыгуга, кайчакта хәтта с; мәктәптән чыкмас борын ук Җәгъфәре исенә төшә. Аңа Җәгъфәр g Яшел Ярга килгәндер, Зәбирә түти янында көтеп утыра торгандыр күк с тоела Өйгә кайтып кергәч, беркемне дә күрмәгәч, күңелсезләнә, кай- ® чак Зәбирә түтидән: «Миңа хат юкмы?> дип сорый. Хат та булмагач. х тагы да бигрәк күңелсезләнә. Бер-ике тапкыр хат булды булуын, лә- < кин Гәүһәр көткән хатлар түгел иде. Менә шуннан соң инде, ашагача эчкәч, балаларның дәфтәрләрен карыйм дип, олы якка, гөлләр ара- * сындагы өстәл янына килеп утыра да тагын дәфтәрләрен оныта, тер- ь сәгенә таянып, уйга чума, шулай сәгатьләр буенча кузгалмый Зәбирә түти өендәген тышка чыгарып йөри торган хатын булмаса < да, сер өйдә бикләнеп ятмый. Әле еш кына тәрәзәләр ачык була. Гәүu һәр бер нәрсә күрмәсә дә, балалар барысын да күрә бит. Аларның күзенә чалынган нәрсә илгә тарала. Бу — балаларның гайбәт яратуыннан түгел, балалар әле андый нәрсәдән өстен. Алар чын күңелдән һәм Гәүһәр апаларын аз гына кызгана төшеп сөйлиләр. Ишек алдында Миләүшәнең күңелле тавышы ишетелде. Зәбирә түти аңа нәрсәдер пышылдый башлады. — Ярый, ярый, Зәбирә түти, калганын үзем беләм,— дип ул өйгә керде, включательнең кайда икәнлеген белгәнгә, үрелеп ут кабызды.— Нишләп тагын караңгыда утырасың әле, акчаңны кызганасыңмы? Берәү ут яндырмый торып, таш пулат салган, ди. Миләүшә яңгыравыклы тавыш белән көлеп җибәрде, аңа кушылып, иреннәре белән генә Гәүһәр дә елмайды. — Зәбирә түти, моның пәриләре юкмы, күрмәдеңме? Пәриле кешеләр генә караңгыда ялгыз утыралар, ди. — Әй, Миләүшә, тел очыңда безең икән,—диде Зәбирә түти, ча- танлыйчатанлый кече якка узып.— Хәзер самовар өлгертеп җибәрәм. Әзрәк сөйләшә торыгыз. — Сөйләшергә дисәң, безне күмәч белән дә сыйлама. Зәбирә түти. — Күмәчем юк әле, Миләүшә. Башка берәр нәрсә генә тапсам — Ярар, безгә кыстыбый булса да ярый. Волейбол уйный-уйный тәмам ачыгып беттем, өйгә кайтып җитәрлек тә хәлем калмады Ә син, Гәүһәр апа, шундый кичтә өйдә утырасың. Мин әле сине чакыртырга дип кеше җибәрергә дә уйлаган идем. Күршеңдә шундый спортплощадка булгач, ничек инде өйдә утырырга кирәк. Әле менә өлкән класслар белән баскетбол оештырырга йөрибез. Физрук бераз авырып эшне бозды. — Син барында физрук нигә? —диде Гәүһәр, көлемсерәп —Синең кебек уйнаучыны барыбер табалмаслар. — Юк, мин Вилданны тәкъдим иттем. Син химия укытучысы Вилданны беләсеңме? Гаҗәп оста спортчы. — Синең кебек оста булмастыр инде. — Юк, мин анын янында өйрәнчек кенә. . — Аңлыйм,— диде Гәүһәр, иренен аз гына кыймылдатып,— кайбер кызларны Кама буена төшеп җыларга мәжбүр итә ала икән, яхшы уйный торгандыр. — Эттә генәсе, Гәүһәр апа, синең күзен шундый очлымыни әле. Белмәгәнмен, телемне тыйган булыр идем.— Ул, Гәүһәрне муеныннан кочып, бик озак көлде. — Менә чәй булды,— диде Зәбирә түти, олы якка чыгып табын жәя башлады — Бик чыңлыйсың, Миләүшә, хәерлегә булсын. — И-и, инде, Зәбирә түти, син дә күрдең. Сезгә килеп шаярырга да ярамый, хәзер Чатыргали абзый чатына боралар. — Без Чатыргали чатына борсак та, син үзең башка бер чатны сайлыйсын бугай. Рәхим итегез, утырышыгыз. Бик күңелле итеп чәй эчә башладылар. — Сез инде минем болай вакытлы-вакытсыз килеп чыгуым өчен гаепләмәгез,— диде Миләүшә.— Гәүһәр апа булганга гына шулай. Баярак Бибинур апаны күргән идем. Ул да Гәүһәр апаны сорашты, үземнең дә ничә көн инде яхшылап күргәнем юк. Аннары мин бит ялгызак кеше, кайчан исемә төшә, шунда чыгам да китәм. Туктатыр кешем юк. — Бу эшеңә, Миләүшә, рәхмәт кенә әйтәм,— диде Зәбирә түти — Ләкин Кама суы кирегә акмый. Күреп алырлар үзеңне. Зәбирә түти Миләүшәнең үзе турында сөйләшәсе килгәнлеген төшенеп алган иде инде. Хисләре ташыганда кеше тын утыра алмый, кыбырсый! — Шулайрак шул, Зәбирә түти,— диде Гәүһәр. — Харап, икегезнең ике яктан кысрыклавын белсәм, өемнән чыкмаган булыр идем — Юк, Миләүшә, кыртлый торган тавыкны караңгыга япсаң да кыртлый ул. Син инде өйдә бер үзең утыра алмагансың . Кызарма, була торган хәл, син генә башламаган, син генә бетермәссең дә. — Ә синең шундый чагың булдымы, Зәбирә түти? — Булгандырмы, юкмы, минем башымнан жилләр искән инде, Миләүшә. Үткәнгә кайтсаң да чыгар жирен таба алмыйсың. Синең бәхетең менә алда, буласы әле. Гәүһәр дә бик чынаягына карамасын иде. Кешенең күңеле кайчак, самавыр кебек, бер дә көтмәгәндә сайрый башлый. Миләүшә өйне яңгыратып көлеп жибәрде. 5 Галимжан абыйны Яшел Ярда көтмиләр иде, ә ул алдан хат та язмыйча, телеграмма да сукмыйча тотты да килеп төште. Пароходны каршы алучыларның ыгы-зыгысына артык игътибар бирмичә, чемоданнарын күтәреп, пристаньнан чыкты, аннары ашыкмыйча гына тау башына менә башлады. Бу жирләр ана беркадәр таныш иде. Бибинур монда күчеп эшли башлагач, ул бер-ике тапкыр килеп китте. Шуна күрә телеграмма да биреп тормады. Телеграмманың үзенә күрә мәшәкате була, әзерләнергә кирәк, ә Бибинурның моңа вакыты бармыни. Директорның эше муеныннан, ул күптән инде мәктәптәдер, шунын өс- тенә сәгатьләре дә бар бугай Ял итә-итә барып житәр, урамын, йортын бик яхшы хәтерли, үзәктән ерак түгел. Көн болытлы. Көзнен матур бизәкләре тоныкланган сыман. Тагын бер ун көн һавалар бозылмаса, яхшы булыр иде дә, вакыт үзенекен итә Октябрь башы бит. Кайчак октябрьдә һавалар матур гына торса да күп елларны бу ай куандырмый, яңгырлары, салкыннары үзәккә Үтә. Тау башында Галимжан абзый әзрәк ял итте, кул яулыгы белән маңгаен, муенын сөртте, ни әйтсәң дә, йөрәк хәбәр бирә икән, кара ничек кага. Фу, шайтан алгыры, Галимжан болай ук дип уйламаган иде Юк, бу күптән җәяү йөрмәгәнгәдер. Заводта эшләгәндә Галим җан күбрәк бинада була, ял алдыннан кичләрен дә әзрәк калырга ту- * ры килгәләде Ярар, үтәр әле, һавалар яхшы торса. Яшел Ярда әзрәк £ йөрер, су буйларына да төшәр, кара нинди иркенлек монда, махсус ял итәргә килгән кебек. Галимҗан абый елмайды, йөрәк турындагы ку- нелсез уйлар каядыр артка чигенде. Кирәкми аларны искә төшерергә. | югыйсә очрашу шатлыгы да шатлык булмас. Галимҗан абзый, чемоданнарын күтәреп, тагын кузгалды. Яр кырыеннан бераз баргач, коры елга аркылы салынган күперчеккә керде. Дөресрәге, бу күперчек тә түгел, ике-өч такта киңлегендәге басма гына. Үзе бик озын, ике йөз метрлар булмагае. Аяк атлаган саен сыгыла. Яшьләр, билгеле, мондый басманы санга да санамыйлар, йөгерәләр дә үтәләр, карт кешегә әзрәк сакланырга кирәк. Дөрес, чокырның урта бер җирендә генә биш-алты адымлык су бар, калган җире коры, шулай да аска карамау яхшырак, я башың әйләнеп китәр. Иң яхшысы—елга аръягындагы шәһәргә карап атлау. Бу басма үткәннәрне хәтерләтә. Моннан унбиш еллар элек, Бибинур беренче тапкыр Яшел Ярга килеп укыта башлагач, Галимҗан да хәл белергә дип килде Галимҗан ул вакытта күрше районда райком секретаре булып эшли иде. Райком секретареның көне юк, төне юк, Бибинур янына килергә ничек вакыт арпыра алгандыр, ул кадәресе хәзер онытылган инде. Хәер, ул вакыттан бирле байтак сулар аккан булса да, Галимҗанга бер нәрсә дә үзгәрмәгән кебек. Менә басма... Басма ул чакта ук бар иде. Ихтимал, ул пристань салынганнан бирле торадыр. Басманы аркылы чыкканда Бибинур кинәт кычкырып җибәрде Галимҗан алдан бара иде, артына борылса, ни күрсен: Бибинур котлары очып чүгәләгән дә ике кулы белән башын кысып тоткан. Аны тынычландыру, елга аръягына алып чыгу бер бәла булды. Хәер, Бибинурның ул чак кайгылы вакыты иде шул; сугыш юлларын үткән ире, бер дә авырмыйча, урамда барган җирендә йөрәге ярылып үлде. Ихтимал, шул нәрсә аның бөтен көчен суырган булгандыр. Басмадан чыккач та, чигәләрен кысып, Бибинур байтак вакыт стенага сөялеп торды .. Галимҗан абый басманы аркылы чыкты да бик борынгыдан калган, заманында, мөгаен, ниндидер бер крепостьның почмак корылмасы булган башняга карап барды. Су бик күп булган кайсыдыр елны ташкын шул башняның яртысына җиткән, диләр. Галимҗан артына борылып карады, о-о! Басма бит бөтенләй су астында калган булган! Үзәк урамга борылгач, Галимҗанның күңеле күтәрелеп китте. Бүген гади бер көн булса да, урамда халык шактый күп икән Аларга инде мондагы яна биналар да, кибетләр дә «күптәнгеләр» булып тоела, әнә берсе дә борылып карамый, гүя шулай кирәк, шулай күптән булган. Элек атлар белән тулган урам бүген автомобильләр белән тулы икән, аларга бу да бик табигый кебек, һәрхәлдә, берсенең дә исе китми Райком шунда ук икән, тик элек аның бакчасы юк иде бугай, әллә булып та яңа утыртылган идеме, хәтердә калмаган. Хәзер райком бакчасы бик нык үскән, җәен ике катлы бина бөтенләй күренми торгандыр инде. Ә менә больница һаман иске, ишек алдына гына яңа биналар салганнар, ахрысы, элек болары юк иде шикелле . Бибинур өйдә икән, Галимҗан капканы ачып ишек алдына кергәч, Бибинур йөгереп каршы чыкты, абыйсы белән кочаклашып күреште. — Абый, нишләп телеграмма бирмәдең, каршы чыккан булыр идек. Рәхимә апа, кызлар исәннәрме? _ Миннән исән калдылар, сезгә йөге белән сәлам тапшырырга куштылар — Рәхмәт, сәламәт булсыннар. S. «к. У» м ? ГАВДРАХМАН ОПСӘЛӘМОВ 65 — Галимжан абый1 — Гелиаз яшекгән йөгереп чыкгы да абыйсының муенына асылынды. Ул әнисе белән жәи көне генә Казанда булган, абыйларында торган, шуңа күрә Галимжгн да, аның өи халкы да аңа бик якын, барысын берәм-берәм сораштыра башлады. — Тукта әле, Гөлназ, абыйны өйгә алып керик, күрәсең, ничек тирләп пешкән. Әйдә, абый, өнгә рәхим ит. Абау, ничек күтәрдең бу чемоданыңны?.. Өй ике бүлмәле, шактый иркен. Гөлләр бик күп, түр як стена рәсемнәр белән бизәлгән, идәннәр сары итеп юылган. Кечкенә өстәлдә дәфтәрләр, китаплар. Монысы инде Бибинурныкы. Гөлназ әнә зур өстәлдә дәрес әзерләп утырган. Ачып куелган дәреслекләре дә шунда. Өй бераз салкынча, тышта жылырак бугай, ихтимал, ике чемодан күтәреп килгәнгә шулай тоелгандыр. Галимжан эшләпәсен, пальтосын салып ишек төбендәге чөйгә элде дә йөзен җилләтә башлады. — Тәмам тиргә батканмын икән,— диде ул, елмаеп.— Соң, ничек торасыз, исәнлек-саулыкмы? — Бик шөкер, абый. Акылымны җыя алмыйм әле, ничек безнен якларга килеп чыгарга булдың? Юл өсте дә түгел бит. — Килергә уйласаң, бөтен жир юл өсте була, Бибинур. Менә сезне исән-сау килеш күргәч, тәмам тынычландым әле. Гөлназ мич каршында самовар куеп йөри иде инде. Бибинур үзе яңарак кына мәктәптән кайтып кергән, ике сәгатьтән тагын барырга жыена, бүген өлкән класс укытучыларының жыелышы. — Абый, пароходта ничек килдең, тынычмы? — Бик тыныч. Гомумән, су өстендә килүләре рәхәт икән, Бибинур, сулышлар киңәеп китә. Минем инде күптән пароходта йөргәнем юк иде, утыруыма бер дә үкенмәдем. Рәхимә болай борчылган иде борчылуын. Чәйне бик иркенләп эчтеләр, бик күп сөйләштеләр. — Я, яңа укытучыгыз ничек? Ияләшәме?—дип сорады ахырдан Галимжан абый. — Болай ияләшеп килә шикелле... Ләкин монда зур кала түгел шул, зур кала кешеләренә авыррак. Гәүһәр дә һаман сагышлана, һаман борчыла да уйлана. — Әни, мин мәктәпкә киттем,— диде Гөлназ, икенче бүлмәдән бөтенләй киенеп чыгып.— Галимҗан абый, син әзрәк ял ит. Мин кичке сменада. — Борчылма, Гөлназ. Мин монда хужа кеше, нишләргә кирәген белермен. — Гөлназ, Гәүһәр апаңны күрсәң, абый турында әйт әле. Мин барганчы аның кайтып киткән булуы мөмкин. — Ярый, әйтермен. Гөлназ чыгып киткәнче сүз өзелеп торды, аның артыннан капка ябылуын ишеткәч, Галимжан абый тагын өзелгән сүзне ялгады. — Сагышлана, борчыла дисеңме? — Әйе, абый. Яшь кеше дә. Монда бит, үзең беләсең, күңел ачар жир әллә ни юк. — Дуслары да юкмы? — Бу арада гына тапмагандыр әле. Миләүшә белән Генә әзрәк сүзләре килә бугай. — Кем ул Миләүшә? — Бер укытучы, математикадан. Болай яхшы кеше ул, тик яшьрәк, кыз кеше, тормышны да белеп бетерми бугай. — Ул Миләүшә кем белән тора, монда әти-әниләре бармы? — Юк, ул бөтенләй башка районнан. Монда бер апада квартирда тора. — Алай икән... Гәүһәр үзе кайда тора? — Мин язган идем бугай. Ерак түгел, бер апада тора. Ялгызак кеше. — Шулай шул, боларын язган идең. Алай-болай үзгәрешләр юк- тырдыр бит? — Юк, абый. ♦ — Казанны сагынамы? ь — Болай әйтми әйтүен дә, сагына бугай. Зәбирә түти дә гел уйлак нЫп утыра, ди, Миләүшә дә. Үзем дә күрәм. / — Шулай... Э Алар икесе дә уйгакалдылар, ләкин Гәүһәрне күреп сөйләшмичә " бу уйларның очына һич ничек тә чыгарга мөмкин түгел иде. Кеше кү- ♦ ңеле караңгы, диләр. Бу очракта, ихтимал, тагын да көчлерәк сүз кулланырга кирәктер, чөнки Гәүһәрнең чын уйларын берәү дә белми, ә аның сагышлануы, борчылуы бары тик күңелендә нәрсәнеңдер үсүен генә сөйли. Күрәсең, ул аерылса да үзен аерылдыга санамый. Бу бик авыр хәл. Галимҗан абый Җәгъфәрнең өйләнергә йөрүен сөйләргә теләгән иде, болай булгач, сөйләмәү хәерлерәк булмасмы икән? һәрхәлдә, ашыкмаска кирәк, югыйсә каш ясыйм дип күз чыгарырга мөмкин. — Кара әле, Бибинур, күрешү шатлыгыннан мин бөтенләй онытып та торам, менә монда Рәхимә сезгә күчтәнәчләр җибәргән иде бит,— дип, ул кечкенәрәк чемоданын ачып аннан өстәлгә төрле ашамлык әйберләр куя башлады. — Нигә инде шул хәтле мәшәкатьләнергә, әйтерсең, монда юк,— диде Бибинур, күчтәнәчләрнең күплегенә гаҗәпләнеп. — Картлар гадәте, Бибинур, без генә аны үзгәртә алмабыз.— Галимҗан елмайды.— Менә чемодан да бушады. Монысын Рәхимә Гәүһәргә җибәрде. Чәкчәк бугай. Менә бу чемодан да Гәүһәрнеке. Ул бит кышкы киемнәрен берсен дә алмаган иде. Монда кыш суык була торгандыр. — Була инде,—диде Бибинур өстәлдәге әйберләрне кухняга та* шыйташый.— Без бит мәктәпне җылыту турында гына кайгыртабыз, урам безнең эш түгел. Бибинурга кушылып Галимҗан да елмайды. Тышта кар яумас борын салкыннар турында сөйләве бераз сәеррәк тә, нишлисең, кыш киләчәк бит. Ишек алдында капка ачылган тавыш ишетелде. Гөлназ Галимҗан абыйның килүе турында Гәүһәргә әйткән булса кирәк, әнә атлыгып килеп тә җитте. Күрәсең, бик кызу килгән, яңаклары тәмам кызарып чыккан. Чәче дә бераз тузгыган, һәрвакыт бик пөхтә йөрүче Гәүһәргә бу килешеп тә бетми, әмма үзе моны сизми булса кирәк. Өй алдында ул бераз туктап торды, күрәсең, өстснбашын рәтләде, сулыш алды. Аннары ишек ачылды. — Галимҗан абый!—дип кычкырып җибәрде Гәүһәр һәм кул биреп бик җылы күреште. Аннары Бибинур белән дә исәнләште. — Гөлназ әйткәч, ышанмый торам. Галимҗан абый, ничек безнең шәһәргә килергә уйладыгыз? — Мин, Гәүһәр, озак уйламадым, тоттым да килдем,—диде Галимҗан, елмаеп.—Бибинур, Гөлназ һәм син булгач, миңа тагын кем кирәк? — Гәүһәр, әйдүк өстеңне сал, иркенләп утыр. Миңа мәктәпкә барырга вакыт. Менә хәзер самовар кайнап чыга, Галимҗан абыең белән сөйләшә-сөйләшә чәй эчәрсез. — Галимҗан абыйның тамагы тук булса, минем өчен артык борчылмагыз, Бибинур апа,—диде Гәүһәр өстәл яңарта башлаган Бибинурга. ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ — Чәй зарар итми, Гәүһәр,— диде Галимжаи абый, көлеп,—Сип, Бибинур, кичегә күрмә. Бераздан табын әзерләп, кайнаган самоварны да өстәлгә утыртып, Бибинур мәктәпкә китеп барды. Ул гүя яшәргән, хәрәкәтләре шундый җитез, йөреше шундый кызу, әйтерсең, кыз чагы, хәлбуки ул шактый юанайган, чәче дә ап-ак агарган. Әле беренче күргәндә үк бу ак чәчләр Галимҗанның йөрәген өткән иде. Тора-бара ул бу турыда бөтенләй онытты, ихтимал, яшь Гөлназның монда булуы да тәэсир иткәндер. Болай оялчан күренгән Гөлназ үзе ияләшкән кешеләр арасында ул бик чая. Галимҗан да шуның өчен аны ярата. — Я, Гәүһәр, ничек торасын соң? — диде Галимҗан чынаякларга чәйләр ясап, берсен кунак алдына да куйгач.—Я әле, эчеп җибәр. Мәктәптә көне буе сөйли-сөйли тамагың кибеп беткәндер. — Без өйрәнгән инде, Галимҗан абый. Тормышым шулай бер төрле, әллә ни мактанырлыгым юк. Эшемнән канәгать. — Анысы ин мөһиме, Гәүһәр. — Үзем дә шулай дип торам. Югыйсә, болай пошынган чакларым да, сагышланган минутларым да була. Коллективка зарлана алмыйм, барысы да ачык чырайлы, ягымлы, кырын караучыны күргәнем юк. Билгеле, яна кешегә тәмам ачылып бетмиләрдер, үзем дә шулайрак. — Квартираң ярыйсымы? — Бибинур апага бик зур рәхмәт, яхшы кешегә урнаштырды, үзем, билгеле, тиз генә тапмас идем. Шуннан Гәүһәр Казан турында сорашты. Галимҗан белгәннәрен бик теләп сөйләде. Гәүһәр үзенең классы турында да сорашты. Галимҗан бу кадәресен, билгеле, белми иде. Тик Шәриф Гыйльмановичиы берничә тапкыр урамда күргән, Рәхимә дә аны бер көнне киңәшмәдә очраткан. Классында балалар Гәүһәр апаларын бик сагыналар, ди, укытучылар да әледән-әле телгә алалар икән. — Ә кемне укытучы итеп алганнар?—дип сорады Гәүһәр. — Педучилищедан бер яшь кенә укытучы, ди. Мин аны белмим, Шәриф Гыйльманович та аның турында күп сөйләмәде. Шуннан сон сүз әкренләп Галимҗан абыйларның семья тормышларына күчте Рәхимә апа турында, кызлар турында Гәүһәр күп сорашты, аннары гомуми тормышка да кагылдылар. Тормышлар болай күркәм генә, кибетләрдә азыгы да, промтовар әйберләре дә күп. Билгеле инде, Галимҗан үзе кибетләргә еш чыгып йөри алмый, көннәре һаман заводта үтә. — Дидаров һаман да баш инженермы?—дип сорады Гәүһәр, аска карап. — Хәзергә ул. Дөрес, бер шелтә бирделәр.— һәм бу турыдагы әңгәмәне дәвам итмәс өчен булса кирәк Галимҗан урыныннан торып чемоданын алып килде.— Менә монысы сиңа Рәхимәнең һәм кызларның бүләге, нәрсә куйганнардыр белмим, үзең карарсың. — И-и, рәхмәт инде, нигә борчылганнар. — Ә болары, Гәүһәр, синең җылы киемнәрең. — Минем кышкы киемнәрем? Каян алдыгыз? Мин сездә бер нәрсә дә калдырмаган идем бит. — Мин юк чакта Жәгьфәр килгән булган, ул китергән... Үзең алмагач, мин аптырашта да калган идем, Рәхимә апан ике аягымны бер итеккә тыкты, үзе китереп биргәч, каршы торалар диме. Гәүһәр бер кышкы кием алып китмәде, ди. Аннары бу киемнәр закон буенча да синеке, Гәүһәр. — Кирәкмәс иде алырга,—диде Гәүһәр, зәгыйфь кенә каршы килеп. һәм башын иеп аска карап торды, әллә күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышты инде. Бераздан башын күтәрде, үзе Галимҗанга туры карамыйча,— Жәгьфәр ничек тора соң? —дип сорады. Бу тавыш, бу сорау Галимжанга күп нәрсә сөйләде: Җәгъфәрдән күкеле суынмаган икән, ул аны гафу иткән, хәтта барысын да онытырга да әзер! Галимҗан аптырап калды. Ул моны бик үк аклап та җитми, күрәсен, хатын-кыз күкеле бик четерекле. Бибинур белән сөйләшкәндә үк Гәүһәр белән саграк булырга кирәк, дигән карарга килүе бик дөрес булган. Хәзер монын никадәр мөһим икәнен Галимҗан тирәнрәк анлады. £ — Күптән күргәнем юк инде аны, Гәүһәр. и — Заводыгызга йөрмимени? = — Быелгы укулар әле башланмаган. Аннары быел политэкономия « булмас та дип сөйлиләр — Өйләнмәгәнме соң? — дип сорады Гәүһәр, үз соравыннан үзе курыккан кебек. — Ишетелмәде...— диде Галимҗан бераздан — Андый хәл булса, ишетелми калмас иде,— дип өстәде. Гәүһәр башын түбән иде. Бусы әле яхшы булды, югыйсә Галимҗанның уңайсызланып кызаруын күрер иде. Гомумән сер яшерү авыр икән, гомер буе турысын сөйләргә күнеккән кешегә бигрәк тә. Ләкин, ни хәл итәсең, тормышның шундый яклары да бар. Гомумән хатын- кыз белән мондый темага сөйләшүе авыр Рәхимә монда булса, барысын үз өстенә алыр иде дә. укыта шул ул хәзер. Галимҗанны бер нәрсә борчыды, аерылган булса да Гәүһәр үзенең элекке ирен онытмый икән. Ә Җәгъфәр аны ничек кенә хурламады Билал Шәнгәрәевны да, артист Алчынны да нәфрәтләнеп телгә алды Ул чакта Галимҗан абый Гәүһәр берәр нәрсә яшермиме дип тә уйлаган иде әле. Ә хәзер ул Гәүһәрнең күңелендә бары тик Җәгъфәр генә булуына тирәнтен ышанды. Менә шул кешенең, өйләнүен ишетсә, Гәүһәр ничек түзәр? Билгеле инде, Галимҗан абыйның да алдашуын аңлар. Әллә әйтергәме’ Юк, хәзергә, һәрхәлдә, әйтмәскә кирәк. Рәхимә дә шулай дигән иде, ә хатын-кыз мондый чакта бик акыллы сүз әйтә. Менә Бибинурга сөйләргә кирәк булыр... 6 Мәктәп Гәүһәрне көннән-көн үз эченә күбрәк тарта бара. Баштарак, бигрәк тә килгән атналарында, ул үз алдына, мәктәп, балалар үз алларына яшиләрдер дип уйлый иде, Гәүһәрнең шәхси кичерешләрендә мәктәпнең, укучыларның һәм укытучыларның ни эшләре булсын да, алар ни өчен моны йөрәкләренә якын итеп алсыннар Алар нәкъ тимер юл рельслары кебек, бер вакытта да кисешәчәк түгелләр Күрәсең, ул бик нык ялгышкан, күпме торып та тормышның чын табигатен белмә- 1ән. Аерым кешенең эч серләре коллективта сер булып калмый, тик берәү дә Гәүһәргә нинди булса гаеп тагарга җыенмый иде бугай Ул моны бик ачык сизде Баштарак, монда нәрсәдер бар, бу болай булмаска тиеш, дип тә йөрде Бөтен бер коллективны гамьсезлектэ гаепләмәссең бит, ир белән хатын мәсьәләсе һәр җирдә, бигрәк тә мәктәптә кискен тора, монда яшь буын яңа әхлак үрнәкләрендә тәрбияләнә, аларга бер төрле сөйләп, икенче төрле эшләп булмый Тыштан караганда бу нәрсәләргә Галимҗан абыйның бөтенләй катнашы юк иде шикелле Килде, хәл белде, сөйләште, Гәүһәрнең ару гына урнашуы өчен күңеленнән шатланды Кыска гына итеп әйткәндә, менә шул, күп түгел дә шикелле Ул киткән чагында Гәүһәр, Бибинур апа, Гөлназ һәм тагын берничә укытучы аны озата төштеләр Уен-көлке сүзләр арасында Галимҗан абый — Мин шактый тынычландым, Гәүһәр,—диде Гәүһәр моңа каршы бик мәгънәле итеп аһ' дип кенә җавап бирде. Галимҗан абый дус итеп аның иңбашына кулын гына куйды. Ләкин ГАБДРАХМАН әпсәләмов Галимжан абый булып ул да хатын-кызның күңелен белеп бетерми иде. Хатынкыз бер нәрсәне сизенсә, шуны анык төпченмичә тынычланмый. Гәүһәр Галимжан абыйның икелерәк жавап бирүеннән Җәгъфәрнең өйләнергә нияте барын сизеп алды. Шуннан Казандагы бер дустына хат язып Җәгъфәр турында сорады. Ара якын булса да, хат голы шактый ерак икән. Нигәдер, жавап тиз генә килмәде. Хат язгач, Гәүһәр дә бераз тынычланды булса кирәк. Аннары көндәлек эшләр өелде, вакыты бөтенләй җитенкерәми башлады. Бер тапкыр балалар белән экскурсиягә дә барып кайттылар. Экскурсия табигать кочагына — яр буйларына иде. Бу вакытта инде октябрь ае бетеп бара. Көзнең соңгы бизәкләре генә андасанда калган. Җил дә ярыйсы салкын, болытлар да түбәнтен генә агыла, көт тә тор, бүген-иртәгә кар явар. Шулай торганда көз тагын ялтырап китте. Шуннан файдаланып, Гәүһәр балаларны яр буена алып төште. Балалар шулкадәр шатланырлар дип ул башына да китермәгән иде. Нәкъ кәҗә бәтиләре кебек сикерешәләр! Ул күңелле шау-шу, ул ыгы-зыгы — сөйләп тә бетерерлек түгел, әйтерсең, Мәскәү яки Ленинградка баралар. Сөйләшүләре тагы! Болай карасаң, билгеле, аларда эзлеклелек юк, алар күз ачып йомганчы бер темадан икенчесенә сикерәләр, берсе башлаганны икенчесе бүлдерә, гүя аның әйтергә теләгәне кызыклырак та, мөһимрәк тә. Яр буена төшкәч, алар гүя бөтенләй бәйдән ычкынды, әй чабалар, әй йөгерәләр, көләләр, төрле яфраклар, ташлар табалар, су өстендә килгән көймәләрне, баржаларны бер-беренә күрсәтәләр, ниндидер кызык күрәләр, укытучыдан минут саен сораштыралар, тегесе нигә алай да, монысы нигә болай... Гәүһәр аларга җикеренми, юк белән башымны катырмагыз дип кул селтәми, гүя ул үзе дә балага әверелгән, һәммәсенә жавап бирә, күз иярмәс тизлек белән бер темадан икенчесенә сикерә, һәммәсен күрә. Табигать кочагында бала үзен бик табигый сизә, рухына богау юк, уе гаҗәп тиз эшли. Сүзләрне күбесен әйтми калдыра. Гәүһәр бер вакытта да балалар арасында түземсезлек яки канәгатьсезлек күрсәтмәде. Мәгълүм булганча, укытучылар балаларны бер үк вакытта укырга да, уйларга да өйрәтәләр. Тәҗрибәле укытучылар бу эшкә беренче класстан ук тотына. Башта баланың зиһене таралып тора. Укыганда ул аңлап укымый, чөнки бер үк вакытта укырга һәм уйларга өйрәнмәгән. Шул ук хәл язган чакта да кабатлана. Баланың бөтен игътибары хәрефләр язуга, хәрефләрдән сүзләр оештыруга китә, ә нәрсә язганын уйларга вакыты да калмый, йөзе, кулы киеренке, маңгаенда бөрчек- бөрчек тир тамчылары. Бәхеткә каршы, элекке укытучы Ламига Гәүһәр классында балаларны беренче класстан ук укый-укый уйларга, уйлый-уйлый укырга, язарга өйрәтә башлаган булган. Гәүһәр шул уңышлы башлангычны дәвам гына иттерде. Дәрестә дә, менә бүгенге кебек су буена чыкканда да балаларның менә шул сыйфатын яхшырак үстерергә тырышты: бала кечкенәдән үк катлауланганнан катлаулана барган шартларда эшләргә күнексә, соңыннан, өлкән классларда, бигрәк тә югары уку йортына кергәч, аптырап калмый, чөнки фәнни эшнең элементлары ана ят түгел инде. Билгеле, балаларны яшьләреннән өлкән итәргә ашыкмаска кирәк, бу файдасыз. Гәүһәрнең укучылары бик күп яфрак җыйдылар, кайсыберләре гаҗәп матур чәчәкләр табып китерде, ташлар, күбәләкләр алып кайтучылар да булды, һәрберсе китергән әйберсенең матурлыгын сөйли, шуны таба алуы белән горурлана. Гәүһәр барысын карады, балалар аңлардай итеп аларның үзенчәлекләре турында сөйләде, укучыларны тагын да кызыксындырды. — Күзен йомып йөргән кеше генә бер нәрсә дә абайламый, кызыксынган кешегә табигать бар серләрен дә ача, балалар. Сүз арасында Гәүһәр яр буйларына карап-карап алгалады: бу тирәләр аңа бик таныш. Менә монда ул беренче тапкыр рәсем ясаган, менә монда Миләүшә белән утырып елаганнар иде. Гәүһәр бик дөрес сизенгән булган: Миләүшә муеннан гашыйк! Ул чакта Гәүһәр, билгеле, белми иде әле, хәзер инде Миләүшә дә сер сакламый ул шул ук мәктәпнең химия укытучысы Вилдан Зәйнуллинны ярата. ♦ — Мин шулай булыр дип бер дә уйламаган идем, Гәүһәр апа,—ди- £ де бер көнне Миләүшә, уйчан гына.— Бик куркыта да, күңелгә төрле уйлар да килә, ә үзем шул Вилданга тартылам. Белмим, нәрсәсе белән “ тарта торгандыр инде бу Вилдан. Карап торырга бер нәрсәсе дә юк 5 кебек. Кызык, Миләүшә инде җырламый, көлми башлаган иде. Сагыш һәм моң ана шулай ук ятышмый. Ләкин мәхәббәт нишләткән аны! Тикни дип әйтергә инде аңа? Юату яки акыл бирү — файдасыз, Миләүшә барыбер тыңламаячак, дөресрәге, тыңлый алмаячак. Аннары бу яктан Гәүһәрнең үз хәле хәл: ул теләсә дә әллә ни әйтә алмаячак. — Яратасыңмы соң, Миләүшә? — дип сорады ул. — Әллә тагы... Шулай юләрләнгәч, ярата торганмындыр инде. Бәйрәм алды көннәрендә Гәүһәр, ниһаять, Казаннан хат алды Иптәше аны онытмаган, язмый торуының сәбәбе башкада булган. Хәзер барысы да ачык: Җәгъфәр өйләнергә җыена, бәйрәм араларында туйлары булырга тора ди. Җәгъфәр Исрафил Дидаровның балдызы Фаягөл Идрисҗанованы ала! Хатны укыганнан соң, Гәүһәрнең башына күсәк белән суккандай булды. Җәгъфәрнең өйләнүе турындагы хәбәр никадәр җан өшеткеч булса да, Гәүһәр аны йөрәге белән көтә иде. Әмма Фая Идрисҗанова- га өйләнүе, Фаяның кайчан да булса Гәүһәр торган бүлмәләрдә тора башлавы, Гәүһәр ачып кергән ишектән керүе, ул утырган машинага утыруы, Гәүһәр торган дачада яшәве, Идел буена чыгып, кичке суга карап торулары — монысы инде аның башына да килмәгән иде. Коточкыч сизенүдән Гәүһәрнең сулышы капты: болар барысы да шул Исрафил Дидаровның эше түгелме? Әйе, әйе! Монда аның кулы уйнаган булса кирәк. Кем белә, бәлки Гәүһәр белән Җәгъфәрнең аерылуында да аның роле бардыр әле, Җәгъфәр янына килеп йөрүләре бер дә бушка булмагандыр. Гәүһәр генә теге вакытта моны сизмәгән. Гәүһәрнең күлмәгенә, әйтерсең, ут капты. Ярый әле бу хәл өйдә булды, ярый әле, аңа бер нәрсә дә эшләргә кирәкми иде, югыйсә Гәүһәр кузгала да алмас иде. Гаҗәпләнүдән хәтта елый алмады, шулай һичбер хәрәкәтсез-нисез үз бүлмәсендә утыра бирде. Зәбирә туги белән үз хәлләре турында ул сөйләшми, киңәшми иде. Күпмедер шулай өнсез торгач, «Җәгъфәр нинди тозакка эләккәнен белмимени соң, ул томана сукырмыни соң?» дип уйлады ул һәм тиз генә киенә башлады, аннары кухняда мич алдында нәрсәдер эшләп маташкан Зәбирә түтигә: — Мин Бибинур апаларга барам әле, Зәбирә түти,— диде һәм ашыгып чыгып китте. Урам инде караңгы, аяк асты пычрак. Октябрь ахырларында һәм ноябрь башларында һавалар ару гына торса да, көз көзлеген итте: бер көн эчендә көн бөтенләй үзгәрде, салкынайтып җибәрде, яңгыр аралаш кар очкалый башлады. Менә хәзер дә күктә каракучкыл болытлар агыла, йөзгә салкын дым да кагыла. Иртәгә чынлап торып кар явардыр Гәүһәр бик ашыкты, шуңа күрә, ахрысы, суыкны да тоймады. Өй ышыгында ул хәтле җил булмаса да, Бибинур апаларга барып җиткәнче ката язды. Капкадан кергән чагында гына аңлады: ул тыштагы салкыннан битәр эчтәге салкыннан туна икән. Бибинур апасына ул ни әйтер икән? Ничек сүз башлар? Бибинур аның хәлләрен бераз ГАБДРАХМАН ӨПСӘЛӘМОВ белсә дә, бөтенесен белми бит. Аны тагын никадәр бимазалау булачак. Ләкин Гәүһәр кемгә барсын да, кемнән киңәш сорасын? Бибинур апа кечкенә өстәл янында дәфтәрләр карап утыра иде. Гөлназ әле мәктәптән кайтмаган, күрәсең. Бәлки, комсомол җыелышларыдыр. — Абау, Гәүһәр, төсләрең киткән, хәлен бармы?—диде Бибинур, бик борчылып Аннары Гәүһәрне кулыннан тотып өстәл янына китереп утыртты. Ихтимал, монда аны башкачарак каршы алсалар, ул әле үзен тыеп калган булыр, күз яшенә артык бирелмәс иде. Бибинур апа шулай йөрәгенә якын итеп каршы алгач, Гәүһәрнең күзләреннән яшь бәреп чыкты. Сүзен әйтә алмыйча, ул байтак елады. Бибинур апа аңа су бирде, ана шикелле йомшак сүзләр белән юатты, тынычландырды. Ул бит үзе дә кайгылы кеше, кешегә күрсәтмәсә дә, ихтимал, уз алдына елый да торгандыр, иреннән иртә аерылган, аның рәсеменә генә карап юанырга калган хатын-кыз бер елмайса да бер елар, кеше гомс« рендә төрле чаклар була. Ниһаять, Гәүһәр тынычланды, еламый башлады. Бибинур апа түземлек белән Гәүһәрнең сүз башлавын көтте. Дөресен әйткәндә, ул инде беркадәр сизенгән иде, Галимҗан да сөйләп китте. Гәүһәр бәйрәм арасында Казанга барып кайтырга рөхсәт сорады. — Бик яхшы, барырсың,— диде Бибинур апа,— тик яхшы уйладыңмы? — Белмим.— диде Гәүһәр, турысын әйтеп,— бармый да булдыра алмыйм... Җәгъфәр өйләнә бит... Аерылгач, анысы инде аның үз эше... Мин аны онытмасам да, муенына тагылырга җыенмыйм. Ләкин... ул... Бибинур апа, җаным, ничек әйтим инде сиңа, ул Исрафил Дндаровнын балдызы Фаягөл Идрисҗановага өйләнә ди бит. Галимҗан бу турыда да Бибинурга сер итеп сөйләгән иде. Күрәсең, Гәүһәр дә моны белеп алган. Дөрес, ул Дидаровиы да, Идрисҗанова- ны да белми, ни өчен Гәүһәр аларны шулкадәр күрә алмый торгандыр, анысы да Бибинурга караңгы. — Мин Җәгъфәргә әйтергә тиешмен .. Ул кешеләргә ышана, кеше һәрвакыт дөресен генә сөйли дип уйлый. Дидаров аның башын-күзеп әйләндергән. Җәгъфәр бәлки мине тыңламас та, шулай да әйтәсем килә. Беренче саф мәхәббәтем хакына... Минем аның алдында тырнак очы кадәр дә гаебем юк. Үземне аклар өчен генә булса, бармас та идем. — Нәрсә әйтим сиңа, Гәүһәр. Хатын-кыз йөрәгенең нәрсә икәнен ул кешеләр кайчан булса аңлармы, белмим. Син барырга уйлагансың икән, мин каршы килмим. Ләкин шулай эшләү кирәкме икән? Ярый, син үзеңнең сүзләреңне аңа әйтерсең. Ә ул? Мин үзем дә хатын-кыз, мина калса, Җәгъфәр синең сүзләреңнең пакьлеген аңламас, киресенчә, сине мәкерле дип гаепләр, гомер онытмаслык каты сүз әйтер. Болары, Гәүһәр, бер. Аларда бәхәссез дөреслек чаткылары булса да, синең төп теләген, үзеңә дә әйтми торган яшерен уйларың... Гәүһәр, күзләрен зур ачып, Бибинур апасына карады. — Син мине, Гәүһәр, бәгырьсыз, рәхимсез дип гаепләмә. Мин бит хатын-кыз, безнең күңелләр бер камырдан әвәләнгән. Мин синең башта ук Җәгъфәрне оныта алмавыңны сиздем, синең аңа кайтырга ниятең юк түгеллеген дә күрдем, тик ул үзенең хатасын гына аңласын, дисең. Ләкин, минемчә, Җәгъфәр андый юлга тиз генә басмас. Апа тормыш сынавын үтәргә кирәк Ә бу вакыт сорый. Аннары, дөресен әйткәндә, сиңа да ул сынауны үтәсе бар. Күңелеңә авырга алма, тормыш җиңел холыклылыкны яратмый. Аның үз законнары бар. Гәүһәр сыгылып утырды. Дөрес, ул еламый иде, ләкин ул үз эченә тирәнгә чумган. Мондый чакта инде ул бүтәннәрнең сүзен дә ишетми, аңа сүз дә артык кирәкми. Ул үзе хәл итәргә тиеш. — Ярый, мин киттем,— диде ул, бик авырлык белән генә урыныннан күтәрелеп — Иртәгә хәтле уйлыйм әле — Уйла, уйла, ханым. Безнең өлешебез шундый инде. Табын әзерлим хәзер. — Юк, рәхмәт. Гәүһәр Казанга бармады, ләкин ул бөтенләй үзгәрде, аны танып та булмый башлады. Гүя аны алмаштырганнар, канатларын йолкып ташлаганнар, дөньясына күтәрелеп карамый, узган-барганны танымый, дәшмәсәләр, туктамый да. Өстендәге киемнәре барысы да ят кешенеке кебек, жил исмәсә дә тибрәнеп тора. Мәктәптән башка беркая да йөрмәде, кешеләр белән аралашмады, бары тик балаларын гына бел де. Хәтта Миләүшә белән сөйләшмәгән чаклары күп булды. Ә Миләүшәнең чын хәлен белер өчен күп тә кирәкми бит: бәхете гүя кырыеннан ташый, йөзе гүя чәчәк аткан, сөйләшә башласа, гүя илһам чишмәсендә йөзә. Хатын-кыз моның нәрсәдән икәнен әйтмәсәләр дә әллә кайдан сизә. Дөрес, Миләүшәләрнең әле туйлары булганы юк, мөгаен, язсыз булмастыр да, ләкин кешенең эчке шатлыгы кош түгел1 бит, аны читлеккә япмассың, ул ике арада аңлашу булганнан соң һаман сайрый. Вилданы алай әйткән дә, Вилданы болай әйткән, Вилданның чәче чем-кара, күзләре нурлы, үзе Миләүшәдән шүрли дә.. Гәүһәр аны игътибарсыз гына тыңлый, көлми, шаярмый, мондый чакта җиңелчә шаяртсаң да урынлы. Миләүшә хәтта аптырашта кала, аерылганнар икән, нигә шулай кайгырырга?! Эшләр шуңа барып җиткән икән, Миләүшә борылып та карамас иде, нигә борыны белән чәнчелеп китми. Кайчакта Миләүшә уйга да кала: кешенекен сөйләве ансат, кеше кайгысы яныңнан су кебек ага, бер җиреңне авырттырмый, ә үз кайгың, кечкенә генә булса да, утлы күмер кебек куыра.. Моны сөйләп бирүе дә кыен, моны сынарга кирәк Миләүшә сынады инде. Кыз кешенең сыналмаган, әйтелмәгән мәхәббәте... Мең төрле уйлар, шикләнүләр, яшерен газаплар, яшерен күз яшьләре Шулай да шулай да болар Гәүһәр кайгысына охшамаган төсле. Миләүшәнең иң кара дип әйткән төннәрендә дә еракта җемелдәгән йолдызы бар иде, ә Гәүһәрнең күге тоташ кара төсле. Куркыныч! Шундый хәлдән ходай сакласын! Гәүһәр яңадан Бибинурларга бармады, бер көнне мәктәп директоры үзе аның янына килде. Билгеле, ул Гәүһәрне кабинетына да чакыра ала иде, рәсми сөйләшер өчен шуннан да яхшы урын юк иде. Ләкин Бибинур алай итмәде, директор булып та әрләмәде, акыл өйрәтмәде, өлкән хатын-кыз буларак, ана буларак гәпләште. Башта бер нәрсәдә сөйләмәскә карар иткән Гәүһәр бу йомшаклыкка каршы тора алмады, Бибинур апасына барысын да сөйләп бирде. — Гафу итегез, Бибинур ала. Мин сезнең киңәшләрегезне яртысын гына үтәдем Мин Казанга бармадым, ләкин бер яхшы танышым, минем соравым буенча, Җәгъфәрне күргән, минем сүзләремне аңа җиткергән... Сез хаклы идегез, Җәгъфәр мине кара елан дип атаган. Мин моңа бик кимсендем, Бибинур апа —Гәүһәр күзенә чыккан яшьләрен сөртеп алды.— Мин аны бу кадәр вак җанлы дип уйламаган идем — Ярын, Гәүһәр. Буласы булган, инде дә балаларыңа игътибарлырак бул. Аларнын укытучыларыннан якын кешеләре юк. Гәүһәр кызарды. — Мин җебедем шул. Бәйрәмнән соң балаларның үземә карата бераз салкыная төшүләрен сиздем. «Кемгә кирәк мондый елак укытучы!» дип уйладым. Мине бит, Бибинур апа, монда азак тотмассыз. Балаларны имгәтергә берәү дә юл кунмас. Моның өчен M.IH сезгә дә. коллективка да үпкәләмим, бары тик үзем генә гаепле. Кая барыр, мын— белмим. Кайдадыр Ерак Көнчыгышта әнинең апасының малайлары бар барын да, мин аларга бара алмыйм, хат та язышмыйбыз... — Син, Гәүһәр, юк нәрсәләр уйлама әле, син Яшел Ярдан .беркая да китмисең,— диде Бибинур апа, Гәүһәрнең беләгеннән сыйпап.— Җәгъфәрне бөтенләй оныт. Элек синең хәтереңне калдырырмын дип әйтмидер идем, хәзер әйтәм: ул синең яхшы теләгеңне аңламаган икән, сиңа авыр сүз әйтергә теле әйләнгән икән, ул сиңа тиң түгел. Балаларга игътибарлырак бул. Аларның күңелләре бик киң, алар ике арадагы салкынлыкны бик тиз онытып, сиңа кайтачаклар Мин моны, Гәүһәр, үзем дә кичердем. Ирем үлгәч, миңа да дөнья беткән кебек тоелган иде, балаларның эчкерсез мәхәббәте генә терелтте мине. Сине дә терелтәчәкләр алар. Ул көнне Бибинур апа озак утырды, Зәбирә түти өйдә булса да алар янына кермәде. Эчтән ут йотса да, Гәүһәрне чын күңеленнән кызганса да — чыгып сүз әйтергә батырчылык итмәде. Бары тик Бибинурның килүенә, акыллы киңәшләренә сөенеп бетә алмады. Ниһаять, Бибинур китәргә жыена башлагач кына ул самоварын кертеп куйды, әйдәгез, берәр чынаяк чәй эчеп алыгыз, диде. — Аштан, Зәбирә түти, беребез дә олы түгел,— диде Бибинур,— Каршыга килгәнне кире кайтармабыз. — Шулай, шулай, Бибинур. Аштан өстен булып булмый. Гәүһәр, хәзер чыгам дип, үз бүлмәсенә кереп китте. Зәбирә түти чынаяк белән чәен һәм ашларын кунак каршысына этәрде, үзе дә өлешсез калмады. — Сиңа бер әйткән идем дә шикелле, Зәбирә түти,— диде Бибинур, тавышын әкренәйтә төшеп.— Гәүһәр минем үз кызым кебек. Ана хакы итеп сорыйм, син инде аңа үз була күр. Алдан аны эшлә дә, моны эшлә дип әйтеп булмый Кешегә нинди сүз күбрәк тәэсир итә торгандыр, аны да тәгаен белмим, йөрәгең ни кушса, шуны эшлә дип әйтүем генә. — Рәхмәт, Бибинур, иманлы сүзеңә. Минем болай да хәйранга- вайранга калган башым нинди мәгънәле тәгъбир чыгарыр икән,— Зәбирә түти Бибинур әйткәннәрне Гәүһәр әйтсә яхшырак буласын артык тирән яшереп тормады. Гәүһәр бит үзенә кирәк чакта туп-туры Бибинур апасына йөгерде, аннан кайткач, тагын авызына су капкан төсле, Зәбирә түтисенә ләм-мим. Билгеле инде, Зәбирәнең акылы — чыпчык йомыркасы хәтле генә дә, ул Гәүһәрне ярата бит. Борчыла, рәтле киңәш бирә алмаса да, белеп торасы килә. Бибинур карчыкның яшерен үпкәсен аңлады булса кирәк, бик саклык белән генә: — Шулай инде, Зәбирә түти, башың әйләнгәч, яныңдагы нәрсәне дә әллә кайдан ерактан эзлисең. Аптыраган бер карчык маңгаендагы күзлеген көне буе эзләгән, дип сөйлиләр бит. Гәүһәр чыгып табын янына утырды. — Ашагыз әле, валлаһи, Бибинур. Ашагач, сүзнең тәмлесе дэ чыга. Бибинур әкрен генә елмайды. — Безнең тәмле сүзләр әле калган булса ярый. — Тәмле күп булмый, Бибинур. Әзрәк булгач, аны и кадере дә арта. Аяк астында аунаса, аны кадерлегә дә санамаслар иде. Башка вакыт булса, Гәүһәр Зәбирә апаның бу кадәр үлчәп сөйләшүенә түзә алмас иде. Әмма бу юлы ул аларны яхшылап ишетмәде дә. Ничектер боегып, аска карап утырды, ашамады, эчмәде. Кайчагында гына күзләрен кысып, гөл яфраклары арасыннан каядыр еракка карады, мөгаен, нәрсәдер күрә, бәлки күңеленнән алар белән сөйләшә дә торгандыр. Бибинур белән Зәбирә түтинең гәпләшүе гүя аның ту- рында да түгел, керфеген дә селкетми. Бу бик сәер. Зәбирә түтинеп гомердә укытучы булганы юк, заманында хәтта мәктәпкә дә рәтләп йөри алмады, ләкин ул укытучының сөмсерләре коелуы яхшы түгеллеген күңеле белән сизә. Җитмәсә, Бибинур, теләпме, теләмичәме, арага бөтенләй катнашы булмаган Зәбирә түтине дә кертте. Хатын-кыз бит серен алай зурга жәяргә теләми, ул аны яшерә. ♦ Ниһаять, Бибинур, тыныч төн теләп, китеп барды. Гәүһәр һаман о. гөлләр арасында утырды, жил улавына, буран котыруына колак салк ды. Кашлары кысылды. Бибинур апа юк нәрсәләр уйлап, үз-үзеңне 5 бетермә, ди. Ничек уйламыйсың! «Ходаем, кара елан'» дигән бит. Мо- 2 ны ничек күтәрергә? Ник әйткән моны Җәгъфәр? Ул бу кадәр тупас ~ түгел иде бит? Аннары бу сүзләр аныкымы? * Зәбирә түти өстәлен жыйды, аннары кече якта чынаякларын юды, жил тавышын тыңлап, жылы мичкә аркасын терәп, артсыз урындыкка утырып торды. Җил көчәя, буран котыра. Өй иске, таңга кадәр бөтен жылыны суырып бетерер. Тишек-тошыкны хатын-кыз ямап бетерә аламы соң?! Күптән инде өйне сипләтергә кирәк, ир-ат булмагач, кыен шул. Аннары бу Гәүһәр... Кайгы, билгеле, кеше башыннан йөри. Төрле кешенең кайгысы да төрлечә. Менә Зәбирәнең, Бибинурның бәхете кайтмас жиргә киткән, күпме офтансаң да башны ташка бәреп еласаң да бернәрсә дә үзгәрәчәк түгел, бары тик сабырлык кына кирәк. Гәүһәрнең хәле бик авыр да, бәхете кайтмас жиргә китмәгән ич әле. Буранлы көннәр бер үтәр дә тагын кояш чыгар. Шуңа күрә болай өзгәләнмәскә кирәк иде. Өзгәләнсәң, шайтан гына кинәнә бит. Өй эче тын, олы якта уйга чумган Гәүһәр утыра, монда Зәбирә апа. Бибинур бер карасаң, бик акыллы сүзләр әйтеп калдырды бит. Кемнең ни эше бар Гәүһәрдә? Таңга кадәр шулай утырса да беркем килеп караячак түгел. Тик Зәбирә түти генә аны күрә, нинди сүзгә күбрәк мохтаж икәнен дә төсмерли. Әлбәттә, кеше күңеленә тулысыңча кереп булмый, шулай да аның кайбер кылларын тибрәтергә мөмкин. Зәбирә түти колак салып тыңлап тора. Җил улавыннан, буран котыруыннан башка берни ишетелми. Нишли икән бу Гәүһәр? И алла, һаман өстәл янында утыра, Зәбирә түти көрсенеп ала, аннары урыныннан тора, бер аягына янтая төшеп, олы якка чыга. — Уйны, Гәүһәрем, борынгылар да уйлап бетерә алмаган, бик уйлы булма әле,— диде йомшак тавыш белән. Гәүһәр аны кочты да, күкрәгенә капланып, елап жибәрде. Тулган икән! Җылавы яхшы, бераз жиңелрәк булыр. Кешенең күзеннән яшь чыкмаса, ут йотса — авыр. Гәүһәр көрсенеп куйды. Соңыннан әкренләп тынычланды, күз яшьләрен сөртте. Кулъяулыгы тәмам чыланган иде, яңасын алды. — Менә яхшы булды әле,—диде Зәбирә түти аңа, бераз үчекли төшеп,— югыйсә суган суы агыз да агыз... — Гафу ит, Зәбирә түти... Мин синең алда гомумән гаепле. Синең яхшы күңелле булуыңа шикләнмәсәм дә, күп серләремне сиңа ачмадым. Рәнжеткән булсам, гафу ит. — Син минем алдымда гафу үтенмә әле, Гәүһәрем. Теләсәң, сөйлисен, теләмәсәң, юк. Инде киң күңелен белән миңа шундый ышаныч белдерәсең икән — рәхмәт. Авыр чакта бер-береңә канат булу кирәк. Югыйсә тормыш юллары һәрвакытта да такыр түгел бит. — Рәхмәт, Зәбирә түти, рәхмәт. — Снч мнне, Гәүһәрем, бу әллә нинди яхшы сүзләр сөйли дип оялтма тагы Мин сүзне алай үлчәп сөйләмим. Телемә килгәнне әйтәм дә бнрәм. Дөньяда ир белән хатын аерылуы була торган хәл. Бер үк кеше дигән дәрәжәңче югары тотарга кирәк. Сыгылып төшеп, өстәлгә ГАВДРАХМАН ӘПСӘЛӘМOB капланып берәүне дә шаккатыра алмыйсың. Киресенчә, үзеңне генә түбәнсетәсең. — Нахак сүзне күтәрүе авыр, Зәбирә түти. Мондый әшәке сүз белән беркемнең дә мине мыскыллаганы юк иде. — Ярар, төкер ул сүзләргә. Чәй эчәсең килсә, хәзер самавыр куям. Бая бит бер нәрсә дә эчмәдең. — Әллә чыннан да эчәбезме икән? — Эчәсе килә икән, нигә эчмәскә? Мичтә әле күмерем бар, хәзер самавырым гөрләп чыгар. Татар өендә мең авыруга бер шифа — чәй. Бөртекле чәйгә такта чәен дә кушып җибәрсәң, әгълә инде. Зәбирә түтинең алдан хәзерләп куйган бөтен нәрсәсе бар. Гәүһәрдән квартира өчен ала торган акчасын да шуңа гына диярлек тота. Аннары каймаклы сөтен дә чыгарып куйды. Аш — баягыдан калганы җитәрлек. Чәй эчкәч, күңел дә ачылып киткән төсле булды. Зәбирә түти тагын бер мәртәбә чәйне мактап алды, аннары кабат уйлана башлаган Гәүһәргә карап алып: — Чәй янында гына түгел, яхшы кешеләрнең чәйдән соң да күңелләре көр була,— диде.— Әнкәй мәрхүм шулай әйтә торган иде. Гәүһәр чак кына елмаеп алды, аннары иртәгә кирәкле китапларын әзерли башлады. Дәрес планына күз төшерде. Нәрсәдер уйлап алды, кара бөдрәләрен чөеп, башын селкеп куйды, кечкенә блокнотына ниндидер билге ясады. Сәгатькә карады. — Зәбирә түти, сәгать унике була инде. Бүген ятабызмы, юкмы? — Син, Гәүһәрем, ят инде. Аргансыңдыр да, башың да авырта торгандыр. Мин дә хәзер эшемне бетерәм дә ятам. Бераздан Гәүһәр бүлмәсендәге ут сүнде. Зәбирә түти савыт-сабаларын шалтыратмаска тырышып бик әкрен кыланды. Аннары кухнядагы ут та сүнде. Кечкенә өй эче тирән караңгылыкка чумды. Ләкин Гәүһәр рәтләп йоклый алмады. Әллә ничек саташып чыкты шунда. Бары тик таң ата башлагач кына йокыга китте. Ләкин ул арада инде Зәбирә түтинең: — Гәүһәрем, тор инде, мәктәбеңә кичегәсең,—дигән тавышы ишетелде. Гәүһәр шунда ук күзен ачты, сузылып сәгатенә карады һәм ашыгып киенә башлады. — Мин бүген йокламадым да шикелле, Зәбирә түти. Башым тубал. — Чәй эчеп җибәрсәң, башың-күзең ачылыр. Әйдә юын, комганга җылы су салдым. Ярты сәгать тә үтмәгәндер, Гәүһәр, киенеп, урамга чыкты. Тышта яктырган, буран басылган. Гәүһәр мамык кебек карга баса-баса мәктәпкә ашыкты. Кичәге уйларны хәзер уйлыйсы килми, аннары көн яктысында алар инде башкачарак, ул хәтле йөрәкне кисмиләр иде. (Дәвамы бар.)