Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЪРИ ДУЛКЫННАР

Мәхмүт Газизовның «Миләш сиртмә» XIV исемле беренче җыенты гын укыдым, аның шигъри дулкынын тотып алырга, үз күңелемне шушы дулкын «озынлыгына куярга» тырышып укыдым. Дөресен әйтәм, шигырьләр башта ничектер корырак, сүлпәнрәк кебек тоелдылар. Әмма лирик геройның чын күңелдән, фалыпьсыз сөйләве, тормыштагы теге яки бу күренешкә мәгънәле гепә бәя бирергә тырышуы акрынлап үзенә җәлеп итте. Мин Мәхмүтнең шигъри дулкынының үзенчәлеге яңа темалар, яңа проблемалар күтәрүдә түгел, ә аның теге яки бу темага үзенчә якын килүендә, аны үз кичерешләре яктылыгында чишәргә омтылуында икәнен аңладым. Үз күзләре кебек зәңгәр чәчәк Тотып килде дә ул кулына: — Нинди нәфис!—диде.— Берәр шигырь Язып бирче чәчәк турында... «Җир» циклындагы икенче шигырь әпә шулай башлана. Һәм өч кенә строфалык бу әсәр бөтенләй көтелмәгәнчә йомгаклана : Искә алмады һичкем, дымын биреп Гөлне үстергән җылы туфракны. Чәчәк түгел, никтер. җирне кочып. Бер үбәсем килде шул чакны... Төп фикер соңгы строфага салынган. Баштагы юллар, логика теле белән әйткәндә, укучыны фикергә китерергә ярдәмләшә торган «силлогизмнар» гына. Әгәр соңгы строфа алдыннан автор тарафыннан пауза ясарга ишарәләп калдырылган ачыклыкны күрмичә, аны алдагы юллар белән тоташ һәм бер тонда укып китсәң, шигырьнең сине дулкынландырырга тиеш булган төп фикерен тота алмын калуың да мөмкин. «Алма» шигырендә исә сүз укытучыга укучыларының алмалар бүләк итүе турында бара. Алмагачларны алар береичө класста укыганда укытучы апалары белән бергәләп утырткан булганнар. Болар «гади алмалар* түгел. Яшь аша көлә апа. Әллә нишләтте алма... — дигән юллардан соң моның шулай булуына тагын бер кат ышанасың. Дөрес тотып алынган психологик момент, уңышлы деталь үз җимешләрен күреп горурланган, шул ук вакытта гомер үтүгә беркадәр сагышланган карт укытучы образын тулы күзалларга ярдәм итә. Җыентыктагы шигырьләрнең күпчелеге («Яңгырлы коз», «Маңгай сырлары», «Нигез ташы», «Кубань кызы Анита», «Пар миләш» һ. б.) әнә шулай тормышның берәр күренешеннән этәрелеп, поэтик фикер эченә алган юллар аша тормыш күренешләренең төп асылына төшенергә тырышкан, тауларның мәгърур буйсыныннап битәр, андагы нигез ташларына, диңгезнең башка бик күп якларыннан битәр, аның сафлык чыганагы булуыпа игътибарын юнәлткән, тормыштагы гади нәрсәләрдә шигърият күрә торган үзенчәлекле лирик геройны төсмерлибез. Әлбәттә, М. Газизов шигырьне йомгаклый торган юлларда һәрвакыт уңышка ирешмәгән әле. «Ике икең — дүрт» шикелле тапталган яки буталган фикерле шигырьләр дә бар. Мондый шигырьләр, күңелне ничек кенә шагыйрь дулкынына куярга тырышсаң да, тәэсир итә алмый- XIV Мәхмүт Газизов. Миләш сиртмә. Татарстан китап нәшрияты, 1969 ел. М лар. «Күзләрен — күлләрен .», «Көнләшәм*. «Билгесез солдат һәйкәле», «Бәйрәм җыры*. «Зәй-Каратай», «Кавказ топольләре», «Йорәк» шигырьләре әнә шундыйлар. Бу шигырьләрдә, минемчә, эмоциональ сөйләмнән битәр, коры акыл сатуга күбрәк урын бирелгән. «Билгесез солдат һәйкәле» шигырендә автор «Билгесез дип әйтсәләр дә, бу солдат кемгеңдер улы, кемнеңдер әтисе, сөйгәнедер»— ди. Әмма әсәрне : Исеме билгесез булса да. Йөрәккә ул билгеле...— дигән бернинди яңалык алып килми торган юллар белән төгәлли. Ә мондый бер детальлә шигырьләрнең ботен энергиясе, бөтен көче аның төгәлләнешендә бит. Поэзиянең гомумән кыскалывны- осталыкны яратуы берәүгә дә сер түгел. Мәхмүт Газизов шигырьләргә «әрәм тамак* юлларны кертмәскә тырыша. Ул хәтта детальләрне ишәйтү хисабына шигырьне тагын да тыгызларга, камилләштерергә дә омтыла. Әмма бу яктан да, уңышлар белән бергә, уңышсызлыклар юк түгел. «Улым миннән акыллырак яшәр...* дип башланган шигырьне укып чыккач, автор белән бәхәскә керәсе килә. Автор киләчәкнең матурлыгын, башлыча, улының үзеннән акыллырак яшгячәгенд . тәмлерәк ашаячагында күрә. Бу деталь автор әйтергә теләгән фикернең дөреслегенә ышандырмый. Шуңа күрә аннан соң килгән уңышлы юллар да укучыга тиешле тәэсирне ясый алмыйлар. Атылган кадәр пуля — атылмас. Ватылган кадәр шәһәр — ватылмас. Сытылган кадәр чәчәк — сытылмас,— дн автор. Әмма шушы уңышлы детальләрдән соң янә тиешенчә уйлап җиткерелмәгән фикерне өсти: «Җир йөзе тулар шагыйрьләр белән*. Детальләрнең әнә шундый мәгъпгвв як. тан берберләреннән ерак булулары, ахыргача уйланып җиткерелмәүләре фнкгр каршылыгы тудыра, шигырьнең тәэсир көчен киметә. Үз җирлегендә торып, поэзиягә өметле адымнарын ясаучы иптәшебез киләчәктә укучылары беләа тагын да камилрәк, тагын да тирәнрәк шигъри дулкында сөйләшеп, ул дулкыннарны тагын да күбрәк күңелләр тотар, дигән өметтә калабыз.