Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Кан-яшь белән сугарылган Изге ил туфрагында Коммунист сүзе, чәчәктәй. Балкымаган чагында, Зәңгәр учында сөекле Элладамны тирбәтеп, Сукранган диңгез, елаган. Сызланып, тел тибрәтеп: «Грекларны тагын купме Көйдерер вә киптерер Кайгы-хәсрәт сәмумнары? — Греция, әйтче бер! Кайчангача, сеңелкәем, Кан-яшеңне түгәрсең? Ят куллар салган богауны Кайчан ватар-өзәрсең? Мин менә дошманнарымны Дулкынымда күтәрәм, Күтәрәм дә упкыннардан Чыкмаслык итеп бәрәм. Синең биек тауларыңның Юкмыни кыялары? Кан эчүче залимнарны Күтәр дә бәр аларны! Тудыр син, сеңелем, батырлар — Көмеш калканлыларны. Балаларыңны кем изә. Чап, туракла шулерны». Диңгез ишетте тауларның Кайнар йөрәк авазын, Кайгы-хәсрәт тулы иде. Элладаның җавабы: «Ах, апам — чиксез диңгезем. Иркендер киңлекләрең. Дулкыннарың тавышында — Хакыйкать бар, беләмен. Ленин сүзе Грек легендасы Тик төпсез упкыннарыңнан Тирән минем сагышым, Аңлап җиткерә алмыйсың Элладаның кайгысын. Күрмисең: ерткыч килмешәк Ризыксыз итте безне. Киптерде җелегебезне, Саргайтты йөзебезне. Икмәкне дә ул килмешәк Агу кушып пешерә, Аны да кол булсаң гына, Бил бөксәң генә бирә. Күрмисеңме, ул кабахәт Көмеш чишмәм суларын Каралтты һәм сихерләде, Кушты да агуларын. Икмәгем һәм суым агу! Зәңгәр диңгез, әйт син, әйт: Батыр уллар үстерергә Кайдан алыйм көчкуәт?1» Диңгез шушы сүзләрдән соң Фәрман бирде җилләргә: — Дулкыннарны илче итеп, Җибәр,— дип,— җир гизәргә! Тапсыннар алар саф сулар, Яхшы икмәк тапсыннар. Сеңелләре — Элладага Шатлык алып кайтсыннар. Дулкыннар юлга чыктылар. Күз яшь булып кайттылар: һәр җирдә дә бер үк бәла, һәр җирдә дә кайгы бар. Тик бары бер илче генә Кайтты якты йөз белән. Кайтты олы сәяхәттән Җанга якын сүз белән: «Мин булдым Төньякта,— диде,— Анда тәртипләр яңа: Ярлылар ирекле яши, Тик байлар богауларда. Кайгы-хәсрәт болытлары Кояшны капламаган. Балкыйдыр анда тирә-як, Беркем юк шатланмаган. Кабер йоткан явызларның Вә тираннарның барын...» «Ничек үстергән соң ул җир Үзенең батырларын? Нинди анда икмәк вә су? һәм кем аларны биргән? Исеме ничек бирүченең? Чыгышы кайсы җирдән? Мөгаен, ярдәм итәрләр, Бирерләр киңәшләрен, Бар, белеп кайт, сорашып кайт: Көтәләр иптәшләрең». Китте дә дулкын сәфәргә, Ак күбеккә уралып, Кайтып җитте: «Белдем,—диде,— Серен азат улларның. Алар атый бер сүз белән Икмәген, суын, җирен: Көчкуәт биргән аларга, Азатлык биргән — ЛЕНИН. Эчә торган саф суларын һәм язгы кошлар телен, Күктәге якты кояшны Атыйлар алар — ЛЕНИН. Җирнең барлык байлыкларын: Бакчасын, диңгеэ-күлен, Икмәкле иркен кырларын Атыйлар алар — ЛЕНИН». Чал диңгез, тыңлап илчесен, Әйтте: «Шигем бар минем: Шулкадәр күп мәгънәлеме Бик кыска бер сүз — ЛЕНИН?» Җавап бирде дулкын аңа: «Озын сүзме соң — «Илем»? «Тормыш» сүзе дә бит кыска, Шундый ук инде — ЛЕНИН». Эллада юлга җыена,— Мәңгелек газап нигә? — Килә ул бәхетле җиргә, Килә ул азат илгә. «Изге Русь! Җирләрең чиксез, Тирәндер океаннарың. Иң кечкенә илләрнең дә Аңлыйсың аһ-зарларын. Ак карларың каргагандыр, Русь, сине дә элгәре. Кайгылардан каралгандыр Халкыңның ак йөзләре. Зифа буйлы наратларың Койгандыр күз яшьләрен, Коллык газаплары игәч Улларыңның башларын. Богауларымны салырга Көчләрем җитми минем. Азатлык-хөрлек икмәген Атыйсыз икән — ЛЕНИН. Миңа да өлеш чыгар син Шул тылсымлы икмәктән...» Русь юмарт ул: өлеш биргән, Киңәш биргән, өйрәткән. Ул икмәк — нәкъ кояш кебек: Яна... янса да кала. Ул — ялкынлы сүзләр кебек, Йөрәкләргә юл таба. Дулкыннар аны, куанып, Алып кайткан илемә. Эллада җыр итеп салган Улларының теленә. Кемнең йөрәге яктырса, Кояш булып, бу җырдан, Шул азат итәр Ватанын Коллыктан вә зынҗырдан. Ленин сүзе! Син — икмәк-С) һәр халык, милләт өчен. Көрәшергә көч бирәсең Хаклык — хөррият өчен. Шул икмәктән авыз итте Бик күп көрәшче ирләр, Үсеп чыкты Элладада Коммунист-баһадирлар. Аларның кулы ил өчен — Ягымлы, назлы, иркә. Ул куллар дошманнар өчен Әйләнәләр тимергә. Коммунистлар илем өчен — Гранит колонналардай: Яшел виноград шикелле Үрелә-үрелә аларга, Күтәрелә яктылыкка, Күтәрелә җылыга, Яшәрә һәм чәчәкләнә, Үсә, ныгый, чыныга, Омтыла гел югарыга Халкымның өметләре. Алар ташка ябышып, шиңеп Ята иде элгәре, Кан-яшь белән сугарылган Греклар туфрагында Коммунист сүзе, чәчәктәй, Балкымаган чагында. МАРС ШАБАЕВ тәрзкемәсе