Логотип Казан Утлары
Хикәя

КҮККӘ ГАШЫЙК ЕГЕТ

Июль иртәләренең берсе иде. Болытлар естеңә ишелеп төшәрдәй булып бик түбән йөзәләр. Менә-менә чиләкләп яңгыр яварга тора. Инде аэропорттагы пассажирларның тиз генә оча алмау ләр итеп күз алдына китерде. Шуңа күрә бер ун яшьлек малайның: — Әти, очучы героймы, ул сугышта самолеттан бомба ташлап фрицларны шартлатканмы! — дип соравы да бик табигый булып ишетелде... Әйе, пассажирлар, электән таныш булмасалар, очучыларның кем икәнен белмиләр: аэропорт тирәсендә дә, вокзал эчендә дә аларның рәсеме һәм хезмәте турында язып эленгән матур, игътибарны үзенә җәлеп иткән стендлар юк. Билет сату урыннарында да «Вакытыгызны экономияләгез, самолетларда очыгыз»,— дип, төсле итеп басылган кәгазьләрдән башка берни дә күрмисең. Республикабыз горурлыгы булып җитешкән очучылар, зәңгәр күк киңлекләрен айкап, сезне, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрен белмичә, теләсәгез кая илтеп куючы кешеләр турында кечкенә генә брошюра тәкьдим итсәләр, начар булыр идемени!!. Экипаж, алай гына да түгел, аэрофлот һәм пассажирлар арасындагы мөнәсәбәтне тагы да якынайтыр иде бу! Пассажирлар экипаж членнарын күрмәделәр әле. Чөнки очучылар бу минутларда контроль карта буенча очуга әзерлекне тикшерү белән мәшгульләр иде. Самолетның борынына ук кереп утырган штурман Имам Усманоа инструкция пунктындагы юллар буенча сораулар яудыра, ә Рәшит Ибраһимов, икенче очучы Федя Митрофанов һәм бортмеханик Рифат Долотказин — һәрберсе дә үз өлешенә тиешле өлкә буенча җаваплар бирәләр. -ill лары кон кебек ачык. Шулай да, нәкъ үз вакытында, Сочига очучыларның билетларын теркәү башланды. Самолетка кереп утыргач та, стюардесса репродуктор аша: — Хәерле иртә, хөрмәтле пассажирлар,— диде.— Корабль командиры Ибраһимов һәм экипаж сезне ТУ-124 самолеты бортында тәбрик итә. Бу рейс Волгоград аша Сочига бара. Очыш ике сәгать буе дәвам итәчәк™ Ачык чырай белән каршы алып, һәрберсен уз урынына утырту, салондагы чисталык һәм җайлылык, шундый жылы сәламләү сүзләре һәркемнең йөзендә елмаю балкытты. Әле Казан аэропортыннан кузгалып киткәнче үк, аларда аэрофлот кешеләренә карата уңай фикер туды. Пассажирларның һәрберсе аларга үзләренең тормышын ышанып тапшырды. Һәркем очучыларны батыр йөрәкле, гадәттән тыш куркусыз кеше Озак та үтмәде, кемештәй һава лайнеры, болытларны ярып, югары күтәрелде. Ә штурвалны Рәшит әле һаман үзенә тарткан, димәк, биеклекне яулау дәвам итә. Җиде мең метр, сигез ме*^ тугыз мең... Приборлар терпедән терле саннарны күрсәтәләр. Спидометр аэропорттан ничә километр киткәнне белдерел тора, радиокомпас стрелкасы курс буенча туры барасыңмы-юкмы икәнен күрсәтә. Аларга карыйсың да, күренекле очучы Советлар Союзы Герое М. П. Водопьянов- ның «Күктәге дуслар» дигән китабындагы юллар искә төшә. Ул Казан аэропорты буласы урынга беренчеләрдән булып самолеты белән җиргә төшкән, Мәскәү — Казан — Свердловск арасында шактый очкан кеше. Менә шул трассада адашып йөрүе турында да яза ул. Чонки ул вакытларда очучыларга тимер юл бердәнбер маяк булып хезмәт иткән. Водопьянов бер тимер юл буйлап ял гыш читкә кергән, чонки икеөч Рвшит Ибрвһимо. штурВал янында к кон эчендә бер як читкә таба да яңа бер линия сузып өлгергаи булганнар... Хәзер инде теләсәң дә, алай адашу мөмкин түгел: җирдәге маякларны ышанычлы приборлар алыштырган... Менә тагын бер стрелкага күз саласың. Анысы биеклекне күрсәтә. Җир остеинән тугыз мең биш йоз метр биеклектә барабыз икән. Бортның тышкы ягында температура — минус SO градус... Рәшит приборларга карый, таулар артыннан таулар чабышкандай булып оелгән болытларны да күзәтә. Куркынычлары, яшенлеләре юкмы, әгәр андыйлар очраса, читләтеп үтәргә кирәк... Ул җирдә дә сүзгә бик ук юмарт кешеләрдән түгел, ә хәзер бөтенләй диярлек тынып калган, йез чакрымга бер генә сүз ычкындыра. Анысын да бик кирәк чакта гына. Салондагы кешеләр тормышы өчен кайгыртудандыр бу, билгеле... Күрше олкәләр территориясенә чыккач, һава шартлары бәтенлай икенче булып китте. Кон аяз, кырларда комбайннардан калган саламнарны җыеп йориләр. Дистәләрчә гектарларга җәелгән иген басулары да кул яулыгы кадәр генә булып күренә... Штурвалны икенче очучы Федя Митрофанов алды. Хәзер самолетны ул алып бара. Рәшит урыныннан торды да пассажирларның кәефләре белән кызыксынды. — Үзләрен ничек хис итәләр икән! — дип салонга юнәлде ул. Пассажирлар арасында өлкән кешеләр дә, яшьләр дә, балалар да бар. Кайсылары әле мондый югары тизлектә оча торган «ТУ» самолетларына беренче генә утырганнар. Кем белә, сирәк йөри торган кеше булса, Кара диңгез ярларына ике сәгать эчендә очып барып җитү аның күңелендә бик озак еллар буе онытылмас хатирә булып сакланыр. ...Кешенең гомере буена еллар тузаны кунып та искерми торган хатирәләре күп җыела, ләкин шуларның берсе — иң меһиме була диләр. Шулайдыр. Экипаж командиры Рәшит Ибраһимов өчен үп иң беренче мәртәбә якыннан самолет күрү ндо. Малай чаклар иде эле. Бервакыт, Кэшэ авылы встендә берничә мәртәбә әйләнеп, читкәрәк кенә бер самолет төшеп утырды. Малайлар авыл читеннән ук башланып китеп, тигез булып җәелеп яткан Еланлы кул болынына йегерделәр. Абыйсы Фатих белән Рәшит тә шунда чапты. Самолеттан ниндидер врачлар чыктылар. Авылның бер авыруы артыннан килгәннәр икән, шуны алып, самолет китеп тә барды. Авыл малайларының тынлыгын тәмам югалтты бу санитар самолет. Күбесе, берничә группага оешып, үзләре планерлар ясарга керештеләр. Бу елларда лачыннар илебезнең горурлыгы иде. Теньяк боз океаныннан Челюскин- чыларны коткару. Төньяк полюс аша Мәскәүдән Америкага АНТ-25 самолетында бер дә төшмичә очып үтү — бөтенесе дә яшь буын өчен үрнәк булдылар. Һәр мәктәптә, һәр класста шул очучыларга охшарга тырышу чиксез көчле иде. Рәшитнең абыйсы Фатих та Чкалов кебек булырга хыялланды. — Синең буең бик кечкенә, аннан таза гәүдәле дә түгел, сине мин техник итап алырмын,—дия иде ул Рәшиткә. Аның кушуы буенча Рәшит такталар шомартты, абыйсы белән планерлар ясады. Аны өй кыегына менеп очыралар иде. Кайсы җимерелә, һавада ук таралып, җиргә төшеп тузанга күмелә... Салам белән япкан ой түбәсенә малайлар төркеме көнгә берничә мәртәбә менеп йөри башлагач, олылардан да сүз булмый калмады, әлбәттә. Балта остасы Габдрахман абыйнын эш кораллары, үзе өйдә юк вакытта, тәмам яраксызга әйләнеп бетәләр иде.. Ә ул, шулай булса да, балаларын орышмады. — Булырсыз, очучы да булырсыз, — дия иде ул. Абыйсы һәм иптәшләре, син кечкенә буйлы дип, Рәшитне кимсетсәләр: - — Кайгырма, улым, күккә менәргә буй гына түгел, йөрәк тә, белем дә кирәк,— дип, аны юата да торган иде. Җиденче классны тәмамлаганда, Фатихның теләге һәркемгә билгеле иде: очучы, бары тик очучы гына булу! Училищега барып сынаулар да тапшырып кайтты ул. Ата кеше улының иңбашыннан сөйде. Үзе тар гына итеп калдырган мыекларын сыйпады. Улының хыялын тормышка ашыруы өчен ул да шатлана, хәтта эчтән генә горурлана да иде. Илгә дошман бәреп керү Фатихның хыялларын чәлпәрәмә китерде. Ул пехота училищесына эләкте, аны бетергәч тә сугышка керде. Өч ай үткәч, аның белән бергә киткән Халиков бик каты яраланып әйләнеп кайтты. Бергә иңгәиң сугышуларын, бер авыл өчен барган сугышта Фатихның каты яралануын һәм шул вакытта да очучы буг.а алмый калуына әрнүен бик озак итеп сөйләде ул. Абыйсының үлүе бик кызганыч һәм үкенечле булды. Инде тормыш йөген үзендә тарта башлаган Рәшит күзеннән дә яшь тамды. Күз яшьләрен кешегә күрсәтмәс өчен ишек алдына чыкты ул. Күз карашы ирексездән абыйсы менеп планерлар очырган өй кыегына төбәлде. «Синең хыялыңны үзем дәвам итәргә тырышырмын, абый»,— дип кабатлады Рәшит узенә-үзе. Абыйсының хыялы Рәшитнең омтылышы булып әверелде. Ләкин аны ничек тормышка ашырырга соң! Кешеләр, ирләре, балалары, әтиләренең үлүе турында кара печатьле хәбәр алсалар да, күз яшьләренә буылып булса да эшлиләр: бөтенесе фронт өчен, фашисттан үч алу өчен! Эш куллары җитешми. Шулай да ФЗӨга малайлар җибәрергә кирәклеге турында әледән-әле авыл Советына кәгазьләр килә. Әйе, анысы да ил эчен бик мөһим, заводларга да эшчеләр кирәк. 1944 елда Рәшит, тимер юлчылар хәзерли торган училищега эләгеп, электромонтер һөнәрен үзләштерә. Сугыш тәмамланды. Халык җиңү көнен бәйрәм итте. Рәшит абыйсы өчен биргән вәгъдәнең үтәлмәвенә борчыла иде. Кая барасың, белемең нибары алты гына класс... Авиация бит ул укуыңны сугыш өзде дип тормый, көн саен катлаулана бара, тирәнрәк белем таләп итә... кадый-. Нинди ген ТӘҮФЫЯК СӘГЫЯТОВ ф КҮККӘ ГАШЫЙК ЕГЕТ ф Бүгенге авиация турында сүз алып барганда. Россиядә туган. Советлар власте урнашкач тамырдан яңа үсеш алган. Беек Батан сугышында фашист илбасарларны кыйнап чыныккан һәм иң беренче булып күз алдына килеп баса. бүгенге кендә тынычлык сагында нык торган, деньяда тиндәше булмаган иечле Совет авиациясе һәрвакыт очышка әзер. Аңа бу эштә бай тәҗрибәсе ярдәм итә. Чөнки уп авиациядә инде 1929 елдан бирле эшли! Диспетчер Василий Георгиевич Корнилов 1946 елдан бирле самолетлар белән җитәкчелек итә. Иң катлаулы очышларда ярдәм курсәткәне ечен аңа берничә мәртәбә рәхмәт белдерелде. Механика мастерское слесаре Гайнанов та алдынгылар исәбендә. Ул хезмәт батыры гына тугел. яу батыры да. Ул партизан булган. Алар отрядының керәше И. Козловның «В крымском подполье» дигән китабында киң яктыртыла. Иван Абрамович Лугинец та уннарча ел бертуктаусыз оча. Ул Беек Ватан сугышында да кан койган. Хәзер уз тәҗрибәсен яшьләргә бирә. Ул дистәләрчә очучыларны корабль командирлары итеп тәрбияләде инде. Аның белән бергә ук хатыны Акна Николаевна да күптәннән бирле эшли. Шундый кешеләрне Рәшит ул вакытта белми иде әле. Аэропорт, андагы берничә очучы, самолетларга хезмәт курсәтучеләр дип кенә күзаллый иде ул коллективны. «Очучы була алмам инде, һич югында, самолетлар тирәсендәге берәр эшкә урнашып булмасмы»,— дип, кадрлар бүлегенә килде ул. — Кайда эшлисез! — диде бүлмә түрендәге эур естәл артында утыручы. — Моторлар тезү заводында. Электромонтер,—диде Рәшит һәм костюм кесәсеннән берничә кәгазь тартып чыгарды. Менә мин быел ДОСААФ оешмасы каршындагы радистлар курсында да укыган идем. Кадрлар бүлеге начальнигы алдына куйган таныклыкны бик озак кына игътибар белән карады. Ничектер, берәр хата, кәгазьдән берәр кимчелек эзләүчене хәтерләтә иде ул. «Фатих абыйсының хыялын тормышка ашыру теләге белән күпме генә тырышсаң да, еллар буе кичке мәктәптә укулар, шул ук вакытта курс тәмамлаулар — бгрысы да юкка чыкты, күрәсең. Булмады, берәр самолет тирәсендә эшләү бәхетенә дә ирешә алмады, ахрысы»- Рәшит тәрәзә аша урамга карады. Агач яфраклары да гүя аның борчылуын уртаклашып лепелдәшәләр. Алар кыска гына вакытка тынып торалар, әйтерсең лә егеткә күз тегәл, аны үгетлиләр: кайгырма, юләр, тормыш тотнагы бу аэропортның кадрлар бүлеге начальнигы гына тугел ич, илебездә башкалары беткәнмеһи, дия кебек тоелды аңа. Шул вакыт начальник әйтеп куйды: — Утырып тор, кем әле, әйе, Ибраһимов. — Өлгергәнлек аттестатында билгеләрең әйбәт икән,— дип сүзен дәвам итте ул,— Эшләгән килеш алай яхшы укыгач, димәк, башың эшли синең— — Белмим,— диде Рәшит, һәм башын күтәреп кадрлар бүлеге начальнигының күзләренә карады. Начальник та аңа карап аталарча бер сөйкемлелек белән елмая иде. «Белмим» сүзен бик дорфа әйтмәдемме икән! Әллә гафу үтенергәме!» Рәшит кинәт кенә торып басты, кулына урын таба алмагач, урындык артына тотынды. — Юк. юк, энем, утырып сөйләшик әле,— диде начальник.— Синең эшең завсдта да начар түгелдер. Шәп коллектив бит уп. Әллә берәр таныш кешең бездә эшлиме, я булмаса башка берәр сәбәп бармы! «Ни дияргә! Әллә барын да сөйләп бирергәме! Яшең егермедән узган, әле һаман балалык хыялы белән яшисең икән димәсме!» — Гомумән, самолетны яратам мин,— диде Рәшит, уңайсызланып кына. — Син акыл кергән егет инде,— дип. кадрлар бүлеге начальнигы аңа тагын да текәлебрәк күз салды.— Эшче коллектив арасында да чыныгу алган кеше. Әгәр без сине очучылар хәзерли торган училищега җибәрсәк, ә! Ничек карыйсың моңа! Сәламәтлек ягың сынатырлык түгелме! Рәшит моңа ышанырга да. ышанмаска да белмәде, ни әйтергә дә аптырап калды. — Әллә ниме... андый вариант та булуы мөмкинме! — диде ул. — Мөмкин. Сәламәтлек ягың ничек, комиссия үтәрлекме! — Врачлар әле бернинди дә авыру тапканнары юк. — Уйлап кара. Без заводыңа махсус кәгазь язып бирербез. Анда тоткарлык булмас. Ә училищега документларыңны бергәләп үзебез әзерләп җибәрербез— Авып белән Богырыспан гражданлык авиациясе очучылары училищесы арасында хатлар бик еш йори башлады. Хыялның тиздән тормышка ашачагына бер Рәшит кенә түгел, гомумән, семьяда да чиксез шатланалар иде. Рәшит ялга кайткач, Габдрахман ага, улы белән сейләшеп утырганда, болай ди . торган иде: “ ~ Мин башта җирдән карап торырмын, улым, аннан соң, әгәр яраса, яныңа да S утыртып карарсың әле, яме. ы — Ярар, әти, ярар. Исән булсак, ул көннәр килеп җитәргә тиеш бит инде. = Ләкин Габдрахман ага никадәр зарыгып көтсә дә, аңа самолетка утырып йөрергә з туры килмәде. Рәшит училищены тәмамларга сакаулы гына көннәр калгач, ата кеше 2 дөнья куйды. S Шулай да әнисен утыртып Ульяновск шәһәренә алып барырга туры килде Рәшит- 2 кә. Үзләренең Кәшә авылы һәм үзләре малай чакта самолет төшеп утырган Еланлы - кул болыны өстеннән очып үттеләр алар. Өстән озак кына карал баргач, ана гаҗәп ләнүен эчендә тотып кала алмады: ф — һәй, улым, бигрәк тә киң икән бу дөнья! — дип куйды. Дөнья матур, дөнья киң шул. Казан белән Ульяновск арасындагы маршрутка гына о да сыеп бетми ул. Рәшит, 1953 елда училищены уңышлы тәмамлап кайтканнан бирле, £ зәңгәр күгебез киңлекләрен иңли. Башта Татарстан районнарына хатлар, гаэета-жур- - наллар ташыды, аннан пассажирлар йортә башлады. АН-2 самолетына күчкәч, берничә _ еп рәттән Урта Азиягә барып. Фәрганә үзәнендә мамык кырларына ашлама сиптереп ’ тә йөрделәр, хәтта мамык җыюда да үзбәк кардәшләргә зур ярдәм күрсәттеләр махсус химикатлар сиптереп, яфракларын көйдерттеләр алар. Бу ысул комбайннарга Z мамыкны тиз арада чиста килеш җыеп алырга мөмкинлек бирде. Рәшиткә Татарстаннан шактый ерак булган башка урыннарга да очарга туры кил- 9 де. Илебезнең иң ерак төньяк шәһәре Норильскига да җибәрделәр аларны. Анда £ тайга урманнары уртасына экспедиция йөрттеләр. Аннары, хөкүмәтебезнең махсус ь заданиесе буенча, Татарстан егетләре Норильск шәһәреннән Красноярскига пассажирлар ташыдылар. Рәшит эштә сынатмады, осталыгын күтәрү өстендә туктаусыз өйрәнде, укыды. Аннары аны «Или самолетларына утырту өчен Ульяновскидагы гражданлык авиациясе училищесының югары курсларына укырга җибәрделәр. Шәһәргә килеп, шул бинаны эзләп тапкач, аптырап калды ул. Яшьлек елларындагы йөрәкне әрнеткеч көннәр искә төште. Кара әле, ничек туры килә. Нәкъ шушы бинада булганы бар бит аның. Абыйсы Фатих: «Сугышка китәбез»,— дип язгач, кышкы салкын буранда илле километр араны җәяү үтеп, Рәшит аңа йон оекбашлар китергән иде. Әле шунда Фатих абыйсы; «Без авылны чыккан чакта Күтәрелде бураннар. Я кайтырбыз, я кайтмабыз Сау булыгыз, гугаинар».— дип җыр да сузган иде. Соңгы курешү булган икән шул. Менә хәзер энең Рәшит бирегә, син үлгәч биргән антны үтәп, кук баскычларыннан тагын да югарырак менү өчен өйрәнергә килде— Курсларны уңышлы тәмамлады Рәшит. Берничә елдан яңадан бирегә килеп. ТУ-124 самолетында очарга укыды. Инде хәзер Рәшит Ибраһимоа «ТУ-124» лайнерында беренче очучы, экипаж командиры булды. Зәңгәр күн киңлекләрен айкап, ун мең сәгатькә якын очарга һәм 3 миллион километрдан артык араны үтәргә өлгерде инде ул. Бу бит җир әйләнәсе тирәли 75 мәртәбә очып үту дигән сүз. Төрле хәлләргә очрады ул күктә. Көз айлары иде. Рәшит. Харьковтан күтәрелеп. Симферопольгә таба юнәлде. Берникадәр араны үткәч, яңгыр башланды. By ни тагы: һава шартларының торышы турында кызыксынганда, явым буласы ачык әйтелмәгән иде ләбаса. Рөхсәт бирделәр, ул очып китте— Яңгыры бер хәл әле, дөбершатыр кук күкри, яшеи камчылый башлады. Ә җирдән һаман, куркыныч очравы бар, дип хәбәр итмиләр. Кинәт ниндидер бер сихри кеч аскы яктан самолетка китереп бәрде. Самолет биеклеген югалта башлады... Рәшит штурвалны кулыннан ычкындырмады. Берничә секунд эчендә хәлне чамалап алып, як-ягына каранды. Канатлар исән, димәк, зарар булмаска тиеш. Биеклекне һәм тизлекне рәткә салгач, ул, штурвалны икенче очучыга тапшырып, узе пассажирлар янына юнәлде. Шуннан соң Харьков аэропортына мөрәҗәгать итте: — Ту-124 корабле командиры Ибраһимов сейли. Ике минут элек кенә.- Аңа Запорожье, я булмаса Днепропетровск аэропортына төшәргә куштылар. — Юк, хәзер барып җитәбез инде,— диде Рәшит. Бу вакыйга аэрофлот кешеләрен аякка бастырды, шул сәгатьтән үк тикшерүләр, сорашулар башланды. Хәтта Рәшиткә берничә көннән СССР гражданлык авиациясе министрлыгы коллегиясендә дә җавап тотарга туры килде. Коллегия утырышын министр урынбасары алып барды. Рәшит мондый бүлмәләргә кереп, андый зур белгечләр алдында үзе белән булган очракны тикшерүдә катнашырмын дип уена да керткәне юк иде. Орышырлармы! Төрле сораулар биреп төп башына утыртырлармы! Дөрес, Рәшитнең төрле аудитория алдында чыгышлар ясаганы бар. Казан шәһәр Советы депутаты буларак та бик күп төрле мәсьәләләрне хәл иткәндә катнашырга туры килә иде аңа. Ләкин алар илебез күләмендәге коллегия түгел шул. Ярар, монда да кешеләр утыра бит әле дип, Рәшит үз-үзен кулга алырга тырышты. Хәлиең ничек булуы турында барын да ачык итеп сөйли башлады. Өстәл янында утыручылар бүлдермичә генә тыңладылар. Игътибарның шулай җылы булуы Рәшитне тынычландырды. — Шундый каты итеп, кинәт кенә нәрсә бәрелүен әйтә алмыйм,— дип тәмамлады ул сүзен.— Авиация буенча белгеч-галимнәрнең бер хезмәтендә дә мондый хәл язылмаган. Һава бушлыгы да ун километр биеклектә булмаска тиеш._ — Бу хәл әле беренче мәртәбә,— диде министр урынбасары, Рәшит сүзләренә кушылып.— Үзебез дә сәбәбен аңларга телибез. Галимнәр үзләренең сүзен әйтерләр әле. Тик шунысы мөһим: сез, иптәш Ибраһимов, иң кирәкле вакытта югалып калмагансыз. самолетны, пассажирларны исән-имин килеш төшереп утырткансыз. Өстәвенә, кирәкле урынга кадәр барып та җиткәнсез. Молодец, батыр икәнсез, киләчәктә дә шулай уңышлы очыгыз... Әйе, очышлары уңышлы аның. Экипажындагы Имам Усманов. Федя Митрофанов, Рифат Долоткаэин белән Ленинградка һәм Свердловскнга, Мәскәугә һәм Чиләбегә, Уфага һәм Симферопольгә, Куйбышев һәм Сухумига оча ул_. ...Безнең рейс — иң катлаулылардан саналган Сочи — Адлер рейсы. Төшү полосасына Кавказ таулары арасыннан килеп чыгарга кирәк анда. Күнекмәгән кешегә, очучылар кабинасыннан карал торганда, самолет шул югары тизлектә борыны белән җиргә кереп китәр кебек тоела. Юк, Рәшитнең оста куллары сәгатенә мең километр белән очкан гигант-кошны тиз буйсындыра икән... Төшү полосасы буйлап бераз баргач та, самолет туктап калды. Шунда Рәшит маңгаена бәреп чыккан тир тамчыларын сөртеп алды. Нәрсә, очучы кабинасы бик эссеме әллә! һич юк. җайлы итеп баш өстенә генә урнаштырылган вентилятор да әйләнеп тора әле. Җаваплылыкны тоюдан һәм моментның киеренке булуыннан бәреп чыккан тир тамчылары иде бу. Ни әйтсәң дә, салон тулы кеше, алар өчен миллионнарча сумнарны тотып ясалган җайлы, уңайлы самолет. Аны исән-имин килеш күтәреп, очып барып, төшереп утырту зур җаваплылык сорый шул. „.Яп итеп, кызынып кайтучы пассажирлар белән Казан аэропортына килеп утыргач, кешеләр рәхмәт әйтеп тешә башлаганнар иде инде. Шул вакыт трап янына аэрофлот формасы кигән бер кеше ашыгып килеп җитте. — Корабль командиры Ибраһимов кирәк! Рәшит! — дип кычкырып ук җибәрде ул, һәм траптан йөгереп менде дә кыска буйлы, шомырт кара чәчле очучыга кулын сузды.— Сөенеч, дус кеше, сөенеч. Сиңа беренче класс очучы исеме бирелгән. Бүгем Мәскәүдән СССР гражданлык һава флотыннан таныклыгы килеп җитте..