Логотип Казан Утлары
Роман

ЯШЕЛ ЯР

Кадерле укытучыларым Нурый абый Юсупов, Җәләл абый Хөс^нов. Фазыл абый Исхаков, Мария Константиновна Пятницкая, Маһинур апа Файзуллина, Александра Дмитриевна Айтова... Мин һаман сезне сагынам, сезнең турыда уйлыйм. Минем алдымда сез деньядагы иң гадел, иң яхшы һәм иң зур кешеләр

Габдрахман Әпсәләмов

 

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

 Дөньяны аксыл томан сарган. Ике адымнан да бер нәрсә күренми, беленми, әйтерсен, яр буйлап сузылган куе нарат урманы да, тын гына аккан киң Идел дә, ярга кысылып, туктаусыз гудок бнрә-бирә әкрен генә баручы теплоходлар, үзйөрешле баржалар, катерлар да юк, барысын да шул мамык кебек аксыл томан йоткан, ә яр буендагы зәгыйфь тавышлар — алар мәңгегә тынар алдыннан соңгы иңрәүләр генә. Тагын берничә минут үтәр-үтмәс барысы да бетәр, һични кузгалмас, шылт иткән тавыш ишетелмәс, бары тик аксыл томан гына йөзәр. Агач башыннан чык кунып авырайган яфрак өзелеп төшә. Ул гадәттәгечә үтә күренмәле зәңгәр һавада үз алдына очмый, төшимме, төшмимме дип икеләнми, бәлки өстенә сарылган вак энже бөртекләрен артык күтәрә алмыйча, томан эченнән башы гына күренгән агач төбенә үк тавыш-тын чыгармыйча ята. Аннары икенчесе, өченчесе төшә. Алары да, гүя менә безнең урын монда икән, дип язмышларына буйсыналар. Ләкин бу тыштан гына шулай, мәңгелек тынлык һәм тынычлык юк, ак томан эченнән кояшның беренче нурлары бәреп чыга. Башта алар йомшак, буйсынучан булып күренәләр, чынлабрак карасаң, алар бер дә курыкмый. чигенми, киресенчә, дөньяны сарган аксыл томанга һөжүм итәләр. Томан башта күзгә күренмичә, аннары ннде ачыктан-ачык дерелдәп куя, тартыла, сузыла, сирәгәя. Томан эченнән агач башлары, дача каралтыларының түбәләре, бераздан теплоход сыртлары калка. Тора-бара алар инде ачыграк күренәләр, томан инде җиргә сарылып, агач араларына посып, яр буйларына сыенып агыла башлый, гүя артына карый-карый китә дә ничектер кинәттән генә юкка чыга. Бөтен җир балкый, Идел үзенең ярлары, җем-җем иткән шаян дулкыннары, бихисап дачалары, көймәләре белән кабатланмас бер төс ала, барысы да кояшны сәламли... Нәкъ шул минутта Гәүһәр, иңенә чачаклы сөлге асып, су буена килеп басты. Тулы ак йөзендә, сылу гәүдәсендә йокы ләззәте дә бетмәгән кебек иде әле, әллә кай ягы белән ул яна гына мичтән чыккан җылы ак күмәчкә охшый иде. Әнә өстеннән күренер-күренмәс җылы буы күтәрелә кебек. Ә бераздан тамырларындагы бу җылы талгынлык юкка чыгар. Менә тын яткан суга таба бер адым, ярты адым гына атлыйсы калды. Гәүһәрнең озынча кара күзләре киңрәк ачылып китте, йөзенә елмаю чыкты, шуның артыннан ук як-ягына каранып алды. Былтыр су дачалар янында ук иде, быел әнә ничек кимегән, коеныр өчен дә ап-ак ком өстеннән әнә күпме барырга кирәк. Җәй башында Идел төбендә йомылып яткан кечкенә утраулар әле анда, әле монда калкып чыкканнар. Идел өсте инде тоташ су көзгесе түгел, ул чуарланып беткән, әллә ни хәтле култыклар барлыкка килгән. Бигрәк тә Иделнең бу сөзәк ярында шулай. Былтыр дулкыннар йөгерешеп йөргән урыннарда быел бер дә батмыйча автомобильләр чаба. Кайтып бетмәгән дачниклар да бу вакытта изрәп йоклыйлар әле, эшкә барырга да, болай йорт тирәсендә тулганырга да иртә. Яр буенда беркем юк. Августның икенче яртысында су керүчеләр гомумән сирәгәя, ай ахырына таба алар да бетә, бары тик һәвәскәрләр генә кала. Әмма аларны инде рәтләп күрмисең дә, чумып алалар да тизрәк өйгә йөгерәләр. Яшь укытучы Гәүһәрне исә һәвәскәрләр исәбенә кертеп булмый, ул күңеле теләгәндә генә коена. Суык тияр дип һич тә курыкмады, шулай чыныккан идеме, болай нык үзәкле кеше идеме, бу турыда да Гәүһәр баш ватмады. Ул күтәрелеп килгән кояшка, аннары ничектер үтә матур Идел өстенә тагын бераз көлемсери төшеп карап торды. Аның бу ваемсыз көлемсерәвендә, исе китмәгәнрәк бер кыяфәт белән басып торуында үз-үзенә эчке ышану да, тормышыннан тирән канәгатьлек тә, бәхет тою да бар иде. Шул ук нәрсә аның бөтен хәрәкәтләренә дә күчкән кебек: менә ул ашыкмыйча, кабаланмыйча эре бизәкле халатын салды, резин башлыгын рәтләде дә, эссе җәй көнен- дәгечә рәхәт тоеп, суга таба атлады. Чирканмады, суга кереп йөзеп китте. Тик су салкынлыгыннан сулышы гына капты. Икенче секундта инде ул бернинди тартыну сизмиш». колач салып йөзә иде. Күңеле булганчы коенгач, ярга чыгып, әйбәтләп сөртенде дә халатын киде, резин башлыгын салып озын толымнарын сүтте. Чәче юешләнә төшкән икән, әзрәк кипсен, өйдә үрермен дип, толымнарын аркасына таратып җибәрде. Аннары тагын бер тапкыр Иделгә карап алды: киң дә, тыныч та, мәһабәт тә. Күңелгә саласы иде шул олылыкны, аннары кыш буе йөртәсе иде шулай, кешеләрнең исен китәреп. Ишек алдындагы бакчада чәчәкләр чалмаларын кыңгыр салып утыралар. Җәйнең җәй буе Гәүһәр аларны карады, кадерләде, үстерде. Озакламыйча аларны өзәргә туры килер. Вазада алар матур матурын, тик озакка түгел, шуңа күрә кызганыч. Дөрес, киләсе елда аларның яңалары, тагын да матурраклары үсәр, шулай да болары кызганыч, өзмисе иде аларны, бураннарга, салкыннарга карамыйча, кыш буе саклыйсы иде шунда. Идел ярындагы эчке шатлыгын куып, күңелен нәрсәдер чеметеп алгандай булды, ул инде үзенең бер нәрсә дә эшләтә алмавын сизде. Дөресрәге, бер нәрсә дә эшләтергә кирәкми иде, чөнки табигать законнары барыбер үз юлыннан бара, алар синең катнашчыңа мохтаҗ түгел. Гәүһәр яңадан исе китмичәрәк елмайды юләрләнә кайчак яшь күңел, * Наратлар арасына салынган гаражга, жәйге кухняга Гәүһәр йөгерек караш кына ташлады, гүя алар чит кешенеке иде. Ике ягына да чалмалы чәчәкләр үскән тар гына юлдан тиз генә үтте дә, тәнендә юеш купальникның салкынчалыгын тоеп, ашыгып өйгә кереп китте. Дачалары ике бүлмәле иде. Берсе—алдагысы аш һәм килгән кунакларны кабул итү, икенчесе — арттагысы, йокы бүлмәсе. Арадагы ишек ачык калган. Гәүһәр башын гына сузып карады: ире Җәгъфәр ♦ мендәрен кочаклаган да тын гына мышнап йоклый. Гәүһәр елмаеп ь куйды да, террасага узып, чишенә башлады... Инде киенеп, кухняга чыгам дигәндә Җәгъфәрнең тавышы ише- “ телде: 3 — Гәүһәр, вакыт күпме соң? һай, иртә ич әле, нишләп шулай иртә тордың? * — Мин инде коенып та мендем. Бар, син дә коен, су май кебек. — Сөйләмә юкны. Җәгъфәр тәмле итеп киерелеп алды. — Кара, йокыңны качырасың ич,— диде Гәүһәр һәм көлә-көлә кухняга чыгып китте. Узышлый, ишек алдындагы чәчәкләргә тагын карап алды. Алар гүя тиздән өзеләчәкләрен сизәләр, кыңгыр салган чалмаларында ниндидер тирән моңсулык бар. Вакыты житкәч, өзми дә чараң юк шул. Анысы шулай, тик нигә сон Гәүһәр элегрәк моңа игътибар итмәде, ул бит чәчәкләрне өзәргә туры киләсен белә иде. Әллә, көне җитмичә кош сайрамый дигәндәй, вакыты житмичә бу уйлар да кешенең башына килмиме? Кухняда Гәүһәр, бераз боегып, сәгатенә күз ташлый-ташлый эшләде. Хәер, иртәнге ашка вакыт әллә ни кирәкми, көндез Гәүһәр мәктәбендә, Җәгъфәр институтында тамагын туйдырыр, ә менә кичкә аш әзерләр өчен кибеткә яки базарга кагыласы булыр. Ике кешегә булса да нәрсәдер кирәк бит, өйдә запас юк, шәһәрдәге квартираларында да такыр. Гәүһәрнең мондый хәлгә бер дә калганы юк иде. Шәһәрдә әллә ни запас жыеп булмаса да, шулай да тегесен-монысын алгалый иде ул. Җәгъфәр, жәйнең соңгы аенда ял итеп калыйк, дип бәйләнде бит. Аның теләгенә буйсынып, Гәүһәр бер атна инде шәһәрдәге квартираларына кайтканы юк. Хәер, Җәгъфәрне генә гаепләп булмый. Гәүһәрнең үзенең дә соңгы атнада табигать кочагында ятасы килде, мәктәптә эшли башлагач, бу рәхәтләр бик эләкмәс әле, иртәдән кичкә кадәр чабарсың, мәктәп тормышы шундый инде ул. Аннары, ял итүдән бигрәк, жәен башлаган этюдларын тәмамлыйсы килде аның. Вакытында Гәүһәр художество мәктәбендә укый алмады, ул чакта әти-әниләре исән булсалар да, авылда рәсем ясауның кирәкле эш икәнен кем белгән. Соңыннан Арча педучилищесында укыганда да аның бу теләге ничектер йомылып калды. Актыккы курста укыганда ул Җәгъфәр белән танышты һәм аңа кияүгә чыкты Ире аны авылга жи- бәрмәде, Гәүһәр үзе дә авылга китәм дип өзелеп тормады. Шәһәр мәктәпләренең берсендә аңа эш табылды. Менә шунда инде, башлангыч классларда укыту белән бергә, ул рәсем эшенә дә кереште. Җәгъфәр моңа әллә ни каршы килмәде, яшь хатынның яшьлек мавыгуы, күңеле кайткач, үтәр дә китәр, булмаган да диярсең, дип уйлады. Чыннан да икенче елны ук Гәүһәр бу эшен ташлады. Бер елдан соң мольбертын кулына алса да, Җәгъфәрнең мона тагын артык исе китмәде, тагын ташлар, дип уйлады. Ул кандидатлык диссертациясен язып бетереп килә иде. Ире үзе әйтмәсә дә, Гәүһәр аның нинди зур эш башкаруын бик яхшы белә, өйдә аңа эш өчен шартлар тудыру — Гәүһәрнең төп бурычы булып китте. Билгеле инде, мондый чакта үз эшләрең, күңелең никадәр яратса да, артка чикми булмый. Соңыннан Җәгъфәр диссертациясен уңышлы тәмамлап, югарырак эштә эшли башлагач һәм үзенә хас бер өлгерлек белән Идел буенда дача да салып жибәргәч. ГАВДРАХМАН ӘПСЭЛӘМОВ Гәүһәр яңадан рәсемнәренә тотынды, аның бу эшкә мәхәббәте сүнмәгән иде, әйтерсең, ак көл астында һаман шул алтын чаткы яшәгән. Дөрес, хәзер ул элеккечә мавыкмый, атаклы художник булу турында хыялланмый, әмма күңел юанычы өчен бу кадәресе дә ярый. Ул я Идел күренешләрен, я үз классындагы балаларның рәсемнәрен ясый. Җәен дачада да балалар күп була, ләкин Гәүһәр күргән бер нәрсәгә ташланмады, ул бөтен нечкәлекләренә кадәр үзе яхшы белгән балаларны гына — үз классындагы балаларны гына алды. Ире, иҗат өчен моның асла кирәге юк, төрлелек, киресенчә, художникны баета гына, дип әйтә башлагач, Гәүһәр, елмаеп, әкрен генә каршы килә яки: «Җәгъфәр, зинһар, минем эшемә катышма, мин бит шаярам гына», дия иде. Моны ул әллә чынлап, әллә юри әйтә, тик бу сүзләрдән соң ул бик озак уйланып’ утыра иде. Аның рәсемнәре арасында Юлдаш ДИ1ӘН бер малайның сурәте бар. Читтән караган кешегә бу рәсем тәмамланган кебек күренсә дә, Гәүһәргә аның кай җиредер ошамый иде. Җәй буе төзәтте, төзәткән саен бозды гына бугай. Ахырда бөтенләй ташлады. Менә мәктәптә тагын күзәтер әле, җитмәгәнен бәлки табар... Гәүһәр аш әзерләгән арада Җәгъфәр йокыдан торган иде. Ул әйбәтләп юынды, аннары машинасын карады. Өр-яңа «Москвич». Мондый әле күпләрнең төшенә дә керми. Җәгъфәр аны капотыннан сыпыр- галап та алды. Бу аның иң тирән канәгатьләнүен белдерә иде. Ул, башкалар кебек, машинасы белән сөйләшмәде, аны мактамады, гомумән аның яраткан берәр нәрсәсе турында сөйләгәне булдымы икән. Барысын күңелендә йөртте, бер нәрсәне түкмәде, чәчмәде. Иртәнге ашны уен-көлке белән ашадылар. Гәүһәрнең кәефе күтәренке иде. Ашагач, эчкәч, ул ирен дә ашыктыра башлады. Җәгъфәр сәгатенә карады да көлеп җибәрде: үз машинасы булган кеше шундый иртә кузгаламы соң! Егерме, егерме биш минутлык юл, ә хәзер сәгать ярым вакыт бар әле. Ләкин хатынына тагын бер карап алгач, сүзне артык куертмады. Бүген бит беренче сентябрь, Гәүһәрнең таң тишегеннән торуы да шуның белән бәйләнгән. Бүген инде аны өйдә тота алмыйсың, бу кадәресен Җәгъфәр яхшы белә иде. Ул, рәхмәт әйтеп, урыныннан торды да киенергә кереп китте. Бераздан өстенә әйбәт кара костюм, костюм өстеннән ефәк кара плащ кигән, ялан башлы, озын буйлы Җәгъфәр машинага кереп утырды. Янына күн папкасын куйды. Гәүһәр аның белән янәшә урнашты. Машина җиңел тәгәрәп урамга чыкты. Хәер, дачаның урам дип әйтер- леге юк иде. Башта алар агач арасыннан бардылар, аннары асфальт юлга борылдылар. Җәгъфәр кирәгеннән артык кызу йөрергә яратмый иде, әмма асфальтта тизлекне арттырмыйча түзмәде. Гәүһәрнең уйлары исә тагын да кызурак иде. Быел Гәүһәр алтынчы ел укыта инде, һәр ел беренче сентябрьдә ул нигәдер аеруча дулкынлана. Балаларны да, классны да сагынган иде ул. Ихтимал, үз балаларының булмавы да монда роль уйный торгандыр. Дөресен әйткәндә, Гәүһәр бала ярата, бала булмавы аны бик нык борчый иде. Тик гаепне кемгә сылтарга белмәде. Җәгъфәр исә бу турыда артык борчылмый, ыбыр-чыбыр асрарга өлгерербез әле, башта азрак яшәп калырга кирәк, гомер ике килми, ди иде. Әлбәттә, Җәгъфәр моны шаяра төшеп әйтә, Гәүһәрне күңелсезләндермәс өчен бар гаепне үз өстенә ала. Әмма чын дөресен белмәгәнгә, Гәүһәргә дә сүз озайтырга урын калмый. Шуңа күрәдер инде ул үз классындагы балаларга артык бәйләнгән. Алар гүя аның ниндидер җитешмәгән ягын тулыландыралар иде. Алда шәһәр күренә башлады. Бистә урамнарына килеп керү белән үк бүген беренче сентябрь көне икәне күзгә бәрелә башлады. Ак алъяпкычлар, ак якалы күлмәкләр кигән, кулларына чәчәк, портфель тоткан балалар, әби-бабаларын, әги-әниләрен ияртеп, мәктәпләргә ашыгалар. Сонга кала күрмик, дип уйлыйлардыр инде. Гәүһәр аларга карыйкарый ихтыярсыз көлемсерәп куйды. Монда сез түгел, сездән зурраклар да пошына шул, күгәрченнәрем. Аның күңелен тулысынча балалар биләп алды. Ничек яшәде соң ул алардан башка җәй буе? Юк, бу чын мәгънәсендә тормыш булмагандыр, бу... Кызык, ләкин бүген ул икенче мәртәбә инде бер үк уйга килде: күрәсең, вакыты ♦ җиткәнче кеше онытылып тора, ә аннан соң... Җәй буе Гәүһәр этюдлар белән мәш килде, кунакларына да шуларк ны гына күрсәтте. Ә хәзер инде болар артка чикте, онытылды. Бары 5 тик балалар гына, мәктәп кенә калды. Әнә дүрт катлы мәктәп үзе дә. 3 Асфальт, газоннар һәм бихисап балалар... Гәүһәр, машинадан төшеп, туры мәктәпкә юнәлде. Җәгъфәр эшлә- * гән җиренә китеп барды. Мәктәп янында Гәүһәрне бер төркем балалар “ каршы алды. Шаулашып-гөрләшеп исәнләштеләр. Гәүһәр гадәтенчә s аларның башларыннан сыйпады, аркаларыннан сөйде. Балаларның ° күбесенең кулларында чәчәк. Әмма алар үзләре дә чәчәккә охшый- » лар иде. и Гәүһәр балалар белән бергә мәктәпкә керде, аннары икенче каттагы укытучылар бүлмәсенә юнәлде, балалар өченче катка — үз класслары-_ на йөгерделәр. Укытучылар бүлмәсендә Гәүһәр дуслары белән исән- < ләште. Кайберләре белә алар дачада бер тирәдәрәк торганнар иде, кү- я бесен Гәүһәр җәй буе бөтенләй күрмәде, алар курортларда, санаторий- * ларда, ял йортларында булганнар. Якалыкларның очы-кырые юк, бик ь кызыклыларын шунда ук сөйләделәр. Ул арада бүлмәгә янадан-яна ч укытучылар тулды, кергән берсе я кул биреп, я баш иеп исәнләштеләр < дә иң якын дуслары янына уздылар. « Яше шактый өлкән булса да, гәүдәсе төз, кояшта янган йөзендә нур уйнап торган ак чәчле мәктәп директоры Шәриф Гыйльманович Исмә- гыйлов күренде. Ул барлык укытучылар белән ягымлы гына күрешеп чыкты, Гәүһәргә дә елмаеп кул бирде. Бср-ике сүз белән генә җәйге ял турында сорашты. Гәүһәр моннан бер атна элек мәктәпкә кереп чыккан иде, ләкин директорны күрмәде, завуч белән генә сөйләште. — Кайда болай кызындыгыз, Шәриф Гыйльманович? Сез ялга да бармадыгыз шикелле? — Иделдә яшик тә, кояшта кызынмыйк, имеш,—диде директор, кашын сикертеп.—Кар гая төшкәч, сез дә, Гәүһәр, Иделгә гашыйк булырсыз әле. — Мин болай да Иде.’гэ гашыйк, Шәриф Гыйльманович. Җәй буе Иделдән чыкмадым. — Күренеп тора,—диде директор һәм бзшха укытучыларга кул бирде. Ниһаять, коридорлар буйлап беренче күңелле заонок — бәйрәм звоногы яңгырады. 2 Укытучылар арасында күптәннән бер сүз йөри әле мәктәп күрмәгән, укый-яза белмәгән җнде-сигез яшьлек нәни баланың күңеле ап-ак кәгазь бите кебек, диләр. Укытучы анда үз «исемен» теләсә ничек яза ала, соңыннан бу язуны һәрвакыт күрергә, укырга мөмкин, имеш. Гәүһәр Арча педучилнщесында укыганда да, диплом алгач та бу турыда аз хыялланмады, ләкин теләгенә ансат кына ирешә алмады. Мәктәптә аңа икенче классны тәкъдим иттеләр, классны, аның элекке укытучысын мактадылар. Гәүһәр бу класстан кискен рәвештә баш тартты Ире Җәгъфәр моны белгәч, шаккатты, ләкин гадәтенчә тавышын күтәрмичә, сабыр гына әйтә куйды: — Тапкансың икән эш, Гәүһәр. Беренчегә булды ни дә, икенчегә булды ни. Мондый мәктәпкә алуларына шөкер итәргә кирәк иде. Гәүһәр моны ире әйтмәсә дә белә иде. Җәгъфәр аз тырышмады, тик шул ук вакытта үз ролен күпертмәде. Иренең бу сыйфатын белми иде әле ул, күңеленнән аңа мең рәхмәтләр укыды, менә шулай үзеңне күккә чөймичә яхшылык чәчеп йөрсәң иде, дип хыялланды һәм ирен тагын да ныграк ярата башлады. Айнык акыллы ире булмаса, үз сүз- лелеге өчен ана бик кыенга туры килер иде шул. Яшереп торасы юк, кайчагында Гәүһәр бөтенләй бала шикелле кылана, кая барасын да, ни эшлисен дә яхшы белми. Эш эзләгән борчулы көннәрдә Җәгъфәр аңа: «Әллә рус мәктәбенә генә урнашасыңмы?» дип тә әйтеп карады. Татар авылында туган, татар мәктәбендә укыган, русчаны училищеда гына өйрәнгән Гәүһәр рус мәктәбенә керергә бер дә батырчылык итмәде. Җәгъфәр дә бу тәкъдимнең урынсыз икәнен аңлап артык басым ясамады. Ире уз тәкъдимен бик каты яклар дип Гәүһәрнең коты очкан иде. Җәгъфәрнең кире кайтуын күргәч, эченнән ана рәхмәттән башка нәрсә әйтә алмады. Чыннан да нинди бәхетле ул! Әгәр ире аны ярты сүздән аңламаса, әллә нинди күңелсез нәрсәләр килеп чыгар иде бит. Гәүһәр үзен бик бәхетле сизде. Юк, ул иренең кадерен белергә тиеш, ире белән һәрвакыт бер сүздә торса, ул югалмас. Мәктәп директоры Шәриф Гыйльманович Гәүһәрнең тәкъдим ителгән класстан ни өчен баш тартуын сорашты да, күрәсең, яшь укытучының күңелен аңлап, тагын бер уйлап карарга булды. Җавап алыр өчен берничә көннән мәктәпкә кагылырга кушты. Ниһаять, Гәүһәр мәктәп директоры янына керде. — Мин уйладым,— диде Шәриф Гыйльманович, яшь укытучыга туры карап,— сезнең үтенечне канәгатьләндерергә булдым. Ак кәгазьгә үз исемегезне язарга тырышуыгыз миңа ошады. Ләкин, Гәүһәр, шуны онытмагыз, яхшы теләк бер, тәҗрибә бөтенләй икенче нәрсә. Асылда сезнең тәҗрибәгез бөтенләй юк. Сезгә класс ышану —бик зур тәвәккәллек. Сезгә үз өстегездә бик куп эшләргә туры киләчәк. Әлбәттә, без дә читтә калмабыз, әмма укытучы — сез, сезнең эшне тартып барырга җыенмыйбыз. Сезнең эш сезнеке булып калачак. Килештекме? Гәүһәр курка-курка гына беренче класста укыта башлады. Чыннан да аның алдында ак кәгазь икән. Ләкин ни язарга, ничек язарга? Укытучы исеме ул фамилия генә түгел бит. Башта Гәүһәр бик нык газапланды, бер нәрсә дә чыкмас кебек тоелган көннәре дә булды, икенче классны алмавы өчен дә үкенде. Иске эздән бик рәхәтләнеп барыр иде, ә балалар гел иске укытучыны күз алдында тотарлар иде. Моның нәрсәсе хәтер калдыргыч? Әгәр бик күпкә китсә, укыту эшендәге кайбер уңышсызлыкларны да аңа сылтарга мөмкин бит. Ләкин икенче секундта Гәүһәр мондый уеннан нәфрәтләнә, тизрәк завуч, директор янына йөгерә, үзенең барлык уңыш- сызлыкларын яшермичә сөйли. Өлкән иптәшләре аның чәпчүен тыныч кына тыңлыйлар, үз-үзенә ныграк ышанырга чакыралар. Нигәдер Шәриф Гыйльманович Гәүһәргә аеруча нык тәэсир итә. Ул әллә ни әйтми дә кебек, ә Гәүһәр аның яныннан үз-узенә ныграк ышанып чыга Аннары Гәүһәрнең тынычлануында Җәгъфәрнең роле дә зур иде. Ул бит һәрвакыт Гәүһәр янында, аның пошынуларын гел күреп тора, шуңа күрә аның киңәшләре дә төплерәк шикелле. — Башта үз көчеңнең чамасын белмисең, Гәүһәр. Соңыннан үзеңнең шундый беркатлы булуыңа үзең үк гаҗәпләнәсең. Сии тынычлан, Гәүһәр. Җәгъфәр шулкадәр дөрес әйтер икән. Бар да ул дигәнчә булды. Башта Гәүһәр тынычланды, үз-үзен кулга алды, ярты елдан соң инде үз-үзенә көлемсерәп карый башлады. Инде күр, аның классы дүртенчене бик уңышлы тәмамлады, бер укучыга да тартып-сузып өчле куярга 26 туры килмәде. Гәүһәр намусына тап төшермәүгә бик шатланды. Яшь укытучыны завуч та, директор да мактады, ләкин яшь укытучы үзенең беренче тәҗрибәләрен онытмады, еллар үткәч тә болар истән чыкмады. Хәзер ул тагын икенче ел яңа классны укыта, шактый тәҗрибә туплады, Шәриф Гыйльманович янына да азрак керә башлады. — Сез бик һаваланып китмәдегезме, Гәүһәр? Әйткәнне авырга ал- ф магыз, ара-тирә без картлар янына кергәләгез, онытып куймагыз. ь — Сезне онытаммы сон, Шәриф Гыйльманович. Күңелемнән әле =■ булса сезгә рәхмәт әйтеп йөрим. g Кеше дигәнеңә, бер карасаң, бик күп нәрсә кирәк, икенче карасаң, S кепкечкенә нәрсәгә дә ул бик канәгать, хәтта баладай шатлана, сөенә, ~ бөтен яшәеше шул якты нур эчендә үтә кебек. Аннан дөнья тагын да Ф киңәя төшә кебек. Ул бүген дә, иртәгә дә, аннан соң да шул нур эчендә мәктәпкә йөрер, нәкъ сәгать тугызда класс ишеген ачар һәм: «Исәнмесез, балалар!» дип дәшәр. Балалар аңа хор белән җавап бирерләр, баскан урыннарында кузгалмаслар, Гәүһәрнең: «Утырыгыз, балалар!» дигән гадәти сүзләрен көтәрләр. Бер секунд, бәлки аннан да кимрәк Гәүһәр аларга карап торыр, барысын берьюлы күрер, башыннан бик күп уйлар кичәр, хыялы әллә кайларга китәр, балалар дәү булып аның янына басарлар,— хыял тиз йөри бит. Көн артыннан көн үтә торды. Балалар әле тын калып, ниндидер могҗиза көткән кебек Гәүһәрнең сүзен тыңлыйлар, әле башларын кыңгыр салып, тел очларын чыгарып язалар, хисап мәсьәләләрен чыгаралар. Бармаклары карага буялып беткән, бер-берсен төрткәлиләр дә, бер-берсен үчекләп алырга да өлгерәләр. Әнә тәрәзә янында гына Гәүһәрнең сөеклесе—Юлдаш утыра. Гәүһәр бу баланы нигәдер бик ярата, җәй көннәрендә хәтта дачасына да алып баргалый иде. Әнә кара инде: бер күзе урамда, бер күзе класс эчендә Үзе көлемсери дә, үзе җитди дә кебек. Дәресен сорасаң, күзен дә йоммыйча жавап бирә. Киеме генә бераз шапшаграк, тапланып беткән, әйтерсең, бөтен уйнаганы кара гына. Хәтта битендә дә кара табы бар. Хәер, башкалары да Юлдаштан әллә ни аерылмыйлар. Башта гына, беренче класста укыганда гына алар Гәүһәргә бер төсле сыман тоелганнар иде. Соңыннан барысы да үзгәрде, утыз алты баланың холкы утыз алгы төрле булып чыкты. Менә инде син аларның җаннарына ачкыч тап! Кайчак Гәүһәр тәмам алҗып бетә иде, ләкин бер вакытта да алардан күңеле кайтмады, киресенчә, бу балалардан башка тормыш та юк кебек тоела иде аңа. Сентябрь урталары якынлашса да, Гәүһәрләр әле һаман дачада торалар. Көннәр бик матур, җылы, җәй белән саубуллашырга вакыг дигән уй башка да кереп чыкмый. Аннары үз машиналары булган кешеләргә күп дигәндә утыз минутлык юл — монысы инде бәген тукталышларны санаганда — юлмыни ул. Бик ашыксалар егерме минутта да шәһәргә барып җитәләр. Җәгъфәр эштән кайтканчы Гәүһәр шәһәр квартираларына керергә өлгерә, кайчак кибетләргә дә кагыла, кайчак өй эчен аз-маз җыештыргалый — хатын-кызга өйдә һәрвакыт эш табыла бит. Балаларның дәфтәрләрен Гәүһәр, кагыйдә буларак, дачада карарга ярата иде. Хәзер бит Идел ярларында кеше аз, сиңа берәү дә комачауламый. Син кичке кояш яктырткан Иделгә карый-карый ачык тәрәзә каршында утырасың. Кайчак, дәфтәрләрдән аерылып, терсәгеңә таянган килеш хыялга да чумасың. Кичке Идел уйландыра Ничектер буыннан-буынга шулай килеп чыга инде, без Иделдә бик күптәннән торсак та, аның матурлыгына бәя биреп җиткермибез, апа гади бер нәрсәгә караган шикелле карыйбыз. Хәлбуки, Идел—тиңдәше юк нәрсә, аның ярында иң нечкә ләззәтне алырга мөмкин, тойгыларың тупасланмаган булса, аның ярында бер вакытта да эчең пошмас. Ул бит гел бер төсле генә җәелми, ул һава хәленә карап та, кешенең кәефенә ГАБДРАХМАН УПС9Л0М0В карап та мен төрле үзгәрә, күңел чоңгылыннан әллә нинди уйларны калкытып чыгара һәм син шундый уйларның барлыгына, яшәвенә кайчак үзең дә гаҗәпләнәсең. Кара, дисең, нинди матур, тирән уйлар, ә алар йомылып ятканнар, син аларның барлыгын да белмәгәнсең. Шуннан соң Гәүһәр бер кадәр вакыт таң калып утыра, аның җырлыйсы да, кычкырып көләсе дә килә. Кайчагында ул, киресенчә, ничектер басынкылана, моңлана, жылыйсы, үкерә-үкерә җылыйсы, барысын да өр- яңадан башлыйсы килә. Әле соң түгелдер, гомер әле үтмәгәндер... Хәер, Гәүһәр моның нәрсә икәнен белми, бу уйларның ник тууын да аңламый. Әле генә аның кәефе шәп иде бит, әле генә ул бөтен дөньясыннан канәгать иде, хәтта ерак киләчәккә карап та бернинди исәп тотмый иде. Күрәсең, бу яшьлектер, яшьлегендә кеше йөгәнсез уйлар белән хыялланырга тиештер, шуның өчен дә кешегә яшьлек бирелгәндер. Өстенә пижама гына кигән Җәгъфәр күп вакытта китапларына төртелеп утыра, яктырак булса, машинасы янында чуала, Гәүһәргә комачауламый. Тик хатынының, сагышланып, бер нәрсә дә эшләми утыруын күрсә генә янына килә, гүя өзелгән җирдән генә башлап, берәр мәзәк сөйләп ала, көлдерә, үзе дә тыйнак кына көлә. Ана авыр сүз әйтергә дә белмисең, нигә көчәнәсең, дип читкә кагарга да мөмкин түгел, Җәгъфәр барысын да белә, күрә, кирәк булса, һәммәсен сөйләп тә бирә, тик күп вакытта кирәк кенә тапмый, юри юк-бар нәрсәләр белән көлдерә. Кәефе бик кырылган чакларда гына Гәүһәр иренә берике авыр сүз әйтеп ала. Ләкин шунда ук кире дә кайта, гафу үтенә. Ул бит үзе дә фәрештә түгел, шуңа күрә ирләргә нәрсә гаҗәпләнәсең, ирләр бит ни әйтсән дә бераз башкарак инде. Җәгъфәр хатыны янында бүген гадәттәгедән озаграк утырды Караңгы төшсә дә ут кабызмадылар, бер-берсенә сыенып, вакыг-вакыт көлешеп тә алгаладылар. Кайчагында алар менә бүген бер-берсенә ниндидер сер әйтерләр кебек тоела иде, ләкин нинди сер? Үзеңә дә аңлашылмас нәрсәләрне кешегә әйтәләрме?! Сүз сүзне чыгара бит, әллә ниләр әйтеп ташларсың, аннары үкенеп бетә алмассың. Әмма вакыт соң иде инде. Җәгъфәр беренче булып урыныннан кузгалды. Кухняда чәй куйган идем, кайнап бетмәгән булса, хәзер кертәм. диде. Гәүһәр ире чыккач та берничә минут утырып торды әле, аннары урыныннан кузгалып, ут кабызды. Эшләнеп бетмәгән этюды күзенә чалынды. Елмаеп куйды. Бу баланың үзенчәлеген таба башлаган иде ул. Ашыгырга гына кирәкми. Кем белә, бәлки Юлдашның рәсеме аңа дан китерер. Аның турында художник дип сөйли башларлар. Озакламый чәй эчтеләр. Гәүһәрнең кәефе ачылып китте, ул күп көлде. Аның көлүе Җәгъфәргә дә ошый иде, Гәүһәр бөтенләй эчкерсез, хәтта беркатлы кебек көлә, ә кешенең беркатлылыгы, эчкерсезлеге аның сафлыгын күрсәтә түгелме? Җәгъфәр үзен дә бәхетле итеп тоя башлады. Иртән ул бик иртә торырга, Гәүһәрне шәһәргә җилтерәтеп кенә илтергә уйлады. Иртәгә шимбә, җәй белән саубуллашыр өчен берничә пар кунак та чакырырга кирәк булыр. Гәүһәргә бу турыда иртәгә, машинада барганда гына әйтер, алдан әйтеп хатын-кызның башын катырасы юк, алар бит әллә нәрсә уйлый башлыйлар, көтмәгәндә булса, уйларга вакытлары да калмый. Иртә белән Гәүһәр гадәтенчә бик иртә уянды, ирен борчымас өчен сакланып кына ишек алдына чыкты. Көн бүген бик яхшы булырга тора, гадәттә булмаганча җылы, тын Коенмыйча ничек түзәсең. Соңгы көннәрдә Гәүһәр инде коенмый башлаган иде, бүген сөлгесен, резин башлыгын алды. Яр буена килгәч, Иделгә карап торды. Ул инде суның салкынайганлыгын белә, ләкин бүген моңа бер дә ышанасы килми, үләннәр дә юри генә корыган кебек, кояш та юри генә ялкаулана кебек, югыйсә ул җәйдәге кебек ялтырар төсле. Тик су гына тагын кими төшкән, утраулар да арткан. Гәүһәр гадәтенчә чирканмыйча чишенде, чирканмыйча суга керде. Су салкын иде. Гәүһәрнең сулышы капты, бик кызу йөзеп китте. Әмма тәне жылынмады, ул бераз йөзгәч тә ярга борылды. Тик сөртенеп, киемен кигәч кенә тәне кыза башлады. Өзелми калган чәчәкләр кояшка борылганнар иде. Күр, кояш кызуы аларны нишләтә. Шулай да чәчәкләр вакыты үткән, алар инде жәйдә- ф гечә шатландырмый да. Гәүһәр дә тизрәк өйгә кереп киемен алмаштырырга ашыкты. с Җәгъфәр инде торган иде. машинасын көйләгән, чәен куйган. Гәү- ч һәр урын-жирне жыештырып бетерүгә Җәгъфәр чәйнекне алып керде, g Бик күңелле итеп чәй эчтеләр, Гәүһәр Иделдә коенуның рәхәтлеге тук рында сөйләде, ире, күз кысып, әкрен генә көлгәләп утырды. Ул хәзер ф түгел, жәй уртасында да коенырга ашыкмый. Хәер. Гәүһәр инде моны күптән белә, иренең бу гадәтеннән көлә-көлә туйган да иде. Җәгъфәр, алдан уйлап куйганча, машинаны бик кызу алып барды. Ул канәгать иде, йөзе алсуланган, күзләре очкынланып киткән. Юк, гомер буе яшә, гомер буе өйрән икән! Гәүһәрнең әле ирен мондый итеп күргәне юк иде. эчке сөенеч белән ана карады. Җәгъфәргә шул гына кирәк тә иде, чак кына көлемсерәп, башын какты да кунаклар турында әйтте. Гәүһәр иренең көтелмәгән кунакларын кайчак яратып бетермәсә дә, аның тәкъдименә бер сүзсез риза булды. — Алайса мин, әйберләр алып, сине өйдә көтәрмен, син озаклама,— диде. Шимбә көнне балалар аеруча бер күтәренкелек белән каршы алалар, бу көн мәктәптә гомумән ничектер бик тиз үтә. Гәүһәр соңгы дәрес килеп житүен сизмәде дә. Менә инде балалар шау-гөр килеп өйләренә агылалар. Гәүһәр аларга карый да көлемсери, бик кызу чапканнарын тыя төшә. Хәер, әгәр мөмкин булса, ул үзе дә алар белән бергә чабар иде. Эше артык күп булганга түгел, болай, юри генә чабар иде. Әнә балаларның ашыгырга сәбәпләре бармыни5 Юк бит. Йөгерәселәре килә, шуна йөгерәләр. _ Кибеткә кереп Гәүһәр тегесен-монысын алды да өйгә ашыкты. Җәгъфәр кайтмаган иде, ниһаять, кайтып кергәч тә нигәдер бераз күңелсез торды. Гәүһәр моңа шунда ук игътибар итте, сәбәбен сорады. — Шимбә көнгә юри үч иткән кебек эш өяләр,—диде ул һәм хатыныннан:— Син әзерме? — дип сорады. Гәүһәр күптән әзер иде. Утыз минуттан алар инде дачада иделәр Монда Җәгъфәрнең кәефе бик тиз ачылды. Ул аеруча бер дәрт белән хатынына табын әзер ләргә булыша башлады, бигрәк тә эчемлекләрне тырышып тезде. Ул үзе күп эчми, Гәүһәр күпме торып та аның бер тапкыр да исергәнен күрмәде, әмма эчемлекләрне әзерли белә иде. Гәүһәр гажәпләнүен яшерә алмыйча, кайдан мондый шәрапларны табасың, мондый маркалы, печатьле, медальле, мондый шешәле коньяклар кибеттә юк бит, дип сораштыргалап та карады. — Кирәк булгач, табасың инде,— диде Җәгъфәр, тыйнак кына — Кунак бит синең өстәлгә куйганыңны барысын да эчеп бетерми, ә нн куйганыңны күзәтә. Бигрәк тә хатын-кызлар. Дача Иделгә карап салынганга, бүлмәләрдән һич кояш китми, Идел аръягына төшеп кызарып баеган чагында да тәрәзәдән бик яхшы күренә. Көннәр әле бик яхшы тора, күктә бер болыт кисәге юк, кояш нәкъ җәйдәгечә көлә, тик Идел өсте генә каралган кебек. — Быел әллә нәрсә генә булган диярсең, жәй белән көз урыннарын алмашкан кебек. Хәерлегә генә булсын иде,—диде Гәүһәр. Аның йөзе көләч тә, аз гына сагышлы да кебек. Җәгъфәр елмаеп куйды. — Минемчә, укытучы моны белергә тиеш. Бездә кунак булмый торып, көннең бозылырга нинди хакы бар. Аннары көз матурлыгы көн ГАВДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОН кояшлы булганда гына күзгә күренә бит. Шулаймы, жан кисәгем? — Җәгъфәр, берничә адым арткарак чигенеп, бер күзен кыса төшеп, өстәлгә карап торды.— Булган бит, әй! — Харап инде,—диде Гәүһәр, көлеп.—Өстәлгә шәрап куюда әллә нинди шигърият күрәсең. — Юк, Гәүһәр, моны миңа кадәр мең еллар элек күргәннәр, без бары тик кабатлыйбыз гына. Вакыт күпме икән? — Ул көзгеле өстәлчек өстендәге түгәрәк сәгатькә карап алды.— Әһә, вакыт бар икән. Өлгерәбез. 3 Бу вакытта инде дачалар тирәсендә автомобильләр күп йөрми иде. Шуңа күрә, еракта машиналар гүләве ишетелгәч, Жәгъфәр бер дә ялгышмады: бу кунаклар иде. Ике-өч минуттан инде «Победа» белән «Москвич» Җәгъфәрләр каршына килеп туктадылар. Алдагы машинадан хатыны белән инженер Исрафил Дидаров төште. Ул кыска муенлы, таза гәүдәле, күркәм генә бер кеше иде. Күп булса, аңа иллеләр тирәседер. Хатыны шактый яшь күренә. Өстендә бик модный итеп тегелгән, нечкә билле, карасу кызыл төстәге күлмәк, иңенә генә салган бик әйбәт фуфайка. Арттагы машинадан өстенә яшькелт плащ кигән, чәче агара башлаган, алтын күзлекле бер ир белән шулай ук урта яшьләрдәге бер ханым төште. Хатынның өстендә кичке кара күлмәк. Тонык жирән төс бөркеп торган чәченә, Исрафил хатыны кебек, купшы укладка ясатмаган, бәлки биек итеп өеп куйган. Исрафил Дидаров Җәгъфәр белән кул биреп күрешсә, Гәүһәрнең кулын үпсә, әлеге алтын күзлекле, карап торырга бер галим сыман күренгән ир бик нәзакәтле итеп башын гына иде, аннан күреп хатыны да бик эре исәнләште. Аларның беренче килүләре, Гәүһәр хәтта кем икәнлекләрен дә белми. Иң актыктан машинадан хатыны белән төшкән кеше шактый яшь, күп булса аңа утызлар тирәсе булыр. Хатыны тагын да яшьрәк. Аларның киемнәре дә, үзүзләрен тотышлары да гадирәк. Аннары машинаны да ул үзе йөртә, чөнки алдагы машинада гына шофер бар иде. — Ничек, дуслар, өйгә керәбезме, әллә әзрәк су буйларын әйләнеп киләбезме?— диде Җәгъфәр кунакларына. Барысы да алтын күзлеклегә карадылар. «Монда иң зур кунак шушы икән», дип уйлады Гәүһәр. Җәгъфәр бераз таныш булган Дида- ровлар гына булыр дигән иде. Шуңа күрә Гәүһәр ят кунаклар алдында югалып калды. Үзен ничегрәк тотарга да белмәде. Әллә инде бу кунаклар алдында, үзеңне түбән төшермәү өчен, бик эре кыланырга, әллә, киресенчә, үзең турында уйламыйча, аларның кәефләрен күрергә? — Өйгә караңгы төшкәч тә керергә өлгерербез, хәзер Иделне әзрәк карыйк,— диде алтын күзлекле. — Алайса бик шәп, менә шушы сукмактан киттек. Ул яр буена алын чыга, аннары яр буйлап китә, һәркем теләгәнчә барсын, ашыгасы юк,— диде Җәгъфәр. — Җәннәттә торасыз икән,—диде Дидаров, тирә-ягына каранып.— Бу карагайлар, ә! Мин Казан тирәсендә булгалаган кеше, ләкин монда гажәп икән, әй. Бигрәк тә заводтан соң сулышлар киңәеп китә. Бер дә диңгез һавасы кирәкми.— Дидаров әле кичке кояшның соңгы нурлары белән яктыртылган мәһабәт наратларга, әле агач арасыннан ялтырап күренгән Иделгә карап сокланып барды да: — Кеше дигәнең матур урыннарны таба белә икән,—диде.— Мин үзем Урал якларында туган анда менә шундый искиткеч матур урыннар, мәһабәт карагайлар бар. Яшь чакта, билгеле, аның кадерен белмәгәнбез, аяк астында шун- дый матурлык ятсын, имеш.— Дидаров башын селкеп әкрен генә көлеп жибәрде. — Бәлки, фамилиягезнең тарихын да сөйләп жибәрерсез,— диде Җәгъфәр, елмаеп.— Бер вәгъдә иткән идегез бит. — Була,— диде Исрафил.— Туган яклар бер искә төшкән икән, нигә сөйләмәскә. Белмим, әллә Диндаров, әллә тагын башка шунын ж шикелле бер кушамат булган инде бездә. Сөйлиләр иде, безнең бабайның бабасы бик гайрәтле кеше булган, имеш. Әлбәттә, Урал таулары 5= арасында адашкан бер татар авылында революционерлар яшәмәгән, е- ул сүзне алар ишетмәгәннәр дә. Теленә ни килгән, шуны такылдаган, g Әйтәләр иде, бабайның бабасы мулла булырга да бик кызыккан, дин к турында да бик белдекле булып кыланган. Әйтәләр иде, бабай ике- ф шәр-өчәр көн тоташтан бәхәсләшкән. Яшьлегендә, мәдрәсәдә укып йөргәндә схоластикага оста булган. Аннан аны ни өчендер кутаннар, мин үзем хәерче булганга куганнардыр дип уйлыйм. Сөйләгәндә бик күп «ди-ди» кыстыра торган булган. Әллә шуның өчен инде ана «дидар» дип кушамат такканнар. Соңыннан бабайлар, әткәйләр шул кушаматны фамилия иткәннәр булса кирәк. Татар арасында сирәк очрый торган фамилия, шуңа күрә мине күбесе әзербәйжан яки башка берәр Кавказ халыкларыннан түгелме дип тә йөриләр. Хәлбуки, күрәсез, борын да, төсбаш та бөтенләй аларныкына охшамаган, чеп-чи татар. Бу вакытта алар, Җәгъфәр белән култыклашып, шактый киткәннәр иде. Алар артыннан, бераз кала төшеп, хатыны белән алтын күзлекле, алардан соң хатыны белән көләч егет һәм иң арттан Дидаровның хатыны белән Гәүһәр бара иде. Дидаровның хатыны, ире кебек, шактый сөйләмчәк кеше икән. Ьашта ул ирен мактады, бик уңган, бик булдыклы кеше, ди, кирәк әйберне таш астыннан да таба. Аның белмәгән кешесе юк, һәр жнрдә әшнәсе бар. Бу алтын күзлекле дә аның бик якын дусты икән. Исрафил әйтә, ул бик зур урында эшли, ди. Ә хатыны бер копировщица гына ди, карап торсаң, үзен әллә кемгә саный,—дип, Дидаровның хатыны аны яратмавын да яшермәде. — Ә яшь егетләр кемнәр? — дип сорады Гәүһәр. — Бер инженер лиме шунда. Минемчә, аны машинасы өчен генә йөртәләр шикелле. Мин аны әллә ни белмим дә. Кайчагында очраклы гына бер очкын кешене баштанаяк яктыртып жибәрә. Шуннан соң син аңа карыйсың да исен, китә: улмы соң бу, кинәт алмаштырмадылармы? — дисең. йөзен кичке кояш нуры яктырткан Исрафил хатыны нәрсәдәндер әкрен генә көлә башлады. Кеше үзе көлә, үзе... гажәп кызганыч! Күзләрендә ниндидер яшерен курку. Үзе һаман иренә карын, гүя ул хәзер ана ниндидер коточкыч нәрсә әйтергә тиеш. «Фәнүзә апа, ни булды сиңа?» дип кычкырасы килде Гәүһәрнең. Ләкин кычкырырга кирәкми иде. Фәнүзә кояш күзеннән чыкты һәм, бернн булмаган кебек, Гәүһәр белән янәшә бара башлады. Тик ара-тирә генә иренең тавышына колак салып башын кыйшайта иде ул. Ирләр су янында ук туктадылар Кип һәм тыныч елга өстенә кичке кояшның кызгылт нурлары жәелгән. Кояш үзе түп-түгәрәк кызыл шар — бөтен көченә балкый. Берничә минуттан ул Идел аръягындагы таулар артына яшеренер. Хәзер бик жылы, хәтта көндезгедән дә жы- лырак кебек. Еракта пароходлар бөтен утлары белән балкып үтәләр. Музыка уйный. Кич белән, су өстендә, музыка гажәп тәэсирле, моңлы була бит, әллә нәрсәләр сөйли, әллә нәрсәләр искә төшерә кебек. Гәүһәр менә шул күренешне рәсемгә төшерсәң иде днп уйлады. Су өстенен чак-чак кына тибрәнеп торуында, кояш яктысы белән саубуллашкан мәһабәт нарат урманында, кичке тонык яктылыкта, озын-озыы күләгәләрдә, пароходның үзенә бер төрле мәһабәт барышында музыка ГАЕДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ бар шикелле. Менә шуны рәсемдә бирсәң иде дә, рәсемең, музыка кебек, кешене иркәләсен иде. Кояш инде тау артына яртылаш баткан. Аның тирәсендә бер генә болыт та юк. Димәк, иртәгә дә көн яхшы булачак. Ул да булмады, кояш Идел аръягына төшеп яшеренде. Хәзер офык буе алсу, кызыллык белән капланды. Бездә ерак көньяклардагы кебек кояш югалу белән җиһанны караңгылык сармый, алсулык шундый саф, Идел аръягындагы таулар шул саф алсулыкта шундый ачык күренәләр, аларга бик озак карап торасы килә һәм күңелдә гаҗәеп уйлар туа. Ә алсулык көчәя генә бара. Бу алсулык көзгедәй шома су өстенә дә, бу яктагы ап- ак комга да, өстәрәк сузылып киткән карасу-яшел урманга да йоккан кебек. Шулай да бераздан кояш баешындагы алсу төсләр әз генә тоныклана башлады, аның каравы кичке зәңгәрлек көчәйде, көз булса да караңгылык тантана итәргә ашыкмады. Киресенчә, буп-буш су буенда йөрүе хәзер ничектер аеруча рәхәт иде, кайдадыр күзгә күренмәгән моторлы көймә тавышы шул хәтле ачык һәм йомшак булып ишетелә, син аңа игътибар да итәсең, итмисең дә кебек. Элек бар идеме, юк идеме — яр буйлап сузылган, минут саен карала барган урман өстендә ай да күренде. Ул әле тулып җитмәгән, шулай да яртысыннан узган инде. Хәзергә әле ул бик якты да түгел, офыктагы алсулык тәмам сүнгәч кенә ул күк гөмбәзендә бер ялгызы калып, көмеш нурларын яр буйларына, киң Идел өстенә, урманнарга сибеп, аларга кабатланмас бер төс бирер. Төркемнәр бер-берсеннән ун-унбиш адымнарда туктаганнар иде, аннары бергәрәк тупландылар. — Инде кайтсак та була торгандыр. Ничек, Гәүһәр? — диде Җәгъфәр. — Кунаклар ни әйтер бит? Табигать матурлыгын күреп туйдылар микән? — Кайтыйк,— диде алтын күзлекле. Ул шаяруны да, уен-көлкене дә белми иде, ахрысы, һич югында, Гәүһәрнең шаян сүзләренә нинди булса комплимент кирәк иде. Шул ук юл белән әкрен генә, сөйләшә-сөйләшә, кайттылар. Дидаров нәрсәдәндер кычкырып-кычкырып көлә иде. Арада бердәнбер җанлы кеше ул гына бугай. Гәүһәр элек аны нигәдер бик үк яратып бетерми иде, бүген аның белән турыдан-туры сөйләшмәсә дә, аңа башкачарак карады. Ниһаять, кайтып җиттеләр. Гәүһәр алгарак узды, кунакларга ачык йөз белән: — Рәхим итегез. Кулларны юарга әнә уң якта,— диде. Ун-унбиш минуттан инде алар түгәрәк өстәл янына утырдылар. — Я, рәхим итегез, һәркем теләгәнен алсын. Менә алма, виноград, җимешләр. Менә кыяры, помидоры, кәбестәсе. Менә салаты. — Ә без хәзер күгәрчен суларын ачабыз. Менә мускат, кара күзләр, аурио, сухое да, юеше дә. Коньякның болгарские, ак — үзебезнеке. Кем нәрсәдән тели, рәхим итегез. Башта виноларны күрсәтеп, мактап, хатын-кызларга салдылар, аннары Дидаров, коньякка үрелеп, аның шешәсен әйбәтләп карады ' да алтын күзлекле иргә мөрәҗәгать итеп: — Безгә шуннан ярардыр инде, ә? — диде һәм күңелле генә көлеп җибәрде.— Җан газиз диләрме? Газиздән башлыйк. Алтын күзлекле кешенең салкын йөзенә беренче тапкыр елмаю кунгандай булды. Шуннан барысы хуҗаларның исәнлегенә-саулыгына ■ ост күтәрделәр. Хатын-кызлар рюмкаларына иреннәрен генә тидерделәр, Җәгъфәр, Дидаров һәм алтын күзлек ялтыратып эчтеләр, яшь ир рюмкасына кагылмады. Аның машина йөртүен белгәнгә, хуҗалап да, кунаклар да артык кыстамадылар. Аз таныш кешеләр арасында була торганча, башта кунаклар гүя хатыннарын гына беләләр, уйларында да гүя алар гына. Өчәр-дүртәр рюмка эчкәч, кунаклар җылына башладылар, аннары гүя мәҗлесне * уятып җибәрделәр, барысы сөйләшергә тотынды, һәммәсенең чырае ачылды. Әмма барысыннан да бигрәк алтын күзлекле ачылып китте. = Җитдилеге, салкынлыгы — бар да ясалма булган икән. Ул хатын-кыз- .ларга сипкән комплиментлары дисенме, мәҗлеснең бөтен игътибарын үзенә тарткан анэкдотлары дисеңме, сүзгә елгырлыгы дисеңме — же-х мелдәп, балкып кына тордылар. Тора-бара ул гомумән мәҗлеснең күр- 4 кенә әверелде, ә Исрафил Дидаров аның янында бер сын гына булып калды. Хатын-кызлар да әкренләп алтын күзлеклегә игътибар иттеләр. Күрәсең, ул моңа күнеккән иде, берсенә дә үзенең хатыныннан артык игътибар итмичә, уен-көлкеләрен сибә торды. Буе-сыны, төсе-башы һәм үзенең ир уртасы булуы белән дә ул гүя мәҗлес түренә юри утыртылган бер зат иде. Ул хәтта художниклар, композиторлар турында да сөйләде. Башта Гәүһәр бу аннанмоннан укыганнарын гына, ишеткәннәрен генә чәчә дип уйлаган иде, алтын күзлекле безнең җирле худохс- никлар белән композиторларга да тукталып, аларның иҗатлары турында яхшы ук тирән фикерләр әйтә башлагач, карашын үзгәртте Гәүһәр хәтта стеналарны тутырган үз рәсемнәре өчен оялып утырды. Рәсемнәрне бездә аңлаучы бармы икән димә, бөтенләй син уйламаган җирдән алар чыга да куя икән ул. Гәүһәрнең шушы шикләнүләрен сизгән кебек, алтын күзлекле стеналардагы этюдларга күзен йөртеп, елмаеп: — һәр җирдә ни сөйләгәнеңне белеп сөйлә диләрме,— диде,—ә мин шунда лыгырдап утырам тагы. Мин күрәм, бу өндә сәнгатьне бик нечкә белгән һәм яраткан бер кеше бар икән. Мин, әлбәттә, Гәүһәр ханымнан гафу үтенергә тиешмен. — Ни сөйлисез,— диде Гәүһәр, кызарып,— мин бары тнк һәвәскәр генә. Болар чын сәнгатьнең янында да тормаган. — Тыйнаклык кешене бизи, диләр. Ләкин сез, Гәүһәр ханым, үзегезне үзегез яманламагыз. Бу рәсемнәрдә мин ниндидер орлык барлыгын күрәм. Дөрес, бу өлкәдә мин бик кечкенә кеше, минем фикерләр игътибарга да лаек булмас. Әгәр мин үземә яхшы таныш булмаган өлкәдә фикер йөртәм икән, моңа һәр кешегә хас бер йомшаклык ител кенә карарга кирәк. Гәүһәрнең бу сөйләшүне бик дәвам иттерәсе килсә дә, Дидаров рюмкаларга шәрап салды, аннары рюмканың берсен Гәүһәргә тоттырып: — Яшь художникның киләчәк уңышлары өчен,—диде. Барысы рюмкаларын күтәрделәр, алтын күзлекле, Гәүһәрнең рюмкасына рюмкасын чәкеп: — Сезнең сәнгать баскычларыннан югары күтәрелүегезне чын күңелемнән телим,— диде. Барысы шаулашып эчеп җибәрделәр, шуннан соң инде сүз яңадан сәнгатькә кайтмады. Башка темалар өстенлек алды, кайчагындахәтга кемнең нәрсә турында сөйләгәнен дә белеп булмый башлады. Гәүһәр, кунакларны сыйлый-сыйлый, яңадан сүзнең сәнгатькә кайтуын теләде, ләкин алтын күзлекле дә, башкалар да гүя монда сәнгатькә якын торган бер кеше барлыгын оныттылар. Соңыннан Гәүһәр үзе дә моның белән килеште, нинди ул сәнгать хезмәтчесе. Чын художник бәлки аның буяуларын карамас та. Кунаклар сәгать уникенчеләрдә генә кайтып кнтге. Җәгъфәр белая Гәүһәр аларны урамда озатып калдылар Кайдадыр еракта, борылышта, машина >ты ялтырап сүнгәч, Гәүһәр белән Җәгъфәр өйләренә таба 33АБДРЛХМАН ӘПСӘЛӘМОВ ки теләр. Тышта — ай яктысы. Күктә бер болыт әсәре юк, әйләнә-тирә .ылтын, бер тавыш ишетелми. Тик елга буенда гына нәрсәдер көрсенә кебек Әллә яр буена барып утырыргамы? Ай яктысында Идел бик күп уйлар уята бит. Гәүһәрнең су буена бик барасы килә, ләкин Җәгъфәр инде авызын ачып исни. Соңга таба рюмкасын яшергәләсә дә, шактый эчте ул. Ә кунаклар бөтенләй исермәделәр. Күрәсең, күнеккәннәр. Гәүһәр шулай икеләнеп торганда, Җәгъфәр кинәт туктап, хатынына: — йокларга күптән вакыт булса да, ашказаны бик авырайган. Әллә су буен бераз әйләнеп киләбезме? — диде. Гәүһәр бер сүзсез риза булды. Агачлар арасындагы күләгәлектән бераз баргач, яр буена килеп чыктылар. Монда көмеш ай яктысы, су өстенә ай юлы сузылган. Менә шул юлдан сәнгать дөньясына кереп китсәң иде. Бу алтын күзлек Гәүһәрнең күңелен җилкендереп җибәрде. Җәгъфәр һәрвакыт хатынының рәсемнәренә көлемсерәп кенә карый. Алар шулай көлке генә микәнни? Бәлки сәнгатьне тирәнрәк белгән кешеләр анда чыннан да ниндидер орлыклар күрә торганнардыр. Ләкин уйларын Гәүһәр хәтта иренә ачарга да курыкты. Шул чакта корсагын сыпыра-сыпыра барган Җәгъфәр кинәт көлеп җибәрде. — Син инде ай яктырткан Иделгә карап, сәнгать турында хыяллана торгансыңдыр. Бу алтын күзлекнең сүзләрен чынга ала күрмә. Ул һәр җирдә шул арны сөйли. Аның өчен аерым художниклар юк, аның өчен гомумән сәнгать кенә бар. Теге-бу художникның фамилиясен сүз арасына кыстыра икән — анысы күз буяр өчен генә. Ул шаблоннан оста файдалана. — Җәгъфәр, кешене яманлама әле. Минемчә, ул сәнгать турында айнык фикер йөртә. — Шулай әйтерсең дип уйлаган идем. Ул бухгалтер ич. — Булса... Ул үзен художник дими ич. — Ярый, шуның белән сәнгать турындагы бәхәсне бетерик, чөнки без аны белмибез. Белмәгән килеш бәхәсләшү, минемчә, оятсызлыкның аръягы. Алар буп-буш яр буеннан тагын бераз бардылар да кире борылдылар. Гәүһәрнең күңелендә иренә тагын әйтәсе сүзе булса да, бу айлы төндә бәхәсләшүгә караганда, уйлану яхшырак иде. Алар тын гына кайттылар. Тик Җәгъфәр генә, ара-тирә ике кулы белән корсагын сы- пыргалап, каты итеп көрсенгәләде. Икенче көнне иртүк һава бозыла башлады, салкынаеп киткән җил корыган яфракларны, саргайган ылысларны очырткалады, аннары җил тәмам басылды, яңгыр сибәләргә тотынды. — Менә әбиләр чуагы да бетте,— диде Җәгъфәр уйчан гына.— Бик кыска гомерле, алдаучан да. — Син нәрсә сөйләнәсең? — диде Гәүһәр. — Болай гына... Табигатькә карап уйлануым,— диде Җәгъфәр, бераз аптырашка калгандай булып. Аннары кинәт җанланып китте: — Ә кунакларның бәхете бар икән. Кичә нинди матур иде. Әллә аерылышканда юри шулай буламы икән? Гәүһәр, иренең сәерлеген сизсә дә, төпченмәде. Ә мәктәптә аңа Юлдашның машинага тапталып һәлак булганын әйттеләр. Бу шулкадәр көтелмәгән авыр хәбәр иде, Гәүһәрнең күз аллары караңгыланып китте. Көчхәл белән генә дәресен тәмамлады, аннары туры Юлдашларга юнәлде. Гәүһәр Юлдашның әти-әниләрен белсә дә, әйтергә сүз, юатырга әмәл тапмады. Бергәләп еладылар, ничек булганын сөйләделәр. Шимбә көн мәктәптән кайткач булган икән. Гәүһәргә шунда ук әйттергән булганнар да... Кич белән Җәгъфәр, хатынын күргәч, барысын да аңлады. Гафу ит, Гәүһәр,— диде ул,— мин моны шимбә көн үк белсәм дә, сиңа әйтергә базмадым. Кич белән су буенда әйтермен дигән идем, тагын телем әйләнмәде. Иртән тәрәзә янында уйланганда да... Синен никадәр йомшак күңелле булуыңны белгәнгә әйтмәдем. Гафу ит. Аннары, Гәүһәр, мин барысын да белештем, өенә кайткач, бер-ике сәгатьтән сон булган хәл... — Кирәкми, Җәгъфәр, сөйләмә,—диде Гәүһәр таркау гына. Кинәт ике кулы белән йөзен каплап, үксеп елый башлады. 4 ё= Моннан ике ел элек Жәгъфәр уңышлы рәвештә кандидатлык дис- | сертациясен яклады һәм шәһәрдәге югары уку йортларының берсендә х иҗтимагый фәннәр укыта башлады. Тагын берничә урында консультантлык эшләре дә бар иде аның. Семьяның материаль хәле күзгә күренеп яхшырды, машина, аннары дача алганда бераз өзелеп торган- ® нар иде, инде ул яклар да рәтләнде. Дөрес, нәфсеңә юл куйсаң, акча- я ның кирәк урыны бик куп, аны күбрәк алган саен ул азрак булып ® күренә, шулай да юрганыңа карап аяк сузарга кирәк. Гәүһәрнең элек бик ярап торган эш хакы хәзер ул хәтле кирәк түгел, хәзер Гәүһәр ° әзрәк ял итсә дә була. Өйдә үз кулың булу — ай-һай зур эш бит ул. ® Җәгъфәр Башкортстанда торучы әнисен китертергә дә бер уйлаган _ иде, ләкин әни янында үги әтисе һәм туганнары бар. Аларны барсын < чакыртып булмый лабаса. Авылда аларның, яхшымы-яманмы, үз хужалыклары, ә Казанда алар бер Җәгъфәрнең эш хакына карап торыр- * лармы? Бигрәк тә Җәгъфәр үги әтисен, эреле-ваклы эне-сеңелләрен £ яратмый иде. Ул ун классны бетергәч үк авылдан китте, шуннан соң ч бер тапкыр да иленә кайтмады. Тормышы бик кыен чакларда да үги “ әтисеннән ярдәм сорамады, әнисе исә ярдәм итәрлек хәлдә түгел иде. ■Соңгарак аларның тормышлары беркадәр аруланган — ара-тирә килгән хатларыннан шул күренә иде. баткаклыкны ерып чыгарга тырыша кебек, хәтта ерып чыга да кебек, ь ул әүвәлгечә шат, көләч, дөньясыннан канәгать шикелле, берничә көн « тоташтан башын югары күтәреп йөри, аннары ничектер җеби кебек, g чырае караңгылана, авызыннан рәтле сүз чыкмый, хатынының бер эше э белән дә кызыксынмый. Мондый чакта Гәүһәр иреннән: — Ни булды, Җәгъфәр, синең кәефең юк шикелле? —дип сорый. ♦ Җәгъфәр я аңлашылмас итеп мыгырдый, я яхшы ук тупас сүз әйтә, я барып урынына ята. Шуннан соң инде Гәүһәр артык бәйләнми, ләкин эчен нәрсәдер тырный. Иренең кәефе яхшырганчы шулай янып йөри, аннары, иренең баш өстеннән болытлар тарала башлавын күреп, әлеге күнелсезлекнең сәбәбен сорый. Мондый чакта Җәгъфәр мәсьәләне юк- бар уенга бора, я эштә канга тоз салалар, дип куя, Гәүһәр үзе дә хәзергә артыгын таләп итмәгәнгә, бик тиз канәгатьләнә, дөнья тагын түгәрәкләнеп китә. Кеше бит бик катлаулы дөньяда яши, юллар сикәлтәле. Бер нәрсә турында да җитди уйланмыйча яшәгән, гел ваемсызлык дулкыннарында йөзгән кешеләр — алар үз-үзләрен алдыйлардыр, юри күзләренә ак сала торганнардыр, чөнки тормыш алай акмый бит. Шуңа күрә Җәгъфәрнең керделе-чыктылы булуына нәрсә гаҗәпсенәсең-’ Шул уйлардан соң, Гәүһәр беркадәр ачыла төшеп йөри, дөньяга турырак -карый, аннары, иренең яңадан күңелсезләнүен күреп, тагын кәефе бозыла. Юк, тормыш юллары сикәлтәле булса да, үзеңне ничектер тигезрәк тотарга кирәк, бертуктаусыз үзеңне камчылаудан файда юк. Гәүһәр үзләренең элеккерәк тормышларын күз алдына китерә. Элек алг? бер-берсен аңлашып яшиләр иде, күңелсез минутлар булса да ничектер бик тиз Sren китә иде. Шуңа күрә аларга әллә ни игътибар да ителми иде. хәзер бөтенләй башка, ниндидер бер система бар шикелле, күңел күтәренкелегеннән соң бер дә шикләнмичә упкын буласын әйтергә мөмкин. Ниһаять, кышкы имтиханнар да бетте, каникулларның да соңгы көне инде. Иртәгә мәктәп. Гәүһәр аз гына да ял итәргә өлгермәде, хәтта бераз суырылды. Ләкин яшь кешегә моның әһәмияте бармы соң? Менә берничә көннән ул тагын шундый көр булыр, тагын чәчәк атар. Җәгъфәрнең дә кәефе яхшыра башлаган иде. Шуңа күрә Гәүһәр бүген, институттан кайткач, биленә ак алъяпкыч бәйләде дә ит турарга кереште. Җәгъфәрнең яраткан ашын — пәрәмәч пешерергә исәпли иде. Ите, оны, мае бар. Суганы беткән иде, күрше хатыннан әҗәткә алды. Гәүһәр үз алдына җырлый-җырлый пәрәмәч ясады, аннары чәйнек куйды Менә Җәгъфәрнең кайтыр вакыты да җитте. Шунысы яхшы, Җәгъфәр һәрвакыт вакытында кайта. Кайта алмаса, телефоннан шалтырата. Бүген телефоннан шалтыратмады, димәк, вакытында кайтырга тиеш Чыннан да баскычта аның аяк тавышы инде Әй тиле, нигә индг шулай шыпырт менә. Ярый, юләрләнсен инде. Гәүһәр кухняга кереп китте, пәрәмәчләрен пешерә башлады Ул арала ишек ачылды, әнә Җәгъфәр шыпырт кына чишенә, әнә көзгегә карый, әнә аяк очларына гына басып беренче бүлмәгә керде, ак тастымал белән япкан өстәлне күргәч, каш сикертеп елмайгандыр (ман исе дә коридорга таралган иде). Кинәт кухня ишеге ачылды һәм Гәүһәр янына ире килеп басты. Ул ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМ OB ире әле теге бүлмәдәдер дип уйлый иде, шуңа күрә сискәнеп китте. «Аһ», дип кычкырып җибәрде, чәнечкесен кулыннан төшерә язды. — Аһ, Җәгъфәр, кайчанга кадәр шулай песи булып йөрерсең икән?1 Котымны алдың! Җәгъфәр көлеп җибәрде, аннары: аһ, пәрәмәч, пәрәмәч, дип, хатынын иңеннән кочып, костюмын салырга китте. Икенче бүлмәдән дә аның шат көлүе ишетелә иде. — Кара инде юләр, ничек шатлана,—дип уйлады Гәүһәр, ләкин аның үзенә дә күңелле иде. Җитмәсә, пәрәмәчләре тагын нинди килешә, ашамас җиреңнән ашарсың. Аннары ике»' е нәрсә дә бар, кайсы хатынга ирен чын күңелдән шатландыру ош« лый. Ул бит моның өчен бөтен осталыгын бирергә әзер. Җәгъфәр костюмын салып, зәңгәр пижамасын киде дә, ванна бүлмәсендә юына башлады. Гәүһәр иренең ат кебек пошкыруын яратып бетермәсә дә, бүген моңа игътибар итмәде, киресенчә, иренең тавышлануында ниндидер көч, ныклык сизде. Юк, җан сөйгән ирең булуы нинди бәхет. Теге ялгызак ана хәленә калсаң, нишләр идең? Кайчак Гәүһәр ул хатынның баласына мәрхәмәтсез-булуын да аңлый кебек. Табигать аны читләтел үткән, бер матурлык бирмәгән, хәтта эчке матурлыгын да кызганган. Ире дә, якыннары да юк, баласы мәхәббәт җимеше булып түгел, очраклы бәйләнешнең күңелсез нәтиҗәсе булып туган. Шуңа күрә ул әнисенә шатлык алып килмәгән, аны сөендермәгән... — Булдыңмы, Җәгъфәр? Әйдә утыр. — Утырабыз.— Җәгъфәр юеш чәчен тарый-тарый ванна бүлмәсеннән чыкты.— Үтертеп ашыйсы килә. Пәрәмәчләреңне чәйнәмичә йотармын, ахрысы. — Бер генә чәйнәми йотсаң да артыгын бирмим,— диде Гәүһәр, көлеп.— Ашаганың аш булсын өчен, бик тырышып чәйнәргә кирәк. Хәзер шул тур да лекция укыйм үзеңә. — Рәхмәт.— Җәгъфәр тәлинкәдән пәрәмәчне алып капты.— Һемм1 Телемне йоттым бугай. — Менә телсез калдың, алай булгач. Гәүһәр рәхәтләнеп көлә-көлә пәрәмәчләрен бүлмәгә алып керде, аннары өеп ире каршына куйды. — Алма-Атада мине бишбармак, Ташкентта пылау һәм манты белән сыйлаганнары бар, әмма безнең пәрәмәчкә житми бугай,— диде Җәгъфәр, пәрәмәчне тәмләп ашый-ашый. — һәркем үзенең ашын мактый инде. Казакъка бишбармагы, үзбәккә пылавы, татарга пәрәмәче кыйммәт.— Гәүһәр иренә сөеп карады. Ул ирен шулай шатландыра алуына бнк канәгать иде. 11 Көннәр күзгә күренеп озынайды. Сәгать дүрттә, биштә түгел, алтыда да якты инде. Якты күп булгач, рәхәт икән, һич армыйсың, күңелен күтәренке, гел эшлисе килеп тора. Дәресләр беткәч, өйгә чабарга ашыкмыйсын, укучыларның әле берсенең, әле икенчесенең өенә барасың, ата-аналар белән сөйләшәсең. Утыз биш бала бит, яхшы укый торганнары да вакыт-вакыт әллә нишләп куялар. Әмма Дамир хәзер иптәшләренең үкчәләренә басып бара. Гәүһәр моңа шатланып туя алмый, класс җыелышларында да аны әледән-әле яхшы яктан телгә ала башлады. Күп борчыган, күп уйландырган Шәүкәтнең дә уңышлары күзгә күренә. Ул нәрсәдәндер котыла, нәрсәнедер жинә кебек". Яхшы ук активлашып та китте, үзенә турыдан-туры кагылмаган нәрсәләргә дә игътибар иткәли башлады. Монда, билгеле, язның да тәэсире бардыр, әмма барыннан да бигрәк ул үзенә булган мөнәсәбәтмен үзгәрүен сизә булса хирәк. Гәүһәр аның фаҗигасе тирәнрәк дип уйлаган иде, болай булгач, өмет бар әле! Бер көнне Гәүһәрне шатланырга да, борчылырга да мәжбүр иткән шундый хәл булып алды: дәрес яңарак кына беткән, Гәүһәр, гадәтенчә бер-ике минутка тоткарланып, китапларын портфеленә тутыра иде Күтәрелеп караса, Шәүкәт тәрәзә янына баскан да иптәшен янына * чакыра. а. — Дамир, кара әле, песнәк килгән. Тсс! Куркыта күрмә! Дамир, аның белән и иләшмичә, йөгереп килеп тәрәзәгә каплан- S ды, песнәк, өркеп, пыр ип п очып китте. Дамир кычкырып көлә баш- ? лады, соңыннан иптәшенә — И-и, күзләрен дә юешләткән,— диде.— Очса соң, аның канатла- ♦ ры бар ич. Менә син очар идең дә, канатың юк. — Ул очмыйдыр иде, син аны куркыттың. Аның ашыйсы килә, ул или сорый. — Каян белдең? Үзе әйттеме? — Юк, Гәүһәр апа әьтте. — Ышан! Кошлар ашамый да тора ала.— Дамнр иптәшен колагыннан тартты да йөгереп китеп барды. Ул укытучы игътибар итми дип уйлады, ахрысы. Гәүһәр аны туктатып: «Нигә кошны куркыттың, нигә иптәшеңнең хәтерен калдырдың», дип сорады. Шәүкәт дөрес әйтә, кошның ашыйсы килгән, шуңа күрә ул безнең тәрәзә янына кунган Балалар кошларга игътибарлы булырга тиешләр. Дамир, кызарып, дәшмәде. Аннары башын күтәреп — Шаукатка ни б.лә, ул юләр ич,—диде. Гәүһәр моны һич көтмәгән иде, йөзенә кан йөгерде. Шулай да. үзен кулга алып, Дамирны алгы партага утыртты, аннары Шәүкәтне дә чакырып шунда урын күрсәтте. Үзе дә урыңдымка утырды. — Дамнр.— диде,— син иптәшеңә бик тупас суз әйттең. Син моның ичен хәзер үк аңардан гафу үтен. Ул бик акыллы. Әнә башкалар уйламаган да, ә ул кошларга азык бирү турында кайгырткан. Мин кыш канмәрендә кошлар азыкка бик тилмерәләр дип сөйләгән идем. Кешеләр — кошларның якын дуслары, алар кошларга авыр чакта ярдәм итәләр. Иртәгә тагарак ясап, кошларга валчыклар салыгыз. — Песнәк яңадан килмәячәк. Ул курыкты,— диде Шәүкәг. — Килер. Кошлар кешеләргә күңелләрендә кер сакламыйлар. Килештекме? — Килештек,— диде Дамнр. — Ә Шәүкәт ник дәшми? Син үпкәләдеңме? Үпкәләмә, үпкәләү яхшы гадәт түгел. Ә син, Дамнр, иптәшеңнән гафу үтенмәдең бит әле. Дамир, укытучы үзенең сүзен инде оныткан, дип уйлый иде. Кабат ишеткәч, кызарып башын түбән нде, авыр сулады. — Я, Дамир, без көтәбез. Малай кешегә гафу үтенү бик авыр икән. Мөмкин булса, ул үз сүзен һич кире алмас иде. Ләкин укытучы көтә. Дамир боргалана- сыргалана, әмма башка чара калмагач, Шаукаткадан гафу үтенә. — Шаукатка түгел, Шәүкәт. Исемнәрне бозарга ярамый. — Шәүкәт. — Менә шулай. Хәзер өегезгә дус булып, яхшы гына кайтыгыз Иртәгә һәрберегез кошлар тагарагы ясап китерегез. Беләсеңме ничек ясарга? — Беләбез,— диде Шәүкәт.—Менә шуның шае гына такта аласын Да дүрт почмагына дүрт тишек тишәсең, аннары баулар бәйлисең. — Дөрес. Ә валчыклар җиргә чәчелмәсен өчен нишләргә кирәк? — Кырыйларына юка гына такта сугарга. ГАБДРАХМАН ВПСӘЛОМОВ — Дөрес, Шәүкәт. Ә хәзер барыгыз, бер-берегезне мыскыл итмәгез. Балалар китеп бардылар. Гәүһәр юри бераз сонга калып чыкты. Малайлар, билгеле, болай тиз генә татулашмаслар. Чыннан да, түбәндә әнә Дамир инде иптәшен төртеп китте. Ярый әле, Шәүкәт еламады, иптәше төрткәч, үзе дә буш калмады. Элек ул, җәберсетсәләр, елый гына белә иде. Шуңа күрә малайлар күбрәк ана «мәми» диләр иде. Икенче көнне, беренче дәрестән соң ук, алар үзләренең тагаракларын укытучыга күрсәттеләр. Дамирга әле, һич югында, абыйлары дз булыша ала, ә Шәүкәтнең беркеме дә юк. Ләкин ул тырышкан, кошлар кунып ял итсен өчен уртага тагын бер аркылы чыбык та беркеткән. Гәүһәр балаларның бу эшләреннән бик канәгать булып калды, икесен дә мактады һәм икесенә ике тәрәзәне күрсәтте. Зур тәнәфес вакытында тагаракларыгызны шунда эләрсез, диде. Зур тәнәфес вакытында малайлар форточкаларга тышкы яктан тагаракларны асып куйдылар. Башта анда бер кош та кунмады. Аннары, дәрес бетәр алдыннан гына, Шәүкәтнең тагарагына кичәге песнәк очып килде. — Гәүһәр апа, кара, килде,— диде Шәүкәт, чиксез шатланып. Бераздан кош очып китте. Күп тә үтмәде, алар икәү килделәр, икесе ике тагаракка кунды да валчыкларны чүпли башладылар. Балаларның күзләре песнәкләрдә генә иде. Ярый әле, звонок шалтырады. Дамир кулын күтәреп: — Т-сс! — дип кычкырды. Бөтенесе тәрәзәләргә үрелеп песнәкләрне күзәттеләр. Кызык булды. кошлар курыкмады, тамаклары туйгач кына очып киттеләр. Ә укытучы Шәүкәт белән Дамирны күзәтте. Кисәтүләрне хәзер Гәүһәр бик сирәк ясый иде. Малайлар үзләре дә сизмәстән бер-берсенә якыная башладылар. Бер көнне Дамирны Шәүкәтләрдә очраткач, Гәүһәр бөтенләй шатланып китте. Шул көнне баланың анасы да укытучыга жылырак күз белән карады шикелле. Хәзер инде чынлап торып Шәүкәтнең укуына тотынырга кирәк иде. Әле берничә ай вакыт бар. тырышканда Шәүкәт классны яхшы тәмамлый алыр. Шундый көннәрнең берсендә, Шәүкәтләрдән чыгып, бакчага таба борылганда, Гәүһәр, һич тә көтмәгәндә, алтын күзлеклене очратты. Ул үзе шикелле урта яшьләрдәге бер ирне култыклап килә иде. Гәүһәр инде елмая башлады, ләкин алтын күзлек кинәт башын читкә борды, һәм алар Гәүһәр яныннан сүзсез генә үтеп киттеләр. «Ахрысы, танымады», дип уйлады Гәүһәр, аңа ничектер күңелсез булып китте, кич белән иренә дә шул турыда сөйләде. Җәгъфәр башта бик күңелле итеп көлде. — Исең киткән икән,—диде бераздан,—исәнләшмәвенә хәтерең калган. Кем син аңа ул хәтле? — Ничек инде кем? Бездә кунакта булды лабаса ул. — Булса. Ихтимал, ул атна саен берәр җирдә кунакта була торгандыр. Барысын хәтерләп бетерсенме? — Ничек инде хәтерләмәскә? Мин бер җирдә кунакта булсам, хуҗаларны гомер онытасым юк. Җәгъфәр башын артка ташлап тагын көлеп җибәрде. — Кайчак, син, Гәүһәр, бөтенләй балаларча сөйлисең. Балалар белән дә балаларча сөйләшергә ярамый торгандыр. Син елына ничә тапкыр кунакка барасың, кемнәргә барасың? — Күп булмаса да барабыз, я синең дусларыңа, я минем. — Менә шул шул. без дусларга кунакка йөрибез, анда да ничә бәйрәмдә бер, ә ул атна саен кунакка бара, күбесенең, ихтимал, исемнәрен дә белми торгандыр. — Мин моны аңламыйм. — Аяламассың шул, чөнки без башка кешеләр, ә аның өчен — Җәгъфәр көлеп җибәрде.— Ә син ул кеше сәнгатьне тирән аңлый дигән буласын. Анлый, пычагым. — Җәгъфәр, тукта әле. Әгәр ул шундый икән, син ни өчен аны кунакка чакырдың? Җитмәсә, аның алдында... — Шулай да син бөтенләй бала икәнсең, Гәүһәр, һәйбәт квартир- ♦ да торасыңмы? Торасын. Идел буенда дачаң бармы? Бар. Машинада о, выжлатып йөрисеңме? Йөрисен. Ике җирдә ике холодильнигың бармы? к Ьар. Болар әллә күктән төшкәнме? Аңа бер стакан чәй эчермә, имеш. § Берне түгел, унны эчсен, шартласын, аннан мин бөләмме? — Тукта, син боларны үз акчаңа сатып алдың ич? — Акча әле мәсьәләнең бер ягы гына. Акчаң булып та бер нәрсә * дә ала алмавың мөмкин. Син теләгән нәрсә кибеттә әле тулып ятмый. ® — Мин аңламый торадыр идем, болан булгач, төшендем. Әле мон- тнан ике-өч ай элек театрда алтын күзлекленең хатынын күргән идем. ° Каршымда сөйләшеп тора, үзе мина борылып та карамый, соңыннан о янымнан борынын күтәреп узып китте. Ул чакта гаҗәпләнгән идем, о Хәзер булса... = — Ул күрми икән, син дә күрмә. Без аларга дус түгел, алар безгә, эше бетте китте. Төшенгәнсеңдер? < — Юк, аларны... 2 — Бик батыр булмассыңмы? — Җәгъфәр хатынына кинәт усал * итеп карап алды — Моны синнән акыллыраклар да белә, ләкин кирәк а. чакта телне тыялар. £ Гәүһәр берничә көн буена гел шул турыда уйланып йөрде. Ул үзе- < нең ялгышуына, һәр ялтыраганны алтынга санавына бик үкенде. Баки саң. тормыш бер дә алай түгел икән. Тыннан бик шома күренгән кешеләр дә чынында әллә нинди була. — Гәүһәр апа, песнәкләр хәзер көнгә бер-ике тапкыр гына киләләр,—диде Шәүкәт, иртән мәктәпкә килгәч. — Хәзер юлларда да, урманда да азык күбәйде. Әнә юллар ничек каралган. Дамир песнәкләрне бөтенләй оныткан иде булса кирәк, ә Шәүкәт әле һаман күзәтә икән. Песнәкләрнең көнгә бер-ике генә тапкыр килүләренә дә игътибар иткән. Бәлки, бу кечкенә нәрсәдер, тик шушы кечкенә нәрсәләрдән дә Гәүһәр үзенә нәтиҗә ясый иде. Хәзер Шәүкәт Тирә-ягындагы әйберләргә берни күрми торган буш күз белән карап тормый, ул аларның үзгәрешләренә игътибар итә. Шуның белән бергә, дәресләрен дә онытмый, бик күбесен үти, үги алмаганнары өчен борчыла. Мондый чакта ничек инде аңа ярдәмгә килмисең? Шәүкәтнең көннән-көн үзгәрә баруы Гәүһәрне шатландырды, аның күңеле күтәрелеп китте. Иренә дә ачыграк күз белән карый башлады. — Җәгъфәр, нигә синең бу арада сөмсерләрең коелып йөри? — диде.— Яз көне дөнья белән сөзешергә ярамый. — Хәзер март кына әле, яз апрельдә башлана. — Юк, апрельдә аның уртасы. Кайчагында яз гомумән бик иртә килә бит. — Миңа калса, һәр нәрсә вакытында килә. Юләрләр генә шаяруны чынга ала. — Акыллылангансың икән, Җәгъфәр — Гәүһәр көлеп җибәрде,— Сораганым юк иде. болан булгач, сорыйм инде: алтын күзлек турында чын дөресен сөйләп бирдең, Исрафил Дидаров та шундыймы әллә? Җәгьфәр хатынына озак кына карап торды. Бу сорауны тиктомалга бирмәс, әллә бер-бер нәрсә сизәме? Гәүһәрнең йөзе анык кына бер нәрсә дә әйтми иде бугай. — Мин күрәзәче түгел,— диде Жәгъфәр, сүрән генә.— Син берәр нәрсә беләсең икән, үзеңдә сакла, кирәге булыр. — Мин үпкәләрсең димәгән идем Жавап бирмисең икән, бирмә. Телемә килгәннән генә сораган идем. Исрафил абый мине бик кызыксындырмый. — Алайса бик яхшы,— дип, Жәгъфәр читкә борылды. Гәүһәр мәгънәле генә итеп көлемсерәде. Кызык бу Жәгъфәр. юк кына нәрсәләрдән хәтере кала, үпкәли. Шул ук вакытта ул хатын- кызның кызыксынуын арттыра. Моны Гәүһәрнең Исрафил Дидаров турында кайтакайта сорауларыннан да күрергә була иде. Жәгъфәр Гәүһәрнең уйлары кай якка таба акканын чамалады бугай, ул йоннан төргән түгел ләбаса. Гәүһәр бер ваемсыз кеше кебек әкрен генә җырлап җибәрде. Жырлыйжырлый ниндидер рәсемле журнал карады, аннары үзенең рәсем дәфтәрен алды. Эшләнеп бетмәгән рәсемен күздән кичерде, аннары альбомын читкә куйды, тәрәзәдән тышка, карт тирәккә бакты, әмма уе аңа да тукталмады. Күрше урам чокыр төбеннән уза. Анда бер-ике катлы йортлар гына, күбесе агачтан. Түбәләрен калын кар баскан. Кемдер Гәүһәргә сөйләгәне бар, бу урамда элек ярлы студентлар гына торган, имеш... Гәүһәрнең карашы бик йөгерек, уйлары таркау иде. Бераздан ул карлы йорт түбәләрен дә, чокыр төбеннән үткән студентлар урамын да онытты. Ул авыз эченнән җырлавын гына дәвам иттерде. Яз җитә башлагач, Гәүһәрнең бер «котырып» ала торган гадәте бар Мондый көннәрдә күңеле гүя чыгырыннан чыга, әллә ниләр эшлисе килә, тотынса, теләсә нәрсәне булдыра алыр кебек, мөмкин булмаган бер нәрсә дә юк шикелле. Үзе дә, киемнәре дә мамык кына кебек, көчлерәк җил иссә биеккә-биеккә очып китәр төсле. Менә шулай яки шуңа охшашлырак итеп каршы ала торган иде Гәүһәр кар астыннан чыккан нәфис язны Быел да вакытында яз килде, кар сулары акты, тау битләрендә, калкурак урыннарда җир ачылды, күңелне кытыклап, борынны рәхәтләндереп, черегән яфрак өеме өстеннән җылы бу күтәрелде, яз хәбәрчеләре — кара каргалар, сыерчыклар килде, агач башларында үткән елдан калган оялар тирәсендә чыр-чу, талаш башланды. Малайлар күңеле урамда гына, мәктәпләрдә дәрес барганда да әледән-әле зур, якты тәрәзәләргә омсынып карыйлар, ә дәрес бетүгә, дөньяларын онытып, шаулаша-шаулаша урамга атылалар. Гәүһәр боларны күрә, тоя, вакыты белән үзе дә дөньясын онытырга хәзер, шул ук вакытта быел нәрсәдер аны чабуыннан та тотадыр кебек. Ул кабатланмас тамчылар җырын тыңлый, сихерләнә, күзенә яшь килә, башын ия, әле генә балкыган киңлек, сафлык болганчык томанга әверелә, җанны өшетә, ниндидер билгесез нәрсә белән яный шикелле. Гәүһәр шакката, болай шомланырга бер дә сәбәп юк шикелле. Хәлбуки, соңгы вакытларда аның борчулары бермә-бер артып китте. Моны үзе белән бергә эшләгән иптәшләре дә күрә башлады. Болай .әйтерлек сәбәп булмагач, әллә укуында берәр тоткарлык килеп чыктымы дип уйладылар алар. Башка елларда Гәүһәр имтиханнарын жиңел тапшыра, укуы турында адым саен кирәккә дә, кирәксезгә дә сөйләми, зарланмый, өстәмә яллар алмый иде. Аның укуын мәктәптә сизмәделәр дә. Хәзер Гәүһәрнең эчтән сызуын күргәч кенә, анда да аптыраганнан гына, укуын телгә алдылар. — Юк, укуларым быел да яхшы бара,—дип жавап бирде Гәүһәр мондый сорауларга каршы — Дөрес, укуның үз мәшәкатьләре бар, Шәриф Гыйльманович. Тик алар үз җаенда хәл ителә. — Классыңда, мина калса, эшләр шулай ук жайлы бара шикелле. Дамир белән Шәүкәт яңадан борчымыйлармы? — Юк. Шәриф Гыйльманович. Әлбәттә, алар минем игътибар үзәгендә. атааналары белән дә һәрвакыг элемтә тотам. Уку елы башын- ф лагы кебек зарлана алмыйм. — Бик яхшы, бик яхшы. Сәламәтлегеңнән дә зарланмыйсыңдыр к инде? к — Юк. Шәриф Гыйльманович Бу яшьтән зарлана башласаң.- = — Кайгы агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри, Гәүһәр. Тик * кайгы килсә, аны күтәрә белергә кирәк... Иптәшеңнең сәламәтлеге ♦ ярыйсыдыр? Эшендә ул-бу юктыр бит? — Юк шикелле... Нәкъ менә шунда Шәриф Гыйльманович Гәүһәрнең тавышында нәрсәдер сизеп, сүзне башкага күчерде. Яз бит. күңел җилкенә, яшьлек еллары искә төшә, мәхәббәт яңара, диде. -- Яшь өлкәнәйгәч, шулайдыр.— диде Гәүһәр, тыйнак кына.— Әмма безнең яшьлегебез белән бүгенгебез бер шикелле. Аерманы күп вакытта сизмисең дә. — Анысы, шулайдыр да. яшь чакта тойгылар күбрәк дулый. Елга да бит ташу вакытында каты ага, аннары үзеннән-үзе басыла. Әллә кайдан томан эченнән Билал Шәнгәрәев күтәрелде. Гәүһәрнең борчылуларының бер башы аңарда түгелме? Моннан атна-ун көн элек Гәүһәр төш күрде. Билал Җәгъфәр белән сөйләшкән, имеш. Җәгъфәрнең йөзе чөгендер кебек кызыл, ул әрли, сүгенә, мине алдадылар, дип кычкыра. Шунда каяндыр Фаягөл килеп чыга. Җәгъфәргә сыенып, нәрсәдер аның колагына пышылдый, каядыр алып китәргә маташа. Гәүһәр җибәрми, имеш Фаягөл каһкаһа белән көлә. Җәгъфәр әле Гәүһәрг>, әле Фаягөлгә карый. Күзләре киңрәк ачылгапнан-ачыла бара . Әллә шуны Шәриф Гыйльмановка сөйләргәме? Ул бит Гәүһәрнең күңелендәге үзгәрешләрне сизде, шуңа күрә сүзне юри яшьлегенә, мәхәббәткә күчерде. Ә ояты ни тора? Бер-бер нәрсә булса, бер хәл иде. Югыйсә шикләнүләр генә бит. Боларны тыңлагач. Шәриф Гыйльмано- вич нәрсә уйлар? Гәүһәр аның каршында бик түбән төшмәсме? Ул күрә булыр, Гәүһәр яшь, матур, ирләр сокланмаслык хатын түгел. Ул әле тормыш арбасыннан төшеп калмаган. Җәгъфәр янында башын әнә ничек югары күтәреп атлый, башкаларның яшерен кызыксынуы аны кимсетми, киресенчә, канатландыра гына Гәүһәр урам буйлап уйланып кайтты Кичкә таба гөрләвекләр тагын да көчәйде. Бөтен җирдә су ага. Алар җир йөзен юалар. Бәлки. Гәүһәрнең дә кайгыларын юарлар Кинәт Гәүһәргә ире бик кызганыч булып тоелды. Гәүһәр үзе дөресен белә, бу дөреслек аңа авыр чакта көч бирә, ә Җәгьфәргә? Җәгъфәр эштән бик соң кайтты һәм... кызмача иде. Гәүһәрнең ыоңа исе китте, чөнки күпме торып та ирен мондый аяныч хәлдә күргәне юк иде. Өндә булса бер хәл, кеше күрмәс иде. Кешеләрнең бит төрлечә юраулары бар. — Җәгъфәр, кайда болай булдың, берәрсе күрмәдеме? — диде Гәүһәр. борчылып. Җәгъфәр нидер мыгырдап кулын гына селекте, эшләпәсен шүрлеккә ыргытты, пальтосын урындык башына ташлады Шуннан ул икенче бүлмәгә узды, кинәт көлеп җибәрде, аннары, көлүеннән туктап, диван га килеп утырды да ике кулы белән башын кысып тотты. Гәүһәрнең ачуы кызгану белән алмашынды Ул ире янына утырды, иңбашыннан кочты. — Җәгьфәр,— диде ул йомшак кына тавыш белән,—чәй эчәсең ГАБДРАХМАН ОПСОЛӘМОВ килмиме? Чәем кайнар... Булмаса, чишенеп ят, башын авырта тор» тандыр. Җәгъфәр .хатынының кулын иңеннән алды, чнткәрәк елышты. Гәүһәр ана аптырап карап торды. — Җәгъфәр, кара инде... Җәгъфәр, болан бер дә килешми бит Чын. булмаса, ят. ял ит. — Юн, син мине кума, кума! — диде кинәт Җәгъфәр, хатынына туры карап. Аның йөзе агарган, иреннәре кыйшайган иде.— Ял ит, имеш. Юк, ял бетте инде миңа. Крепость җимерелде, жилгэ очты, тузан булды. — Җәгъфәр, әллә нәрсәләр сөйләмә әле... Әйдә, яткырам... Я ннле, карышма, бәгырем. Бераз эчкәнсең икән, башка чакта тыелырсың. Кара, төсләрен ничек киткән, бер дә болай булганың юк иде бит. — Булганым юк иде. менә булдым... Ә ни өчен булдым? Белмисеңме? Ә? Белмисен. Ә мин беләм! — Кирәкми. Җәгъфәр, әллә нәрсәләр сөйләмә. Ни сөйләгәнеңне үзен дә белмисең. — Беләм, бик яхшы беләм. Әллә синең юмалавыңны сизмиләр дисеңме? Сизәм! — Җәгъфәр бер кулы белән йөзен каплады, аннары күзләрен чекерәйтеп хатынына карады.— Халыктан куркасың, мин ку- рыкмыйм. Мин башкалар белән йөрмәгән бит. Гәүһәр агарынып китте. Ул бу сүзләрне инде күптән көтә иде иреннән. әмма Җәгъфәр бу сүзләрне йөзенә бәреп әйтмәс дип уйлый иде. чөнки аннан соң ни кала? Бүген аны беренче тапкыр базга баткан итеп күрде, аның беренче омтылышы ирен аннан тартып чыгару булды. Ул акылы белән аңлаудан бигрәк, йөрәге белән сизде: әгәр хәзер тартып чыгармасаң, Җәгъфәр тагын да тирәнрәк батачак, аннары инде аны чыгарып та булмас. — Җәгъфәр, чыннан да син ни сөйләгәнеңне белмисең. Әйдә, ят, иртәгә айнык баштан барысын да сөйләшербез, аңлашырбыз. — Аңлашырга! Җитте, аңлаштык инде. Мин монарчы да юләр булганмын. шуна күрә... Синең тәмле сүзләреңә карап... Үзем ятлар белән йөрмәгәч... — Башкалар әллә йөргәнме? Телеңә ни килсә, шуны сөйлисен. — Минем бер сүземә каршы бишне әйтмә. Үзең барысын да бик яхшы беләсең. Гәүһәр жан ачысын җыеп: — Бу ялган, ялган, Җәгъфәр, әгәр сиңа бер-бер нәрсә сөйләгән булсалар, ышанма.— диде.— Мин сиңа үзем аңлатырмын... — Кирәкми, мәшәкатьләнмә. Син инде миңа бер түгел, ун сөйләгән идең. Мин сиңа ышанып килдем һәм... үз-үземне жәзага салдым. Хәзер инде беркемгә дә ышанмыйм. Рәхмәт, күземне ачтылар. Җәгъфәр, оста уйнаучы кебек, карталарын берәм-берәм генә чыгара иде. Инде сүз юк, кемнәрдер Гәүһәр хакында Җәгъфәргә нәрсәдер сөйләгәннәр, аны ышандырганнар. Җәгъфәр кешегә тиз генә ышанмый, әгәр ышанса, аның сүзен бик югары куя, аны инде бу уеннан кайтаруы бик кыен. Гәүһәр моны күптән белә иде. Шуңа күрә бик куркып — Кем, Исрафил абый күзеңне ачтымы? — дип сорады. — Анысы мөһим түгел. Үземнең башым җитмәгән икән, кешеләрнең аңлатуы кирәк булган, рәхмәт аларга. Гәүһәр инәлеп, ялварып, күз яшьләре белән диярлек: — Җәгъфәр, ышанма башкаларның ялган сүзләренә. Мин сиңа турылыклы. мәңге шулай. .— диде. Җәгъфәр ана сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмичә: — Сөйләмә... Мин инде синең бер сүзеңә дә ышанмыйм,— диде. Бу кичтәге сөйләшү озак дәва.м итсә дә, Җәгъфәрнең: «Мин снна артык ышанмыйм инде», Гәүһәрнең: «Бу ялган, ялган», дигән мәгънәдәге сүзләреннән ерак китмәде. Гәүһәр беренче тапкыр үз өендә ят өйдә кунган шикелле кунды, чишенмәде, урынына ятмады, каядыр почмакка караган килеш уйланды да уйланды, дөресрәге, уйлары юк иде аның, әгәр ни турында уйландың, нинди фикергә килдең? дип сорасалар, ул, билгеле, бер ничек тә җавап бирә алмас иде, күзләре ачык булса да, берни күрмәде, үзе йокламаса да, уйлары кузгалмады, аның башы каткан иде. Син якын, үз күргән, син чиксез ышанган, сулышын өзеп бирердәй кешең, авыр минутта арка терәгең булган юлдашың кинәт шулай үзгәрсен әле... Юк, бу коточкыч, мөмкин түгел бу, моңа ышанып булмый. Иртә кичтән хәерлерәк, диләр. Бүген таң бик әкренлек белән туды. Өстәл лампасы һаман янып утыра иде. Көн яктысы арта барган саен аның нуры кимеде, ахырда ул беркемгә дә кирәксез җемелдәвек булып калды. Нәкъ шул лампа яктысы кебек, Гәүһәрнең йөзе дә сулды, күз кабаклары шеште, ирен почмакларында тирән-тирән сызыклар барлыкка килде. Җәгъфәр мышнап йоклап ята. Уятырга вакыт. Хәзер уятыр. Мәктәпкә барыр вакыт та якынлаша. Ничек барыр Гәүһәр! Балалар бит бер караштан аның йокламавын сизәрләр. Алар ике нөзләнә белми, күрмәмешкә дә салынып үтмәсләр, «Гәүһәр апа, сезгә ни булды?»—дип сорарлар. Гәүһәрнең бервакытта да аларны алдаганы юк иде, инде алдашырмы? Алар бит моны гомер буена хәтерләрләр, телдән әйтмәсәләр дә күңелләреннән Гәүһәр апаларына рәнҗерләр, син безгә дөресен сөйләмәгәнсең, син һаман ялганлагансың икән, дия- чәкләр. Иң яхшы теләкләр белән башкарылган хезмәтеңә, ахыр килеп, шундый бәя алу мөмкинлеге Гәүһәрне тетрәтеп җибәрде. Ул ыңгырашып куйды. Юк, бу иртә Гәүһәргә җиңеллек китермәде, киресенчә, барысын бутады гына. Ул бик авырлык белән генә урыныннан торды, кухняга чыкты, гадәтенчә юынды, чәйнек белән чәй кайнатырга куйды. Ул арада Җәгъфәр дә торды, ләкин хатынына дәшмәде, юынып, чәчен тарады да берни әйтмичә чыгып китте. Гәүһәр нишләргә белмичә бераз торды да. кайнаган чәйнекне сүндереп, киенә башлады. Урамда бөтен кеше аның төн йокламавын беләләр иде кебек, бер төрлесе аңа кызганып, бер төрлесе тантана белән карады шикелле. Гәүһәр башын иеп, узып баручыларга карамаска тырышып, тизрәк мәктәбенә ашыкты. Тик монда да аңа җиңеллек юк иде, укытучылар да, балаларда бер карауда аның хәлен сизделәр кебек. Ул тизрәк укытучылар бүлмәсенә кереп журналны алды да үзенең классына ашыкты. Гәүһәр барысын да көндәгечә эшләде кебек, укытты да. яздырды да, балаларның дәфтәрләрен дә җыйды, өйгә дәресләр дә бирде. Тәнәфес вакытларында укытучылар белән дә сөйләште, ләкин эчендәге чиксез күңелсезлегси берничек тә яшерә алмады Ярын әле. бүген Фая Идрисҗанова очрамады. Бүген Гәүһәр үз-үзенә ышанмады, әллә нәрсәләр әйтеп ташлар иде кебек. Башка укытучыларның сорауларына га- дәти сүз белән генә җавап бирде: «Нигәдер кәефем юк», диде. Ул әле нәрсәдер өмет итә, барысын берьюлы чишеп салырга ашыкмый. Кешеләр аңа ышаналар идеме, юкмы, анысын ул тикшереп тормады, дәресләре бетүгә, тизрәк өенә кайтып китәргә ашыкты. Өй буш, караңгы иде. Җәгьфәр бик соң кайтты. Гәүһәр аны гадәттәгечә каршы алды, чәй кайнатты. Җәгьфәр бер сүз дәшмәде, ашамады, эчмәде, чишенде дә йокларга ятты. Әзер табын шул көенчә калды. Гәүһәр бик озак уйга калып утырды. Җәгъфәр аңа кычкырмады, өйдән чыгып кит, дип сөрмәде. Бу бәлки аның хатасын төшенә башлавыдыр. Берьюлы ялгышын танырга ирлек горурлыгы кушмас аңа, шуңа күрә вакытны суза торгандыр. Шулай булсачы!

(Дәвамы бар.)