Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Роберт Әхмәтҗанов

Ильич дивары Мәйдан буйлап киләчәккә агыла бөек чират. Мин торам гасыр каршында тик бер минут сорап. Ни көтәләр ак чыршылар, шул кадәрле тынып? Керәм дигән идем, Ильич,— диварыңда ремонт. Мәркәз ябык, керми китәм, карыйм янган утка,— җир хәстәре онытылды миндә бу минутта... Александр бакчасында — алма-алма карлар; утка карый — дөнья белән алышы-биреше барлар. Карыйм япь-яшь чыршыларга, ак кар бөртекләре... Тибрәлдерми тыңлый алар зәңгәр керфекләрен. Карыйм Мәскәүнең диңгездәй төпсез һавасына,— а, ул ничек биекләнгән еллар авазына! Александр бакчасында уйный нарасыйлар,— алар әле синең юлдан ерак барасылар... Авызы белән алма тота берсе,— кигән олы бүрек. Үсә яшьлек илдә синең игелекне күреп. Исемеңнең биш хәрефен җил һәм яңгыр ялар... Хәреф таный белмәсә дә сине таный алар. Диварлар да туза җирдә, алар — бары символ. Безнең белән мәйданнарда кыл уртада — син бул! Дөрбәләр бар, пантеоннар, гротлар бар җирдә. Сине йөрәктән алмыйлар — төшермиләр гүргә. Диварлар буйлап тезелгән батырларның җаны. Арта илнең күкрәгендә үлмәс утлар саны. Дөрли ялкын,— йолдызлар һәм кояш күрә аны, мәңгелек утка берләшкән үлемсезләр җаны. Аларны шушы мәйданнан дәшкән галәм яры; калган аларның юлыннан утлы сызык бары,— яшен ташы булып төшкән җирнең икарлары... Кайберләре изге чиктә, көрәш сафларында ракетадай янган чорның тыгыз катламында. Аларның исемен югалтмый хәтер тора сакта. Югалмый синең улларың, һәрберсе — исәптә. Үз тирәңә аталарча син туплаган барын. Ил аларның йөзләрендә синең йөзне таный. Килгәннәр синең яныңа Сен-Симон һәм Жорес, утка карый Фурье, Оуэн, Кампанелла, Маркс..? Жыелганнар бер ялкынга — уртак байрак төсе... Мәңге шулай йөрәгендә сине барлар Кеше. Без — хисапсыз. Бар континент ни көтәбез туңып?.. Араларда бер сүз тора: «Мавзолейда ремонт». Нинди ремонт?! — сәгать суга, часовойлар сакта, изге тынлык. Керфекләрдә кар тибрәнми хәтта. Нинди ремонт? — Курант суга, гүли таш диварлар. Җир әйләнә. Җирдә — мәхшәр. Уйнап йөри балалар. Александр бакчасында — алмаалма карлар... Александр бакчасындагы обелискка уелган исемнәр күздә тотыла. Аклы-каралы Мәскәү — декабрь полотносы: ак түбәләр, кара җир,— кемнәрне каратмасын? Ак бакчалар — кар туе... Ике яклап җир — мәхшәр Әйләнә көне буе. Фирүзә күз, ак муен, уза йөзләр — нәкъ чуен, рафинадтай ак тешләр аңлатмыймы кеше уен? Ут-муенсалар тагып, Элеп ак фонарьларын, күпкәме кавыштырган бу дөнья балаларын? Карасына, агына Мәскәү тигез караган. Әйтә килгән: тик эштә аер акны карадан! Мәскәүленең күңелендә африкалы кояшы, африкалы Мәскәүдә декабрьны тоймасмы? Күзгә карап серләшкән Метролары җилендә, Күгәрчендәй гөрләшкән Останкино күгендә — кемнәр алар? капкасын киң ачып соң кем дәшкән?.. Безнең күңел киң, иркен,— барыбызга — бер Мәскәү. Шундый дуслыкны кем соң үз итеп яратмасын?.. Аклы-каралы Мәскәү Декабрь полотносы. Яшьлек кырлары Новелла Салкынча таң. Офык сызыгына тияр-тимәс, ахак төсле, калтыранып балкый салкын йолдыз. Таң атканда шул йолдыз астында ялгыз тракторның сукалавы ишетелә. Аның гөре яңгырап кайта гүя йолдыздан. Ул актара туган кырларымны, ул җәйге басуларның битен камыл сызыклары белән бергә кире каплый язга чаклы. (Ул кырларның йомшак туфрагына йолдыз күмсәң, кояш шытар иде!) Гади кешеләр инде йоклап арды, дөнья җилкәсендә бер нокта тынгы белми... Ул — трактор, һаман йокламаган. Кинәт әнкәй төште исемә. Без йоклыйбыз, ә ул кыштыр-кыштыр, онын или, нидер пешерә; ә йөзенә кызыл шәүлә төшә учактан... Газиз ана, шул трактор сыман, сөрә сөрелмичә калган ызаннарын, кайта-кайта сөрә үткәннәргә, яшьлегендә чиерәк калган клиннәргә кайта бугай... Тире белән юа үкенеч тузаннарын — улларына чи калмасын... Сизә, тоя күңеле: аның йөрәге инде тигез гөрелдәми. Менә шуңа алган җирен сөрел бетерергә ашыга ул... Салкын йолдыз, калтыранып, чыклы басулар өстендә янып калыр... Ак диңгездәй карабодай кырларында төклетура гөжләр, таң җиленнән килер арыш исе. Тик күңелем Тормыш буразналары арасыннан туган кырларымның гөрелтесен эзләр... Таң зәңгәре йөзә камылларда, иңнәремнән коча июнь җиле. Инде көз. Каеннарым — язга китте. Җир кыйгачлап очты карлыгачтай, шуды кырлар — офык сызыгына. Килеп чыгар алар яз каршына, Кыңгыраулы ызаннарга. Ул чак булыр баш очында тургайлар гимны, язгы йолдызлар мириадасы чакырып янар гашыйк йөрәкләрне югарыга. Тик әлегә басуларым таң ягына төн зонасын кичеп килә; Офык сызыгына тияр-тимәс калтыранып яна салкын йолдыз. Нәкъ шул йолдыз турысында, ялгыз тракторның яшьлек кырларымны сукалавы ишетелә. Кырларда җил. Җитен кырларында, җитен диңгезендә — бүген җил. Җитен җилли. Зәңгәр дулкыннарда кыр тургае йөзә... Туган җир! Җитен җилли офыкларга тулып, ишелеп-ишелеп кайта юлларга... Бала тургай. Таныйм! Ул тумыштан пропискада безнең кырларда... Тугрылыклы. Нәни метеор сыман кыр өстендә риза янарга. Яшел кыяклардан — камылгача басуда ул, төшә камылга... Яшь тургайлар менә,— яңа буын, туган ягым күгенә, алмашка. Күгем тулы тургай! Яздан көзгә... Мөмкин түгел җырда янмаска! Карт игенче, соң кат «хуш!» дигәнче, һаваларга карар иң элек: зыңлап калыр гомер иткән дөнья күк юлына биек чөелеп. Июнь иле Баш очында — кояш, Җирдә — июнь иле. Яфрак арасында Яшелләнә җиле. Шау чәчәктә юкә, Алкалары — сары. «Очам» диеп тора Тузганаклар шары. Ул су өсте! Тып-тын, Шома көзге генә... Шуып-шуып үтә Су чебене генә. Кояш елмаюы Яшел яр читендә. Балкып тора елга Яшел рам эчендә... Мин үзем дә шуннан, Июнь иле ямьле... Гашыйк балачагым Шунда калды мәңге. Инде еллар йөге ике иңне баса... Мин «Ау!» диеп дәшәм утыз июнь аша. «Ау!» дип җавап бирә усак урманнары, «Ау!» дип җавап бирә февраль бураннары. Флейта җыры кебек, Сызып-сызылып кына, тавышы кайткан сыман, аннан сүнеп тына. Урман сәгатьләре уникене суга. Гаҗәпләнә бугай нәни малай шуңа. Күке тавышларын бармак бөгеп саный... Аңа адашса ни.„ Минем адаш — сабый!.. Мин «Кайт»,— диям аңа — Монда иркен, рәхәт! Кайт син бу елларга йөгереп кенә җәһәт. Сугыш күптән сүнде, (Син үзең дә белдең. Капка түбәсенә Кызыл яулык элдең!) Кибетләрдә йөртәм, (Ялган сөйләмәмен), Сайла да ал үзең Җаның теләгәнен! Таяк атың ташла, Уенчыклар — дөнья! Ул чакка үч итеп, бер туйганчы уйна.. «Ау!» дип җавап бирә болын, зәңгәр таулар... Бер-беренә суза ал кояшлы таңнар. ...Бил тиңентен үлән. Күбәләкләр хоры. Табигатьнең гүя Кияү көткән чоры... Шау үлән эчендә, җәеп ике кулын, гашыйк күзләр белән ята урман угылы... Июнь җиле исә үләннәрне тарап. Ята балачагым кошлар юлына карап. Гаҗәпләнгән күккә, алмый гүя тын да... Чакырма да — кайтмас. Ул бәхетле — шунда! Әхсән Баянов Дөньяга ялвару Заманыбыз — могҗизалы. Заманыбыз — Ясалма җепләр заманы, Ясалма йон, Ясалма күн, Ясалма ефәк заманы. Җирне, айны, Венераны һәм кояшны Урап йөри Бәхетле ачышлар, Бәхетле язмышлар даны. Заманыбыз — Ясалма юлдашлар заманы. Заманыбыз могҗизалы. Могҗизалар океанында батмадым мин, Рәхмәт язмышыма. Үги ата кулы белән сөймәдең син, Үги ана әчесе миңа бирмәдең син, Рәхмәт, Дөнья, сиңа. Яшәүне мин яшьләй танып белдем — Кысыр кайгы түгел, Чын кайгылар, Чын шатлыклар күрдем. Рәхмәт, Дөнья, шуңа. Үпкәм дә бар ләкин: Тугачтан ук, белмим ничек. Сынаргамы теләп — Мин сөт сорап үксегәндә Каптыргансың Имезлек дип исемләнгән Буш резинка — ялган имчәк... Ә соңыннан... Ә соңыннан, Туйдым, Ах, шул чаклы туйдым ялган нәрсәләрдән! Янгын күргән төсле Килә кычкырасым — Кычкыралмыйм, үрсәләнәм. О дөнья! Сакла мине ялган нәрсәләрдән: Ялган дустан, Хәйләкәрдән, Әләкчедән сакла. Сакла мине Елан телле ялагайдан. Ялган шөһрәт, Ялган даннан сакла. Күрсәтмә син купшы парад, тантаналар, Кыйгылдашып юха фанфаралар Тондырмасын колагымны. Сакла, Сакла Тиле шау-шулардан. Дөнья, Мин ялварам: Сакла мине Барлык ясалма бизәктән: Барыннан да бигрәк Ялган сөю, Ялгыз наздан сакла. Барыннан да бигрәк, Сакла Ясалма йөрәктән. Сакла, Еллар сүндералмас Ялган нәрсәләргә Йөрәгемдә янган нәфрәт утын. Шушы туфрак, Шушы һава, Су шикелле, Сиңа булган хак сөюем төсле. Ул — чын. Никадәрле күралмасам Ялган сүзләр, Ялган речьләр, вәгъдәләрне — Мин яратам сине шулкадәрле. Бу чаклы да мәхәббәткә Син түләсәң ялган сөю белән — Мәхрүм ит син, Дөнья, мине Шушы һава, Шушы җирдән, Үзеңнән. Юк, сатылмый бу мәхәббәт. Миңа кирәк бары чын мәхәббәт, һәм чын бәхет кирәк. Юк, кирәкми имезлекләр миңа, Чын сөт кирәк, Бары чын сөт кирәк. һәм син куйма, куйма миңа Металл йөрәк. Урман. Яңгыр көн-төн юа торгач, Бәллүр төсле иткән һавасын. Чал табигать карлы душта тагын Коендыра җәнлек баласын. Ә бу төштә җуя кан эзләрен... Әллә аккош, әллә акчарлак — Тик каурыйлар ята күген сагынып, Очар булып — ике як канат. Ерткычы кем аның — этме, кошмы, Оста мәргән башта атканмы? «Очкан кошка тидердем бит!» диеп. Бәлки берәү йөргән мактанып... Урман шул бу — җитми монда үлән, Кирәк тагы кан, ит кайсына... Төн һәм урман — чаршау, юрган бары Гүзәллек һәм вәхшәт кавышуга. Дөнья, шулмы синең гармонияң? Юк, кач, кайгым, кырык чакрым: Тәңкә кардай оча, Ылысларда Шаулап йөри әнә шатлыгым! Агачтан ул сикерә агачларга. Әверелгән дә никтер тиенгә. Боз өстендә чыр-чу... Минем шатлык Нидер сөйли бала телендә. Мондый шатлык җиргә Лорка җаны, Җәлил каны төсле кадерле. Юк, уйлыйсы килми, Кемдер бу дөньяда Сата алыр диеп шагыйрьне, Ата алыр диеп шагыйрьне... 1967 Сентябрь Артта калган сусау, яну, Тулгак, дау, ыңгырашу. Котылган ана баладан: Сентябрь — Козге басу — Талып рәхәткә, О Гомер — биек тау бугай ул. Көннәргә баса-баса, Елларга ябыша-ябыша, Урап мең үлем аша, Үрмәлим өскә мин һаман: Шундый тигез алып, Йоклый. Ята таралып — Тыптын. 1968 Үрмәлим картлык дигән Шыксыз биеклеккә табан. Зураеп алда офыклар, Мәхәббәт, бәхет рәхәтен. Зәһәр җимешен нәфрәтнең, Егылу, җую хәсрәтен — һәммәсен татый күңел. Тик менүем һич үземне Күрсәтер өчен түгел. Менгән саен мин ачыграк Сизәм, ачыграк күрәм: Гөмбәзен күкнең кул белән Сыйпый алмам, тотынып калмам, Йолдыз булып кабыналмам. Күгендә җирнең янмам. Тик барам һаман, барам... Никтер юк курку, тукталу. Альп чәчәген кыңгырау Итәрмен дип ашкынам. — Чың-чың-чың-чың чыңлатырмын, Дөньяларга тыңлатырмын. һәм шунда тик сикерермен... Берәр метеор артыннан. 1968 Була сүзләр — Тыныч, йомшак сүзләр, Яфрак сулышына охшаган. Юк, килми күз алдына һич Еланның җырлаганы. Мәңге мәхрүм тавыштан ул: Җырламый, ыслый бары. Шуышып йөрү кирәк шул: Кемдә юк бәгырь, йөрәк, Бирмәгән моң, бирмәгән көй — Табигать әңкә зирәк. Табигать әңкә зирәк. Җырласа елан, җир буйлап Нинди чың китәр иде! Нинди агулы тавышлар Тантана итәр иде дә— Телсез калып барлык кошлар, Саранча сыман, җирне Көл итеп, җыен хәшәрәт Парадка чыгар иде. Җырлый белсә елан.. Шаулар иде дала, кала. Тутырып мәйдан, ялан. Хунвейбин, я бүтән хайван Исеме йөрткән шам-шалан Барлык сыннарын Рафаэльның, Чый-чи килеп яман, Сөйрәр иде башларыннан Үзләре яткан караңгы Баз. чокырларга табан... Ярый әле качып, шуышып, Ул «твист» бии бары: Ярый әле юк дөньяда Еланның җырлаганы. Җырламый, ыслый бары... 1968 Кычкырмыйлар тамак карлыкканчы. Мин ишетәм ләкин, ышанам. Була сүзләр — Ничек сөйләсәң дә Оят түгел — изге, гөнаһсыз. Заман, мәйдан, эшләр, гөрелтеләр Капламый һич — барысы зыянсыз. Була сүзләр — Чәнечкеле еллар Аша карый безгә миллион күз: Җәлил кебек ирләр... Мин ышанам, Кычкыралар алар тавышсыз... Була сүзләр — Кычкырсаң дә, ләкин Мин ышанмыйм яман сүзләргә. Сөйлә, дустым, мин ишетәм сине. Мин ышанам сөйгән күзләргә. 1968 Җиңәргә тиеш Рәнҗеттеләр сине тупас куллар — Җавап кайтармадың. Тупас телләр рәнҗеттеләр тагы — Җавап кайтармадың. «Гаделлек бар — бөек судья,— дидең,— Ул барыбер җиңәр!» — Ә судьяга, киләчәккә барып Кемнәр нәрсә сөйләр? Заманнарның чиген булмый узып. Булмый эшсез, көчсез. Җиңгән көчләр — гүзәл, зирәк, бөек. Ә җиңелгән — телсез. Белә тарих: гадел — җиңүчеләр! Сүзләре хак, дөрес. Изге яшәп, гадел үлим дисәң, Син җиңәргә тиеш. Син җиңәргә тиеш! 1968 Элегия Тукталмый һич тә — башымда эссе, коры җил исә. Исә җил — соңгы яфраксабаклзрның гомерен кисә. Хыяллар безнең алда, дустым, тау-тау иде кичә. Очырдың-киттең бүген ком тауларын, сиздермичә. Чишмәләр юк, болытлар узды, явып өлгермичә. Саклыйм күз яше сибеп тик гыйшкымны шиңдермичә.