Логотип Казан Утлары
Публицистика

МАТУРЛЫК ХАКЫНА

Ике кат яшәмәс берәү дә. Чәчәкләр бирегез кешегә! ирик шигырьләренең берсендә Гамил Афзал әнә шулай ди Шагыйрь иҗатының олы мәгънәсе — кешегә, аның хезмәтенә, акылына гимн җырлауда, җирдә кешене бәхетле итәрлек шартлар даулауда һәм кеше бәхете өчен корәшне үзенең байрагы иткән җәмгыятебез, туган илебез белән горурлануда. Гамил Афзалның иҗат кредосы ил ечен, кешеләр өчен шатлык һәм матурлык раслаудан гыйбарәт. Мин чәчәкләр җыям ил туена. Мин матурлык ззлим гомергә! — ди ул үзенең икенче бер шигырендә. Шагыйрь иҗатындагы сатира һәм юмор турында сүз алып барырга җыенганда, ник әле без аның лирикасына кереп киттек! Хикмәт шунда ки. Гамил Афзалның сатирасын лирик героеның тормышны раслаучан фәлсәфәсеннән аерыл карау мөмкин түгел. Шагыйрь һәр ике жанрда үзен бердәй коч белән танытты. Тормыштагы матурлыкны якын күргәнгә, мәһабәт төзелеш белән рухланып, узе дә шунда гражданин буларак катнашканга, аның иләмсез күренешләргә тәнкыйте дә үткен. Бу урында Сибгат Хәкимнең бер фикере белән килешеп бетәсе килми. Г. Афзалның сатираюмор шигырьләреннән тупланган соңгы җыентыгына 1 язган сүз башында ул: «..сатирамын берүзе хәл итә торган үз темасы бар. Аның лирика белән компромисска барасы килми»,— ди. Икенче җөмләдәге фикер Г. Афзал иҗатына карата төгәл үк булмас. Чөнки, югарыда әйткәнебезчә, шагыйрьнең лирикасы, бер яктан, авторның сатира пафосын төшенергә принципиаль ачкыч бирсә, икенче яктан, лмрима злементлары. аның сатирасына үтеп кереп, аерым бер художество функциясен башкара һәм Г. Афзал сатира сының үзенчәлекләреннән берсен тәшкил итә. Шагыйрьнең сатирасы бүгенге поэзиябездәге сатира-юморның аерылгысыз бер күренешенә әверелде. Без хәзер, хаклы рәвештә, Гамил Афзал сатира-юмор мәктәбе турында сүз алып бара алабыз. «Өф-оф итеп» дигән яңа җыентыгы шагыйрьнең бу жанрдагы иң яхшы шигырьләрен бергә туплый. Гамил Афзалның сатира мәктәбе дигәч тә. ул уз алдына тора торган аерым бер күренеш түгел, әлбәттә. Аның үзенчәлеге үзенең злгәрләре белән уртаклыгыннан башлана. Сибгат Хәкимнең югарыда телгә алынган кереш мәкаләсендә бик хаклы реаештә болай диелә: «Гамил Афзал лирикада дә. юмор, сатирада бигрәк тә. турыдан-түры Тукайдан. Бабичтан килә. Дөресрәге, аның үсеп чыгуы да шушы ике шагыйрьдән.. Кайвакытта ' Г Афзал. Өф-өф итеп Татарстан китап нәшрияты 1968 ел. Л бер-берсеннән заман белән аерылган шагыйрьләр рухындагы уртаклыкны гертеп күрсәтүе дә читен. Ә күңел нидер сизә. Син аны фикер, җөмлә сөрешендә, ритмик агышында. шигырь юлларының сулышында тоясың». Шагыйрь классик әдипләребез Кандалый, Тукай, Бабич, Такташларның шигъри казанышларына һәм халык иҗаты байлыгына таянып эш итә, апарны үзенчә трансформацияли. Тукайдан килә торган тәэсир исә аеруча кочле, куп яклы. Бу, барыннан да элек, Г. Афзал шигырьләрендәге сатира алымында сизелә, ягъни шагыйрь үзенең көлке типларын сейләм — монологлары аша ачып бирә. Моның Тукайдагы классик мисалларын Кисекбаш монологында һәм «Ысулы кадимче» әсәрләрендә күргән идек. Гамил Афзалның «Минем сакал», «Сайладым, их, сайладым», «Шәрифулла күршем белән», «Сәлахетдин бабай сүзләре», «Сабитның Советка сайланасы килә» һәм башка күп шигырьләрендә шушы алым бик уңышлы файдаланыла. Бу алым укучыны үзенең «объективлыгы» белән ышандырып куя, авторга героеның иҗтимагый-әхлакый йөзен аның үз сүзләре аша ачып салырга ярдәм итә. Туктаусыз эзләнә барып, шагыйрь бу алымның сатирик момкинлекләрен киңәйтүгә, төрләндерүгә ирешә. Монда, үлчәм-стро- фнка терпелеге белән беррәттән, көлү объектының, вакыйгалар чишелешенең һәм шигъри чараларның төрлелеге билгеле бер роль уйный. Г. Афзал үзенең сатирик «кадрларына» конкрет якын килә белә. Менә аның «Минем сакал» шигыре. Анда бүгенге тормышыбызда очраган аерым кимчелекләргә читтән генә үртәлеп йерүче пенсионер образы бирелгән. Җитешсезлек күрсәм, җаным әрни, Чын күңелдән янып көрсенәм. Алай ярамый бит, Ярамый дип, Сакалымны учлап борчылам. Үзе җәмәгать тормышыннан читләшсә дә, картны, күрәсең, коллективта онытып бетермиләр: Бәйрәм көне булса, колоннада. Ал байраклар белән уралган Ямьле мәйдан, Шәп тырпайган Минем сакал бара иң алдан. Шулай итеп, хөрмәт аның үзенә түгеп, Хуҗа Насретдиндагыча, сакалына күрсәтелә булып чыга. Көлү монда тирәнгә яшеренгән. Автор үзенең героена каты бәрелүдән гаять сак. Лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннарыбызга гомуми хермәт хисе аны тотнаклы көлергә мәҗбүр итә. Шагыйрь уз кулындагы коралының көчен яхшы аңлый; Бернидән дә курыкмаган таш күңелләр Хур булудан куркып кала куян төсле. Эмма Гамил Афзалның сатира стиленә тәкәллефсезлек, дорфалык гомумән хас түгел. Ул, киресенчә, йомшак тотып катыга утыртырга ярата. Җыентык тикмәгә генә «Эф-еф итеп» дип аталмый. Тыштан бик тыйнак күренергә тырышып та, эчтән олы хөрмәтне, зурны дәгъва итүче типларны бирүдә шагыйрьнең әдәби чаралары тагын үзенә бер төрле. «Сәлахетдин бабай сүзләрепндә малайларының балда-майда йөзүе турында куык очырырга яраткан карт сүз саен диярлек үзенең мактанып сөйләмәвен искәртә. Ул хәтта бер төрерлек тәмәкесе юклыгын икърарлаганда да шунсыз булдыра алмый; Бер төрик әле, Сәйфулла, Янчыгым юк минем монда. Калган акча сандыгында, Мактанып әйтү түгел. Мактанып әйтү тугел дигән юл һәр строфа саен кабатланып килә. Шигырьдә тел юмористик нагрузка мактанчыклар кулланырга яраткан шушы рефрен •стенә төшә. Бу исә шагыйрьнең келуен тормышчан итә. «Сабитның Советка сайланасы киләп шигырендә көлке үткенлегенә начальник булу хыялы беләч яшәгәч Сабитның «тыйнакпыгыпн һәм дәгъвасын бергә уру аша ирешелә. Ягьни геройның эчендәгссе дә, тышындагысы да бер монологка салына: > Дуслар әйтә:—Сине сайларга кирәк! — Кирәкми,— дип этләшәм аяк терәп. Сайлагыз, дим, берәр әйбәт егетне. Ягъни, мин аклый алмам шул өметне. Югыйсә, минем бабайлао пырлетар. Бер дигән кадр булырга өмет бар. _ S Такыр инде минем белем амбарым. Төрле курслар-фәләннәр бар-барын m Юк, миңа кирәкми, дуслар, ул урын! Миннән дә лаек егетләр юк-югын! о Гамил Афзал үзенең сатира һәм юмор иҗатында Тукайның шигырь үлчәмен гаять - актив куллана. Әле генә карап үткән шигырь үзенең үлчәме һәм ритмы белән «Кисек- * баш»ка тарта, «Бөркет» шигырендә «Ысулы кадимчеп үлчәме файдаланылган. «Мәгъг * фия әбинең догасы», «Мэдир теше», «Бәхәс», «Кызыл балчык» промартелендә», «Тын- ~ гысыз һөнәр», «Безнең бригадада» шигырьләрендә «Йосыф — Зөләйха» үлчәмен тою ~ читен тугел. Мәгъпум булганча, бу үлчәмне Тукан да бик киң кулланган. Чагыштыру £ өчен ике мисал: S ...И ходаем, кәлимәтен, тәибәтен, о. Бу арада оныттың син эш эротен Намазыңны куеп, бераз җиргә кара: Акыл җитмәс могҗизалы эшләр бара... [«Мәгъфия әбинең догасы»} Менә, дуслар, мин созләргә бер сүз сөйлим, «Юссф — Якуп китабыпның көен көйлим— (Тукай. «Дусларга бер сүз»] Бу хәл шагыйрьне эпигонлыкка илтмиме! Киресенчә, Тукайның колоритлы строфм- касын файдалану шагыйрьдәге форма колачын киңәйтеп җибәрә. Җитмәсә, Г. Афзал әһәмиятле фикерне белдергән фразаны кабатлау, рефрен кертү яки башка чаралзр ярдәмендә бу үлчәмне эчтән төрләндереп тора. Аның яңа яңгырашларын эзләү юлында автор оригиналь табышларга очрый: Жилләр исәр, яңгыр явар, кар да явар. Иске ферма түбәсеннән тамчы тамар. Балта остасы аннан-мочнан такта кагар — Әйдә ярар! Күренгәнчә, шигырьнең баштагы юллары дүртәр иҗекле өч ритмик буыннан тора. Дүртенче юлда исә шагыйрь тота да бетен икс ритмик буынны төшерел калдыра. Ни өчен! Иронияле интонациягә урын ачар өчен, һәр строфа ахырында рефрен булып кабатланган шушы дүрт иҗекле эмоциональ тәгъбир [ягъни ялгыз калдырылган еынгр ритмик буын] шигырьдә тел сатирик вазифаны башкара. Строфалардагы тел тидерг'- сез ритмик тәңгәллек авторның шигырьне шушы принципка коруын раслый. Соңгы строфа ахырында автор инде, рефреннан баш тартып, үзенең хөкем мөһерен сугу өчен башка эмоциональ тәгъбирдән (Буш әңгәмә] файдаланса да. ритмга хилаф 10 «к у » М в. 145 китерми. Чвнки биредә ике ритмик буынны тешерү хисабына ирешелгән интонация барын да хәл итә. Тукай шигырьләренә пародиясендә Г. Афзал юморның яңа чараларын таба. Аның вАракыга каршы» шигырен тулысынча китереп үтәбез: И. тәгалә, җир йөзеннән ал бу аракыңны, ал,— Безне юлдан яздыручы шайтансабакыңны ал! Ул явызны куп чөмерсәк, безнең акча аз кала, Баш авырткач ошбу бәндә әрлебирле чайкала. Аракы юктан гына җирдә халыклар үлми ич. Пусть мәләкләрең белән кунак чакыр да үзең эч' Бу — Тукайның «Алтынга каршы» шигыренә пародия. Мәгълүм булганча, халык шагыйренең зар белән тулы әсәрендә капиталистик җәмгыятьтәге зур социаль золымга, алтынның кешеләрдәге бөтен яхшы сыйфатларны юкка чыгаруына протест белдерелә. Тукайдагы зарлы интонацияне саклаган хәлдә. Г. Афзал үз шигырендә зарлануның сәбәбе итеп тормыш прозасының иң түбән һәм җәмгыятебезнең әхлагы каршында бик кечсез күренешне — эчкечелекне ала. Аракы бәласеннән коткарырлык бернинди реаль көч һәм чара булмагандай, әсәрдәге сатирик герой «тәгаләгә» ялвара. Бу исә аның үзен үк үтә кечерәйтә. Эчкече әхлагының иң хас сыйфаты булган ихтыярсызлык монда үзенең бетен комиклыгында чагыла. Бер-берсеннән гаять ерак төшенчәләрне янәшә китерү. Тукай шигыренең «югары стиленә», олы зарның ихлас интонациясенә «түбән стильнең» вульгаризмнарын кертү аркылы шагыйрь юмор үткенлегенә ирешә. Беренче юлдагы җитди зардан соң вульгар жаргон «сабакы» килү шигырьгә кискен юмористик борылыш бирә. Әмма без әле һаман «геройвдагы зарның ихласлыгы әсирлегендә кала бирәбез, аның зарына теләктәшлек белдерә язабыз. Шунда шагыйрь герое авызына, үзенең объектив бирелешендә үк хәлгә, хәрәкәткә юмористик мөһер сугучы «чөмерсәк» сүзен салып, мәсьәләгә тәмам ачыклык кертә. Монда инде үзе зарланган сыекчаның тәмен белеп бетергән, аңарда шактый пешкән тип күз алдына килә. Нәүбәттәге юлда комик күренеш эчкеченең көндәлек прозасын |«баш авырткач») классик поэзиянең югары стиле белән аралаштыру («Ошбу бәндә») ярдәмендә бирелә. Тагын бер моментны күрсәтеп үтәргә кирәк. Шигырьнең башында алынган ихлас тембрда лириклык элементы бар. Ул нигездә әлдарак киләсе вульгаризмга контраст өчен җирлек буларак, юмор чарасы ролен уйнаса, шул ук вакытта авторның зарга теләктәшлеген дә чагылдыра. Бу пародиядә тапкан юмористик ысулны шагыйрь башка шигырьләрендә дә уңышлы куллана. «Изге хәзрәт тарихы» әсәрендә, шигырьнең исеме үк күрсәткәнчә, автор чын мәгънәсендә анахронизм күренешен ала. Геройның эчке асылы белән аның тормышка дәгъвасы арасындагы контраст куп төрле сәнгать чаралары аша бирелә. Героен үз теленнән фаш иттерү өчен, автор тәубә-монолог формасын сайлаган. Исерек хәлдә төш күреп, хәзрәт үзен теге дөньяда сөаль алдында калган кеше дип хис итә һәм бала чагыннан алып бүгенгәчә башыннан кичкәннәрен бәйнә-бәйнә сөйләп бирә. Шуп юл белән геройның заманга кире юнәлештә «үсүе», вак-төяк гөнаһлардан зур гөнаһка — кешеләрне алдап җиңел юл белән көн күрүгә күчүе сурәтләнә. Аның комик асылын ачу өчен, автор югарыда тукталып үткән пародиядәге ысулдан файдалана, ягъни «югары стильне» геройның үз чынбарлыгындагы детальләргә бәйле «түбән стиль» белән аралаштыра. Менә «хәзрәтнең» мөнәҗәтләреннән бер өзек. Ул, үзенчә. «Мөхәммәдияпне укыган була: Чын адәм җөкнәтә керди, Гарше нигъмәтләрен күрди, Бер утырып махра төрди. Кәеф-сафа кылып йөрди. Ачуланма, рәсүлулла! Дини үиымыш.пылвр моны ишетсә, авыр cynan at-к ах килерләр иде. Кайда уя классик әдәбият аша мәгълүм мулланың гарәп фарсы тулы -югары стиле»! Бу юлларда инде Адәм галиәссәламның да >зе юк, биредә малай чагында уи «абыйсының гәмәкесен чәлгән» хәзрәт үзе. һәм аның эндәшүе дә, «рәсүлулла.дан битәр, шешәдәшләренә кагыла сыман. «Ачуланма...» - гәнаһлыиың изге ялваруымы бу! Исерекнең үтенә белгән бердәнбер сүзе. ф Үзе үтә нәфрәтләнгән күренешләргә ачы ирониясен белдерү ечен, шагыйрь киңәш < формасын сайлый. Моның традициясен дә поэзиябездә Тукай эшләп калдырган. Халык £ шагыйренең «Деньяда торыйммы!» — дип киңошләшкән дустыма» әсәреннән шушы х езеккә генә күз салыйк: †† _ , х Зинһар, иптәш, хаклыя сөйгән булып йөрмә. Ялган сөйлә, күрмә зиндан, күрмә төрмә; Тип! дөньяда ач-ялангачларны белмә, - Иске дөнья тузанын ит күзгә сөрмә! Г. Афзалның «Киңәш» шигырендә дә шушы әсәр рухы бар. Менә бер өзек: ♦ _ ° Тыныч карап яхшылыкка, яманлыкка, о Әз генә дә хәтәр эшкә кулың тыкма. S Биләп алып, тыныч урын, җайлы урын, Өстәл сугыппатшалык ит, җепшек борын! s X Әмма аермэ шунда, Тукан шигырендәге тирән ирониядә зар тавышы, үз чорының иҗтимагый шартларыма протест аяазы да бар, ә Гамил Афэал үзе көлгән күренешнең п көчсеэлеген тоеп эш итә, обыватель психологияле карьеристны мәсхәрә хәленә кал- 5? дыра. Тукайда ирония әлеге очракта лирика элементы булса, монда — сатира элементы. Гамил Афзал бүгенге укучының югары культурасын, үскән зәвыгын бик яхшы к аңлый. Бу аңа яңадан-яңа сатира юмор чараларын әйләнешкә кертергә мөмкинлек © бирә. Җөмләдән берсе — комик типларны аларның тел культурасы аша фаш игү. 2 Шагыйрьнең геройлары, үзләре гаепле була торып тз, гаепне җансыз әйберләргә сыл- > таганда рустан алынган вульгаризмнарны еш кулланалар. Алар ачуларын «сабакы»га = бушатырга яраталар. Моның бер мисалын «Аракыга каршы» шигырендә күрел үткен идек. «Механик кемне сүтә» шигыреңдә дә шундый ук хәл. Менә геройның тракторын әрләвеннән бер өзек: Кайчан гына ремонтта булды. Тагын ремонт сорый, әшәке! Аның өчен миңа выговор кунды Тьфу, сабаке! Ләкин шуны әйтергә инрәи, шагыйрь рус сүзләрен юмористик чара буларак кирәк урында до, кирәкмәгәндә дә куллана. Еш кына ул сүзләр көчәнеп көлдерү чарасына әверелә язалар. «Выговор», «молокосос», «деляга», «подхалим», «пусть», «легковой», «наград», «премия» кебек сүзләр урынына шундый үк комик вазифалы үткен татар сүзләре дә табып булмас идеме! Гамил Афзалның халык тапкырлыгына бай гаять сыгылмалы теле мондый гына бурычларны башкарырлык, әлбәттә. Урыныннан очып төшкәч тә түрә чагындагы тәкәббер сөйләм стилен саклаучы председатель авызында 1 («Их. бар иде түрә чаклар-.» исемле шигыре) рус сүзләре табигый яңгыраса, «Тәмәкене ташлаганда» шигырендә алар бөтенләй урынсыз. Монда «премия», «наград» сүзләре бер-бер артлы кулланыла. Шигырьнең юмор асылы бөтенләй башкада булганга («Вәгъдә булгач, димен, йөрәк, тукта! — Бер төрербез, әйдә, хатын юкта»), икенче телдән алынган синонимнар кирәксез зиннәткә әйләнә. Шагыйрьнең юмор арсеналы мондый берьяклы мавыгуга мохтаҗ түгеллекне җыентыкка исем биргән «Оф-еф итеп» шигыре, мисалында да күрергә мөмкин. Савы- †† Шуннан миңа пупал, дустым, Кабинеттан очып чыктым. Хәзер атлар абзарында Мин, значит, каравылда. ла-ьавыла инде сете беткән темага шагыйрь өр-яңа яңгыраш бира. Һәм шигырь, үз ишләрен күләгәдә калдырып, гаять популяр булып китте. Хикмәт нәрсәдә соң) Халык телендәге бай яңгырашлылыкның нечкә нюансларына сизгер шагыйрь сатирик тасвир •чен музыкаль чарага мөрәҗәгать итә. Бәлагә артык назлы мөнәсәбәтнең ата-ана •чен шәфкатьсезлек булып кайтуы рифмалашып килүче аваз ияртемнәренең нечкә- нәфис яңгыраштан калын-дорфа яңгырашка күчә баруы ярдәмендә белдерелә. «Өф- өф итеп» үстерелгән малай «ресторанда голт-голт итеп коньяк эчә» һәм әти-әнисен «дөп-дөп» итеп кыйный башлый. Геройларның әхлакый һәм культура йәзе түбән булуын күрсәтү эчен, шагыйрь эстетик һәм этик тешенчәләргә караган сүзләрне алар авызына мәгънәсез парлары белән янәшә сала. Ф и к у с-м и к у с гөлләр тездем... Колхоз председателе булып сайланган берәү үзенең бүлмәсен, «начальниклар эстетикасына» туры китереп, әнә шулай җиһазлый. Әмма бу нәрсә аның эчке ихтыяҗына туры килгәнгә түгел, бәлки, «мәһабәт» декорация эчен генә икәнлеге күренеп тора. Яки менә шул ук геройның мәхәббәткә азгыннарча мөнәсәбәтен күрсәткән икенче мисал: Күн диванда гомер серәм. Кәеф-сафа уйлап кына, Агроном кыз Галия белән Г ы й ш ы к-м ы й ш ы к уйнап кына. Геройларының тел культурасын аларның рухи ярлылыгыннан көлү өчен файдаланган кебек, шагыйрь стильләштерелгән культуралы телне дә юмор максатында файдалана. «Автор киңәш итми...» шигыренең герое, бер тапкыр үзенең авызы пешкәч, тәкәллефле югары стильдә башкаларга менә нинди гыйбрәт бирә: Ирле хатын янына Киңәш итми барырга Бу юлларның авторы. Гамил Афзалны гаделлек сагында уяу торучы шагыйрь дисәк, һич тә арттырып әйтү булмас. Ләкин болай дию башка шагыйрьләребезгә күләгә төшермәсме! Чөнки бит шагыйрь исемен күтәргән кеше гаделлек көрәшчесе булмаска мөмкин түгел. Дөньядагы иң гадел җәмгыять җырчысы буларак, киң мәгънәдә алар — шушындый көрәшчеләр дә. Хәлбуки, җәмгыятебезнең «Барысы да кеше өчен» дигән төп принцибына ят күренешләрне үз вакытында тәнкыйтьләргә һәр шагыйрьнең дә йөрәге җитмәгән чаклар булды. Күп кенә кимчелекләрне без эш узгач гаепләргә яратабыз. Гамил Афзалның «Тәвәккәл әби» шигырен укыганда кем генә рәхәтләнеп көлми икән! Динле дә. инсафлы да әбинең колхоз кибәнемнән печән йолыкканда тотылгач биргән җавабы келдерә: Ул намазчы, изге килеш... Котыртучы шайтан, имеш. Әби гаять табигый, тормышчан тасвирланган. Шигырьдә наян көлү ярылып ята. Ленин шул ук вакытта бик аяныч бер момент та бар: ул — әбине кышкы төндә чана тартып печән кайгыртырга мәҗбүр иткән сәбәп... Шигырь, шул рәвешчә, сугыштай соңгы еллар авыл чынбарлыгының реалистик бер күренешен гәүдәләндерә. Яки менә икенче шигырен алыйк. «Кызыл балчык» промартелендә» дип атала. Шигырьдән күренгәнчә, ике малай җилкәсендә ничаклы күпертелгән идарә аппараты яши! Начальнигы да. урынбасары дә, секретаре, бухгалтеры, кладовойчысы, тәэминатчысы, технологы да бар бу артельнең. Ә хезмәт өчен үзләренең лаек өлешләрен алыр вакыт ниткәч: Артәль гөрли, артель эшли, контор яза. Бәйрәм җитә, тантаналы утырыш бара. Начальниклар елмаешып бүләк ала; Икө малай доклад тыңлый һәм кул чаба. Г. Афзал биредә хуҗалык реформасына чаклы промышленностьта хокем сөргәч кимчелекләрне тәнкыйтьли. Шигырьдә, сатирик гротеск чарасы буларак миниатюра агымы кулланыла. Рефрен булып кипуче «Ике малай чүлмәк ясый, чүлмәк ясый» дигат юл авторның ирониясен дә, ачынуын да чагылдыра. Шагыйрь халык җырлары калыбын да сатира-юмор максатында бик уңышлы куллана. Монда да аның диапазоны түбәнчелекле елмаюдан алып ачы иелүгәчә киң. Сез, кәнишне, үзегез белерсез лә. Сез аңламый торган түгелсез, Харис абзый. Хафизәттәй, Ялгыз йөрүләре күңелсез. Без килештек, сездән рөхсәт кирәк, Фатихагыз кирәк яшьләргә, Харис абзый. Хафизәттәй, Пар күгәрчен кебек яшәргә?! (аҮзем язучы»! Сатира һәм сатирик турында сүз алып барганда, бик еш афаш кебек тәвәккәл, кискен тәгъбирләр кулланыла. Хәзер без сатира-юмор иҗатын күздән кичергән шагыйребез фаш итү белән генә чикләнсә, ул Гамил Афзал булмас иде. Гамил Афзалны халыкка аңлаешлы, якын һәм үз иткән сыйфат — аның көлүенең кеше33 леклелеге. Шигырьләрдә гуманист җаны, педагог кулы сизелә. Ул халык эчендә, көнкү- ~ рештә була торган кимчелекләрне көлкегә алганда, кешеләрнең яхшы якларын да < онытмый. Аның тәнкыйтенә, юк итүдән битәр, яратып чеметү хас. Җәмгыятькә үтә ят “ күренешләр турында сөйләгәндә генә ул килешмәүчән, рәхимсез. Үзенең зур дошманы бюрократка, Тукай әйтмешли, «мисле хәнҗәр» кадала. Шагыйрьнең халыкчанлыгы аның гади телендә, кешеләргә халык әхлагының сәламәт үзәген тәшкил иткән хезмәткә о мөнәсәбәт аша бәя бирүендә, көнкүрештәге кимчелекләрдән көлгәндә халыкның гс- - реф-гадәтләренә инсафлы, сак мөнәсәбәтендә. Ка шакыт шагыйрь үзенең геройларына ; теләктәшлек тә белдереп куя. Шигырьләрдә бу лирик элемент аша бирелә. Үкенечкә х калган «Донжуан Ногман» ахырында да, «Кызыл балчык» промартслендәяге малайлар- £ га карата да бу сизелә. Андый мисалларны алдарак та күреп үттек. Гамил Афзал. Снбгат Хәхим әйтеп үткәнчә, туктаусыз эзләнүче шагыйрь. Шуңа күрә аның эчтәлеге ягыннан уйланган, формасы табылган шигырьләре белән янәшә = уңышсыз тәҗрибәләре дә бар. «Вохмяков мистер булып карады» һәм югарыда карал үткән «Изге хәзрәт тарихы» кебек озын шигырьләрендә композицион таркаулык һәм күп сүзлелек уэләрен сиздерә. «Стиляга сузләрепндә исә автор бу социаль типның асылын күрә һәм күрсә.) алмаган, шушы типка охшарга тырышучының кайбер тышкы сызыгын гына алга«. Мәгълүм булганча, хәзерге стиляганың социаль психологиясен эгоизм, идеологии йөзен имгәклек философиясе билгели. Хезмәткә нәфрәте һәм гражданлык импульсларының сүрәнлеге аны рухи буш итә. Шагыйрь бу типның туу лабораториясез «Өф-өф итеп...» шигырендә бик төгәл күрсәткән иде инде. Монда исә «оригикал! белән «орангутанг» сүзен уйнатуга корылган тапкырлык кына бар. Юкса Гамил Афзйп үзенең күпчелек шигырьләрендә сатира нигезендә. Бенинский әйткәнчә, «шаян һәм беркатлы тапкырлык түгел, бәлки, үтә тирән юмор ятырга» тиешлеген осталар-э исбатлаган шагыйрь. Гаять кызыклы бу шагыйрьнең бик күп башка шигырьләре һәм анардагы 6ч сатира-юмор алымнары турында, уңышлы һәм кайвакыт уңышсыз тәҗрибәләре хакында тагын да сөйләп булыр иде. Әмма ул — бер мәкалә мөмкин.. ; г гиз гл..-, сы • мый торган җаааплы зур эш. Шагыйрь иҗаты яңа күзәтүләргә, яңа тикшерү-.эр. . һичшиксез, лаек.