Логотип Казан Утлары
Хикәя

ПАКУ!

 Фирүзәга лар икесе бер көнне чирләп егылдылар. Ноябрь иде. Җылы, яңгырлы октябрьдән соң кинәт суытып җибәрде. Атна эчендә җир туңып, Агыйдел читләрен боз тотты. Кистереп кар җилләре исә башлады. Ләкин кар үзе һаман юк — көннәр ямьсез, салкын иде. Җәй буе тышта, ишек алдында уйнап, иркен, яктыга өйрәнеп калган улыбыз, иргә-таң җиттеме, тыш дип буынга төшә башлый. Бу җил, бу салкында өйдә генә утырсын өчен ниләр генә кылмадык без! Алмаган тәти, уенчык калмады! Тик Салават берсе белән дә озак юанмый — кем аз гына ачылып, кояш күренеп китү белән, тыш исенә төшә дә, жәй буе сөйрәп, ватып бетергән сөекле самосвалын күтәреп, ишек төбенә барып баса: — Нәнәй, ты-ыш!.. Нәнәй, ты-ыш!.. Шулай тотына бер көйгә. Без: — Ух, тышта суык, өш-өш!..— дип карыйбыз. — Тышта усал маэмай! Бохар песие!..— дип куркытабыз. Ләкин малай берсенә дә карамый — аның саен үз сүзләнә генә: — Ты-ыш!.. Ты-ыш!.. Ахырда сузып елап җибәрә: аның башкача теле юк. Без Гөлдәр белән икебез дә институтта укытабыз. Мин икенче. Гөлдәр беренче генә елын укыта. Безнең эш көне, менә моннан монда хәтле дип, кисеп кенә куелмаган Эшнең күбесе өйдә. Әйтергә кирәк, иң авыры өйдә. Көн тудымы, икебез ике өстәлгә утырып лекциягә әзерләнәбез, контроль эшләр, курсовойлар тикшерәбез. Алары бетсә, беребез минимумга, икенчебез диссертациягә тотына — бил язарга да вакыт тими иде. Шундый чакны, җитмәсә, бу Салаваты!.. Ахырда безнең сабырлык бетә: икебез ике яктан балага кычкыра башлыйбыз. Шунда әби аны тын гына киендерә дә, «Әйдә, улым»,— дип, йөрергә алып чыгып китә. Алар көн саен үзебезнең Тукай урамындагы юкә аллеясында йөриләр: аскы якка китсәләр, Агыйдел өстендәге Салават бакчасыннан, өске якка китсәләр, үзәктәге Матросов паркыннан әйләнеп кайталар иде. Ул көнне Салават йокысыннан ук әллә ничек көйсезләнеп уянды. Үзе алай, башка вакыттагы кебек, тыш дип тә йөдәтми — өзлексез мыжгып, тик нервыга тиеп тора. — Туктамас инде бу бала! — Гөлдәр китапларын ук читкә этәреп куйды. — Гел генә кычкырып торгач...— дип мин дә эшемнән туктадым — Әйдә, ичмасам, әзрәк күңелен күрик, мавыгып китмәсме. А Без аякларны аерып идәнгә кара-каршы утырдык та үзе йөри торган бер машина белән, Гөлдәр миңа, мин аңа таба җибәреп, уйнарга тотындык. — Ух, нинди йөри!.. Карале, Салават, кара... Салават әйләнеп тә карамады, сандык өстендә оекбаш бәйләп утырган әбисе янына барып, җиңеннән тарта башлады. — Нәнәй, ты-ыш... Нәнәй, ты-ыш... — И йөрәккәем, кара нинди тарта!—дип, әби сандык өстеннән төште.— Әйдә инде алайса, әйдә. Оекбашыңны бәйләп бетерим инде дип кенә утыра идем. Ярар, кайткач бетерермен әле, керен дә алып куярмын. Иртәгә, алла бирсә, аякларың майда йөзәр. Малай, аның һәр сүзен аңлаган бер кешедәй, елмаеп ук җибәрде. Без — унбишәр ел укыган ике укытучы — ике яше дә тулмаган бер баланы ни сөеп, ни почмакларга бастырып көйли алмаганда, им өчен бер ел да укымаган әби аның көен шундук таба иде. — Син дә гел шуның көенә генә торасың, әни,— дип, Гөлдәр каты гына бәрелеп алды. — Йөреп керик әле,— диде әби.— Сабый бит: әллә ниләр уйлыйдыр да — әйтергә теле юк... Ул үзе дә нидер әйтеп бетермәде шикелле... Үпкәләде, ахры, дип уйладым мин. Алар киенеп, Салават иске калтырчадай самосвалын сөйрәп, чыгып киттеләр. Ләкин, бер ярты сәгать үттеме-юкмы, әйләнеп тә кайттылар. — Бу мәгәзиннән генә урадык,— диде әби. Аның бер кулында ипидер, шикәрдер тулы сетка, икенче кулында малай, ә малай кулында уенчык самосвалы иде. Әби уфылдап Салаватны идәнгә төшерде. — Шулай нәнәйдән күтәртеп кайталармыни, ә? — дип, Гөлдәр малайны шелтәләп алды.— Син бит инде зур. Их сине! Әби монысын яратмады. — Күрмисеңмени баланың йөзен? — диде ул. Мәгәр мин, баладан бигрәк, аның үзенә карап куркып киттем: аның болай да ябык озынча йөзе тартылып, күм-күк булган, сулышы капкан, тавышы да ничектер тоныкланып кипкән иде. «Томау гына дип йөргән иде дә, ай-һай, томау гына микән?..» — дип уйладым мин. Ул арада әби аягыннан, өстеннән салды. — Хәзер үк гәрчичнәй ванна ясарга кирәк. Кызым, син бар урын әзерлә, мин су куйыйм,— дип сөйләнә-сөйләнә кухняга кереп китте. Анда газ плитәсен кабызып җибәрде. Эш кайгысы түгел иде инде. Гөлдәр эчке бүлмәдә матрас, мендәрләрне каккалый-каккалый урын җәя башлады. Мин Салават белән ишек төбендә калдым. Салават карышмый гына чишендертте. Башка вакыт булса, үзем дип, хәзер кулга ябышыр иде, әле тик кенә тора — чире күзенә үк чыккан иде. Чишендереп кулыма алу белән, башын ине- мә салды. Мин аның бәләкәй генә йомшак гәүдәсен күкрәгемә кыстым. Су җылынганчы шулай тордык. Әби таска су таманлады да: — Бир инде, кияү,— дип балага үрелде. Анын биленнән еш кына радикулит китереп тота, иелеп эш эшләү аның өчен авыр иде. — Тукта, әби, Гөлдәр килсен инде,— дидем мин. Алар башта, биш-ун минут, Салаватның аякларын горчицалы суга тыгып тоттылар. Аннары битен-кулын юып, йомшак сөлге белән ыш- кыйышкый сөрттеләр дә урынына илтеп салдылар. Мин градусник китереп бирдем Температурасы утыз җиде ярым иде. — Әллә врач чакыртабызмы соң? — диде Гөлдәр. —- Врач чакыртып та инде... Салаватның бер бүген генә чирләве түгел, врачын да чакырткан бар. Ләкяя сина бернинди врач та. килү белән, баланы терелтә алмый, карап рецепт кына язып китә. Күп вакыт рецебынын да кирәге булмый: кичтән ут янып яткан бала иртәнгә инде көлеп уянган була, аптекалар дару ясап та бирә алмый кала. — Ярый, көтик алайса,— диде Гөлдәр. Әби сөт кайнатып китерде. Чәй дәмләп, аны баллап эчерде. Сала * ват берсенә дә карышмады, гүя аның үзенең дә авырып китәсе килми s иде. < — Инде шулай тирләп кенә ятсын, бәлкем үтеп тә китәр, боерган с булса,—диде әби. Аның үз хәле дә яхшыдан күренми иде. ♦ — Әллә үзең дә ятып карыйсыңмы, әби? = — Кая ул! Булмаганны! Хәзер аш салырга кирәк. Кайнар шулпа s да эчсә, кук итеп торыр әле менә. £ — Ашны үзем салырмын,— дип, Гөлдәр дә әйтеп карады. < — Юк, ятмыйм әле,— диде әби.— Сез миңа карамагыз. Карт кеше- u нек шул инде аның: әле генә таза, икенче карауга — юк. Сөякләрнең = дэ мае беткәндер инде. J Аның безгә чирен әйткәне юк. Авырып китсә дә, болай гына дип, « бер ара ятып алгандай итә дә торып тагы эшенә тотына. Гүя ул эшне, * без башлаганчы дип, бездән куркып-көнләшеп эшли иде. Магазинга ул йөри, базарына ул йөри... Базардан ул көн саен сарык итенең симезен алып кайта. Мәгәр үзе андый ит ашамый, ул аны безнең өчен генә алып кайта, үзе берәр ужау шулпа белән бер-ике бәрәңге генә капка- лый иде. Бу айларда шулпаны да өресеннән аерып эчә башлады. Җан асраганы — чәй белән коры ипи. Ак майны авызына да китерми иде. Ул көнне ул ашлар пешереп йөрде. Ашагач-эчкәч, кашык-аякларны юып куйды. Тик шуннан сон гына ятты, анда да әле: — Бала дип борчылмагыз, төнлә үзем карармын,— дип чишенми генә ятты. Без, көндәгечә, сәгать унбергә кадәр утырдык. Салават та, әби дә йоклый иде булса кирәк — алар бүлмәсендә тавыш-тын юк иде. Төнлә безне бала еланы уятты. Әби инде торып, аны кулына алган, «жә-ә... жә-ә.. жә-ә. » дип, талгын бер көйгә иелә-сыгыла тирбәтә башлаган иде. — Тәне ут инде менә — ут! Сипсәң сулар кибәр! — диде ул. аннары кинәт: — Ай аллам! —дип карават башына сөялде. Мин тиз генә кулыннан Салаватны алдым. — Уф, исем авып китте, егылам дип торам... — Син ят кына, әни,— диде Гөлдәр. Әби ятты. — Әллә ни булды әле миңа, балалар... Бер дә болай озакка киткәне юк иде ләбаса. И ходаем, авыр чирләр салып, түшәк хастасы гына ит- мәсәң ярар иде! — Бу аның мин белгәннән бирле беренче кабат чирен әйтүе иде — Юкны сөйләп ятма әле,— диде ана Гөлдәр — Сина кем йөрергә куша5 — Күңеле йомшак булса да, теле катырак иде аның. Ул малайны урынына ипләп салды да, градусник куеп, сүзсез генә карават читенә утырды күз яшьләре тулып, бала өстенә тамарга тора иде. Салават инде, безне уяткандагыча, өзгәләнеп еламый. Елар хәле дә юк иде, сузылып кына төшкән дә өзлексез сыктый гына Хәтта безне танымады кебек. Градусникны алып карасак — тәне кырык градус белән яна иде! Шунда кинәт төнге лампаның зәңгәр яктылыгы, көзге төннең кара тынлыгы, чирле баланың ямьсез сыктавыннан йөрәгемә кара шом ки леп ятты. Гүя улымның яна сауган сөттәй жылы, тәмле гомеренә кы зыгып, иңсәм аша гына үлем карап тора иде. Мин тетрәп киттем. Шушы үлем тынлыгы белән үлем зәңгәрлегеннән йолып калырга теләгәндәй, Салаватның йөзенә иелдем. — И улыкаем! Ниләр булды сон әле сиңа, былбылым! Аның будай эссе тыны битләремне пешереп алды. Ул бөтенләй телдән калган, җилсенеп кабарган күзләре белән миңа туп-туры карап, нидер әйтә сыман иде. Кара үлем баш очына килеп баскандай булды. «Әллә... әллә?..» дип котларым очып китте. — Паку!.. — диде ул кинәт. — И улым, бу вакытта нинди «паку» ди инде? — Кая, дару эчереп карыйк әле, бәлки онытыр,— диде Гөлдәр. Аптечкадан норсульфазол эзләп алып, ярты урынына бөтен бер таблетканы йоттырып җибәрде. Салават чәчәп елый башлады. — Паку!.. — И йөрәккәем!—диде әби — Хыяллана инде шул «паку»ы белән. Сүзен дә каян тапкан диген. Уйнатыгыз әйдә, тыңласын. Мин икеләнә калдым: үзе төн уртасы, үзе әби авырый. Аңа мондый чакны түгел, таза чакны да тавыш ярамый. Без радиоланы күп вакыт шул Салават өчен генә уйнатабыз, анда да әле әби чыгып киткәндәрәк уйнатырга тырыша идек. Пластинка уйный башладымы, Салават «Паку!» дип бөтенләй бу дөньядан китә, башларын кыек салып йотыла торган иде. Мин бер Гөлдәргә, бер әбигә карап алдым. — Уйнатыгыз, уйнат,— диде әби. Мин әкрен генә радиоланы куйдым. Көмеш тәңкә тавышлары түгеп симфоник оркестр уйнап җибәрде, ана сыздырып кына концерт гармуны килеп кушылды. Караңгы тынлык эченнән, дулкыннары тәгәрәшеп, ерак Идел чайпала башлады — «Идел буенда» дигән музыкаль әсәрдән «Фәйрүзә ариясе» иде бу. Иңрәп яткан бала, чире дулкынга юылып төшкәндәй, изелеп кенә йоклап китте. Булган-булган инде дип. мин тагы бер-ике көй уйнатып алдым Шуннан соң гына тынычланып радиоланы туктаттым. Теленә бассам, шарт итүдән малай уянып китәчәк, шуна күрә розеткадан штепселен генә тартып алдым — радиола бер тавышсыз сүнде. Инде ятарга да мөмкин иде. Ләкин башым мендәргә тиеп тә җитмәде, тагын: — Паку!.. Сикереп торып малай янына килдем. — Болай булмый бит инде, улым. Нәнәйнен дә башы авырта әнә: үфәй булган, йокла, иртәгә туйганчы уйнатырбыз... — Паку!.. — Уйнат, кияү, уйнат,—диде әби. Ул вакытта әле озак уйный торган татар пластинкалары юк иде. Булганы — кыска. Минут эчендә әйләнеп, җырлап та чыга. Шалт та шолт пластинка куюдан да бушамыйсың. Мин берәр озак әйләнә торган пластинка эзли башладым. Алар безнең күп түгел — дүртме, бишме генә. Шунда исемә кылт итеп Эдвард Григ килеп төште Аның бездә «Пер Гюнт» сюиталары бар бит! Григ музыкасы йөрәккә бик ягымлы. Сандугач тавышы белән Сольвейг та җырлап җибәрсә — үзәгеңне өзә дә сала инде! Әби колагына да каты бәрелмәс дип, Григны кундым. Менә табадай зур пластинка да әйләнеп бетте. Салават йоклый иде. Мин юри көтеп торам Ләкин малай, пластинка алмаштырып куяр вакыт үтү белән, кыштырдый да башлады Инде барыбер йоклап булмаячак иде, мин якты утларны сүндердем дә бер туктаусыз Григны уйнатырга керештем «Сольвейг җырын» гына да мин бер егерме кат уйнатканмындыр! Ул көй минем бавырларыма үтеп төште. Инде үтереп йокы килә башлады. Мин башларымны селкеп карыйм,— юк. китми, баса гына Шулай интегүемне күреп яткан әби берсендә түзмәде, әйтте: — Ай, үзем уйната белсәм шуны!.. Салават сәгать өчләрдә генә йоклап китте. Радиола кызып, өйгә резин исләре чыккан иде инде Сон ятсам да, бер өйрәнгән вакытта уяндым. Кухняда әби кыштырдап йөри. Гадәтенчә, без торуга ашлар җылытып, чәйләр кайнатып куйган. Ләкин чырае бер дә юк иде. — Нигә син торып йөрисен, әби? Ятар идең...— дидем мин. Гөлдәр ♦ дә кушылды: s — Әйткән идем дә, тыңламый бит. = — Бүген хәлем ару инде,— диде әби. в Салаватка да бүген хәл кергән: утыз сигез градус белән, еламый ф гына ята иде. Шулай да врач дәшмичә ярамас: иртән утыз сигез булганны — кичкә нишләр? Гөлдәрнең бүген тугызга барасы икән, киенә- « киенә мина ниләр эшләргә кирәклеген өйрәтә башлады: -я — Норсульфазол минем өстәлдә. Берсен икегә бүлеп эчер дә сәгать < саен температурасын үлчәп тор. Сәгатен язарга онытма. Мин врач ча- у кырып китәрмен. х Без әби белән икәүләп Салаватка дару эчердек. Ул аны кире чы- a гарды. Без тагын эчердек. Аннары әби кухнядагы эшләрен бетерде дә: £ — Кая, базарга барып кайтаем әле. һавага чыксам, бөтенләй хәл- х ләнеп китәрмен төсле,— дип аптырабрак тәрәзә катына килеп басты. Без шәһәр читендә торабыз. Бездән соң Салават урамы гына. Аннан соң шәһәр бетеп, башлар әйләнгеч таулы-ташлы яр киселеп төшә. Аста тасмадай Агыйдел. Чак кына өстәрәк салават күпередәй дугаланып менгән чуен күпер. Шуны чыккач та. биек дамба булып, һәр язны су баса торган «Чегән яланы» өстеннән Оренбург юлы башланып китә. Сул күздә Агыйдел, уң күздә Дим тугайлары җәелеп ята. Безнең кала үзе — җырларда җырланган биек тау өстендә. Безнең тәрәзәдән генә дә кырык-илле чакрым җир күренә! Барысы да бердәй соры төскә кереп, кара-күксел томанга өртелгән иде. Бу — әбинең туыпүскән, кыз булып җиткән яклары. Оренбург юлы алар авылына тия язып кына үтә икән. Әби шулай җирсеп торды-торды да: — И гомерләр!..— дип тәрәзәдән күзен алды. Ләкин шунда аңа нидер булды —тәрәзә яныннан китәм дигәндә генә, капыл: — Уф, алла!.. Уф, өзелде!..— дип эчен тотты да бөгелде дә төште. Килеп тотмасам, егылып, бербер җирен бәрми-имгәтми калмый иде. Мин аны үзләре бүлмәсенә алып кердем. Ул шулай бөгелеп каткан көе генә урынына ауды. — Әллә врач чакырыйммы, әби5 — Юк, кирәкми. Салаватка килә бит, шуңа күрсәтермен әле. Грелкага кайнар су салып бирсәң — булды. Врач килгәндә безнең өйдә ике авыру ята, ә радиоладан ялгыз Сольвейг җырлый иде. — Куңелле сездә! —диде врач. Мин аңлатып бирдем — А-лай-мыии?1 — диде врач —Алайса уйнасын. Тик сезгә комачауламыймы соң, апа? — Юк-юк, уйнасын,—диде әби. Врач Салаватны бик җентеклән карады. Озын, нәфис бармаклары белән күкрәк авызларын, бөер, бавыр тирәләрен баскалап чыкгы Бик озаклап үпкә, йөрәкләрен тыңлады, үзен, тамагын тикшерде. Карамаган бер генә җире дә калмады. — Үпкәсенә суык тигән,— диде ул.— Пневмония. Аннары, балалар врачымын дип тормады, әби янына килеп утырды. Аны да әйбәтләп карады булса кирәк: эченнән рәхмәтләр укуы әбинең танышына ук чыккан иде. Ниһаять, врач: — Бөерләрегез авыртмый идеме, апа? — дип сорады. — Анысы күптәнге авыруым инде, кызым, күптәнге,— диде әби. — Ә грипп белән авырмаган идегезме? — Шул грипп булды микән —томаулап алган идем алуын, йөреп үткәрдем бугай инде анысын. — һм-м... Ятып та тормадыгызмыни? Монысына әби жавап бирмәде, ишарә генә итте, ахры. — Участковый врач чакыртмый булмас бит әле, апа,— диде врач капыл гына. — Куй, кызым, кешене мәшәкатьләп йөртмә. Үзең генә берәр даруын бир дә... — Юк, апа, алай гына булмый,— диде врач. Торып, безнең якка чыкты.— Сез борчылмагыз,— диде ул миңа,— участковыйны мин үзем чакырып китәрмен.— Шуннан, Гөлдәр өстәленә утырып, берничә рецепт язды да һәр кайсын аңлата-анлата миңа бирде.— Барысын да, бигрәк тә менә бу пенициллинны бүген үк алырга тырышыгыз. Инде берәр сәбәп белән ала алмасагыз, сестрага әйтегез, үзенеке белән башлап җибәрсен. Ул әбинең исем, фамилиясен язып алды да китәргә кузгалды. — Я, Салаватик, хуш! Мин дүшәмбе тагын килермен. Ә музыканы — уйнатыгыз. Хәзер ана иң кирәге — үз-үзен юату, үз күңелен үзе күтәрү. Ярый, апа, сез дә озак ятмагыз, терелегез,— дип хушлашып чыгып китте. Сүз дә юк, әйбәт, ягымлы врач иде. Үзебезнең участковый сәгать уникедән соң гына килде. Монысы тулып җәелгән бер апа иде. Исәнләшү урынына: — Авыру шушындамы? — диде дә пальтосын салып түргә узды. Ул килер алдыннан гына әбигә тагы бер приступ булып, әби әле, агарып каткан көе, тынсыз-буынсыз ята иде. Участковыйнын: — Я, кан җирегез авырта? — дип соравына көчкә генә жавап кайтарды. — АҮенә шушы җиремнән... тик торганда нидер өзелеп төшкәндәй булды... Күңелем болганып... — Берни ишетмим,—диде врач.— Туктатыгыз әле шул музыканы. Бу нинди музыка бу авыру яткан жирдә? Мин радиоланы баса төштем. — Туктатса, бала елый...— дип, минем урынга әби жавап бирде.— Шул мүзикәгә генә алданып ята да инде сабый, юкса хәле минекеннән дә авыр. Врач соравын дәвам иттерде: — Кайчан авырдыгыз? — Бүген генә,— диде әби.— Башта менә шушы төшемнән тартып өзгән кебек булдылар... Әле инде сукыр эчәк ягыннан китереп тотты. Врач. — Шушындамы? Шушындамы?..—дип, ике куллап әбинең эчен баскалый башлады. Ул баскан саен әби ыңгырашып куя иде. — Острый аппендицит,— диде ахырда участок врачы.—Хәзер үк «скорый помощь» чакырырга кирәк. Бүген үк операциягә! — Ул әбигә направление язып бирде. Ул киткәч мин аның направлениесен алып карадым: диагноз янына бармак буйлыгы итеп сорау билгесе куелган иде. — Нәрсә язган? — диде әби. — Язмаган, аппендицит дигән... «Скорая помощь» станциясе безгә ерак түгел — минем адым белән бер өч минутлык юл иде. Гөлдәр аптекадан кайтып керү белән шунда киттем. Дежурный хатын направлениене карады да, үзенә нидер язып, кире бирде. — Машина тиздән барып житәр, кайтып, авыруны киендерә торыгыз. Гөлдәр барысын да чистадан алып, әбинең өсләрен алмаштырды, <бик туңам бит әле, кызым»,— дигәч, кышкы пальтоларын, киез итекләрен кидерде. Аннары әби: ♦ — Кая, без чыга тораек. эзләп йөрмәсеннәр,— дип аягына басты, s Мин Салаватның бәләкәй урындыгын алдым да, икенче кулым бе- ; лән әбине култыклап, күтәрмәгә алып чыктым. Гөлдәр озага барырга е тиеш иде, ул киенә калды. Әби, чыгып утыру белән, ничектер капыл ф гына: s — Гөлдәрне какма инде, кияү,— дип сүз башлады —Яшь ярымлык к чагыннан карап үстердем бит мин аны!.. л Мии моны белә идем инде. Гөлдәрнең әтисе, ягъни минем бабай, < заманы өчен зур гыйлемле кеше булган. Ул — «Казанның үзендә!» — ° Учительская школада укыган, бетереп кайткач, гомере буе татар бала- = ларына рус теле укыткан. Тик — хатыннан гына бәхете булмаган: өч 3 хатын алган —өчесе дә үлгән. Алардан өелешеп жиде бала калган. Бу ® әби шулар өстенә килгән. Аның үзеннән бала булмаган, шул жиде бах лапы түкми-чәчми, барысын бер тигез карап үстергән. Болары җитмәсә дигәндәй, зур кызының да ике кызын карап, аларны да мәктәпкә җибәргән. Инде — безнеке... Юк, әби әле боларны сөйләмәде. — Хәзер аның синнән башка бер кеме дә юк, кияү.— Аталары кырыгынчы елны ук үлде. Биш абыйсы бар иде, алары да сугышта — бишссе биш җирдә югалып беттеләр. Рәфгатем Гөлдәр белән бөтенләй бер анадан иде, йөрәккәем Харап булдылар. Җиде баладан ике кыз гына торып калды Апасының үз семьясы, үз кайгысы... И кияү, хәзер кемдә кем кайгысы бар?.. Рәнҗетмәскә тырыш инде, яме. Иркәрәк үссә дә, начар бала түгел ул... Шунда, өй ишеге ачылып, Гөлдәр чыкканы ишетелде. Әби шым булды. «Скорая помощь» машинасы килеп кергәндә, ул тын гына, бәләкәй генә булып Салават урындыгында утыра иде. Безнең агач өй үзе, ишек алдында ишек алды ясап, тагы бер каг койма белән әйләндереп алынган. Мин зур ишек алдына чыгып кул изәдем дә, машина безнең кече капка төбенә үк килеп туктады. — Бәлки носилка кирәкгер? — диде сестра. — Юк,—диде әби — Үз аягым белән. Шулай да аны Гөлдәр белән сестра икесе ике ягыннан култыклап алдылар. Кече капкадан чыкканда, әби әйләнеп карады. — Бар инде кер, кияү. Салават җылап ятмасын анда. Җә, исән бул... Машина көзге пычрактан соң кантарланып каткан ишек алды буйлап. көймәдәй чайкала-чайкала, әкрен генә чыгып китте. Мин әле яна гына әби утырып торган, инде суынып беткән урындыкны алып өйгә кердем. Ярый әле радиола туктамаган, мин кергәндә, «мүлмүлкинә дек мүлмүлки ...» дип, шашып һинд артистлары җырлый иде. Гөлдәр озак тормады, әйләнеп тә кайтты. Күршедәге мөфти мәчете кварталының өске ягында гына 1 иче клиник больница бар иде, әбине шунда салганнар икән. — Икенче катта, тәрәзә буенда гына,— диде Гөлдәр—Салкын булыр микән инде аңа тәрәзә буенда? Мендәрләре дә таш кебек.— Шулай ла аның күңеле бераз тынычланып кайткан: ул больницада әби ягыннан чыбык очы тиешле бер абый эшли башлаган икән, шуны белгән — Анысы әйбәт булды әле,—диде Гөлдәр — Операцияне шул Айрат абый ясаячак. Өеннән шалтыратып әйтте. Алтыда операция. Шуңа хәтле үзен күреп сөйләшергә иде.— Ул шулай сөйләнә-сөйләнә бер мендәр сайлап алды; — Илтеп бирим әле, ичмасам, баш астында йомшак булыр. Бу юлы ул, бик озак торып, сәгать тугыз тулгач кына кайтып керде. Чишенмйчә-нитмичә, уф дип, урындыкка килеп утырды. Мин инде көтәкөтә борчылып, ни уйларга да белми башлаган идем, сабырсызлык белән: — Я ничек, булдымы операция? — дип сорадым. — Булды...— диде ул. Шулай диде дә сыктап елый башлады,— И энекәем, энекәем!.. Бетте инде болай булгач... Ул тегендә дә елаган булса кирәк; күз төпләре шешенеп беткән иде. — Айрат абыен нәрсә ди сон? — Нәрсә дисен — сабыр бул, ди. Эчен ачып кына япкач —нәрсә дисен. Ул көн буе ашамаган да иде. Кичә кичтән калган итле шулпаны җылытып, ашарга итеп карады, ләкин тамагына үтмәде. Шулай ач көе, караңгы төнгә каршы больницага куна китте. Әбинең хәле авыр булу сәбәпле, аның янына теләсә кайчан керергә рөхсәт ителгән иде. Гөлдәр иртән алтыда гына кайтты. Йончыган, талган иде. — Әни төн буе күз дә йоммады,— диде ул.— Анда да әле үзен түгел, безне кайгырта. Интегеп утырма син, кызым, ди, бар инде кайт дип, куып дигәндәй җибәрде. Кияү Салават белән интегеп беткәндер, кайтып, ашарына җылы аш пешереп ашат, ди... Гөлдәр икеме-өчме сәгать ятып алды да, отыры зиңкеп кенә торып, беренче яртыга дәресенә китте. Ул биштә генә кайтты: барышлый да, кайтышлый да әби янына кереп, азрак утырып чыккан икән. Мин шул бер үк соравымны бирдем: — Я, ничек? — Ничек булсын инде?.. Укол белән тоталар. Өшеткәч авыртуын сизми, ахры. Бераз йоклап та алган. Инде планнар корып ята. «Салаваттан соң бүтән балагызны карамам дигән идем инде дә. тагы берәр малай карар идем әле», дигән була. И энекәем..— дип, Гөлдәр авыз чите белән генә хәсрәт аралаш елмаеп куйды.— Инде табарга кирәк. Әни тавык шулпасы эчәр идем, ди. Безнең ишек алдында күбесе тавык тота. Сорап керсәк, берсе дә буш чыгармаячак. Ләкин мин суя, Гөлдәр тазарта белми. Кем суеп та, тазартып та бирер? — Әллә Гайшә әбиләргә кереп карыйсыңмы? — диде Гөлдәр. Гайшә әби минем әбинең бик якын ахирәте иде. Иңгә пинжәк кенә салдым да шуларга кереп киттем. Олы улы Гыйлфан абый, хәзер дип, пычагын көйләде дә тавык кетәгенә чыгып китте. Сәгать уннарга тавык шулпасы әзер иде инде. Гөлдәр аны мискигә состы да, барып җнткәнче суынмасын өчен, башта көрпәчәгә, аның өстеннән шәлъяулыкка төрде. — Мин бүген дә иртәнсез кайтмам,— диде ул. Мин дә, якты утларны сүндереп, радиола төбенә «дежурга» утырдым. Бүген дә кичкә Салаватның хәле начарайды. Пенициллин уколының әлегә файдасы юк — температурасы тагын кырыкка сикереп менде. Бар өмет шул музыкада иде. Музыка белән үткән авыр төниәрнек өченчесе керде. Бер мәлне колагыма сагышлы көй аралаш бик ерактан моңлы бер кыңгырау өне килә башлады. Көчәя бара бу, көчәя бара — биш-алты чана туй килгән сыман... Мин радиола төбендә оеп киткәнмен икән. Уянып күземне ачсам, бер өзлексез звонок зенли. Аң-тан калып ишеккә ташландым. Кем булыр бу, нәрсә булыр?., йөрәгемә әллә нинди шом тетте. — Кем анда? — Мин... * Ачсам—ишек төбендә Гөлдәр тора. Үрелеп кнопкага баскан да * шул килеш оныткан. Төнме бу. тан алдымы — һич аңларлык түгел. Шул < хәтле дә караңгы, ямьсез, чоланнан төшкән ут яктысы ике адым җир- “ не дә яктырта алмый иде. Кичләрен ялгызы өйдә калырга да шиклән ♦ тән Гөлдәр мондый караңгыда ничек йөрәге җитеп кайткандыр — бел- = мин, аның өчен мин куркып куйдым. Телемә. «Нишләп кайттың?» ди- « гән сорау килде. Ләкин култык астына тоткан .мендәрен күрү белән а. акладым, сорауның кирәге юк иде. < Мин аның кулыннан шул көе урап кайткан тавык шулпасын, мени дарен алдым. Минем алуым булды, Гөлдәр сулкылдап-сулкылдап елый = да башлады. и — И энекәем!.. И энекәем!.. ® Әбинең үлеме мине дә аяктан екты. Өченче көн генә менә шушы күтәрмәдә утырып торган, сөйләшкән, үз аягы белән машинага кереп утырган кеше — инде бүген юк... Юк, юк. юк. Шунда мин. кулларым белән тотып карагандай, үлемне күрдем. Ул — бөтен ак дөньяны йотып алган менә шушы төн карасы кебек иде. Минем бер кулымда мендәр, икенче кулымда әллә ничә кат төрелгән тавык шулпасы. Ул әле суынып та җитмәгән, шәльяулык аша әле булса җылысы килеп тора иде. Гөлдәр елый-елый сөйли — Күзләремә карап кына үлде бит!.. «Мин үлгәч, уң канатсыз калырсың инде, кызым», ди... И энекәем, энекәем. Ни күрде инде ул бу дөньяда? Гел без дип яшәде... Пластинка әйләнеп бетеп туктаган иде инде. Шунда әнисенә кушылып малай елап җибәрде. — Уйнат, ичмасам, ул җыла.масын,—диде Гөлдәр. Кичкә бетәсе эшләр бетеп, төнгә һәркайсыбыз үз урынын алды: Гөлдәр белән без Салаваг бүлмәсенә урнаштык, әбинең мәетен, больницадан алып кайтып, зур якка куйган идек, күрше карчыгы Гайшә оби шунда —зур якта — мәрхүмә янында калды. Аның янына тагын, пальтоларын киеп, төн кунарга әбиләр җыела башлады. Пластинка уйнатуның сәбәбен Гайшә әби белә иде инде. Ул башкаларга әйтеп тора, ләкин башкалар аңламый: . — Мәет өстендә нинди мүзикә улэ — дип пыш-пыш килеп алалар иде Без радиоланы Гөлдәр белән чиратлап уйнатабыз Малайнын бар дәвасы — шул. Дөрес, без бик әкрен уйнатабыз. Ләкин барыбер төнге үле тынлыкта, бөтен өй эчендә, шул гына яңгырап тора, шул гына яши иде. Ул туктаган араларда әбиләрнең көйләп кенә нидер укыганнары ишетелеп китә. Ләкин күп тә үтми, тагын, өздереп, Сольвейг җырлап җибәрә —дога моңнары әллә кайда күмелеп кала иде... Иртә белән, беренче булып диярлек, балалар врачы килеп керде. Янында сестра да бар иде. Бездәге хәлләрне күргәч, коелып төштеләр — И бахырым... И бахырым...—дип врач чак елап җибәрмәде.— Менә бит, ә! Нинди авыру булган инде бахырыма? — Сез әйткән дөрес булып чыкты: бөердә,— дидем мин.— Грипп осложнение биреп, үлемен тизләткән генә. Врач тагын: — И бахырым... И бахырым...—дип, башын селкеп торды. Салават, төнге өянәге жибәреп, йоклап киткән, сулыш алуы да беленми иде. Моны күргәч, врачның йөзенә нур кунды. — Яхшы. Әлегә башка төрле дару кирәкмәс, уколны беткәнче дәвам итәрбез,— диде ул. Ләкин әле, баланы уятып, укол кадарга йөрәкләре житмәде. — Мин соңыннан килермен,— диде сестра. Ул көнне бездән кеше өзелмәде. Әллә кайлардан мин белмәгән әллә күпме халык җыелды. Әбине сәгать икедә чыгардык. Өйдә Гайшә әбиләр калырга булды. Килене мичләр ягып, идәннәрне юа, ә килененең кызы Салаватны караячак иде. — Җылый башласа, менә шушыларны уйнатырсың,— дип, мин анар пластинкаларны күрсәтеп киттем. Төнлә ишеп кар яуган, җир өсте ап-ак иде. Без, әбинең ин якыннары, мәрхүмәнең гәүдәсе тирәли кузовка менеп утырдык, башкалар кемдер алып килгән автобуска тулдылар. Ә күрше-күлән койма буйларына тезелешеп, яулык очлары белән күз яшьләрен сөртә-сөртә, әкрен гена елап калды. Яшь кар өстенә кара булып төшкән машина үзе генә безнең арттан калмый ияреп барды. Салават ике көннән соң гына терелде. Терелүенә үзе дә шатланып әйткән беренче сүзе «нәнәй» булды: — Нә-нәй!.. Ләкин аңа жавап бирүче булмады. Салават моңа бик гаҗәпсенде булса кирәк торып нәнәсе караваты янына килде. Тик анда да нәнәсе юк — әби үзе бардагыча җыеп куелган карават өстендә берсе бәйләнеп бетмәгән оекбаш кына ята иде. Ноябрь, 1968.