Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛЕНИННЫ ТӘРҖЕМӘ ИТКӘНДӘ

Тәрҗемәче истәлеге 4 А4 Q елның җәй башы иде. I Mill Миңа берничә көнгә генә Казаньга килеп китәргә туры килде. Ул чакта поездларның йөреше хәзергечә түгеп. Кукмара. Арча якларыннан Казанга килү ечен, башта Казан турысыннан узып китеп. Красная Горка (хәзерге Юдине) станциясенә килеп төшәсең. Шунда икенче поездны кетәргә туры килә... Поездлар исә хәзерге кебек тәртипле йөрми. Әле дә хәтеремдә. Красная Горка станциясендә шулай Казан ягына поезд көтәбез. Юлчылар кем ничек урын тапса, шулай утырган, поезд юлына якын ук урнашкан безнең төркем янында берәү кулларын бутый-бутый сөйләнә: «Сез Ленин дисез дә бит. Ленинның үз сүзе бармыни аның! Ул бит.— ди бу.— Маркс сүзләрен тар- тып-сузып безнең Россия шартларына җайлаган да шуларны гына кабатлый ич. Нәрсәсенә исегез китәдер: Маркс сүзе дисәң, безнең ил шартларына көчәнеп кенә яраштырыла. Россия ечен. руслар өчен әле азмаз яраклы төсле күренәдер, ә менә башка илләр, башка халыклар ечен бер генә дә яраклы түгел»™ Хәзер, бөек юлбашчының 100 еллыгы якынлашып килгән көннәрдә. Красная Горка станциясендә Ленинга каршы тел озайтып маташкан һәм шуның ечен кызылармеец һәм эшчеләр тарафыннан тиешле отпорны алган әлеге меньшевикның да һәм башка күп кенә дошманнарның да никадәр ялган сейпәгәнлекләре бик ачык күренә. Ленин сүзе Россия өчен, руслар ечен генә түгел, ул бөтен дөнья хезмәт ияләре, социализм тезүче барлык ипләр, коммунизм юлында көрәшүче барлык халыклар ечен яңгырый, тирән мәгънәле, чын бәхет юлын күрсәткән олы хакыйкать сүзе булып яңгырый. Ленин әсәрләре татар телендә беренче мәртәбә 1912 елда — Хөсәен Ямашев оештырган «Урал» газетасында басыла. Беек Октябрь социалистик революциясеннән сон исә Совет дәүләтенең Ленин кулы белән язылган беренче тарихи декретлары бик тиз арада илебезнең барлык халыкларына барып ирешә. Тынычлыкка, җиргә сусаган халыкның күптәнге теләкләрен чагылдырган бу декретларны, тел аермаларына карамастан. барлык халыклар үзләренеке дип кабул итәләр. Совет хөкүмәтенең социалистик тормыш тезү юлындагы яңа законнары бер-бер артлы чыга торды. Минем хәтердә бигрәк тә нык телләнеп калганы—1918 елның 27 маенда В. И. Ленин һам Я. М. Свердлов куп куйган «РСФСР урманнары турындагы тәп закон». 1918 елның җәй башларында чыккан бу закон илнең бик зур байлыгы булган, ләкин элей эксплуататор сыйныфлар тарафыннан рәхимсез таланган урман хуҗалыгына аңа, гадел, социалистик тәртип кертә иде Малмыж ояз советы каршындагы Месел- маи комиссариатының штаттан тыш тәрҗемәчесе буларак, миңа аны татарчага тәрҗемә итәргә туры килде. Ул чакта әле Вятка губернасының Мал- мыж шәһәрендә татар типографиясе юк иде. Урман законын һәм башка ондәмәләр- ие гектографта (җилем басмада) бастырырга туры килде. Ләкин яңа властьның халыкны оештыру һәм агарту юлындагы герле чара һәм карарларын бу юл белән генә массаларга җиткереп бару мемкии булмый башлады. Тиздән, Казаннан хәрефләр китертеп, татар типографиясе ачтылар. 1919 елның башыннан Малмыжда «Ярлылар тавышы» исемле газета чыга башлады. Әле яңарак кына партия сафларына кергән яшь иадр буларак, мине газетаның редакторы иттеләр. Бетен редакциябез бер-ике кешедән тора, шунлыктан газетада бирелгән тәрҗемә материалларның да байтак олошеи миңа ашләргә туры килә иде. Тәрҗемәчелек, әйтергә мемкин, минем ечен нәселдән килгән профессия булды. Революция алдыннан минем тәрбиячем булган карт җизнәм Камал Мозаффаров китаплар җыярга бик ярата, аның еендә татар, рус Һәм горек китаплары күл була иде. Үзе дә, русчадан файдаланып. «Тәмәке зарарларым исемле бер китап бастырып, бушлай таратты. Ваптер-Скотт романнары белән беренче тапкыр аның китапханәсендә торекчә тәрҗемәләр буенча таныштым. Туганнарымнан тогын заманының алдынгы интеллигентларыннан Харис Фәйзи — тәрҗемә белән дә куп шогыль- ләнгән кеше. Әтиемнең знесе драматург 1 Бу закон тагын шул ягы белән истәлекле: иске заманнарда минем бала чак үткәй Шода авылы белән күрше Куныр авылы кешеләре арасында, урманнан дерес файдалану юлын таба алмау аркасында, найлы сугышлар булгалап торган. Картларның сәйләвенчә, хәтта үтерешләр дә булып, каторгада җәзаланган кешеләр дә булгаи Совет законы бу гаделсезлекләргә нии куйды. Мирхәйдәр Фәйзи пьесалар тәрҗемә иткән кеше, минем тәрҗемәләргә карата да киңәшләре белән ярдәм иткәли иде. Әниемнең знесе Габделхәй Динмехәммәтов 1920—1921 елларда Малмыжда җәмәгатьчелек тәртибендә үзе оештырган «Якты юл» журналында педагогик һәм политик мәкаләләр тәрҗемә итә иде. Журналда якыннан торып үзем катнаша алмасам да, аның тәрҗемәләре белән таныша бардым. «Ярлылар тавышыонда тәрҗемә эшенә чамадан тыш бирелеп киткән чакларым да булды. Шулай, авыл коммуналары турында русча чыккан бер брошюра миңа бик ошап куйды. Мин ул брошюраны тәрҗемә итеп, берничә номерга бүлеп газетада чыгардым. 1919 елның февраль азаклары дип хәтердә калган, малмыжда Вятка губернасының вак милләтләр съезды булды. Губернаның милләтләр булеге медире күренекле большевик Хосәен Мәулюдов минем бу чамасыз кыланышымны, ягъни урын мәсьәләсе киеренке вакытта газетаны тәрҗемә белән тутырып чыгаруымны бик каты һәм бик урынлы тәнкыйть итте. Әнә шулай башланып, илле елдан артык дәвам иткән тәрҗемәчелек зшендә миңа әдәбиятның торле тармакларында тәрҗемәләр зшләргә туры килде. Политик һәм фәннипопуляр әдәбият остенә, кайбер әдәби тәрҗемәләрем дә булды (А. С. Пушкинның «Пики дамапсы, В. Г. Белинскнйның тәнкыйть мәкаләләре, А. М. Горькийның фашизмга каршы мәкаләләре һәм Америка памфлетлары, Н. Г. Чернышеәскийның «Нәрсә эшләргә!» романы). Ләкин бу чор эчендә иң күп коч куйган хезмәтем — В. И. Ленин әсәрләренең тәрҗемәләре. Авыру һәм инвалидлык сәбәпле берничә ел бүленеп торганнан соң, хәзерге кендә дә В. И. Ленин әсәрләрен тәрҗемә итү, редакцияләү һәм аларның тәрҗемәсе буенча консультацияләр — минем тәп эшем. Боек юлбашчыбызның 100 еллыгына якынлашканда. татар телендә аның әсәрләр җыелмасының 45 томнан торган 4 нче басмасын бастыру эшен тогәлләү күздә тотыла. Бу эштә редактор һәм консультант булып катнаша алуымны чиксез зур бәхет саныйм. Мәгълүм булганча. Совет властеның беренче елларында В. И. Ленин әсәрләренең татарча тәрҗемәләре күп түгел иде әле. Зуррак әсәрләрдән «Империализм — капитализмның иң югары стадиясе» (Гомәр Элми тәрҗемәсе] һем «Дәүләт һәм реәо- люция» (Самат Шарафетдинов һәм Мортый Якуб тәрҗемәсе) чыкты. Ул чакта бу тәрҗемәләр һәм аларны эшләгән иптәшләр минем өчен буй җитмәслек югарылыкта булып күренәләр иде. Һәм менә күп тә үтмәде, мин үзем дә шул тармакта эшләүче тәрҗемәчеләр сафына бастым... Мэскәүнең журналистлар институтында укыган чагым иде. Шулай бервакыт Галә Ходзяровның Казанда басылган бер китабын укып чыктым. Политэкономиягә багышланган бу китапның байтак урыннары миңа ошамады. Тоттым да китапны тәнкыйтьләп рецензия яздым. Дәресен генә әйткәндә, политэкономияне яңа гына әйрәне башлаган бер егетнең күсәк тәнкыйте иде бу. 1924 елның җәй башында, каникулга кайткан арада, рецензияне «Безнең юл» журналының редакторы Галимҗан Ибраһи- мовка бкрдем. Минем тәнкыйтьне игътибар белән укып чыкты да мыек астыннан гына көлеп: — Каты язгансың. Болай ярамый, Фәйзи иптәш,— диде,— Ленин үрнәгенчә эш итәргә кирәк. Дошманнарны аяусыз тәнкыйтьли белгән Ленин иптәшләрдә күренгән кимчелекләрне иптәшләрчә тозәтә белә, аларга юл күрсәтә иде. Мгркскы яхшырак ойрәк- гәч, Галә бу кимчелекләрне үзе дә күрде һәм хәзер шуләрны төзәтү естендә эшли. Ә менә сиңа мин бик файдалы эш күрсәтим әло. Хәзер бездә Ленин әсәрләрен татарча чыгар у«Ыһ зур планы тезелде. Каләмең еметле күренә, һәм мин сиңа шул юлда эшләргә киңәш бирәм. 1925 елның январенда Ленинның үлүенә бер ел тулу уңае белән үзәк газеталарда 1905 елгы революция турында Швейцария яшьләренә боек юлбашчы сойләгән доклад басылып чыкты. СССР халыкларының үзәк нәшрияты (Центриздат) тапшыруы буенча, мии аны тәрҗемә иттем. Студентлар тулай торагында тенлә эшләгән бу тәрҗемәм аерым брошюра булып та, төрле җыентыкларда да күп тапкырлар чыкты. 1925 елның җәендә Казанга кайтып эшли башлагач, Ленин комиссиясенең (Ленин әсәрләрен чыгару очей Г. Ибраһи- моә җитәкчелегендә Исхак Рахматуллин һәм Латыйф Гомәров катнашында төзелгән редакция комиссиясе шулай дип атала иде) тапшыруы буенча, Ленинның «Коммунизмда балаларча «суллык» авыруы» китабын тәрҗемә иттем; соңрак басмаларында бу тәрҗемәне Я. Ярмакиев белән яңадан эшләдек. Тәрҗемәне эштәч соң кичләрен эшләргә туры килде. Бу эштә минем иң зур ярдәмчем — тормыш һәм эш иптәшем Сәйдә Файзуллина булды. Ул чакта тәрҗемәне редакцияләү эше хәзергечә түгел иде. Хәзәр бездә тәрҗемәне редакцияләүче иптәшләр күп очракларда, үзләрен тәрҗемәче хәленә куялар да, «мин үзем болай тәрҗемә итәр идем», дип үзгәртә бирәләр. Комиссия тапшыруы буенча бу тәрҗемәне редакцияләгән И. Рахматуллин безнең арада иң белемле иптәш иде. Шулай да ул редакцияләү процессында үз вариантларын күбрәк кертү бурычын куймады, төзәтүләре бик аз булды. Ленинизмны беләсең икән дигәне хәтеремдә калган. „.Шулай башланып киткән эш туктаусыз диярлек дәвам итте. Бу чор эчендә мин тәрҗемә иткән Ленин әсәрләренең исемлеген генә бирсәм дә, укучыны ялыктырырлык озын чыгар иде. Кайбер зурракларын гына телгә алам: «Бер адым алга, ике адым артка», «Материализм һәм эмпириокритицизм», «Карл Маркс», «Совет властеның чираттагы бурычлары» (Я. Ярмакиев белә-i бергә эшләнде), «Яшьләр союзларының бурычлары». Ленинның әдебият турындагы мәкаләләре һә А башка бик күпләр. Ленин әсәрләрен тәрҗемә итү — ифрат катлаулы һәм җаваплы эш. Юлбашчы әсәрләренең тирән мәгънәле эчтәлеген бетек дөреслеге белән бнрү өстечә, аларны укучы аңларлык, матур итеп тә бирергә кирәк була, рус теленең бетен бейлыгын Ленин ничек оста файдаланган булса, татар теленең байлыгы да шундый ук тулылык белән файдаланылган булырга тиеш. Иң оста тәрҗемәче дә берүзе генә чишеп чыга алмаслык авыр бурыч бу. Шу-лың өчен бу эштә коллектив тэя;рибә бик киң файдаланыла, профессиональ тәрҗемәчеләр «стенә галимнәр һәм язучылар тартыла, рецензияләр һәм консультацияләр оештырыла. Миңа да иптәшләрнең ярдәменнән күп файдал;- ләкырга туры килде. Революциядән соң татар телендә чыккан философик әсәрләр арасында марксизмленинизм классикларыннан тәрҗеме ләр аеруча күренекле урын тоталар. Ф. Энгельсның «Людвиг Фейербах һәм классик немец философиясенең тәмам булуы» бездә беренче тапкыр Боек Ватан сугышы алдыннан гына чыгып калды. Русчага Г. В. Плеханов тәрҗемә иткән бу классик әсәрне татарчага Г. Камский тәр- жамә ине XVII [Боги Ватан сугышыннан кайта алмады]. Шулай ук Ф. Энгельсның «АнтиДюринг» тәрҗемәсен дә күрсәтергә кирәк [тәрҗемәчесе X. Самигуллин, редакторы X. Коримое]. Минем тәрҗемә эшемдә исә иң зур урынны алган әсәр — Ленинның атаклы ■Материализм һәм эмпириокритицизм» китабы. Ярдәмчем Б. Шәрәфетдиноа, рецензентлар Ф Семенов һәм С. Хафизов, редакторлар [герле басмаларда] И. Гази, Я. Ярмакиев, Г. Камалиев иптәшләр булды. Тәрҗемә торле басмаларда берничә тапкыр, аерым китап булып оч тапкыр һәм 8. И. Ленин әсәрләренең XIV томындв (гомуми тиражы 21 000 нәи артык] басылып чыкты. Философик тәрҗемә олкәсеидә соңгы хезмәтем В. И. Ленинның «Философия дәфтәрләре» тәрҗемәсен редакцияләү булды. Ленин әсәрләренең дүртенче бвсмвсының 18 томына кергән бу дәфтәрләрне Г. Ка- маяиев, X. Кәримов һәм С. Хафизов иптәшләр тәрҗемә итте. Гыйльми редакторы — К. Фасеев. Әсәрдә классик һәм яңа заман философларының иң күренекле әсәрләренә Ленин тозегән конспектлар һәм шуларга карата аның искәрмәләре бирелгән. Берон- че империалистик сугышның дәһшәтле елларында, эмиграция шартларында, партия миләренә актив җитәкчелек итү естенә, 0 И. Ленин философик әсәрләрне онрәнүгә шулкадәр күп вакыт бирә. Хәтта Гегель шикелле идеалист философларда дв ул материализм яралгыларын таба белә. «Гегельнең менә шушы иң идеалистик әсәремдә иң азы идеализм, иң күбе материализм. «Каршылыклы», ләкин факт!» (В И. Ленин. Әсәрләр. 4 басмадан тәрҗемә. 38 том. 238 бит.) Бу конспектлар буенча хокем иткәндә, Ленинның диалектик материализм турында зур бер хезмәт язарга җыенганлыгы күренеп тора. Инде Совет хокүмәтенең җитәкчесе булгаи заманында аның эш кабинетын- даты китап шкафында Гегель әсәрләренең саклануы бу фикерне раслап тора. Кызганычка каршы. 0. И Ленин андый әсәрне язарга олгсрә алмады Ләкин шуңа карамастан, «Философия дәфтәрлэре»нең философлар эчен генә түгел, гомумән идеология мәйданында эшләүчеләр ечеи бик зур әһәмияте бар. Ленин сүзен безнең халыкка ирештерү юлындагы 50 еллык хезмәт турында кыска- ча гына хисап биргәндә, иң элек шуны әйтәсе килә. Ленинизм — рус культурасының гына түгел, XVII Тәрҗемәие редакцияләгәндә немецча ормгииат.га морәҗәгать игкәләргә туры килде. Аерым урыннарда Плеханов тәрҗемәсенә Ленин керткән тәзәгмәләрнә дә файдаландык. бетендәнья культурасының иң зур казанышы. Һәм бу казанышның бәтеи халыкларга уртак хәзинә булуы бәтендеиья тарихында эз калдырырлык зур вакыйга булды. Заманында Маркс «Философлар деньяны аңлатып бирәләр, ә бурыч — доньяны үзгәртүдә», дигән иде. Бу үзгәртеп кору чорында безнең милли культураның да чагыштыргысыз үсүе Лении әсәрләренең киң күләмдә тәрҗемә ителүендә күренде. Бу тәрҗемәләр безнең культураның эчтәлеген киңәйттеләр, телне яңа тешенчәләр, яңа терминнар белән баеттылар. БЕРНИЧӘ ПРАКТИК НӘТИҖӘ Тәрҗемә турындагы әдәбиятта иң үзәк һәм иң бәхәсле мәсьәлә — тәрҗемәнең нинди булырга тиешлеге, аның топ принциплары мәсьәләсе. Бәхеткә каршы, бездә инде сүзгә сүз тәрҗемәне иң дәрес принцип дип санау заманы артта калды. Хәзер сүзгә сүз урынына башка торле алымнарны алга сорәләр. Берәүләр моны адэкаат тәрҗемә, икенчеләр реалистик тәрҗемә, еченчелор функциональ тәрҗемә диләр. Сүзгә сүз тәрҗемәгә караганда алга китеш сизелсә до, принципка тогәл формулировка бирү ягыннан боларны бнк уңышлы дип булмый. «Адэкаат» исеме тегәллектәи бигрәк беркадәр якынчалыкны аңлата. Хәрефкә хәреф мәгънәсе — нәкъ үзенә якынлык. Ләкин мәгънә тогәллегенә әле күпме ара кала — анысы билгесез. «Реалистик» яки ■функциональ» терминнары да безгә кирәкле принципны тулысы белән аңлата алмыйлар. Әгәр китапча хикмәтле сүзләрне бер читтә калдырып, «практик ярашлык» дип кенә атасак, уңышлы булмасмы! Ягъни сүз ярашлыгы түгел, грамматик категорияләр ярашлыгы түгел, ә телнең барлык элементлары җыелмасының оригиналда кулланылганга ярашлы булуы. Кайбер мисалларга тукталыйк. М. Горький әсәрләрем күп тәрҗемә иткән С. Әдһә- мова шундый бер факт сойли. Бер урында нәкәс, тупас хәрәкәтле кешегә карата оригиналда «кобыла» эпитеты кулланылган. Тәрҗемәдә ничек алырга! Әгәр сүзен ton* тәгәл итеп «бия» дип бирсәң, безнең теп практикасында бу сүзнең ул функциясе юк. Бу очракта тәрҗемәче «биявне «сыер»га алыштырып дәрес иткән. Беек Ватьн сугышы елларында азахватчик» сүзен күп тәрҗемә итәргә туры килде. Торле вариантларны йөртеп карадылар. «Баскынэ да буяды, «басып алучылар» да. Эзләнә торгач, тәрҗемәчеләр «илбасар» терминын таптылар һәм бу иң уңышлысы безнең тәрҗемәләрдә берегеп калды, чей- ки практик ярашлык ягыннан терминның тулы мәгънәсен бирә иде ул. Сүз җаенда терминнар турында тагын беркке сүз. А. М. Горький сүзләре белән әйтсәк, тел тегәллеккә омтыла, ә тогәллек җыйнаклыкны таләп игә. Бездә бик күптән йәргән бар термин — «җәмәгать фикере». «Җәмәгать» сузе белән ясалган тезмәләр бездә аз түгел: җәмәгать милке, җәмәгать оешмалары, җәмәгать эше һ. 6. Ләкин менә безнең практикада кайбэрәүләр биредә «общество» түгел, «общественность» күздә тотыла дип уйлаганнар булса кирәк, «җәмәгатьчелек фикере» дип куллана башладылар. Алар кечкенә бер нәрсәне оныттылар: русчада «мнение общественности» дип әйтү әдәби тел кысаларыннан читкә чыга. Ә бездә, шуның «стенә. җыйнаксыэ- рак та. Ә русча «мнение общество» тезмәсен шул ук философия дәфтәрләренең русча басмасында табабыз (т. 38, стр. 524). Авыл хуҗалыгын социалистик үзгәртеп кору елларында бездә «колхозлашу» термины бик киң кулланыла иде. Ә менә соңгырак елларда «коллективлашу» дип яза башладылар. Ни очен] «Коллективизация» булган еченме] Ләкин бит русчада «колхозп сүзенең продуктив мемккнлекләре бездә- гедән таррак, анда «колхозизация» килешсез чыга, ә бездә «колхозлашу» практик ярашлык ягыннан уңышлы булган кебек, тарихи дәреслеге дә бик зур. Соңгы 30—35 елларда бездә Европа телләреннән алынып, русча аркылы үзләштерелгән «стик», «ион», «ар» тибындагы сыйфат кушымчалары киң кулланыла башлады. Бик куп урыннарда уңышлы булган бу кушымчаларны кайбер очракларда шик астына алырга туры килә. 1917—1918 елларда Мулланур Вахитов җитәкчелегендә эшләгән Меселман Социалистлар Комитеты турында язучы кайбер тарихчылар Меселман Социалистик Комитеты дип кулланалар. Бердән, тарихта әһәмиятле роль уйнаган оешманың исемен бозу булса, икенчедән, телнең рухына бик үк туры килми («коммунистик партия» димибез, ә «коммунистлар партиясе» дибез бит). «Социализм ярышы» белән дә шул ук хәл. Беренче бишьеллыклар чорында туган һәм ярышның максатын тулы аңлаткан бу термин үзенең хезмәтен яхшы үтәде һәм аны пенсиягә чыгарып «стик» белән алмаштыруның да кирәге, бәлки, булмагандыр] Гранат энциклопедиясе очен язган «Карл Маркс» мәкаләсендә В. И. Ленин Маркс турында: «Провозгласил «критику оружия»,— дип яза. «Критика оружия» — моны ничек дип аңларга] Коралны тәнкыйть иту дипме, әллә башкачамы) Моны аныклау очен Марксның яшь чакта ук Гегельнең хокук теориясен тәнкыйтьләп язган мәкаләсен актарып чыгарга кирәк булды. Нәтиҗәдә сүзнең кораллы восстание, революция турында барганлыгы аныкланды һәм тәрҗемәдә «корал тәнкыйте» дип бирелде (4 басмадан тәрҗемә. 21 том. 31—82 битләр). «Философия дәфтәрләре»ндә телләрнең үсешенә карата В. И. Ленин Гегольдән бер цитата китерә: «Тел халыкларның үсмәгән, борынгы хәлендә баерак була,—цивилизация башлану һәм грамматика барлыкка килү белән тел ярлылана» (322 бит). Бу цитата турысына Ленин кырыйда сорау билгесе куйган. Ә менә телнең грамматикасын башка телләр калыбына салып «үстерү» мәсьәләсенә килгәндә, Гегель бепән килешергә дә була. Телләр арасындагы уртаклык (ягъни гомуми законнар) грамматикага кагылмый. Уртак нәрсә — фикерләү законнарының (логиканың) уртаклыгы һәм шуларның телдәге чагылышының бердәйлеге. Фикернең логик эзпекпепеген чагылдыру очен һәр телнең үзенең грамматик момкинлекләре була: уртак грамматика юк. Башка телләрдән сүзләрне бер чикләүсез алу һәм шул юл белән телне «баету» түгел, ә башка телдә әйтелгән фикер һам хисләрне үз телең чаралары белән әйтеп бирү, шул юл белән терпе халыкларның уй-фикерләрен уртак хәзинә итү кирәклеге В. И. Ленинның рус телен кирәксезгә чит сүзләр белән чүпләндерүгә каршы сугыш игълан итәргә вакыт түгел микән дигән сүзләрендә ачык күренә. Грамматика категорияләрендә уртаклык була алмауга һәм тәрҗемәдә моның чагылышына карата бер мисал. «Философия дәфтәрләре»ндә Маркс һәм Энгельсның ■Изге гаилә» әсәренең конспектымда В. И. Ленин Шекспир әсәреннән мондый сүзләрне китерә: «честность не пуританка». Шекспир әсәренең русча тәрҗемәләрен актарсак, без башка вариант очратабыз: «честность не пуританин» '. Бу тәрҗемәне Шекспир «стенда күп эшләгән Т. Я Щеп- кикаКулерник биргән. Ике вариантның аермасы нидаи килә! Инглиз телендә мондый очракларда «род» формасы кулланылмый, һәм тәрҗемәче Щепкииа-Куперник бу инглиз үзенчәлеген русчада да күрсәтергә тырышкан. Ләиии бит рус телендә «род» формалары киң кулланыла, һәм В И Ленин «честность» сүзенә яраштырып, «пуританка» формасын алып д«рес иткән. Ә татарчада ничек итәргә! Бездә бит «род» категориясе юк. Шуилыктан безнең тәрҗемәдә: ■намуслылык пуританлык түгел» диелгән |14 бит). Татый бер мисал. «Идеалист» сүзе бездә нык үзләшкән. Ленин философик юнәлеш кешесе мәгьнәсен түгел, идеалга омтылучы каше мәгьнәсен аңлатканда бездә «идеалчы» формасы уңайлырак («Философия дафтәрләренндә 540 бит). Һәр телнең үзенә хас әйтем һәм тезмәләрен урынлы файдалану да бик кирәк. Маркс турындагы истәлекләрдә замандашлары аның бик яраткан бер әйтемен китерелер: Gch' deinem Weg und lass die Zeute reden. Сүзге сүз тәрҗемәсе: үз юлыңнан бар, е кешеләр сейли бирсеннәр. Ленин моны болай да бирергә мемкин булыр иде: Сейләгеннәр сейли бирсен, Үз юлыңнан бара бир. Бу сүзләргә җыр калыбы бирелү аларның мәгънәсен бозмау гына түгел, кечәйткәнгә күрә матуррак та чыга. Буржуазия партиясе булган кадетларга ярашучы меньшевиклардан иелеп, ' В Шекспир Әсәрләрнең тулы басмасы. Рус теленде I том. 1937 ел. 628 бит. В. И. Ленин бер урында болай ди: «И хочется, и колется, и Милюков не велит». Безнең тәрҗемәләрдә ул болай бирелде: «дәрт бар, дәрман юк, Милюковтан фәрман юк». Татарча әйтемне русчадан алынган текстта файдалануның уңышлы мисалыдыр бу, бәлки. Шекспирның «Король Лир» трагедиясендә инглиз халык җырларына охшатып эшләнгән урыннар бар. Сүзгә сүз тәрҗемә ителсә, боларның халыкчанлыгы югалыр иде. Русча тәрҗемәсен эшләгән С. Маршаг. боларны рус фольклорына яраштырып биргән. Нәкый Исәнбәт эшләгән татарча тәрҗемәсендә бу урыннар болай бирелгән. Ата булып байлар булсаң, Балаң-чагаң мактый икән. Ата булып ярлы булсаң, Башыңа менеп таптый икән, Бәхет дигән бозык хатын Ялангачка бакмый икән! ...Акча барда барысы да яр. Хезмәтеңә бар да тәйар. Акчаң бетеп ярдан тайсаң. Ярларың да яннан таяр. Шекспирның бер каһарманы татар халкына карата «таш йерәкле» дигән эпитет куллана . Әгәр Шекспир безнең Исәнбәтнең бу тәрҗемәсен укый алган булса, безне, бәлки, бетенләй киресенчә: «олы җанлы, сизгер йерәкле, матур телле» дип әйткән булыр иде. Гете үзенең «Фауст» трагедиясен немецча укып арган чакларында аның французча тәрҗемәсен укып ял итә торган булган. Күрәсең, французча тәрҗемәсе оригиналга биргесез кечле һәм матур чыккан. Шундый, оригиналга биргесез тәрҗемәләр бездә тагын да күбәйсен иде!