Логотип Казан Утлары
Публицистика

 ИҖАТ МЕТОДЫБЫЗ ТУРЫНДА УЙЛАНУЛАР

|у^әсьэләләрне гыйльми нигездә хәл иту, кара исәп белән чикләнмичә, теорияне эшкә җигү тормышыбызга аның саен тирәнрәк үтеп керә. Әдәбият өлкәсендә дә без шул ук хәлне күрәбез. Гыйльми нигезгә таяну, теорияне иҗади куллану һәм әдәби күренешне аның тарихи тамырларына бәйләп аңлату, билгеле, иң элек тәнкыйтьчеләр һәм әдәбият белгечләренә Кирәк сыйфат. Зәвыкчылыкка яисә шәхси симпатия һәм антипатияләргә бирелеп китмичә. әдәбиятның үсеш тенденциясен дөрес билгеләргә, яңача киенергә өлгергән искене яисә өстен алыштырырга өлгерә алмаган яңаны танып алырга телисең икән, теорияне компас итәргә кирәк була. Шул ук нәрсә, ягъни теория белән кораллану, язучыларга — прозаик, драматург һәм шагыйрьләргә дә ифрат кирәк нәрсә. Дерес, теория илһамны өркетә, ирекле иҗатка комачаулык итә дигән карашта торучылар да юк түгел. Янәсе, кырыгаяк 'Урындагы мәгълүм мәсәлдәге кебек. Имештер, кырыгаяктан сораганнар: «Син ничек йөрисең? Башта кайсы аягыңны •ТЛЫЙсың? Аннары кайсысын?» Бөҗәк аякларының атлау тәртибен тикшерә башлаган да йорүен оныткан, имеш. Ләкин бит язучы — акыл дигән нәрсәгә •» булган табигать патшасы, ул — Кеше! Әтор ул талантлы икән, теория аның илһамын куркытып качырмаган кебек, талантыи * Да аяк чала алмый, киресенчә, бу талантка юнәлеш бирә, иҗат көчен дөрес сарыф итүгә шартлар тудыра Башлыча яш> каләмнәрне күздә тотып язылган шушы керештән соң, мәкаләнең исемендә әйтелгән мәсьәләгә кайтам. Безнең иҗат методыбыз, мәгълүм булганча, социалистик реализм. Әдәбият белеменең үзәгендә тора торган бу мәсьәләгә карата йөзләгән китап һәм мәкалә дөньяга чыккан булса да. бәхәсләр тукталганы, фикер төрлелеге бетеп җиткәне юк. «Күтәрә алмас күп күтәрер» дигән мәкальне истә тотып, алдан ук әйтел куйыйм: мин ул бәхәсләрне бер селтәнүдә хәл итәргә җыенмыйм. Максатым шактый бәләкәй: социалистик реализмга кагылышлы берничә фикеремне ишеттереп уйлану рәвешендә әйтеп узу гына. Иң элек социалистик реализм методы дигән нәрсәнең яшәвен үк шик астына алу очраклары турында берничә сүз. Социалистик реализмны инкарь итү, аны кем тарафыннандыр уйлап чыгарылган һәм әдәбиятны чирләшкәгә әверелдерә торган догма дип белдерү безнең идея дошманнарыбызга— капиталистик илләрнең буржуа әдәбиятчыларына гына хас булса, бу турыда сүз озайтып торуның хаҗәте дә булмас иде. Чөнки аларның максаты ачык. Кызганычка каршы, чит илләрдәге кайбер дусларыбыз һәм халык демократиясе илләрендәге аерым әдәбият белгечләре, «иксез-чиксез реализм» концепциясеннән чыгып, яисә новаторлык хакына классик мирасны инкарь итү юлына басып, реализмга, аерым алганда, социалистик реализмга һөҗүм итәләр. «Социалистик реализм пәри сыман нәрсә: һәркем аның турында сөйли, ә үзен беркемнең дә күргәне юк» рәвешендә фикер йөртүче кешеләрне хәтта үз илебездә дә очратырга мөмкин. Дөнья әдәбияты тарихы соңгы дүрт гасыр дәвамында бер-берсен алыштырып килгән күп кенә иҗат методларын белә: яңарыш чоры реализмы, классицизм, мәгърифәтчелек реализмы. романтизм, критик реализм һ. б. Ә бит шушы вакыт аралыгында иҗтимагый тормышта шактый хәлләр һәм үзгәрешләр булса да, асылда изүнең бер формасы икенчесе белән генә алышынды. Эксплуатациянең үзен үк тамыры белән йолкып аткан Октябрь социалистик революциясенә тиңләшерлек вакыйга булмады әле ул дәверләрдә. Нәрсә килеп чыга? Пролетариат революциясенә чаклы әдәбият һәм сәнгатьтә күп төрле иҗат методлары туып, юкка чыккан икән дә, революциядән соң кешелек дөньясында яңа эра башлануга карамастан, иҗат методы ягыннан классик реализмга нисбәтән бернинди дә үзгәреш булмаган икән. Күренә ки, болай уйлау һичнинди акылга сыйСовет әдәбияты тарихының беренче унунбиш елын искә төшерик. «Социалистик реализм» дигән сүзнең әле исе дә булмаган бер вакытта, язучылар һәм тәнкыйтьчеләр (Горький исә революциягә кадәр үк) үзен пролетариат белән бәйләгән әдәбиятның сыйфат ягыннан яңа рәвеш алганын һәм алырга тиешлеген ачык күрделәр. Бу әдәбиятның үзенчәлеген билгеләү һәм методына лаеклы исем эзләү белән бәйләнешле рәвештә «неореализм», «диалектик материализм методы» кебек терминнар телгә кереп чыкты. Дөрес, эзләнү процессы шома гына бармады Практик иҗатта һәм тәнкыйтьтә утын вату, мөгез чыгарулар да булды. Ә тулаем алганда бу яңа заманның яңа алым, яңа стиль, яңа метод таләп итүен аңлаудан туган эзләнү иде, һәм ул матур нәтиҗәләр бирде. Ниһаять, 1932 елда яңа методка исем табылды: социалистик реализм. Әдәбиятның үзендә барлыкка килгән сыйфат үзгәрешенә туры килә һәм шуны чагылдыра торган термин булды ул. Инде килеп, социалистик реализмның теоретик нигезләрен эшләүгә зур көч салган сүз художникларын һәм фикер ияләрен— А. М. Горький, А. В. Луначарский, А. А. Фадеев, Иоганнес Бехер һәм башкаларны хәтерлик. Бу затларны юк пәрине бар итеп күрсәтүдә гаепләргә кемнең гене теле барыр икән?! Йөзләгән совет галимнәренең, шулай ук илебез тышындагы белгечләрнең социалистик реализм проблемасына багышланган күп еллык хезмәтләрен кая куябыз? Күренә ки. социалистик реализм кем тарафыннандыр уйлап чыгарылган директива да, әдәбият җилкәсенә тагылган догма йөге дә түгел икән. Әдәби юнәлеш һәм иҗат методы буларак, дөньякүләм әһәмияткә ия булган факт икән ул. Соң шулай булгач? Ни өчен бүгенгә чаклы — бәхәсләр димим — социалистик реализмның булуын ук шик астына алу очраклары бетеп җиткәне юк? Минемчә, моның ике төп сәбәбе бар. Беренчедән, социалистик реализмны аңлау һәм аңлатуда аеруча кырыгынчы елларда урнашып калган догматизмнан һаман әле арынып җиткәнебез юк. Аерым кешеләр зәвыгы тәэсирендә шактый зәгыйфь әсәрләрне темасы өчен күккә чөеп, югары бүләкләр биреп, социалистик реализмның дәрәҗәсен төшерү дә. күрәсең, эзсез калмаган. Икенчедәй, социалистик реализм методы әдәбиятның спецификасы яктылыгында һаман әле җитәрлек өйрәнелмәгән. Беренче сәбәпкә без әле әйләнеп кайтырбыз. Хәзер исә икенчесеннән башлыйк. Совет әдәбият белеменең социалистик реализм теориясен үстерүдәге хезмәтен инкарь итү. әлбәттә, гаделсезлек булыр иде. Социалистик реализмга караган күп кенә проблемалар нигезле һәм ышандырырлык рәвештә хәл ителде. Сүз дә юк, социалистик реализм әдәбияты ул —җәмгыятьне социалистик үзгәртеп кору өчен көрәшүче пролетариат белән үзен органик бәйләгән әдәбият. Социалистик реализм марксизмленинизмга таяна, коммунистик партиялелек исә аның җаны. Социалистик реализм социалистик гуманизм һәм халыкчанлык белән сугарылган. Социалистик реализм тормышны тарихикоикрет рәвештә һәм революцион үсештә гәүдәләндерүне күздә тота. Икенче төрле әйткәндә, бу иҗат методына аңлы рәвештә үткәрелә торган тарихилык принцибы хас. Гадел җәмгыятьне раслаучы әдәбият булганга күрә, социалистик реализм әдәбиятында уңай герой алгы планга чыга. Әйе, болар барысы да дерес, боларны шик астына алу мөмкин түгел. Әмма безгә мондый сорау бирүләре мөмкин (андый сорау ишетелгәли дә): әдәбиятның спецификасы, иҗат принциплары ягыннан караганда, ягъни тормыш материалын әдәби сурәт һәм картиналарга әверелдерү актын күздә тотканда, социалистик реализм белән башка иҗат методлары, әйтик, классик реализм арасында нинди аерма бар? Социалистик реализмның югарыда саналган сыйфатларын кабатлап чыгу белән котылыр идек—сорау бирүченең болай дип әйтүе мөмкин: идея этикетка түгел, әсәрнең өстене ябыштырылмый. Коммунистик партиялелек принцибы шулай ук укучыга декларация төсендә җиткерелми. Тарихилыкка кил- С9К. бусы теге яки бу дәрәҗәдә элеккеге реализмда да бар. Шулай булгач, типлаш- тыру законы критик реалистлар өчен дә, совет язучылары өчен дә бер үк түгелме? Ике әдәбият арасындагы аерма тормыш материалына һәм тематикага гына кайтып калмыймы? Боларны да мин тел кычытканнан гына бирелә торган мәгънәсез сораулар димәс идем Ул сорауларның тууы исә. әлеге дә баягы, методның әдәби-эстетик якларына игътибарның җитмәвенә бәйләнгән. Социалистик реализмның әнә шул аз өйрәнелгән ягы турында уйланып карыйк. Әлеге сорауларга җавап табылып җитмәсә дә, ихтимал, ззләүнең дөрес юнәлеше ачыкланыр. Моннан 80 ел элек Ф. Энгельс Маргарита Гаркнесска язган бер хатында реализмның асылын күрсәтеп биргән иде: детальләр дереслегеннән тыш, типик характерларны типик хәлләрдә дөрес гәүдәләндерү Мәгълүм булганча, Ф. Энгельс пролетариат кулында корал булырлык әдәбият тудыру өчен тырышкан. Марксизм тәгълиматын үзләштерүнең язучы өчен әһәмиятен бик яхшы аңлаган. Шулай ук ул әдәбиятта партиялелек принцибының яралгысы булган «тенденциозлык» мәсьәләсен ачыктан-ачык куйган. Икенче төрле әйткәндә. Ф Энгельс реализмның идеологии нигезләрен һәрвакыт күз уңында тоткан. Ә шулай да, реализмга билгеләмә биргәндә, ул саф әдәби категорияләр белән генә эш итә: художесг- •о детальләре, типик характерлар, типик хәлләр, аларның үзара мөнәсәбәте. Күрәне ки, Энгельс реализм методы турында сүз алып бара. Нинди реализмны күздә тоткан соң ул? Билгеләмәдә сүз гомумән реализм турында барса да, башлыча критик реализм күздә тотыла Реализм үрнәге рәвешендә Энгельсның Бальзак иҗатын мисалга алуы әнә шул турыда сөйли. Әмма шул ук вакытта Энгельс формуласы социалистик реализмга да күпер сала. Эш шунда ки, «Шәһәр кызы» романының төп кимчелеген Энгельс эшчеләр сыйныфының тарихи миссиясен дөрес күрсәтмәү белән бәйләп караган. Аныңча, романда эшчеләр сыйныфы пассив масса итеп тасвирланган, аңарда «үзен изә торган мөхитка» отпор бирү омтылышы аз гына да сизелми Әнә шуны Энгельс типик булмаган хәл дип бәяли. Аның фикеренчә, пролетариатның үз хокукы өчен көрәше «реализм өлкәсендә үз урынын алырга тиеш» '. Минемчә, безнең әдәбият теориясе Ф. Энгельс идеяләреннән этелеп китеп, алга адым ясау, ягъни метод проблемасының иҗат принципларына караган якларына тирәнрәк үтеп керү урынына, һаман әле бер төштәрәк таптана, хәтта вакыт-еакыт элек яулаган позицияләргә чигенә, алда әйтелгәнчә, социалистик реализмның күбрәк идеологик аспектлары белән шөгыльләнә шикелле. Әлбәттә, соңгысы да кирәк, хәтта бик кирәк. Чигенүләр дә, ихтимал, социалистик реализм проблемасының әдәби-эстетик якларын хәл итү юнәлешендә алга сикерү өчен тылны ныгыту сыман бер нәрсәдер. Күп кенә белгечләрнең фикеренчә, әлеге проблеманы хәл итүгә илтә торган чыгыш ноктасы — кеше концепциясе Башкача була да алмый. Чөнки реалистик әдәбиятта тормышның мәгънәсен сәнгатьчә ачып бирү нәкъ менә кешене барлык төр иҗтимагый бәйләнешләрдә күрсәтү ярдәмендә башкарыла. Реализмның өч этабын — «мәгърифәтчелек», «критик» һәм «социалистик» дигән «аергычлар» белән йөртелә торган этапларын алыйк та кеше концепциясенең ни рәвешле тормышка ашырылганын карап китик. Фикер аңлашылсын өчен, билгеле, чынбарлыкның үзендә катлаулырак булган күренешләрне беркадәр гадиләштерергә, схема төсендәрәк күрсәтергә туры килер Мәгърифәтчелек әдәбияты җәмгыятьне үзгәртеп коруда төп көч — кешенең аңы, кешенең акылы дигән мәгънәгә кайтып кала торган рационализм фәлсәфәсенә ни1 К. Маркс и Ф Энгельс об искусстве. I том. Мәскәү 1957 ел. 10 бит. гезләнә иде. Мәгърифәтчеләр шул ук вакытта кеше аңының, кеше гамәленең тышкы тәэсирләр нәтиҗәсендә билгеле бер рәвеш алуын күрәләр иде. Әнә шуңа бәйле рәвештә, мәгърифәтчелек реализмы вәкилләре дә кеше һәм тирәлек проблемасын хәл итәргә, кешене тирәлек җимеше итеп күрсәтергә тырышалар иде. Тик шунысы бар: мәгърифәтчелек реализмында тирәлек төшенчәсе өскорма күренешләрен генә, конкретрак әйтсәк, кешегә әхлак тәрбиясе бирә торган факторларны гына эченә ала. Критик реализм формалашканда инде иҗтимагый аң алга таба зур адым ясаган иде. Алдынгы фикер ияләре җәмгыятьне яшәтә һәм үзгәртә торган куәтнең кеше аңыннан бигрәк, аерым шәхесләрнең теләгенә буйсынмаган объектив закончалыкларга кайтып калганлыгын аңлауга якын килделәр. Билгеле, әдәбияттагы реализм да элекке халәтендә кала алмады. Ул кешене иҗтимагый тирәлек җимеше итеп күрсәтергә тиеш иде. Тирәлек төшенчәсе хәзер инде экономик, социаль, һәм политик мөнәсәбәтләрнең җыелмасын үз эченә ала башлады. Инде килеп, иҗтимагый аңда революция ясаган марксизм тугач, җәмгыятьне хәрәкәт иттерүче төп куәтнең ни икәнлеге ачылгач һәм аны кешегә бәхет китерә торган рәвештә үзгәртеп коруның фәнни дөрес юллары күрсәтелгәч, реализм да үзгәрешсез кала алмый иде. Дөрес, социалистик реализм да, критик реализм кебек үк, кешене иҗтимагый тирәлек — экономик, социаль һәм политик мөнәсәбәтләр җимеше итеп тасвирлый. Әмма соңгысыннан аермалы буларак, биредә кеше иҗтимагый хәлләрнең, тирәлекнең колы гына булып калмый. Ул актив көч итеп, иҗтимагый үсешнең законнарын танып белгән хәлдә, тирәлеккә йогынты ясый, аны тиешле юнәлештә үзгәртә ала торган көч итеп тасвирлана. Моннан инде Ф. Энгельсның югарыда китерелгән сүзләренең тирән мәгънәсе аерата ачык күренер. Эшчеләр сыйныфының үзен изә торган тирәлеккә отпор бирүе реализмда чагылыш табарга тиеш дигән иде бит ул 1 Билгеле, әдәби практикада кешене бер үк вакытта тирәлек җимеше һәм шул тирәлеккә йогынты ясаучы актив көч итеп тасвирлау принцибын бозу очраклары да булып тора. Шәхес культы аеруча куәтләнеп киткән елларда күп кенә авторлар үзләренең уңай геройларын шул чорның объектив хәлләреннән аерып алып (ягъни тирәлек җимеше итеп күрсәтү принцибын Шулай итеп, без социалистик реализм әдәбиятында кеше концепциясе торышы белән таныштык. Соң ул принцип иҗат процессында ничек тормышка ашырыла? Тормыш материалы белән эш итүдә социалистик реализм методының үзенчәлеге нидән гыйбарәт? Реалистик иҗатның нигезендә яткан типлаштыруга бу метод нинди яңалык алып килде? Бу сорауларга анык һәм төгәл җавап бирү үзе зур гыйльми тикшеренү эше таләп иткәнгә күрә, гипотеза тәртибендә генә кайбер фикерләрем белән уртаклаш- макчы булам. Хикмәт, әлбәттә, тормыш фактларын сайлап ала белүдә, чынбарлык күренешләрен тасвирлаганда, берсен калкытыбрак биреп, икенчесен күләгәдәрәк калдыруда, зурайту яисә кечерәйтүдә һ, б. Ялгыш аңлауга урын калмасын өчен, кат-кат басым ясап, шуны әйтергә ашыгам: сайлап алу, калкытып кую, акцент ясау, зурайту дигәнне, икенче төрле әйткәндә типлаштыруны, гадиләштереп аңларга ярамый. Сүз биредә иҗади башбаштаклык турында бармый. Сүз шулай ук марксизм-ленинизм тәгълиматы белән естән-өстән танышып яисә берәр карарны укып чыгып, тормыш фактларын шуңа яраклаштырырга азаплану турында да бармый. Иллюстрацияләү белән һичнинди уртаклыгы булмаган чын сәнгать әсәре иҗат итү өчен, язучы, әлбәттә, фактларның үзеннән чыгып нәтиҗә ясарга, үткәндәге классиклар кебек үк, догма һәм боерыклардан азат хәлдә эш итәргә, акыл контроленнән ычкынмаган хыялына һәм интуициясенә киң юл бирергә тиеш. Хакыйкатькә илтә торган сайлап алу — иң әүвәл язучының бөтен гомере буенча өзлексез дәвам итә торган процесс ул. Максатлы сайлап алу исә конкрет әсәр турында уйланганда, язу һәм төзәтү процессында эшләнә. Бу очракта язучы, билгеле бер проблемадан чыгып, җыйган материалын тәртипкә сала, артыгын ташлый, җитмәгәнен эзләп таба, калкытып куя, онытып), тормышны күз ачып йомганчы үзгәртеп куя торган әкият батырлары итеп чыгаралар иде. Мондый «геройлар» хакына язылган әсәр тормыш дөреслегеннән ерак торган иллюстрация булып кала иде. Бу типтагы әсәрләр соңрак та язылды, хәзер дә куренгәләп куя. Әмма без. социалистик реализм турында сүз алып барганда, мондыйларны түгел, бәлки сәнгать ягыннан тиешле дәрәҗәгә ирешкәннәрен күздә тотабыз. мса арткарак чигерә, зурайта яисә кече- рамта һ. 6. Бу урында ассызымлап шуны «йтергә кирәк: социалистик реализм методының румына туры килә торган сайлап алу тормышка ашырылсын ечен, язучы, ким дигәндә, дүрт нәрсәгә ия булырга тиеш. Беренчесе — талант; икеичесе — кешене бәхетле итүгә юнәлгән гражданлык пафосы, өченчесе — тормышны — аның үткәнен һәм бүгенгесен — бөтен нечкәлекләренә кадәр биш бармагың кебек белү; ниһаять, дүртенчесе — дөньяга иң дөрес караш, марксизмленинизмны иҗади үзләштерү нәтиҗәсендә канга сеңгән диалектик фикерләү Әнә шул дүрт сыйфатка ия булган язучының күзе критик реалистка әһәмиятле тоелмаган, аның игътибарыннан читтә кала торган күп нәрсәне күреп алуга сәләтле була. Еракка бармыйча, кул астындагы бер мисалны гына китереп үтим. Менә Ш. Камалның 1909 елда язылган •Козгыннар оясында» исемле хикәясе. Тормышның коточкыч шыксызлыгыннан үзләрен кая куярга белмәгән шахтерлар, күңел ачмакчы булып. Госман карт белән Мәрьямнең кечкентәй генә бәхетен харап итеп ташлыйлар. Хикәя — гади, тормышчан, ышандыра Вакыйгада катнашучыларның һәркайсы билгеле бер характерга ия, һәр- кайсы үзенең характерынча хәрәкәт итә. Барыннан да әһәмиятлесе — аларның характерындагы тискәре яклар тумыштан килә торган сыйфат итеп түгел, бәлки авыр тормыш шартларының нәтиҗәсе итеп күрсәтелгән, ягъни эшчеләр шул чордагы социаль хәлнең продукты итеп тасвирланганнар Хикәя геройларында әле сыйнфый аңның уянмаган Ьулуы, алар йөзендә татар эшчеләренең әле үзен коткарырга сәләтсез булып, тик газап чигеп яшәүче сыйныф төсендә күз алдына килеп басуы да беркадәр •клана, Реализммы бу? Әлбәттә, реализм. Әмма, күп дигәндә, критик реализм. Мәгълүм булганча, хикәя язылган чорда куп кенә татар эшчеләре, рус пролетариаты белән берлектә, забастовкаларда катнашалар иде. Ул гына да түгел, татар эшчеләре стачканы оештыручылар арасында Д« була иде Эшчеләр арасыннан чыккан ныклы татар социалдемократларын да беләбез без Ышанып әйтергә мөмкин, ITO5 елгы революцияне шатланып каршы «лган һәм вакыйгаларны җентекләп күзәтел барган Ш. Камал өчен дә болар җиде йозак астындагы сер булмый. Татар •шчвлеренең революцион хәрәкәттә катнашуы тегеләйме, болаймы аның колагына килеп җиткән. Әмма пролетариат позициясенә баса алмаган һәм җәмгыятьнең үсеш законнарын дөрес, ягъни марксистларча аңлаудан шактый ерак торган язучыга әлеге фактлар очраклы күренешләр генә булып тоелган, киләчәктә ялкынга әвереләчәк очкынга ул бәя биреп җиткерә алмаган. Әнә шуңа күрә Ш. Камал татар эшчеләре тормышының күзгә аеруча ташланып торган якларын гына типлаштыр- гаи. 1931 елда Ш Камалның шул ук хикәя материалына корылган «Козгыннар оясы» драмасы дөньяга килде. Татар сәхнәсендә шаулап бару белән бергә, рус сәхнәсенә күтәрелү шәрәфенә ирешкән бу әсәрендә инде Ш. Камал тормыш материалын бөтенләй бешкача яктырта. Татар эшчеләре биредә газап чигүче булып кына калмыйлар. Алар, актив көч рәвешендә, көрәштә күрсәтелгәннәр. Г. Ибраһимовның «Безнең көннәр» романының ике варианты, яисә шул ук Ш. Камалның «Акчарлаклар» һәм «Таң атканда» әсәрләре арасындагы аерма һәм башка кайбер әсәрләр дә социалистик реализмны критик реализмнан аера торган сыйфатлар турында фикер йөртер ечен шактый материал бирә алалар. Социалистик реализмның әдәби-эстетик ягы һәм аның иҗат принциплары турында сүз кузгатып, укучыны тәмам канәгатьләндердем, аның сорауларына тулы җавап бирдем дип раслаудан мин, әлбәттә, ерак торам. Максатым аны уйландыру, аның игътибарын шул җавапның табылу ихтималы булган якка юнәлтү иде. һәрхәлдә, бер нәрсә бәхәссез дип беләм: социалистик реализм методы нәрсәне сәнгатьчә чагылдыруы белән генә түгел, бәлки имчек чагылдыруы белән дә реализмның элекке этапларыннан аерылып тора. Хәзер инде теориягә җитәрлек игътибар бирмәүнең иҗат практикасында һәм тәнкыйтьтә үзен-үзе акламый торган «чыгымнарга» китерүе мәсьәләсенә күчик. Безнең тәнкыйтьтә, мәсәлән, мондый тенденция яшәп килә: кайвакыт без социалистик реализм капкасын киң итеп ачып куябыз да авыру яисә җитлекми туган малларны гомуми кетү эченә куып кертәбез. Яисә, киресенчә, капканы сызык кадәр генә ачып, таза, көр малларны тышта калдырабыз Беренче очрактан башлыйк. Шундый әсәрләр була, карап торышка, барысы да анда дәрес, һәр нәрсә үз уры- нында Новатор консерватор белен әрепләшә Һәм, парторгның акыллы сүзләрен тыңлыйтыңлый, җиңеп чыга. Әмма мондый әсәрләргә «кечкенә» генә бер нәрсә җитми. Ул да булса, сәнгатьчәлек, художестволылык. Кеше образлары схематик, художество алымнары тапталган, әйтергә теләгән фикере күптән билгеле хакыйкать була. Авторының совет кешесе булуын, изге нияттән чыгып, янәсе, дөрес позициядә торып язуын искә алып, без мондый әсәрләргә — атап әйтмәсәк тә — социалистик реализм мөһере басабыз. Ул гына да түгел, әгәр берәр тәнкыйтьче андый әсәргә һөҗүм итсә, бердәм булып якларга керешәбез. М. Шәйминең «Безнең шәһәрнең утлары» исемле җыентыгына кагылышлы вакыйганы хәтерлик. А. Яхин, һичкем кире кага алмаслык фактларга нигезләнеп, китапны кискен төстә тәнкыйтьләп чыга, ә га- зеталарыбызның берсе, үзенең фикерен дәлилләү белән мәшәкатьләнеп тормастан, рецензентка бер кычкырып сала. Бу, әлбәттә, хәттән ашып киткән очрак. Сүз сәнгать киртәсенә дә кермәгән гаять примитив һәм зәгыйфь китап турында бара Шундыйларны яклаучылар да табылгач, остарак эшләнгән һәм беренче карашка чын сәнгатьтән аеру да кыен булган әсәрләргә, әйтик, М. Хәсәновның «Саф җилләр» яисә Ян Винецкийның «Тот, кто верит» романнары кебекләргә җил белән яңгыр да тимәскә тиеш була. Бу категориягә кергән әсәрләр бездә шактый булса да, кайберләре хәтта эталон урынында йөртелсә дә, бу ике романны телгә алуымның сәбәбе шул: Татарстан язучыларының VI съездында болар адресына бик үк татлы булмаган сүзләр әйтелгән иде '. Әмма сүз сүз белән калды, докладларда булсын, күзәтү характерындагы мәкаләләрдә булсын, бу һәм шуңа охшаш әсәрләр әдәбиятыбызның уңышы сыйфатында йөртеләләр. Ачыктаи-ачык һәм һичкемнең кәефенә карамыйча, түбәндәгене белдерергә вакыт җитмәгән микән? Авторларының яхшы ниятенә дә. әйтергә теләгән фикерләренең дөреслегенә дә карамастан, сәнгатьчелеге шактый чамалы урта кул, иллюстратив әсәрләрнең социалистик реализм белән бернинди уртаклыгы юк! Бер аналогия китерим. Безнең әдәбиятта 1908 ел датасы белән чыккан «Бичара Би1 «Совет әдәбияты» журналы. 1965 ел. 4 сан. биҗиһан» исемле пьеса бар. Әсәрнең төп герое, социалист буларак, хезмәт ияләрен эксплуатацияләгән өчен, зур корсаклы байларны эттән алып, эткә салып сүгә. Карашы ягыннан прогрессив позициядә торган Закир Сәетзадәнең әнә шул рәвешле сыйнфый каршылыклар мәсьәләсен куюы заманы өчен, әлбәттә, әһәмиятле факт иде. Әмма моңа карап кына без бу әсәрне критик реализм киртәсенә кертә алмыйбыз. Чөнки пьеса үгет-нәсихәтчелек белән сугарылган иллюстрациягә кайтып кала. Тукайның бу әсәрне ачы сурәттә тәнкыйть итеп чыгуы очраклы хәл түгел. Билгеле булганча, XIX гасыр рус әдәбиятында да карап торышка ярыйсы гына язылган фаш итүче әсәрләрнең саны шактый. Әмма әдәбият белгечләре андыйлар- ны Гоголь, Салтыков-Щедрин, Гончаров, Тургенев, Толстой, Достоевский, Чехов һ. б. исемнәре белән бәйле булган критик реализмның тышында калдыралар. Әгәр шулай икән, әгәр эчтәлекләре ягыннан прогрессив характерда булган бик күп әсәрләр критик реализм таләпләренә җавап бирми дип санала икән, дөрес идея үткәрелгәненә һәм авторның язучылар союзы члены булуына карап кына, барлык әсәрләрне дә социалистик реализм үрнәге итеп күрсәтергә безнең ни хакыбыз бар? «Менә бит социалистик реализм нинди хәлгә җиткерә» дип, дошманнар авыз ера алмасыннар өчен, халтураны утта көйдерү белән генә чикләнмичә, урта кул, иллюстратив әсәрләр белән дә әшнәлекне бетерергә вакыт җиткәндер, Икенче очракка килик. Болай да була: кайбер югары художестволы әсәрләрне тәнкыйть социалистик реализмнан читләштерә. Ник? Чөнки автор әсәренең үзәк герое итеп заманның иң алдынгы кешесен алмаган. Яисә тискәре персонаж үзәккә алынып та, аңа каршы уңай гердй куелмаган. Тәнкыйтьчеләр күп кенә очракта мондый әсәрләрнең үзенчәлеге турындэ уйланып маташмыйлар. Ни өчен тискәре персонаж игътибар үзәгенә куелган? Моның белән язучы ни әйтергә тели? Бит әнә шул сорауларга җавап бирми торып, икенче төрле әйткәндә, язучы күтәргән һәм хәл итәргә омтылган проблеманы искә алмаган тәкъдирдә, әсәрне дөрес бәяләп тә, аның социалистик реализмга мөнәсәбәтен билгеләп тә булмый. Мисал өчен үзебезнең матбугатта да, үзәк матбугатта да күл бәхәсләр тудырган «Рәшә» повестена гына тукталып китик. Ә. Еники үзенең яшаешен философик «ктан нигезләргә азаплана торган акыллы обывательне повестеның теп персонажы ител алган. Зөфәр Сабитов карашынча, кеше дигән мәхлук теләсә нинди формациядә дә үз-үзе булып кала: тәмле ашарга, матур киенергә, бай җиһазлы өйдә яшәргә тели. Моның өчен аңа акча яисә власть кирәк Халыкка хезмәт итү турындагы матур сүзләр исә кешенең хәйвани йөзен яшерә торган битлек хезмәтен генә үти. Әнә шундый фәлсәфәне фаш итү кирәкме! Әлбәттә, кирәк. Чөнки Зөфәр Сабитов кебек кешеләр сату-алу һәм тәэминат елкәсендә генә түгел, бәлки бүтән сфераларда да очрыйлар. Димәк, язучы бу есәре белән кирәкле һәм файдалы эш башкара. Әмма Ә. Еникине тормышның тик күләгәле якларын гына күрсәтүдә һәм Зөфәргә каршы уңай герой куймауда гаепләделәр. Әгәр язучы кайбер тәнкыйтьчеләр биргән рецепт кушканча эш итсә, нәрсә булыр иде! Әлбәттә инде, бөтенләй бүтән проблемага багышланган бөтенләй бүтән әсәр килеп чыгар иде. Үз проблемасына турылыклы булып калган тәкъдирдә исә автор Сабитовны бөтен тулылыгында күрсәтә алмас иде. Чөнки илаһи сыйфатларга ия булган уңай герой текәлеп, күзәтеп торганда, Зефәр үз табигате кушканча хәрәкәт итә алмас иде. Тормышыбызның якты якларына. Саби- товлар оясын уратып алган зур дөньяга килсәк, аның сулышы повестьта һәрвакыт сизелеп тора. Бик күп уңышлы детальләр һем Сабитовның даими рәвештә үзенең чын йозен яшерергә, бүтән кеше булып күренергә мәҗбүр булуы әнә шуны күрсәтә. Совет кешеләренең зур семьясында туып, буй үстергән артистка Рәшидәнең, Зәфәрне танып алгач, арадагы җепне өзеп ташлавы да шул турыда сөйли. Сүз дә юк, социалистик реализм әдәбиятының төп герое чорның алдынгы кешесе булырга тиеш. Ләкин тулаем әдәбиятка нисбәттә шиксез дөрес булган бу кагыйдәне тулысы белән hop конкрет әсәргә күчерде*. A. М. Горькийиың «Клим Самгинвын- иан башлап бик күп әсәрләрне социалистик реализмнан чыгарып ташларга тиеш булырбыз. Сатира турымда инде әйтәсе дә **• Социалистик реализмның мактанычына әверелү ихтималы булган югары художестволы әсәрләр белән, димәк, сак эш итәргә «ирек. Билгеле әсәрнең художество дәрәҗәсе аны социалистик реализм киртәсенә кертү яки кертмәүдә бердәнбер үлчәү була алмый. Талантлы авторның да кайбер очракта совет әдәбиятының төп иҗат методы таләпләренә җавап биреп җиткерми торган әсәр бирүе мөмкин. Моның ачык мисалы — Н. Фәттахның «Артта калган юллар» хикәясе. Әйе, хикәя оста язылган. Автор Бөек Ватан сугышы чоры авылында хөкем сөргән ачлык һәм ялангачлык күренешләрен күңелне тетрәтерлек итеп тасвирлый алган. Менә алты айга эшкә җибәрелгән Хәмдия, ел ярымнан соң, авылына качып кайта. Киткәнче ул, Мидхәт исемле намуссыз егеткә тап булып, алданган, торф сазлыкларын- да бала тапкан, шактый вакыт бернинди ярдәмсез тәмуг газаплары кичергәч, чарасыздан әлеге хәтәр адымны ясарга мәҗбүр булган. Атлыгып, ашкынып кайта ул. Хыялында — туган өй җылысы, анасының шәфкатьле карашы һөм._ туйганчы бер ашау Алай- болай гына да түгел, тавык шулпасы яисә каклаган каз ашау. Әмма аны бетәшкән анасының караңгы чырае һәм кайнар суга беркадәр бәрәңге һәм он сыман нәрсә салынган сыекча каршылый. Әнә шул килеш, ач хәлдә, төрмәгә эләгүдән куркып, Хәмдия өендә качып ята башлый. Беркайдан бер грамм ярдәм юк. Башта Хәмдиянең сырган чалбарын һәм тупас ботинкасын азыкка алыштыралар, аннары сырмасын. Болар да күпкә бармый. Биредә, әлбәттә, әдәби иҗатка хас концентрацияләү, калкытып кую һәм сәнгатьчә арттыру бар. Шулай да Н. Фәттах тасөир иткән хәлне дөрес түгел дип булмый. Яисә мондый күренешләрне алыйк. Хәмдиянең җиңгәсен бер кесә яшел кузак өчен биш елга утыртканнар. Ике сарык бәрабәренә эшкә китүдән котылып калган «ялганчы», «биремче» Сабира хисапчы булып алган. Тамагы тук, өсте бөтен. Ялкау Факия — бригадир. Факиянең абыйсы амбарда, атасы атлар тирәсендә булгач, ипи салу гына түгел, ит-майдан да өзелмиләр Надан һәм ялагай'Вәлиәхмәт, председатель буларак, авылда патша. Әшәке җан Мидхәт милициягә эшкә кергән дә авылның котын алып тора. Биредә дә сәнгатьчә арттыру бар. Әмма бу очракта да мин сугыш еллары авылында мондый хәлләрнең булуын инкарь итәргә җыенмыйм. Әмма бөтен хикмәт тә шунда шул, әсәрдә без ярым дөреслек белән генә очраша быз. Яртылаш кына дөреслек иса күп вакытта ялган була. Иң зур, иң чын, иң олы дөреслек ул — халкыбызның Бөтен Ватан сугышында җиңеп чыгуы. Бу армиянең генә түгел, бәлки тылның да җиңүе иде. Бу халык рухының җиңүе иде. Бу Октябрь революциясе, гражданнар сугышы, халык хуҗалыгын торгызу һәм социализм төзү чорында халыкның күңелендә тәрбияләнгән яңа сыйфатларның, яна тип патриотизм булган совет патриотизмының җиңүе иде. Әнә шул хакыйкатьне без әсәрдә бөтенләй диярлек күрмибез. 1943 елның көзеннән 1945 елның көзенә чаклы авылда яшәгән кеше буларак, мин шуны әйтә алам. Безнең авыл да бүтәннәрдән аерылып тормый торган гадәти авыл. Анда Н. Фәттах сурәтләгән кешеләрнең күбесен очратырга мөмкин иде. Әмма шул ук вакытта дүрт кешедән торган партия оешмасы бар иде. Аның, җыелышларында, бүтән мәсьәләләрдән тыш, фронтовик семьяларына ярдәм күрсәтү мәсьәләсе куеп тикшерелә иде. Колхозда шундый семьялар өчен махсус фонд бар иде. Карчык-корчыкларның, тол хатыннарның бакчасын сукалау, өй түбәсен ябып бирү кебек хәлләрне яхшы хәтерлим. Спектакльләр куя идек без, докладлар сөйли идек, политинформацияләр үткәрә идек. Социалистик стройның асылыннан чыга торган әнә шундый күренешләрне һәм кеше күңелендә яшеренеп яткан яңа сыйфатларның гәүдәләнеше булган детальләрне бөртекләп җыеп, сәнгатьчә зурайтып бирәсе урында, Н. Фәттах күзгә ташланып торганнарын да күрми уза. Ни өчен язылган бу хикәя? Автор нәрсә әйтергә теләгән? Нәрсәне раслый ул. нәрсәне хөкем итә? Ярый, сугышны хөкем итә, ди, сугыш бәхетсезлек китерә дип әйтергә теләсен, ди. Ләкин бит бу бик билгеле хакыйкать: уңыш җыю кампаниясе түгел ул сугыш дигәнең Хикәясен әнә шул фикерне әйтү өчен генә язган дисәк, авторны кимсетү булыр иде. Чынлап та, хикәядә тагын гаделсезлек темасы бар бит әле. Н. Фәттах тасвирлап биргән әнә шул тоташ гаделсезлекне нәрсә тудырган? Сугыш дип котылыр идең, социалистик ватанның бәйсезлеген саклау өчен күтәрелгән изге сугыш бу. Соң нәрсә? Хикәядә әнә шул сорауга анык җавап юк. Әсәрнең төп герое Хәмдиягә кайтыйк. Хикәядә ул социалистик мөнәсәбәтләр җимеше дип әйтерлек бердәнбер шәхес: пионерда, комсомолда тәрбияләнгән, су. тыш алдыннан «ударник Хәмдия» дигән исем алган, Мәскәүгә күргәзмәгә барырга җыенып йөргән. Хәзер дә ул, качып кайтуына карамастан, үзен хаклы сизә: ярты ел урынына ел ярым эшләгән, тагын эшләр иде — баласының һәлак булуыннан курыккан. Әгәр Хәмдия ачыктан-ачык үзенең хокукын даулап барса, хаклык өчен көрәшсә, нәрсә булыр иде (образның да логикасы шуны таләп итә шикелле)? Җиңеп чыгып, тыл солдатлары арасында үзенең урынын алса, без моннан социалистик гуманизмның тантанасын күрер идек. Төрмәгә эләксә, фаҗиганең төп сәбәбе аңлашылыр иде, шәхес культы нәтиҗәсендә туган күренешләрнең социализм һәм гуманизм принциплары белән яраша алмавы ачыграк күренер иде. Ә Хәмдия нишли? Куркудан дер-дер калтырап, өендә яшеренеп ята-ята да, түзәр хәле калмагач, серне председательгә барып чишә. Аннары, милиционер Мидхәттән коты алынып, авылны ташлап кача. Әлеге гаделсезлек социалистик стройның асылыннан чыгамы, әллә социализм принципларын бозу нәтиҗәсеме дигән кискен һәм рәхимсез дилеммага сәнгать теле белән әйтелгән җавап булмый кала. Ул гына да түгел, укучының, хикәяне укыгач, беренче нәтиҗәгә килүе дә мөмкин. Әсәрнең берничә урынында без, мәсәлән, түбәндәге сүзләрне укыйбыз. «Үз киемеңне үзең киеп йөрергә дә куркып яшә икән! Нинди тормыш бу1? Нинди заман бу??» «Ялкау Факия— бригадир, ударник Хәмдия — теләнче— Менә ул нинди заман!» Бу ачынулы сүзләр, ихтимал, закон бозу хәлләрен күздә тотып кына әйтелгәндер. Ләкин соңгылары конкрет күрсәтелмәгәч, эш башындагылар- ның барысы да әшәке җаннар булып аңлашылгач, совет кешеләре күңелендә коммунизм идеалы кабызган очкын сизелмәгәч, ул сүзләр безнең тормышка, строебызга кизәнү булып ишетелә икән,—бер дә гаҗәп түгел. Мин, әлбәттә, Н. Фәттах аңлы рәвештә шулай эшли дип әйтергә җыенмыйм. Минемчә, ул Ватан сугышы турында моңарчы язылган әсәрләрдәге кайбер фальшь авазлар яңгыравына эче пошып, чын дөреслекне язарга ният иткән. Әнә шул полемик азарт һәм, чорны җентекләп өйрәнеп ма- ташмастан, үзенең балачак истәлекләре белән генә чикләнү тормышның эчке мәгь- нәсенә үтеп керүгә комачаулаган, аны натурализм кочагыма ташлаган Авторның сайлап алу һәм сәнгатьчә з/райту алымнары, димәк, типлаштыруы социалистик реализм принциплары белән каршылыкка кергән. ф. Энгельсның «Шәһәр кызы» романы адресына әйткән сүзләрен «Артта калгач юллар» хикәясенә карата да кабатларга туры килә. Әйе, хикәя җитәрлек дәрәҗәдә реалистик булып чыкмаган. Чөнки Н. Фәттах үзенең героинясын типик хәлләргә куеп күрсәтә алмаган. Ниһаять, шунысы гаять кызык: язмыш шуклыгыдырмы, «Шәһәр кызы» белән «Артта калган юллар» хикәясе, араларында 90 еллык гомер ятуга карамастан, бер- бсрсенә гаҗәеп аваздаш. Икесенең дә үзәгендә— эш чәч кыз, икесендә дә кыз алдама икесендә дә, бала табып, гаять авыр хелдв кала, икесендә дә героиняның язмышы ясалма хәл ителә. Нелли Амброзга ■коткару армиясе» дигән филантропик оешма кешеләре ярдәм кулы сузган булса, Хәмдияне ниндидер билгесез серле «начальник», арбасына утыртып, алга, «тормышка» таба алып китә. Инде килеп, соңгы мәсьәлә. Совет әдәбиятында социалистик реализм методы белен янәшә бүтән иҗат методлары яши аламы, юкмы? Декадентлыкның төрле «иэм»нары, формализм һәм натурализм кебекләр турында ике сүз булырга мөмкин түгел, /.лар — бакчадагы чүп үләннәр. Романтизмга (прогрессив, революцион романтизмга) килгәндә исә мәсьәлә катлаулана тешә. Әдәбиятның бурычы тормышны танып белү генә түгел, бәлки тәрбияләү һәм эстетик ләззәт тә бирү икәнлеген иске алсак, принципта романтизмның мествкыйль иҗат методы буларак яши алуы турында сүз алып бара алабыз. Бит романтизм, субъектив башлангычның зур Урын тотуы белән характерлы иҗат методы буларак, чынбарлыкны анализлап, теге **и бу хакыйкатьне ачып бирү бурычын ү» «стене йөкләмәсе дә, бөек идеалга — коммунизм идеалына хезмәт итә ала. Үзенең методы булган романтизм юнәлеше совет әдәбиятында чынлап та бармы, әллә У", стиль күренеше буларак, социалистик реализм эчендә яшиме — бу мәсьәлә махсус ейренүне таләп итәXIX . 1 Бу турыда Г. Халитның «Реализмны ләм романт» эмны яклап» дигән мәкаләсениви укырга мемкин («Казак утлары» жус- и«лы. 1967 ел. 8 сан.) Критик реализм мәсьәләсенә киңрәк тукталыйк. XIX «Вопросы литературы» журналы. 1966 ел. 12 сан. 23 бит. Кайбер иптәшләр совет әдәбиятында социалистик реализм белән янәшә критик реализмның да урын алырга хаклы булуы турында сүз алып баралар. Әдәбият белгече А. Н. Овчаренко, мәсәлән, шул карашны яклап, G Залыгин, В. Дудинцев, А. Солженицын, В. Войнович, В. Семин кебек язучыларны критик реализм вәкилләре итеп саный'. Татар совет әдәбияты белемендә дә критик реализм файдасына тавышлар ише- телгәли. Кайбер иптәшләр фикеренчә, егерменче еллар әдәбиятында, мәсәлән, критик реализм юнәлеше булган. «Татар хатыны ниләр күрми», «Кара йөзләр», «Шагыйрьнең алтын приискасында» кебек әсәрләр, якәсе, шуның мисаллары. Бу мәсьәләне хәл итү очен иң элек «критик реализм» төшенчәсен ничек аңлау турында бер фикергә килергә кирәк. Әгәр бу термин совет әдәбиятындагы критик башлангычны гына аңлатса, аның кирәге үк калмый. Чөнки коммунистик идеал хакына нәрсәнедер инкарь итү, тәнкыйть утына тоту һәм камчылау социалистик реализмның бер органик сыйфаты булып тера. Ә. әр инде без критик реализм дигәннән яшеп килүче стройның үзен тәнкыйтьли, җәмгыятьнең нигез ташларын какшата торган реализмны аңлыйбыз икән (Көнбатыш Европа һәм рус критик реализмы, шулай ук үзебезнең критик реализм шундый иде), үзеннән-үэе аңлашыла, совет әдәбиятының бу иҗат методы белән бернинди алыш- биреше була алмый. Икенче яктан килеп карыйк. Критик реализм үрнәге булуны дәгъва итә торган әсәр социалистик җәмгыятьнең үзенә кизәнә икән, ул гадол стройның асылын бозып күрсәтә дигән сүз. Димәк бу очракта реализм турында гомумән сүз була алмый. Әлеге мәсьәләгә кагылышлы хаталарның чыганагы кайда соң? Безнең татар әдәбиятчылары, мәсәлән, критик реализмның аерым алымнарын метод белән бутыйлар. Мәгълүм булганча, яңа метод тылсымлы таяк болгау белән кинәт барлыкка килми, акрынлап формалаша. Бер халәттән икеичо халәткә күчкәндә, искенең бик күп элементлары яңа белән аралашып китәргә момкин. М. Гафури, Г. Ибраһимое, Ш. Камал һәм башка кайбер язучылар револю циягә кадәр критик реализм методы белән иҗат иткәнгә күрә, егерменче елларда бу иҗат методының күп кенә алымнарын башлыча революциягә кадәрге тормышны яктыртканда кулландылар. Әмма шунысын да искәртми мөмкин түгел, бу типтагы әсәрләрдә дә революция һәм совет властеның ун елы тәҗрибәсеннән килә торган ниндидер яңа сыйфатларны шәйләми мөмкин түгел. Г. Халит рус телендә чыккан «Революция тудырган геройлар» исемле китабында моны ышандырырлык итеп күрсәтә алган. А. Овчаренко һәм аның фикердәшләренә килгәндә исә, аларНың хатасы югарыда күрсәтелгән тенденция — социалистик реализмны тарайтып аңлау тенденциясе белән бәйләнгән. Алар фикеренә кушылсак, совет язучыларын ике төркемгә бүләргә туры килер иде: берсе — уңай якларны гына тасвирлаучылар, икенчесе — тискәре күренешләр турысында гына язучылар. Әгәр соңгылары критик реализм юнәлешен тәшкил итсәләр, беренчеләренең бөтен эше мактауга һәм дифирамб җырлауга гына кайтып калырга тиеш була, «Социалистик реализм» дигән исем белән тәкъдим ителгән һәм совет әдәбиятының төп методына күләгә төшерә торган «прокруст ятагыхна авып төштек түгелме?! Ә бит чынлыкта Овчаренко критик реалист ясаган язучыларның күп кенә әсәрләре, югары художество дәрәҗәсенә ирешкән булып, социалистик реализм яклый торган идеаллар өчен көрәшәләр. Арада методыбыз принципларына җавап биреп бетерми торганнары бар икән — андыйлар, әлбәттә, бар — аларны тәнкыйть итәргә ки- р»кЙомгаклау рәвешендә шуны әйтәсе килә: социалистик реализм иксез-чиксез бер нәрсә булмаса да, күп төрле стиль һәм индивидуаль талантларны үз эченә сыйдыра һәм аларның чәчәк атуына мөмкинлек бирә. Әдәбият белеме һәм тәнкыйтьнең бурычы, алдан уйланган схема һәм догмаларны читкә алып, катлаулы, чуар һәм каршылыклы әдәби процессны фәнни нигездә, объектив рәвештә өйрәнергә һвм социалистик реализмның асылын, аның үзенчәлеген ышандырырлык итеп ачып бирүгә кайтып кала.