Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗНЕҢ КУТУЙ

тП Д | елның 25 августында военкоматтан мина повестка килде, ә |лЩ икенче көнне караңгы төшкәч, без бик озын составлы эше лонга төялеп, Казан вокзалыннан кузгалып киттек. Төн урталарында Суслонгер дигән станциягә килеп җиткәч, командованиенен әмере буенча, вагоннардан төштек һәм тимер юл буеннан ук башланган кара урман эченә кереп киттек. Иге-чиге күренмәгән урманда — тирән тынлык. Походка өйрәнмәгән кешеләрнең тәртипсез атлаган аяк тавышлары гына ишетелә, һәр кешенең башын уй баскан: кичә җылы өйдә идек, ә бүген кара урман эчендә... Берничә километр эчкә кергәннән соң, без такта түбәле, алты почмаклы бер бина алдына килеп туктадык. Соңыннан билгеле булганча, бу бинада әле моннан берничә көн генә элек лесхоз урнашкан булган, ә бүген ул безнең штаб икән. Озак та үтмәде, шушында ачык һавада кунарга команда бирелде һәм ут ягарга рөхсәт ителде. Учаклар яна, коры нарат ботакларыннан көчле ялкыннар күтәрелә башлады. Әле дә хәтеремдә, без бәләкәй чакларда солдаттан канткай кешеләрнең үзара сөйләшкәндә: , дип әйтүләрен ишеткәли идек. Бу төндәге хәбәрләргә караганда, без дә «әнтәрәлистлар» икәнбез, ягъни частебыз запас артиллерия бригадасы дип атала икән. Икенче көнне безне подразделениеләргә бүлделәр. Санына чыкмаслык бу ишле гаскәр арасында баштарак кемнең кем икәнен дә белеп булмады. Ә торабара таныш-белешләр генә түгел, бергә эшләгән кешеләр дә очрый башлады. Мин урманда өйрәнүләр вакытында иң беренче Габдрахман Әпсәләмовны очраттым. Аның белән сөйләшеп торганда безнең янга минем белән бергә журнал редакциясендә эшләгән журналист Мөхәммәт Хәмитов килеп басты. Алар белән күрешүемнең икенче көнендә төш вакытында безнең батарея солдатларына агач чүмеч белән аш бүлеп торучыга күз салган идем, ул композитор Заһит Хәбибуллин булып чыкты һәм мин, тыела алмыйча, кычкырып җибәрдем: — Заһит, син дә безнең белән бер батареядамыни! Ул, гадәттәгечә, елмаеп җавап бирде: — Монда артистлар да бар әле. Аштан сон без кыска гына арада аның белән сөйләшеп алдык. Ул артист Габдрахман Уральскнйның да шушы бригадада икәнлеген, ләкин кайсы подразделениеда торуын белмәвен әйтте Өч-дүрт ай үткәч, мин көтмәгәндә Снбгат Хәкимне очраттым Ул көнне без, берничә солдат, посттан кайтып килә идек. Шулчак безгә тездәй кар ерып үтеп баручы солдатлар төркеме очрады. Аларның алдында кечкенә генә буйлы, какча гәүдәле командир атлый Төбәбрәк карасам, ул Сибгат Хәким булып чыкты. Күрешү шатлыгыннан дулкынланып алдык. Ул минем нинди подразделениедә икәнлегемне сорап, блокнотына төртеп куйды һәм без тора торган землянканың кай тирәдә икәнлеген сорашты. Аннары: — Алдагы якшәмбегә мин синең янына төнлә обязательно барып чыгармын, сөйләшеп утырырбыз,— диде. Ул сүзендә торды. Якшәмбе көнне төнге сәгать уникеләр тирәсендә безнең землянкага килеп керде. Без башкаларга комачауламаска булдык һәм, землянкадан чыгып, нарат агачлары арасына киттек. Искиткеч көчле буран иде ул төнне. Ул алдан атлады. Мин: Бурай бурай гына карлар яуса, Боегадыр болан баласы. Бер нужалар гына курмәенчә Ир булмайдыр ата баласы, — дип жырлый-жырлый анын артыннан атладым. Ул көнне ана хатыны Мөршидәдән бик кадерле күчтәнәчләр килгән икән. Без бер юан нарат төбенә басып гәпләшә-гәпләшә сыйланып алдык. Бу үзенә махсус рәвештә каләм тибрәтүне сорый торган истәлек булганлыктан, мин биредә аерым детальләргә тукталмыйм. Күз ача алмаслык буранда бер сәгать чамасы сөйләшеп торганнан соң, ул үз подразделениесенә, мин үз землянкама кайтып киттем. Инде февраль керде һәм фронтка бер-бер артлы маршевой роталар озатыла башлады. Көннән-көн таныш-белешләр дә сирәк күренә торган булды. Шулай итеп, без Суслонгер урманнарында, Илет елгасы буйларында хәрби хәзерлек алып, тәмам чыныкканнан соң, бер-бер артлы төрлебез төрле фронтларга китеп бардык. Югарыда телгә алынган язучылардан. композиторлардан һәм артистлардан Габдрахман абзый Ураль- скийдан башкалары, һәрберсе бүгенге көндә исән-саулар һәм халкыбыз өчен яңаданяңа әсәрләр биреп, иҗади күтәренкелек белән яшиләр Бая әйткәнемчә, без төрлебез төрле фронтларга китеп бардык һәм язмышларыбыз да төрлебезнеке төрлечә булды. Берәүләр Ватаныбыз өчен актык сулышларына кадәр көрәшеп, туган туфрагыбызда ятып калдылар, берәүләр Польша җиренә, берәүләр Германия территориясенә күмелделәр. Бу иптәшләрнең истәлекләре безнең йөрәкләребездә мәңге сакланачак һәм алар турында безнең жырлыйсы жырларыбыз, уйныйсы көйләребез бик күп әле. Моны без эшләрбез, чөнки без моны эшләргә тиешбез, бу безнең вөҗдани бурычыбыз. Бу мәсьәләдә үземне дә. Бөек Ватан сугышына башыннан ахырына кадәр катнашкан язучы буларак, бик җаваплы дип саныйм. Ватан сугышы елларында миңа Мәхмүт Максуд, Әхмәт Ерикәй, Ибраһим Гази һәм Гадел Кутуйлар белән шактый вакытлар бергә булырга туры килде. Бу иптәшләрнең һәрберсе турында миндә, үземнең фикерем буенча, шактый бай истәлекләр саклана Алар турында укучылар белән уртаклашуны киләчәккә калдырып, мин бүген Бөек Ватан сугышы елларында, солдат буларак, «Катюша»дан аткан, язучы һәм журналист буларак, үзенең каләме белән дошманга нәфрәт уяткан Гадел Кутуй турында тукталырга булдым. Гадел Кутуй белән мин Бөек Ватан сугышына кадәр үк якыннан таныш идем. Сугышның соңгы елларында без, Гадел Кутуй, Ибраһим Гази һәм мин. өчебез бергә хезмәт иттек. Беренче Белоруссия фронты газетасы редакциясендә эшләдек. Бик авыр шартларда эшләгән вакытта Гадел Кутуй минем алдымда үзенең эчке матурлыгы белән яңадан ачылды. Ул бер кайчан да күңел төшенкелегенә бирелми торган, гаять дәрәҗәдә шат һәм дәртле кеше иде. Мин анын кул кушырып тик торган чагын күрмәдем, кайчан гына карама, ул нәрсә дә булса эшли иде. Кутуй кешеләрне ярата, бик ягымлы сөйләшә һәм ниндидер бер сихри көч белән аларны үзенә тарта иде. Ул кемне генә очратмасын, кем белән генә утырдаш булмасын, аңа күңел ачкычы таба һәм кеше- ф ләр аннан аерыла алмыйлар иде. Болар журналист өчен (мин бу язмада Гаделнең шул ягына тукталуны бурыч итеп куйдым да) аеруча кирәк 5 сыйфатлар. ” > Частьларда командировкада йөреп кайтканнан соң, ул көне-төне х яза һәм рус газетасы да, татар газетасы да аның материаллары белән 5 тулып чыга иде. Иң кызыклы тирән эчтәлекле мәкаләләр, һәртөрле S хәбәрләр, информацияләр, фельетоннар белән газетаны ул тәэмин итә й иде. Аның мәкаләләренең исемнәре дә искиткеч тирән мәгънәле була иде. Мәсәлән, мин аның «Татар солдатлары Берлинда җырлыйлар*. * «Бер стакан кан» һ. б. шундый укучыны тартып тора торган үткен ® исем бирелгән мәкаләләрен хәтерлим. Үкенечкә каршы, кулыбызда i фронт газеталарының подшивкалары сакланмаган. Хәер, Кутуйның ч эшчәнлеген өйрәнергә теләгән кешеләр моны архивлардан таба алалар < Ә Кутуй турында да һәм башка иптәшләребез турында да без әле кирәи генча каләм тибрәтмибез. Ә бит без алар үткән юлларга кат-кат, кае- ? рылып-каерылып карарга тиешбез, һәм бу мактаулы озын юлларны әдә- х бият аркылы аеруча яшь буын алдына сузып салырга тиешбез. Әйе, Кутуй чын гражданин, чын язучы, чын журналист иде. Журналист буларак, ул газеталарның җаны иде. Безнең редакциянең, дөресрәге, безнең нәшриятның Польша урманнарында бер тупикка кертеп урнаштырылган махсус эшелонда торган вакыты иде. Ул чакларда газеталар бик иртә басыла иде. Бервакыт мин, вагондагы эсселеккә чыдый алмыйча, җиргә ятып йоклаган идем Менә бер вакыт басу цехы урнашкан вагонда Кутуй тавышы ишетелде. Ул печатник белән сөйләшә. Кутуй аңа: — Соң сез үзегез укып карагыз, бу бит хата! Дежурныйлар ничектер искәрмәгәннәр моны. Әйдә, төзәтик!—ди. Аларның бу хатаны төзәткәннәрен мин аңлап яттым Чөнки машина берничә минутка туктап торды да, аннан тагын эшли башлады. Иртә белән сәгать уннарда рус редакциясендә летучка башланды. Шунда редактор полковник Н. С Потапов хата җибәрүдә гаепле кешеләрне бик нык «кыздырды» да, аннары бөтенесенә берьюлы карап —- Ә сез, офицер иптәшләр, басу цехына кереп газетага күз төшереп чыксагыз, ярамас идемени! Әле яхшы Кутуй бар, ул күреп алып төзәткән Әгәр ул төзәтмәгән булса, адәм көлкесенә кала идек бит! — диде. Русча газетада киткән бу хатаның нәрсәдән гыйбарәт булганлыгына тукталып тормыйм. Ул ниндидер бер чит ил министрының фамилиясенә бәйләнешле һәм бик көлне иде. Кутуйның газета эшенә бөтен җаны-тәне белән бирелгәнлеген, гаҗәп оператив рәвештә эшләгәнлеген раслый торган фактлар бик күп Мин шуларның тагы берсе белән укучыларны таныштырып китәргә телим. Сугыш вакытында газетаны күп кенә очракларда аяк өстендә килеш чыгарырга туры килә иде. Чөнки фронт бер урында гына тормый, частьлар алга ыргылалар, алар кичтән монда булсалар, төнлә белән инде әллә кайларга кадәр киткән булалар Шунлыктан газетаны тиз эшләргә, тиз басарга һәм бик тиз озатырга кирәк. Бу барлык газеталар өчен куела торган гомуми таләп. Милли телләрдә чыга торган газета редакцияләренә аеруча киеренке эшләргә туры килә. Чөнки төп материалларны. приказ һәм һәртөрле политик документларны русчадан тәрҗемә итәргә кирәк Эшнең шундый тыгыз чагында, төн уртасында, бер вакыт Гадел Кутуй вагонда кулына русча бер материал тотып, аны бик дикъкать белән укып утыра. Үзе сорый: — Равил жыеп бетердеме < әле? — ди. (Линотипист Равил Казаков турында сүз бара). — Хәзер бетерә,—дим мин. — Алайса мин диктовкага утырам,— ди Гадел Кутуй. — Тәржемә итеп бетердеңмени?—дип сорыйм мин, аптырашка калып. — Мин туп-туры линотипка, Равил янына утырып русча тексттан татарчага әйтеп торырга булдым,— ди. Мондый хәлнең булуы турында беркайчан да ишеткәнем юк иде. Булдыра алыр микән, дип, шактый вакыт аптырап тордым. Ләкин булдырды. Кутуй ул материалны шул чаклы дөрес тәржемә итеп әйтеп торган булып чыкты ки, без, гранканы алып укыгач, шаккатып калдык. Берничә урындагы хәреф хаталарын төзәтү белән, ул материал шундук биткә салынды. Газета да графикта билгеләнгән сроктан ярты сәгать чамасы элек басылып чыкты. Ул үзенә йөкләнгән эшне менә шулай ут өереп башкара иде. Аның бу гадәте безнең барыбызга да йогынты ясады. Мәсәлән, рус телендә язылган материалларны турыдан-туры линотипист янына утырып тәржемә итү методын соҢга таба Ибраһим Гази да куллана башлады. Кутуй теләсә кайда, теләсә нинди шартларда да яза, аңа бер нәрсә дә уңайсызлый алмый иде. Мин аның төнлә урманда төп башына фонарь куеп язган вакытларын да, вагон астына урнашып, шпал өстендә каләм тибрәткән вакытларын да, типографиядә утырырга урын булмагач, хәреф кассаларына таянып, аягүрә язган «Сагынам сине. Туган ил!» исемле нәсерен ижат иткән төннәрен дә бик хәтерлим. Искиткеч патриотик рухта язылган һәм художество эшләнеше ягыннан тиңдәше булмаган ул нәсерне 1960 елларга кадәр артист Ширияздан Сарымса- ков радио аша сөйләп тыңлаучыларны рәхәтләндереп килде. Ләкин соңгы елларда раДио үзенең бу файдалы эшен ни өчендер онытты. Кутуй шәхес буларак та бик күркәм кеше иде. Аның исеме дә Гадел, ул үзе дә бик гадел һәм намуслы иде. Юк-бар нәрсәгә тавыш куптаруны. ваклануны, кешене хаксызга кимсетүне һич кенә дә күтәрә алмый, исерткеч белән мавыгучылардан жирәнә һәм үзе дә бу яшел еланнан бик ерак тора иде. Аның әхлаклылыгын, кристалл кебек сафлыгын, кешеләрне бер үк дәрәжәдә яратуын раслый торган мисаллар бик күп. Шуларның берсен генә булса да сөйләп үтәсем килә. Польша территориясендә торган чагыбыз иде. 1945 елның яна ел төнен эшелонда бөтен коллектив белән бик шәпләп каршы алдык. Бәйрәм тантанасы көндез дә зур күтәренкелек белән дәвам итте. Чөнки алдыбызда торган бу яңа елның безгә жиңү китерәчәгенә һәм ул жиңү- нең инде якын икәнлегенә бөтен фронт, бөтен тыл ышанган иде. Көн кичкә авышты. Халык арды һәм ял итү ягын кайгырта башлады. Гадел Кутуй исә, киресенчә, аруның нәрсә икәнен дә белми иде әле. Шунда ул минем янга килде дә: — Крәстнян иптәш (ул миңа шаярып шулай дәшә иде), әйдә, икәү бер жиргә барып килик,— диде. — Кая? —дип сорадым. — Әнә ул якта бер хутор сыман нәрсә бар,— диде, кояш баешы ягына күрсәтеп,— берәр поляк семьясына кереп, аларның яңа елны ничек үткәрүләре белән, гомумән тормышлары, гореф-гадәтләре белән танышып кайтырбыз Әгәр барырга риза булсаң, мин полковниктан рөхсәт алам. Мин каршы килмәдем. Ул, вагонга кереп, бик тиз рөхсәт алып чыкты. Әмма матур иде ул кич! Аяк астында юка гына ап-ак кырпак төшкән. һава аз гына салкынча һәм бик коры. Без һәртөрле ашамлыклар тутырган солдат капчыгын әле беребез, әле икенчебез күтәреп, тыныч Г Кутуй Юзефа ханым семьясында 1945 ел, март. еллардагы истәлекләрне уртаклаша-уртаклаша атлыйбыз. Юка кырпак өстендә безнең итек эзләребез кала. Ниһаять, кызыл черепица белән ябылган алты почмаклы йортка килеп туктадык. Аның алгы ягында зәгыйфь кенә ут яктысы күренә. Гадел әкрен генә өйалды ишеген шакыды. Ишекне бик тиз ачтылар һәм бусагада өлкән яшьтәге ханым күренде. Ул аз гына куркынган кыяфәттә иде. Ләкин ягымлы гына дәшеп, безне эчкә әйдәде Кердек. Анда тагы кемнәрдер бар, алар кечкенә өстәл янында утыралар иде. Кутуй, гадәттәгечә кулларын сузып, һәммәсе белән күрешеп чыкты да шунда ук сөйләшә дәбашлады. Тегеләр аз-маз русча сукалыйлар. КуТуЙ исә аз-маз полякча белә. Шулай итеп, әллә кайчангы танышлар кебек, бик тиз үзләшеп киттек. Кутуй капчыкны чишеп андагы ризыкларны өстәл өстенә бушатты, аннары миңа: — Син, Крәстиян иптәш, чәйне үзең хәзерләрсең, син пешергән чәй тәмле була, малай. Хәзер мичкә дә яктырырбыз,— диде. Кутуйнын кешеләрне яратуына, алариы рухи көч белән үзенә әсирлеккә алуына мин менә хәзер, шушы юлларны язганда да. таңга калып утырам. Ул поляк семьясына безнең килеп керүебезгә ун-унбиш минут та үтмәгәндер, Кутуй инде алариың иң якын кешеләре булып әверелгән иде. Менә алгы яктан түр якка күчеп, хужалар мичкә дә ягып җибәрделәр. Кутуй урындык алып килеп беркадәр вакыт мич алдында кызынып утырды. Аннары, аның тәкъдиме буеНча, өстәлне мич алдына күчердек. Бик җанлы һәм жылы сөйләштек без ул көнне. Ишектән кергәндә беркадәр икеләнеп һәм шикләнебрәк каршы алган поляк гаиләсе безне сонга таба үз туганнарыдай якый күрде һәм хөрмәт итте. Кутуй мәҗлеснең башыннан ахырына кадәр рәхәтләнеп сөйләшеп, елмаеп утырды. Шушы сөйләшүләр вакытында без Польша крестьяннарының ничек яшәүләре белән якыннан таныштык. Төн якты иде. Без килгән юлыбыз белән кайтырга чыктык. Кайткан чакта Гадел мондый сөйләшүләрнең кирәклеген кат-кат әйтте, үз күзең белән күргән тормыш картиналарының беркайчан да онытылмавын. язучы-журналист өчен аларның һәр вакыт кирәк булачагын кат-кат искә төшерде. Кутуйның тагын бер күркәм сыйфатына тукталмыйча үтә алмыйм. Ул кая гына бармасын, кем белән генә сөйләшмәсен, һәркайчан үзенең эзен калдыра иде. Бу уңай белән мин гаять дәрәжәдә каты сугыш барган көннәрдә үземнең баштан кичкән фаҗигале бер вакыйганы сөйләп үтәргә телим. Бер вакыт без үзбәк газетасының Исмаили фамилияле хәбәрчесе белән алгы сызыкка командировкага киттек. Юлда безгә берничә машинага утырырга туры килде. Ниһаять, алгы сызыкка якынлаштык. Машинаның кабинасында шофер белән бер капитан бара, ә без икебез кузовта утырабыз Шулай кызу гына барган чакта без алда, әрәмәлек эчендә, пулемет төзәп яткан немец солдатларын күреп, шашып калдык һәм кабинаның стенасына аякларыбыз белән тибә-тибә капитанга кычкыра башладык. — Немецлар! Ләкин капитан да, шофер да безне ишетмәделәр булса кирәк, баруларында дәвам иттеләр. Без тагын кычкырдык. Тик нәтижәсе булмады, машина һаман алга таба чаба бирде. Инде без немецларга тәмам якынлаштык. Алар ут ачмадылар, безне эчкәре үткәреп жибәрергә теләделәр булса кирәк. Мин кискен карарга килдем һәм, машинаның югары тизлектә баруына карамастан, кузовтан асфальтка сикердем. Гәүдәмне көч-хәл белән сөйрәп, юл буендагы канауга төштем дә, үрмәли- үрмәли артка таба шуыша башладым. Артыма әйләнеп карасам, машина бөтенләй күздән югалган, ә Исмаили исә минем арттан шуышып килә. Нәкъ шул вакытта немецлар канау буйлап безгә ут ачтылар. Белмим, ничек исән калганмындыр, мин тәмам бетеп, бик юан иске имән артына килеп егылдым. Бераз көч кергәч, яңадан канауга төшеп алга таба үрмәли башлаган идем, үзебезнең танкларны күрдем һәм куанычымнан елап жибәрә яздым. Шуыша-шуыша танклар янына гына килеп җиткән идем, бер танк астыннан миңа төбәлгән револьвер көпшәсен күреп, каушап калдым. Танкист миңа кулларымны күтәрергә ишарә ясады. Ул, күрәсең, мине киемен алыштырган дошман солдаты дип уйлады булса кирәк. Мин револьверымны кабурага тыктым һәм, җиргә сеңеп яткан килеш, кулларымны күтәрдем. Ул үзенә якынрак килергә әмер бирде. Мин аңа таба үрмәләдем. Бу вакытта бөтен тирә-якта әллә нинди хәвефле тынлык хөкем сөрә иде. Танкист минем нинди частьтан икәнемне сорады һәм: — Документың бармы?—диде. Фронт газетасы редакциясеннән икәнлегемне һәм, ловушкага килеп кергәнебезне сизгәч, документымны ерткалап ташлаганлыгымны әйттем. Ул икеләнде һәм берничә сорау бирде: — Редакциягездә язучылардан эшләүчеләр бармы? — Бар, бар,— дидем. — Кемнәр? — Шагыйрь Евгений Долматовский, Борис Полейчук, Гадел Кутуй. Танкистның йөзе яктырып китте: — Адель Кутуй да алгы сызыктамы? — Ул редакциягә кайтып кына калды, без чыгып киттек,—дидем. Танкист дошман ягыннан шуышып килгән Исмаилине күреп алды да. — Бу да безнең редакциядән дидең инде? — диде. — Әйе, безнең редакциядән. Исмаили килеп җиткәч, кыска-кыска гына сүз алышу барышында ул Гадел Кутуйны яхшы белгәнлеген һәм күптән түгел генә аның шушы танкистлар частенда командировкада булып киткәнлеген әйтте. Ул безгә обстановканы аңлатып бирде һәм танклар арасыннан бер солдатны чакырып алып, аңа безне кухня ягына озатырга кушты. Без ашадык-эчтек һәм шунда кунып калдык. Ул көнне дә. икенче көнне дә дошман белән бәрелеш булмады. Чөнки бу алгы сызыкның шулай мәзәк бер тынлык кичерә торган чагы иде. Берничә көннән соң без редакциягә кайтып төштек. Кырынып-юы- нып. өсбашны чистартканнан сон, мин баш редактор полковник * Н. С. Потаповка кереп, үземнең кайтуым турында доложить иттем. Ул = миңа кайбер күрсәтмәләр бирде. Аннары инде ял итәргә кушты. Мин Р аның яныннан кузгалганда ул: » — Безнең Кутуй авырып китте бит, син аны күрмәдеңме әле?—х диде. = Мин Кутуй белән бер вагонда тора идем. Ләкин мин кайтып төш- « кәйдә ул анда юк иде. Шунлыктан, аны күрмәгәнлегемне әйттем. Полковникның эче пошулы иде: ♦ — Тешләре дә беткән, шуның өстенә радикулит белән дә жәфалана. « Алай гына булса да хәл иде. үпкәсендә дә бар бугай,—дип өстәп “ куйды. ' £ Бер Н. С. Потапов кына түгел, бөтен коллектив ярата иде Кутуй- < иы. Потапов исә. баш редактор буларак, аны аеруча якын күрә иде. u Чөнки Г. Кутуй татар газетасы редакциясендә эшләргә жибәрелгән бул- 2 са да. асылда рус газетасында эшли, оператив һәм кирәкле материал- £ лар белән рус газетасын күбесенчә ул тәэмин итә нде. Мин болай < әйтүем белән газета редакциясендәге башка хәбәрчеләрнең хезмәтләреь * нә күз йомарга теләмим. Алар арасында Кутуй кебекләр аз түгел, ләкин Кутуй һәм татарча һәм русча мөкәммәл рәвештә яза алуы. Беренче Белоруссия фронтының бик күп частьлары, бик күп офицерлар составы белән якыннан таныш булуы белән башкалардан аерылып тора иде. Н. С. Потапов мине яңадан үз янына утыртып шактый озак тотты. Авыру булуына карамастан, Кутуйның көн аралаш алгы сызыкка жи- бәруне сорап керүен ярым шатлану, ярым кызгану белән искә алды — Тик торуны яратмый бит ул, метеор кеше... Командировкага жи- бәрергә мөмкин түгел. Әгәр аруланмаса, госпитальгә салырга туры килер инде,— диде. Мин баш редактордан чыгып, үзебезнең вагонга килеп кергәндә Кутуй сул кулы белән яңагына таянып, тирән уйларга чумып тәрәзәдән карап утыра иде Без кулларыбызны кысыша-кысыша күрештек. Мин аңа алгы сызыкта күргәннәремне сөйләп бирдем дә: — Синең аркада бәла-казадан котылдым бит, Гадел.— дидем. Сөйләшеп утырган вакытта аның әлеге танкистлар частенда моннан өч атна чамасы гына элек командировкада булганлыгы аңлашылды. Аннары без татар редакциясе урнашкан вагонга киттек. Анда озак кына утырганнан соң, ашханәгә юнәлдек. Ашханә дигәннән, мин шунда аш бирүче булып эшләүче Дуся исемле бер хатынны Кутуйга күрсәткән хөрмәтләре өчен һич кенә дә оныта алмыйм. Ул үзе Уфадан иде Шунлыктан булса кирәк, аз-маз татарча да аңлый иде. Без аш өстәле янына урнашу белән алдыбызга Дуся килеп басты. Мине командировкадан исәнсау килеш кайтуым белән тәбрикләде дә, Кутуйның жилкәсенә йомшак кына кагылып: — Адель абый, иң элек сездән башлыйм, нәрсә китерим? — диде. Гәрчә авыру булса да. Кутуй гадәтенчә көләч йөзе белән аңа карап. — Үзең бел инде. Дуся, сиңа яраган миңа ярар, тик йомшак булсын, какшамаган тешем юк, бер нәрсә дә чәйни алмыйм.— диде. Бераздан безнең Дусябыз ана тавык итеннән әзерләнгән бер тәлинкә холодец, ике стакан кисель, бор стакан каты чәй китерде Аштан соң инде без һәрбсрсбез үзебезнең урыннарыбызга таралдык. Биредә телгә алынган менә шушы Дусякың Гаделне никадәр якын итүен, аны ни чаклы тәрбияләвең мин бер кайчан да оныта алмыйм. Хәер, аны бөтен кеше якын итә нде. Минем әле дә хәтеремдә, ул »а. «к у.» л* в J » U . J> it Hi Г. Кутуйның Юзефа ханыма язган шигыре. лашуым соңгы тапкыр күрүем булып калды. Ул төнне Берлинны алу өчен хәлиткеч һөжүм башланды һәм без, берничә кеше, алгы сызыкка киттек. Берлин алынды, Рейхстаг стеналарына безнең флаглар эленде. Берничә көннән Познаньдагы безнең редакция Берлинга күчеп килде. Ләкин коллективта безнең Кутуебыз юк иде. Аның кыр госпиталенә озатылганлыгын әйттеләр. Ул көннәрдә госпитальләр көнгә ике-өч тапкыр бер урыннан икенче урынга күчеп торганлыктан, Гадел ята торган госпитальне тиз генә табу мөмкин түгел иде. Байтак вакыт үткәч, аның үлүе турында хәбәр алынды һәм редакция мәрхүмнең кайда күмелгәнлеген аныклап кайту өчен мине Польшага жибәрде. Безнең кадерле Кутуебыз Лодз воеводствосына керә торган Згеж шәһәрендәге борынгы хәрби зиратка күмелгән иде.