Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әйтемнәр

Үз-үзеңне тәрбияләүдән дә зур тәрбия юк. Гайбәт кирәкми, әйбәт кирәк. Деталь әсәрне үстерә дә, үтерә дә. Язучы зур яки кечкенә талантлы була алган шикелле, укучы да зур яки кечкенә талантлы була ала. Кайберәүләр тозланган саен тозсызланалар. Иң зур белем — белмәгәнеңне белергә тырышуда. Оптимист — пессимистлыгын яшерә белгән кеше. Сәләмә тәндә — сәләмә акыл. Туе узган, туны тузган — карт түгел, гомерен бозган, күңеле тузган — карт. Яшьлегеңнең кадерен саклау — бөтен гомереңне аклау. Яратулары мактаулы — кавышулары катлаулы. Сүзең көмеш, эшең алтын булсын. Тәмәкеңне дә ташлый алмагач, какуй син пенсионер?! Әрәмтамакка буш табак та әрәм. Кеше — эшләре, ат — тешләре, солдат — батырлыгы, чәчәк — матурлыгы белән мактала. Ул аерылышу өчен генә кавыша иде. Егет була алмаган — ир була алмас, ир була алмаган — кеше була алмас. Син премия эзләмә, премия сине эзләсен. Аның кимчелекләре шулкадәр күп ки. ул аларның берсен бер хәтта күрә дә белми. Эчкечене эчертмә, үзе эчкәне дә җиткән. Юләрлеген аңлаганның юләрлеге кими. Иске ярны ташладым дип, яңа ярга ташланма; яңа ярым ташлады дип. биек ярдан ташланма. Кул кулны юа да. пычрата да. Теләсә нәрсә турында теләсә ничек язып булмый. Юләрлеген яшерергә теләгән дә юләр, зур акылын күрсәтергә ашыккан да юләр. Балаңны дошман күрсәң, син аңа акча бир. Әсәр никадәр кыска язылса, гонорар шулкадәр мул, никадәр озын язылса, шулкадәр аз бирелсә — һәркем кыска язар иде