Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙНЫҢ ӘЛЕГӘЧӘ ИГЪЛАН ИТЕЛМӘГӘН БЕР ШИГЫРЕ

Реклам шигырь язу тәҗрибәсе әдәбиятта бар нәрсә. (Әйтик. Мая- ковскийда да очрый.) Габдулла Тукай да, «Караван» дигән чәй фирмасының чәен рекламлаштыру өчен, озын гына бер шигырь язган. Бу шигырь 1908 елда «Мәгълүмат» дигән җыентыкта («Бәянелхак» нә шере), игъланнар бүлегендә басылып чыккан. «Бәянелхак» газетасы — Печән базары органы, аны карагруһчы Әхмәтҗан Сәйдәшевлар чыгарган. Тукай, билгеле, бу орган белән идея дошманы. Ул «Дин мәгыйшәт» белән бергә аны да өзлексез сатира уты астына ала. Тукайнын озын гына бу реклам-шнгыре ни сәбәпле язылган һәм ул ничек шул органный нәшере «Мәгълүмат» җыентыгына килеп кергәндер, ул хәтлесе миңа бик үк ачык түгел. Тик шунысы билгеле, Тукай аны Уральскндан Казанга килгәч, җиденче елларда ук язган. Ул Казанга килгәч, шактый мохтаҗлыкка төшә, экспедитор булып та, игъланчы булып та эшли. Аның «көйле игълан» язып ташлавы да, ихтимал, шундый берәр авыр хәл аркасында килеп чыккандыр. Әмма ни генә булмасын, шигырь язылган һәм басылган. Тагын шунысы да бар. Игълан шигырь булгач, Тукай аны үз гомерендә ясаган ике зур хатасыннан берсе игеп санаган, диләр. Бик мөмкин. Бу шигырьнең ашыгыч һәм бер кизәнүдә сызгалап ташланган булуы аның кайбер юлларыннан ук күренеп тора. (Мотив яки сүз кабатланулар.) Әсәрнең 72 юлга сузылган озын шигырь булып китүе дә, бәлки, шуның аркасында килеп чыккандыр һәм Тукай, ихтимал, ул ягын да килештереп җиткермәгәндер. Чөнки ул күп сөйләргә, сүзен кабатларга яратмый. Бу да — аныи бер традициясе. Шуна күрәмедер, яки башка берәр сәбәптәнме, шигырь астында хәтта Тукайнын имзасы да юк! Ул шундый көйле бер игъланмы игълан. Замандашларыннан кайберәүләр шигырьнең кемнеке икәнен сизгәннәрдер, әмма без бу шигырьнең чынлап та Тукайныкы булуын 1911 елда «Күңел җимешләре» дигән җыентыгында басылган берничә өземтә юлларга карап кына белә алабыз. Ләкин анда инде бу шигырь «Каравай» игъланы итеп түгел, бөтенләй үзенә аерым-башка бер әсәр итеп бирелгән. Күрәсең, шигырь башта шулай игъланнан гына «килеп чыккан» булса да, Тукай бу иҗатыннан шактый канәгать булган һәм әсәренең бөтенләй югалып калуын үзе д» теләмәгән, өлешчә булса да аны саклап калу чарасын күргән Аннан соң Тукай үзе ничек кенә карамасын, аның бу шигыре, шулай имзасыз һәм язмышы да шундый каршылыклы булуына карамастан, иҗаты өчен характерлы һәм Р безнен өчен дә әдәби-тарихи кызыклы булуын югалтмый. Киресенчә, бу әсәр, шулай беркадәр эскиз хәлендә булуы белән, безгә Тукайнын иҗат лабораториясен, ларын күргәч, чынлап та кайбер уйларга төшмичә мөмкин түгел. Бу бит бездә һаман очрап торган хәлләрдән. Шул уңай белән безгә Тукайның академик басмасына аеруча әһәмият бирергә кирәк. Анда гарәпфарсы сүзләрен татар орфографиясенә көчләп буйсындыру аркасында Тукай әсәрләрен ритмик бозып бастыру кебек нәрсәләр әле дә бик күп. Тукай әсәре булуы шөбһәле яки бәхәсле нәрсәләр дә бик катгый гына «аныкы> дип расланып кереп киткәләгән, яки пешми калган жырга мисал кебек шаярып язган әйберләре дә аның мәкалә текстларыннан алып, махсус сәхифәдә Тукайның «пешкән шигырь»- ләре рәтендә басылуы кебек хәлләр бар. Бигрәк тә томнарның ахыргы якларында бирелгән академик белешмәләр яңадан бнк күп гыйльми җентекләп эшләүне сорый. Аларда баягы текст кебек мисаллар 1ына түгел, бәлки, әле күрсәтеп үткәнемчә, нигездә дөрес булмаган принципта торып эш итү бәлаләре дә күренә.