Логотип Казан Утлары
Шигърият

Төрле илләр төрле телләрдән

Университет — данлыклы ул Казанда, Бөек гражданинын бүген дә Бик яратып, сөеп саклыйлар анда — Адым саен, һәр даим, һәр күңелдә. Шушы йортта, лекцияләр залында Фикерләре йөргән бик еракларда, Зур көрәш, Кызыл Октябрь хакында Уйлаган ул менә бу баскычларда. Карашым тынып калган залда: һәрбер йөзнең унысы минем алда Нәкъ аның гадәтенчә кыса күзен, Хәтерләтә аның яңагын, йөзен. Орынырга үлем кыймас аңарга, Киләчәк сметасында ул ЭШ ИТӘ| Колак сала яшьләр үлем турындагы строфаларга, йөрәкләре — үлемсезлек ишетә. Кичәге көн фәкыйрь, түбән һәм черек, Иске-москысы күп калган дөньяда. Классның күкрәген җиңмәс карт-искелек, Класс йөрәге — Коммунизм утында — яңада!