Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Исем бирделәр Узган елны язлыкта Болындагы сазлыкка Кереп бата яздык та, Без шунда уйга килдек: — Бу сазлык бетсен, дидек, Корысын, кипсен, дидек. Узган елны язлыкта Шундый карар яздык та, Без көрәкләр алдык та, Киттек бер көн сазлыкка. Сазлык суын агыздык,— Эшли алмас явызлык. Жәен безгә кешеләр Аны эзләп килделәр: — Сазлык кайда? — диделәр, (Сазлыкларны күрсәтә Картадагы билгеләр.) Эшебезне сизделәр: — Нигә безнең картаны Бутадыгыз сез,— диләр. Без корытасы сазлыкны Ник алдан киптердегез? Без аны киптерәбез, Тиз табып китерегез! Юри генә әйтәләр, Күзләреннән беләбез. Рәхәтләнеп көләләр, Без дә бергә көләбез. Мелиоратор сез,— диләр, Шундый исем бирделәр. Куян артыннан Әй, очабыз чаңгыда без, Әй, карлар тузып кала. Кара-кара, кыр куяны Безне бит узып бара. Вожатый апа күрде дә, — Я, кайсыгыз җитез,— ди. Без чаңгыда, куян безне Чаңгысыз да җиткезми. Бер һәм биш Бер әйтү белән тыңласам Әнием кушкан эшне, — Молодец,— дип мактый әни,— Куям,— ди,— бүген «бишле». Биш әйтеп тә тыңламасам, — Молодец, — дими әни. Бер почмакка бастыра да «Берле» куям менә,— ди. Битлек (Рәсем буенча) Ак сакаллы бабай мин, Тик карт түгел, малай мин. Тирә-юньне урарга, Чыгып киттем урамга. Салмак атлап барганда Җитәкләде бер бала. — Рәхмәт,— дидем,— оныгым. Олылыйсың олыны! Автобуска керүгә Барып алгы ишектән: — Әйдә, бабай, утыр әле,— Дигәннәрен ишетәм. Бер бәләкәй кыз гына Сакалыма сузыла... Бабайлык шунда бетте,— Битлегем төште китте. Оялып та кызарып, Чабып кайттым өйгә мин. Бит кызарткан битлекне Элеп куйдым чөйгә мин.