Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӨЧ КАЕН ЯНЫНДАГЫ ӨЙ

Үз күзебез белән күрмәгән булсак, без моны әкият дип санар идек...күлмәк кигән, пионер галстугы таккан кара күзле малае белән янәшә тора ул — күпне күргән карт эшче. Кулын улының җилкәсенә куйган Бу өйгә таба алар шулай атладылар. Күктән исә һаман яңгыр сибелә. Каенның салынып төшкән алкаларыннан тамчылар тама. Тәбәнәк тәрәзәсе бакча ягына караган бәләкәй бүлмә ишеге төбендә экскурсовод яшь Владимир Ульяновның Казан университетында укыган вакытлары, өч каен янындагы шушы өйдә торган чаклары турында сөйли. Өч каенның да үз тарихы бар. Ульяновлар семьясы бу ойгә килеп урнашканда Володя тәрәзә буенда карт каен үсеп утырган бәләкәй бүлмәне сайлый. Вакыт үтү белән бу каен бөтенләй корып бетә. ӘммЗ күп тә үтми, шушы тәрәзә буенда ак кәүсәле нәфис кенә оч агач үсеп чыга. Бүлмәне әлеге эшче бик игътибар белән. күңеленә мәңгегә сеңдерергә теләгән лар куелган киштәгә дә, тәрәзә буенда утырган ак каеннарга да текәлеп карап торды ул. Шушы тәрәзәдән студент Ульянов Россиячең киләчәгенә караган һәм шул киләчәккә баруның бердәнбер юлын — социалистик революция юлын күргән. Өй эче тын. һәркем сүзсез. Мондый минутларда экскурсовод тавышы кирәк түгеп, һәркем уйлана. Кешеләр үзләренең йөрәкләрен һәм күңелләрен ачып салалар. Аларның хисләре олы хисләр, изге хисләр. «Бөек юлбашчының тормышы белән танышкач, мин, Петров Владислав, аның гадилегенә гаҗәпкә калдым. Күңелемдә минем сүнмәс ут кабынды, һәм ул утны мин гомерем буена саклармын». «Ильичның бөтен тормышы һәм эшчәнлеге безнең өчен, Ленин эшен дәвам иттерүчеләр өчен, тормыш мәктәбе булып тора. Ленин мәктәбе — дөнья мәктәбе, Шаулы Енисей — Ленин мәктәбе, Ленин мәктәбе — туган илебез. Бар зәңгәрлеге белән күктәге. Петропавел шәһәренең тугызынчы класс укучылары Казагыстан». «Болгариядән килгән комсомол-туристлар группасы пролетар революция юлбашчысының Казандагы өендә булды. Ленин эше — безнең яшьләребез йөрәгендә. Ленин байрагы астында, СССР белән бергә, без бөтен көчебезне коммунизм төзүгә бирербез». Унбиш кеше кул куйган. «Ленинның һәм аның семьясының тормышына сокландым мин. Йөрәккә барысы да якын. Ленинның уйлары Совет Ватанының миллионнарча кешеләренең хезмәте белән тормышка ашырыла. 3. ХӘЙРУЛЛИНА. Чиләбедән килгән студентка». «Бу йорт безнең йөрәкләребезгә мәңгегә кереп урнашкан кешене хәтергә төшереп тора. Минем улым Владимир Ильич өйрәткәнчә яшәр дип вәгъдә бирәм. Шушында, бөтен кешеләр алдында, бөек коммунизм эше хакына көчемне кызганмам дип эшче сүземне бирәм. В. М. ЛОГУНОВ, улым белән. Красноярскидан килгән эшче». Калын китаптагы соңгы язма әле кибеп тә җитмәгән. Тигезле-тигеэсез хәрефләр дәфтәр бите буйлап йөгерә. Күңелендәгон шушында язып калдырган кеше улы белән әкрен генә баскычтан төшеп бара. Соңгы елларда бу өйнең бусагасын атлап Ленин янына кергән һәм гади генә өстәл өстендә ачылып яткан Ильич китабына карап уйга калып торган ике миллион кешенең берсе иде әлеге эшче. Бу бүлмәдә элек булып киткән кешеләр кебек үк, ул да олы хисләр кичерә. Киңәшеп, уйлашып, кешеләр монда үз тормышларын Ленин тормышына чагыштырып карыйлар Инде яңгыр туктаган. Тәрәзә буендагы өч каенның яфракларыннан соңгы тамчылар тама. Яфраклар яшеллеге арасыннан Казан заводларының трубалары, төзелеш краннары, яңа кварталлар. Идел диңгезенең зәңгәр көзгесе күренә Болары да аның Ленин васыять итеп калдырган үрентеләрдән үсеп чыккан... Революциягә кадәрге 113 еллык гомерендә Казан университетында татар студентлары күп булмаган. Бүгенге көн статистикасына күэ салсак, анда: Совет властеның 50 еллык дәверендә бу университетта 5.670 татар кешесе белем алган, шуларның күбесе күренекле совет галимнәре булып, промышленностьны оештыручылар, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре булып чыккан. Китаптан аерылып торган арада, картаеп барган каен кәүсәләренә һәм калкынып килүче үсентеләргә карап, беренче семестр студенты Володя Ульянов боларны да күргән .