Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛЕНИН—СТУДЕНТ

Казан. 1887 ел. Чиркәүләр һәм мәчетләр, байлар, азпавытлар салган зиннәтле йортлар һәм ярлы-ябагайлар яши торган алачыклар. Күккә энә булып кадалган озын кирпеч морҗалардан кара төтен бөркелә. Шәһәр уртасында колонналы зур бер бина бар. Бу — университет. Шул заманның укымышлы кешеләре аны фән сарае дип йөрткәннәр. Ләкин бу бик үк дөрес түгел. Университет, үзенең ачылу көненнән башлап, патша хөкүмәтенең колонизация политикасына хезмәт итү өчен яраклаштырылган. Университеттагы беренче ачылу көненнән үк урнаштырылган тәртипләр дә моны ачык чагылдыра- .мундир һәм шпага биредә, геометрия дәреслегенә караганда да, студент өчен мәҗбүри әйберләр. Бүтәнчә булуы да мөмкин түгел, чөнки университетның беренче ректоры генерал Желтухин була, аны гусар полковнигы Мусин-Пушкин алыштыра, ә аннан соң кызына студент Лев Толстой гашыйк булган генерал Молоствов билгеләнә. Бу хәрби чиновниклар кул астындагы гражданский кешеләр дә, кайбер чын фән вәкилләреннән тыш, үзләренең дорфалыклары, наданлыклары белән аерылып торганнар. Аларның бердәнбер омтылышы патшаның ышанычын акларга тырышу булган. Ә патшалар Казан университетыннан канәгать булганнар. Ничек инде канәгать булмасыннар: мәсәлән, кара-горуһ Магницкий ректорга язган инструкцияләренең берсендә: «Политик хокук укытучылары Маккиавели 1 һәм Гоббс8 тәгълиматларын начар яктан күрсәтергә мәжбүрләр. Алар тормыштагы бөтен башлангычның Муса, Давыт, Сөләйман пәйгамбәрләрдән, аларның сәхәбәләреннән яки, иң яхшысы, безнең иң югары хөкемдарыбыздан башланганын күрсәтергә һәм үз дәресләренең дөрес булуын шул күзлектән карап мөһерләргә тиешләр>,— дигән. Ярты гасырдан артык университеттагы тәртипләр шулай дәвам иткән. Ул вакыттагы мәгариф министры «Безнең Казандагы студентлар менә дигән егетләр, политика белән шөгыльләнмиләр, эчү белән типтерүне генә беләләр»,— дип, юкка гына язмаган. Шулай да студентлар дөньядан ваз кичеп яшәмәгәннәр. Алар арасында Каракозовлар1 , Оснпановлар2 барлыкка килгән. Студентлар әледән-әле, патша хөкүмәтенә ризасызлык белдереп, чыгышлар ясаганнар. 1871, 1882 һәм 1886 еллардагы Казан студентлары арасындагы буталышлар патша хөкүмәтен шактый куркуга төшергәннәр. Мәгариф министры М. Д. Делянов хәзер инде: «Казан студентларында Пугачев каны уйный»,— дип язарга мәҗбүр булган. 1887 ел бик тынгысыз башлана 3 мартта (19 февральдә), крестьяннарны «азат итү»нең еллыгын бәйрәм иткәндә, университетта дәресләр булмый. Университет побы чиркәүдә Александр II патшага мәдхия укый. Ләкин чиркәү буш диярлек була. Бу вакытта студентлар, патша өчен гыйбадәт кылырга теләмичә, алдынгы карашлары белән үзен күрсәткән врач Потехин каберен зират кылырга китәләр. Каберлектән кайтканда, студентлар уку-укыту округы попечителе яши торган йорт алдында мәет янында гына башкарыла торган тәбарәк әйтәләр. Урамнан үтеп йөрүчеләр мона бик гаҗәпләнә: ничек инде исән кешегә тәбарәк әйтү мөмкин?.. Ульяновлар Казанга килГән елны университет студентлары менә шундый рух белән яшиләр. Володя Ульянов исә Казанга, гимназиядән соң, белем алуын дәвам иттерү максаты белән килә. Володя белән бергә Ульяновларның бөтен семьясы Казанга күчә. Володя ни өчен Казан университетын сайлый соң? Аның өчен башкаладагы университет ябык. Чөнки ул — патшага һөҗүм 1пкән Александрның энесе. Икенчедән, бу вакытта инде Казан университетының революцион традицияләре бар. Каракозов Д. М—рус революционеры-террористы (1840-1866). 1866 елның 4 апрелендә Петербургта Александр II гә ата. ләкин тидерә алмый. Җәзалап үтерелә. 1887 6 “" әзеР лзт гә IXSddHId КИЛНЧ Id, JJIBMRUBJlUp UhuuLu ETvfJLIJ IM ill, . (Jew-.-an'.- Ростовалар йортында торалар. Берникадәр вакыттан сон Ново-Комис- сариат урамына күчәләр. Хәзер дә Комлев урамында бу йорт бар. Бу урамнан үткәндә, Володя Ульянов турында кем генә уйланмый икән нәкъ шул ук тротуарлардан атлаганда, ул революцион көрәш планнарын башында йөрткәндер! Ул елларда Владимир Ильич юриспруденцияне өйрәнүне үзенә максат итеп куя. Үзенең туганнары белән сөйләшкәндә ул: — Хәзер вакыты шундый. Хокук һәм политик экономияне өйрәнергә кирәк. Әгәр дә бүтәнрәк вакыт булса, бәлки, мин башка фәннәрне сайлаган булыр идем,— ди. Әмма университетка кабул итүне сорап язган беренче гаризасына Владимир Ильич каршы жавап ала. Үзенең табигате буенча икеләнү- чән ректор Н. Л. Кремлев Владимир Ульянов гаризасын укыгач, туп- туры; «Гариза белән бергә гимназия дирекциясеннән характеристиканы да бирергә кирәк иде»,—ди. Озак та үтми, университетка Се.мбер гимназиясе директоры Ф Н. Керенский һәм педагогия советы членнары кул куйган характеристика килеп житә. Ниһаять, шуннан соң, 13 (25) августта. Владимир : Ильичны юридик факультетка кабул итәләр һәм аңа университетка керү-чыгу өчен 197 номерлы билет бирелә. Элек Россия ВУЗларында һәр студент үзе теләгән лекция курсларын тынларга алдан ук язылырга тиеш була. Владимир Ильич хокук фәнен профессор Н. П. Загоскиннан тыңларга тели. Бу профессор борынгы заман тарихын, гомумән үз фәнен яхшы укытуы белән аерылып торган. Аның лекциясе вакытында аудитория һәрвакыт студентлар белән тулы булган. Владимир Ульянов рим хокукы буенча да лекцияләр тыңларга теләгән. Бу фәнне Б. Ф. Дормидонтов алып барган. Ә аның лекцияләре, Ново-Комиссариат (Комлев) урамында Ульяновлар торган йорт. ны туктата да: — Сезнең тышкы күренешегез государь император кушуы буенча чыгарылган министр кагыйдәләренә туры килми,—ди.—Шулай булгач, сез хөкемдар боерыгын үтәми булып чыгасыз... Эш шунда гына була: беренче курс студенты, яшүсмер егет, сюртугының төймәләрен барысын да төймәләп кенә бетермәгән икән. Ә Потапов, студентның калтыранган кулларына карап, ләззәт алгандай тыңкыш аваз белән сүзен дәвам итә: — Моны хәтерегездән чыгармагыз — соңгы кисәтү... Тиздән Владимир Ильичка мондый кыргый мөнәсәбәт белән үзенә дә очрашырга туры килә. Аны университет канцеляриясенә чакыралар һәм шундый йөкләмәгә кул куярга кушалар: «Землячество һәм шуның кебек җәмгыятьләрдә, гәрчә аларга хәтта закон тарафыннан юл куелган булса да, иң якын торган начальникларның рөхсәтеннән башка член булып тормаска һәм катнашмаска сүз бирәм». Университетта укый башлауның беренче көннәреннән үк Владимир Ильич студентларның ихтирамын казана. Студентлар аның җәзалап үтерелгән Александр Ульянов энесе икәнлеген беләләр, бик укымышлы, дәртле, марксистик әдәбиятны яхшы белүе өчен хөрмәт итәләр. Бу турыда студентлар гына түгел, университет җитәкчеләре дә. жандармерия дә яхшы белә. Владимир Ильич артыннан махсус күзәтү оештырылган була. Шуларга карамастан, ул Сембер землячествосына керә, аның советына депутат итеп сайлана. Моны белеп торалар. Казан уку- укыту округы попечителе югарыга болай дип хәбәр җибәрә: «Күрелгән чараларга карамастан, Сембер землячествосы үзенең эшен, дәвам итү генә түгел, соңгы вакытларда күзгә күренерлек көчәйтте дә». киресенчә, бик коры, ялыктыргыч булган. Аның дәресләренә студентлар йөрергә яратмаганнар. Владимир Ильич, шулай ук инглиз телен өйрәнергә, барлык студентлар өчен мәҗбүри булган дин дәресләренә йөрергә тиеш булган. Менә беренче лекция. Барлык студентларның күңелләре күтәренке. Ләкин университеттагы надан чиновникларның юк-бар бәйләнчек кисәтүләре ачуны китерә. Беренче көнне үк Владимир Ильич мондый бәйләнчек кисәтүнең шаһите була. Инспектор Потапов тәнәфес вакытында коридорда бер студент Университетта В И Ульянов лекцияләр тыңлаган бүлмә. Хәзер анда В И. Ульянов-Ленин музей- бүлмәсе. тябрь аенда Лазарь Богараз җитәкчелек иткән түгәрәккә член булып керә. Ульянов Владимир монда да игътибарны үзенә җәлеп итә. Шул ук түгәрәкнең члены булган Н. Алексеев соңыннан болай дип яза: «Студентларның урамдагы буталышлары алдыннан берничә көн . элек Комлев йортында бик якын иптәшләр белән чәй янында бәхәсләр булып алды. Шунда Владимир Ильич тыйнак һәм ышандыргыч итеп Маркс тәгълиматы турында сөйләде һәм Бахныи «Дөньяда бар бер патша, ул патша рәхимсез — аның исеме ачлык» исемле халык арасында танылган брошюрасыннан өзекләр укыды». Ул вакытта Владимир Ильич күп укый, хәтта тәнәфес вакытында да газетадан аерылмый, дөнья хәлләре белән даими танышып бара Володя түгәрәк эшләренә катнашу белән генә чикләнми, ул эшчеләр белән дә бәйләнешкә керә, аларның тормышын өйрәнә, алар арасында Маркс идеяләрен пропагандалый. Аның белән бергә укыган И. В. Пор- тугалов: «Ульянов нигә лекцияләрдә күренми0» — дигән сорауга «Вла- w димир Ильич хәзер бик еш Алафузов фабрикасы эшчеләре янына •= йөри,—дип җавап бирәләр иде»,—дип яза. s Ново-Комиссариат урамындагы квартираларына Владимир Ильич о кичләрен соңгарып кайта Өйдә һәрнәрсә күңелгә якын, һәр бүлмәдә, о һәр әйбердә әнисенең кайгыртучан кулы сизелеп тора Аның акыллы s күзләре һәрвакыт ягымлы. Ниләр генә кичермәгән ул! Шулай да язмыштан һич зарланмас, тормыш авырлыгы хакында сөйләнмәс. Мария Александровна балаларының омтылышы белән яши, ул — балаларының иптәше, дусты һәм киңәшчесе. Владимир Ильич кичләрен семьяда ял итә, сеңелләре белән фикерләрен уртаклаша һәр иртән университетка—уку һәм көрәш буенча дуслары янына бара. Еш кына яшерен түгәрәк утырышларына йөри. Тиздән ул член булып торган түгәрәк үзенең әһәмияте ягыннан үзәк түгәрәкләрнең берсенә әверелә. Полиция департаментының шул елларда язган бер доне- сеннесендә болай диелгән «Казанда гаять зарарлы юнәлештәге түгәрәк оешты. Җәзалап үтерелгән Александр Ульяновның энесе —Казан университеты студенты Владимир Ульянов бу түгәрәккә катнаша. Бу түгәрәк хөкүмәткә каршы юнәлештәге Петербург түгәрәкләре белән бәйләнеш тота». Бишенче (яңа белән унсигезенче) ноябрьда университетта уку йортының ачылу көненә багышланган традицион бәйрәм үткәрелә. Землячестволарның студентлар советы бу рәсми бәйрәмгә катнашмаска карар кабул итә. Ул көнне студентлар революцион җырлар җырлыйлар, митингларга җыелалар, төркем-төркем булып, шау-гөр килеп урамнарда йөриләр. Кичен Дворяннар җыелышы йортында бал үткәрелә. Ләкин балга да халык килми. Попечитель белән инспектор өйдә утыруны артыграк күрәләр, ә алар яши торган йортларның ишекләрен городовойлар саклый. Ләкин әле болар — яшенле яңгыр алдыннан исеп үткән җил генә. Давыллы күк күкрәү соңрак башлана Ноябрь ахырында патша хөкүмәте Мәскәү университеты студентларына карата репрессия үткәрә. Бу гурыда хәбәр Казанга да килеп җитә. 1 (13) декабрьда университеттагы һәм ветеринария институтындагы землячестволарның депутатлары Түбән Федоровский (хәзерге Федосеевский) урамындагы Воротников йортында яшерен киңәшмәгә җыелалар. Бу киңәшмәгә Владимир Ильич та килә. Киңәшмә репрессиягә каршы протест сходкасы үткәрү турында карар кабул итә. Ш\нда ук 2 М 4. ЛЕНИН - СТУДЕНТ 17 петиция ПЭМ прокламации icnii- лары кабул ителә. Бу текстларны язуда Владимир Ильич турыдан- туры катнаша. ' Сходканы үткәрү 4(16) декабрьгә билгеләнә. Владимир Ильич киңәшмә карарларын тормышка ашыру эшенә жиң сызганып керешә. Инспектор Потапов язган характеристикада бу турыда ачык әйтелә: «Ульянов Владимир... сходкадан ике көн үк элек ниндидер ярамаган эшкә әзерлек алып баруда шикләнергә сәбәпче булды: күп вакытын тәмәке тарту бүлмәсендә үткәрде, бик еш өенә кайтып-килеп йөрде, бүтәннәр соравы буенча, үзе белән нәрсәләрдер алып килде, нәрсә турындадыр башкалар белән пышылдашты...» Сходкадан бер көн элек властьлар кайбер аудиторияләрне ябалар, тентүләр үткәрәләр, кайберәүләрне кулга алалар. Ләкин инде студентларның чыгышын берни дә туктата алмый. 4 декабрь көне гадәттәгечә тыныч кына башлана. Бары тик төш вакытында, сәгать 12 дә генә: — Сходкага! — дигән чакыру яңгырый. Бу команда ишетелү белән, студентлар аудиторияләрдән коридорга атылып чыгалар һәм Актлар залына ябырылалар. Җитез хәрәкәтле, дулкынланган Владимир Ильич — студентларның беренче сафында. Актлар залының ишекләре бикле. Студентлар, әйләнеп, залга юридик факультет ягыннан (хәзер В. И. Ленин музей-бүлмәсе яныннан) омтылалар. Инспектор коридорда, кулларын жәеп, студентларны туктатырга маташа. Аны бер читкә этеп жнбәрәләр. Владимир Ильич биек имән ишекләр янына беренче булып йөгереп килә. Ишекләр моннан да бикле. Җыйнаулашып этәләр, ишекләр ачылып китә. Студентлар залга тула, кайсы урындыкларга, кайсы тәрәзә төпләренә утырыша. Шундук сходканың комитеты (президиум) сайлана һәм чыгып сөйләүләр башланып китә. Владимир Ильич та ялкынлы речь белән чыга. Н. Алексеев истәлекләрендә язылганча, ул «патша хөкүмәтенең халыкны изүе, хаксызлык, яшәп килә торган режимга каршы университет студентларының протестын оештыру кирәклеге» турында сөйли. Менә залга инспектор һәм аның ярдәмчесе атлыгып керә: — Әфәнделәр, закон исеменнән таралышырга чакырам,—дип кычкыра Потапов, боеручан тавыш белән. Аңа каршы: — Алдыңнан артың!.. Эзең булмасын!—дигән авазлар яңгырый. Инспектор үзенең таләбен тагын кабатлый. Ләкин һичкем таралышу турында уйлап та карамый. Бу вакыт ветеринария институты студентлары да килеп житә. Сходка кызганнан-кыза бара. Юридик факультетның беренче курс студенты К. Алексеев трибуна янына килә, кизәнеп Потаповның яңагына суга. Инспектор сгудентнын кулыннан тота да: 1 * п «Сходкага’» СССРнын халык художнигы Н Жуков картинасыннан. — тоның өчен җавап оирерсез,—дип ысылдый гч алу турында кисәтү студентларга утка май сипкәндәй тәэсир итә. Инспектор ярдәмчесе үзенә таба очкан урындыктан читкә тайпылып чак кына котыла. Икесе дә көч-хәл белән чыгып ычкыналар. Потапов ректор бүлмәсенә чаба. Кремлев хәзер үзе, икеләнеп кенә, Актлар залына юнәлә. — Галижәнап... Анда мәхшәр... Безне кыйнадылар... Бармагыз анда,—ди Потапов, көч-хәл белән тын ала-ала. Менә сәхнәдә ректорның агарынган йөзе күренә. Залдагы шау-шуны басарга тырышып, ректор бар көченә: — Мин сезне таралырга чакырам,— дип кычкыра.— Әгәр тыңламыйсыз икән, гаскәр һәм полиция чакырачакмын... Бу вакытта инде Казан шәһәр полиция идарәсе ишек алдында Ревель пехота полкы батальоны сугышчан әзерлек хәлендә тора. Ә биредә, залда, шау-шу дәвам итә. Ректор кафедрага күтәрелә. м — Тынычлык сорыйм,—дип кычкыра ул. ° Шунда студентларның берсе: х — Безнең петицияне тыңлавыгызны һәм кабул итүегезне сорый4 быз,— дип, Кремлевкә мөрәҗәгать итә. Ф — Студентларның ни теләгәнен мин беләм,— ди ректор ана кар- s шы —Сез сходкалар хокукы, кассалар, китапханәләр, кухмистерский «.• кебек нәрсәләр сорыйсыз. — Юк, безнең петициядә бүтән нәрсәләр дә бар,— ди студент, тантаналы төстә.— Менә карагыз! һәм ул ректорга петицияне суза. Кремлев калтыранган куллары белән аны ала һәм зур игътибар белән укый: «Гомумән рус тормышындагы һәм, аерым алганда, студентлар яши торган шартларның түбәнлеге, шулай ук бу шартларга җәмгыятьнең игътибарын тарту, хөкүмәткә түбәндәге таләпләребезне белдерү теләге безне бирегә җыйды. Без университетларга карата якын арада һичшиксез булырга тиешле реформаларга түбәндәгеләр кертелергә тиеш дигән карарга килдек: а) Россиядәге барлык университетлар өчен устав бер үк булырга тиеш. в) Университетлар белән үзбаш рәвештә профессорлар коллегиясе җитәкчелек итәргә тиеш. c) Студентларның шәхси тормышына университет берничек тә контроль ясамаска тиеш. d) Студентларның үз эшләрен тикшерү өчен аларга сходкалар хокукы, коллектив петицияләр тапшыру хокукы бирелергә тиеш. e) Үз китапханәләрен, уку залларын, ярдәмләшү кассаларын, кух- мистерскнйлар булдыру хокукы булырга һәм алар белән сайланып куелган студентлар идарә итәргә тиеш. f) Карарларын профессорлар коллегиясе кире кага алмаслык ачык студентлар суды булырга тиеш. q) Студентлар үзләре сайлаган иптәшләре карары буенча стипендияләрне һәм пособиеләрне бүлү хокукы алырга тиеш. II. Уку йортларына керү өчен киртә булып торган барлык нәрсәләр (мәсәлән, зур түләү, форма һ. б. ш.) бетерелергә тиеш. III. Дөреслек шуны таләп итә: барлык университетлардан студентлар арасындагы буталышлар өчен чыгарылган барлык иптәшләр яңадан кабул ителергә тиеш. ЛЕНИН - СТУДЕНТ узган айның егерменче числоларында безнең иптәшләреоез ■ гпәскәү студентлары өстеннән кылынган ерткычлыклар, хәтта рәсми рәвештә яшереп яткырыла торган үтерешләр өчен җаваплы кешеләр хөкемгә тартылырга тиеш. Казан студентлары» Ректор, бу таләпләрне укыгач, баскан урынында катып кала — аның кулында политик документ!.. Кремлсв озак вакыт гадәти хәленә кайта алмый тора. Ниһаять, тынычлангач, ул яшьләрнең уз-узен тотуы, закон һәм тәртип турында бик озын итеп речь сөйләргә керешә. Университеттан чыгарылган студентлар турында сорап, аның речен бүлдерәләр. Ректор җавап бирә алмый, ык-мык килә. — Ни өчен чыгарганны югары начальство да белми диген, ә?! — дип кычкыра студентларның берсе. Аннары сходкада «Барлык Казан студентларына» дигән мөрәҗәгать кабул ителә. «Иптәшләр! Яңа университет уставы 1 безнең өскә авыр йөк булып төште,— диелгән бу мөрәҗәгатьтә.— Сезне, кадерле