Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДИҢГЕЗ ДӘФТӘРЕННӘН

 

Нинди булыр иде... Ярга каплый авыр дулкыннарын, Ачулана диңгез, Ярсына, Егетләрнең хәтта кыюларын Ябыштырмый көмеш ялына. Ул берүзе мәйдан тота бүген, Актарыла, Дулый сызланып. Төбендәге бөтен пычрак чүбен Яр читенә ташлый чыгарып Ни генә юк! Ник соң адәм кулы Юмарт шулай пычрак түгәргә? һич яратмый, ахры, диңгез моны, Рәнҗи төсле әллә кемнәргә... Иртәгесен инде ул, сафланып, Көлә иде кояш нурында. Кешеләрне, Бишегенә салып, Тирби иде иркә дулкында. Нинди рәхәт диңгез киңлегендә, Әгәр ул Гел шулай саф булса?! Нинди булыр иде Кеше күңеле дә Пычранудан Мәңге сак булса?!. Мираж гына... Диңгезгә мин таңнан төшеп җнтәм: Колач җитмәс тынлык тирбәлә. Шигырьдәге кебек ялгыз җилкән,— Син киләсең төсле көймәдә. Кап урталай ярып тын диңгезне Кайтып килә ярсу «Метеор». Күрештерер сыман кинәт безне, Дулкын кагып ярга туктый ул... «Ту» гөрелди күкләр диңгезеннән. Түбәнәя килә мәйданга. Кул изәрсең төсле тәрәзеннән, Баш очымнан узып барганда. Җан ыргылып кала һәркайсына, Дүрт күз белән карыйм дүрт якка. Әмма болар Бар да мираж гына... Син юк... Син юк... Син шул Еракта... Ник син Очып кына килеп җитмисең дә, Кочып кына китеп бармыйсың?.. Ялгыз бит мин. Ялгыз... Ә ялгызның Моңаймаган көне бармы соң? Таң-иртәдән ярга төшеп житәм, Эльбруска кояш менгәнче. Синең төсле итеп көлүен көтәм, Хәер көткән кебек теләнче... Юк! Горур мин, горур! Мескен түгел! Ник садака көтим тилмереп? Тик тыңламый мине Түзмәс күңел, Сагына ул сине тилереп. Ник син Очып кына килмисең дә, Кочып кына китеп бармыйсың? Минем өчен, Әллә белмисеңме, Синнән дә зур шатлык бармы соң? Яңгыр Бик һәйбәт бер яңгыр явып узды, Рәхәтләнеп калды жир өсте. Буыннарын бодай буйга сузды, Чәчәк белән чәчәк күреште. Кайчагында шундый сусый күңел, Шундый кирәк Күңел яңгыры. Гөлләр яшәртерлек күп тә түгел, Тик бер генә тамчы гамгыры! Юк шул, булмый. Булмый көткән өмет, Янгыр дисәң — сина боз ява Куырыла җаның яфрак кебек, йөрәгеңә кара кан сава... Ә бит язын яңгыр көтә күңел, Шундый кирәк күңел яңгыры. Гөлләр яшәртерлек күп тә түгел, Тик бер генә тамчы тамгыры, Тик бер генә тамчы.. Бере җирдә, бере күктә йөри бер кыз бала ап-ак керләр элеп. Бер югала Ак җәймәләр арасына кереп, Бер күренә тагын шул ара.. Карый кояш аңа күктән көлеп, Бер югала Ак болытлар арасына кереп, Бер яңадан көлә ул аңа... Бере күктә, Бере җирдә торып, Уйный мәллә болар качышлы? Мин сокланып калдым, Гашыйк булып, Кыз яныннан узып барышлы Икесе дә шундый гүзәл инде, Икесе дә алар бер төсле. Икесен дә үзем сөяр идем, Күңелдәге изге бер хисне Икесенә тигез бүлеп... Кыен уен Яхшылардан булмасам да үзем, Яратам мин яхшы кешене. Әйбәт эшен күргәч, Балкый йөзем. Әйтер сүзем: — Рәхмәт төшкере! Миңа йога аның кыюлыгы, Мин дә телим шундый булырга - — Күтәрергә бөтен кыюлыкны Яхшылыкның изге юлында! Шулай уйлау бик тә рәхәт була, Күңелем дә чиксез нечкәрә, Күзләремә хәтта яшьләр тула, Ә күкрәктән гайрәт, көч бәрә! Тик тотынсам шул көч белән эшкә, Бөтенесе китә кирегә: Яхшылык дип эшләп маташканым... Әшәкелек булып күренә. Гажәп итәм: Нигә бу яхшылык — Телдә җиңел, эштә бик кыен? Әллә шуңа микән, байтакларга Сүздә генә ошый бу «уен»... Хатын-кыз иптәшләргә Үзәгемә күпме үттегез сез, Үкенүләр күпме, әрнүләр... Сөйли китсәң... Бер дә үз түгел сез. Тик түзгәнмен инде мин жүләр. Иләштегез башта юаш кына, Юаттыгыз моңсу чагымда. Мин ышанып гашыйк булгач кына, Терәттегез кәкре каенга! Әйләнеп тә бер карамам! диеп, Антлар эчкән сүзем — йөрәктә. Күпме йөрдем башны җиргә иеп. Берегезне дә бер күрмәскә, Берегезгә дә бер көлмәскә Теләп... Ләкин булмый .. Без шул чарасызлар, Житми төсле кояш яктысы. Чөнки сез бит, Иптәш хатын-кызлар, Бу дөньяның олы яртысы’ Ничек итеп инде кешелекнең Ярты ягын читкә кагасын3 Күзегезгә качкан сихрилекнең Алдавыннан мәхрүм каласың? Шул күзләрдә булган эсселекнең Утыннан тыш ничек янасын? Ничек итеп яши аласын?.. Юк, яратам сезне Күкрәгемә кысып. Кыз һәм кояш итеп яратам! Плюс-минусларыгызны Бергә кушып, Дус һәм юлдаш итеп яратам! Ялгыз учак Яр буенда ялгыз учак Әкрен генә яна-яна. Тәмам сүнеп бетә бер чак,— Актык күмер генә кала, Актык күмер генә... Кайтып килә шул чагында Балыкчы карт төнге аудан. Ярка салып учагына Ут тергезә ул яңадан, Ут тергезә. Балыкчы карт тагын шулай Диңгезенә китеп бара. Аның күңеле хыялга бай: Зур балыклар кабар аңа, Зур балыклар!.. Мин дә нәкъ шул ялгыз учак: Кала фәкать актык күмер... Юри генә килеп шул чак. Чыбык-чабык ташлый кемдер, Чыбык-чабык... Тагын көйрәп киткән булам, Хәтта дөрләп куям берчак. Ләкин тагын бетә янып. Барлы-юклы чыбык-чабык... Тагын сүнә Әкрен генә Яр буенда ялгыз учак, Ялгыз учак... Дулкыннар җыры Дулкыннарның кичке жырын тыңлап, Яр буенда ялгыз утырам. Әйләнәмдә барлык дөнья тынган һәм кояш та күктә юк сыман... «Күктүбә»ләр всте күксел сөрем, «Карадаг»та коңгырт болытлар. «Чатырдаг»та миңа Ачмый серен. Ник бу яклар шундый боеклар5» Ак дулкыннар Яр буйлатып чаба — Йөгерек тайлар кырдан кайтканмы’ Кемне эзләп алар тояк кага? Ник ачмыйсың, хужа. Капканны?.. Ул күренми... Шәһәрләре калган, Авыллары, Батырына куйган һәйкәле. Исем биргән таулар һәм сулары — «Туган илем!» диеп әйткәне... Кая киткән сон ул, Кая киткән? Бар табигать моңга уралган: Күп йөз еллар бергә гомер иткән Дусты аның Кая югалган?., Котлау шигыре Бәйрәм табынында Синең яныңда Була алмасам да үзем, Иң изге теләкләр белән Котлау сүзем Яз кошыдай барып житсеи. Ярларында үзен йөргән Моңсу дингез жырын Сина бүләк итсен. Открыткам арт ягында Ялкын чәчәк: Шул чәчәктәй ялкынланып яшә, Балкып янып яшә, Матурланып яшә, Куырмасын хисләреңне Тормыштагы зәһәр рәшә. Күңелеңдә язгы гөрләвекләр Тулып аксын, Бар кайгыңны, хәсрәтеңне Юып атсын. Гөлчәчәктәй ялкынланып яшә, Матурланып яшә. Шаян кояш Нәниләр җыры Көн буе эссе койгач, Күкләрдә гизеп туйгач, Инде тәмам кич булгач, Алтын сукмагын салып Диңгезгә төшә кояш. Ул да тели су керергә, Күк читеннән сикерергә. Колач ташлап йөзәргә дә Ак болытка сөртенергә. Юк. сөртенми, йөзә һаман Ерак-еракларга табан, йөзеп тәмам кызара да. Соңгы тапкыр елмая да, Көнбатыштан төпкә чума. Төн буена чумып йөреп. Иртәгесен тагын көлеп. Көнчыгыштан килеп чыга Чыга да нурда уйный. Алтын сукмагы буйлап Тагын күккә менә ул, Көн буена көлә ул. Табигатькә һаман тарта күңел: Яланнарга, Сулар буена. Вак хажәтләр Берсе кирәк түгел, Тик саф теләк тула уема. Кочагыма жыеп язлар жилен, Күзне текәп күкләр очына. Җыр әйтәсем килә Ана минем, йөрәгемне салып учына Белүе дә кирәк түгел аның, Күрмәсен дә иде бер читтән. Тик бушанып калсын иде жаным, Хыялый жан өчен шул житкән. Уйлап-уйлап Уйлар тыелмаса, һаман йөрим Янып, Борчылып: «Җыр ояңда чыпчык чыелдаса, Буламыни лачын очырып'4 » Бар гомерең буе казганасын. Баш очыңда һаман шул кылыч: «Бушка алданасын! Чүп язасын! » Нинди куркыныч! Ә син бул тыныч’.. Ничек белим болай түгеллеген’ Юатмасмы килеп тан кызы4 Ник борчыла һаман күңел минем Диңгез җырын тыңлап ялгызы...