Логотип Казан Утлары
Очерк

АЛТЫН СӘГАТЬ

Ул, сөзәк таудан аска төшеп, алачыгы янындагы багана башына үрелде. Ачкыч шунда булырга тиеш иде бит. Багана башын капшаганда, кулларының калтырануын сизде. «Кулы калтыранган тимерче тимерчемени ул?» юкка чыга торган иде. Шуңа күрә Сәрвәр, үзенә бер терәк тапкандай, алачыкка керде, өргечен көйләде, чүкечләрен, ачкычларын, кискечләрен барлап чыкты: эшкә тотынырга да бөтенесен онытырга кирәк. Әмма Сәрвәрнең башына төшкән бүгенге хәсрә.е алай тиз генә юып ташларлык түгел икән шул. Тимертомырлары да көндәгечә җанга рәхәт биреп чыңламады, өргече дә утны көчәйтмәде, чүкеченең дә куәте әллә кая китеп югалган кебек. Үзәкне һаман шул бер уй өзгәләде Гөлнурның үз әнисе яткан караваттан ала алмады. Ап-ак тышлы түшәк өстендә яткан шушы ябык кына гәүдәле, шоп-шома какча йөзле, очы сүтелеп юрган өстенә тузгыган саргылт толымкайларны һәр иртәдә күрер өчен Сәрвәр бөтен тормышын бирергә риза булыр иде. Төне буе керфек какмаса да. ул үзе көндәгечә сәгать биштә үк торды, иртәнге чәй табынын әзерләде: мич төбенә салынган һәйбәт арыш ипиеннән зур-зур телемнәр кисеп куйды, күкәйләр пешерде Өстәл янына утыргач исә, чынаяктагы шикәрсез-нисез куе чәйне дә бер-ике генә йотты. Табын җәелгән килеш калды ул алачыкка ашыкты. Әмма тиз генә чыгып китә алмады, бер генә йомышы булмаса да, кабат түр якка керде Изрәп йоклап яткан Гөлнурга күз төбәде. Гөлнурның түшәгенә капланып елый-елый ялварасы «Калдырып китмә' Бөтен теләкләреңне үтәрмен, күтәреп кенә йөртермен, китә генә күрмә!»—диясе килде. Сәрвәр, үзен зур җинаять эшләргә җыенгандай хис итеп, сискәнеп куйды. Аннары, әллә әнә шул кырын эшне эшләп ташлавыннан шикләнеп, әллә сулкылдап җибәрүеннән куркып, өйдән чыгып китте... Унбиш еллап бергә яшәделәр алар. Гөлнурның алар өендә яшәп калуы көтмәгәндә, уйламаганда гына килеп чыкты. Сәрвәр ул елны, ремонтын көздән үк түгәрәкләп куйды да, кышын фермада эшләп йөрде. Маллар күп, азыклары чамалы. Үлем-китем булмасын өчен, аңа көн-төи фермада торырга туры килә иде. Беркөнне Сәрвәр шулай таң беленер-беленмәстә ферБашка аакытта эшкә тотынса, ул бөтен борчуларын оныта эч пошулар шунда ук кайткан, бүген Гөлнур Сәрвәрләрдән китә. Бу хәбәр аңа йокы бирмәде. Сәрвәр үткән төн буе күзләрен Гөлнур йоклап Социалистик Хезмәт Герое Сәрвәр Нәфыйкова, Зифа Галиева һәм Гвлнур. мага барып керде. Салам түшәлгән җирдә бер аксыл төргәк ята. Маллар куркышь - читкә посканнар. «Төргәк» ишетелер-ишетелмәс кенә мышкылдый. Барыл караса — бәби. Тәне ут кебек яна, бит алмалары кызарып кутырлаган. Гаҗәпләнүеннән, куркуыннан телсез калган Сәрвәр, баланы күтәреп алды да. идарәгә чапты. — Менә,— диде ул. төргәкне председательгә сузып.— кабул итеп алыгыз Кемдер бәбиен минем маллар янына ташлап киткән. Председательнең эше бик тыгыз чак иде. Ул карал-карап торды да: — Туктале, Сәрвәр,— диде — Бу минутта гына кая куйыйк инде аны! Үзегездә торып торсын Алырбыз, озатырбыз. Соңыннан инде терелеп җиткән туп кебек тумрап торган баланы Сәрвәрнең берәүгә дә бирәсе килмәде Шулай итеп. Гәлнур Сәрвәрләр баласы булып китте Алар өчәү яшәделәр: Сәрвәр, Гөлнур, Зифа Сәрвәр белән Зифа Гөлнурга кадәр ук бергә торалар иде инде Гөлнур аларның икесен дә якын итте. Зифа — май заводы сакчысы — эшеннән ашыга-ашыга кайта да өй эчендәге хуҗалык мәшәкатьләренә чума. Аш-су әзерләү, кием-салым тегү, өй кирәк-яракларын барлап тору —бары дә аның өстендә. Сәрвәр Зифага бөтенләй охшамаган. Хәер кайдан килсен ул охшашлык, алар бит бер нәсел кешеләре түгел. Шулай да тормышның әчесен-төчесен бергә татый-татый. алар туганнардан да болайрак якынайдылар. Гөлнурның бу йортка килүе ике кызның дуслыгын тәмам беркетеп куйды. Зифа апасын Гөлнур өйгә җан өрүче итеп таныса. Сәрвәр белән киләчәк тормышы, хезмәт уку кебек олы нәрсәләр турында сөйләшә иде, Сәрвәрне үзенең беренче киңәшчесе итеп саный иде. Гөлнурның үзенә биргән бихисап куп сораулары каршында сүзсез калмас өчен, Сәрвәр ничек тырышуын хәзер генә тоеп алды Гөлнур зурайган саен, ул бире торган сораулар катлаулана барган саен. Сәрвәр дә үсә, күбрәк эзләнә башлады Кичен, эштән кайткач. Гөлнур белән сөйләшер өчен Сәрвәр алдан әзерләнә иде Эштән ул Зифа кебек ашыгып кайта алмый Төрле вакытлар була. Артык соңлаган көннәрендә Зифа: — Шул кадәр кыланмасаң. ярамыйдыр шул. йортта да эш бетмәгән кечең артык булса, монда булышыр идең,— дип үпкәләп каршы ала __ Трактор хәтле трактор тән буе тик торсынмыни? — Сәрвәр һәрчак аның үзен шундый берәр сорау алдына китереп бастыра:—Минем өйдә бәрәңге әрчеп утыруым яхшыракмы, әллә тракторның басуда булуы кирәгрәкме? Зифа апаның эссесе сүрелгәч. Сәрвәр аңлатып бирә — Инде кайтып китәргә җыенып тора идем, бер тракторны сөйрәтеп килеп җиттеләр Тырмаларының рәте киткән Әллә ниче тешен куеп, кеиләп җибәрдем Балам мии андый малай актыкларын Юри минем эш беткән җиргә киләләр. Янәсе, мин теэә- теп елгертә алмыйм да, алар тенге сменада җир тырмалыйсы урынга, клубта «Әпипә» сиптерәләр. Җирнең теле юк, сорый алмый... Ну хәзер әйт инде — кем гаепле? — Сәрвәр, соравына җавап эзләп, Гелнурга карый. Гөлнур бармагы белән Зифа апасына тертеп күрсәтә: — Ул гаепле булып чыга инде,— ди. Өчесе бергәләп көләләр. Иртән дә Сәрвәр эшенә, сәгать-фәлән белән исәпләшеп тормыйча, таң ярылганда ук чыгып китә. Гөлнур аңардан йоклап кала. Кайчак ул, йокысыннан уянуга, ситсы күлмәген элеп, алачыкка килә. Алачык алардан ерак түгел. Берничә йорт үтәсең дә сөзәк тау астына төшәсең. Сәрвәр Гөлнурны тау өстеннән үк күреп ала, шатлана, әмма тыштан бик исе китмәгәндәй кылана, чүкеч белән тимер кыйнавын белә: чың, чың, чың... Үзе Гөлнурның сүзен, тимер чыңына карамастан, бик тиз ишетә. Гөлнур: — Апам дим, апам! Нигә шул чаклы иртә килдең? — дип сорый. — Килдем шул, наным,— дип җавап бирә Сәрвәр.—Кеше-кара йөри башлаганчы, бетерәсе эшләрем бар. Аннары я шоферы, я трактористы килә башлый. Бүленеп калам. Гөлнур аңа озак итеп сокланып карап тора. Гәүдәсе дә кечкенә генә югыйсә. Тимер хәтле тимерне үзе теләгән рәвешкә кертә дә куя. Ярты потлы чүкечне уйнатып кына йөртә. Хәер. Гөлнур бу чүкечкәйне уйнатулар Сәрвәр апасына бик кыйммәткә төшүен дә яхшы белә. Ул эштән кайткач, еш кына: — Кулбашларга көч килә,— дип зарлана.— Шул чүкечне кайчан гына алмаштырырбыз икән, бигрәк авыр. Шулай да ул кулларының сулкылдавын сиздермәскә тырыша. Ашап-эчеп алгач, Гелнурга: — Уки әле, наным, мин ятып кына тыңлыйм, газетага ниләр язалар икән! — ди Дә, башын мендәргә төртә... Көннәрдән бөр көнне Сәрвәр, иртән үк килеп, сабанның сынган төрәнен ялгап ята иде, алачыкка сулуы кабып Гөлнур йөгереп керде. — Апам, сөенче, сөенче!—диде ул, үрсәләнә-үрсәләнә. Сәрвәр тураеп басты, уң кулындагы ачкычны күн алъяпкычы кесәсенә тыкты да Гөлнурга карады Гөлнурның күзләре әсәрләнгән, борын канатлары киерелгән, бит алмалары кызарган иде. — Ни булган? — дип сорады Сәрвәр, тыныч кына. — Апам!..— Гөлнур тукталып, Сәрвәрнең сөенчегә ни вәгъдә итәсен көтмәкче иде дә, тыела алмады.— Беләсеңме син кем хәзер? — Беләм,— диде Сәрвәр шаярткандай һәм кабат ачкычын алып гайканы боргалый башлады.— Мин — Сәрвәр Нәфыйкова, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының Балтач районы. «Правда» колхозының өлкән тимерчесе. — Түгел! Түгел! — диде Гөлнур, баскан урынында сикергәләп.— Син хәзер — Герой! Белдеңме — Герой, Социалистик Хезмәт Герое! Кичкә таба, радиодан ишетелгән бу хәбәрне раслап, газеталар да килеп җиттеләр. Турысын гына әйткәндә, бу хәбәргә башта Сәрвәр бик үк ышанып та җитмәгән иде. Гап-гади бер татар авылының тау буендагы кеп-кечкенә алачыгындагы тимерчене Социалистик Хезмәт Герое итсеннәр әле! Гаҗәп. Әмма аңар озак гаҗәпләнергә туры килмәде. Колхоз сабан туйларына әзерләнеп ятканда, председатель Галимҗан Газизов Сәрвәргә яңа хәбәр тапшырды: кунаклар килә, Сәрвәр, сиңа бүләкләреңне тапшырырга киләләр, әзерләнеп тор. диде. Кунакларны Сәрвәр үзе генә түгел, бөтен Балтач районы бер булып каршылады. Сосна авылының кечкенә клубы тантанага җыелучыларны көчкә сыйдырды. Моңарчы бүләк-фәләннәрне күрмәгән, мактау сүзләрен әллә ни күп ишетмәгән Сәрвәр югалды да калды. Үзен президиумга чакырып, сәхнәдәге өстәл янына да утырткач, бөтенләй каушады. Кызган тимернең мыскалын да бик тиз чамалый торган үткен күзләр аска текәлделәр, ярты потлы чүкечне чөеп йөрткән көчле куллар нигә тотынырга белмичә, өстәл япмасының читен бөтерергә кереште. Олы бүләкне тапшырырга килгән кеше —ТАССР Верховный Советы Президиумы председателе Салих Гыйлемхан улы Батыев; — Сәрвәр туган,— дип сүзен башлады,— фидакарь хезмәтең өчен зур рәхмәт сиңа. Тырышлыгың белән син бөтен Татарстанга дан китердең. Яшермим, хатын-кызның, бигрәк тә татар хатын-кызының, тимерчелектә эшләп дан казануына мин башта сәерсенеп тә караган идем. Чөнки тимерче һөнәре безнең бабайлар өчен дә баш җитмәслек серле хезмәттән саналган. Революциягә кадәрге чорда татар авылларында крестьяннар рус тимерчесе яллаганнар Тимерчеләр караңгы авылларга яктылык алып ♦ килүчеләр дә булган. Крестьяннар белән эшчеләр арасын тоташтырып торганнар. _д Хәтерегездә булса, Таҗи Гыйззәтнең «Чаткыларпында да алпавытларга каршы торыр- < дай көчләрне рус тимерчесе үстерә. Рус тимерчесе. Димәк, изелгән татар халкы о арасында металл серенә төшенүче кешеләрнең булмавы патша галиҗәнаплары өчен бик кулай булган. Без инде Октябрьның 50 еллыгын каршылыйбыз. Каршымда — татар кызы, комму- Е нист Сәрвәр Нәфыйкова, Социалистик Хезмәт Герое. Рәхмәт сиңа, сеңел, рәхмәт. Сиңа карап «Правда» колхозының башка членнары да тырышырлар. Син аларга маяк Ф булдың! < Верховный Совет Президиумы председателе залга, Сәрвәрнең авылдашларына ® караган иде, залдагылар аның сүзләрен хуплап дәррәү кул чаба башладылар. х Сәрвәрнең күкрәгенә Урак һәм Чүкеч сурәте төшерелгән алтын медаль һәм ® Ленин орденын тагып куйдылар. Нидер әйтергә, күңелдәге шатлыкны клубтагыларга _ да аңлатырга кирәк иде. Тик Сәрвәр куп сөйли алмады. Ул ишетелер-ишетелмәс - тавыш белән: — Рәхмәт инде,— диде.— Бик олыладыгыз, рәхмәт! 3 Сәрвәрнең кешеләргә әйтер сүзләре бик күп иде бит, югыйсә. Шул тантанада ® күңелендәген бушатып калырга алдан ук әзерләнеп тә торган иде. а Яшьләргә гыйбрәт өчен, сугыш елларын да искә төшереп үтмәкче, кешеләрнең бер-беренә ярдәме нинди изге бер көч булуын анлатмакчы иде. Үзенең бу геройлыгында бөтен райондашларының өлеше булуын раслап күрсәтмәкче иде... Сәрвәр, әнисе Фатыйма апа үлгәндә, нибары бишенче класста гына укый иде. Аннары укуны бөтенләй ташларга туры килде. Башта ул плугарь булып эшләде. Җөй үтеп, көз җитте, салкын кыш ишек кагарга тотынды. Шундый көннәрнең берендә Сәрвәр Балтач МТСына китте. — Әй, туганкай,— диделәр анда, Сәрвәрнең йомышын тыңлап бетергәч,—син бигрәк яшь бит әле. — Минем кебекләр станокта фронт өчен корал ясыйлар хәзер. Шушы сүзләрне әйтү белән, Сәрвәрнең күзләренә яшь килеп тыгылды. Ул инде ишектән чыгып китәргә дә җыенган иде, ләкин ягымлы бер аваз аны кире борылырга мәҗбүр итте. Ике-өч көннән Сәрвәр МТСта оештырылган тракторчылар курсында укый башлады. Озакламый үзенә дә трактор бирделәр. Трактор ат түгел, бер чыгымлый башласа, тиз генә игә китерәм димә. Бу хакыйкатьне Сәрвәр белә инде. Шуңа күрә ул үзенә тапшырылган машинаны көйләп, яхшылап карап йөртергә, детальләрне саклап тотарга тырышты. Ченки сугышта танк ничек булса, тылда трактор да шулкадәр кирәк һәм ансыз йөзләрчә гектар җирне эшкәртергә һич мөмкин түгел иде. Танк дигәннән, бер көнне Сәрвәрнең күңеленә тагын бер зур шатлык өстәлде: аның исеменә Мәскәүдән Верховный Башкомандующий И. В. Сталиннан рәхмәт язуы килеп төште. Сәрвәр танк колоннасы төзү өчен хөкүмәтебезгә үзенең саклап тоткан барлык акчасын тапшырган иде. Кырык бишенче елның маен да Сәрвәр яхшы хәтерли. Ул үзенең тракторында сабан сөрә иде. Су ташучыдан җиңү турындагы хәбәрне ишеткәч, аңа басулар тагын да киңәебрәк киткәндәй тоелды. Сугыш беткәч тә ул МТСтан китәргә ашыкмады. Сварщик һөнәрен үзләштереп алды, тимерчеләргә ярдәм итте. Яңа маркалы тракторларны өйрәнә барды. Әлеге Сосна авылына да ул «Беларусь» тракторы белән килеп урнашты. Аннары «Правда» колхозында бөтенләйгә урнашып калды. Инде менә тимерчелектә телләнүенә дә унике елдан артып китте. Шул ук колхозда ул Гөлнурны очратты, семья корды . Бу колхоз аның туган йортына, колхоздашлары кан-кардәшләренә әйләнделәр. Юк, тантаналы кичәдә ул боларның берсе турында да, хәтта хезмәте турында дә сейли алмады. Баксаң, хезмәт бигрәк гаҗәеп нәрсә икән ул, шул яр буендагы алачыктан да нур булып балкый ала икән! Әле ул алачыкны заманча җиһазлар белән тулыландырып та җибәрсәң!? Өргечне, бораулауны механизациягә күчерү генә дә эшне никадәр җиңеләйтте. Берничә яңа станок куйсаң, пневматик чүкеч булдырсаң!?. Сәрвәрнең уйларын бүлеп, тагын кул чаптылар. Ул, оялуын кечкә басып, залга күз ташлады. Алкышлаучылар арасында иң ихластан сөенеп утыручы Гөлнурны күрде. Ә клубтан кайтып ишек алларына кергәч, Гелнур Сәрвәрнең муенына килеп асылынды. — Апам! Әнием! Героем! — дип өзгәләнде ул.— Барысы да син. Сәрвәр апам,— дип аңа сыенды. Инде унбиш яше тулып узган Гөлнурның кайчакларда уйга калуының серләрен- сәбәпләрен Сәрвәр бик белеп тора: әти-әниле дус-ишләреннән ким-хур булып йөрергә туры килмәсә дә, вакыты-вакыты белән аны үзен тудырган ананы күрү теләге биләп ала Мондый теләк кызкай башына көтелмәгән кайгы төшсә яки зур бер шатлык кичерсә туа. Сәрвәр үзе Гөлнурның чын әнисе түгеллеген: кызчыкны ничек, кайдан алып кайтуын яшерми дә. Кызның, күзләрен каядыр билгесез ноктага төбәп, уйга талган вакытларда Сәрвәр, үзен гаепле кешегә санагандай, сөйли башлый: — Белмим бит, Гөлнур, мин ул хатынның кайда икәнен белмим. Танымыйм да, күргәнем дә юк...— Кабаттан Гөлнурны каян тапканын, ничек үзләрендә калдыруын сейләп бирә. Гелнур аны серле әкият тыңлаган кебек тыңлый-тыңлый да, сагышлары таралып җиткәч, елмаеп куя. Күз алдына караңгыда кача-поса авылдан чыгып киткән хатын килә. Гөлнур ул хатынның йөзе нинди икәнен билгели алмый. Әйләнеп Сәрвәр апасына карый. -Шундый уктыр әле.— дип уйлый ул.— Әни кешенең йезе нәкъ менә Сәрвәр апаныкы төсле булырга тиеш». Зифа, андый чакларда. Сәрвәрне өйрәтеп ала. — Син үксез бала белән күп сөйләшмә, аның күңеле барыбер үз анасына тартылачак. Үсеп җиткәч, китәр дә барыр,— ди. Зифа кешеләрне белеп эш йөртә шул ул. Аның әйткән сүзләре һаман дөрескә чыга бара Сәрвәр кичә Гөлнурның чын әнисе белән очрашты Ул хатын Сәрвәрнең каршысына һич көтмәгәндә килеп чыкты да куркыныч тавыш белән: — Кыз — минеке! Синең белән сөйләшеп тә тормыйм мин,— диде.—Атасы әйтте, кызны табып бирсәң, кабат әйләнәм үзеңә, диде Иртәгә авыл Советына барам да председатель белән сөйләшәм! Сәрвәр өнсез калды. Бу хатын алдында ул үзен бик көчсез тойды Күзләре түбән иелгән керфекләре аша үзенең тузанлы башмакларыннан хатынның затлы туфляла- рына күчте. Тән төсле үк нечкә капрон оеклар, гәүдәсенең бөтен матурлыгын белдереп тора торган тар гына кыска юбка. Үтә күренмәле ап-ак кофта астыннан челтәрле эчке күлмәкләре, ялтыравыклы тукымадан теккән лифчигы беленә Йомры беләген кысып торган алтын беләзектәге бармак бите кадәр генә алтын сәгатькә карап, Сәрвәр күзәтүдән тукталды. Уеннан кечкенә вакытта әбисеннән ишетеп калган бер әйтем узды: «Беләзегең чын алтын — йөрәккәең ник салкын?» Күзләр исә һаман кечкенә алтын сәгатьтә торды. «Гөлнуркаем кызыгыр инде,— дип уйлады ул.— Матур шул, өс-башы да, сәгате дә...» Бу уй аны өйдә дә кич буе өзгәләде, иртән дә тынгылык бирмәде Үч иткәндәй, алачыкка кешеләр дә килми ичмаса. Ул бүген төшке ашка да өйләренә кайтмады ..Әнисе килгәндер, юлга җыеналардыр өсләренә карап торуы кыен булыр»,— дип уйлады Әмма кулкайлары да эшләп куандырмадылар Моңарчы күңеленә моңлы бер җыр булып кереп урнашкан чүкеч тавышы да, тимер чыңы да җанга тынычлык бирә алмады. Гөлнурны югалтудан күңел бөтенләй бушап калган иде Яшәүнең, эшләп йөрүләрнең мәгънәсе бетеп бара кебек. Ул бит һәр талпынуын Гөлнурга багышлый, һәр җиңүен Гөлнурга булган олы мәхәббәтнең нәтиҗәсе итеп таный иде Әгер аның янында Гөлнур яшәмәсә, ул бәлки геройлыкка да ирешә алмас, тимерчелеген дә бу алачыгын да әллә кайчан ташлап киткән булыр иде. Алар бергә-бергә нинди кыенлыкларны җиңделәр, авыр елларны кичерделәр. Хәзер, хезмәт шатлыклы бер җиңүгә әйләнгән кеннәрдә, күңелеңнең яртысы убылып төшсен, имеш. Сәрвәр аякларын көчкә сөйрәп өйгә кайтып җитте. Тыштан ук күңелсезлек бөркелеп тора сыман. Өй эченә һич керәсе килми. Әле бүген генә, иртән генә ап-ак япмалы түшәк өстендә йоклап калган Гөлнуркайдан башка бу өйне күз алдына да китереп булмый бит. Сәрвәр һаман өй эченә керергә батырчылык итмәде. Лапас астына күз салган булып, кош-кортларны барлагандай ител, һаман соңгы өметенә ирек бирә килде. Бусаганы атлап өйгә кергәч, беренче минутта ук ул өмет кисәге очып юкка чыгачак бит. Көне буе күңелне сагышландырган сорауга кискен җавап яңгыраячак: «— Киткән! Ишектән кергәч тә әле Сәрвәр күзләрен күтәреп зал якка карарга кыймый торды. Ишек төбендә Гөлнурның чүәкләрен күргәч кенә, бераз батырая төшеп алга атлады. Анда, түр якта, көзгеле шифоньер каршысында күбәләктәй киенгән Гөлнур басып тора иде. Баскан да, аклы ситсы күлмәге өстеннән генә Сәрвәрнең яңа пиджагын киеп көзгедән үзен-узе караштыра. Сәрвәр ни дияргә белмичә: — Гөлнур! — диде.— Гөлнур! — Тамагындагы каты төер аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде. Гөлнур исә. үз алдына сөйләнгәндәй, хәлен аңлатты: — Менә бу алтын ичмаса,— диде, пиджак түшенә кадалган Алтын Йолдызга күрсәтеп.— Ә ул, җуләр, алтын сәгате белән мактана, сиңа да алып бирәм, дигән була... Алтын Йолдызлы әниемне ташлап китәмме соң?! Мин сезнең яннан бер кая да китмим! Балтачка йөреп укырмын, унны бетерермен, әйеме?! Сәрвәр, кинәт җиңеләеп китеп, утыргычка утырды, рәхмәт әйткәндәгедә* ягымлы тавыш белән: — Укыйм дисәң, мин шул алачыгымнан атна-ай буе чыкмый эшләргә риза,— диде. Аннары: «Китә генә күрмә, ташлама гына!»> — дип естәмәкче иде дә, көтмәгәндә. бөтенләй башка сүз ялгады: — ...Хәзер инде пневматик чүкеч тә булачак...