Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИНЕМ ЕЛМАЮ

Фәнис Яруллинның шигырьләре үзләренең ихласлыгы, уйчан лиризмы, үзләренә генә хас эчкерсезлеге белән аерылып тора. Әле соңгы айларда гына аның балалар ечен язылган тагын бер китабы дөньяга чыкты. Ул китап «Минем елмаю» ** дип атала. Балалар өчен язылган кайбер китаплар бәхетсез булалар. Алар укылмый. Чөнки язылган шигырьләр, балаларның нарасый беркатлылыгына зурларча өстән карап елмаеп. зурларга сөйләү генә булып чыга. Мондый шигырьләрне тыңлап зурларның елмаюы бик мөмкин, әлбәттә Алар өчен балачак гаять кызык әйбер бит... Ә бала андый шигырьләрне укып чыкканнан соң елмаерга уйлап та карамаячак чөнки бу шигырьдә сөйләнгән «көлке» вакыйга — аның өчен табигый бер хәл генә... Тукайның «Су анасыпн гына искә төшерик. Аны зурлар да. кечкенәләр дә ярата. Ченки Тукай бу шигырьне язган чакта балаларның нарасыйлыгыннан көлүне максат ител куймаган. Бу минутта ул үзе дә бала шикелле — малайның алтын таракны күреп алган минутын гына хәтерлик* Тукайлар, Алишлар бала белән сөйләшкәндә аны үз тиңдәше итеп, дусты ител сөйләшә белгәннәр. Ф Яруллин да шушы ягы белән безне куандыра. Китап «Бушлык» дигән шигырь белән башланып китә. Өй эче ял-ялангач._ Буш... күңелсез... Юкса бөтен нәрсә урынында кебек... Ә менә хикмәт нәрсәдә — өни өйдә юк бит! Бала өчен ана — үзе бер дөнья, иң кадерле кеше. Ул оҗмахында да. өнисез булса, яшәмәячәк. Сигез генә юллы бу шигырьдә бала күңеленең якты бер нюансы чагылган. Гомумән, бу китапка кергән шигырьләрнең һәрберсе әнә шул нюансларны, якты моментларны күрсәтел бирүгә, сабый кү. ңеленә ниндидер уйландыргыч нур чаткысы. рәхәт елмаю дулкыны салуга юнәлтелТабигать күренешләрен балаларга бик якын булган аларның зиһене рәхәтләнеп кабул итә торган чагыштырулар белән сөйләп бирә белүгә мисал итеп, авторның «Март кояшы». «Апрель» «Май». «Кыш башы». «Суык төсе». Йолдызлы кич», «Язгы парчалар». «Ак болытлар» дигән шигырьләрен китерергә була. Кояш «болыт белән төренеп, ялкау баладай йоклый. Юрганын ачмый торып, болыт астыннан чыкмый». Апрель батыр, җиң сызганып, елгада бозлар вата». «Үләннәр борын төртәләр бөреләр тунын сала». «Болытлар, иске толыптай, асылынган-салынган. Күк бүген алама тунын катлый-катлый ябынган». Әнә шундый җиңел тел белән әйтелгән гади генә чагыштырулар, билгеле, балаларның күңелен яулап алачак. Алар бит үзләре дә тузгыган күңелсез болытларны күреп йөриләр Ә шигырьне укып караганнан соң, шагыйрь абыйларының әнә шундый болытларны иске толыпка охшатуы аларны гаҗәпләндереп һәм бер үк вакытта сокландырып куячак. Шигырь эчендә сиздерми генә яңгырап куйган «толып» сүзе белән «болыт» сүзе арасындагы эчке яңгыраш аларны сискәндерәчәк. Фәнис Яруллин балалардан зурларча өстән карал көлми. Ул шигыренең беренче юлында ук кызыклы гына бер тон ала: әйтерсең лә бу кызның яки малайның беркатлылыгы турында аның яшьтәше — шаян гына бер бала сөйли кебек Кичәге карлыгач килгән. Күрче, күрче, әтием, Әнә ничек борыны белән Чукып тора тәпиен. — Бәлки башка карлыгачтыр. Каян беләсең, кызым? 1 Ө Баянов "Ике аккош». Шигырьләр, поэма. Татарстан китап нәшрияты, Казан. 1968 ел. — Әиә ич койрыгы ярык, Шуннан таныдым үзен — Иң чиста дәфтәр кемдә? Назада түгел — миндә! Карасалар дәфтәрен. Чынлап та дәфтәр чиста. Ченки Мөнип аңарга Язмаган бер хәреф тә». Балаларны «Том Сойер маҗаралары», «Тимур һәм аның командасы» кебек әсәрләр. билгеле, ныграк кызыктыра Бер шигырь китабын укыганчы, алар югарыда әйтелгән калын-калын проза әсәрләрен берничә кат укып чыгарга әзер. Шуңа күрә балалар ечен шигырь китабы бирү — шагыйрьнең иңнәренә бик күп эш йекли. Балаларга. хисле шигырьләргә караганда, сюжетлы, эчтәлекле шигырьләр ошыйрак төшә. «Минем елмаюпга кергән кечкенә генә күләмле шигырьләрнең дә үзләренә күрә бик мавыктыргыч сюжетлары бар Ә инде «Гаделша командасы», «Көч чишмәсе» (әкият), «Ике кыз һәм бер көчек» кебек озын шигырьләр исә сюжет мәсьәләсендә тагын да отышлырак килеп чыккан Кыскасы, Фәнис Яруллинның бу җыентыкта басылган шигырьләре җиңел тел белән, хәтергә бик тиз сеңеп калырдай сурәтләүләр кулланып язылган. Фәнис Яруллинның елмаюы балаларның гына түгел, зурларның да күңелендә җылы дулкын кузгатыр дип уйлыйм.