Логотип Казан Утлары
Публицистика

КУТУЙ КАТУКОВ ТАНКМСТААРЫ АРАСЫНДА

 Исталеклзрдан өзек им аның белен 1945 елның 14 январена каршы твида. Висла елгасының аргы ягындагы плацдармда очраштым. Машина фараларын бик аз гына вакытка яктыртып алган чакларда танклар, туплар, сугыш кирәк-яраклары тутырылган ящиклар, блиндажлар һәм сугышчылар күзгә чалынып китә иде Береиче Белорус фронты гаскәрләре Познань һәм Берлин шәһәрләре юнәлешендә һөҗүмгә күчү өчен әзерлек алып баралар, артподготовка башлануын көтәләр иде Корреспондент буларак, сугышчылар арасында йөри торгач, бер блиндажда ут яктысы күреп алдым мин. Ишеге урынына корылган плащпалатканы ачып, блиндажга кердем Зур электр лампочкасы эленгәнлектән, блиндаж эче күзләрне чагылдырырлык дәрәҗәдә якты иде. Үзем дә белмәстән, Катуков танкистлары янына килеп эләккәнмен. Полковник И. И Гусаков командалык итә торган 44 нче гвардия бригадасы штабы урнашкан блиндаж булып чыкты бу. Блиндаж өстәленә рация куелган. Ә аның янында бригада штабы начальнигы подполковник А. И. Воробьев басып тора иде. — Оборона Халык Комиссариатының «Красная звезда» газетасы корреепондем ты — дип доклад ясадым мин Воробьевка. — Иртәрәк килгәнсез икән, артподготовка башланырга әле оч сәгать вакыт бар Аңарчы фронт матбугаты вәкилләре белән таныша торыгыз — диде ул һәм блиндаж сәкесендә утыручы кешегә ымлады. Ак якалы кыска тун кигән урта буйлы кеше урыныннан кубып өстел янына килде дә — Кутуй, Беренче Белорус фронты гаэетасы сотруднигы,— дип кул биреп күреште Аннары кинәт күңеллеләнеп китеп, малайларча шуклык белән кулын бүреген» тидереп, честь бирде. — Мине Кутуй дип яисә исемем белән Гадел дип кенә атагыз.— диде ул. яныма утырып Аның йөзе дустанә елмаю белән балкый чак кына кысылган күзләремдә кешегә ышаныч һәм кызыксыну чагыла иде. Аягындагы киез итеге, өстендәге окоп тузаны кунган сырган чалбары, бил каешына тагылган трофей маузер, иңенә аскан иске кыр сумкасы — барысы да аның сугышның ачысын-течесен инде җитәрлек татыган фронтовик икәнлеген әйтеп тора Ул төндә без Кутуй белән шактый озак гәпләшеп утырдык Ул миңа үзенең тормышы, иҗаты, кайчан һәм ничек фронтка китүе турында сөйләде. - Күз бәйләнеп бара торган вакыт Акрын гына ябалак кар явып тора иде Шул чакны Катуков гвардиячеләре Лодзь, Познань юнәлешенә — Одер һәм Шпрее ярла рына дошман оборонасын өзү эчен һөҗүмгә ыргылдылар. Без дә алга киттек. Элек дошман оборонасы булган урында безнең артиллерия утыннан актарылып ташланган траишеялар, ватык минометлар, туплар автомашиналар үлгән немец гәүдәләре күренеп кала. — Урман эченорәк кергән саен утын күбәя бара — диде Кутуй шуларга карап — Шушы һөҗүм алдыннан ясалган артиллерия әзерлегә ечан ике миллионнан артыграк М снаряд китерелгән булган Армиянең политбүлек начальнигы генерал Журавпевтан ишеттем. Без, Катуков армиясе политбүлеге работниклары белән бергәләп, танкистларның алдынгы отряды артыннан бара башладык. — Без хәзер 1914 елның көзендә Варшава — Лодзь операциясе вакытында рус солдатлары кайзер Вильгельм гаскәрләрен туздырган җирләр буйлап барабыз,— диде Гадел — Разка, Базура, Пилица, Варта елгалары Радом Опатов. Скерневицы, Козеницы. Сохачев, Гура-Кальвария шәһәрләре инде беренче бөтендөнья сугышыннан ук безнең халыкка яхшы таныш. — Шушындый үтә дә хәрби мәгълүматларны кайдан алдың син, Кутуй? — дидем мин, кызыксынып. — Әле шушы көннәрдә генә «Беренче бөтендөнья сугышы» исемле китапны укып чыктым. Авторы Зайончковский, Польшадагы сугышлар турында бик әйбәт язган,— диде Гадел Ул көнне без дошманнан калган блиндажда кундык. Түбәсенә берничә рәт юан бүрәнә тезеп ясалган бик нык блиндаж иде ул. Стена буйларына сәкеләр дә эшләнгән. Ишек буендагы элгечләрдә немец шинельләре, каскалар эленеп тора. Бер почмагында шактый зур бәрәңге өеме. Миче дә. юынгычы да, пыялалы лампасы да бар. Стенадагы кадакларга табалар, кастрюльләр эленгән. Сәке астында бер чиләк су. шешәләр тезелеп тора. — Кара ничек барысын да шәпләп әзерләп куйганнар, шушында кыш уздырырга ниятләнгәннәр, күрәсең. Ләкин бик ашыгып чыгып сызарга туры килгән, ахрысы, шинельләрен кияргә дә өлгерә алмаганнар,— диде Гадел, блиндажны карап-тикшереп чыккач. Иртән торгач Гадел радиоалгычны көйләп җибәрде Мәскәүдән Беренче Украина фронты гаскәрләренең Ченстохов, Краков шәһәрләрен азат итүен. Беренче Белорус фронты гаскәрләре дошман оборонасын өзеп, оператив иркенлек алсанлыкларын тапшырып торган чак иде. — Андый-мондый җирдә генә түгел, бәлки Берлин юнәлешендә оператив иркенлек алынган бит! Тыңлагыз әле. иптәшләр, тарихи хәл ләбаса бу!— диде Кутуй. бу хәбәргә чын күңеленнән куанып. Ул көн җылы һәм кояшлы булды. Азат ителгән авылларны, хуторларны артта калдырып, без юлыбызны дәвам иттек. Без алга барабыз, ә җирле халык төрлесе төрле җирдән мал-туарларын җитәкләп йортларына кайта. Алар барысы да безне ачык йөз белән каршы алалар һәм: — Виват, виват Советская Армия! — дип. куанышып озатып калалар. Гадел дә бик шат иде. Аның әледән-әле машина әрҗәсеннән торып: — Hex жив Польска республика! — дип, балаларча куанып полякларга кычкырып баруы бүген дә күз алдымда тора... Шул көнне кич бер поляк өенә кереп, без үз газеталарыбызга мәкаләләр әзерли башладык. Тукталып, сугышчылар һәм командирлар белән сөйләшеп торырга вакыт булмаганлыктан, минем блокнотым бөтенләй буш иде Миңа Гадел ярдәм итте — клеенка тышлы калын дәфтәрен бирде ул миңа. Икенче көнне иртүк «Красная звезда» газетасына хәрби телеграф аша тапшырган герой танкист, легендар Җамбулньҗ оныгы турындагы очеркым Гаделнең шул дәфтәрендәге материаллардан файдаланып язылды. — Рәхмәт, дустым, бик зур ярдәм иттең миңа! — дидем Гаделгә. — Рәхмәт әйтеп торырлык эш юк монда,— диде Гадел,— кызарып-оялып китеп.— Мин бу фронтта күптәннән эшлим бит инде, ә сез әле яңа кеше. Үзең үлсәң үл. әмма иптәшеңне коткар дип әйткән бит Суворов, һәркайда үзара ярдәм итешеп яшәргә кирәк. Бервакыт без Ново-Място шәһәрендә Гадел белән армия элемтә бүлегенә бардык. Чираттагы мәкаләләребезне редакциягә җибәрергә кирәк иде. Элемтә бүлеге начальнигы офицер Захаров безнең үтенечебезне тыңлады да дежур торучыга материалларыбызны чиратсыз гына тапшырырга боерды. Әмма шул “акта кинәт якында гына атышу башланды Аннары элемтә бүлегендә сакта торучы сакчы йөгереп керде дә: I — Немецлар килә! — дип кычкырды. Барыгыз да коралларыгызны алыгыз! — дип боерды элемтә бүлегенең сак начальнигы капитан Шитковский. Элемтәчеләр шул чакта шәһәрдән үтеп баручы укчы полк сугышчылары белән бергәләп, Гадел дә дошманга каршы сугыша башлады Ә эш менә болаи булган икән чолганышта калган гитлерчылар, җиде броне- траиспортерга утырып, качып китмәнче булганнар да ялгыш шәһәргә килеп кергәннәр ♦ һәм атыша башлаганнар. Ләкин дошманның бу отрядын безнекеләр бик тиз туздырып ташлады. Шул бәрелештән соң Гадел яңадан элемтә бүлегенә килде. Маңгаеннан дары сәременнән каралган тир тамчылары тамып торса да, ул үзе бик шат һәм ярсыган иде. Мәкаләләребезне тапшыргач, ул миңа әлеге бәрелеш турында бик рәхәтләнеп, көлә-көлә сөйләп бирде ...Без Познаньнан төньяк-көнчыгыштарак урнашкан бер авылга килеп җиткәндә армия штабы сакчылары чолганыштан качып баручы гитлерчыларга каршы сугышалар иде Ә авыл мәктәбендә поляк кызлары Һәм егетләре үзләренең милли гимннары — «Еще Польша не сгинела»ны («Польша үлми»не) җырлыйлар. Гадел алар белән бик тиз уртак тел табып, сөйләшеп китте Әлеге яшь-җилкенчәкләрне немецлар Поэианьга траншеялар казырга алып китмәкче булып җыйганнар икән, Әмма, бәхетләренә каршы, Катуков танкистлары килеп җитеп, аларны коткарып калган Хәзер алар үз авылларына кайтырга машина көтеп утыралар Гаделнең кешеләр белән шул чаклы тиз аралаша алуына исем китте минем. Менә бу авылга килеп туктавыбызга күп булса ярты сәгать вакыт үткәндер ә ул инде поляк яшьләренең фашистлар оккупациясе вакытында нинди шартларда яшәүләрен дә, хәзерге уйларын да. киләчәккә планнарын да сораштырып белергә өлгерде Бер бүген генә түгел, гомумән, шулай өлгер һәм җитез ул. Беркайчан да аптырап, каушап калмый. Солдатлар белән дә, офицерлар һәм генераллар белән дә хәзер сөйләшеп танышып китә. Күрәсең, шагыйрь һәм язучы булгангадыр теләсә кемнең күңелен бик ♦ тиз яулап ала ул. Е Хәрби корреспондент буларак, Гаделнең тагын бер бик әйбәт сыйфаты бар бик S җитез ул һәм куп санлы вакыйгаларның нәкъ менә бүгенге көн өчен кирәклесен ” тотып ала. Тырыш һәм тәвәккәл Тотынса, беркайчан да үз дигәнен итмичә калмый — Бервакыт шулай бер танк корпусына бардык без. Корпусның штаб начальнигы полковник Воронченко белән сөйләшеп, кайбер мәгълүматлар алырга ниятләгән идек х Полковникның эше бик тыгыз иде булса кирәк — сөйләшергә теләмәде. — Дислокацияне үзгәртергә боерык килде, соңрак сөйләшербез — диде - Әмма Гадел аптырап калмады — Биш кенә минут, биш кенә минут кирәк безгә! Фронт һәм үзәк матбугат хезмәткәрләре өчен ничек тә биш минут вакыт табарсыз инде! — диде Ул моны шундый итеп үтенде — полковник, никадәр җитди булырга тырышса да, көлеп җибәрмичә булдыра алмады Аннары — Ярый, яхшы, ышандырдыгыз ләкин, карагыз аны биш кенә минут сөйләшә алам.— дип ризалык бирде һәм тәрәзә янына килде дә — Әнә. карагыз әле шушыннан күренгән кырга,— дип, үзе дә сизмәстән сейләп китте.— Гади генә кыр түгел ул Әло күптән түгел генә бик кызу сугыш булып үтте анда Моннан бер сәгать элек әнә теге күренеп тора торган урманнан сугышчан тәртипкә тезелеп, гитлерчыларның бер зур группасы килеп чыкты да безнең штаб урнашкан шушы авылга һөҗүмгә ташланды фашистларның көче зур, бер полктан артыграк кеше иде алар Ә безнең нибары өч бронетранспортерыбыэ да ике танкыбыз гына бар Кыскасы, хәп кыен безнең Әмма, шулай булса да. дошман атакасын кире кактык, а сугыш кыры, газетчылар теле белән әйтсәк дошман гәүдәләре белән тулып калды — Безгә шул урыннарны карарга рөхсәт итегез әле! — диде Гадел кинәт балаларча дәртләнеп китеп—Бик кызык хәл бит: корпус штабы дошман атакасын кирә каккан Шул урыннарны үз күзебез белән күреп кайтсак — менә дигән әйбәт мәкалә булачак бит, шедевр! Гаделнең чын күңеленнән канатланып әйтелгән шушы сүзләреннән соң полковник Воронченко. биш минут турында бөтенләй онытып, тиз генә бронетранспортер чакыр, ты һәм, консультант булып үзе дә безнең белән бергә утырып сугыш кырына барды КУТУЯ КАТУКОВ ТАНКИСТЛАРЫ АРАСЫНДА Сөйләш» торгач, без аның белән бөтенләй танышып киттек Полковник YJtt ДН Я <5 лый торган кеше, әле шушы көннәрдә генә «Танкист». журналында мәкаләсе ₽ә басылып чыккан икән без сугыш булган урынга килеп җиткәндә, ак флаг күтәреп, урманнан немец парламентерлары килеп чыкты. — Әле генә булып үткән сугышта җиңүчеләргә бирелергә киләләр,— Диде Гадел, шаярып штаб начальнигына мөрәҗәгать итеп. — Капут, капут, плен!—диде парламентерларның башлыгы, безнең машина янына килеп җиткәч. — Коралларыгызны ташлагыз дә, сафка тезелеп, авылга барыгыз! — диде еларга штаб начальнигы. — Яволь, яволь1 ,— диешеп, әсирләр баш кагып калды. Бераздан ике мең чамасы кешедән торган дошман колоннасы урманнан чыкты да ааыл ягына юнәлде Без әйләнеп кайтканда, машинага төяп, әсир ителгән утызлап немец генералларын һәм офицерларын алып килгәннәр иде. Аларны күргәч, Гадел бик куанды һәм: — Дошманның шушылай күпләп әсир ителүе бик кызык хәл, газета ечен әйбәт материал бу! — диде. Бик матур көн иде ул. Юл буйларындагы кар эреп, күләвекләр барлыкка килгән. Февраль башы гына булуга карамастан, кояш та шактый нык кыздыра. Җылы, рәхәт Алдан сөйләшү буенча без Гадел белән Вормсфельде дигән бер авылда очраштык Беренче гвардия танк армиясе командующие генерал Михаил Ефимович Катуков янына барып, үзебезгә кирәкле кайбер нәрсәләр хакында сейләшергә тиеш идек Без килгәндә командарм үзендә — өч урындык, агач өстәл һәм поход кровате куелган җыйнак кына бүлмәдә — утыра иде. Кереп исәнләшү белән үк, Гадел аңардан безне берәр төрле транспорт белән тәэмин итүен үтенде. — һөҗүм вакытында танкистлардан артта калырга ярамый безгә Геройлар турында язу өчен, аларның батырлыкларын үз күзең белән күрергә кирәк! — диде ул. Катуков каршы килмәде. Портфеленнән бер бит кәгазь алды да корпус командиры Бабаджанянга язу язып бирде. .Корреспондентларга машина бирүегезне һәм аларны кирәкле документлар белән тәэмин итүегезне үтенәм», диелгән иде анда. Без командармга рәхмәт әйттек тә берничә сорау бирергә рехсәт сорадык. — Рәхим итегез,— диде Катуков. — Армиянең Висладан алып Одерга кадәр кызу темп белән уңышлы һөҗүм итеп килү сәбәбе нәрсәдә, иптәш командующий! — диде Гадел. Командарм бу уңышка разведканың Һә л элемтәнең яхшы оештырылган булуы, танкистларның корал һәм ягулык белән тиешенчә тәэмин ителүе, гаскәрнең барлык төрләре дә үзара ярдәмләшеп эш итүе, көнен дә төнен дә тыңгылык бирмичә, дошманны кысрыклап-куыл бару аркасында ирешелүен әйтте. ...1945 елның марты, көн кичкә авышып бара. Ландсберг шәһәреннән көнбатыш- тарак урнашкан бер авылдагы өйнең икенче катында Гадел бик мавыгып офицерлар белән әдәбият сәнгать турында сөйләшеп тора иде. Шунда кайсыдыр аның үз иҗаты турында сейләвен үтенеп сорау бирде. Әмма Гадел язган әсәрләре турында сөйләмәде. Язачак әсәрләре турында әйтте. — Сугыштан соң,— диде ул,— "Тапшырылмаган хатларпның икенче китабын язарга. "Рөстәм маҗараларыпн тәмамларга уйлыйм. Аннары Бөек Ватан сугышы турында бер повесть язмакчы булам Аның өчен материал җитәрлек Яшь буынга сугыш батырларын, һәр совет кешесе ил каршында, халык каршында, тарихның үзе каршында имтихан биргән авыр сугыш елларын сурәтләп күрсәтергә кирәк. Ул көнге әңгәмә ярты төнгәчә сузылды. — Нигәдер кәеф китебрәк тора әле.— диде Гадел, ятарга җыена башлагач — Температурам да күтәрелде. Иртәгә редакциягә кайтмакчы булам... Икенче көнне без Гадел белән әлеге авыл урамында аның юл уңаена баручы машина көтеп тордык. Авыру булуына карамастан, күңеле көр иде аның, һаман шулай, гадәтенчә, шаярып, көлеп сөйләште. Редакциягә кайтырга дип, машинага м.енел утыргач та елмаеп хушлашты һәм кул болгап китеп барды. Хәзер, хәзер! Мин бу аерылышуыбыз соңгы аерылу булыр дип һич та башыма китермәгән идем. Әмма кызганычка каршы, без бүтән күрешә алмадык Суык тиюдән башланган шул «■ыруыннан терелә алмыйча. Гадел Кутуй, инде дошманны җиңгәч. 1945 елның 16 июнендә, хәрби госпитальдә вафат булган. Ләкин әдәби әсәрләре белән дә солдат буларак та илгә турылыклы хезмәт иткән Гадел Кутуиның китаплары бар Шул китаплары белән меңләгән укучылар күңелендә хәзер дә яши ул. Аның исеме легендар Муса Җәлил исеме белән рәттән тора. КУТУЙНЫ САГЫНАМ угыш алды елларында Гадел Кутуй Мәскәүгә шактый еш килгәләде. Бер килүендә ул башкаланың татар эшчеләре клубында үзенең «Тапшырылмаган хатлар» исемле повесте буенча үткәрелгән укучылар конфеоенция- сендә катнашты. Әсәргә карата төрле фикерләр әйтелде- мактаучылар да күп булды яманлаучылар да табылды. «Тапшырылмаган хатлар» минем үземә бик нык ошаган иде. Шунлыктан мин дә дәшми кала алмадым: сүз алып, трибунага чыктым һәм повестьны мактап сөйләдем. Минем фикерне залда утыручылар да хупладылар булса кирәк, сейләп бетергәч, гөр килеп кул чаптылар. Мин трибунадан төшкәч, яныма, күңелле елмаеп. Гадел Кутуй килде — Әллә апам, әллә җиңгәм буласызмы: фамилияләребез дә бвр төрле уйларыбыз да бер үк икән! — диде ул. Шунда без бераз сөйләшеп утырдык Гадел үзе иҗат иткән Галия образын үзе дә бик яратуын әйтте. Кутуй белән икенче тапкыр Мәскәүдәге татар мәктәбендә очраштык. Ул бу юлы үзе генә түгел, шагыйрь Нур Баян белән килгән иде Без. татар укытучылары, дәресләр беткәч, укытучылар бүлмәсендә генә өстәл әзерләп, аларны чәйгә дәштек Шунда күңелле гөнэ сөйләшеп утырдык Сүзебез күбрәк әдәбият һәм сәнгать турында барды. Аннары Гадел Кутуй да. Нур Баян да үзләренең шигырьләрен укыдылар Кутуй аеруча шат иде, үзен, күптәнге дуслары якындагыча, бик иркен тотып шаярып-келел утырды. Ә өченче очрашуыбыз очраклы һәм бик ашыгыч кына булды Кутуй хәрби киемнән һәм трамвайда бик җитди кыяфәттә бара иде Танышып күрешкәч, мин аннан — Кая баруың болай? — дип сорадым — Фронтка, хәбәрчә булып,—дил, кыска гына итеп җавап бирде ул. Аннары Кутуй, минем белән хушлашты да. трамвайдан төшеп китте. Мин дә аңа хәерле сәфәр теләп, дошманны җиңеп, исән йөреп, сау кайтуын теләп калдым. Еллар үтте Дошман җиңелде. Ләкин Гадел Кутуй туган илгә өйләнеп кайта алмады. Әмма, үзе булмаса да. мәңге онытылмаслык әйбәт әсәрләре калды Ул әсәрләрне укып, меңләгән китап яратучылар Кутуйны зур хөрмәт белән искә алалар Шул күп санлы укучыларның берсе буларак, мин дә яраткан язучым Гадел Кутуйны бик еш сагынып искә алам. Әгәр исән-сау әйләнеп кайткан булса, ул әле тагын бик күп әйбәт әсәрләр язып безне куандырыр иде. дим. Җае чыкканда үземне борчыган бер нәрсәне әйтеп үтмичә булдыра алмыйм. Сүз соңгы елларда Ватан сугышында һәлак булган Гадел Кутуй, Нур Баян Фатих Көрим кебек талантлы яэучыларыбызның ничектер игътибардан читтә кала башлавы Турында бара Сугыштан кайтмаган урта кул язучылар турында әйткән дә юк инде хәтта Абдулла Алишны да тиешенчә күтәреп чыга алганнары юк әле әдәбият белгечләренең, Теләгем шул: сугышта вафат булган азучыларыбыз һәм шагыйрьләребез иҗаты да исән язучылар һәм әдәбият белгечләре игътибарыннан читтә калмасын уп язучыларның үз әсәрләре дә. алар иҗатын тикшерүгә багышланган мәкаләләр һәм башка төрле материаллар да газета-журнал битләрендә еледән-әлө басылып барсын иде! С М. КУТУМА, пенсиядәге укытучы.