Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮҢЕЛСЕЗ КИМЧЕЛЕКЛӘР

Галимнәребез борынгы әдәбиятның үлемсез үрнәкләрен эзләп табу, табылганнарын моңарчы билгеле вариантлары белән чагыштырып өйрәнү, аларны гыйльми эшкәртү һәм. бүгенге укучыга тәкъдим итәрлек дәрәҗәгә китереп, җыентыкларда, хрестоматияләрдә һәм аерым китаплар рәвешендә басып чыгару буенча соңгы елларда зур инициатива һәм активлык җәеп җибәрделәр. Бу. әлбәттә, шатлыклы күренеш. Борынгы әдәбиятыбызга караган әсәрләрнең байтагы «Татар поэзиясе антоло- гиясе»ндә һәм «Борынгы татар әдәбияты» исемле китапта бирелгән булса, тагын күпмедер өлеше аерым китаплар рәвешендә басылып чыкты. Галимнәребез бу өлкәдә эшләүләрен дәвам иттерәләр һәм моның алда тагы да күбрәк һәм күркәмрәк нәтиҗәләр бирәчәгенә ышаныч зур. Билгеле булганча, борынгы әсәрләрне гыйльми эшкәртү: танылмаган урыннарын тану, ачык булмаган җирен ачыклау, ул әсәрләрдә телгә алынган тарихи даталарны, вакыйгаларны, исемнәрне, образларны һәм кинаяләрне дөрес шәрехләү гаять зур көч куюны сорый. Аннан сон. бу әсәрләрдә хәзерге әдәби телебездә инде кулланылмый торган һәм бүгенге укучыга бөтенләй таныш булмаган сүзләр дә чиктән тыш күп очрый. Мондый хәл ул сүзләрнең һәркайсына тулы һәм төгәл аңлатма бирүне, аларны төгәл тәрҗемә итүне таләп итә. Бу яктан да галимнәребез зур фидакарьлык күрсәтәләр, аларның тырышлыклары, һичшиксез, тирән рәхмәт белән хуплауга лаек. Ләкин шундый зур көч һәм тырышлык куеп эшләнгән әсәрләрдә, аерым очракларда. аерым урыннарда кайбер күңелсез күренешләр дә очрый. Ул әсәрләрне аерым- аерым алганда андый күренешләр чагыштырмача күп түгел. Әмма барысын бергә алып карый башласаң, мондый күнелсезлекләр шактый күп җыела. Сан сыйфатка әйләнә. Бер мичкә балга салынган бер кашык дегетне хәтерләтә башлый. Нәрсәдән гыйбарәт соң ул күренешләр? Алар борынгы әсәрләрдә очраган аерым даталарга һәм вакыйгаларга, исемнәргә һәм образларга, сүзләргә һәм кинаяләргә бирелгән аңлатмаларның тулы һәм төгәл булмавыннан яки бөтенләй аңлатма бирми үтүдән гыйбарәт. Дөрес, бүген генә барлыкка килгән нәрсәләр түгел алар. Мондый күңелсез күренешләрнең кайбер мисалларын элеккерәк елларда да очрата идек. Алар хакында матбугатта да язылды. Мәсәлән. «Совет әдәбияты» журналының 1945 елгы 5 санында язучы Нәкый Исәнбәт Габдулла Тукайның Казан тел. әдәбият һәм тарих институты тарафыннан әзерләнеп. 1943 елда чыгарылган академик басмасының беренче томына язган рецензиясендә шундый кимчелекләрнең бик күп үрнәкләрен дәлилле рәвештә күрсәтеп үткәй иде. 1955—56 елларда чыгарылган дүрт томлыкта мәкалә авторы күрсәткән кимчелекләрнең байтагы төзәтелде. Шулай да шактый өлешенең шул килеш калганлыгын күрдек. Нәтиҗәдә, бер киткән кимчелек уннарча еллар буенча күренә килә. Чвнкн андый басмаларны ел саен чыгарып булмый. Сүзне янадан Габдулла Тукай томнарыннан башлыйк Соңгы басманың беренче томында Тукайның «Дәрдемәнд дәгелмием?» исемле шигыре бар. Әлеге шигырьдәге «нәйләем» (ни эшлим) дигән сүз, элекке басмадагы кебек үк. «ниләем» рәвешендә калдырылган. Билгеле булганча, бер телдә дә «ниләем» дигән сүз юк. Бары тик төрекчә «нәйләем» (ни эшлим) генә бар. Төрек шагыйре Ибраһим Хәккыйның: «Мәүля кәйләр- Нәйләрсә. гүзәл әйләр» дигән юллары гына да моңа дәлил. Икенче яктан, «ни» иҗеге шигырьнең ритмын да боза. Чөнки бу урында, шигырь үлчәве буенча. Г и~"с*исид«1 е озын ижек килергә тиеш. Бу шигырьдәге «мөштәраеч» сүзе да Дврес аңлатылмаган. Кэл, ннан, ханым .«фандсм, дардемэндем бэиданез. пап санен—кальбс-м, вэ кэндем мештэраем, нэйлаем? — дигән юллар томлыкта түбәндәгечә тәрҗемә ителгән: Кил. инан, ханым әфәндем, бәндәгез — дәрдемәнд. Минем күнелем дә синеке, үзем дә сина сатылганмын, ям эшлим’ «Мөштәпа» сүзе бнредә сагын алынган нәрсә яки кол мәгънәсен анлата. Шун- • UKidH ул сүзне «үзем дә сина сатылганмын» дип аңлату бик тупас булып чыга Беренче юлны да: «Мина хужа булган ханым, мин ссзнен гыйшкыгызга дучар колмын» мәгънәсендә анлату төгәлрәк булыр иде. Шулай ук «кальб» (йөрәк) сүгенеп дә «кәльб» (эт) рәвешендә язылуы бнк күңелсез. «Кальб» сүзен күңелем дип алу да уңышлы гүгел («күңелем дә синеке» дип әйтеп булмый, «йөрәгем дә синеке» — уңышлырак. төгәлрәк кебек). Тукайның «һазнһи касыйдәтен фи мәдхн Мосгафа» («Бу шигырь Мостафаны мактау турында») дигән әсәрендә мондый юллар бар Төркня.ц» бер теләнче, сухта булган Мосгафа; •Монда кайтып. ил казасы, фетн.г булган Мосгафа. Юн юаш муйнын бөгеп йөргән сарыклы бер сарык.— Монда кайтьэчтын симергән, чучка булган Мосгафа. Шигырь, томлыкта әйтелгәнчә. Төрг.иядә укып кайтып, үз газеталарында прогрессив хәрәкәт вәкилләрен» һөҗүмнәр ясаган һәм гагар әдәби телен төрекләштерергә маташып йөргән Мостафа Шнрванский дигән бер пантюркист шарлаган турында нзылтан. Бу шигырьдәге «сухта» сүзенең «паразит» дип аңлатылуы урынсыз һәм ялгыш Фарсыча «сухта» (төрекчә «суфта») — шакерт, ягъни мәдрәсәдә укучы, «Сарыклы бер сарык» сүзенә бөтенләй аңлатма бирелмәве укучыны аптырашта калдыра Ә|әр дә чалманың төрекчә «сарык» дин әйтелүе күрсәтелгән бука. Мостафаның «чалмалы сарык» икәнлеге аңлашылыр һәм укучы аптырашта калмаган булыр иде. «Җәйге тан хатирәсе» исемле шигырь; ! алнбанэ яктырып, әкрен генә ал тап ата; Моңланып, хәсрәтләнеп, ялкау гына ак ай бата,— дигән юллар белән башлана Биредәге «галибанә» сүзе жәйге таннын, үз яктысы белән караңгылыкны жинеп. жир өстенә тантаналы рәвештә калкуын шигъри рәвештә күт алдына китерә Ә инде «галибанә»не. томлыктагыча, «жингән сыман» дип анлагз сүзнең әдәби куәтен, образлылыгын югалта «Казан вә Кабан арты» шигырендә шагыйрь уз заманында Кабан күле артында булган искиткеч һәм коточкыч хәлләр турын ла сөйли: Чыкканым юн тнк әле ннктер бу күтнең аргына, Әллә мин ялкауланаммы? Әллә күклем тартына’ Тнк сөйли күргән кеше анда гараиблар күбен,— ли шагыйрь һәм анда убырлы карчык яшәве, анын адашкан кыз балаларны, тотып алып, үз йортында хур һәм мәсхәрә итүе турында яза Томлыкта «гараибләр» сүзенә бирелгән аңлатма укучыны гажәпкә калдыра. Чөикн шигырьдә «читтән килгән. бәхетсез кешеләр» турында бернинди сүз лә юк. Этәр дә бу сүзгә «гажән хәлләр» якн «искиткеч хәлләр» дип аңлатма бирелгән булса, мәсьәлә үзеннән-үзе аңлашылып иде. Дүрт томлыктаты күп кенә сүзләр һәм жөмләләр бөтенләй аңлатмасыз калдырыл! ан. Мәсәлән, «Бер манаты тәрәккыйгә» шигырендәге Хәзәр* «Әхжары мин снжжплвда вардыр Ходадан, вәсвәсә, тазлнлга каршы,— 11 «К 161 һәм «вәсвәсә» сүзен KOI ы рту, «тазлнл»не аздыру рәвешендә тәрҗемә итү белән чикләнелгән. Нәтиҗәдә, укучыда тәмуг угында кыздырылган ниндидер ташларда котырту һәм аздыруга каршы хода тарафыннан нәрсәдер күрсәтелгән икән дигән фикер генә туа, ә шагыйрьнең нәрсә әйтергә теләгәнлеге аңлашылмый кала. Биредә шагыйрь, бәлки, тәмугтагы «әхҗары мин сиҗҗил» дип аталган, ягъни балчыктан кыздырып ясалган һәм естенә тәмуг әһелләренең исемнәре язылган ташны күздә тота торгандыр. Һәм «вәсвәсә» сүзен дә ике яктан өтер белән алмыйча, шулай ук «котырту» дип түгел, ә «куркыту, күңелгә курку салу» мәгънәсендә аңлату кирәк булгандыр. Ул вакыт укучыда, ходай шул таштагы исемнәр белән куркытып. азгынлыкка этәрүдән кисәтү ясый икән, дигән фикер калыр иде. «Мөхәммәдиядән» исемле шигырьдә кулланылган (I том. 151 бит) «Хиҗап кар- шысына» дигән сүзләргә түбәндәге аңлатма бирелгән: «Хатын-кызның качып (битенә пәрдә ябып) йөрүенә каршы». Нәтиҗәдә, бу шигырьдә Тукай телгә алган Әхмәтҗан Сәйдәшев дигән кеше хатын-кызларның биткә пәрдә ябып йөрүенә каршы ут ачкан булып чыга. Чынлыкта исә реакцион «Бәянелхак» газетасын чыгаручы бу кеше хатын-кызларның азатлыгына һәм йөзләрен ачып йөрүләренә каршы торуы белән билгеле. Биредә, бәлки, «хиҗап мәсьәләсенә», ягъни «хатын-кызларның битләрен ачып йөрүләре мәсьәләсенә каршы» дигән аңлатма кирәк булгандыр. Дүрттомлыктагы аерым сүзләргә бирелгән аңлатмаларда мәгънәне боза торган бүтән төгәлсезлекләр дә шактый. «Хөҗҗаҗ» (шул исемдәге явыз вәзнр) исеме ялгыш «Хәҗҗаҗ» (хаҗилар) рәвешендә алына. Төрекчә «анчак» (бары тик. фәкать) сүзе «шулай» дип; «гыйлаҗ» (дәва, дару) «ярдәм, котылу» дип; «шәһит» (дин юлында үлгән кеше) «гаепсез үтерелгән кеше» дип; «тәкъва» (динне нык тотучы) «изге» дип; «әз нн жанынб» (бу яктан) «кайсы яктан» дип; «шэүкъ» (теләү) «якты истәлек» дип; «әкъва» (куәтле, көчле) сүзе «өстен» дип алына һ. б., һ. б. «Өметсезлек» шигырендәге «Та кыямәт көнгә калды хаклар истнрдат көне» («Хокукларның кире кайтарылуын таләп нтү көне кыямәт көнгә калды») дигән юллар: «Тик кыямәт көнгә калды хаклар истнрдат кире» рәвешендә бозын бирелгән. Бу юл Тукай әсәрләренең төрле басмаларында төрлечә (та кыямәт, тик кыямәт; истнрдат көне, истнрдат кире, хаклар эстәр дад көне һ. б.) бирелә һәм моны ачыкларга күптән вакыт иде инде. Тукай мирасына һәм истәлегенә игътибарсыз карау ша1ыйрьнен тормыш һәм иҗатына багышланган фото-альбомла да урын aaian. Альбомда Тукан укыган мәдрәсә дип. ниндидер ике тәрәзәле йортның рәсеме бирелгән. «Социалистик Татарстан» газетасының 1967 елгы 30 апрель санында Тукай укыган мәдрәсә бинасының дөреслеккә туры килә торган һәм шул мәдрәсәдә укыган кешеләрнең әйтүе буенча художник М. Рәхимов тарафыннан ясалган рәсеме урнаштырылган иде. Без бу мәдрәсәнең шул рәсеме тәкъдим ителүен кирәкле саныйбыз. Шактый өлеше игътибарсызлык нәтиҗәсендә килеп чыккан мондый кимчелекләр Дәрдемәнднен 1959 елгы сайланма әсәрләр җыентыгында да очрый. «Яз чәчәге» шигырендәге «Ннчөи бөкдең, умырзая, бнленне» юлы «Ничек бөкден умырзая җиленне» днп; «Кичә күр, нркәм». шигырендәге «Күргәнен миннән җәфаларны оныг» дигән юл «Күргәнең миннән яфаларны оныт» дип, ялгыш бирелгән. «И мөхәррир* шигырендәге «бннан рухыбыз» сүзе «бинан рухыбыз» рәвешендә язылган һәм бу сүзгә «телебезнең рухы» дигән аңлатма бирелгән (дөресе — рухыбызның бинасы булырга тиеш иде). Шул ук шигырьдә «кан әнисемдер» сүзенә аңлатма бирелмәве аны «канлаш әниемдер» днп аңларга юл калдыра (дөресе — кандаш дустым). «Хнкаяи гыйшык» шигырендәге: Качан беркөнне Мәҗнүн днләфкарь Ителде фәүте Ләйләдән хәбәрдар,— юлларына бирелгән аңлатма тулы һәм дөрес түгел. «Мәҗнүн диләфкяр» сүзенә китапта «күңеле, уе белән саташкан берәү» дигән аңлатма бирелә. Беренчедән. Мәҗнүн биредә хас исем. Икенчедән, шигырьдә «диләфкяр» яки «диләфгяр» мәгънәсендәге, ягъни йөрәге яраланган, күнеле яраланган кеше турында суз бара. Өченчедән, «Мәҗнүн диләфкяр» сүзендә, теркәвеч өчен кирәкле «е» хәрефен төшереп калдыру аркасында, шигырь юлы оер ижеккә кими һәм ритм бозыла Ә бит шул ук шигырьдә «фәүте Ләйлә», «кабре Ләйлә» (1928 елгы беренче басмада «Ләйла» дип дврес бирелгән) сүзләре «е» теркәвече белән дврес алынган. «Ни жирдә гыйшык аә сәүдәләр исе бар» дигән юлдагы «сәүдә» (двресе —сәүда) сүзенә «гыйшык, мәхәббәт сәүдәсе» дип мәгънәсез һәм келке анлатма бирелгән. Аны «гыйшык һәм хәсрәт» дип анлату двресрәк булыр иде. Биредә (һәм күп кенә башка урыннарда) «гыйшк» дигән бер ижекле сүзие, бүгенге орфографиябез буенча «гыйшык» рәвешендә нке иҗекле итеп язу да шигырьнен ритмын боза. «Хәят» шигырендәге «Сәйр итеп күр, канча сангагь сарф игеп дәсте әзәл» дигән юлдагы «сангать» (осталык) сүзе, нн вчендер, «сонгыят» (ясалмалык) рәвешендә бирелгән, ә бит аегында «сонгыят» сүзе «осталык» дип анлатылган. «Сәйр», «сарф» кебек бер ижекле гарәп сүзләрен бүгенге татар орфографиясе буенча икешәр ижекле итеп алу һәм ике ижекле «сангать» сүзен вч ижекле «сонгыять» рәвешендә алу аркасында, 15 иҗекле юл 18 ижекле булып чыккан һәм шигырьнен ритмы тәмам бозылган. «Кыйтга» шигыре «Чәчеп сүз дврләрен, и килке мәгъмум» дигән юл белән багр- лана. (Мәгънәсе: чәчеп сүз энҗеләрен, и хәсрәтле каләм). Җыентыкта исә ул «Чәчеп сүз дврләрен. и кәләк мәгъмум» рәвешендә алынган һәм бнт астында «Сүз дврләрен—сүз җәүһәрләрен», «Кәләк мәгъмум — җәберләнгән, кайгылы» дигән ан- лагмалар бирелгән. Бу анлатмалар буенча укыганда, «чәчеп сүз җәүһәрләрен, н җәберләнгән кайгылы» твеендәге иясез һәм мәгънәсез жвмлә килеп чыга. Чвнки «килк» (каләм) сүзенә анлатма бирелми. «Килке мәгъмум» сүзенен «кәләк мәгъмум» рәвешендә алынуы да дврес түгел («килк» сүзе каләмне, ә «кәләк» судагы салны анлата). Шул ук шигырьнен: Агыз яшьләрне, кыл тешләрне ирва, Бетеп, җир жир буй атсын нәхле сәүда? — дигән юлларындагы «нәхле сәүда» сүзе «гыйшык күбәләге», «ирва»— «сугару» дип анлатылган. Мондый анлатма буенча укыганда. «Агыз яшьләрне, тешләрне (ягъни җиргә күмелгән орлыкларнын твшләреи) сугар, шул орлыклар бетеп, жир встендә гыйшык күбәләге буй калкытсын» дигән мәгънә килеп чыга Әгәр дә «нәхле сәүда»сүзенә «гыйшык агачы», «гыйшык пальмасы» һәм «бетеп» сүзенә «шыгып» дигән анлатма бирелгән булса, ул вакытта: «Яшьләренне агызып, орлык тешләрен сугар, шул орлыклар шыгып. җир встендә гыйшык пальмалары буй калкытсыннар» дигән шигъри юллар килеп чыккан булыр нде. «Кыеп күкнең ..» дип башланган шигырьдә автор «шонкар» (лачын) һәм «байгыш »ны (ябалакны) бер-берсе белән чагыштыра. Кыеп күкпен йвзен очканда шонкзр. Сала күз авына таулардан аша. Пичек юллаш ана байгыш, ничек яр, Күзе нур очкыны күргәндә шаша. Җыентыкта «байгыш» сүзенә «бернәрсәсе булмаган ялгыз, сукбай» дигән антасма бирелгән. Шагыйрь бит лачын белән сукбайны чагыштырмый! Китапта «мәвада» (?) дигән сүзгә бвтенләй анлатма бирелмәгән (1928 елгы басмасында бу сүз «мәбада» дип алынган һәм ана «әгәр дә мәгәр» дигән анлатма бирелгән). Дару, дәва мәгънәсендәге «тнрьяк» сүзенә — «тарга, җәлеп итә тррган к«ч» дигән анлатма бирелгән. «Ганаснрне (двресе - ганасыйрне) әсир иткән табигать» дигән юлга «һәрнәрсәне үэеиә кол иткән табигать» дигән анлатма шигырьнең тәэсир квчен, һичшиксез, киметә Чвнки. борынгы философларның уенча, «ганасыйр» сүзе табигатьнең твп нигезен тәшкил иткән җир, су. уг һәм һава кебек дүрт элементны анлата. Без биредә нн якын чордагы классик шагыйрьләребезнен басма әсәрләренә бирелгән аңлатмалардагы твп кимчелекләрне күрсәттек. Борынгы язма әдәбиятыбыз әсәрләренә бирелгән анлатмаларда да шундый ук кимчелекләр шактый, казан тел. әдәбият һәм тарих институты тарафыннан әзерләнеп чыгарылган «Борынгы татар әдәбияты» җыентыгында да алар аз түгел. Җыентыкның 78 битендә Колгалинең «Йосыф вә Зөләйха» поэмасының тәмам булу датасын күрсәткән бер строфа шигыре бар. Әлеге шигырьдәге «җәлали» сүзенә төзүчеләр «календаре» дигән аңлатма биргәннәр. Бу аңлатма берничек тә аңлашылмый. «Җәләли», ягыш бөек, зур мәгънәсендәге сүз ни өчен календарь дип алынган? Бәлки. ул «тарихе җәлали». ягъни бөек тарих дип йөртелә торган янача ел исәбе буенча, дигән мәгънәне аңлатадыр? Югыйсә, «Рәжәп ае календаре утызыннан» дигән сүздән бернәрсә аңлатмый торган төшенчә килеп чыга. Бәлки, ул гарәп айларының һәрберсенә бирелгән эпитет кебек, (мәсәлән, рамазаны шәриф, шәүвале мөкәррәм), рәҗәп аеның эпитетыдыр? Моны, һичшиксез, ачыкларга кирәк. 101 иче биттә «Елан, чаян —җөмлә анда мәкам дотмыш» дигән юлдагы «мәкам» сүзенә «оя ясаган» дигән ирекле тәрҗемә бирелгән. «Урын алган» дигән тәрҗемә төгәл булыр иде. Шул ук биттәге «Шәйтан сүзенә гомраһ улып, аңа оемаң» дигән юлдагы «гомраһ улып» сүзенә бирелгән «ияреп» дигән аңлатма да ирекле тәрҗемә булып чыга. Аны «юлдан язып» яки «азып» дип тәрҗемә итү дөрес булыр иде. 105 биттә «Гыйбрнчә йосыфә сүз сүзләделәр» дигән юлдагы «гыйбрнчә» дигән сүз дә «еврейчә» дип кенә түгел, бәлки «борынгы еврейчә» дип төгәл аңлатылган булса, әйбәтрәк буласы. 112 биттәге «Нәхас эчрә алтын көрси хазыир кылды» дигән юлдагы «нәхас» сүзен «нәххас» дггп язу дөрес. Юкса, «нәхас» сүзе кешенең холкын, табигатен, гадәтен. •> «нәххас» сүзе кол сату урынын (яки кол сатучыны) аңлата. 129 биттәге «шәрнф» сүзе ни өчендер «мәшһүр» дип аңлатылган. 197 биттәге Хорәзмннен «Мәхәббәт-намә» поэмасындагы «Кара туфракдин сөнбел түрәтте» дигән юлларда «сөнбел» сүзен бу очракта «башак» дигәнче, «сөмбел чәчәге» якн «гиаиент чәчәге» дип аңлату шигырьнең лирик рухына туры килер иде (гарәптә сөнбел һәм сөнбелә сүзләре һәр ике мәгънәне аңлатса да, көнчыгыш әдәбиятында сөнбел — гиацент, сөнбелә—башак мәгънәсендә кулланыла). 198 биттә авторның, үз сөеклесенә мөрәҗәгать итеп, «Пәри рөхсарәләренең күрккә бае» дигән юлын «йөзен гүзәл, матурлык фәрештәсе идең» дип тәрҗемә итү шигырьнең образлылыгын югалтуга һәм авторның әйтергә теләгән фикерен бозуга илгә. Аны «Пәри йөзлеләрггең күреккә бае» дип гади, ләкин образлы итеп тәрҗемә итәргә кирәк иде. Инде көнчыгыш поэзиясе өчен бик табигый булган «пәри» (ягъни җеннәрнең иң матур төре) образын бүгенге телебездәге «пәри» (ягъни җен кебек ямьсез) дигән образ белән бутаудан куркасың икән, «пәри» дигән сүзгә аңлату бирергә кирәк иде. Ә «фәрешгә»нең бу очракта бөтенләй катнашы юк. 201 биттә шагыйрьнең үз сөйгәненә карата әйткән мондый юллары бар: Әя гөлчәһрәләр малпк-рикабы, Каму к галәм синен га.мзең харабы. Ләтафәт мөлкеиен сахиб караны, Муафикъ сурәтең берлә м.тгани— Синең хөснең кам у к галәмдә мәшһүр, Йөзеңдә тизләнептер хөлд ара хур... Җыентыкта бу юллар ирекле тәрҗемә сыйфатында түбәндәгечә бирелгән: II егнг гөл йөзле гүзәлләрнең хуҗасы. Бөтен галәмне синең серле күз кысып каравың хәрап итә. Гүзәллекнең иң югары дәрәҗәдәге бәхет иясе, Тышкы сурәтен белән эчке фикерең бер-берсенә муафикъ... Сниеи матурлыгың бөтен дөньяда мәшһүр, Йөзендә мәңгелек бизәк булган кояш яшеренгән— Болай ярыйсы гына тәрҗемә ителгән кебек. Ләкин поэтик образлар төсләрен югалталар. Нәрсә ул «малик-рикаб»? Хужа гынамы, әллә үзенә кол итүче хуҗамы? Шулай ук нәрсә ул «сахнб-каран»? Гүзәллскнен ни югары дәрәҗәдәге бәхет иясеме, әллә Аксак Тимергә бирелгән «Сахибе-кыйран» дигән эпитетмы? Бу юллар бит шигъри образлар, шигъри тиңләүләр белән бәйләнгән төгәл аңлатмалар бирүне таләп итәләр. Аларны укучыга нәкъ шулай җиткерергә кирәк тә. «йөзеңдә тизләнептер хөлд ара хур» дигән юл «йөзендә мәңгелек бизәк булган кояш яшеренгән» дигән мәгънәне бирәме, я булмаса, «йөзеңдә җәннәт эчендәге хурлар яшеренгән» дигән мәгънәне айлатамы? «Хур» сүзе каты «х» белән язылганда, бер үк вакытта без бүген куллана торган «түбән», «хур» мәгънәсен дә. «кояш» мәгънәсен дә анлата. Әгәр дә йомшак «х» белән язылса, жәннәттәге хур кызларын якн куз карасын анлата. «Хөлд* сүзе исә мәнгелекле булу якн җәннәт мәгънәсен анлата. Мәскәу Көнчыгыш әдәбияты нәшриятында А. М. Щербак чыгарган «Мәхәббәт-намә» әсәрендә бу юлның «Иөзеңдин тизләнептер хөлд ара хур» дигән варианты китерелгән һәм ул русчага: «От твоего лица скрылись гурии» дип тәрҗемә ителгән. «Хөлд ара хур» дигән суз аны җәннәт эчендәге хур дип тәрҗемә итүнен дөреслеген күрсәтмиме? Ул сүзне «мәнгелекле булу эчендәге кояш» дип якн «мәңгелек бизәк булган кояш» дип анлату дөресме?.. 206 биттә «Колың күптер, вәли мин энҗе колмын» дигән юл бар. Жыентыкта бу юлга бернинди анлатма бирелмәгән. Нәрсә ул «энҗе кол»? Биредә «инҗу» яки «инчу» сузе шулай «энҗе» дип ялгыш язылмаганмы? Чыгтайча бу суз үз ирегә белән хезмәткә кергән кешене анлата. Әгәр дә шулай булса, шигырьнең образлылыгы бик нык көчәя: ниндидер «энҗе» кол урынына, «үз иреге белән коллык итүче» образы килеп чыга. 208 биттә Хисам Кятипнең «Дастаны Жөмҗөмә» әсәрендә Иран шаһы Жөмшнд- нең «чәһербад» дигән эпитетына. Фәридун шаһның «гөзнн» дигән эпитетына анлатма бирелмәгән. «Шнддат ләгыйн» дигән хас исем (дөресе Шәддат булырга тиеш) кечкенә хәреф белән язылган һәм ана да бернинди анлатма бирелмәгән. 211 биттәге ■ гарип» сүзенә анлатма бирелмәве дә ул сүзне бүгенге көндә беэнен телдә кулланыла торган инвалид мәгънәсендә аңларга юл калдыра. Әсәрдә исә торган җиреннән китеп, чит-ят җирләрдә йөрүче кеше турында сүз бара 212 биттә «Нагяһан бер хасса керде*., дигән юлдагы «хасса» сузе кемне анлата? Ул каты «х» белән языла торган «хассә». ягъни патшаның якын хезмәткәре түгелме? Бу сүзгә анлату шулай ук бирелмәгән. 215 биттәге «кыйсмәте» (өлеше), «нәфсе кәрәм» (юмартлык иясе), 216 биттәге «мәстүр» (кием кигән, кием белән өртелгән) дигән сүзләргә дә аңлатма бирелмәгән. 254 биттә «Дастан Бабахан» поэмасында Зөһрәнең анасы, кызына мөрәҗәгать игеп: «Нә сәуда булды, н әрәм җаным» дин сорый Биредә «сәүда» сүзенә «файда» дигән аңлагма бирелә. Нәтиҗәдә ана Зөһрәдән: «И әрәм җаным, нинди файда булды». дип сораган булып чыга. Дөреслектә ул «Нинди хәсрәт төште, н җаным рәхәте» булырга тиеш. («Сәуда» — гыйшык, мәхәббәт хәсрәте, «эрам җан» яки «эрамы җан» — җаным рәхәте). Шагыйрь Мәүла Колын һәм Габдерәхим Утыз Имәни әсәреннән китерелгән үрнәкләрдә бнк әһәмиятле һәм бүгенге укучыга анлашылмый торган күп кенә сүзләргә шулай ук аңлатма бирелмәгән. (Мәсәлән, җет улып. юктыр сәбат, тагать кылын, нәф* ка итеп, голы-гыйштер. үшкәлдем. даныш улыр. мәдәт сорган. хемет иткән һ. б.). Утыз Имәнинең хатыны Хәмидәгә багышланган мәрсиясендә (кайгы белдергән шигырь) «газизләрдән мәдәт сорган» дигән җөмләгә анлатма бирелмәве укучыда, нинди «газиз»ләрдән ярдәм сораган икән, дигән сорау тудыра. Биредә «газизләрдән» сүзен «изгеләрдән» дип анлату бик кирәк иде. «Мәрсиям Габденнасыйр вәләде Габдерәхим* (Габдерәхим улы Габденнасыйр мәрсиясе) дигән шигырьгә анлатма бирмәү укучыны шулай ук саташтыруы мөмкин. Шунын өегенә, җыентыкта бу мәрсия Дә Утыз Имәнинеке итеп күрсәтелә. Ә мәрсия баштан ахырынача ана кешегә багышланган юлларны эченә ала: «Кечелектә сөтен биргән шәфикамдии жөда булдым»; «Күзем нуры балам дигән миһерлемдин җөда булдым» һ. б. 540 биттә Угыз Имәнинең «Хәватин җенесдер сурәткә мәгърур, хәрмәндләр (дөресе - хирәдмәидләр булырга тиеш) мәгаин берлә мәерүр». ягъни «хатыннар җенесе төс белән мактана, акыл ияләре мәгънә белән шатлана» дигән юллардагы «хәватин» сүзенә мәгънә бирелмәве, ә «хәрмәндләр» сүзенә «белгечләр» дигән аңлатма бирелүе аңлауны кыенлаштыра һәм мәгънәне боза. «Төрле вакыйгаларны сөйли торган бүлек»тәге: «Әгәр чәнди ки бан на кабил ирдсм» (әгәр беркадәр көчем җитмәс булса) дигән юлга «Кабул итәрлек. белерлек кеше идем» дигән аңлатма бирү дә бу юлнын мәгънәсен киресенчә анлата. Мондый кимчелекләр шагыйрь Мөхәммәдьярның шул ук институт тарафыннан әзерләнеп, аерым китап итеп чыгарылган «Төхфаи мэрдан» һәм «Нуры содур» әсәр ләрендә дә очрый Бу әсәрләрдә бүгенге укучы аңламый торган күп «на сүзләр шулай ук анлатмасыз калдырылганнар. (Мәсәлән, әрбабы риваять — берәр вакыйганы. хәбәрне якн кемдер әйткән сүзне сөйләп бирүчеләр; тымтырак — ачу белән; мэр- ди вә зур — батырлык һәм куәт; узенне кәмтәр бел — үзенне түбән сана; ду галәм — ике дөнья; шәрм кыйлма — тартынма: зәбан — тел; дәват—кара савыты; раһ — юл; сүзенеи мотыйгы — сүзен тыңлаучы; йа — җәя һ. б. кебек сүзләр укучыны сүзлекләр актарырга мәҗбүр итәләр. <Гайб». ягъни хәзерге телдәге «гаеп» сүзенеи күп кенә урында «гаиб итәр* (юк итәр) якн «гаиб кыйлманыз» (юк итмәгез) рәвешендә алынуы да буталчыклык тудыра. Аны «гайб» рәвешендә алырга кирәк нде. Баш күтәрү, баш тарту, каршылык күрсәтү, чуалыш, фетнә, гвнаһ эшләү мәгънәләрендә йөри торган «гыйсъян» сүзен бар урында да «гөнаһ» днп алу дөрес түгел. Мәеәлән: Басмагыл юлыга рәһбәрсеэ кадәм. Башсыз юлы үзе булгай кәл-гадәм Бәхре гыйсъян эчрә булмаса кәмн. Мөшкел ул чыкгай сәламәт би кәмн,— дигән юлларда сүз ачыктан-ачык фетнә, чуалыш дннгезе (бәхре гыйсъян) турында бара. Автор биредә «Юлга рәһбәрсеэ. ягънн юл күрсәтүчесез аяк басма, чөнки башлыксыз юл үзе үк юк дәрәҗәсендәге нәрсә ул. Фетнә диңгезендә көймә булмаса. көймәсез аннан чыгу кыен булыр» дигән фикерне әйтә, юл күрсәтүче һәм көймә образын бергә бәйләп куя. Шунлыктан, биредә «бәхре гыйсъян» дигән сүзне «гөнаһ дннгезе» днп алу авторнын фикеренә каршы килә. (Гөнаһ дингезенә көймә белән керергә ярамый нч!) 118 биттә шагыйрь, үзенең гөнаһларын санап, түбәндәге юлларны яза: Сәна лаек кыйлмадым һәргиз гамәл, Эшләрем камугы вә һәм дәгаль. Дөньяда кыйлдым укүш фосык-фәсад, Рәхмәтенгә кыйлдым, и хак, нгътимад.» «Снна лаек бер генә эш тә эшләмәдем, эшләремнең барысы да ясалма, ялган булды; дөньяда бнк күп бозыклык эшләдем, синең рәхмәтенә Каршылык күрсәттем (нгътимад кыйлдым)»,—ди автор. Китапта исә «игътимад» сүзенә «ышаныч, таяныч, таяну» дигән анлатма бирелгән. Ходанын рәхмәтенә таяну — гөнаһ эшләү булып чыга. (Биредә гарәпчә нокталы каты «г» белән языла торган һәм каршылык күрсәтү, каршысын эшләү мәгънәсен анлата торган «нгътимад» сүзе булырга гнеш). Әгәр килсә эвенө мәрди миһмая, Тәнре биргән нигъмәтең кылгыл арзан (61 бит). Диде: «Йигел, нигъмәт уш арзан сәнә, Мән фида кыйлгам, якын бел, җан сәна (65 бит),— дигән юллардагы фарсича «арзан» (лаеклы, яраклы, әзер) сүзенен анлатмасыз калдырылуы укучыны бүгенге көндә без куллана торган «арзан бәяле» дигән мәгънә белән саташтырырга мөмкин. Сонсы ике юлдагы «якын бел» сүзен дә бәлки «йәкыйи бел», ягънн «ачык бел» мәгънәсендә алырга кирәк булгандыр (чөнки «якын бел» дигән сүз сәер янгырый). йомгак итеп, шуны әйтәсе «илә: безнен әле тиешенчә гыйльми эшкәртелеп, укучы кулынэ тапшырылачак әдәби әсәрләребез шактый Шулай ук Тукай һәм Дәрде- мәнд кебек шагыйрьләребезнен кыйммәтле мирасын да кабат-кабат басып чыгарасыбыз бар Аларны инде укучыда аңлашылмау тудырмаслык итеп, җентекле рәвештә тикшереп, кимчелекләрдән арындырып, аңлашылмаслык урыннарын мөмкин кадәр бегереп басып чыгарасы иде.